Баштарак сыйныфташлары "кияү белән кәләш" дип ирештереп маташтылар да бу икәүнең артык исе китмәгәч, туктадылар. Илнур да сыйныфта төшеп калган малайлардан түгел иде. Иң көчлесе үк булмаса да, үз-үзен якларлык чамасы бар. Һәм, әлбәттә, Ләйләне дә.
Сигезенче сыйныфларга җиткәндә кызларның гәүдәсе тулыша, күкрәкләре чәйнүк капкачы чамасы булып бүртеп чыга, ә малайларга дәрт керә – кем кызларның биленнән кочаклап карарга омтыла, кем күкрәкләренә үрелә. Яклаучысы булмаган кызларны берәр почмакта кысрыклап, елатып бетерәләр. Ләйләгә бәйләнүче булмады. Ул вакытта Илнур төрле ярышларда катнашып беренчелекне ала торган спортчы, егетләр арасында абруйлы малай иде.
Ләйлә белән мөнәсәбәтләре дә дуслыктан узып, мәхәббәт ягына авыша башлады. Элеке кебек җитәкләшеп йөрүләр бетте. Куллары кулга тиеп китсә дә йөрәк ярсып тибә башлый, бит очлары алсуланып чыга, башлар әйләнеп китә. Бергә атлаганда кайвакыт сүзләр дә табылмый, әмма сүзсез генә атлау да рәхәт була. Ә аерылгач, дөнья да, тормыш та бушап калгандай тоела. Күкрәктән ниндидер иң кадерле нәрсәне суырып алган шикелле…
Мондый хәлат озакка сузыла алмый иде.
Һәм көннәрнең берендә барсы да үз урынына утырды. Ни сөйләшергә белмичә, сүзләр табалмыйча аптырап барганда Ләйләнең биек үкчәсе янтаеп китте дә кыз сөрлекте һәм Илнурның куенына барып керде. Егетнең бөтен булмышы тыелгысыз бер дулкынга әверелде. Ләйләнең тәне кайнар да, йомшак та, татлы да иде. Ул кызны үзенәрәк тартып, куенына кысты. Ләйлә читкә тайпылган хәрәкәт ясады да тынып калды, бераздан үзе егеткә сарылды. Кызларның шулкадәр назлы итеп сарылганын беркайчан да тойганы юк иде әле Илнурның, әллә нинди тылсымлы халәт иде бу, бөтен күзәнәкләреңне тибрәндерә, җаныңны да, тәнеңне дә сүтеп җыя торган рәхәт давыл иде. Шул давыл эчендә иреннәр бер берсен әзләп тапты… Шул давыл эченнән кайнар пышылдаулар ишетелде:
– Җаным минем…
– Бердәнберем…
Ә бераздан татлы да, газаплы да тавыш:
– Мин яратам сине… – диде.
– Мин дә… Мин дә яратам!
Бу мизгелләрне хәтергә төшерү үзе генә дә Илнурның күңеленә чиксез рәхәтлек бирә. Хәтта мәңгегә онытылмаска, гомер буе җанны игәргә тиешле әрнү-үкенечләрне дә, күңелне тырмап яшәгән нәфрәт барлыгын да оныттырып тора. Егет шул мизгелләргә кайтырга теләгәндәй күзләрен йомды, күзәнәкләренең назлы тибрәнүен тоймакчы булды, әмма бу хәле озакка бармады, ачы өермә булып күз алдына икенче бер мизгел килеп басты. Монсы да бөтен җаныңны-тәнеңне актара торган иде… Тик монсы җылылык та, наз да, рәхәтлек тә бүләк итми, бу бары тик сызланулар һәм әрнүләр генә бирә, бөтен булмышыңны һәм дөньяңны тоташ ялкынга урый…
Мәхәббәттә аңлашкан көннән алып алар үзләренең кияү белән кәләш икәнлекләренә берсүзсез ышаналар һәм никахка керер яшькә җитүләрен түземсезлек белән көтәләр иде. Ник шуны унсигез яшькә кадәр итәргә кирәк булгандыр инде. Элек уналты яшьтә үк өйләнешеп тормыш корып җибәргәннәр, итәк тутырып балалар үстергәннәр, тавыш-гауганы белмичә, мәхәббәттә тату гомер иткәннәр. Ә хәзер…
Югары уку йортына да кочаклашып барып керделәр. Филология факультетына. Икесе дә әйбәт укый иде. Илнур күңеленнән генә язучы булырга хыяллана, бүлмәсендәге иң яшерен урында берничә әсәре дә бар, тик аларны әле хәтта Ләйләгә дә күрсәткәне юк иде. Ләйләнең теләге – укытучы булу. Институтта да гел бергә булдылар. Һәм үзләренең кияү белән кәләш икәненә тамчы да шикләнмәделәр. Берәү дә шикләнмәде. Төркемдәшләре аларның бер-берсен яратуын белә һәм шундый якты мәхәббәткә сокланып, хәтта бераз көнләшеп тә карыйлар иде.
