– Хөрмәтле укучылар, укытучы иптәшләр һәм залда утырган мәктәп хезмәткәрләре, – дип дәште ул залга, аның тавышы калтырый иде, – Совинформбюроның соңгы мәгълүматын сезгә җиткерүем белән мин бик бәхетле. Кичә, 16 апрельдә, Советлар Союзы маршаллары Жуков һәм Рокоссовский командалык иткән Беренче һәм Икенче Белорус фронтлары гаскәрләре һәм Советлар Союзы маршалы Конев командалык иткән Беренче Украина фронты гаскәрләре Берлин операциясен башладылар…
Шул урында директорның тавышы калтыранып алды, һәм зал алкышларга күмелде. Күпмегә кадәр кул чапкан булыр идек, бәлки, таңгача, әмма директорның сул кулы яңадан күтәрелде (хәер, аның кулы шул берәү генә иде, кырык өченче елда ул, госпитальдән кайтып төшеп, әнә шул сыңар кулына мәктәпне кабул итеп алган иде). Директор дәвам итте:
– Дошманның Одер һәм Нейсе елгаларының көнбатыш ярындагы ныклы оборона ныгытмаларын җимереп, безнең гаскәрләр көчле хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Сугышның җиңүле рәвештә бетәчәгенә санаулы гына көннәр калды, туганкайлар…
Аның тавышы тагын калтыранды һәм ул ашыгыч рәвештә кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды. Әмма үзен тиз кулга алды. Безнең учлар алкышлардан ут булып кызган иде инде, кул тагын күтәрелде:
– Ә хәзер район мәгариф бүлегеннән алынган телефонограмманы укырга рөхсәт итегез…
Адәм баласы берьюлы килгән ул кадәр шатлыкка ничек чыдыйдыр, ләкин без чыдадык. Берсекөннән язгы каникул башлана! Шатлыкның чиге-чамасы булмады. Тик вакыт-вакыт Мөхәммәтхан искә төшеп кенә йөрәк киселгәләп, бәгырь өзгәләнеп ала иде.
Унынчы «Б» концертының хорында Мөхәммәтхан күренмәде. Җыр-скетчлар гел сугыш турында булды, Ганслардан, фрицлардан туйганчы көлдек, фашистларга кечкенә сәхнәдән нәләт, нәфрәт яуды. Арада ике кыз башкарган җыр аеруча ошады. Фашист солдатына дәшеп, алар җырны авылча, халыкча тәмамладылар:
Бабаң утырмага килсен,
Әбиеңә сәлам әйт.
Үкчәңне күтәр, хәшәрәт,
Юк итәрбез, кабахәт.
Тралә-лә-ләм,
Тралә-лә-ләм,
Үкчәңне күтәр, хәшәрәт,
Юк итәрбез, кабахәт.
Бу җырның моңарчы ишетелгәне юк иде, ахрысы, унынчы «Б» кызлары моны классташлары Мөхәммәтханның әтисен үтерүләренә ачынып, нәфрәтләнеп үзләре чыгарган иде – бу җырны тыңлаганда йөзләр җитдиләнде, сулышлар кысылды. Мөхәммәтхан үзе сәхнәдә күренмәде. Җырдан соң декламацияләр, ничәмә-ничә төрле биюләр булды, вакыт буенча концерт инде бетәргә тиеш иде, һәм алып баручы шунда гына ялгыз җыр белән Мөхәммәтхан чыгачагын әйтте. Зал бер мәлгә тын калды. Өченчекөн генә әтисенең үлгән хәбәре килгән Мөхәммәтхан ни дип, ничек җырлар икән? Өч ел буе аның бер генә мәртәбә дә сәхнәгә ялгыз чыкканы юк иде.
Башта сәхнәгә, үзенең тальянын күтәреп, урындык тотып, тугызынчы «А»дан Яңа Мичән малае Ярхәметдин чыгып утырды. Бераз гына көттереп, кыска аяклары белән уңайсыз эре атлап, Мөхәммәтхан да чыгып басты; Ярхәметдингә карап алды да алга табарак атлады, бер аягын алгарак шудырып, сәхнәнең ныклыгын тикшереп карагандай итте, кулларын артка салды, түшәмгәрәк, залның артына таба караш юнәлтте. Залда булган бөтен бала, бөтен укытучы аның кара кайгысы турында беләләр, ишеткәннәр иде, шуңа күрә берәүләр башларын аска иде, икенчеләре читкә борылдылар – кыскасы, Мөхәммәтханның күзенә туры карап утырырга берәү дә җөрьәт итмәде. Хәер, Мөхәммәтхан да залга карамый, әйткәнемчә, зал артына түшәмгә табарак карый иде. Берничә авыр секунд узды. Шул берничә авыр секунд эчендә, ахрысы, һәркем баш ватты: ник болай? Нигә бу малайның әтисен үтергәннәр? Ни хаклары бар? Сугыш бетә бит! Мин ышанып әйтә алам: әгәр шул көнне газетада, мәсәлән, «Берлин өчен сугышларда күп солдатлар батырларча һәлак булдылар» дип язылган булса, моны, сугыш вакытының гадәти бер трагедиясе дип, һәркем үзенчә кабул итәр һәм бер авыр сулау белән бу хәбәрне сеңдерер, уздырыр иде. Әмма бит монда конкрет шәхес –Мөхәммәтханның әтисен үтергәннәр! Моңа фашистлар гаепле, анысы факт, ләкин тагын кем дә булса безнең арадан берсе гаепле түгелме? Аның әтисен коткарыр өчен барысын да эшләп бетердекме? Бетердекме?
