Хисмәт белән Хәкимулла бер батальонда сугышка керделәр. Батальон беренче бәрелештә үк кырылып бетә язды. Алар Суслонгердан килгәннәр иде. Суслонгер лагеренда бер ай агач кистеләр, землянка казыдылар да бер төнне кинәт кенә товар поездына төялеп фронтка чыгып киттеләр. Суслонгер кешеләрне бик йончытты. Ашау-эчүнең рәте булмады, мунчалар салып аларны рәтләгәнче керләнеп беттеләр. Хәрби кием алганчы шактый гомер узды. Аяк киемнәре тетелеп бетте. Болай да йөрәге селкенеп кенә торган Хисмәт бу хәлләргә түзмәде – беркөнне политинформация вакытында үзен фронтка җибәрүләрен сорап тавыш чыгарды. Икенче көнне, землянкада төн утырып, ул үзенә чабата ясап киде. Взвод командиры булган грузин егете моны күреп шаккатты. Шуннан соң, хәрби обмундирование алганчы, Хисмәт бөтен взводка чабата ясап торды.
Инде Хисмәт үлем белән тартышып ята.
Бар иде дөньяның йөрәкле, таза чибәр бер егете. Аны Атҗабарның Камали Хисмәте дип йөртәләр иде… Инде ул җан бирә алмыйча ята.
Кан тама, нарат ылыслары белән аралашкан дымлы комга Хисмәтнең каны саркый. Менә ул, кырык дүрт ел буе аңа куәт биргән нәрсә, тамчылап әрәм була. Атҗабар басуындагы арыш ипиен, бодай күмәчен ашап ясалган кан Фин култыгы буенда тама. Кешенең бөтен матурлыгы – канда. Кешенең бөтен яхшылыгы – канда. Җан дигәннәре шул кандыр ул. Тукта, җаным, тукта, акма. Тамма, каным, мине сакла. Аһ, бу кыйпылчыкны! Каян килеп эләкте соң бу! Ичмасам, бер генә фашистны да терәп атып булмады бит. Сугышка килеп йөрүеңнән ни файда?
…Чолганышта калган яралы Хисмәт Фин култыгы буендагы нарат урманы эченнән озак шуышты. Ничә сәгать? Ничә көн? Моны ул белмәде. Беренче көнне шуышканда кая таба барганын белмәде. Беренче бомбёжка, беренче курку, беренче мәет күрү барысын да оныттырган иде. Аларның батальонына каршы диңгез буеннан танклар һөҗүм итте. Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын чәлпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште. Иптәшләре яр буендагы зур валуннар артына йөгерделәр, Хисмәт алардан чокырда аерылып калды һәм бераздан аңын югалтты. Аңына килгәч шуышты да шуышты. Сугыш тавышы бөтенләй ераклашкан иде. Кара тәреле самолётлар нарат башларына тияр-тимәс кенә очып йөрделәр. Аларга атучы булмады. Димәк, фронт линиясе чигенгән. Төн узды. Икенче көнне Хисмәт валуннар арасыннан шуышып диңгез буена килде. Диңгез тыныч кына чупылдап утыра. Ләкин бу ни хәл? Хисмәт үз күзләренә ышанмады. Дулкын белән чыгарылган иске камыш чүпләре арасында йөзләгән фуражкалар, бескозыркалар чайпала иде. Йа Алла! Күз күреме җирдә шулай баш киемнәре чайпала. Ә диңгез акчарлаклары берни дә булмагандай чыелдыйлар, уйныйлар.
Хисмәт тешләрен кысты. Сүгенде. Флягасыннан бер йотым су эчте. Бүгенгә җитәрлек су бар. Ничек тә алга, үзебезнекеләргә таба шуышырга кирәк. Кояш чыккан як үзебезнеке.
