Шуның өчен егерменче гасыр урталарында болгарлардан рәссамнар чыга башлаган иде. Һәм дә мәйданга болгар рәсемнәре атыла башлаган иде. Бу рәсемнәр арасында болгар кызларының киндер агартуы, болгар егетләренең тау башында яз көнендә су ташуында музыкада уйнаулары, ат ашата торган малайларның бәрәңге пешерүләре халык арасында хөрмәтле булган һәм дә рәсемнәрен дә игътибарга керткән иде. Моңарга башка әхлак галәменнән, әхлаксызлык күренешләреннән бик күп рәсемнәр ясалган иде. Кара халык, замана фикеренә авышкан халык, болардан зарар булуны һич уйламаенча, өйләренә тага, балаларына мәгънәләрен сөйләп күрсәтә башласалар да, голяма төркеме тагы бик каты аякланып, рәсемнең хәрәмлыгы хакында, диварларга элү ярамавы хакында, рәсемнең күңел каралтуы, фәрештә качыруы хакында күп сүзләр сөйләнеп кенә калмаенча, мәсҗедләрдә вәгазьләр сөйләнеп, шул мөнәсәбәттә китаплар, рисаләләр дә язылды. Голямалар арасында «ярый» диючеләр дә булганга, тагы бер тавыш купты.
Дин мәсьәләсе хакында фикер алышу өчен мәҗлесләр ясала башланды. Яңа курчак туена мәйдан тагы ачылды. Язылды, укылды, сөйләнде, кычкырышылды – тагы берни чыкмады, мәсьәлә шул көенчә калды. Ләкин бу тавыш рәссамнарга шактый гына зарар булды. Рәсемнәре аз үтә башлады, үзләренә халыкның карашы башкарды. Рәссамлыкка хәзерләнә торган яшьләрнең күбесен атасы-анасы, карендәш-кабиләсе туктата башладылар. Туктамаганнарына тагы «бозылган» дип карый башладылар. Озак үтмәде, рәссамнарымыз кайсылары үлделәр, кайсылары тамак туйдырыр өчен рәссамлыкны икенче дәрәҗәгә калдырдылар. Ни булса да булды, бер вакытны мәдрәсәләр, мәктәпләр беткән кебек, музыкамыз әхлаксызлыкка чумган кебек, рәссамнарымыз да беттеләр.
Сез, шул вакытта фәннәр ни дәрәҗә иде, аларга игътибар бар идеме, фәнни китап бар идеме, диерсез. Бар иде. Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде. Чыгуы илә бик олуглап каршы алынмаса да, акыртын гына тәрәккый иткән иде. Һәр фәннән кыскача, камил китаплар бар иде, һәр фәннең укучысы бар иде, һәр фәнгә чыгарылган кире каккан тәнкыйтьләр, һәр фәннең кирәклеге хакында язылган рисалә бар иде.
Һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында фикер алышалар иде. Ләкин бу фәннәр мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылмыйча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, төбенә төшеп йителми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә куя алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең үсүе күз ачылуга гына сәбәп була иде. Милләткә матди файда итә алмый иде. Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голямаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде. Болар әүвәлдә астрономия мәсьәләсеннән генә чыкса да, бара-тора җир турындагы гыйлем, тарих, җәгърафия, табигать белеме фәннәренә дә барып җиттеләр. Һәммәсендә дә дингә каршы килү, шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде. Үз дәлилләрен куәтләр өчен, Коръәннән, хәдистән тирес-морыс мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кылындырып бетерәләр иде.
