Читать книгу «Тимә, яшәсен!» онлайн полностью📖 — Марселя Галиева — MyBook.

Чишмә тавыннан караганда, туган авылым кочакка сыя да бетә. Әнә каен урманының ике тарафыннан Нөгеш, Чат сулары агып чыга да, авыл эчендә кушылып, Эстәрле инешенә әверелә. Өянке тамырларына тотынып аккан шул инеш буаларында мин йөзәргә өйрәндем. Тал күләгәсендәге серле кумырыклардан дөмберт белән балык куа идек. Бидәлгә яисә кәрзингә эләккән балыкны җыясың, кара төстәге этләй балыгын ташлый барасың. Тегермән буасында беләк буе чуртаннар эләгә, болар – безнең авыл өчен акула дәрәҗәсендә, өлкәннәр генә эләктерә ала торган патша-балыклар.

Тегермән шарлавыгыннан соң инеш тараеп, зирек куаклары арасыннан шәбәеп ага. Анда тәңкә балыклар белән бергә «кылыч балык» лар да эләгә. Уйламыйчарак тотынсаң, сырты кулыңны кисә торган, үрдәк борынлы, бармак буе бу балыкларны без, ниндидер хәшәрәт эләктергән кебек чирканып, суга ыргытабыз.

И җүләр чак!

«Кылыч балык» дигәнебез кара уылдык бирә торган затлы чөгә (стерлядь) булган икән. Аларның әнкәләре Камадан Ык аша безнең Эстәрлегә – тыныч суга – уылдык чәчәргә керә торган булганнардыр. Маймычлары, үсә төшкәч, киредән Ык аша Камага китеп барганнардыр. Без, мокыт ташбашлар, әнә шул ерак сәфәргә җыенган, киләчәктә зур үсеп, Мәскәү Кремле өстәлләренә куелырга тиешле «чөгә малайларын», тотарга чирканып, иреккә җибәргәнбез икән…

Эстәрлебаш авылы яныннан башланган чишмә калын урман эченнән көн яктысы эзләп ага, үз юлындагы салкын чишмәләрне җитәкләп, авылның «казлар һөҗүменә» җиткәнче сафлыгын саклап килә. Урман күләгәсе төшкән сай суда бик тә елгыр балыклар йөзә. Ярдан күләгәңне күрүгә, ук кебек атылып, әллә кай арада юкка чыгалар. Тәмле булсалар да, бу балыкларны яратып бетермибез. Шул бер-ике дистә елгыркайларны тоту өчен, чытырманлыкта таланып, юешләнеп, көне буена йөрергә кирәк. Соңы күңелле, әлбәттә. Балыклы савытың белән өйгә кайтып керүең – үзе бер тантана! Тамагың ач, әмма бәхетлесең, күзләреңдә, борынгыдан килгән кыргый дәрт булып, сунарчы хисе яна. Балыгыңны чистарту, йомырка белән кыздыру эшен, ясканып, әти үз өстенә ала.

Табигатьнең сулышка иркен чаклары!

Хәзер инде ул ярларга әйләнеп кайтсаң да юк… Чат суыннан, үзебез дә белмичә, патшаларны кикертә торган керкә (форель) балыгы тотканбыз икән шул малай чакта.

Күпме күзәткәнем бар: авылдашларым, балык күргәч, әсәренеп китәләр, күзләрендә мәҗүси очкын кабына, сирәк тәтегән ризыкка олы бер канәгатьлек белән тотыналар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән дип уйлаганым бар. Бәлки, безнең ата-бабаларыбыз, бу якларга күчеп килгәнче, зур сулар ярында яшәгәннәрдер. Балык аларның көндәлек гадәти ризыгы булгандыр. Балыкка табыну, тәм хәтере буыннан-буынга бирелә микән әллә?

Авылымның нәсел башы гомер сөргән урыннарда калын нарат-чыршы урманнары шаулагандыр. Наратка табыну да буыннан-буынга күчә барган, күрәсең. Ник дисәң, авылыбызга якын гына тоташ каен-усак-имән урманы, ә зиратка, гадәттә, нарат-чыршы утырталар. Каенның әсәре дә юк. Ихата буенда каен үстерү – монысы инде бөтенләй күрелмәгән хәл.