Ул көнне кич кояш бик кызарып батты. Диңгез буенча алтын күпер сузылды. Биек наратларның эре ылыслары алтын төсенә керделәр. Тукта, бу кайсы ай? Август ахырымы? Сентябрь башымы? Урман эче салкыная башлады. Тәнне дерелдәү басты. Бераздан эссе булып китте. Аннан төн җитте. Урманда ниндидер бер кош төне буе кычкырды. Ул гел Хисмәт өстендә генә кычкырды. Бу кошның тавышы бик таныш иде. Бу кош… Бу кош… Бу – козгын. Хисмәтләрнең авылында ул мәчет аена кунып кычкыра иде. Камали карт, шул козгын кычкырса, бөтен тынычлыгын югалта, «мәет өмет итә ул, каһәр» дип, мәчет ишегалдына кереп козгынны куркытып йөри иде. Тукта… Бу – Фин култыгы түгел, Атҗабар икән бит… Менә хикмәт. Менә мин сезгә сөйлим әле беренче бомбаның ничек төшкәнен…
Хисмәттә гангрена башланган иде.
Шул төнне ул аңын җуйды. Иртәгесен аны чолганышта калган ике сугышчы табып алдылар. Хисмәт аңына килеп күзен ачты. Саташам дип уйлады – күзен йомды. Тагын ачты. Ләкин саташмый икән. Аның авызына су тиереп торган сугышчыларның берсе Кара Чыршының Хәкимулла иде. Хисмәт ут кебек кызган куллары белән аның кулын кысты. Аннан зур пилотка кигән ябык кына рус егетенең кулын озак тотып ятты. Мондый вакытта сугышчылар берсен берсе ташламыйлар, – димәк, хәзер үлмәскә генә кирәк. Болай булгач булды.
Көндез кыймылдарга ярамый иде. Чокырга урнаштылар да кичне көттеләр. Хәкимулла белән рус егете, ботаклар җыеп, носилка ясадылар. Бил каешларын өстерәү өчен көйләделәр, Хисмәтнең күңеле күтәрелде. Рус егетенең әйтүенә караганда, фронт линиясе ун чакрым чамасы ераклыкта иде. Бу сүз күңелләрне җылытты. Көн озын булды, өч сугышчы комлы чокырда, нарат башларына карап, үткән тормышны искә алдылар. Хисмәт төштән соң кызыша башлады. Күзен йомгалап ятты. Иртәнге дәрте сүрелгәндәй булды. Берничә тапкыр үлем турында сөйләшеп алды.
– Минем, – диде ул, – Миңнисамның ике айлык кызы бар. Зөлфия исемле. Син исән-сау кайтсаң – безнекеләрне күр. Безнең авылга бар. Ташлытауга да бар. Минем ничек үлгәнемне сөйлә.
– Ә син теге вакытлар өчен бер дә оялма. Минем олы кыз Миңниса үзе чая булды. Мин сиңа ачу тотмадым. Теге көнне генә әтиең белән сүзгә килеп алдык та… Минем кыз чая булды. Үземә охшаган.
– Мин бай күңелле булдым. Үлсәм дә үкенмим – теләгәнчә яшәп калдым. Сабантуй саен батыр калдым. Әти юаш, фәкыйрь күңелле кеше иде, мәрхүм. Әни үткен хатын – мин шуңа охшаганмын. Мин усал булдым. Җыен чибәр кыз минеке булды. Бер кунак кыз янына кем барасына бәхәс чыккач, мин җиңдем. Үзебезнең авылның урамын чатнама суык көнне көпә-көндез кем яланаяк әйләнеп чыкса, шуңа була, дидек. Мин чыктым. Кунак кыз моны ишеткән дә хурланып елаган. Ә кичен мине күргәч, һушсыз була язды. Чибәр идем. Мин җырлаганда, карт-коры елый иде. Кунак кыз шул кичне үк үзе башлап чоланда суырып үпте. Егет булса шундый булсын, диде.
Икенче вакыт тагын шулай бәхәсләштек. Безнең авыл егетләре шундый, үзең беләсең. Бездә йорт саен бер шундый ташбаш. Чистай мишәрләреннән бер дә ким түгел. Анысында читтән кайткан алтын тешле бер укымышлы кыз иде. Анысы революция булгач. Бу юлы да мин җиңдем. Кем бер сарык бәрәнен ашап бетерә, кыз шуңа була, дидек. Бетердем. Алтын тешле кыз кич очрашкач рәхәтләнеп көлде. Син, егет, миңа бик ошыйсың, ну сиңа укырга кирәк, диде. Шуның сүзе белән курсларда йөреп кайттым. Витсанитар булдым. Ул вакытта байтар дип йөртәләр иде.
