Күргән, белгән, ишеткәннәрен бераз рәткә салганнан соң, самавыр китерергә кушты. Җәгъфәр әфәнде чәй яратмаса да, болгарларның чәй яратуларын белгәнгә һәм дә болгар романнарында шундый чәй эчеп кенә гомерен үткәрә торган кешеләр тасвирына да тугры килгәнгә, самавырдан булар чыгарып чәй эчү аның һушына бик китә иде. Өйдә вакытта алар Сөембикә берлән дә шулай утырышып, озын иттереп, болгарча, һәммә нәрсәне онытып, чәй эчәләр иде. Бу юлы да Җәгъфәр әфәнде шулай бер болгарланып алмакчы булган иде. Һич ашыйсы килмәсә дә, кондитердан болгар как-төше китергән иде (бу как-төш егерме беренче гасырларда руслар арасында бик таралган иде).
Үзенең өстендә болгар киеме булганга, моның бүлмәсе хәзер егерменче, унтугызынчы гасыр болгарының Петербургка «дин» өчен дип, динсезлек өчен падишаһка прашение бирергә килеп, бер швейцарга акчалар биреп киткән депутат бүлмәсе төсле булган иде. Җәгъфәр әфәнде үзе дә моны сизә иде, мөмкин кадәр шул рәвешчә ясарга тырыша иде. Килгән русларга болгар тормышын күрсеннәр өчен һәм дә табигате дә шуны теләгән өчен, шулай җыештырткан иде. Сөембикә булса, бу өй бөтенләй болгар тормышының үрнәге булачак иде. Һәм уйда шулай уйланылган иде. Ләкин, аның булмавы аркасында, шулай бертөрле генә җыелган иде. Чәй эчте, болгарлар төсле озын эчте, мөмкин кадәр болгарлар төсле үткән эшләрне, хәзерге хәлләрне чагыштырмаска тырышты, мөмкин кадәр һәммә эшне Аллага тапшырам дип бетерергә теләде.
Ләкин алай булса да, күңелендә янган утны һич сүндерә алмады. Һәммә күргәннәрен, хәтта күрәчәкләрен күз алдыннан җибәрә алмады. Вакыт җитә башлагач, киенергә хәзерләнә башлады, киенеп беткәч, Сөембикәнең килә алмавы, бәлки, аның хәзер авырып ятуы, үлү ихтималы да барлыгы хәтеренә төште һәм эчен пошыра башлады. Альбомны алып, бер мәртәбә бик озак Сөембикәгә карап торды. Сөембикә моң, кайгылы, авыру төсле күренә иде. Икенче караганда: «Миңа карама инде, бар инде, үземезнең бетүемез шатлыгын күтәреш инде!» – дигән төсле була иде. Караган саен, Сөембикә төрлечә сөйләгән төсле була иде, караган саен, кәефсезлек арта бара иде, актык караганда Сөембикә: «Җитәр инде», – дигән кебек булды. Җәгъфәр дә: «Җитәр», – диде дә тиз генә чыгып китте.
Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде зур зал эчендә әллә никадәр кешеләр арасында үзен күрде. Бик күп кешеләр күрештеләр. Бик күп галимнәр килүе өчен рәхмәтләр укыдылар. Бик күп хатыннар моның әсәрләре хакында фикерләрен бәян кылдылар. Бик күп кеше, моның берлән сөйләшүне бик зур бәхеткә санап, сөйләгән сүзләрен дә үзләренең хатирә дәфтәрләренә «Ике мең бер йөзенче ел[ның] актык сәгатьләрендә егерме икенче гасырны көткән вакытта язмыш мине бер зур мәҗлескә тугры [китереп], шул мәҗлестә булган болгарларның иң мәшһүр мөхәррирләреннән, галимнәреннән Җәгъфәр әфәнде берлән күрешү, хәтта бер-ике сүз сөйләшү бәхетенә дә ирештерде» дип тә язганнар иде. Бу кешеләргә бу эшләр, бу сүзләр никадәр шатлык булса да, Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр хәсрәт иде, шулкадәр авыр иде, авыр булган саен, авырлыгын белдермәс өчен, тырышу авырлыгыннан да авыр иде. Залның бер ягында зур бүлмәдә болгарларның рәсемнәре ачык куелган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күрүдән качса да, Җәгъфәр әфәнде берлән сөйләшә торган бер тарих галиме, болгарларның хатыннардагы япма яулык кайвакыт башланып, кайвакыт бетүен белмәгәнгә, Җәгъфәр әфәндене алып кереп, өрпәкле бер болгар карчыгының дога кылуын тасвир кылынган бер рәсемне күрсәтте һәм сораячак сүзен сорады. Җәгъфәр әфәнде җавап биргәннән соң чыгачак булса да, күзе әле бер рәсемгә, әле бер рәсемгә төшеп, Җәгъфәр әфәндене ихтыярсыз калдырган иде. Рәсемнәре берлә бөтен зал тулган иде. Һәм дә һәммәсе дә болгар тормышыннан булганга, болгар белгеченә бик күп мәгънә алырлык иде.
