Читать книгу «Тимә, яшәсен!» онлайн полностью📖 — Марселя Галиева — MyBook.

Нургали солдат авылдашы белән саубуллаша, чатнама суык көн, чанада әле күпме барасы бар, тиз генә өйдән мендәр алып чыга да, уртасын тишеп, Кәшфинең яралы аягын йон арасына тыга. Сызлануы басылмасмы дип, авызына бер шакмак шикәр каптыра.

– Сине, Кәшфи, барыбер өйгә кайтарырлар, кулыңнан килгән кадәр минем әни карчыкка да ярдәм иткәлә инде… – дип, аны озатып кала.

Моны сөйләп, Нургали абзый тын калгач, «ярдәм иткәнме соң?» дип, аны берәү дә бүлдерми. Бары тик әче тәмәкеләрдән, өнсез сорау булып, эчкерсез төтен генә күтәрелә. Шулчак Нургали абзый, учына төкереп, папиросын сүндерә дә:

– Кәшфи минем үтенечне онытмаган, – ди. – Кладовщик булып эшли башлагач, түтәйгә бер кесә алабута оны биргән…

Нургали абзыйга төрле хәрби һөнәрләр үзләштерергә туры килгән. Шуның иң хәтәре – элемтәче. Әгәр шул чорда чыбыксыз телефон гамәлдә булса, йөз меңнәрчә элемтәче исән калган булыр иде. Япан кырда, тычканны уйнаткан мәче кебек, финнар аларны «уйнатып» кыра торган булалар.

– Бервакыт, – дип, Нургали абзый сүзен башлап җибәрүгә, капка төбе тын кала. – Июнь айлары иде, телефон чыбыгының өзелгән урынын эзләп киттем. Батареядан ерак түгел генә өзеклекне табып ялгадым да кайтырга чыктым. Карыйм: бәрәңге кыры казылган казылуын да… бер-икене булса да җир яшереп калдыргандыр әле дип, сапёр көрәген алдым да казый башладым. Тавык йомыркасының сарысы кадәр генә берәү килеп чыкты, тагын, тагын… Котелокны тутырмый кайтмыйм, Аллаһы боерса, дип уйлап кына бетердем, финнар ягыннан миномёттан ут ачтылар. Тирә-ягымда, чинашып, миналар ярыла башлады, кая барырга белмәле түгел, мин суы кипкән канау төбенә йөгереп төштем дә… бөтенләй кирегә, финнар ягына таба җитмеш-сиксән метрлар чамасы йөгереп туктап калдым. Финнар канауның безгә таба киткән ягын тетепме-тетәләр, канау кырыендагы агачлар төбе-тамыры белән кубарылып һавага оча. Бераздан бу мәхшәр тукталды, мин сак кына үзебезнең якка киттем.

Дустым Андреянов бар иде. Болар, Нургали харап булды дип, блиндаждан карап яталар икән. Минем үле гәүдәмне алып кайтырга дип чыккан булган, юлда очраштык. Андреянов шаккатып тора, бер агач исән калмады, син ничекләр котыла алдың, ди. Канау буйлап финнарга таба йөгерүемне әйткәч, ну хәйләкәр татар, ди.

Соңыннан котелоктагы бәрәңгене юып пешердек тә кабыгы белән бергә ашадык.

Капка төбендәгеләрдән берәрсе:

– Бәрәңге дип харап була язгансың, – дип куя. Китаплардан гел геройлар турында гына укыганга, без малайларга да солдатның вак бәрәңге казып йөрүе мәзәк тоела.

– Һы! Тамак йөртә кешене, – ди Нургали абзый. – Дөнья бу, туган. Безнең частьта әнә ике солдатны, азык-төлек сагында торганда өч-дүрт сохарины алып куенына тыккан өчен, хәрби трибуналга куеп атып үтерделәр.

Сугыштан соң ун еллар үткәч, Андреянов Казаннан Нургали абзыйларга кунакка килде. Без, малайлар, Нургали абзыйның теттереп русча сөйләшә белүен шулчакта күрдек. Һәм аны үз артында, Андреяновча, «Нуркалей» дип атый башладык.