Бу да үзенчә бер курчак туе иде, бу низаглар гәзитәләремезгә, журналларымызга, хәтта календарьларымызга да кергән иде. Монда да актыккы хөкем «көфер» иде. Фән ияләре, никадәр фәнне яратсалар да, никадәр фәнгә хезмәт итсәләр дә, хезмәтләре нигезле булмаганга, фәнне дошманнан саклау өчен бер кальга (крепость), фән мәктәбе төзелмәгәнгә, бу фәнемез дә бервакытны музыкамыз, рәссамнарымыз кебек һәлак булачагында шөбһә юк иде. Ел үткән саен, фәнни китаплар арта барса да, укучылары азая иде. Һәм дә әүвәлдәге кебек фән фидаилары бер дә күренми иде. Шуның өчен бу да озакламаенча бетәчәк иде. Ислам фәннәре хакында сөйләргә дә юк. Чөнки бездә аның алга киткәне дә юк иде, артта калганы да юк иде. Нинди зур мөдәррисләремез, нинди шөһрәт тапкан галимнәремез булса да, һәммәсе исламның ни икәнен, исламның рухын аңламаганнар вә диннең фәлсәфәсеннән хәбәр ала алмаганнар иде. Безнең галимнәремезнең гыйлеме һәрвакыт бер хөкемне төрлечә фикерләп, бер юнәлештә аңлау булмаенча, диннең гадәтләрен белү белән генә чикләнә иде. Шуның өчен бездә пакьләнү мәсьәләсен, күрем, бала тудыру мәсьәләсен белгән кешеләр, пәйгамбәремез галәйһиссәламнең кая туганлыгын белмәсәләр дә, һич шәргый бер мәсьәләнең фәлсәфәсен белмәсәләр дә, «голяма» дип атала иде. Шуның өчен болар нинди генә файдалы яңа мәсьәлә чыкса да, үзләренең «Китабел истинҗа» ларына («Пакьләнү турындагы китап») карарга тотыналар иде, анда булмагач, хәрәмлыгы берлән хөкем кылалар иде.
Мәдрәсәләргә карасак, аларда да өмет юк иде. Иске мәдрәсәләр замана үтә-үтә искереп, хәрабә хәленә килгәннәр иде. Төзүчеләре әллә кайчан үлеп беткәнгә, мәдрәсәнең кирәгенә вакыфлар калдырмаганга, мәдрәсәләр, элгәре торырлык булса да, бара-тора, әүвәле тәрәзәләре гамәлдән чыгып, аннан соң ашханәләре яраксызланып, гомер үтә-үтә түшәмнәре, диварлары да бозылып, торырлыктан чыккан иде. Шуның өчен теләр-теләмәс кайбер мәдрәсәләр ябылган, кайсылары ябылмаса да, мәдрәсәләрнең бер башында гына тора башлаганнар иде. Аңарга башка да, ул мәдрәсәләрнең дәресләренә үзгәртүләр кылынмаганга күрә, укыту ысуллары бик начар булганга һәм аннан белем алган кешеләр бернәрсәгә дә ярамаганга, ул мәдрәсәләргә керүчеләр көннән-көн азаюда иде. Кайбер мәдрәсәләрдә егерменче гасыр башларында реформа-фәлән дигән сүз[не] ишеткәләгән булсалар да, бу сүзләрне әйтүчеләр үзләре дә реформа ни дигән сүз, мәдрәсә ни дигән сүз икәнне белмәгән кешеләр булганга, фәкать фонограф төсле, кешедән ишеткәнне генә сөйләгәнгә яисә шулай сөйләү модада булганга, «Менә, әйе, реформа кирәк, ахрысы, без ысуле җәдиткә каршы килмибез, голямаларны гына сүкмәскә кирәк», – дип сөйләнсәләр дә, берни дә чыкмаенча калган иде. Яңа байлар, җәмгыятьләр бу мәдрәсәләрне төзәтергә, ислях кылырга акча да таба алмыйлар һәм черегән фикерле голямаларга да сүз дә аңгарта алмыйлар иде. Алар һаман шул урта гасырлар гадәтенчә китап күтәреп, «дәрескә кердем» дип йөрүне бик зурга саныйлар иде. Яңа кешеләр кыямәттән бигрәк гыйлем кирәклеген дә сөйләп, бер-берсен аңлаша алмаганга, икесе дә берсенә берсе кул селтәгәннәр иде, шуның өчен голямалар аларны кяфер дип, тегеләр голямаларны дин кортлары, дин бетерүчеләр дип йөриләр иде.