Унтугызынчы гасырдан башлап беткәнгә кадәр килгән болгарларның зур кешеләре, мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре, шагыйрьләре, драматурглары, хәкимнәре, музыкантлары, народниклары – һәммәсе үзләренең иң мәгълүм вазгыятьләрендә төшерелгәннәр иде. Аңарга башка, йөзек салыш уйный торган кызлар-егетләр җыены, унтугызынчы-егерменче гасырда «Сабак абызтайның кулына чыбык тотып сабак бирүе», «Болгар кызларының ярыктан берсе өстенә берсе менеп егетләрне караулары», «Болгар балаларының әйлән-бәйлән уйнавы» […] вә боларга да башка да әллә никадәр рәсемнәр бар иде. Җәгъфәр әфәнде бик озак карап йөрде. Бу рәсемнәр арасында Җәгъфәр әфәнденең бер дә күрмәгән рәсемнәре дә бик күп иде. Болар арасында егерменче гасыр рәссамнарыннан чыккан «Болгар уе» дигән, ага торган су буенда яшел үләндә яңагына таянып уйлый торган егетне тасвир кылынган рәсем моның һушына бик китте. Җәгъфәр әфәнде моңарга карап, рәсем[дә] тасвир кылынган егеттән дә битәррәк уйга чумды. Бу егетнең ни уйлавы ихтималы барлыкларын, һәммәсен хәтереннән кичерде. Иң актыктан гына егерменче гасырда бер болгар мөхәррирен, динсез диеп кыйнап, бөтен дөньясы канга буялып бетүен, күзен акайткан бер кешенең тегене типкәләвен, икенчесенең кесәләреннән язган нәрсәләрен алып ерткалавын, бер иске генә чапан кигән мулланың тегене кыйнарга төртеп күрсәтеп торуы һәм дә ерактанрак кайсы себерке, кайсы агач күтәреп әдипне кыйнарга килүләрен тасвир кылынган рәсемне иң соң күрде. Бу рәсемгә карап, Җәгъфәр әфәнде ни әйтергә дә белмәде, йөзе ут кебек кызарды. Бу рәсемдәге кабахәтлек өчен руслардан оялды. Хәтта рәссамны да гаепләмәкче булды. Ләкин бу эш чын булганга, гаеп рәсем түгеллеге хәтеренә төшеп, моны ничек тә аңлатырга белмәде. Үзе ни эшлисен белмәсә дә, күңелдән: «Начар халыкмыни соң, ник бу эшне эшләгәннәр?» – дия иде. Руслардан берсе-берсе буңарга бәйләнешле бер-бер сүз ачмасын дип, тиз генә икенче якка чыкты.
Зал тулы халыклар рәсемнәрне карыйлар иде. Рәсемнәр хакында фикер алышалар иде. Әллә никадәресе шул рәсемнәрнең копияләрен алу тиешлелекләрен сөйлиләр иде. Икенчеләре болгар мөхәррирләренең рәсемнәре хакында, аларның төсләре хакында, тәрҗемәи хәлләре хакында сөйлиләр иде. Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты. Анда болгарларның әйберләре куелган иде. Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде. Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй җиһазлары, хатын-кыз зиннәтләре, табак-савытлары – һәммәсе бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны тагы бик озак карап торды. Болар арасында Үзбәк ханга Мисыр хәлифәләреннән җибәрелгән кылыч та бар иде. Монда да бик озак торды. Монда да болгарлар хакында, аларның киемнәре хакында, аларның торулары хакында бик күп сүзләр ишетте. Болар арасында йөргәндә, звонок тавышы ишетелә башлады. Һәм анда да, монда да хезмәткәрләр залга җыелырга вакыт икәнлеген белдереп йөри башладылар. Җәгъфәр әфәнде дә су кеби ага торган халык берлән бергә чыкты. Аны каршы залга, рәис янындагы үзенә хәзерләнгән урындыкка утырттылар. Залдагы халык бик кызу-кызу урынлаша башладылар. Җәгъфәр әфәнде бер якта бик күп ирләр, хатыннардан торган оркестр күрде.