– Әти, мәрхүм, юаш кеше иде. Табак Камали дип йөрттеләр үзен. Уникенче елны безнең Атҗабарны кызыл әтәч ялап алды. Бөтен кешенең диярлек йорт-җире янды, әтинеке читтәрәк булгач зыян тимәде. Халык күрше-тирә авылларга чыгып китте. Халык ярдәм итә – Атҗабарлар урамга килеп керү белән кайсы он, бәрәңге, кайсы балта, пычкы, киез итек чыгарып бирә. Әти мәрхүмнең эче пошып ята. Беркөнне ул да тәртә башларын күмерләндерә дә Кара Чыршыга китә.
– Кайсы авылдан? – дип сорыйлар.
– Атҗабар, – ди бу, күзләрен сөртеп.
Шуннан тегеңә бер табак биреп кайтаралар. Шул көннән башлап прозванҗә бирделәр. Үлүе дә кызык булды мескеннең. Бездә колхоз оештырырга килгән бер шәһәр егете фатирда торды. Көн саен иртән бәкегә төшеп су коена теге. Әти карт тегеннән сорый: нәрсәгә кирәк бу хикмәт? – ди. Егет әйтә, минем, ди, озак яшисем килә, ди, коммунизмны күрәсем килә, ди. Әти үлүдән бик курка иде – гомерен озынайтырга теләгән, күрәсең, беркөнне бу да бәкегә төшеп чумган. Йөгереп кайткан, хут белән мич башына менеп яткан. Шул ятудан тормады мәрхүм…
– Юк, мин алай яшәмәдем. Колхозда минем кадәр хезмәт көне эшләгән кеше булмады. Бәйрәмдә кунак җыймыйча калмадым. Минем әрдәнәгә өйгән икееллык каен утыным гына калды. Ә син безнекеләрне күр. Минем карт әнине күр. Мин аның яраткан улы идем. Син чыгарсың… Чыгарсың…
Кояш батар алдыннан, Хисмәт саташа башлады. Яман сүгенде.
– Ну, бу Алла да нәрсә карый икән, ә? Миңа бит нибары кырык дүрт яшь. Әнә безнең авылның Габделхәер карт әле дә яши, революциягә кадәр үк карт кеше иде инде. Беркеме юк. Үлем көтеп яши. Ник мине үтерә бу Алла, ә? Миндә ни дәхеле бар аның, тиомать! Ну теге дөньяга баргач чукынып үлсәм үләм, Гитлерны эзләп табам. Сукыр тәре! Әле минем җырлап яшәр вакытым бит! Едвали ул исән калыр, миңа эләксә. Едвали… Едвали…
…Сапёр көрәкләре белән юеш комны казып, Хисмәтне күмделәр. Кабер өстенә нәкъ тегермән ташы төсле түгәрәк бер валунны шудырып бастырдылар. Караңгы төшкән, көнчыгышка таба барырга вакыт иде.
