Тик… тик берәүнең дә ярдәме кирәк булмады. Бер генә секундка болыт астыннан ай калыкты. Шул чакта тыкрыктан кулына ак төенчек тоткан, жикет кигән, шәльяулыкка төренгән бер кыз килеп чыкты да, йомылып йөгереп, Хәкимулланың тарантасына килеп ауды. Хәкимулла йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишетте. Сыртына кинәт кенә чыбыркы төшкән ат кисәк алдырып чабып китте. Арыш басуыннан йөгереп килеп чыккан Миңлегали дә чак кына тарантаска эләкте. Колхозның кара-туры нәсел айгыры җир селкетеп арыш арасындагы юлдан Кара Чыршыга таба чапты.
Таң атканда гына Шәяхмәтнең тар ишегалдына килеп керделәр. Атның эче селкенә, борын тишекләре киңәеп, анда кызыл кан тамырлары калыккан иде. Тарантастан төшеп, тузаннарны кагынганда урланган кыз да шәльяулыгын салып какты. Шулвакыт Хәкимулланың күзеннән ниндидер кыршаулар коелган сыман булды. Кызый – Миңлебикә түгел иде…
…Болар нәселләре белән үткен кешеләр исәпләнәләр иде. Заманында якын-тирәнең атларын кырыштырып йөргән Заһри, эшләр чуала башлагач, Ташлытауга күчеп утырды. Ташлытау базары калын була, Заһри шикелле үткен кешегә анда да маклер булып көн итәрлек җай чыга торды. Заһри бик хәтәр юлларда йөрде, әллә ничә тапкыр ГПУ кешеләренең борын төбеннән качты. Берсендә, кышкы кичтә, Заһриның артыннан чыктылар. Егерме чакрым җан-фәрманга чапкач, аның аты арды. Уйлап торырга вакыт юк, җиңел чаналы ГПУ кешеләре арттан җитәләр иде. Заһри, авылга җиткәндә генә, атын кире якка борып, зират капкасына бәйләде дә үзе, койма буена тезләнеп, кычкырып, Коръән укый башлады. Аның тавышы бик көчле иде һәм мондый чын тавыш белән Коръән укып утыручының ат карагы булу мөмкинлеге берәүнең дә башына килмәде.
Заһриның аты турында да әйләнә-тирәдә әкиятләр йөрде. Имеш, куучылар, артыннан җитеп, атына «тпру» дип дәшеп караганнар, ат аның саен элдереп чаба икән. Ахырдан гына белгәннәр: Заһриның аты «тпру» дигәндә чабарга, «на» дигәндә туктарга өйрәтелгән булган. Икенче бервакыт Заһриның артыннан куган яшь милиционер аның атын эләктергән. Имеш, Заһри үзе арыш арасына кереп элдерткән, ә яшь егет аның чабып барган атына менеп утырган. «Тпру» диюгә, ат йомылып чаба башлаган, егет, ни чара кылырга белмичә, шулай әллә ничә чакрым җәһәннәм арбасында барган. Бер таудан төшкәндә, башым бетә дип, үкереп елый башлаган.
– Ай-яй, үлемем шушы икән, – дигән.
Нәкъ шул секундта ат дүрт аягын терәп катып кала, камыты күзенә килә. Монысының да хикмәтен соңыннан беләләр: Заһриның аты «ай-яй» дигәндә туктарга өйрәтелгән икән.
Заһри һәм аның дус-ишләре турында Кара Чыршы тирәсендә коточкыч әкиятләр сөйлиләр иде. Аның туктый торган фатирларыннан берсе шул авылда иде. Имеш, Заһри үзенең дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утырганда, Ташлытау юлыннан милиционер килгәне күренсә, авылның мөәззине манарага менеп азан әйтә икән. Милициядә эшләүче егетләр арасында керәшен егетләре байтак кына – азанның кайчан әйтеләсен алар белми иде. Азан тавышын ишетүгә, Заһриның мөритләреннән берсе тиз генә басу капкасын яба, аннан озак кына торып ат каршына чыга, капканы ача, исәнләшә, сораштыра, ә ул арада Заһридан инде җилләр искән була.