Мәктәпләр әүвәлрәк, ысуле җәдит яңа чыкканда, шактый гына ачылган булса да, алар да нигезсез булганга, бинаны салучы үлү берлән яисә мөгаллиме китү берлән, яисә хәзрәтнең сарыкларының бәрәннәре бу ел күбәю сәбәпле, абызтай бәрәннәрне шунда яптыра башлавы берлән беткән иде. Кызлар абызтайларда укып йөрсәләр дә, мәктәп исеме бирергә ярарлык кызлар мәктәпләре булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Шул сәбәптән бөтен Русиясендә бер-ике мәдрәсәгә башка һәм дә җәмгыятьләр идарәсендә укыла торган дүрт-биш мәктәпкә башка укыр йирләр юк иде. Хөкүмәт мәктәпләрендә белем алучылар бик аз иде. Күбесе иске фанатизмнарыннан котыла алмаган иде, кайберәүләр [балаларын] укытырга теләсәләр дә, акча юк иде. Шуның өчен русча уку интеллигентныйларга гына махсус иде. Алар да берәмләп яисә унлап кына саналганга, укучылар шул саннарыннан күп узмыйлар иде.
Егерменче гасырның яртылары йитте. Болгарлар һаман акрын гына, кая барганнарын белмәенчә генә, ни эшләгәннәрене дә уйламаенча гына, инкыйраз юлы берлән баралар иде. Мәктәпнең иң күбесе булган авыл халкы, кайберсе йир йитмәүдән, кайсылары, йир йитсә дә, шәһәрләрдә торырга кызыгудан, төрлесе-төрле якка бәхет эзләргә таралганнар иде һәм көннән-көн таралуда иделәр. Бунлар, билгеле, әүвәлдә кара эштән башлап миллионщик булачаклар иде, шуның өчен һәммәсенең дә башта ук миллионнар берлән эш башларга әлегә акча булмаганга, заводларда аена сигез тәңкәгә эшләп, шул миллионнарны җыярга башлыйлар иде. Мондый йирләрдә, бердән, һавасы булмаганга, икенчедән, сигез сумга җәмәгатьне тәрбия кылу икмәк берлән судан артмаганга, боларның миллионщик булуы һаман артка кала барса да, сәламәтлекләре көннән-көн кимеп, ахырыннан вакытлы-вакытсыз бер эшкә ярамый торган картлар яисә үзләрен дә тәрбия кыла алмый торган гарипләр булып калалар иде.
Бундый йирләрдә шундый киләчәктәге миллионщиклар бик күп булганга һәм фатирлар-фәләннәр дә бергә булганга, андый җәмгыятьле йирләрдә таралуы табигый булган фахеш болар арасында бик тәрәккый итүдә иде. Бу фахешнең таралуы һәммә яманлыкның башы булып, әхлакның бөтенләй югалуына сәбәп булдыгы кебек, мондый баракларда фаҗигаләр дә бик күп булуына башчы була иде. Алар берлән генә дә калмаенча, фахеш бәласе булган йогышлы чирләр дә – сифилис (җөзам) таралып, ул кешеләрдән балаларына, карендәшләренә, ашташларына җәелеп һәм дә, авылларга кунакка кайтканда, авыл халыклары арасында да «бүләкләр» калдырып, бөтен милләтне сифилискә вә башка йогышлы чирләргә ияртеп бетерәләр иде. Вакытында докторларга мөрәҗәгать кылынса, аларның киңәшләре берлән дарулансалар, бәлки, бу авырулар да ул дәрәҗә бөтен халыкка җәелмәс иде. Бердән, докторларымыз юклыктан, икенче, даруларымыз юклыктан, өченче, акча юклыктан, дүртенчедән, медицинага ышанмавымыздан, һич аларга каршы чарасы каралмаенча, «Алла сакласа, берни булмас әле» сүзләре берлән генә торалар иде. Һәм көннән-көн инкыйраз орлыгын чәчә баралар иде.
Моңарга башка да, әүвәлләре киң һавада тамак туйдырып, күп ит ашарга өйрәнгән бер халык булып, бердән һавасыз бүлмәләрдә ит урынына каткан икмәкләргә керешкәнгә, табигатьләре күтәрә алмаенча чахотка, катар, белмим, тагы ни кеби авыруларга дучар булып, көннән-көн үлүнең саны күбәюдә иде.