Озак үтмәде, тагы звонок булды һәм яңа гасыр керергә биш кенә минут калганлыгы белдертелде. Халык һәммәсе дә, «Ура!» дип кычкырырга хәзерләнеп, тамакларын рәтләргә тотындылар. Тамак тавышы аз гына безнең унтугызынчы-егерменче гасырда мулла хотбә (нотык) укып бетергәндә бөтен мәсҗедне күтәрә торган тамак кыру тавышы булмаенча калды. Һәммә кешенең, менә йитә, менә йитә, дип, йөрәкләре леп-леп итә башлады. Менә кинәттән оркестр да гөрләп китте. Бөтен залны музыка тавышы алды. Һәммә кеше бу моңны – болгарларның тормышларының ничек икәнлеген күрсәтә торган шаһитны – бик ихлас берлән, һәр тавышыннан әллә нинди уйларга чумып тыңларга тотындылар. Бу көй болгарның яңа көйләреннән егерме беренче гасырда чыккан «Өмет бетте» дигән көй иде. Бу көй шулкадәр тәэсирле иде, нинди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә бик тирән фикерләргә чумдыра иде. Нинди каты йөрәкле кешеләрнең дә күзләреннән яшьләр агыза иде. Җәгъфәр әфәндегә бу алай тәэсир кылмады. Ул хәзер шулкадәр кәефсез, шулкадәр авыр хәлдә иде – һичбер нәрсәгә кайгыра белми иде. Музыка туктады. Бөтен залны «Ура!» тавышлары тутырды. Һәммә яктан «Яшәсен яңа гасыр, яшәсен!» тавышлары ишетелә башлады. Бердән музыка гөрләде. Оркестр баягыдан да гайрәт берлән русларның «Барабыз» дигән уенын уйный башлады. Бу көй шулкадәр кәефле, шулкадәр моны тыңлавы җиңел иде, нинди кайгылы кешенең дә кайгыларын Каф тавы артларына таратырлык иде. Музыка туктады. «Ура!», «Яшәсен!» тавышлары тагы дөньяны күтәрде. Электрик утлары бөтен дөньяны алган иде. Урамнан да «Ура!» тавышлары ишетелә иде. Озак үтмәде, тагы «Яшәсен!» тавышлары күтәрелә иде. Җәгъфәр әфәндене рәис яңа гасыр берлән тәбрик кылып: «Яңы гасыр мөбарәк булсын!» – дигән сүзгә Җәгъфәр әфәнде: «Өмет бетте, сезгә мөбарәк булсын, барыңыз!» – диде. Һәм күзләреннән яшьләр ага башлады. Кешеләр бер-берсе илән күрешә, тәбрик кылыша башладылар.