Заһри капкынына эләгеп, волостьның, кантонның күпме начальнигы харап булды. Җае чыккан саен, туры килгән саен, ул аларга якты чырай күрсәтә һәм чиреге белән күмешкә, табагы белән ат ите утыртырга күп сорамый иде. Егерме дүртенче елны Заһри судка да эләкте. Ләкин дәлилләре көчле булды.
– Миндә, – диде ул, – канткомның иң зур ләчәннигеннән башка бөтен кеше кунакта булды…
Судья югалып калды…
Шәкүр карак эләккән елны Заһри, русский гармунын колак янына күтәреп, мехларын өзәрдәй итеп, мәҗлесләрдә җырлады.
Шәк-күр кар-рак зам-манындай
Бик күп атлар урлаган шул,
Төрмә тәр-рәз-зәләрен-нәй
Ут-тырган да-й ел-лаг-ган…
Моның махсус көе дә бар һәм мәҗлестәге агай-эне арасында бу җырдан соң яшь сыккан кеше аз булмый иде. Үз хатынына Заһри каты булды.
– Хатын-кызга, – дип сөйли иде ул, – бервакытта да уч төбеңне күрсәтмә… – Шуны әйткәндә аның куллары йодрыклана иде. Хатынының тормыш вак-төякләре белән борчыганын да ул бер дә яратмады, һәрвакыт өстәл янында мыекларын сыпырып уйланып утыра иде ул. Һәм хатыны берәр сүз әйтеп аның уйларын бүлдергәндә, үткен карашларын аңа чәнчеп:
– Миндә атаң кайгысы, синдә … кайгысы, – дип, әшәке сүз белән кырт кисә иде.
Атҗабар тегермәнчесенең сеңлесе, Заһридан бала табып, яр буена чыгарып күмгән, дип тә сөйлиләр иде. Һәрхәлдә, Атҗабарның яшьләре көзге төннәрдә яр астында яшь бала тавышын ишеткәннәр, дип ышанучы аз түгел иде.
Шулай да Заһри бер тапкыр нык кына эләкте. Эшләр бик начар иде – җиденче август карары буенча хөкем ителсә, ким дигәндә, алты ел бирәчәкләр иде. Ташлытауның агач КПЗсында утырганда, Заһри ишекне ачтырып йомышын үтәргә чыкты. Хатыны кыздырган ит китергән иде – шуны ашагач эче авырта башлавын җае белән дежур милиционерга кичтән үк әйтеп куйды. Шуңа күрә аның озаклап йомыш юлында йөрүенә тегесе игътибар итмәде – җәйнең җылы таңында йокы аеруча татлы була – яшь милиционер йокымсырап китте. Уянгач кына, кобурасының җиңеләйгәнен сизде… Шул ук көнне яшь милиционерның үзен конвой белән шәһәргә озаттылар…
Илләт якларыннан, Апаз базары тирәсеннән урап, Заһри эшен төгәлләде. Тиешле шаһитлар белән сөйләшенде. Өч көн узып таң беленгәндә ул револьвер тотып КПЗга килеп керде. Дежур милиционер – олы яшьтәге мыеклы керәшен – урыныннан сикереп торды. Заһри исә револьверны аның өстәленә китереп куйды.
– Санап ал, нәкъ алты патрон, – диде. – Берсенә дә тимәдем. Ялгышымны аңладым, инде камерама кертеп утыртыгыз.
Төп эш буенча шаһитлар булмады, ә качкан өчен Заһрига нибары бер ел Пановка колониясендә көтүче булып йөрергә генә туры килде.
