Рус-татар бүлегендә (РТО) лекцияләр укыйм. Атнага ике пар. Группада гел кызлар гына. РТОга малайлар бик сирәк керә. Минем гомердә – мин белгәне – өч кенә малай узды аннан: берсе – Гариф Ахунов малае Рәшит, калган икесе – минем бертуган абыем малайлары: Рөстәм һәм Расим.
Ә бу группада бер егет тә юк. Күпчелеге – шәһәр яки район үзәге кызлары. Бик яхшы киенәләр: Европаның үзе инде! Тәнәфес вакытында коридор башына җыелып сигарет тартучылар да бар. Мин дә алар алдында үземне мескен татар галиме итеп түгел, дөнья күргән тәҗрибәле доцент итеп күрсәтергә телим, җае килгәндә, «менә мин Парижда булганда» яки «менә без Коломбода Цейлон язучылары белән әңгәмә алып барганда» «фәлән-төгән» дип, чөйләр кыстыргалыйм, сизәм: эффект шәп. Кыланырга миңа беркемнән дә өйрәнәсе түгел, мин аңа үзем теләсә кемне өйрәтә алам әле. Мисалларым бар: Латвиянең хәрби диңгез базасы Лиепая шәһәрендә матрослардан торган ике-өч футбол командасы бар иде, алар еш кына, хәрбиләр стадионында очрашып, туп тибәләр иде. Менә шунда бер команданың һөҗүмчесе (Мәскәү малае) турында әйтәләр иде: трибуналарда гел солдат, матрос кына утырганда, бу һөҗүмче бик пассив уйный һәм команда гел оттыра икән. Инде дә килеп трибунада хатын-кыз кавеме утырса – моның уйнавына беркем түзә алмый, теләсә нинди команданы болар 5:0 исәбеннән оталар икән. Ул матросны мин күреп белә идем.
Тагын бер мисал. Амур флотилиясендә кыска сроклы хезмәтем вакытында безгә театр һәм кино артисты – мәшһүр Евгений Самойлов килде. Мин аның белән очрашуга ике тапкыр бардым. Солдат, матрос, офицер тулы клубта ул бер төрле сөйләде, ә икенче көнне ярты зал хатын-кыздан торган клубта бөтенләй башка – ялкынлы, дәртле Самойлов иде.
Боларны гына беләбез. Французлар юкка гына әйтмәгәннәр: алтынны ут белән сыныйлар, хатын-кызны – алтын белән, ирләрне – хатын-кыз белән.
Ләкин группадагы бер кыз минем лекцияне тыңламый гына бит. Тыңламый гына түгел, көзгесен, помадасын, щёткаларын, бәләкәй кайчысын чыгарып, сумкасына көзге терәтеп, сиксән минут буе бизәнә бу. Чибәр, каһәр. Сизәм: бу кызның миннән «замечание» аласы килә. Бер тәнәфестә коридор башында, миңа эндәшеп, сигарет та сораганы бар моның. Бирдем, ул вакытта тарта идем, яраткан маркаларым – «Опал» һәм «Трезор». Моны, бу «жест»ны, мин бик нормаль кабул иттем, чөнки лекцияләремнең берсендә ычкындырган идем: Кушма Штатларда студент белән профессор арасында барьер юк. Аларда һәркем – шәхес. Аларда студент кыз коридорда профессорыннан сигарет сорап ала икән, бу – гадәти күренеш.
