1905 ел революциясе көннәрендә вәисиләр яңадан баш калкыталар. Хәрәкәтнең башында – Диюнең прототибы булачак Гайнан Вәисов. Мөритләре аңа Яңа бистәдә йорт салып бирәләр, мөселман бәйрәмнәрендә ул йортның түбәсендә ярымай һәм бишпочмаклы йолдыз чигелгән бик зур яшел флаг эленә. Капкага рус телендә болай дип язып куелган була: «Всего мира государственный молитвенный дом. Автономное духовное управление и канцелярия Сардара Ваисовского божьего полка и мусульманская Академия». (Тукайда Дию: «Белмисең, махсус колоньям бар минем; мәхкәмәм бар, автономьям бар минем».) Гайнан Вәисов чикләнмәгән власть белән файдалана, взнос җыя, суд ясый һ. б. Политик карашларында мәзһәб җитәкчесе искиткеч чуар: рәсми рәвештә властьларга язган кәгазьләрендә ул гражданский властьларга һәм мөселман дини оешмаларына буйсынмавын белдерә; алар, ди, Мөхәммәтнең хак динен боздылар. Вәисиләр Аллага һәм патша хәзрәтләренә буйсыналар. «Государьны без таныйбыз һәм аның өчен дога кылабыз, әмма безгә дәүләт кирәк түгел». Г. Вәисов Дәүләт Думасының да кирәк түгеллеген әйткән. Вәисиләрнең хыялы – Болгар җиренә күчеп утырып, шунда аерым община төзү. Шул максаттан чыгып, алар патша казнасыннан 100 000 сум акча сорыйлар, әмма прошениеләре җавапсыз кала. Үзләреннән таләп ителгән налогтан һәм дәүләт паспортыннан баш тарткач, вәисиләргә патша администрациясе тагын игътибар итә. Паспортка мөнәсәбәттә аларның үз программалары бар: алар, гомумән, паспортка каршы түгел, ә андагы «татар», «мещан» дигән терминга каршы. Гайнан ишан үзенең мөритләрен болай дип әйтергә өйрәткән: «Мин татар түгел, крестьянин түгел, раскольник түгел, потка табынучы мәҗүси түгел; җир белән күк арасында никадәр аерма булса, татар белән безнең арада да шулай, ут белән су арасында да аерма шулай… Без беркем белән дә катнашмыйбыз, без алардан акылыбыз белән, йорт-җиребез белән аерылабыз, алар белән уртаклыгыбыз юк, без – иске диндәге мөселманнар җәмгыяте, Вәисовның Алла полкы». Үзеңнең протестыңны болай белдерергә: «Сез антихрист этләр, дин юлбасарлары, нәләт сезгә, нәләт, бәддога, мең тапкыр нәләт…»109.
Е. В. Молоствованың язуына караганда, вәисиләргә рус чиркәвендәге раскол да тәэсир иткән булуы мөмкин. Вәисиләрнең сөйләве буенча, Иван Грозный, Казанны алганда, боларның болгар бабалары патшага ярдәм күрсәткәннәр һәм шуның өчен грамота алганнар. Ләкин ул грамота кәгазе югалган. Бу грамотада, имеш, Иван Грозный аларга мәңгегә файдаланырга борынгы Болгар җирен вәгъдә иткән булган һәм бары тик җир налогы (десятинага сигез тиен) гына түләргә кушкан. «Без налог түләргә теләмибез, чөнки хөкүмәт безнең мәгариф эшен кайгыртмый», – диләр вәисиләр. Вәисиләр патша судын һәм хәрби хезмәтне инкяр итәләр. Арадан берсе – Мөбарәкша Гаделшин, солдатка чакырылгач, өстенә шинель киюдән һәм мылтык тотудан баш тарта, моны азат итүләрен сорап, вәисиләр Казанның воинский начальнигына прошение бирәләр. Гаделшинга хөкем була, һәм аны ике елга дисциплинар батальонга җибәрәләр.