Заһриның бердәнбер кызы Васфикамал да үткен булып чыкты. Ташлытау артындагы кечкенә урамда бөтен малайларны кыйнап үсте, күрше-тирәнең көнбагыш башларын, кыярларын авыз иткәләде. Тик уналты яшенә җиткәндә генә, Ташлытау егетләре аңа күз сала башлагач кына, бу гадәтләрен ташлады. Кап-кара ике толымлы, кыйгач кашлы бу кыз бер җәй эчендә үсте дә китте. Карасалар – үткен күзле, коңгырт битле бу кыз Ташлытауның иң чибәр кызларыннан берсе икән. Ашханәгә аш пешерүче булып урнашкач та, аны ГПУда опер булып эшләүче Нәбиуллин күреп алды. Берничә тапкыр алар Заһриның бакча башында яшерен генә очраштылар, кайнар тәнле бу кызый аны беренче кичне үк үбеп алгач, Нәбиуллин аяк астындагы җирнең кинәт чайкалганын сизде. Шул көннән башлап ул төш күргән кебек кенә яшәде. Берничә җинаятьчене ычкындырды, өстеннән аноним хат килде, опер булсаң, опер бул, ат карагы кызына кызыгып йөрмә, диделәр… Егет ике ут арасында калды. Ә беркөнне ашханә кухнясында эшләүче хатыннар Нәбиуллинның шәһәрдән өйләнеп кайтуы турында сөйләделәр. Васфикамал сыек май кыздырган табасын, ялгыш әйләндереп, чуен плитә өстенә аударды. Кухняны зәңгәр май исе басты… Васфикамалның кайнар мәхәббәте, башка беркемгә карата да, беркайчан да уянмаячак кайнар хисләре плитә өстендәге сыек май белән бергә чыжылдап яндылар. Күз яшьләрен барысыннан да яшерде, тик ике-өч көн узгач, эштән кайтканда күршесе Миңлебикә алдында гына чишелде.
– Малай җаным, нишлим, киңәш бир, – диде. – Мин, – диде, – шуны ишеткәннән соң әллә нинди томан эчендә яшим. Мин утлы күмер өстенә яланаяк басып йөрим. Көндәш белән торган шикелле бит ул. Бер урамда бит, бер урамда… Хатыны белән урамнан узганын мин ничек карап калыйм? Поезд асларына керимме, нишлим? Башларымны кайларга алып качыйм?
Ләкин Миңлебикәнең дә үз хәсрәте хәсрәт икән. Ул да серне чиште. Кара Чыршыдан Хәкимуллага вәгъдә биргәнен дә, карт әти-әнисенең ялгыз калабыз дип, авылга кыз бирүгә бик нык каршы килгәннәрен дә, Хәкимулланың бер мәртәбә хатын аерган даны булуын да сөйләде.
– Вәгъдә көне иртәгә бит, мин нишлим? Егетне алдадым бит, ничек итеп аны рәнҗетмәскә? Аш хакы бар бит, – дип, ул да яшь түкте. Ике кыз капка төбендә озак-озак серләштеләр…
Икенче көнне Васфикамал су буенда кер чайкады. Аның күзләре кызарган, карашлары моңлы иде. Юылган керне каты-каты итеп сыкты. Бу – хәсрәтне оныттыра икән. Үзе берөзлексез җырлады. Бер җырны хәтта ике-өч тапкыр җырлады.
Уйлый күңелем, уйлый күңелем,
Уйлый күңелем барсын да.
Уйлама, күңлем, барсын да,
Бәлки, син шашарсың да.
Һай, бу кыз баланың хәлләре! Чыннан да, бу беркем дә җиңеләйтә алмаслык йөрәк хәсрәте иде…
Ярый инде, җае чыкты. Югыйсә Нәбиуллинның шәһәр хатыны белән Ташлытау урамыннан узганын ни хәлләр итеп карап калыр идең…
Васфикамалның күзендә Хәкимулла кызгандыргыч моңсу караш күрде. Кызарып кояш чыгып килә иде – авыл тып-тын. Бары тик Миңлегалинең генә ат абзарлары тирәсендә шыгырдатып ишек ачканы, ат карап йөргәне ишетелә.
Сүзне Васфикамал башлады.
