Читать книгу «Тимә, яшәсен!» онлайн полностью📖 — Марселя Галиева — MyBook.

Беренче калсын беренче

Ишегалды – чирәмле, капкалы дөньям. Монда һәммә җан иясе үз гамендә. Мөгезе белән чөеп кенә капка элгечен ачкан сыерның гөрселдәп кайтып керүе… Тук казларның, утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән гаң-гаң килеп гапләшүләре… Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы… Бердәнбер кәҗәнең, «төкердем мин сезгә» дигән салкын карашын төбәп, күн иренен кыйшайта-кыйшайта сагыз чәйнәве… Гөнҗәлә койрыклы әтәчнең, күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатьсез тыпырдап алуы… Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең, ак тәпиләрен җиргә тидерәсе килмичә, баскыч биеклегеннән әлеге маллар ягына – «кара халыкка» – түбәнсетеп кенә карап утыруы… Менә шул инде минем түгәрәк дөньям.

Ярый әле, Африканың берәр илендә тумаганмын. Коенырга дип төшсәң, суда чиркангыч крокодиллар көтеп ятар иде. Урманына керсәң, бегемотлар, юлбарыслар… Ул кыргый явызлар эргәсендә үсеп, дүрт саны төгәл калган малайлар була микән?

Капканы ачып чыгуга… Бу дөньяның хикмәтләрен беренче тапкыр күрү, беренче тапкыр ишетү, беренче тапкыр татып карау, кичерү… үзе бер могҗиза бит. Күп вакыт ул «беренче тапкыр» ның ни буласын башыңа да китерә алмыйсың. Бәлки, шуның белән кызыклыдыр да ул. Икенче, өченчегә киткәч инде күнегелә, шаккатудан гадәтилеккә күчә барасың һәм шул гадәтилектән арып, кайчакларда беренче тәэсирнең кабатланмас хатирәсенә әйләнеп кайтып, бер чистарынып аласың.

Әнә капкасыннан Шәйми агай чыгып килә. Көрән эшләпәдән. Төтене төтәп торган төрепкә капкан. Подтяжкасын баш бармагы белән тыгыз корсагына чирттереп килә. Ул, төрепкәсен кулына алып, иреннәрен түгәрәкләп, бөтен күкрәген калкытып, сулышны көрәп ала, шуңа күрә без аңа «паровоз» дип кушамат тактык. Әнә карчыгы Хөсниттәй коедан су тарта. Аларның чирәмле ишегаллары бик иркен. Онытып торам икән, бүген аларга гурт керәчәк бит!

Күргән бар. Без малайлар өчен шаукымлы булачак икән бүгенге көн.

– Гурт килә! Гурт килә! – дип, бер-беребезне уздырып, кычкырыша-кычкырыша, авыл башына йөгерәбез. Әнә тегермән яныннан ишелеп бозау көтүе килә. Колагына тимер алка тагылган хөкүмәт маллары. Якын-тирәдәге районнардан кан-яшь чыгарып җыелган маллар.(«Гурт» – сугымга куылучы көтү, алман сүзе, диелә Даль сүзлегендә. Гур – борынгы төрки телдә «халык», «күп» дигән мәгънәне белдергән. Алманнарга бу сүз һуннардан кергән булырга тиеш.)

Кичкә көтүне Хөсниттәйләрнең иркен ихатасына ябачаклар. Боларны бездән кырык чакрымдагы Бөгелмә шәһәренә куып баручы көтү башлыгы «гуртотправ» дип атала. Ул – бердәнбер ир кеше, калганнары – көтүче хатын-кызлар. Хөсниттәйләрнең мондый чакта төне буе өендә ут сүнми, мәҗлес бара, итле аш исе урамга ук саркып чыга. Гуртотправ белешеп тора: әгәр инде Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле, чират икән, гуртны куарга ашыкмый, хуҗалык көтүен болынлыктан бер читкә этәреп, үләнлерәк җирдә атналар буе хөкүмәт малларын көтәләр.