Хәрби хезмәттән баш тарту вакыйгасы Л. Н. Толстойга ишетелә. Толстой моның белән бик кызыксына. Л. Опульскаяның язуына караганда, Толстой, милитаризмга каршы бөтен дөнья халкы гына көрәшә ала, дип уйлаган. Ләкин «көрәш» дигәнне Толстой барлык кешеләрнең дә хәрби хезмәттән баш тартуы формасында, пассив көрәш мәгънәсендә аңлаган110. Л. Н. Толстой үтенүе буенча, Казанга язучы И. Ф. Наживин (1874 елда туган, Октябрьдан соң – эмигрант) килә һәм Гайнан Вәисов белән күрешә. 1909 елның 7 гыйнварында Вәисов, Ясная Полянага хат язып, И. Ф. Наживиннан үзен Толстой белән очраштыруын үтенә. Л. Н. Толстой 15 гыйнварда Казанга хат яза.
«Ясная Поляна, 15 янв. 1909 г.
Любезный брат,
Ходзя-Мухаммед Гинанутдин Ваисов. Очень рад был получить известие от И. Ф. Наживина о вашем желании приехать ко мне. Я уже давно желал узнать подробности о том, как вы понимаете бога и жизнь человека на земле. По тому, что слышал о вас, надеюсь, что наши взгляды будут одинаковы. Если бы люди держались только истины, то все бы были едины. Будем же и мы стараться держаться только истины и потому быть едиными с теми, которые держатся её. Очень рад буду видеть вас у себя. Приезжайте, когда хотите, я никуда не уезжаю»111.
Гайнан Вәисов Ясная Полянага шул елның 11 февралендә килә112 һәм өч көн яши. Толстойның көндәлегендә 12 февральдә язылган мондый юллар бар: «Всё так же, ничего определённого, не работаю… Приехали вчера и нынче Ваисов, Сергеенко, Трегубов»113.
Л. Н. Толстойның тормыш сәгатьләрен кәгазьгә төшергән, күп кенә кәгазь эшләрен башкарган Н. И. Гусев бөек язучы белән Вәисовның әңгәмәсен соңгы тапкыр очрашуларында язып барган:
«Л. Н. Мин сезгә шуны әйтергә җөрьәт итәм ки, «Коръән»дә язылганнарның барысын да кабул итә алмыйм.
В. Коръәннең тәрҗемәсе төзек түгел, аңлатмалар дөрес түгел. Аны тәрҗемә иткән кешенең «Коръән»гә мәхәббәте юк, ул хакыйкатьне ачарга теләми, аның йөрәгендә башка хисләр. Шуңа күрә күп әйбер аңлашылмыйча кала. Безнең бөтен эшебез «Коръән»гә нигезләнгән. (Бу урында Г. Вәисовның хаклы икәнлеген әйтергә кирәк. Г. С. Саблуков тәрҗемәсендә «Коръән» бөтенләй аңлашылмый. «Коръән»нең 1963 елгы русча басмасына сүз башында Саблуков тәрҗемәсенең адекватлыктан бик ерак булуы әйтелә. – М. М.)
Л. Н. Минем уемча, кешенең «Коръән»гә караганга да бөегрәк нәрсәсе булырга тиеш. Кешенең күңелендә нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен әйтеп торучы алласы бар. Ә «Коръән» ул – кеше кулы белән тудырылган әйбер. Әгәр «Коръән»гә колак саласың икән, ул Алла белән минем арада; ә инде Аллага колак салыйм дисәң, ул – минем үз күңелемдә, мин аның белән турыдан-туры сөйләшәм. Ә монда – «Коръән», – безнең «Евангелие» кебек үк, кеше кулы хезмәте. Аларны бит кеше тудырган, ә кешеләр ялгышалар… «Коръән»дә барысы да хаклык дип, барысы да Алладан дип уйларга ярамый. Аллага ышанган кеше беркайчан да, китапта Алла сөйли, дип әйтә алмас. Алла китапка сыеп бетә алмый…»
Бераздан Толстой инглиз телендәге бер китаптан Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер-ике фикерен тәрҗемә итеп укып бирә.