Бер чирек сәгать үткәннән соң, рәис, кафедрага чыгып, бер кыска гына, яңа гасырның гомумкешелек өчен сәгадәт гасыры булуын теләп, ашка чыгарга үтенде. Һәм Җәгъфәрне алып, зур залның ишеген ачып җибәрде. Тагы музыка гөрелдәде, болгарларның «Агач башы» дигән көе уйнала башлады. «Браво!» лар, «Ура!» лар, «Яшәсен!» нәр берлән тагы бер зал гөрләгәннән соң, һәммәсе урынлы-урынына утырдылар. Җәгъфәр тагы иң түргә утырды. Аш килә башлады. Ашлар арасында вак-төяк сүзләргә башка, арада килә торган болгар ашлары хакында сөйләнә иде. Кайсы – болгар ашы[н] яхшы, кайсылары бик майлы табалар иде. Хәтта кайсылары шул майлы ашларның болгарларның рухларын үтерүгә сәбәп булуын, аларны дорфаландыруын, ашларны ашап йөрүне үзләренә вазифа ясаган муллаларның бигрәк тупас булуларына кадәр барып йитәләр иде. Ни сөйләсәләр, ни кылынсалар да, Җәгъфәр әфәнденең иң авырта торган йиренә тия иде. «Ура, яшәсен, яңа гасыр яшәсен!» – дип, бокаллар күтәрелгәннән соң, рәисе җәмгыять аяк үрә торып сүзгә башлады:
– Бу көнге көн – үткән заманда мисалы күрелмәгән көндер, бу вакытка кадәр нинди зур вакыйгалар булса да, нинди зур бәлаләрдән дөнья котылып калса да, аларның шатлыклары да бу көнге көннең шатлыгына нисбәт кылырлык түгелдер. Үткән егерме беренче гасырның кешелек тарихында нинди әһәмиятле урын тотуы мәгълүмдер. Бу гасырның уйлап табылган әйберләре, бу гасырның ачышлары унтугызынчы-егерменче гасырларны гына түгел, егерме беренче гасырның үзенең халыкларын да хәйрәттә (хәйран калу) калдырмыштыр. Безне чолгап алган нәрсәләр, күземез күргән нәрсәләр – һәммәсе егерме беренче гасырда ачылган яисә егерме беренче гасырда җитештерелгәндер. Егерменче гасырда дәвалау мөмкин түгел дип фараз кылынган авырулар, егерменче гасырда иң куркынычлы дошман саналган микроблар, егерменче гасырда уйлый алмаган фикерләр – һәммәсе егерме беренче гасырда мәйданга чыкмыштыр. Минем мәкъсудым – бу гасырның ачышларын санау түгел. Фәкатъ яңа гасырга керер өчен бер кереш кенәдер, бу гасырда бөтен кешелек дөньясында үзгәрүләр булдыгы кеби, без русларда да бик күп үзгәрешләр булмыштыр, руслар тагы үзләрен галәмгә таныттылар. Руслар үзләренең саф күңеллекләре берлән обломовлык тиеш берлән кирәк төсле түгеллеген исбат иттеләр. Эшләгән эшләре берлән бөтен дөньяны хәйрәткә калдырдылар. Гыйлемнәр, фәннәр, сәнәгатьтә, матур сәнгатьтә руслар бик күп хезмәт иттеләр. Һәр фәндә рус галимнәренең исемнәре фәннәрне бизәкли башладылар. Кешелек тормышы турындагы фәннәрдә русларның әһәмиятләре бик зурдыр. Аларның иткән хезмәтләре дә бик бөектер. Бу гасырда һәммә халыкта төрле үзгәрешләр булдыгы кебек, безнең күршеләремез, дөрестен әйтсәк, безнең мөгаллимнәремез болгарлардагы бәхетсез үзгәреш Бер халыкта булмады. Бу халык нинди иң мөһим эшләрендә йөргәннән соң, кешелек тарихында бик зур вакыйгаларга сәбәп булганнан соң, янып беткән шәм кебек эределәр дә беттеләр. Уникенче-унөченче гасырларда болар, русларга караганда бик зур милләт һәм бик тәрәккый иткән халык булдыклары кеби, Азиядан килгән татарларга кушылганнан соң, безнең хаким милләтебез дә булганнар иде. Бара-тора бездәге бердәмлек, алардагы тарткалашу дөньяның китешен үзгәртте. Без акыртынлап аларга каршылык кыла башладык. Бара-тора аларга өстен чыгучы, җиңүче дә була башладык. Ахырында, уналтынчы гасырда, бөтенләй өстен булып, алар буйсынучы милләт арасына керделәр. Болар шул