Бер яктан, җәмәгать тәрбия кылырга йитәрлек эш эшләү бик авыр булганга, икенче яктан, кирәк вакытта хайванлык өчен хатыннар табу бик җиңел булганга, өйләнү, кияүгә бару бик сирәкләнгән иде. Гомере буенча өйләнмәенчә сакалы агарган картлар һәм дә кияүгә китмәенчә керче, ашчы, тегүче яисә бөтенләй сатучы булып гомер үткәргән карчыклар һәм дә шуларның юлы берлән бара торган хатыннар, шулар юлы берлән барырга сабак алып килә торган кызлар, егетләрнең исәбе-хисабы юк иде. Бу эшнең бик күбәюенә никях-талак мәсьәләләренә кирәге кадәр әһәмият бирелмәдеге, аларга бер уенчык кына иттереп каралдыгы да бик зур сәбәп булган иде. Шуның өчен булган өйләнү дә, кияүгә бару да икесенең бергә торыр өчен кылган вәгъдәләре булмаенча, бертөрле мәҗүсилек гадәтләреннән генә иттерелгән бер эш төсле генә карала иде. Һәм дә гаилә тормышының дәвамына да сәбәп булмый иде. Никяхның, талакның бу төрлесен хәзер дә бетерү мөмкин түгел иде. Чөнки алар хәзер бөтенләй урынлашып бетеп, безнең генә арамызда милли гадәтләрдән саналган иде. Бу эшләрнең башлануы унтугызынчы гасырда гына булса да, ул гасырның голямасы, рухани идарәсе моңарга әһәмият бирмәдекләреннән, бу эш, җәрәхәткә кунган микроб кебек, тиз гомердә бик күбәеп, бөтенләй канымызга кадәр кушылып киткән иде. Шул сәбәптән бала табу, бала тәрбия кылу бик сирәк иде. Чөнки андый балаларны табу да, аналарына, бердән, табу мәшәкате, икенчедән, тәрбия кылу мәшәкате булачак булганга, ике мәшәкатьтән дә берьюлы котылыр өчен, тапмас өчен әллә нинди агулар эчәләр иде. Бу агулар күп вакытта үзләренә дә бик каты тәэсир кылып, шундый хатыннар арасында үлеп һәм гарип булып калуның исәбе-хисабы юк иде. Кайсыбер яшьрәкләре – үзенең йөкле булуын белми калганнары яисә эчкән дарулары файдалы булмаганнары тапкаласалар да, балаларның күбесе зәгыйфь туа иде. Һәм дә тагы да тәрбиягә җай булмагач, йә суларга ташлана яисә (үземездә андый йортлар салу хәрәм булганга!) руслар тарафыннан ясалган йортларга ыргытылына иде.
Шул эшләр сәбәпле көннән-көн үлүчеләрнең саны күп булса да, туучыларның саны кимүдә иде. Бу эшләр безнең инкыйразымызның сәбәбе идекен белгән кешеләр аз булмасалар да, алар да берни эшли алмыйлар иде. «Бетәмез!» дип фөрьядлар язып, халык арасында тараталар иде. Ләкин укымаган халыкка, укыган булса да, шул дәрәҗә әхлаксызланган халыкка шундый рисаләләр берлән генә тәэсир итүнең һич мөмкинлеге юк иде. Тагы да тәэсирләнсәләр һәм мөхәррирләрнең сүзләренә ышансалар нишләсеннәр?! Һәммәсе ташласын да китсеннәрмени! Кая китсен? Нишләсен? Ни берлән тамак туйдырсын? Икенче заводка китсенме? Әллә тагы бер-бер шәһәргә дворник булып керсенме? Әллә бер рус авылына хезмәтче, көтүче булсынмы?! Болай итсә, ни чыгар соң?! Шул үлүләр, шул авырулар, шул изелүләр бетәрме? Һәйһат! Һәйһат!