– Син миңа ачуланмыйсыңмы? Син миңа ачуланма, яме? Мин сине бервакытта да кеше алдында кызартмам. Мин колхоз эшеннән курыкмыйм. Ачуланма, әйдә гөрләтеп бер тормыш корыйк. Тик ачуланма гына. Мин сине бер дә читен хәлгә калдырмам…
Хәкимулла телгә килде. Хәер, ул нәрсә сөйләгәнен белмәде. Кызның кайнар кулларын үзенең бирчәйгән уч төпләренә кысты да пышылдап нидер сөйләде.
– Мин сине күптән күреп йөри идем. Ташлытауга барган саен… Тик бервакытта да сине миңа карарсың дип уйламадым. Син бит чибәр… Син бит яшь. Синең бит нинди чибәр егетең бар иде. Начальник кеше. Син китмә, яме! Кал. Әйдә, өйгә кер. Рәхмәт, Васфикамал, билләһи, рәхмәт. Гомерем буе бу яхшылыгыңны онытмам.
Васфикамал бу сүзләрне ишетмәде.
Чолан баганасына сөялгән килеш ул елый иде. Хәкимулла аның җилкәсенә бер кулын куйган да, тагын ни әйтергә белмәгән килеш, бер кулындагы чыбыркы сабын әйләндерә дә әйләндерә.
Ела, Васфикамал, ела! Кояш чыкканда елаган күз яше – изге яшь. Кеше нигезенә килеп төшкән кыз баланың беренче тапкыр түккән күз яше – изге яшь…
Барысы да җайланды. Иртәнге көтүне куганда, Шәяхмәтләр морҗасыннан май исе катыш сыек төтен чыкты. Яшь килен, көтү куып кайтучы бөтен хатыннарны телсез калдырып, көянтә-чиләк белән су буеннан Шәяхмәтләр капкасына кайтып керде.
Тик сәгать иртәнге тугызлар тирәсендә генә Шәяхмәтләрнең өенә итәкләрен бөрмәсенә кыстырып күтәргән бер хатын җәһәт-җәһәт кенә килеп керде. Туп-туры түргә узып сәкегә утырды. Бу – кодагый иде. Моны Кара Чыршыда бик яхшы беләләр иде. Такта чәй, ситсы, галош кебек әйберләрне Кара Чыршыга шыпырт кына шушы хатын торгыза иде. Бер мәлгә өйдә тынлык урнашты. Кемдер сүз башларга тиеш иде. Моны Ташлытау кодагый башлады. Хәер, сүз дип сүз түгел, әллә нәрсә. Ул күзләрен ямьсез итеп Васфикамалга текәде дә кинәт кенә дерелди, калтырана башлады.
– Уф-фу-фу-фу-фу…
Иреннәрен ялап алды да тагын калтыранды.
– Уф-фу-фу-фу-фу…
Шулай диде дә кинәт башын сәкегә чырык итеп бәреп ауды. Өй эчендәгеләр каушап калдылар. Тик Васфикамал гына моңа борчылмады. Күзен алартып яткан анасы янына килеп, аның баш астына мендәр салды.
– Бер дә исегез китмәсен, безнең әнинең шундый гадәте бар аның, үтә дә китә ул, – диде.
Зәйнәб җиңги, куркудан нишләргә белмичә, Шәйхи хәлфәне алып чыкты. Шәйхи хәлфә тегеләй дә, болай да тартынып карады, әмма өшкерергә бик нык кыстагач баш тартмады.
– Мин өшкерүен өшкерәм, әмма духтырга күрсәтергә кирәк, – диде.
Бераздан Ташлытау кодагый торып утырды, йорт эченә күз салды. Дөбердәтеп эшләп йөргән кызын, кенәгәләрен тотып колхоз исәп-хисабы белән утырган коданы һәм телсез-тешсезгә охшаган кодагыйны күргәч, бераз тынычлангандай итте. Кызыл шәльяулыгына битен каплап елады-елады да урыныннан кузгалды.
– Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер, – дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте.
Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды…
О проекте
О подписке