Читать книгу «Убырлар уянган чак» онлайн полностью📖 — Марат Кәбиров — MyBook.
image
cover

Бу сүз мине гаепләгән сыман ишетелде. Мин – ана карынында яткан сабый – әниемнең канын имүче. Мин – якты дөньяга туган бала – мин – аларның кодрәтен суыручы” Мин – вампир. Алар үзләре дә сизмичә, бөтен гомерен миңа корбан итә… Ата-ана өчен вампир – бала…

– Бүре вампир була алмый…

Бу сүзләр алдында мин көчсез идем…

Юк, вампирлар турында укыган язмаларда бүрегә кагылган нәрсәләр булмаганга гына түгел… Мин маймылдан аерылган бабаларыбызның үз дошманын җиңгәч, аның канын дошманның баш сөягенә салып чүмергәнен дә, сарыкны буган бүреләрнең хайван тамырннан җылы кан эчкәнен дә белә идем. Һәм мин үзебезнең затның, шәжәрәләр буенча, баш бүредән барлыкка килгәненә дә шикләнми идем.

– Бүре вампир була алмый… – дип кабатлады Айрат.

“Бүре убыр була алмый.” – дип уйладым мин дә күңелемнән. Моңа бернинди дәлилем дә юк иде, тик мин бар җаным белән ышандым —

Бүре убыр була алмый!

Бүре – бар булмышы белән – ерткыч.

Нибары ерткыч кына…

– Бүре генә булса, ярый ла бит…– дип кабатлады картый, – Бүре үзебезнеке лә ул…

* * *

Шүрәле урамы гына үле тынлыкка чумган кебек иде. Көтмәгәндә килгән сәер хәлләрдән бары тик ул гына каза күрер дә, башкалар исән-сау калыр, бары тик безнең урамда гына… безнең урамда… вакытның, гомернең, яшәүнең нилектән тукталып калганын беркем дә күрмәс тә, белмәс тә, сизмәс тә кебек иде.

Ләкин барсы да башкача булып чыкты…

Әтиемнең ниндиерәк кеше икәнен әйткән идем инде. Әтиләрнең хәлен искә алганда, аны алама дип булмыйдыр. Һәрхәлдә, ул минем өчен иң зур кеше. Сизгәнсездер инде, китапларны күп укуым да, җөмләләрне матуррак итеп төзергә тырышуым да аңа охшарга теләүдән. Һәм сезгә сер итеп кенә шуны әйтәм, ул минем язучы булуымны теләми. Имеш, язучылар бәхетсез була, аларның канын ил, дәүләт суыра.

Мин инде, иркен гаиләдә үзаллы булып үскән малай, киләчәгемне нинди һөнәргә багышлаячагымны беләм, һәм әти биш куллап каршы килсә дә, “улым, юк белән маташма” – дисә дә үзем теләгән юлны сайлаячакмын. Чөнки мин дә почти аның кебек…

Мин дә аның кебек… хис кешесе…

Минем Нәфисәне күрәсем килә иде.

Айрат миннән дүрт айга ук бәләкәй. Ул авылда яши һәм беркемне дә сагынып кайтмаган. Шуңа күрә, урам буенда озак кына тарткалашып торырга туры килде. Ахырда ул бирелде һәм без Нәфисәләргә киттек.

Шүрәле урамы гына тынлыкка чумган кебек иде, алай булмаган икән, бөтен авыл тынып, яшәүдән туталып калган. Мин үземне кешеләре үлеп беткән чит планетаның бер авылыннан баргандай хис иттем. Авыл кичәгегә караганда да нык үзгәргән иде.

Элек булса, тәрәзә төпләренә басып сызгыру белән анда Нәфисәнең башы күренер дә бер мизгелдән ул йөгереп чыгар иде. Бүген алай булмады. Халимә апаларның ишеген шакырга туры килде. Ул эчтән бикле иде. Ярты сәгать чамасы дөбердәткәч, аяк тавышы ишетелде дә ниндидер хатын:

– Кем бар? – дип сорады.

– Безгә Нәфисә кирәк иде.

– Кем соң сез?

– Илһам.

– Айрат.

– Нәфисә монда түгел.

– Кайда соң ул?