Мин моны юри сөйләдем, чөнки үзебезнең татар бүлегендә кафедра утырышларында шундый сүзләр булгалый иде: фәлән студентка, туалетка кереп, тәмәке тарта икән, аны университеттан куарга кирәк…
Мин андый түгел, кыз бала тәмәке тарта икән – тартсын, аның бит җәмгыятькә бернинди зыяны юк, кеше таламый, кеше үтерми бит ул. Аны кызганырга кирәк, бичара, бәхетсез бит ул: егетләр аны үпкәндә, авызыннан янган черек гөмбә исе килә бит аның! Табигате югыйсә аның авызына, битенә җир җиләге исе биргән. Ә ул шуның кадерен белми, бәхетсез ул…
Хуш, әлеге кыз бер ай бизәнә минем лекциядә, икенче ае китте, ә мин һөҗүм итмим. Вузларда эшләүче яшь ирләр, егетләр, белегез: аудиториядә студентларга (бигрәк тә студенткага) кисәтү ясау сезнең дәрәҗәгезне төшерәчәк кенә. Минем яшь галимнәргә үгет-нәсыйхәт бирергә хакым бар дип уйлыйм. Тәҗрибәм җитәрлек. Аудиториягә лекция укырга кергән галим кафедра алдына басып гыйлем бирергә генә тиеш. Сиксән минут буе студентның ми аппаратына гыйлем тутырырга тиеш ул. Һәр студентның күз карашын үз күзләрендә тотарга тиеш. Шуңа күрә университет аудиториясендә урындыкка утырып дәрес биргән укытучыларны мин гомер буе аңлый алмадым: ничек инде ул утырып укытырга? Ничек инде ул, «Гөлсинә, нишләп син кичә минем лекциямә килмәдең?» дип мөрәҗәгать итеп, университетны утыз йортлы бер авылның җиде балалы башлангыч мәктәбе дәрәҗәсенә төшерергә?
Хәер, теге кызый бит әле. Моны нишләтергә? Бу бит ике ай буе мине мыскыл итә. Мин, үземне вакламыйча гына, узып барышлый гына күчәр башын бәрдереп, бу зифа каенның кайрысын сыдырып узарга тиеш. Ләкин ничек?
Өченче ай киткәндә, бер лекциядә кинәт кенә карар кабул иттем. Лекция текстының эченә төреп, бер җөмлә бәрергә! Табиблар даруның шундыен бирәләр бит балаларга: тышы тәмле, ә эчендә яман бер төш. Һәм мин, аудиторияне мыскыл итеп, кисточка белән керфеген майлап утырган бу кызга туры карап, лекциямне болай сөйләдем: «Для творчества прозаика Галимджана Ибрагимова в те годы было характерно увлечение идеями руссоизма, то есть воспевание красоты природы, – девушка, если вы считаете себя самой красивой в группе, то глубоко ошибаетесь, – воспевание культа романтической, божественной любви…»
Уф-ф… Кызыем үлде. Бетте. Кисточкаларын җыйды, дәфтәрен ачты һәм нидер яза башлады.
Шул көннән соң мин аның өстәлендә помада да, көзге дә күрмәдем. Кышкы сессиядә исә ул имтиханын «биш»легә тапшырды.
Мин студентлар алдында лекция сөйлим. Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов әсәрләренә анализ ясаганда, искелекне, борынгы гореф-гадәтләрне, җен-пәри, аждаһаларга ышануны тәнкыйть итәм, ләкин үзем гел җеннәр чолганышында яшим. Бу менә болай: мин университетка эшкә барам, трамвайга кереп утырам. Алдагы тукталышта мин утырган вагонга ун-унбиш кеше керә, шулар арасында җитмеш-сиксән яшьлек бер карчык була. Әнә шул карчык, һичшиксез, минем янга килеп баса. Кысыла-кысыла килә. Әллә никадәр яшь-җилбәзәк утырып бара югыйсә, ә бу нәкъ менә минем урындыкка килеп тотына. Бу, – әлбәттә, җен эше. Бу һәр көнне шулай булганлыктан, трамвай тукталышында берәр карт, карчыкны күрсәм уйлап куям:
– И иптәшкәем, син инде минеке…
Лекцияләрем бетә, «Ленин бакчасы» дигән тукталышка чыгып басам. Трамвай яки троллейбус көтәбез. Көтүчеләр арасында бер исерек бар. Мыркылдый, сүгенә, кемгәдер бәйләнәсе килә. Бу – шулай ук минеке. Һичшиксез, мин утырган вагонга керәчәк ул. Һичшиксез, минем янга килеп басачак ул, һичшиксез, минем белән сөйләшергә, бәйләнергә омтылачак бу. Әнә шуны алдан белгәнлектән, мин кайвакыт аның янына үзем киләм һәм үзем сүз башлыйм, чөнки ул барыбер минеке инде.