Көнләшерлекләре дә булгандыр. Илнур бик әллә кая киткән чибәр егет тә түгел, өс-башы да гади генә, күбесенчә абыйсыннан калган киемнәр… Кесәсе дә такы-токы. Әти-әнисеннән матди ярдәм бик эләкми, үзе каян эш таба шуның исәбенә көн күрә, ә эш дигәнең гел генә табылып та тормый. Менә шундый гади генә егет янында Ләйлә кебек алиһә йөргәч, көнләшсәләр дә аптырырлык түгел инде.
Әлбәттә, Илнурның кимсенгән вакытлары да аз булмады. Ләйләне затлы рестораннарга йөртәсе, диңгез буйларыннан ял иттереп алып кайтасы иде дә бит… Һич югында уртача гына бер җиңел машина белән каршы аласы, озатып куясы, теләгән җиреннән әйләндереп алып киләсе иде. Тик әлегә аның мөмкинлеге юк шул. Әлегә…
Ләйлә моңа артык игътибар итми иде бугай. Акыллы кыз ич инде ул, барсын да аңлап тора, үзе дә Илнурныкы шикеллерәк гади гаиләдә туып үскән кыз. Бөтен илдә акча хакимлек итсә дә, алар дөньясында мәхәббәт тәхеттә иде. Алар бар, бергә һәм шуның белән бәхетле иделәр.
Көннәрнең берендә аларның төркеменә яңа студент күчеп килде. Денис исемле. Әллә кая киткән егет түгел инде. Кыска гына буйлы, ябык гәүдәле. Битен тимгел тимгел булып сипкел баскан. Сары сыек кашлары астыннан соры күзләре ялтырый. Борыны урынына камыр уып чәпәп куйган кебек. Кыскасы, ашык-пошык ясалган Яңа ел алдыннан подъезд алдында ашык-пошык ясалган Карбабай шикеллерәк бер нәрсә, бернинди матурлыгы юк.
Тик ул бик хикмәтле егет булып чыкты. Беренчедән, өс-башы ис китмәле – бөтен киеме затлы, яңа гына энәдән чыккан шикелле. Икенчедән, үзен бик иркен тота, хәтта укытучылар белән дә югарыдан карап сөйләшә. Тегеләре дә моңа юл куя, Илнур шулай кыланса мизгел эчендә урынына утыртырлар иде, ә моңа бер сүз әйтүче юк. Соңыннан ачыкланды инде, бик зур бер түрәнең баласы икән. Бер үк вакытта экономика факультетында да укый, филологияга килүенең сәбәбе бер – монда иңглиз телен яхшы укыталар. Чынлап та яхшы, мәктәптә ун ел укып берни өйрәнә алмаган Илнур да монда килгәч, ярыйсы ук алга китте. Шуңа күрә, Денисны да алар төркеменә урнаштырганнар.
Ләйлә баштарак Дениска көлеп кенә карый иде. Теге ни әйтсә дә гел аркылы килә, ирештерә, хәтта мәсхәрәли дә кебек. Илнур моңа илтифат итмәде, гаҗәп тә түгел – әтисенең байлыгы белән мактанып, шуңа аркаланып йөргән егетләрне ул үзе дә бик өнәп бетерми. Тик егет кешегә Ләйлә кебек аркылы килеп булмый, килешми ул. Ә кызларга килешә. Аларга ни әйтсәләр дә гафу ителә.