– Үзләрендә юк. Алар бит сезгә күченеп килгән.

– Кем әйтте?!

– Шулай сөйлиләр.

– Алар монда түгел.

– Кайда соң?

– Белмим.

– Хәлимә апа, әйтегез инде, Нәфисәне ничек табып була?

– Белмим. Эзләмәгез аны.

– Хәлимә апа…

– Китегез, дим, моннан! Һәм башкача килеп йөрмәгез!

– Хәлимә…

– Китегез, дим… Юкса…

Нәфисәнең туган апасыннан мин мондый тупаслыкны көтмәгән идем. Ничектер кыен булып китте. Аның:“Китегез моннан!”– дип кычкырганы колак төбендә озак яңгырады. Ишек артында Нәфисәнең апасы түгелдер, гомумән, анда адәми зат түгел, Убыр үзе торадыр сыман тоелды. Мин ачы итеп сүгенеп, нәфрәт белән ишеккә типтем.

– Нишлисез сез, малай актыклары!

Тәрәзә пәрдәсе тартылып, Халимә апаның башы күренүгә, теләсә кайсы кибеттә сатыла торган “вампир теше”нең чалбар кесәмдә икәне искә төште дә мин аны тиз генә авызыма алып каптым. Халимә апа безне тиргәп тагы нәрсәдер әйтер өчен авызын гына ачкан иде, мин “вампир тешләрен” ыржайтып аңа омтылып куйдым.

Тәрәзә пәрдәсе талгын гына үз урынына кайтты.

Веранда идәненә нәрсәдер егылды.

– Үлде бугай… – дип пышылдады Айрат.

– Үлсен!.. – дидем мин кырыс кына. Һәм үзем дә куркып куйдым. Әгәр чынлап та үлгән булса… Нәфисәнең апасы!..

Мин кинәт килгән ярсу ташкынына бирелеп ишене дөбердәтергә тотындым. Халимә апаның үлеме белән килешәсем килми, аны кабат терелтәсем килә иде. Әгәр Айрат беләгемә килеп ябешмәсә, күпме шакылдатыр идем икән…

– Ул исән! —дип пышылдады Айрат, – Ишетәсеңме, әнә…

Мин колак салдым. Ишек артында нәрсәдер шаштырдый иде. Торып утырды булса кирәк. Пышылдап кына ниндидер дога укырга тотынды.

– Салават әйтә, —дип аңлатты Айрат, —Әйдә, киттек.

Урамда колакны ярырдай тынлык иде.

Җанда – бушлык.

Нәфисә кайда икән? – дип уйладым мин, – Исән микән ул…” Һәм бүген төнлә күргән төшемне хәтерләдем. Зәлифәнең тәрәзәгә килеп ялынуы… Сарыкларының буып ташлануы… Үзләренең өйдә булмый чыгуы… Мин болар арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын тойган кебек булдым да күңелгә шом йөгерде.

– Әйдә, Зәлифәләргә барабыз!

Айрат миңа сәерсенеп карады.

– Мин аны бүген төштә күрдем, – дип аңлаттым мин.

Айрат бөтенләй туктап ук калды.

– Яныңа кертүеңне, аны коткаруыңны үтендеме? Тәрәзәгә килеп?.. – диде ул ниндидер ачыш ясаган кебек, – Шулаймы?

Хәзер мин аптырап калдым.

– Син каян беләсең?

Айрат үз гоманының чынлыгына ышанырга теләгәндәй миңа бертын текәлеп торды.

– Ул төшне мин дә күрдем.

– Булуы мөмкин түгел!

– Мөмкин икән шул.

– Димәк, ул төш булмаган… Димәк, Зәлифә чынлап та килгән безгә…

– Белмим…—Айрат аз гына тынып торды, – Мин икенче кызны күрдем…

– Кемне?

– Егетләр, килегез әле монда!

Көтмәгәндә яңгыраган бу тавыштан без дертләп киттек. Атлаган җиребездә катып калдык та акырын гына хәрәкәтләнеп тавыш килгән якка борылдык. Мин бала җоннарымның кабаруын Айратка сиздермәскә теләп беләгемне сыпырып куйдым. Ул да шулай итте. Күңелеңә шом оялаганда һәрбер көтелмәгән нәрсә куркырга мәҗбүр итә икән. Тавыш хуҗасы явыз зат-фәлән булса, мин йөгереп качарга әзер идем инде. Тик ул Һидиятулла абзый булып чыкты.