Яз килә, мин өстәлем янында көннәр буе утырам: лекцияләргә дә әзерләнәм, аз-маз әдәби әсәрләр дә язгалыйм. Безнең йорт алты подъездлы, урам ягында йорт буйлап матур аллея сузылган. Ул аллеяда, асфальт кибүгә, балалар «сызык» уйный башлый, ләкин алар бары тик минем тәрәзә турысында гына уйныйлар. Яз буе, җәй буе шулай. Каршыбызда гына кибет бар, анда кереп-чыгып йөрүчеләр, кара-каршы очрашканда, сөйләшеп тору өчен, нәкъ минем тәрәзә астына киләләр. Сәгатьләр буе сөйләшеп торалар. Мин кайвакытта урамга чыгып карыйм: йөз метрдан да артыкка сузылган йортыбызның бары тик бер генә урынында, минем тәрәзә турысында гына, хатын-кыз сөйләшеп тора, бала уйната. Әле алай гына да түгел. Урамда көтүе белән хуҗасыз этләр йөри. Төннәрен форточка аша ишетеп ятам: алар сөрлегешеп чабалар, каядыр китеп баралар. Ләкин мин көтеп ятам: бераз чабышып каннарын кыздырып алгач, болар, һичшиксез, минем тәрәзә янына җыелачаклар. Котчыккыч гауга куптарачаклар, мине йоклатмаячаклар. Кайвакытта аллеядагы куаклар арасында ике мәче, куркыныч мыраулап, йә мәхәббәт, йә нәфрәт хисләре белән уртаклашалар. Мин, йоклый алмыйча, урамга чыгам. Бөтен подъездлар тыныч, теге оятсызлар нәкъ менә минем тәрәзә астында. Болар, – әлбәттә, җен эше. Ул җен гел мине тәрәзә астында саклап яши. Хәер, минем бүлмәмдә дә берсе яши аның. Җәйге ял вакытында мин, гадәттә, әдәби әсәр язам. Бүлмәмнең ишеген ябып, сәгатьләр буе берүзем утырам. Язам, арыйм. Ике, өч, дүрт сәгать язам, берәү дә борчымый, керми. Шунда бик нык арыганымны сылтау итеп, дәва булсын дип, бер рюмка гына хәмер эчмәкче булам. Яшереп куйган җирдән шешәне алам (балалар күрергә тиеш түгел), бик шыпырт кына рюмкага салам… дигәндә генә, дырк итеп, ишек ачыла, һәм мин тотылам. Һәр очракта да тотылам. Югыйсә ярты көн буе ишегем янына килүче дә булмый.
Кешеләр теләсә нәрсә әйтсеннәр, әмма мин җеннәр белән әвәрә килеп яшим.
Университетны – туган йортымны сагынып яшәрлек булгач, ник аннан киттем? Миңа бу сорауны гел биреп торалар. Минем җавап стандарт: яшьләргә юл бирергә кирәк. Ләкин тулы җавап түгел бу. Төп сәбәбе башкачарак.
Менә бервакыт Казанга без еллар буе сүккән Гали ага Акыш килде. Опера театрында моның белән очрашу булачак. Миңа чылтыратып әйтәләр: фәлән-фәлән йортның фәлән бүлмәсендә сезгә билет бар, кереп алыгыз. Киттем, эзләп таптым. Керә-керешкә, бер егет белән очраштым, кул биреп күрештек.