1. Оҗмахның урыны – әниеңнең аяк баскан җирендә;
2. Исламның нигезен нәрсә җимерә, нәрсә ашый? – Галимнәрнең хаталануы, икейөзлеләрнең бәхәсе һәм хак юлны югалткан хөкемдарларның фәрманнары.
– Нинди шәп! – ди Л. Н. Толстой бу сүзләрне укыгач114.
Истәлекләрдә Толстойның Вәисов белән очрашуыннан тәэсире бик үк ачылып бетмәгән. «Аларның баш тарту сәбәпләре мин уйлаган сәбәпләр түгел, ахрысы, һәм аларның тормышны дини аңлауларын мин гомумән төшенеп җитмәдем», – ди Толстой115.
Г. Вәисов белән Идел буе татарларының дини, дөньяви уку йортларын, мәгърифәт эшен шактый яхшы өйрәнгән Е. В. Молоствова да очраша. Монда да каршылыклы фикерләр: Вәисов, бер яктан, солдат хезмәтенә барудан баш тартырга өнди, тормыш бозыклыкларын, кыз баланың үз ризалыгыннан башка никах уку тәртибен тәнкыйть итә. Әмма үзе – контрольсез. Тукай поэмасына керерлек хәл – кеше хатынын урлый; судны үзе ясый, камчы, таяк белән кыйный, әйбер урлаган өчен бармакларын кисә, зина кылган өчен үлем җәзасы бирә һ. б.116
Толстой яныннан кайтып озак та үтми, 1909 елның 1 мартында Г. Вәисов «әһел ислам арасына ихтиляф салырга тырышу» өчен кулга алына (Йолдыз, 1909, № 369). Аңа 125 нче статья (дәүләткә каршы пропаганда) буенча гаеп ташлыйлар, өендә тентү ясыйлар (Йолдыз, 1909, № 407). Төрмәдән Г. Вәисов Толстойның якын танышы, тәрҗемәче С. Д. Николаевка (1861–1920) хат яза. Хатның эчтәлеге мәгълүм түгел, ихтимал, Вәисов үзен төрмәдән коткару өчен ярдәм сорагандыр. Толстой, аның хаты белән танышкач, 1909 елның 18 маенда Вәисовка хат яза:
«Дорогой, милый брат Ваисов,
Письмо ваше к Николаеву и порадовало, и огорчило меня. Огорчило меня за тяжёлое положение, в котором вы находитесь, но порадовало более, чем огорчило. Порадовало тем, что из письма вашего я почувствовал то братство с вами, к которому идут и придут все народы по вере в единый, общий для всех закон бога: любви к нему и ко всем людям без различия. Помогай вам бог и ваша вера в него перенести всю тяжесть вашего положения. Пишите мне, не могу ли чем служить вам. Был бы рад. Любящий вас брат»117.
Тикшерү барышында Вәисов суд следователенә хәрби хезмәткә мөнәсәбәт мәсьәләсен бөтенләй башкача аңлата:
– Әгәр сугыш башланса? – дип сорый следователь.
– Без ул вакытта динебезне һәм Ватаныбызны саклап җанын бирергә әзер булган сугышчан отряд булачакбыз, – ди Вәисов. – Безнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтебездән чыгып, безне инде сугышны инкяр итүчеләр, хәрби хезмәтне кирәксез дип бәяләүчеләр кебек раскольниклар рәтенә кертмәгез. Безнең каршылыгыбыз шунда: казарма, солдат тормышы «Коръән» һәм шәригатьнең изге таләпләрен үтәргә безгә мөмкинлек бирми…
Вәисов үз кешеләре өчен солдат хезмәтен башка берәр төрдә хезмәт белән алыштыруларын сорый. Шул ышаныч белән вәисиләр, гәрчә «Коръән» кяферләр хөкеменә барудан тыйса да, суд торалар, җавап бирәләр118.