– Идиот… —дип пышылдады Айрат, – Котны ботка төшерде.

Мин дәшмәдем.

Һидият, кырыкка җитеп килгән буйдак ир, фермада каравылчы гына булып эшләсә дә башлы кеше, белмәгән нәрсәсе юк. Болай карап торуга ул сау-сәләмәт кешегә охшап тора, фикер сөрешендә дә, атлап йөрешендә дә бер генә кыешлык та тапмассың. Ә асылда… Аның хакында бер мәзәк тә йөри әле. Хәер, Һидият турында мәзәкләр күп инде ул, тик монсын чын булган хәл дип сөйлиләр.

– Безне сугышта шул хәтлем нык чыныктырдылар, – дигән Һидият, бер исергәнендә, – Аяктан “Камаз” машинасы белән чыгып китсәң дә бер нәрсә дә булмый.

Моны тыңлап торган “Камаз” шоферы, ул кемгәдер кунакка килгән булган, шундук тотып алган:

– Әйдә алайса, аягыңнан машина белән үтәм,– дигән ул Һидиятнең үз сүзеннән чигенеп мәсхәрәгә калуын көтеп, – Әфганда булган кеше алай мактанмый ул.

Һидият елмаеп кына куйган:

– Бер яшник аракы.

Кул сугышканнар да Һидият аякларын машина астына тыгарга җайлап куйган. Моны көтмәгән шофер бер мәлгә албырап калган, тик Һидиятнең:“Әйдә! Егет сүзе бер була ул. Чыгарга курыксаң, ике яшник түлисең!”– дип мәҗбүрләвенә үчегеп, аяклар өстеннән узып киткән. Шуннан Һидият берни булмагандай торып баскан да шофер янына килгән:

– Бар, бырат, кибеткә элдерт!

Тегесе үз күзләренә үзе ышанмыйча, баскан урынында ярты көн буе катып торган, ә һушына килгәч, ике яшник аракы алып биргән.

– Гафу ит, туган…—дигән ул, – Мондый хәлне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Син чынлап та батыр яугир булгансыңдыр.

– Начар сугышчы түгел идем, – дигән Һидият, чалбар балакларын күтәреп, – Тик менә аякларым гына ташлап качты.

Аның ике аягы да протез икәнне күргәч, шофер бөтенләй һушсыз егылган, диләр…

–Кайда ашыгасыз, егетләр, —диде ул, без каршысына килеп баскач,– Тоткарламыйммы сезне?

Без баш селкедек.

– Бер проблема бар бит әле, егетләр…

Без колакларыбызны торгызып тыңларга җыендык.

– Бөтен авылны урап чыктым, бер юньле кеше таба алмадым. Кайсы өйдә юк, кайсы ишеген бикләп утыра…—ул тәмәке алып кабызды,– Ә минем менә бер “чәкүшкә” бар.

– Без бит эчмибез.

– Ә мин кыстамыйм да…—Ул бер чүлле шешәсен тартып чыгарды, – Янымда гына торыгыз. Эчкәч, ялгыз каласым килми минем. Янымда кемнеңдер йөрәге типкәнне тоясым килә.

Ул шешәсен ачып, җыелмалы стаканга аракы койды.

– Сезнең исәнлеккә, егетләр.

Без баш кактык. Ул эчеп куйды.

– Авыл ирләре бүген ауга киткән…—дидем мин, – Син күргәнсеңдер инде.

– Шуннан?

– Минем бик тә барасым килгән иде.

– Ерунда!..

– Ник алай дисез?

– Ну, кулларыннан килсә, бүре аулап кайтырлар инде… Шуннан?!.

– Сарыкларны бүре…

– …бумаган!

– Алайса, нәрсә соң?

– Белмим.

– Авылда вампир бар, диләр…

– Вампир… – Ул тәмәке төпчеген җиргә батырып куйды, – Вампир авылда мәңге булган ул… Чуртым…

Ул тагы берне койды.