Ә теге кош нарат башында һаман кычкырып калды…
Кырык беренче елның көзе кар бик иртә яуды да бөтен ашлык чүмәләләрен күмеп калдырды. Шомлы көз иде ул. Каз-үрдәкләрнең яшь карда тәпиләре алсуланып, гомер беткәнне сизеп адашып-аңгыраеп йөри башлаган көннәрендә, кисәк кенә җылытты да куйды. Бер көн эчендә басу ала-тилә булып калды. Хәбирә карчыкның нәкъ шундый ала төстәге карт сыерын шул көнне кич әвеслек янында бүре буып китте. Иртәгесен, куе авыр томан таралгач, аны карарга халык җыелды. Карт иде инде. Җәйге кичләрдә мөгрәп кайта иде. Хәбирә карчыкның җил капкасы ачык булмаса, өйдәләрме дигән сыман, зур күзләрен тәгәрәтеп, селәгәйле танавын капкага төртеп ыңгырашып тора иде. Ә хәзер… Комсыз бүре аның арт санын талаган, бугазын сыткан, хәтта сырт сөяген урталай өзәргә маташкан. Никадәр газаплангандыр сыер…
– Сугыш хикмәте инде бу, ярман җиреннән әллә ниткән яллы бүреләр килгән, безнең бу тирәдә туп шартламагач, аларга тыныч инде, фәлән инде, төгән инде… – дип, бу хәбәрне ул көннәрдә авыл буенча Хәбирә карчык таратып йөрде. Имеш, узган атнада таң белән базарга баручылар елга буенда әллә нинди зур бозау кадәр өч бүре күргәннәр, үзләре яллы, үзләре аксыл-соры, ди…
Бу хәбәр җитә калды. Тагын әллә кемнәр андый бүреләрне урман аланында чүннек янында да, имәнлек кырында да күргәннәр. Язгы ябагасы коелып бетмәгән ач бүренең эшләгән бу җинаяте бик күп имеш-мимешләрне өстерәде, җепшек көндә әвәләгән кар шикелле, әйләндергән саен үсте дә үсте. Ул ел әллә нинди тынгысыз, шомлы булды. Бер куркыныч хәбәрне икенчесе бастырып кына барды.
Ул елгы кадәр зәһәр салкын кыш булганы юктыр. Иртә көн тудымы, карчык-коры хәл белешергә керешәләр.
– Сугыштагы бәндәләрне кыру өчен инде бу суыклар, йа Хода! – дип авыр сулыйлар. Шуннан китә хәбәрләр… германнар, имеш, Мәскәүдә икән инде. Аларны яклап төрек патшасы сугышасы, ди. Алдагы рамазан гаетенә Казан каласында чәй эчмәсәм, иманым кяфер булсын дип әйткән, ди анысы. Мин, сугышсам, дин өчен сугышам, дип әйтә, ди. Сугыш башларга түбәтәем селкенеп кенә тора дип әйтә, ди. Хәбәр артыннан хәбәр – берсе икенчесеннән куркынычрак. Калада төнлә кисәк кенә трибүгә ясыйлар, әллә ниткән утлы көлтәләр һавада йөриләр, ди. Калада картларны да сугышка җибәрәләр, ди. Тагын әллә ниләр, әллә нәрсәләр бар, ди. Аргы як Хәлиулланың да хаты килгән, ди. Кайда сугышканыбызны әйтергә ярамый, хатны пүләвәй почтага гына язасы, дигән. Ходаем, бөтен дөньясын пүле баскандыр инде. Мичкә киптерергә куелган кура җиләге ничек кимеп чыкса, сугыштан без дә шулай чыгабыз дип әйткән, ди.
Төннәрен урам тын була, утлар сүндерелә. Соңгы төннәрдә Фәхерниса карчыкның гына тонык ут яктысы күренә. Кышның шул зәһәр көннәрендә аның карап торган бер улы Миңлегалинең үлгән хәбәре килде. Күрше авыл егете: «Миңлегалине үз кулым белән җирләдем, немец минасына шартлап харап булды, әнисенә әйтегез», – дип язган иде. Ләкин ул хат килгән көнне Фәхерниса карчыкка биш-алты юллык кына кара пичәтле кәгазь килеп төште. Атларга кичке башак биреп кайтканда – ул Миңлегали урынына ат караучы булып калган иде – хат ташучы аңа шул кәгазьне тоттырып чыгып китте. Язу танымаса да, ана йөрәге аның нәрсә турында икәнен сизде, тез буыннарының җегәре китте, ләкин күзенә яшь килмәде. Ул икенче көнне, Миңлегалинең яратып җигә торган бурлы атына башак биргәндә, атның башын кочаклап озак елады, ул көнне бурлыга онны бер соскычка күбрәк сипте. Шуннан соң аның йокысы качты, гел төнлә белән Миңлегали кайтып кергән кебек була: капка-койма шыгырдап алса да, салкыннан өй бүрәнәсе шартласа да, ул күзен ача, ишеккә озак карап тора, кысып куелган бишле лампаның филтәсен күтәрә төшә, ләкин Миңлегали юк, ишек кырыенда, кәтүктән эшләнгән чөйдә, аның пальтосы гына эленеп тора.