Авыр уйларны тальян бүлдерде. Ярхәметдин аккорд бирә икән, һәм залда моңарчы беркем дә ишетмәгән, тоймаган йөрәк өзгеч көй-моң таралды. Башта озын гына аккорд белән ул моңны сипкелле, тулы яңаклы, математик башлы, мәктәпнең шахмат чемпионы сүзсез Ярхәметдин таратты. Бөтендөнья халкының – оккупация астында җыкланган тугандаш украин, белорус, молдаван, Литва, Кырым, Латвия халыкларының ачы хәсрәте, фашистлар коллыгында газап чиккән поляк, французларның канлы яшьләре, балаларын сугышка озаткан аналарның тирән сагышы, бөтендөнья ятимнәренең сыктау авазлары шушы тәбәнәк буйлы, классташлары арасында тарихны бик яхшы белгән бер кыз тарафыннан «Пипин Короткий» (Каролинглар династиясенең беренче короле) дигән кушамат алган Яңа Мичән малае Ярхәметдиннең кып-кыска дүрт бармагына җыелган да беткән, имеш.
Ләкин Ярхәметдин алай зурлап уйлап тормый иде булса кирәк, ул, тәгәрәтеп-тәгәрәтеп, уйналачак көйнең төп казыкларын утыртып, шулар тирәсеннән берәр кат әйләнеп чыкты да, вак соры күзләрен җелтерәтеп, Мөхәммәтханга карады. Тегесе исә аның карашын сул колагы, сул яңак сөяге белән генә элеп алды да алга таба атлаган сыман бер хәрәкәт ясады һәм, аксыл-саргылт кашларын күтәрә төшеп, авызын ачты. Ачты… һәм моңарчы бу залда беркем дә ишетмәгән бер көйнең, бер моңның ниндидер бер урынын тотып алды да, җырның сүзен әйткәнче, тамак белән, дөресрәге, йөрәк белән гөлдер-гөлдер китереп, чирек секундлык кереш ясады һәм, карашын бөтенләй түшәмгә юнәлдереп, залга дулкын-дулкын итеп моң салды. Җырның сүзләрен ул үзенчә тетеп-тетеп куя, ул кисәкләрне тоташ моң белән, көй белән төрә дә аннары гына безнең арага тарата иде бугай, кыскасы, сәхнәдә Мөхәммәтхан түгел, ә сугыш хәс-рәтен үзенә туплаган анабыз Җир, шулай тәбәнәк аяклы бер егет-малай сурәтенә кереп, кисәк-кисәк, көшел-көшел итеп хәсрәтен бушата иде, һәм Мөхәммәтхан, саргылт куе кашларын җыера-җыера, чын йөрәктән бик озын, бик озын бер көйгә җырлады:
Ән-кәй-ем мин-не тапкачтын…
(шул арада Ярхәметдин әллә нинди әйләнешләр-чолганыш-лар ясап ала, әйтерсең секунд эчендә Берлин – Сөхерешфәхер якларыннан үзенең Яңа Мичәненә әйләнеп кайта иде)
Ак би-ләүгә би-ләг-гән шул,
Ак би-ләүгә би-ләг-гәннн…
Кемдер, авыр сулап, башын аска ия, аһ, ул безнең барыбыз да гашыйк булган алгебра укытучысы, озын-озын ике кара толымлы гүзәл кыз Гыйффәт апа икән. Әмма Мөхәммәтхан залны ишетми, ул инде икенче, сихри дөньяда иде.
Җырның икенче яртысын, Ярхәметдиннең тәгәрәвек аккомпанементыннан соң, ул тирән сулыш белән алып китте, һәм шуңа күрә кайбер иҗекнең алдына ул «һы», «һа» кисәкчәләре кушып җибәрә башлады. Аның гәүдәсе бераз гына чайкала, ияге чак кына калтырый иде булса кирәк:
Һа-ак би-ләү-ләр-гә би-ләг-гән,
Бәх-те бул-сын дим-мәг-гән…
Мөхәммәтхан икенче җырын башлаганда, залда күзе яшьләнмәгән бер генә кеше дә булмагандыр дип уйлыйм. Икенче җырны башлар алдыннан, Ярхәметдин дә әллә нинди еракларга, тыкрыкларга кереп бетте. Мөхәммәтхан исә элеккечә җырлый бирде:
Һап-пак ид-дем, кар күк идем,
Сус-сыз җирдә ләй кар-ралд-дым шул.