– Әхтәмне беләсез бит?!. Скотник иде. Хатыны больницада бәби табып ята, ә ирнең бичәсе янына төшәргә акчасы юк. Председательгә кергән бу. Тегесе сөйләшеп тә тормаган, “юк” дип кенә куйган. Шуннан Әхтәм моны өстәле артыннан сөйрәп кенә алган да яңагына берне кундырган.

– Шуннан?

– Председатель айдан артык больницада ятты. Ә Әхтәмне милициядә бер атна тоттылар да чыгарып җибәрделәр. Кайткач миңа аркасын күрсәтте. Зәп-зәңгәр иде. Бөерен төйгәннәр. Атна-ун көн йөрде дә… җирләдек.

Ул стакандагы аракысын ачу белән эчеп җибәрде.

– Вампирның монда ни катнашы бар?– дидем мин ник тукталуыбызга үкенә башлап. Һидият, әйтерсең, мине ишетмәде дә.

– Авыл кешесе борын-борыннан бер рәхәт тә күрмәгән. Сез тарихны беләсез бит инде. Крепостное право дигән нәрсәне хәтерлисездер. Ә крестьян восстаниеларын?!. – Ул безгә карап алды да, кулын селтәп куйды, – Рәхәтлектән берәү дә коралг үрелми. Авыл гомер бакый изелү астында булды, аның тирен, саулыгын, хәтта канын сыгып, суырып алдылар.

Һәм ул кинәт миңа текәлде:

– Ә син:“Вампирның ни катнашы бар?” – дисең. Мин председательне дә гаепләргә теләмим. Ул икмәкне тиешле бәягә сата аламы?! Ә техника күпме тора?! Ә ягулык?! Шулай булгач, акча каян килсен колхозга?!. Ә еллар буена зарплата алмаган колхозчы ничек күңел биреп эшләсен?!.

– Без бит чын вампир турында әйтәбез, – дидем мин, Һидиятулланың сүзеннән ялка башлап,– Кан эчә торган…

– Ә мин нәрсә хакында сөйлим?! – Ул тәмәке кабызды, – Без бәләкәй чакта мәктәптә бер юаш малай бар иде. Без, тилеләр, аны уратып алабыз да:“Елый. Елый. Елый”– дип үчеклибез. Һәм бераздан ул чынлап та елап җибәрә.

Мин Айратка карап куйдым. Ул тыңлый иде.

– Идея материальлләшә дигәнне ишеткәнегез бардыр, – дип дәвам итте Һидият, – Мөхит, кешене уратып алган атмосфера материальләшә, ул кешенең киләчәген билгели. Кемнедер алла итеп күрәсең икән, үзең дә сизмәстән, аның колына әвереләсең…

Ул икебезгә дә күз йөгертеп алды.

– Әгәр халык фәлән гасырлар буена:“Безнең каныбызны эчәләр” – дип яши икән, аның бу уе материальләшмәс, гамәлгә ашмас дип кем әйтә ала?!

– Димәк, авылда вампир булу мөмкинлегенә син шикләнмисең? – диде Айрат.

– Шикләнмим. Һәм мин тагын бер нәрсәне беләм, бүген киткән аучылар урманның бөтен бүресен тотып бетерсәләр дә иртәгә тагын маллар зыян күрәчәк. Маллар гына булса…

– Ник алай дисең?

Һидият икебезгә дә текәлеп карап чыкты.

– Песиләрегез өйдәме?—Аның сүзеннән мин кинәт нәрсәгәдер төшенгәндәй булдым, тик башыма килгән фикер шундук эзсез югалды. Ә Һидият дәвам итте,—Авылда башта песиләр югалышып бетте. Минем Мурзик юкка чыккач, күршеләргә кереп сораштырдым, аннан бүтән кешеләргә… Кыскасы, беркем дә песиенең кайда йөргәнен белмәде, атнага якын күргәннәре юк икән. Менә шулай… Башта песиләр югалды. Аннан сарыклар каза күрергә тотынды. Бүген ферма сарыкларын мин каравыллый идем. Төнге сәгать өчтә бер чыгып әйләндем, дүртенче унбиш минутта – бер. Шул арада бер көтү сарык буып ташланган иде. Бер генә тавыш та ишетелмәде. Бүре шулай эшли аламы?! Юк!