Бәләкәй чакта хәтерлим әле: тау өстендәге зиратның иң калку урынында карт нарат бар иде. Яшенле давыл купкан гарасатлы төндә ул авып төште. Киң ябалдашлы, куе ботаклы, каерылып үскән дәһшәтле мәһабәт нарат иде ул. Авылымның тере шәҗәрәсе, иң карт хәтере булгандыр, мөгаен. Төнге яшен уты күк йөзен ялмап алганда, ул тарафка карасаң, тетрәп китәсең, ботаклары көчле җилдән иңрәп кайный, нарат унике башлы дию сыман талпына, йолкына, төбе-тамыры белән бөтен авылны кубарып алып, галәмгә алып менеп китәр шикелле. Тыныч кичләрдә исә, каршы як тау артында кояш баеганда, наратның бирчәйгән кәүсәсе алтынсу төскә маныла. Иңкүлектәге авылыма инде моң гына төн җәелә, ә карт нарат очында әле һаман онытылган шәфәкъ нуры көйри, шул тымызык яктылык еллар аша минем күңелемдә аҗаган булып сулкылдый…

Туган авылымның исеме – Балтач. Мондый исем каян килә?

Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән. Эссе җәй көннәрендә агач ботаклары арасыннан тач-тач бал тамып торган. «Тач-бал» лы төбәк әнә шулай тора-бара халык телендә «Балтач» ка әверелә, имеш. Кара урманнар булуына да, бал тамып торуына да ышанам. Әмма телдә нинди дә булса атаманың кирегә әйләндерелүе – юк дәрәҗәсендә сирәк була торган очрактыр. Димәк, борынгы заманда Балтачы дигән атаклы кеше булган. Төрки бабаларыбыз, һәйкәлләрнең гомере кыска булуын чамалап, шәһәр-авылларга дан алган кешеләрнең исемнәрен кушып, мәңгелеккә калдырганнар. Менә ни өчен Көнчыгыш Европа, Украина, Идел-Урал төбәгендә, Себердә Балтач исеме белән аталган авыл-посёлоклар бихисап.

Малай чакта серле Чатыр тау бездән бик ерак кебек тоела иде. Тау итәгендә мәгарә бар икән, анда яраннары белән Пугачёв үзе яшеренеп яткан, йөрәксенеп эченә кергән кешеләр хәзер дә әле кылыч-хәнҗәр, ук-калкан ише кораллар табып чыгалар икән, дип сөйлиләр. Ул мәгарә минем төшләремә керә иде.

Еллар узгач, шундый бер тарихи китапка тап булдым. Себердән кайтышлый, 1722 елда Пётр Симон Паллас безнең якларга да сугылып чыга. Медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Симон Паллас үз күзе белән күргәннәрен бөртекләп язып барган. Яшенле яңгыр үтеп китәр-китмәстән үк, кызыгып, ул Чатыр тауга күтәрелә. Тауның уң як итәгендәге иңкүлектә берничә рудник бар, дип яза ул. Халык телендә аларны бакыр базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот мәгъдән алганнар. Йөз пот рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер тиен түләү исәбеннән).

Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Икенче көнне, Чалтаймас елгасын кичеп, ул иске Бөгелмә юлыннан, безнең авыл кырыеннан гына узып китә. Балташеводан өч чакрымнар киткәч, туйралы Ялтай тау тезмәсе башланды, дип яза галим. Ул тауны бүген дә халык телендә Ял тавы дип атыйлар.

Шунысы гыйбрәтле: Паллас килеп киткәнгә, җәмгысы ике йөз елдан артык вакыт узып киткән. Шул еллар эчендә табигать ничек үзгәрә икән. Чатыр тау итәгендә, бакыр базлары казылган иңкүлектә, хәзер сарык көтүе йөри, суырлар оя кора. Ә элек, Паллас килгән чакта, ул төбәкне менә болайрак язган: «В тёплой долине, в которой находилися рудники, много цвело Бобовнику, дикаго Миндалю, также на некоторых местах распускали свои первые цветы вишни, ракитник и Aftragalus phyfodes. Я от рудника возвратился опять в деревню, в коей меня ожидали мои повозки».

Чатыр тауга мин беренче тапкыр утыз өч яшемдә мендем. Анда бернинди кеше эзе дә юк иде. Бу биеклекнең илаһи тәэсиреннән мин шаккатып калдым. Һәм гомерлеккә яраттым. Ярату хисен үз күңелемдә генә күмеп калдырмыйча, кешеләргә таратасым, аны дөньяга кычкырасым килде. Бөек тойгылар уяткан бу туфани тауга минем менә шушындый мәдхия язасым килде…

Исәнме, мәгърур тау!

Туган як тәхете – Чатыр тау, исәнме!..

Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында, мамонтларның күз карашын хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең.

Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңенә басып меник әле синең ияреңә.