Фәхерниса карчык гомер буена эш яратты, малаем кешедән ким булмасын дип, тол көенчә тырышып карап үстерде. Дин тотмады, юк-барга ышанмады, ләкин әйтеп бетермәслек кайгы аны какшата язды, ул, беркөн эштән кайтышлый, Хәбирә карчыкның карындык тәрәзәсен какты. Тышын таракан кимергән Коръәнне карчык озак актарды, бер аятен гарәпчә мыгырданып, корышкан бармагы белән йөртеп чыкты да тамак кырып тезде:
– Вау килсә, бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр, капкадан кергәндә зәхмәт җиле кагылган булган, сул ягында бер авыруы булган, анысы бер усал хатынның күзе төшкәннән. Үлмәсә, әле дә исән буласы икән, исән булса, Гарәбстанда җимешлектә йөрүе күренә, – дип, эшлекле кыяфәт белән Коръәнне киштәгә алып куйды.
…Таң атканчы Фәхерниса карчыкның уты шулай яна, ә салкын төн сорылана башлагач, ана зирәк йокыга тала, ләкин нәкъ шулвакыт, әкрен генә ишек ачылып, Миңлегали килеп керә дә йомшак тавыш белән:
– Әни, әни, мин атларга башак бирергә соңга калганмын бит, – дип, әнисенең баш очына килеп юрганына кагыла, Фәхерниса карчык ниндидер бер йөрәк рәхәте белән җылынып сискәнеп уянып китә, күзен ача, аһ, ул Миңлегали түгел, юрган өстенә аның бердәнбер иптәше – әдрәс мәчесе сикереп менгән икән. Стена сәгате авыр герен идәнгә таба өстерәп тек-тек килә, тын өйдә аның тавышы «юк-юк» дигән кебек булып ишетелә. Фәхерниса карчык урыныннан тора, «юк шул, бәбкәм, юк» дип авыр сулый, кемдер йөрәккә салкын су коя, йөрәк туктагандай итә, баш шаулый… Ул акрын гына ат абзарларына таба атлый, эш вакытында ачы хәсрәт онытылып тора. Менә ул ат абзары янындагы инешкә аркылы салынган күпер өстенә кергәч туктый, күпер канатына сөялеп хәл ала, тагын уйга кала… Миңлегали сугышка чыгып киткәндә, ул баш өянәге килеп авырып ята иде. Улын төн йокламыйча әзерләде, иртәнге чәйдән соң, баш чатнавына чыдый алмыйча, ян сәкегә менеп ауды. Иптәшләрен белешергә дип чыгып киткән Миңлегали бераздан кызмача кайтып керде. Бичара бала! Аның үз гомерендә кызмача көе әнисенә күренгәне юк иде… Ана белән ул икәүләп елый- елый капчык тутырдылар, улы әнисен урынына яткырды да ике кулын биреп күреште һәм читкә карап кына:
– Әни… күрешә алмасак ни… яме… бәхил булышыйк… – дип, нәрсәдер бутады, капчыгын җитез генә күтәреп, кулъяулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә чыгып китте. Капка төбендә шөлдерле атлар ярсып тыпырдаша, аргы як егете Миңлегалинең кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын өзелердәй итеп тарта, бер эт җиргә чүгә-чүгә күккә карап елый иде. Тимер ходлы арба менә шул күпергә килеп кергәч, Миңлегали дилбегәне үз кулына алып атларны кисәк кенә туктатты да кепкасын салып арбага ыргытты һәм туры тау башына, әнисе янына йортка таба йөгерде. Килеп керүгә, әнисе яткан сәке янына тезләнде һәм, карт ананы күкрәгенә кысып, күз яшенә тыгыла-тыгыла җырлады:
Без китәрбез, ахырылай,
Чуен юллар аркылы шул,
Чуен юллар аркылы.
Өстемдәге ак күлмәгем
Кәфен булыр, ахыры.
О проекте
О подписке