Хөсниттәйләрнең ихатасы киң булса да, барыбер эре мал өчен кысанрак шул. Кай төннәрдә таналар тынычсызланып сөзешә башлый, бер-берсен таптау очраклары да була. Мондый чакта, караңгылы-яктылыда килеп, гуртотправ сугымчыларны уятып йөри, минем әтигә дә чират җитә. Төш җиткәндә генә, ул арып-талып кайта: «Биш сыер җәнлеген суеп тунадык…» – ди. Шул көндә үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп, Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар бит, каты заман, малның бер тоягын җуйса да, үз башын бүкәнгә куячаклар. Хөсниттәйләр өендә көн дә сый-мәҗлес, табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта, гурт көтүенә хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз малны чалып, корбан итәләр.

Безнең дә бер көздә тана бозавыбыз югалды. Бөгелмәгә җитәрәк, Толчайкадан барып тапты әти. Гуртка ияреп киткән булган. Гуртотправ: «Бер көнгә соң килгән булсаң, абзый, бозавыңны хәл итә идек», – дигән.

Ничә тапкырлар гурт узгандыр безнең авылдан: танасы, сарыгы, тай көтүе… Беренче тапкыр без дуңгыз көтүен дә күрдек. Лайлага баткан бу шыксыз җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп тигезләнгән сыман, кызыл каймалы, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә колак салам:

– Әнекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?!

– Табигать ялгышыдыр бу!

– Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк!

– Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса, ачка киселәсе идек.

– Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән… Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә…

Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйләрнең ихата-курасында икенче язга да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле алар ишегалдында бер чеметем дә үлән баш төртмәде. «Дуңгызның тизәге үләнне тамырына кадәр яндыра», – диделәр.

Ә бүген… Көтәбез малайлар белән. Түземсезләнеп, тегермән янын күзәтәбез. Туйкәне узып, шуннан килеп чыгарга тиешләр. Тып-тын. Мал-туар тавышы ишетелми. Ниндидер хатын-кызларның килгәне күренә, бүтән берни юк, дисәк… Басу капкасына җитәрәк кенә күреп алдык. Казлар килә! Казлар. Адәм тәганәсе. Мондый хәлне беренче күрүебез. Казлар бер эзгә тезелгәннәр дә, елан муеннарын сузып, үзара зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы Туйкә белән ике арадагы Җайлы яр чокырында, икенче очы, кәс-кәс басып, ашыкмыйча гына басу капкасыннан кереп килә. Ике яклап, шактый ара калдырып, сыек чыбык тоткан хатын-кызлар тезелеп бара. Бу бичара казларны, шулай җәяү тәпиләтеп, Бөгелмәгә кадәр ничекләр исән-имин илтеп җиткермәк кирәк…

Казлар ихатага кертеп япкач кычкырышырга, бер-берсе белән талашырга тотындылар. Бөтен оч күкле-яшелле тавыштан тетрәп торды. Аннары… арып, карлыгып беткәч, үзара солых төзеделәр бугай, тынычланып өч көн буена тордылар. Шул арада гуртотправ каяндыр ялтыравык капчыкларда гудрон кайтартты. Аны авызы зур итеп кисеп эшләнгән тимер мичкәнең астына учак ягып эреттеләр.

Бөгелмәгә кадәр барып җитәргә казларның тәпие юкарып бетеп чыдамас дип, шуның өчен, сыек хәлгә килгән кайнар гудронны аерым савытка алып, суыта төшкәч, берәм-берәм казларның өч япьле тәпиләрен шуңа манып-манып алдылар. Казлар башта, моның белән риза булмыйча, гауга чыгарсалар да, соңыннан инде аякларына ялтырап торган «кара штиблет» киеп куйгач канәгать калдылар бугай, атлаулары икенчеләнеп китте. Шулай итеп, казлар кәрваны, кырык өч чакрым ераклыкка – Бөгелмәгә таба, дисбе кебек тезелеп, юл алды.