Айрат белән без катып калдык.

– Картыйның да песие юк, —дип пышылдадым мин, – Югалган…

Һидият елмаеп куйды.

– Без әле аңлап та бетермибез. Тик зур бәла килә безгә, егетләр. Тормышның тамыры булган авылны юкка чыгарачак бәла.

Без дәшмәдек.

– Ә бит уйлап карасаң, песиләргә кадәр дә бик күп нәрсәләр юкка чыкты, —дип дәвам итте Һидият,– Дин юкка чыкты. Күпме матур йолалар!.. Һәм әкеренләп кенә кешеләр арасындагы җылылык, ярдәмчеллек юкка чыкты. Намус. – Һәм ул яртылаш эчелгән чәкүшкәсен атып бәрде, —Элек менә бу нәрсәне якын да китерми торганнар иде. Хәзер исә хатыннар да эчә…

– Дин кайтты бит…– диде Айрат, дулкынланган тавыш белән,– Безнең яланда да мәчет төзеп яталар.

Һидият озак кына дәшми торды. Аннан соң Айратка төбәлде:

– Дин кайтты… – диде ул авыз чите белән елмаеп, – Песиләр дә кайтыр… Сарыклар да… Бәлки, кайтыр…

Аның бу сүзеннән без бернәрсә дә аңламадык.

* * *

Картыйларга кайткач та өйгә керергә ашыкмадык. Капка төбендәге эскәмиядә дәшми-тынмый гына озак утырдык. Икебез дә нәрсәдер сизенә, нидәндер шөбһәләнә, тик үз шикләребезне кычкырып әйтергә базнат итми идек шикелле.

Һидият яныннан киткәч без Зәлифәләргә кереп чыктык. Өйләре дә, мунчалары да, келәтләре дә ачык, тик анда бер генә тере җан иясе дә юк иде.

– Алар кайдадыр киткән, – дидем мин, иң куркыныч уйларымны куага тырышып, – Бәлки, күченгәннәрдер?..

Айрат катгый гына әйтеп куйды:

– Алар вампирга әйләнгән.

Мин тертләп киттем. Үзем дә шуннан шикләнә, тик бу хакта уйларга курка идем.

– Нигә алай дисең?

– Алар үткән төндә вампирга әйләнгән,—диде Айрат калтыранган тавыш белән,– Синең төшеңә кергән Зәлифә минем арттан килгән булган. Ул… Ну, без аның белән дуслашып йөри идек… Озатышып…

Ул авыр сулап куйды.

– Әгәр ул минем төшкә кергән булса, мин… Мин торып ишекне ачасы идем… Мин аның шулкадәр ялбаруына каршы тора алмас идем. Юк. Ә син ачмагансың…

Мин үземне гаепле итеп сиздем.

– Ачарга кирәк иде мени?..

– Юк… —Айратның иреннәре дерелдәп куйды, – Ул бит Зәлифә түгел… Зәлифә юк инде хәзер…

Мин аны кочаклап алдым.

– Ярый…—диде Айрат минем кулымны этәреп, – Кирәкми, Илһам…

– Ә синең төшеңә кем керде соң?

Мин сүзне Зәлифәдән читкә алырга теләгән идем, тик Айрат бу соравымнан сискәнеп китте.

– Юк! Әйтмим! – диде ул, күземә туп-туры карап, – Әйтмим, Илһам. Сорама.

Минем бөтен тәнемә салкын йөгерде. Аның болай кылануы кычкырып әйтүгә караганда да аңлаешлырак иде.

– Нәфисә… – дип пышылдадым мин, – Нәфисә…

Айрат мине кочаклап алды.