И бу җиһанның гадел минутлары…

И бу җанның убылыр упкыннары…

Уй-хыялларыңа канат куяр өчен, шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагыңда – рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе – юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да… йөрәгең тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый…

Ә җиле…

Чатыр тау җиле үз катына кешеләр менгәнне нинди ярата, зарыгып көткән була; уйнаклап килеп кочаклап ала да, шатлыгыннанмы – әле җырлый, әле көлә, әле үкси… Аннары үлән өстенә ятып мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый. Юк, мондый җил, мондый да саф, мәҗүси җил бүтән беркайда да исми, валлаһи исми.

Рәхмәт сиңа, Чатыр тау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан өчен, мең рәхмәт сиңа!

Җирсегән чакта, җилне дә сагынасың икән…

Тауларга карап, күк тирәнлеген күрергә була. Башын күтәреп, күк йөзенә карый белгәннәргә күпне белү язган.

Шушы тауның текә маңгаеннан торып күпме шагыйрьләребез Эстәрле, Ык буе тугай-кырларын тамаша кылдылар. Андагы хозурлыклар!..

Балыклары, сикереп чыгып, арба тәгәрмәченә урала торган күлләреме, еракларга китәсе килмичә, бормаланып кайта-кайта тау куеныннан иркәләнеп аккан елгаларымы, билгә каеш итеп урарлык йөгерек юлларымы, аяк тавышын ишетүгә, үлән арасына поса белгән мут кызыл җиләкле аланнарымы, чатлы мөгезе белән муенын кашый-кашый, ыспай гына атлап су эчәргә төшкән пошиларымы, саллы имәннәр янәшәсендә чытлыкланып бөтерелгән көяз каеннарымы – бу ганимәтләр һәммәсе дә шагыйрь каләме кытыклап алуын көтеп тын калганнар. Тау кашагасына басып, җил алкышыннан ләззәт кичереп торган шагыйрьләргә кара син. Шушындый илһамлы мәлдә шагыйрьләр күңелендә киләчәктә таудан калыккан һәйкәл буласы килү теләге туса да гаҗәп түгелдер…

Еллар үтсә дә онытмыйлар казанлы дусларым, туган якка кайтам дисәм, «Чатыр тауга сәлам әйт!» – дип, нәүмизләнеп-кызыгып калалар.

Тау артында таулар бар, дигәнгә мин, юл йөреп, үз күзләрем белән күреп ышандым. Җил-Су-Кояш берсеннән-берсе гүзәлрәк манзаралар хасил иткән икән. Якынайган саен ерагая барган кар чалмалы Кавказ сыртлары дисеңме, канлы язмышлар шаһиты – Кырым даглары дисеңме, Андалузиянең мәрмәр күкрәкле Сьерра-Невада өркәчләре дисеңме, самолёт канаты астыннан үрелеп калган Альп кыялары дисеңме – болар һәммәсе дә кешедән өстен горурлыкта, хәтәр упкыннар сагында…

Ә Чатыр тау – башка…

Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә, бөтен уй-вөҗүдеңнән аерылып, Аллаһы катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын һәм үзеңнең бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек чишмәсеннән кәүсәр нуры эчтең. Моннан соң инде, бер-бер эш кылыр алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу дип, икеләнгән күңелеңне Чатыр тау биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен исеңә төшер; шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың.

Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп, син Тарих хәтерен уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр тау – табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар мәмләкәтенең тере маяклары…

Саубуллашыр алдыннан, күңел догаңны укы да, иелеп, тау маңгаен сыйпап ал. Күпне күргән олпат таулар да юатуга мохтаҗ…

Ераклашкач, Чатыр тауга соңгы тапкыр борылып кара син. Тик бер генә тапкыр борылып күз сал. Олы юлга фатиха алып чыкканда, капка төбендә озатып калган әниеңә дә шулай бер генә тапкыр борылып кул болгый идең бит… күз яшеңне күрсәтмәс өчен.

Һәр хушлашуда, бәлки, бу соңгысыдыр… дигән, бәхилләшү төсмере бар… Әмма саубуллашкан чакта, безгә бу хакта оныту бәхете бирелгән, соңыннан инде татлы үкенер өчен.

Йә, хуш, Чатыр тау!

Бәхетем дә, ләхетем дә синдә булсын, туган җир…

Ә син, эчкерсез тау җиле, яшеннәр оясын туздырып уйна шулай, без кешеләр уенына кызыгып төшә күрмә, илаһи биеклектә кал!

Ярабби…

1
...
...
13