Мәзәк хәлләр… Гыйбрәтле хәлләр… Кеше гомеренең хәтер тавында үзенә бер төрле маяклар булып яна. Нургали абзыйның «елъязмасында» андый телдән-телгә күчәрлек хикмәтле вакыйгалар байтак.

Утыз бишенче елларда яшь егет Нургалине авыл Советы секретаре итеп куялар. Шуннан ул Миннебаевка әверелә. Бервакыт аңа, киңәшкә дип, түбән оч Талип абзый килә. Ул – таза хәлле Шакировлар нәселеннән. Өйләнеп башка чыкканда, Талип абзыйга калай түбәле йорт тигән була. Менә шул калай түбә аркасында хәлләр башлана да инде… Район үзәгеннән атна саен киләләр дә калай түбә өчен умыртып салым салалар икән моңа.

– Нишлим, Нургали энекәш, ул каһәр суккан калай түбәне кубарып ыргытмыйча котылып булмас, ахры?!

– Болай ит син, Талип абзый, кубарып мәшәкатьләнмә, калай өстеннән салам белән яп та куй…

Шушы сөйләшүдән соң Талип абзыйның калай түбәле йорты өр-яңа арыш саламыннан «алтын» түбәлегә әйләнә.

Йөз грамм дигән сүз чыкса, Нургали абзыйдан тагын бер мәзәк сөйләтәләр. Йөз мәртәбә ишеткән булсалар да, рәхәтләнеп тыңлыйлар. Чөнки Нургали абзый һәрчак яңа төсмерләр кушып сөйли белә:

– Урыс авылында торганда, сугыштан соң… Авыл Советы рәисе өйгә килеп керде беркөнне, әзрәк кызмача бу. Кәшифә апагызның өстәлгә түтәрәме белән кайнар ат ите китереп куйган мәле. «Менә безнең кайбер урыслар ат ите ашамаган булып кыланалар, ә мин яратам, койрыгына кадәр кимереп бетерәм», – ди рәис. Мин өстәлгә чәкүшкә чыгарып куйдым. Бүлә башлауга, теге: «Нуркалей, мне сто грамм, больше нельзя, врачи не разрешают, вот справка», – дип, түш кесәсеннән кәгазь чыгарды. Мин, эчтән генә сөенеп, талымлы кунакка йөз грамм куйдым. Утырабыз гәпләшеп… Бераздан миңа төртә бу: «Нуркалей, только сто грамм, вот справка», – ди. Тагын бүләм. Күпмедер вакыттан соң справкасын кабат чыгара кунагым: «Вот видишь, только сто грамм положено, больше нельзя», – ди. Шулай йөз граммлый торгач, Кәшифә апаңны кибет тарафына ике-өч мәртәбә йөгертергә туры килде. Төн җиткәч, мәлҗерәгән кунакны өенә илтеп, бусага аркылы идәнгә аударганда да: «Только сто грамм, больше нельзя», – дип, гырылдап йокыга китте.

Нургали абзый сөйли, менә мин аның күзләрендә чиркану күрәм: кышкы салкында бер солдат – Васька-запевала – немец офицерының мәетен тенти. Бармагындагы алтын йөзеген салдыра алмагач, төптән үк кисеп ала, ул гынамы, хром итегенә кызыгып, мәетнең аякларын да тездән кисеп алып кайта, тимер мич каршында шуларны эретеп утыра… «Катюша» ны аннан да шәп җырлаучы юк иде взводта, үзе моңлы, ә күзләре нигә салкын икән дип йөри идем, ди Нургали абзый.

Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә сагыш күрәм: әнә полкташы Омск егете Нургали снаряд тутырылган әрҗә сөйрәп бара, шул мизгелдә әрҗәнең нәкъ өстенә дошман снаряды килеп төшә, коточкыч шартлау яңгырый. Нургали абзыйның күз алдында адашы, вак кына кисәкләргә таркалып, һавага оча.

Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә самими елмаю күрәм: гаҗәп күп санлы сыер көтүе тоткан монгол юртасы янында бер солдат көзгегә карый-карый кырына. Хуҗа-монгол килә дә көзгедә үзен күреп ала. Шакката бу. Көзгенең арт ягын борып та карый, гомерендә беренче тапкыр үзен көзгедән күрүе икән. Солдат хәйләкәр елмая, маңгаена мөгез куеп, ике бармагын күрсәтә. Янәсе, ике сыерыңны бирсәң, көзгене алышырга була. Монгол шунда ук риза икәнен белдереп баш селки. «Совет солдаты көзгене ике сыерга алышкан» дигән даныбыз әллә кайларга таралыр дип, солдатны командир тыеп кала.

Повар – Кострома егете Капустин – эре тешләрен ыржайтып көлә:

– Томана да икән бу монголлар, ә?! Танк гасырында көзге күргәне юк, тфү! Шушы чүчмәкләр безне өч йөз ел буена изеп тотканмы? Ышанмыйм, братва, билләһи ышанмыйм! Татар булса бер хәл, шулай бит, Нуркалей!

Көзгегә исе киткән монгол Капустинга елмаеп карый, аның мыскыллавын аңламый.

– Бервакыт Хинган таулары арасыннан ага торган елга буена килеп җиттек. Безгә аргы якка чыгарга кирәк. Су тирән түгел, бот төбеннән, шулкадәр тиз ага үзе… Повар Капустин атка җигүле поход кухнясы белән килә бит, дилбегә тотып, арба артына тәпи баскан, кухня морҗасыннан төтен чыгып бара.

– Кермә суга, бетәсең! – дип кычкырабыз, кая ул, Капустин батыр… Ярдан аз гына керүгә, кухня да ауды, аты да егылды, Капустин үзе дә мәтәлде. Дулкын белән бергә бөтерелә-бөтерелә агалар. Бөтенесе харап булды дигән идек, йөз илле метрлар киткәч, Капустин, борылыштагы агач тамырларына тотына-тотына, ярга чыгып ауды.

Пехотачыларны аргы якка монгол солдатлары чыгарды. Рәтен беләләр икән, каһәрләр, ун баш атны йөгән тезгене белән берсенең койрыгына икенчесен бәйләп тезделәр дә… Алдагы атта – монгол, калган тугыз атка икешәр пехотачыны утыртып чыгардылар теге якка.

– Йә, ничек, Капустин, монголлар томанамы?! – дип ым кагам Капустинга. Шәбәргән, тез башлары умырылган Капустин, баягы мәхшәрдән аңына килә алмыйча, тасрайган күзләре белән елмайгандай итеп, яр кырыенда ята.

Хәтәр хәлләр…

– Бервакыт тирән генә чокырга төшеп яттым, һөҗүмгә әзерләнәбез, – ди Нургали абзый. – Нидер ошамадымы, ара ун метрлар булыр, алдагы окопка күчәсе иттем. Борылып карыйм, артта мин калдырган окопка бер солдат килеп кенә җитте, Васька-запевала икәнен танып кына өлгердем, шул мәлдә снаряд төшеп, күз алдымда аны тетеп тә ыргытты. Кырыема нидер шапылдап төшкәнгә башымны күтәреп карасам… окоп кырыенда өзелгән кул ята, урта бармагында алтын балдак… Теге немец офицерыннан салдырып алынган балдак…

Бусы бер хәл, мине яшәү белән үлем арасындагы сизенү тетрәндерә. Нургали абзый бер окоптан икенчесенә нигә дип күчкән, берничә секундтан аның гомере өзелергә мөмкин икәнен кем белгән, «Тимә, яшәсен!» дип, нинди илаһи кодрәт аны алга этәргән? Кеше акылына сыймый торган өстен бер көч карап торганмы әллә? Кәшифә ханым белән тигез гомер итәсе, биш бала үстереп, унбиш оныгы белән милләтне баетырга тиешлеге, бәлки, тәкъдиренә язылган булгандыр.

Капка төбендә «сугыш китабы» н актару бара. Армия хезмәтен бетереп кайткан егет-җиләннәр дә Нургали абзыйны йотлыгып тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр.