Картыйның эскәмиясенә кайтып утырганда да авыр тәэсирләребез таралмаган иде. Без әлеге хәлнең чынлап та шулай икәнен исбатлый да, аңлата да, аңлый да алмый идек. Тик без аны белә, ниндидер бер тойгы белән тоя идек. Бу тоюыбыз җанны иги иде. Беребез дә бер сүз әйтмәдек. Тирә-якта шомлы тынлык. Күңелдә – курку да, газап. Моңа кадәр мин убыр затларны ничектер читтәрәк итеп, башкаларга зыян салса да миңа һәм якыннарыма тимәсләр кебегрәк итеп күрә идем, әле вампирның сулышы җилкәмә килеп бәрелгәндәй тоелды, бөтен тәнем эсселе-суыклы булып китте һәм мин ирексездән артыма борылып карарга мәҗбүр булдым. Һәм дертләп киттем. Койма буйлап йодрык зурлык үрмәкүч менеп килә иде. Котым алынудан ничек ыргып торганымны да сизми калдым.

– Нәрсә булды? – диде Айрат урыныннан сикереп торып, – Ни бар?

– Әнә, кара… – Мин үз тавышымны үзем танымадым, – Йодрык кадәр…

Икебез дә коймага текәлдек. Мин үз куркаклыгымнан гарьләнеп куйдым. Үрмәкүч нибары бармак очы зурлык кына иде. Айрат бер миңа, бер үрмәкүчкә карап алды да иңемә кулын салды:

– Әйдә, өйгә керик.

Өй ишеге эчтән бикле иде. Озак дөбердәттек. Тынлык. Тәрәзә дә шакып карадык. Юк.

– Картый йоклап киткәндер.

– Ул көндез йокламый,– дип кырт кисте Айрат, – Ни булды икән?

Мин дәшмәдем.

– Нәнәйнең ишеге эчтән ике келә белән бикләнә, —диде Айрат, —Озынрак калай кисәген ишек ярыгыннан тыгып күтәрсәң, ачыла торган иде.

Без ишегалдын берничә кат әйләнеп чыктык. Тик кирәкле калай табылмады. Кайсы кыска, кайсы артык йомшак иде.

– Җәйге тәрәзәләр бер генә катлы бит, – дидем мин,– Әйдә шуннан гына керәбез.

– Пыяласын ватсак?..

Мин дәшмәдем. Сәндрәгә менә торган баскычны тәрәзә янына китереп сөядем дә рамны тотып торган кадакларны бая табылган калай кисәге белән каерырга тотындым. Озак интегергә туры килмәде. Тәрәзәне Айратка тоттырып эчкә үттем.

– Картый! Син кайда?!

Сезнең искә алганыгыз бар микән, кеше яшәмәгән өйдә ниндидер сәер һава, җәйге челләдә дә өшеттерерлек салкынлык була. Мин дә әнә шул салкынлыкны тоеп җиңелчә калтыранып куйдым. Үз тавышым үземә ят булып ишетелде. Картый олы якта юк иде. Тәрәзәдән башын тыккан Айратның соаулы карашына мин иңемне җыерып кына җавап бирдем. Ул бәләкәй якка ымлап эчкә узды.

Өстәл ашъяулык белән каплап куелган, урындыклар тәртип белән тезелгән. Газ плитәсе өстендә майлы таба утыра, мич алдында кош-кортларга бәрәңге пешерә торган казан. Базның капкачы ачык. Икебез дә баз авызына карап өнсез калдык. Айрат тышка ымлады. Без верандага чыктык. Андагы карават та буш иде. Беркайда да беркем дә юк. Мин ихатага чыга торган ишекнең келәсен ычкындырдым. Айрат тәрәзә төбеннән кесә фонарен алды.

Өй ишегенең тоткасына үрелүгә эчтә ниндидер тавыш ишетелде. Айрат шунда ымлады.

– Күсе түгел микән, – дип пышылдадым мин, ишеккә колагымны куеп, —Келтер-келтер-келт… Тек-тек… Юк… Охшамаган…

“Келтер-келтер-келт-келт…”

Тавыш бу юлы икеләтә көчле булып ишетелде. Веранда тәрәзәләренең пыялалары земберләп, селкенеп-селкенеп куйды. Без бер-беребезгә сораулы караш ташларга да өлгермәдек, кинәт веранда ишеге шапылдап ачылып китте. Без баскан урыннарыбызда каккан казык кебек катып калдык.

Сулыш алырга да куркып озак көттек.

“Келтер-келтер-келт…” – ишек артында.

“Дер-дер-деррр” – тәрәзә пыялалары.

“Шак-шык…” – веранда ишеге.

“Тек-тек-тек-тек…” – безнең тешләр бугай.

