Ләкин озак үтмәенчә, голяма арасында икенче мәсьәлә чыкты – дин мәсьәләсе. Ул да: «Безнең болгар йортында ястү (ясигъ) намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы?» – мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голямасы шуның берлән мәшгуль булдылар. Һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады. Һәм дә һәр почмакдин «Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, мәмнуг» (риза түгел, буйсынмыйм) дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнлы баштан «гакыллы» вә «ныклы» дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән-көн халык арасында җәелә иде. Көннән-көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде.
Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды. Йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде. Бер мулла бер көнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде.
Алай булса да, бер максатсыз, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне, һичшиксез, кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне көфер саный иде йә киресенчә иде. Шаһмөхәммәт берлән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде. Алар голямалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расхут курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык. Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлесләр ясыйлар һәм сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы муллаларның кычкырышларын, гаугаларын бик кәефләнеп, урта гасырлар падишаһларының җарияләре йырлагандагы кеби, башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде. Ниһаять, бу эш бик зур иде. Бәлки, моңарга тотылган расхутлар да курчак туеннан ким булмагандыр.
Голямалар арасында тавыш купты, дошманлык артты, һәр тараф мәкаләләр яздылар һәм ике як та үзләренең – хак, тегеләрнеке – хата дип кенә калмаенча, кяфергә, иманга барып җиттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу ызгышлар, бу расхутлардан гомумгә ни файда килде дисезме? Тагы шул соравыгызны китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомуммилләт файдасын яки башка бер файданы күзәтмибез, ул – безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. Тагы ни кирәк инде?
Бу вакытларда халык арасында мәсҗед бина кылына башлаган, мәдрәсәләр ачылып, дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде. Ләкин мәдрәсәләремез, мәктәпләремездә ни өчен, ник укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде. Милләтнең яшәеше өчен иң лязем булган әхлак, татулыкка һич әһәмият бирелмәдеге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, чынлыкта бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре җитмәгәнне белмәү берлән генә калмаенча, мәдрәсәләр, мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып, милләтнең балаларын кешелекдин мәхрүм кылалар иде. Шул кешеләр зәһәре берлән милләтемезнең күп кешеләре бөтен нәрсә хакында ялган уй берлән торып, дөнья вә ахирәткә үзләренә бертөрле караш кылып, хәтта үлеп тә китәләр иде.
Һәрвакыт дөрест әйтүдән яхшы эш юк. Бу муллалар хакында да дөрест әйтергә кирәк. Йөздән туксан бише мин әйткәнчә кешеләр булса да, берникадәр инсаннар, заманасына ярарлык тугры фикерле кешеләр дә булганнар. Ләкин бунлар бик аз улдыкларындинме яисә үз фикерләрен сөйләргә батырчылыклары булмавыннанмы, халык арасында кирәге кадәр үз фикерләрен тарата алмаганнар. Кәсеп бу вакытта заманасына күрә ярый иде. Бу тугрыда голямалар никадәр «Аллаһе ризык бирүче, сәдака бирергә кирәк, кәсеп берлән табармын димә, кяфер булырсың» кебек кәсептән ихлас кайтара торган сүзләрне «китап әйтә» дип, яңлыш халыкка сөйләсәләр дә, бабайларымыздин калган сату итү, алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде. Шуның өчен болгар сатучылары, Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп, зур сатулар итәләр иде.
Ләкин бунларның сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник икәнлеген белеп эш йөртүдән түгел иде. Бәлки Азия халкы берлән катышып сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның тәхте коллыгында изелеп ятулары сәбәбендин, андый эшләрне эшләү бик аз гынасының көчендин килүеннән иде.
Һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде. Хәтта болгарлар тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде. Һәм бу фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде. Иген игү, ашлык сачу, мал асрау заманына күрә ярый иде. Ягъни бу эшләрне эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да калмаганнар иде.