вакыттан бирле тәмам биш гасыр ярым безнең кул астында тордылар. Табигатьләрендәге сабырлыктан болар, бик тиз безнең гаделлекле идарәмезгә ияләшеп китеп, һичбер вакытта бәйсезлекләрен кайтару фикеренә килмәделәр. Болар төрки нәселенә караган бер халык иделәр. Боларның телләре дә төрек телләренең бер төрлесе иде. Болар, тугызынчы яисә сигезенче гасырда ук исламият кабул итеп, мөселман булганнар иде. Шуның өчен безнең берлән аларның араларында дин башкалыгы күп вакытта үзенең тәэсирен белдерә иде. Алай булса да ике якның да инсафы аркасындамы, әллә замананың тәэсире аркасындамы, боларның гомуми тормышларына бу дин башкалыгы тәэсир итмәгәндер. Фәкать болгарларның хосусый үзләренә караганда, бик күп зарар иткәндер. Болар безнең берлә диннәре башка булу җәһәтеннән актыккы гасырларына кадәр балаларын безнең мәктәпләремездә укытуга шикләнәләр иде. Шуның өчен һәрвакытта безнең мәктәпләремездә болгарлар бик санаулы гына булмыштыр. Болгарларның үзләренең китешләре бу заманага яраклы түгел иде. Шуның өчен аларга нигезләрен төзәтер өчен, искергән өйләрен сипләр өчен, яңа мәгариф алырга кирәк иде. Аны алуның иң җиңеле безнең аша булса да, алар безгә үзләренең ышанмаулары хакында файда итә алмадылар. Шуның өчен, аларны төзәтер өчен йә үзләренең мәктәпләрен яңарту кирәк иде, йә безнең мәктәпләргә керү кирәк иде. Болар берсен дә эшләмәделәр. Шуның өчен черегән өй черегәннән-чери башлады. Ниһаять, җимерелде. Бу көнге көндә бөтен Русиядә Җәгъфәр әфәнде, аның хатыны Сөембикә ханымга башка бер болгар да калмагандыр. Боларның үзләренең тормышлары, үзләренең культуралары булганга, үзләре бетсәләр дә, безгә бик күп әсәрләр калдырдылар. Боларның бөтен авылларында, шәһәрләрендә булган исәпсез-хисапсыз мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәсҗедләре – боларның иң зур ядкярләредер. Болар үзләре бик сәләтле, үткен һәм тере халыклар иде. Болар табигатьне сөя торган, матур сәнгатьтән ләззәт ала торган, әхлак кагыйдәләрен бик хөрмәт итә торган, һәммә кешеләр берлә дустланырга бик ярата торган, кунак сыйлар өчен яратылган кебек, бик күп матур әхлакка ия бер кавем иде. Боларның табигатьләрендә сәүдәгә омтылыш һәм дә сәүдәгә осталык булганга, болар бик күп вакыт дөньяның иң сәүдәгәр халкы булган яһүдиләр берлән көндәш була алганнар. Ләкин боларда булган җилбәзәклекме дим, әллә өсттән уйлаумы, болардан акыртын-акыртын гына дәүләтләрен ала башлаган. Болар, унтугызынчы гасырның актыккы яртысында фәкыйрьләнә башлап, бу көнге көндә шул фәкыйрьлек аркасында бөтенләй бетмешләрдер. Боларның соң заманнарында араларында әхлак бозыклыгы бик таралмыштыр. Болар үзләре бик диндар күренсәләр дә һәм һәрвакыт үзләрен «ислам саклаучылары» дип йөрсәләр дә, болар арасында исламның хакыйкатен аңлаган кеше бик аз булганга, боларның мөселманлыклары бәвелдән соң юыну, корыту, намаз укуда гына калгандыр. Исламның әхлакый, мәгыйшәти мәсьәләләрен голямалары кайсысын ялгыш аңлатып, кайсысын бөтенләй исламияттән чыгарып, игътибардан төшергәннәрдер. Боларда хатын-кызга тәрбия бирү булмаганга, әүвәл хатыннарны качырып тоткан вакытларда әхлакларын югалтмасалар да, замана үтә-үтә ул пәрдәләр ертылганга, пәрдә астыннан, чылбырдан котылган этләр кебек, болгар хатыннары килеп чыкмышлардыр. Һәм дә, әбиләренең файдалана алмаган хөрриятләреннән берьюлы файдаланмакчы булып, әхлаксызлыкка салынмышлардыр. Унтугызынчы, егерменче, егерме беренче гасырда боларның хатыннары фахеш галәмнәрендә бик зур роль уйнамышлардыр. […] Һәм, икенче яктан, мәгариф тәрәккый иткән саен, галим кешегә тору никадәр җиңел булса, надан кешегә шулкадәр авыр буладыр. Бу авырлыкны болгарлар да күтәрмешләрдер. Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрмешләрдер. Шул сәбәптән фәкыйрьлек аркасында кими-кими һәм дә Алла тарафыннан җибәрелгән бәла – авыру аркасында, дөрестен әйтсәк, наданлыклары аркасында, үзләренең һәлакәтләренә үзләре сәбәп булмышлардыр. Болар һәммә эшне эшләргә яратсалар да, боларда нык тору булмаганга, күп эшләр сүз берлән генә калмыштыр. Шуның өчен болгар тарихы сүз берлән тулыдыр. Болар һәр мәсьәләне әллә ничәшәр фикерләгәннәр, әллә ничәшәр тикшергәннәр. Ләкин һичберсен дә эшләмәгәннәр. Бунларның тагы бер табигатьләре бар. Болар бик һавалы булганнар. Шуның өчен үзләрен бик зур күреп, сөйләгән кешенең сүзенә бер дә илтифат кылмаганнар һәм аларның киңәшләренә дә карамаганнар. Һәммә нәрсәне «үзем беләм» дәгъвасында булганнар. Боларның тарихлары һичбер халыкның тарихына охшамый. Боларда фән, мәгариф ызгышларына тиречеләр катышканнар. Дин мәсьәләләренә эшчеләр катышканнар. Мәдрәсә-мәктәп эшләрен укымаган, яза белмәгән кешеләр йөрткәннәр. Кыскасы, боларда кем нинди эшне белмәде – ул шул эшнең башчысы булган. Шул сәбәптән боларга алга китәргә мөмкин булмаган. Боларның камил музыкалары, яхшы гына тәрәккый иткән әдәбиятлары калмыштыр. «Болар кешелеккә ни файда итте?» сөаленә мин җавап бирә алмыйм. Әгәр боларның тынычлык сөю сәбәпле, дөньяда әллә нинди фетнәләр чыгуына сәбәп булмауларын файдага санамасак, боларның иткән хезмәтләре юктыр. Фәнгә хезмәтләре юк. Чөнки болар фәнне белмәделәр. Һөнәргә, сәнәгатькә тагы юк иде. Кешелек турындагы фәннәргә – тагы юк. Шуның өчен боларның исемнәре дөньяда үзләренең музыкалары берлән генә сакланмаса сакланмаячактыр. Боларның хәлләренә караганда без, руслар, тагы шатланамыз. Чөнки безнең дә болар хәлендә булуымыз, бу көнге көннәрне яисә иртәрәк, яисә соңрак күрүемез, дөнья берлән бөтенләй күрешүемез ихтимал иде. Ләкин ул көн хәзер үтте. Үземезнең гайрәтемез, тырышлыгымыз аркасында ул авыр эштән котылдык. Моның соңында руслар яшәячәкләр, яшәсен руслар!
Бөтен залдан «Яшәсен!» сүзләре ишетелде дә, рәис туктады. Бөтен зал «Яшәсен!» тавышы берлән тулды. Бу сүзләрдән соң һәммә кеше Җәгъфәр әфәнденең каршы берәр сүз сөйләвен көтәләр иде. Өметләре бушка китмәде. Чыннан да, Җәгъфәр әфәнде торды. Мәҗлес рәисенең сүзләре берлән бөтен каннары уйнагангамы, әллә болгарларның шул җәмгыятьләрдә сүзләр сөйләвенең актыгы буласы хәтеренә килгәнгәме, әллә тыңлый торган халыкка бу никадәр яхшы сөйләсә дә, начар сөйләсә дә – бер булуын белеп, аларның максатлары минем сүземнән файда алу булмаенча, актыккы болгарның сүзен дә ишетү генә кебек уйлар хәтеренә килгәнгәме, йөзенә көчләнү әсәре чыккан иде. Ул һәрвакыт үзенең әсәрләрендә болгарны яхшы итеп күрсәттеге кебек, аларның начарлыкларыны да мөмкин кадәр азайтып-фәлән итеп күрсәтергә тырыша иде. Бусында актыккы сүзләр булганга, тагы болгарларны матуррак күрсәтмәкче иде. Ләкин матур күрсәтергә теләгән саен, күз алдына болгарларның начарлыклары күренә бара, ямьсез яклары юри кылынган кебек хәтеренә килә бара иде. Шулай булса да, озак басып торырга ярамаганнан, Җәгъфәр әфәнде сүзгә башлады:
О проекте
О подписке