Унтугызынчы гасырда күз яшьләре берлән еглый-еглый әйткән кешеләрне һәм дә халыкка шул хакыйкатьне белдерергә тырышкан мөхәррирләрне голямаларымыз: «Тәкъдиргә ышанмыйлар, кяфер», – дип, байларымыз алар артыннан барып, яр якасына килеп җиткән милләтемезне тегеләр сүзе берлән, тотып алмаенча, яр астына төртеп төшерделәр. Ярның төбе юк икәнен белгәч, төшүчеләр төшмәскә димләгән кешеләрнең сүзе дөрест икәнен белсәләр дә, кире кайтырга юл таба алмагач һәм дә яр башындин карап тора торган кешеләр арасында боларны кызганып күз яшьләре берлә еглаучы теге кешеләрне һәм дә боларның мәтәкли-мәтәкли китүләреннән көлеп тора торган чалмалы әфәнделәрне күргәч, түбән таба киткән саен ләгънәт укысалар да, үлгәч тәүбә кабул булмый дигәнчә, бер егылгач тору фикере дә уй көенчә генә калганга күрә, менә алмаенча, түбән китүгә дәвам иткәннәр иде. Бу егылучыларның күбесе мәтәлли-мәтәлли башлары әйләнеп беткәнгә, үзләренең кая икәнлекләрен күрергә күзләре томаланганга, кая барачакларын, анда ни булачагын уйларга зиһеннәре чуалганга, гүя туйга барган төсле көлә-көлә баралар иде. Кайсыберләре барган саен юллары караңгыланачакларын, ниһаять, бөтенләй күзгә төртсәң күренмәслек бер караңгыга барып чыгачакларын белсәләр дә, алар да кире кайта алмыйлар, үзләре генә кайта алсалар да, башкаларны кайтара алмыйлар иде. Шулай киткәннәр иде. Баралар иде. Очына чыкканча барачаклар иде. Егерменче гасырның ахыры җитә башлады. Бу гасыр берлән безнең дә бик күп нәрсәмез бетте. Гәзитәләремез бетте, мөхәррирләремез бетте, бетмәсә дә, егерменче гасырның башларындагы кеби талант белән, дәрт берлән язганнары калмадылар.
Гәзитәләремез бетте. Иң әүвәл, илле сәнә дәвам иткәннән соң, «Тәрҗеман» гәзитәсе беткән иде. Мөхәррирнең вафатыннан соң вак-төяк кешенең кулына төшкәнгә, аларда гәзитә нәшер кылырлык, бердән, гайрәт юклыгыннан, икенчедән, ярдәм юклыгыннан идарә ябылган иде. Гәзитә туктаган иде. Бу эш милләт әһелләренә бик авыр тоелган иде. Чөнки шулкадәр зур хезмәт иткән бер мөхәррирнең, йоклаган бер милләтне уяткан бер затның үзе берлән бергә гәзитәсенең үлүе, мәсләге югалуы без болгарлар тарихында мөстәкыйльлекне югалтудан ким түгел иде. Һәм, чыннан да, моның бетүе бик зур тәэсир кылган иде. Халык тагын йоклый башлаганнар иде. Вә уянуларыннан файда һич булмады. Гәзитәнең иткән хезмәте, мөхәррирнең бөтен галәмне мактап бетерә алмаслык гайрәте бетте дә китте. Казан гәзитәләре матәм тоттылар. Һәммә йирләрдә яшьләремездә матәм булды. Ләкин көн үтте, ай үтте, ел үтте, тагын тормыш үз хәленчә бара башлады. «Тәрҗеман» хакында вә аның мөхәррире Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан кулга гына йөрсә дә, бара-тора ул да сүнә башлады. Шуннан күп үтмәде, ун-унбиш елдан, Казандагы «Кабан» гәзите, аның артыннан Әстерхандагы «Хәзәр» гәзите мөхәррирләре бетүе берлән һәм дә алучылары азлыгы берлән ябылганнар иде. Бу мәсьәлә тагын бик тавышлы булды. Яшьләр акча җыярга тотындылар. Җыйдылар. Яңгыздан «Кабан» ны нәшер итә башладылар, тагын озак үтмәде – ардылар. Акчалары бетте. Гәзитә ябылды; берәм-берәм журнал, рисаләи дукуталар бетә башлады; иң соңга «Игенче» гәзитәсе калган иде. Ул да дәвам итә алмады. Егерменче гасырның ахырында бер гәзитә дә калмады дияргә ярый иде. «Болгар» исемендә руслар тарафыннан нәшер ителә торган тарихи журнал берлән «Сату» исемендәге гәзитәгә башка берсе дә калмаган иде. Бу гәзитә дә ахырга таба игъланнар берлән генә киченә башлаган иде. Егерме беренче гасыр керде. Руслар, Ауропа халыклары бик зур бәйрәм иттеләр. Гәзитәләр, журналларда, махсус китапларда егерменче гасырның хисабы чыкты.