Замана үтә бара, халык арасында үзгәрешләр күренә башлады. Русларның яңа тәртип берлән ачылган мәктәпләре балаларны икенче төрле фикер берлән тәрбия кыла башладылар. Һәм озак үтмәде, русларда һәр сыйныфның үзенә күрә мәктәпләр төзелде. Рус милләтенә икенче рух бирелде, «рус» дигән атама дәрәҗә санала башлады. Озакламады, һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты. Болар кирәк сәүдәдә, кирәк башка кәсепләрдә үзләренә кирәкле гыйлемне белдекләре өчен, болгарларның кәсепләренә бик зур зарар иттеләр. Чөнки болар үзләренең эшләренең ник, ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде. Әмма безнең мәдрәсәләремез һаман шул иде. Фикеремез һаман шул иде. Дөньяга карашыбыз һаман шул иде!!!
Русларның бу эшләрен күреп, алар артындин бара башламадык. Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк дип, кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз кайберләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән өйрәнүләрен күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте» дип кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә укуларына, дингә каршы эш дип каралуына сәбәп булдылар.
Озак үтмәде, болгарлар өчен русча укырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңа фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр. Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында ызгыш иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин карашыннан русча уку хәрәммы, әллә читкә кагылган эшме, әллә гөнаһ та, савап та түгелме мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, кайберсенең авызыннан хәрәм, кайберсенең авызыннан «көфер» дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында тыелмаган да, кушылмаган да эш, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул мәсьәләдә халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, аралар еракланган саен үсә-үсә, коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку тиеш булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, балаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең угылы русча укыган икән! […] Фәлән муллага килгән рус та, сезнең дин ни, безнең дин ни, барыбер бит, дигән, ди. Әман[8], йа Рабби, бу ни куркыныч хәбәрләр?! Менә әле күрше хатыны да кунакка барган йиреннән балаларны төяп киткәнне ишетеп кайткан. Галәви ишан да, ахыры яхшы булмас, ди. Һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт… Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады. Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән дип, һәр көн хәбәр көтәләр, һәр көн хәбәр алалар. Коткар, йа Раббым! Тагын кара хәбәрләр!!! Бер солдат хезмәттән кайткан, бояры бер книгә күрсәткән, ди, анда, бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган, ди. Ахырзаман! Ахырзаман!!!
Шәһәрләрдә мәсҗедләргә җыела башладылар. Салаларда җыен ясадылар.
– Прашение бирик! Прашение! Падишаһның үзенә бирик. Ас, кис, без үз динемезне ташламыймыз. Пригавор, депутат, Петербург! – Һәммә кешенең авызында кайный иде. Озакламадылар, Русиядә булган һәр мәхкәмәгә (волостной судтан Сенатка кадәр) прашение яудыра башладылар. Һәммә йирдә бер тавыш, һәммә йирдә бер сүз иде.
– Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз! – Һәр прашениедә язылган иде.
Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты.
– Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис! – Яңадан прашение! Яңадан депутат!
Хөкүмәт тагы:
– Русча укыган кеше – укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич, – дип, халыкны йомшартты.
Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Коткар, Раббым! Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр! Фәлән авыл да чиркәү салырга пригавор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылга училище салынган! Тагы күз яшьләре! Тагы аһлар!.. Тагы хәсрәтләр! Хәтта мич башындагы картлар-карчыклар да бу хәбәрне ишетте. Алар да кайгырды.
– Һиҗрәт! Һиҗрәт! Моннан китү! Монда ничек торырга кирәк?! Ас, кис, динемезне ташламыймыз! – аннан да пригавор, мондин да пригавор, яңадан прашение! Яңадан фетнә! Һәммә халык, нишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады. Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәдинәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язып тарата. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, диеп үзеннән үрдәк очыра иде.
Анда бер мәҗнүн төш күргән! Икенче йирдә бер карчык үлгән вакытында угылына кулы берлән кыйбла тарафына изәгән!!! Һәммәсе – китәргә дәлил иде. Голямаларның кайсылары, рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә һич курку юклыгын, һичбер вакыт дингә тиелмәячәген сөйләп, халыкка нәсыйхәт бирсәләр дә, икенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләнгәнлекне риваять кылынадыр иде.
Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде. Малларын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, өем-өем кеше сәфәргә китә башлады – һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре берлән, кыямәт купкан кеби, кайсы туганын, кайсы баласын, кайсы кеше атасын озата иде. Һәр көнне китүче, һәр көнне күз яше, һәр көнне аерылулар, һәр көнне моңлы-моңлы йыр тавышлары, мәсҗедләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде!