Судка кадәр Вәисов залог белән төрмәдән чыгарыла. Төрмәдән чыгуга (1909, 2 июнь), Л. Н. Толстойга хат язып, ул аннан әҗәткә өч мең сум акча сорый. Шактый кызык хәл! Тукай торып-торып Толстойның бөек әхлакый, социаль-политик фикерләренә мөрәҗәгать итә, шулардан илһам ала, иҗатын баета; ә аның поэмасындагы прототип бөек язучыдан әҗәткә акча сорый. Акча сорап язган хатның конвертына Толстой мондый билге куя: «Пр. (осительное), ответ.(ить) Ваисову»119.
Толстой үзенең якыны И. Ф. Наживиннан судның нәтиҗәләре турында сөйләвен үтенә. Әмма суд 1910 елның 23 октябрендә, Лев Николаевичның үләренә берничә көн кала гына була. Тукайны да инде бу көннәрдә Вәисов түгел, ә бөек шәхеснең дөньядан китүе борчый.
Вәисиләрнең Тукай исән вакыттагы эш-хәрәкәтләре әнә шундый. Боларда патша администрациясенә каршы протест белән (ул хәрәкәт шуңа күрә дә күпмедер дәрәҗәдә яши алган), үз эчләрендәге монархизм, деспотизм, авантюризм (аерым паспортлар тоту) бергә сыеша алган. Һәм, «Печән базары…» поэмасындагы мифик Дию образын иҗат иткәндә, шагыйрь прототип итеп «табигыйннәр120 мәзһәбе» җитәкчесе Гайнан Вәисовны алган икән, бу инде Казан татарлары тормышының шактый үзенчәлекле бер катламын, баһадирларча өскә күтәреп, әдәби әсәрдә ялтыратып күрсәтү булган.
Вәисиләрнең хәрәкәте, нигездә, самодержавиегә каршы протестның бер төре була. Әйтик, Вәиси үзе Болак арты милләтчеләренә каршы сугыша, шул сугышта һәлак була; аның мәетен дә Швейцария паркындагы (хәзерге Горький исемендәге ял паркы) туганнар каберлегенә күмәләр. Вәисиләрнең калган отряды Гражданнар сугышы елларында, гариза язып, Фрунзе армиясенә килә.
М. В. Фрунзеның приказыннан: «…На основании изложенного, Реввоенсовет фронта, найдя возможным и желательным формирование из мусульман-ваисовцев стрелкового полка, поручил уполномоченному совета ваисовцев Сардару Ваисову (брату убитого Ваисова) сформировать таковой в Самаре под наблюдением Упраформа в счёт общих плановых формирований фронта»121.
Хәер, бу чорларны тикшерү инде тарихчылар эше. Безнең максат исә Тукай поэмасындагы бер образ аркылы тормышның нинди тирән катламнары актарылып ташлануы һәм моңа «хезмәт иткән», унынчы елларда Тукай белән бер шәһәрдә яшәгән катлаулы шәхеснең биографиясен ачып бирү иде.
Прототиплар, гадәттә, авторга кеше сөйләгән, булган хәлләрне тасвирлаган әсәрләрдә еш очрый. Тукайга, мәсәлән, «Печән базары…»ның сюжетын Г. Камал биргән дигән версия яши. Г. Камал аңа конкрет ике хәл турында сөйләгән булуы мөмкин:
1. Чит шәһәрдән килгән сәүдәгәрнең хатынын Гайнан ишан урлый; өенә полиция килгәч, ул, «минем автономиям бар» дип, аны кертми;
2. Циркка Карәхмәт дигән дагстанлы бер көрәшче килгән; мөселман булганлыктан, табыш җыю өчен цирк хуҗалары элеккеге көрәшчеләрен аннан ектыралар. Казанның Печән базары әһеле менә шундый «сенсация» белән гөж килеп яши.