Кар төшкәнче, кара көз буена шулай авылыбыз аша үткән гурт көтүләреннән тәэсирләнеп, әнидән: «Боларны Бөгелмәдән соң кая алып баралар?» – дип сораганым хәтердә. «Вагоннарга төяп, Мәскәүгә алып китәләр», – диде әни. – Анда ил башлыклары яши. Рәсемнәрен күргәнең бар бит. Сталин бабаң. Ворошилов. Будённый. Тагын… Аларның эшләре авыр. Кайсы ат ите ярата, кайсы каз ите, кайсы чучка… Тфү, тфү…

Шул төндә мин гаҗәп төш күрәм: Мәскәү каласы безнең Суыр тавы артында гына, имеш… Һау-һаулап, безнең авыл-болыныннан шул тарафка гурт куалар. Кызыл мәйданга Сталин бабай чыгып баскан, аның янәшәсендә – Ворошилов, Будённый… Өчесе дә авызларын мәгарә чаклы итеп, киереп ачканнар. Мал көтүләренең бер башы безнең авылда, икенче очы, борыла-сырыла, Кызыл мәйданга барып җиткән. Әнә Сталин бабайның авыз-мәгарәсенә, тезелешеп, казлар кереп бара. Ворошилов авызына дуңгызлар агыла. Мыеклы иң зур авыз – Будённыйныкы. Анда, кешни-кешни, тайлар көтүе уйнаклап керә.

Бу төшемне сөйләгәч, әни бер мәлгә тынып калды. Авыз эченнән ниндидер дога укыды, иреннәре пышылдавыннан «…әшһәдү әннә…» дигән сүзен генә абайлап калдым. Бу доганы ул яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә укый иде бугай… Бераздан ул миңа, тыныч кына итеп: «Төшеңне беркемгә дә сөйләмә, улым», – диде. Бер генә әйтте һәм, шунда төшемдә ярамаган нәрсә күрүемне аңлаган кебек, башымнан ниндидер дәһшәт канаты сыйпап алганын тойгандай булдым.

Әни акыллы булган, оныттырырлык итеп бер генә әйткән, кат-кат кабатлап, ачуланып ташлаган булса, кирелегем уянып, мин ул төшне, һичшиксез, бүтәннәргә сөйләүдән тыелып кала алмаган булыр идем.

Бүгенге көннән торып уйлыйм: нинди дәверләр булган, ачлы-туклы авылларның бәгыреннән өзеп алып, этап белән көне-төне мал кудылар ул елларда. Каядыр этап белән кешеләр төркеме, кешеләр генәме – нигезеннән кубарылган халыклар болыты Себер якларына куылды. Ил эчендә гел хәрәкәт, коллар хәлендә – маллар, маллар хәлендә – коллар. Империянең бирән авызы ачылган, барысын йота, кайнатып юк итә тора.

Россиядә кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыннан килә. Урта гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне туплап, әрәм-шәрәм итү җәмгыятьнең законлаштырылган җинаяте иде. Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы. Ачка интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына таратып: «Мәгез, коллар!» – дип өләшергә була.

Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга туры килде, һәркайдагы кебек үк анда да чират, мәхшәр иде. Кан, үлем исе… Алда котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр, шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки, алар, соңгы минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә мал каргышы да төшәдер адәми затларга.

Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә, күрмәдем дә шикелле. Сурәтләргә алынсаң, каләм калтырар… Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә, һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала. Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын! Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сытык чырайлы, салкын күзле, куркак, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз? Иҗтимагый сәбәпләрдән кала, кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки, большевиклар, дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен, махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан, кирәк чакта ярсу-дуамал итеп тәрбияләргә теләгәннәрдер. Адәм баласын манкортка әверелдерү өчен, алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр ачмадылар бит.

Беренче тапкыр… дигәнем һәркайда, һәркөнне безне сагалап тора. Үзеңнеке түгелне үзеңнеке итәргә дә өйрәнеп киләбез.

Бурлашу – караклыкның баласы гына. Малай чакның нәфесе, теләге кануннар белән исәпләшеп тормый. Колхоз кырында кишер өлгергәнме – өлгергән. Димәк, син аның тәмен татып карарга тиешсең. Иркен кырда, җил-кояш хозурында чама белми үскән кишер ай-һай тәмле була бит ул. Тешләрең арып, гүли башлаганчы кимерергә була.