«Кая баралар?.. Кая китәләр?.. Ник китәләр?.. Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр?» диерсез. Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта күңелгә бер рәхәтлек тә бирә иде. Һәммәсе, дин өчен дөнья ташлау, диеп, бик шатланып әйтәләр иде.
Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде, булдыра алган кадәр кешеләр җибәреп вәгазь әйттерде. Ләкин фетнә көннән-көн зурайды. Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды, күчүчеләрнең саны көннән-көн артты. Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә йирендә бер фетнә иде. Күчүчеләр күчтеләр, монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде. Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йирдән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!
Киткәннәрнең кайсы Дәрбәндтә, кайсы Батумда, кайсысы Севастополь, Одеста, кайсысы Бакуда фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта кая барырга белмәенчә калганнар. Китәргә дә акча юк! Кайтырга да акча юк! Кая барсыннар бу бичаралар? Нишләсеннәр? Бунларга ни гакыл?! Йирләренә кайтсыннармы? Йирләре кая? Анда кайтып нишләсеннәр? Ат юк җигәргә, тун юк кияргә! Өй юк керергә, йир юк сөрергә. Ни эшләсеннәр?!
Болары болай, икенчеләре ничек? Чын мөһаҗирләр ничек?.. Төркиягә чыгып кала алганнардин дә шул хәбәр!
Истанбулга чыккач, иң әүвәл – карантин! Карантин? Ул ниткән карантин?! Моннан дин өчен күчә торган кешеләргә! Без күчүчеләр, безгә карантин кирәкмәс, без дин өчен күчәмез! Безгә йир бирегез! Ат бирегез! Үгез бирегез! (Кайсылар хәтта, йимеш бакчасы бирегез, дип тә язган иде) сүзләре берлән төрек докторларына гозерләр, прашениеләр биргәннәр. Бер айдин соң карантин да беткән. Боларның да акчалары беткән, инде ни эшләсеннәр соң? Боларга йир кая? Бакча кая? Атлар кая? Үгезләр кая? Теге язуда һәммәсе язылган иде. «Чиновник булырга теләгән кешеләргә, кереп укысалар, укыган өчен жалуния да бирелә» дип язылган иде ич! Һәммәсе дөрест түгелмени?! Һәммәсе ялганмы?! Тагы әле аның өстенә төрекләр:
– Монда ник күчәсез, – дип җөдәтәләр.
– Дин өчен, анда русча укыта башладылар! Әллә нинди безгә кирәкмәгән нәрсәләр укыталар, – дигәч тә, бер дә кызганмаенча шаркылдашып көләләр. Тагы мыскыл итеп, өстенә:
– Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез, – диләр.
Кайсылары:
– Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йир![9] Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы – Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ[10] дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу – наданлык кына, – диеп, вәгазь итәләр иде.
Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте – бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!
Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!
Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.
Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә, бунлар үз йирләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле, акыртын гына искечә тора башладылар. Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар.
Яңа эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.
Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди… Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббым! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля» ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!
Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» – дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» – тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде.
Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысуле җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына: «Ысуле җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөрестме?» сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады.
Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады.
Халык арасында тагы:
– Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысуле җәдитне? – сүзләре ишетелә башлады.
Голяма арасында тагы ызгыш!.. Тагы кычкырыш!.. Кяфер! Кяфер!!! Ысуле җәдит хәрәм! Гәҗитчегә ышанырга ярамый, ул ни белә? Фәлән ишан әле бер ысуле җәдит кешесен парахутта күргән, ди, йир түгәрәк дип әйтәдер, ди, аңарга инде кем ышансын?..
Берсен берсе кире кагып, китаплар чыга башлады. Һәммәсе дингә яраштырган булып, нә динене белмәенчә, нә ысуле җәдит нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә, рисаләләр яза башладылар. Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңа эш чыкса, ул, һичшиксез, үсә. Шул кагыйдәнең дөрестлегеннәнме, ысуле җәдит көннән-көн алга бара иде. Бу эшләргә караганда бервакытны бөтен халык арасында шулай тәртип берлән укыту таратылып, безнең болгар милләте дә башка милләт төсле булу өметен уйлатуда иде.