XX гасыр башы татар әдәбияты бик тә үзенчәлекле, кабатланмас сюжетларга бай: «Банкрот», «Беренче театр» (Г. Камал); «Яшь йөрәкләр», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Йөз ел элек», «Карак мулла» (Г. Ибраһимов); «Галиябану» (М. Фәйзи); «Акчарлаклар», «Козгыннар оясында» (Ш. Камал)… Бу әсәрләрнең сюжетлары, җирлекләре шулкадәр төрле булганга, аларда бер-берсенә охшаган геройлар бөтенләй юк. Әлбәттә, боларда бирелгән персонажларның тормышта прототиплары булгандыр, заманында өйрәнелмәгән булу аркасында болар ачыкланмый калганнар. Рус һәм Европа әдәбиятында исә прототиплар бик күп ачылган. Моның сәбәпләре дә бар: Европа, рус әдәбиятын тудырган язучылар (Дидро, Доде, Гюго, Гёте, Толстой, Пушкин, Тургенев һ. б.) – мөлкәтле кешеләр. Үзләренең имениеләрендә яки кышкы кабинетларында эшләгәндә, алар барысы да көндәлек дәфтәрләре алып барганнар. Татар язучылары исә, тормыш төбеннән төртеп чыгып, мәдрәсәләрдә озак укып, барысы да тамак туйдыру өчен хезмәттә булганнар. Мондый кеше көндәлек алып бара алмый. Профессиональ язучы гына булдыра ала торган эш ул. Әнә шуңа күрә безнең әдәбият тарихында ике генә язучының тәртипле көндәлек алып барганлыгы мәгълүм: алар Ф. Әмирхан һәм М. Фәйзи. Боларның да көндәлекләре авырулары көчәеп, өйгә бәйләп куйган сәбәпле генә алып барылган. Көндәлекләр булмау безнең әдәбият тарихын бик нык җегәрсезләгән. Мәсәлән, 1912 елда Уфада Тукай белән М. Гафури очраша. Көне буе бергә йөриләр. Әмма нәрсә турында сөйләшкәнлекләре бер җирдә дә теркәлмәгән. Дөрес, Тукай үзе «күзгә-күз карашып» кына сөйләштек дип искә ала. Ләкин монда Тукай очрашу моментын гына әйтә. Шулай итеп, безнең әдәби әсәрләребезнең җирлеген ачу шактый кыен. Рус һәм Европа әдәбиятларында исә «Граф Монте Кристо» (А. Дюма), «Рамо энекәш» (Дидро), «Тарасконлы Тартарен» (Доде) һ. б. бик күп әсәрләрнең прототиплары ачылган. «Ревизор» (Гоголь), «Дубровский» (Пушкин) кебек әсәрләрнең, Тургенев, Достоевский, Толстой персонажларының бик күбесенең прототиплары мәгълүм. Боларның кайберләре әдәбиятның эчке закончалыкларын ачуга зур ярдәм күрсәтә. Әйтик, 1832 елда мәскәүле П. В. Нащокин үзенең дусты Пушкинга бер сюжет сөйли: белорус алпавыты Островскийның җирен-суын, имениесен күрше алпавыты, ялган кәгазьләр ясатып, суд аша талап ала. Өеннән куылган Островский үзенең крестьяннары белән суд чиновникларыннан үч ала башлый. Бераздан ул бөтен мөлкәтлеләрне талаучы юлбасарга әйләнә. Пушкин бу турыда әсәр яза башлый. Беренче вариантында әле төп персонажның фамилиясе дә Островский була. Ләкин Пушкин аны Дубровский дип үзгәртә122. Инде прототипка тышкы кыяфәт кирәк була. Кыяфәте дә шул сюжетны тыңлаган вакытта ук туа башлый: В. Н. Нащокин моны сөйләгәндә, мәҗлестә Пушкинның Бессарабия буенча дусты, археолог, әдәбиятчы А. Ф. Вельтман катнаша. «Дубровский» кулъязмасының беренче битендә карандаш очын тияр-тимәс кенә баскалап ясаган ир кеше портреты бар. Пушкин бу рәсемдә геройның эчке халәтен бирергә тырышкан, образны аңлар өчен, аның ышануынча, күбрәк эчке дөньясын бирергә кирәк. Пушкин иҗатын өйрәнүчеләр хәзер бу портретның Вельтманнан ясалганлыгын расладылар (Литературная Россия, 1977, № 23).