Рус армиясендә элек-электән үк шундый гадәт хөкем сөргән – басып алган җирдә, күпме кирәк шулай талау, көчләү өчен, «день солдата» бирелгән. «Бу сугышта ничек булды» дигән сорауга:

– Андый рәсми приказ булмады, – ди Нургали абзый, – әмма тыю да сизелмәде. Берлинда ничек булгандыр. Җиңү көнен мин Кенигсбергта каршыладым. Офицерлар вагон-вагон әйбер, хәтта машиналар алып кайтканнар, ә солдатка күпме күтәрә ала, шулкадәр мал алырга рөхсәт ителгән, диделәр. Безне исә… эшелоннарга төяделәр дә каядыр алып киттеләр. Сочига, Кара диңгез буена ялга барабыз икән дигән хәбәр таралды. Сөенештек инде, ничә ел окопта үтсен дә гомерең… Поезд Мәскәүгә килеп җитмичә, кая барасын белми идек әле. Перронда себеркесен култык астына кыстырган бер карт безнең вагон янында тукталды да: «И балалар, бу сугыштан исән калгансыз инде, тегесеннән дә исән чыгарга язсын Ходай», – диде. «Нинди сугыш?» – дип аптырап калдык. «Һе, мине белми дип уйлыйсызмы әллә. Япуннар инде, япуннар», – дип, хәйләкәр елмая картыбыз. Моны ишеткәч, без тынсыз калдык.

Әгерҗе станциясендә Нургали абзый, вагон ишеге төбенә туктап, бик җентекләп карап торган карчыкны күрә: «Әллә син татар әбисеме?» – дип сорый. «Әйе, балам, берәр таныш кешем кайтмасмы дип торам». Нургали абзый бердәнбер байлыгын – кесәсендәге көмеш калагын ала да: «Минем исәнлеккә дога кылырсың», – дип, әбигә бүләк итә.

– Сугышта да гаделлек юк иде, – ди Нургали абзый. – Кем окопта ут эчендә кайнаган, аларга орден-медальләр бик эләкмәде. Менә Салихны гына ал. Дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән. Мылтык тотканым булмады, ди. Аның өч Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм тагын әллә күпме медальләре бар иде. Зәки абзый да дивизия командирының ат караучысы булган. Аның да өч Кызыл Йолдыз ордены бар иде.

Бүләкләү хакында өстән күрсәтмә бирелә иде. Хәтерлим әле. Кытай ягында «Зур Хинган» операциясе өчен бүләкләү хакында күрсәтмә килде. Анда геройга урыстан, украиннан, белорустан ничә кеше тәкъдим ителергә тиешлеге язылган иде. Тагын берничә милләт саналган, шулар арасында бер грузин да бар. Геройга куелган һәр кеше партияле булырга тиеш, диелгән… Башка милләтләрдән «батырларны» тиз таптылар, грузинга чират җиткәч… Хисаплап-барлап чыктылар, бөтен дивизиягә бер грузин бар. Ул да итек тегүче, мылтыкны үз гомерендә ялгыш кына да тотып караганы юк. Җитмәсә, партиясез иде әле. Менә шуны, узган айлар числосы куеп, сәгать эчендә партия әгъзалыгына кандидат иттеләр. Характеристикада язылганнарны укысаң… бу кеше алдында баш ими кала алмыйсың. Ул, Хинган елгасын кичкәндә, ничә офицерның тормышын саклап калган, ул ничаклы япон солдатына каршы берүзе сугышкан, ул күпме дошманны кырып салган… Гаҗәп инде батырлыклары… Шулай итеп, итекче грузин күз алдында Советлар Союзы Героена әверелде дә куйды.

Бер кеше – Нургали абзый – мисалында минем өчен «сугыш китабы» ачылганнан-ачыла бара. Күп сорауларымны мин алдагыга калдыра торам, ә күп нәрсәгә әлегә сорау бирерлек акыл да җитми… Кабат алданмас өчен, хакыйкатьнең үзен явыз гасырның шаһиты булган өлкәннәрдән алып калырга кирәк.

– Кырык өченче елдан соң татарларга герой исемен бик үк бирми башладылар. Күпкә китә дип уйладылар бугай, – ди Нургали абзый. – Әгәр халык санының пропорциясе белән исәпләсәң, сугышта иң күп кырылган халык та безнең татардыр әле… шулай… хәтәр үткәч, татарның кирәге бетә…

1
...
...
13