Ләкин безнең бәхетсезлеккә каршы, болар арасында да төрле тавышлар чыкты; милли файдадан битәр шәхси файдалар карала башланды. Төрлечә юлларга бүленә башлады. Һәр кеше үзе белгәнчә, дөрестен әйтсәм, үзе белмәгәнчә, мәктәп өчен китаплар чыгара башлады. Бу китапларны үз мәктәбендә һәм якыннарының мәктәбендә укыттыра башладылар. Бу китаплар күбесе методикага яраклы булмаганга, ысуле җәдит исеменә яманат бирә башладылар.
Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистапулда, Каргалыда, Семипулатта, хәтта Әстерханда да ысуле җәдит мәктәпләре ачылды. Авылларда да мәктәпләр күренә башлады. Яңа укыту һәммә йирдә акыртын гына тарала башлады. Һәр нә кадәр укытулар төрлечә булса да һәм яңа методикага ярамаса да, әүвәлге Нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк иде. Һәммә йирләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады. Халыкта «уку-укыту» сүзләре еш-еш сөйләнә башлады. Мөгаллимнәр өчен укытучылар институты кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады. Халык арасында «саклык», «кешелеклелек» дигән сүзләр ишетелә башлады.
«Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә милләтнең алга китеше өчен чаралар эзләү тиеш идеке, мәгарифсез милләт – җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады. Мәктәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү кирәк улдыгыннан, анда-монда ысул күргән кешеләрдән, күбрәк йирдә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар. Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды. Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясашып, килгән кешеләрдин иң әүвәл үзенең кылган эшләрен:
– Әлхәмдүлиллаһ, мин мактанмыйм, менә Ирсай авылына мөгаллим йибәрдем. Борнай авылына барган идем, муллаларына әйттем: «И хәзрәт! Сез шулай өйрәтәсезмени! Сезнең халык шуны беләмени! Укыткан балаларыңыз кая? И дин караклары!» – дип әйттем дигән сүзеннән соң, милләт өчен кайсылары: иң кирәк эш – тәҗвидне[11] бик яхшы белү; кайсылары – остазлар, хәлфәләр: «Башта олуг кешеләргә (байларга) хөрмәт кылуны өйрәтү иң тиеш» идекене тыңлаучыны, теләсә нинди кеше булсын, үзенең рече (хотбә) берлән тәмам туйдырып чыгаралар иде.
Кайбер аңлаган кешеләр, безгә хәзер ничек булса укырга, укытырга кирәк, ни булса да укысын! Ни белсә дә белсен, рус мәктәпләрендә укырга кирәк. Үз мәктәпләремез юк! Алардан качмаска кирәк! Барыбер качып котыла алмыймыз! Милләтемезне инкыйраздан (!) коткарасымыз килсә, һичшиксез, рус мәктәпләрендә уку тиеш! Без хәзер гомуми эшләремездә үз файдаларымызны бик тикшермәскә кирәк! Милләтемез бик артка калган! Милләтемезне башка милләтләр арасына кертер өчен, һәммәмез бар куәтемез белән тырышырга кирәк! Ихсан байның сүзе берлән милләт алга китмәгән шикелле, Гали мулла сүзеннән дә милләткә һич файда юк! Эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Аңлаган булып сөйләп йөримез: милләт димез, тәрәккый димез! Мәдәният, мәгариф димез, бунларның берсен дә аңламый әйтәмезме, әллә аңласак та, хәзер безнең заманада шул сүзләрне әйтү мода булганга күрә генә әйтәмезме? Кайбер кешеләр мода булганга күрә әйтәләр! Ләкин аңлаганнарыңыздан милләт хакына эшкә тотынуыңызны үтенәм. Аз булса да эшлә, эшләгән эш бервакыт файдага ярый, болай сөйләүдә ни файда бар? Ул варенье берлә чәй янында сөйләүдән генә нә милләт тәрәккый итә, нә милләтнең бер-бер кирәге бетә! Әгәр без милләтемезнең чынлыкта артка калуын аңлаган булсак, [җиң] сызганып эшкә тотыныйк! Әгәр аңламаган булсак, сезгә әйтәм, дустларым: бу көенчә барсак, милләтемез бетәчәк, бетәчәк…
О проекте
О подписке