Димәк, әдәби образлар аерым кешеләрнең йөзеннән, кыяфәтеннән дә тудырыла ала икән.
Сүз язучының «көндәлек дәфтәре» хакында иде… Шунысы кызык: язучының көндәлек дәфтәре табылдымы – аның әсәрләрендәге берәр персонажның прототибы ачылмыйча калмый. М. Фәйзи көндәлекләре, дидек. Көндәлекләрне укыган әдәбият белгече М. Мөлеков, Галиябануның прототибын эзләгәннән һәм тапканнан соң, болай ди: «Серле йомгакның очы язучының көндәлек дәфтәрләрендәге язмаларга яшеренгән булып чыкты».
Көндәлек дәфтәрләре нәрсә сөйли соң? М. Фәйзи Юлык авылындагы Вафа Әдһәмев дигән егет белән дус булган. Хәлилне ул шуннан «ясаган». «Аның ямьле күренеше вакыйгага тон бирде», – дип язып куйган автор көндәлек дәфтәренә. Вафа Юлык кызы Хәдичәгә гашыйк булган. Хәдичәнең әти-әнисе исә, аны бай малаена бирәселәре килеп, боларга комачау иткәннәр. Ләкин Хәдичә егетенә ябышып чыккан, һәм алар матур тормыш корып җибәргәннәр.
Болары фактик материал булды. Ләкин әле монда «драма» ясалмады. Беренче этәргеч импульсны Вафа белән Хәдичәдән алган драматург икенче бер вакыйгадан файдалана. Әйтик, төп героинясын аның һич тә Хәдичә исеме белән бирәсе килми. Исем икенче вакыйгадан алына. Верхне-Уральск ягындагы татар авылларының берсендә Сәгыйдәбану исемле бер гүзәл яшәгән. Ул бер ярлы егетне сөйгән. Ләкин Сәгыйдәбануны Моталлап Каипов дигән бер бай сатып алган. Бу кайгылы вакыйга турында көй чыгарганнар. М. Фәйзи бу вакыйганы ишеткән һәм көен дә отып алган. Шуннан соң гына пьеса язарга утырган. Көйнең исеме «Сәгыйдәбану» булганлыктан, ул драмасын шулай исемләгән. Бераздан җыр тексты һәм ритм таләбенчә кызның исемен Галиябануга үзгәрткәннәр (Казан утлары, 1974, № 8).
Моннан күренгәнчә, язучының көндәлек дәфтәрләре ул тудырган әдәби образларның прототипларын ачуда иң ышанычлы чыганак була икән. Инде кайбер нәтиҗәләр ясыйк:
1. Әдәби герой йә гел иҗат фантазиясеннән генә туа, йә тормыштагы бер яки берничә кешедән «ясала». Язучы һәр ике очракта да тулы ирекле.
2. Прототип итеп язучының үз тирәсендәге шәхес яки кеше сөйләве буенча тасвирланган шәхес алына.
3. Язучы әдәби героена еш кына прототибының исем-фамилиясенә якынрак исем-фамилия бирергә тырыша. Болай эшләү аның иҗат эшен җиңеләйтә.
4. Прототипларны ачу әдәбиятның тормыш белән бәйләнеше дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.
5. Прототипларны ачу юлында язучының публицистикасы, хатлары, көндәлекләре, аның шәхесе турында башка кешеләрнең истәлекләре, теге яки бу язмалары, тарихи хезмәтләр, фактларны чагыштырып карау һәм әдәбият белгеченең шул чорны белүе зур ярдәм итә.
О проекте
О подписке