Сус-сыз җир-дәй кар-ралд-дым.
Моңл-лый бал-лай түг-гел ид-дем,
Хәс-серәт бел-лән моңланд-дым…
Ярхәметдин, сипкелле яңагын тальянга терәп, хыял дөньясына чумды, әллә кайларга алып китеп уратып бетерде, Мөхәммәтхан исә, гәүдәсен салмак кына чайкалдырып, тизлеген акрынайтып, җырның соңгы юлларын кабатлады:
Моңл-лый бал-ла түг-гел ид-дем,
Хәс-серәт бел-лән моңланд-дым…
Күпмедер вакыт аңышмыйча, кул чабарга да онытып тордык. Мөхәммәтхан, кыска, юаш, саргылт чәчле башын халыкка кырт кына иеп, сәхнәдән инде кереп тә киткән иде. Ярхәметдин әле көйне түгәрәкләп җиренә җиткерергә, нокта куярга азаплана иде. Күпмедер вакыт узгач, ниһаять, кул чаба башладык. Ул арада стеналарга эленгән керосин лампаларының филтәләрен күтәрә төштеләр, зал яктырып китте, концерт тәмам икән.
Ул концерттан аерылып тулай торакка кайтканны ачык хәтерлим. Башка вакытларда, концерттан чыккач, тулай торакка кадәрге араны уйнап-көлеп, ду-чат килеп, шаярышып кайта идек. Ул көнне алай булмады. Чыктык, чокырлы-чакырлы, баткак карлы юлдан тулай торакка таба атладык. Безнең тулай тораклар Казанка елгасының буена урнашкан иде, ә ул тирәдә Казанканың башланган урыны, урман эче, ул тирәдә Казанкага урман эченнән вак-төяк бик күп елгачыклар кушыла. Баксаң, без концертка әзерләнеп йөргән арада ул елгачыклар бөтенесе дә юл алган, һәрберсе, чурлап аваз салып, Казанка елгасының мәһабәт салмак шавына кушылганнар иде.
Дөньяны җылы яз баскан, караңгы төн көпшәкләнгән, куәтсезләнеп калган, озакка сузылган кыш мең, миллион чурлау авазы белән тарала, бетә, юкка чыга. Табигать, адәм балаларына яхшылык эшләгәненә куанган кебек, безнең ябагалы тай муеныдай йон баскан битләребезгә җылы, ягымлы җил булып килеп бәрелә, атлаган саен, аяк баскан саен, җанга җир якыная, өметләр тулылана иде – мондый төн бер генә булыр!
Без инде тулай торакка якынлаша идек – тулай торак ике елга кушылдыгы өстендәге калкулыкта, биек нарат урманы итәгендә урнашкан, шунда җилсез-нисез йомшак бер төндә без нарат урманының шавын ишеттек. Шул шауны эзләп, соңыннан, ун, егерме, утыз ел үткәч, мин бик күп урманнарга кердем, Себер тайгаларында, Һиндстанда, Сәрәндиб атавының джунглиларында йөрдем, ләкин ул шауны бер генә җирдә дә, башкача беркайда да ишетә алмадым.
Нарат урманы шаулый иде! Наратлар төбенә басып, шыксыз тулай торакка керәсе килмичә, без озак тордык, Мөхәммәтхан безнең янга килмәде, читтәрәк йөренгәләп торды. Безнең беркайчан да шул вакыттагыча сүзсез, телсез калганыбыз юк иде – ул төнне калдык! Ә наратлар шаулады, җил юк иде, әмма наратлар шаулады. Бу шаудан без бер мәгънә тотып алгандай, аңлагандай булдык: Җир шары күкрәк киереп бер сулыш алырга әзерләнә, күпмедер вакытка булыр, әмма Җир шары үзенең күкрәгенә снарядлар, бомбалар төшертмичә туктап ял итәргә әзерләнә; военкомат, почта бүлекләре «батырларча үлде» дигән авыр хәбәрне кабул итүдән, таратудан туктап торалар; караңгы төндә постта торган солдаттан башка барлык, барлык кешеләргә тәмле төшләр күрә-күрә тынычлап йокларга мөмкинлек бирелә; йоклагыз, кешеләр, ял итегез, ә без, наратлар, сезгә бөтен халыклар өчен уртак телдә бишек җыры җырлыйбыз, йоклагыз, йоклагыз… Шифалы бу җил, ахрысы, көнбатыштан, хәлиткеч сугышлар барган, соңгы каннар коелган яктан исә иде…
1976
О проекте
О подписке