Тагы көттек.

Бер нәрсә дә булмады.

Котыбызны алып, җаныбызны айкаган тавышларга бераз күнеккәндәй иттек. Әле булса бәла-казага юлыкмавыбыз тынычландырыбрак җибәрде. Һәм без уйларлык хәлгә килдек.

– Җил бугай…– диде Айрат.

Мин өй ишегенә ымладым. Айрат иңнәрен сикертте. Мондый билгесезлек ишек артында көтәргә мөмкин булган куркынчтан да яманрак иде. Һәм мин, курку катыш тәвәккәллек белән ишек тоткасына үрелдем, һәм аны кинәт кенә ачып җибәрдем. Ә анда…

Анда бернәрсә дә юк иде.

“Келтер-келтер-келт…”

Өй артында үскән чия агачының бер ботагы җилгә селкенеп тәрәзә пыяласына тиеп-тиеп ала икән.

Без бер-беребезгә мәгънәле караш ташладык.

– Картый бәрәңгегә төшкән, – дидем мин, баз авызына якынрак килеп, – Яктырт әле, монда бернәрсә дә күренми.

Айрат фонарен кабызуга, аркасы белән баз стенасына терәлеп, чүгәләп утырган кеше гәүдәсе күренде.

– Картый!

Җавап бирүче булмады.

– Баскычтан егылып төшмәде микән? – диде Айрат, —Нәнәйнең аяклары сызлаштыра бит ул…

– Фонареңны бир… – Мин базга сикердем, – Картый!

Ул дәшмәде.

Селкенмәде дә.

– Картый, нәрсә булды?

Мин аның кулыннан алдым һәм чак үрә сикермәдем: ул боздай салкын иде. Аның салкынлыгы миңа да күчеп бөтен тәнемне калтыратырга тотынды, тизрәк, тизрәк баздан чыгып качасым килде, тик үземне кулга алырга тырышып, тирән сулап куйдым.

– Ничек? – диде Айрат, – Картый нишләгән?

Мин дәшмәдем.

– Илһам?

– Туктап тор…

Мин бармак очлары белән картыйның салкын иягеннән алып, башын югары күтәрдем һәм котым алынудан ят тавыш белән кычкырып җибәрдем. Буыннарымның йомшарып, бөтен гәүдәмнең мамыкка әйләнүен тойдым, бөтен җаным-тәнем ток суккандай дерелдәп, утлы әрнү белән әрнеп сулкылдап куйды. Кайдандыр ерактан:“Нәрсә булды?” – дигән тавыш ишетелде. Моның Айрат икәнен чамаласам да авызымны ачарлык көч тапмадым, картыйның йөзеннән күз алалмадым.

Бу – картый түгел иде.

Дөресрәге, иртән генә безгә коймак пешереп ашаткан назлы да ягымлы карчык түгел иде бу. Акайган күзләрендә чиксез гаҗәпләнү катыш курку катып калса да, битендәге җыерчыклар таралып, маңгай сырлары язылып беткән, ул чын кешедән бигрәк, балавыздан ясалган курчакны хәтерләтә иде. Мин бөтен батырлыгымны туплап, аның күзләрен йомдырып куйдым.

– Картый үлгән…

– Нәр-сә-әә?!. —Айрат шундук төшеп җитте,– Нәнәй-йй… Ул үлгән мени…

– Күршеләрне чакырырга кирәк, —дидем мин, һәм кинәт бөтен тәнем калтыранып куйды. Картыйның күзләре кабат ачылган иде. Ул гел миңа карап торадыр, ниндидер бер ялгыш хәрәкәт ясасам, авызын ачып нәрсәдер әйтер сыман иде…

Кинәт идән сайгагы белән нигез туфрагы арасында нәрсәдер порхылдап куйды. Мин фонарьны шунда төбәдем. Кечкенә ике ут шары ялтлап китте дә шундук юкка чыкты, тик бу песи түгел иде, мин яшен тизлегендә баскычтан сикереп менгән арада аның канатларын күргән кебек булдым…

* * *

– Нишлибез инде?– диде Айрат чарасызланып,– Күршеләр юкка чыккан… Хәтта Наиләләр дә ишек ачмады бит…