Башка халыкларда һәр йирдә алга бару күренә иде, һәммә халык шуның өчен бәйрәм ясыйлар иде. Әмма без нишли идек? Ни өчен бәйрәм ясый идек? Белмим, әллә башымыз тыныч калды инде, йоклаган як берлән тик йоклаек диптер. Ни булса да безнең эшләремез һаман артка бара иде. Бу гасырның башында бездә бер дә яңа эш булмады. Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак-төяк талчук кәсебе берлән кара эшкә генә кала баралар иде.
Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу, шундагы бер шәкерт берлән ияреп, мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.
Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йирдә дә шул булды, һәммә йирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.
Хөкүмәт буны бетерергә бик тырыша башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман ачыкланмаган иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йирдә, әллә никадәр медицина җәмгыятьләре булсалар да, әллә никадәр профессорлар шул мәсьәлә берлән мәшгуль булсалар да, һич файда чыкканы юк иде. Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде.
Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә медицинада мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды. Һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шулкадәр таралуын белдерде. Һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару табылды, авыруны азайта башлады. Һәммә йирдә моның дәвасы кулланыла башлады. Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз проценты, атасыз-анасыз, карендәшләр-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде. Болгар халкы шулкадәр беткән иде – һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник, извозчик, швейцар вазифаларыны башкарган мөселманнар беткән иде. Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк-сандырак, иске-москы берлән сату иткән халыклар берлән җир упкан кебек булганнар да беткәннәр иде. Авылларда ябылган өйләр, атасыз-анасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган хатыннар, хатынсыз калган ирләрнең исәбе-хисабы юк иде. Болгар халкы арасында һичбер авыру кермәгән йорт юк иде. Һичбер кайгы кермәгән өй дә юк иде.
Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипулатта, Орскида, Троискиларда һәм башка болгар булган шәһәрләрдә, авылда урамнар буш калган. Мәсҗедләр мәхәлләсез калганнар, мәдрәсәләр мөдәрриссез, шәкертсез калган иде. Казан, Оренбург вә башка бәгъзе шәһәрләрдә, халкы булмаганга, бәгъзе мәсҗедләрдә намазлар укылмый башлаган иде.
Шуның өчен ул мәсҗедләрнең бара-тора бер харап булуында һич шөбһә юк иде. Бу авыру, бу бәла халыкның котын алганга, бик күбесенең тормыштан бөтенләй гайрәтен кайтарган иде. Бик күбесенең иң якын кешеләрен – хатыннарын, ирләрен, балаларын, ата-аналарын, дустларын алып киткәнгә, алар берлән бергә гаилә бәхете, тормыш кызыклары да беткән дә киткән иде.
Шуның өчен һәрбер болгар авыр табигатьле, һәрнәрсәгә өметсез карый торган, дөньядан бөтенләй өмет өзгән иде. Һәрберсе «үлмәгәнгә торамыз инде» дигән кебек кенә яши башлаганнар иде. Шуның өстенә һәммә йирдә купкан мирас мәсьәләсе калган бер уч болгар халкын да кырыкка ярып бетергән иде. Туганнар – туганнары берлән, аталар – балалары берлән, хатыннар ирләре берлән мирас өчен тартышалар иде.
О проекте
О подписке