– Нихәл, Фирзәр, – дим, – синең җырлавыңны бик яратам, – дим. Ул да билетка килгән икән. Ләкин билет бирүчеләр аңа никтер «Фирзәр» дип түгел, «Ренат» дип дәшәләр. Фирзәр дигәнем… «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе Ренат Гыйләҗев булып чыкты. Хуш, кып-кызыл булып янып, йорттан чыгып киттем. Театрда урыным – иң өске яруста, Гали аганың мәһабәт борынын чамалап булырлык иде. Очрашуда ыбыр-чыбырлы чыгышлардан туеп кайтып киттем: Гали ага белән иртәгә аерым очрашабыз, «Татарстан – Төркия» җәмгыятен тәкъдир итү мәҗлесендә. Ә ул мәҗлесне, бу оешманың президиум әгъзасы буларак, мин алып барырга тиеш.
Киттем мин икенче көнне Галимнәр йортына «презентация»гә. Кердем йортка, күтәрелдем икенче катка, халык җыелган, күрәм: каршымда Гали ага. Барып күрештем, бик якын итеп күрештем.
– Кичә бик арыттылар сезне, ничек йокладыгыз? – дидем.
Ул бераз гына гаҗәпләнгән сыман булды:
– Рәхмәт, әйбәт йокладым, – диде.
Мәҗлес зур булмаган бер залда, дүртәр кешелек шампанлы, лимонлы, алмалы өстәлләр янында башланып китте. Америка, Төркиядән килгән унлап татар бар иде, калганнары – үзебезнең галимнәр, артистлар. Хуш, мин бит алып баручы инде.
– Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, хөрмәтле кунаклар, – дип тезеп киттем мин. – Бүген безнең шатлыклы көнебез: татар халкының зур галиме, ватанпәрвәр бер улы Гали ага бездә кунакта, – сул як өстәлгә таба кулым белән ишарә ясадым, күп кеше шунда таба борылды. Оешмабызның президенты Фирдүс Фәтхелисламов, йөзенә зур канәгатьлек хисе бөркеп, миңа карап алды, ул бит атна буе телефоннан төшмәде: «Мөхәммәт абый, пожалуйста, мәҗлесне алып баруны өстеңә ал инде», – дип, әллә ничә тапкыр әйтте. Менә хәзер ул бәхетле: бөтен кешедән дә булмый ул андый кереш сүзләр…
Мәҗлес кызды, шампан бөкеләре Синопта Төркия флоты белән Россия флоты бәрелешкәндәгедәй гөп тә гөп килеп атылып тордылар, Шамил Әхмәтҗанов, төрекчә бер җыр җырлап, Төркия кунакларын таң калдырды…
Шунда… шунда… (руслар андый очракта: «Фу ты, ну ты, лапти гнуты», – диләр) шунда залда пышылдау узды, урталай ярып, таза гына бер ир килә иде безнең өстәлгә таба… «Гали ага! Әссәламегаләйкем! Гали ага! Исәнмесез, әйдә, узыгыз» дигән тавышлардан мин гәүдәмнең авырлыгын югалттым. Өстәлебез янына Гали Акышның үзе килеп утырды, ә теге, мин күрешкәне экстрасенс доктор Наил Хәкимов икән.
Мин шактый вакыт шок хәлендә утырдым, чит телләр сүзлегендә «шок»ны француз сүзе дип аңлаталар. Минем версиям бар: «шок» – татар сүзе. «Шаккату» – аптырап, югалып калу – безнекеме? «Шакай» – бернинди эмоциясез карап торган кешегә шулай диләрме? «Шакай сөяге» диләрме сыер-үгезләрнең шоп-шома йомры тез башы сөяген? «Шок» безнеке. Әнә шуңа күрә мин әлеге мизгелдә «шокайган» хәлдә идем.
Хуш, өстәлгә бер кәгазь китерәләр. Минем исемгә. «Мөхәммәт абый, миңа ике минутлык кына сүз бирсәгез иде. Төрек гимназиясенең директоры Айдар Низамов». Ник бирмәскә инде, Айдар? Мин сине гомер буе ихтирам итеп яшим, син акыллы егет. Казан пединститутына синең янга йомыш белән дә килгәнем бар, һәм син минем үтенечемә колак салдың, тыңладың. Хәзер, Рәшит Мостафин гармуннарында уйнап бетерсен дә…
Ул арада Айдар безнең өстәл янына килеп утырды, чөнки безнең өстәлгә беркетелгән бер ханым Америкадан килгән кунак янына күчеп утырган, бездә бер урындык бушаган иде.
Айдар белән сөйләшеп киттек. Мин әйтәм, Рәшит Мостафин уйнап бетерүгә, сиңа сүз бирәм, иркенрәк сөйлә, нигә ике минут кына, дим. Ул биш минутлар чамасы сөйләргә вәгъдә бирә.
Гармун туктауга, мин, пычак сырты белән фужерга суккалап (нәкъ Ә. Еникинең «Төнге тамчылар» әсәрендәге персонаж – Кәли кебек; прототибы – Хәмит Ярми), болай дим:
– Хөрмәтле ханымнар, әфәнделәр! Хәзер сезнең алдыгызда башкалабызның педагогия институты каршындагы төрек гимназиясе директоры Айдар Низамов сүз әйтә.
Һәм, кулым белән ишарәләп, әлеге бөдрә чәчле кара егетне күрсәтәм. Шунда… шунда… Иң арткы өстәл яныннан күтәрелеп, безгә таба бер ир килә. Кара чәчле, каратут йөзле. Бу – Айдар Низамов икән, килде, рәхмәт әйтте, сөйли башлады…
Мәҗлестә минем улым Искәндәр дә бар иде, кайтканда, ул мине гел саклады: бишенче трамвайга утыртты, «Совет мәйданы» дигән тукталышта мине төшерде, үз өебезгә кадәр алып кайтты. Рәхмәт инде аңа. Тик өебезгә кергәч, безне ишек ачып каршы алган хатыныма – улымның әнисенә – мин бераз шикләнеп карадым: «вдруг» бу минем хатын түгел, ә кибет идәнен юучы Маша түти?
Хатип ага Госман докторлык диссертациясен яклады. Мәскәүдәге ВАК (Высшая аттестационная комиссия), гадәттә, диссертацияләрне раслауны ел буена суза. Хатип аганың диссертациясе исә бик тиз расланды. Анекдот чыкты. Имеш, ВАКтагы яһүдләр диссертацияне актарып тормаганнар, тышындагы фамилиягә генә игътибар иткәннәр: «Госман».
– Әһә, бу үзебезнең кеше икән, – дип, бертавыштан диссертацияне раслаганнар.
Әдәбият галиме Тәлгат Галиуллинның «Еллар юлга чакыра» дигән исем белән тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыкты. Т. Галиуллин – республикада иң яшь ректор, докторлыкны якларга йөри. Радиода әдәбият-сәнгать бүлегенең җитәкчесе Рим Кәримов (Тәлгатнең иң якын дусты иде, мәрхүм) телефоннан чылтырата миңа (иллә дә шәп бәрхет тавышлы иде!):
– Карале, Мөхәммәт, бер юньле эш эшлик әле. Тәлгатнең теге монографиясе турында радиотапшыру эшлик әле алдагы якшәмбе өчен.
Мин:
– Анда кемнәр катнаша соң?
Кәримов:
– Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин һәм университет галиме буларак – син. Кереш сүзне үзем әйтәм. Димәк, килештек. Син бераз әзерләнеп тор: «запись» (магнитофон лентасына язу) иртәгә сәгать унбердә була. Фәрваз да нәкъ шул вакытка килә.
О проекте
О подписке