Аз-маз акчасы булмасмы дип, бер төркем егетләр белән Илнур өй түбәсе ябарга ялланган иде. Тик беренче көнне үк түбәдән егылып төште дә хастаханәгә эләкте. Ләйлә бу хакта белү белән тәмлешкәләрен төяп килеп җитте, озак сөйләшеп утырдылар. Ләйлә дәресләр турында, нинди темалар үткәннәре хакында сөйләде. Аның янында рәхәт иде. Кыз шулай көн дә килеп йөрде, бераздан көн аралашка күчте, ә ахырда бөтенләй килмәс булды. Илнурның аягы сынган иде, төзәлүе никтер озаккарак китте. Ләйләнең килмәвенә дә аптырырлык түгел, тиздән имтиханнар башлана, гел генә хастаханә юлында йөреп булмый, әзерләнергә дә кирәк. Үзен шулай дип юатса да Илнурның күңелендә бераз шом да бар иде. Чирләп китмәде микән, бәла-казага юлыкмадымы…
Хастаханәдән чыккач ул туп-туры институтка китте. Дәрес барган аудиторияне эзләп тапты да кинәт кенә килеп керергә кыймыйча, ишекне кысып кына ачып күзәтә башлады. Ләйлә Денис янынада утыра иде. Тегесенең бер кулы өстәл өстендә, икенчесе Ләйләнең ботын сыйпый. Кыз карышмый, канәгать елмаеп утыра.
Моны күргәч, егет бер мәлгә исәңгерәп торды. Чынлап шулаймы соң бу дигәндәй күзләрен ачып-йомып алды. Чынлап шулай икән… Аның инде дәрескә керү теләге калмады. Бу хәлгә барыбер ышанасы килми иде. Егет өенә кайтырга ашыкмады, дәресләр беткәнен көтте. Денис белән Ләйлә кочаклашып бергә чыктылар да бай егетнең затлы машинасы янында туктап үбешеп алдылар. Аннан Ләйлә бик канәгать кыяфәт белән машинага кереп утырды. Кузгалып киттеләр… Затлы машина кузгалып китте, ә Илнур култык таягы белән алар артыннан атлады.
Ул чактагы әрнүләрен сөйләп бетерерлек кенә түгел инде. Хәтта исенә дә төшерәсе килми хәзер. Бөтен өмет-хыяллары, бөтен ышанычы, бар дөньясы челпәрәмә килде. Подъезд алдына кайтып җиткәч тә үзләренә керергә ашыкмады. Күрергә кирәк Ләйләне. Машина белән китереп куйдылар ич, ул инде күптән өендәдер.
– О, Илнур, балакаем! – дип каршылады аны Нәсимә апа, – Исән-сау терелеп чыктыңмы? Маладис! Үзеңне сакла инде моннан ары.
Ләйлә өйдә түгел иде.
– Соңгы вакытта бик күп куялар әле дәресләрне, – дип акланды Нәсимә апа, – Кайчагында караңгы төшкәнче укыталар. Көч-хәл белән кайтып егыла, балакаем. Сиңа да куып җитү авыр булыр инде. Ярар, бергәләп ерып чыгарсыз әле…
Илнур Денисның кайда яшәгәнен белә иде. Шәһәр уртасындагы ике бүлмәле затлы фатир ул. Әти-әниләре газиз балаларының унсигез яше тулу уңаеннан бүләк иткәннәр. Мәйданы зур, ә өй җиһазлары үзләре бер фатир бәясе торырлык. Әй, бирсә биреп тә тора инде бәхетне ходай кайберәүләргә! Ә алар шуңа да канәгать булмыйча, башкаларның бердәнбер куанычын, юанычын тартып алалар…
Илнур барлы-юклы акчасына такси алды да Денисларга китте. Тимер рәшәткәләр буйлап йөри торгач, адәм сыярлык бер тишек табып ишегалдына узды. Капкадан керергә ярамый, Дениска шалтыратачаклар, шунсыз үткәрмәячәкләр иде. Эчтән берәрсе чыкканын көтеп ишек төбендә озак кына басып торды. Эт ияртеп чыккан ханым читкәрәк китү белән тотканы эләктереп алды.
– Сез кемгә? – диде ханымның таләпчән тавышы, – Әй, сезгә эндәшәм!
Илнур аңа игътибар биреп тормады. Ләкин хатынның:
– Йөри шунда җыен әтрәк-әләм… – дип чәйнәнгәне колагын рәнҗетеп узып китте.
Бу йортның кемнәр өчен төзелгәне шундук күзгә ташланып тора иде. Коридор стеналары затлы кафель белән бизәлгән, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Кайдандыр хуш ис бөркелеп борынны иркәли. Илнурларның йорты түгел бу. Канализация, мәче сидеге тагын әллә нәрсәләр аңкытмый. Стеналарындагы фәлән ел элек буялган арзанлы буяу кубып төшмәгән. Лифт та шалтыр-былтыр килеп ачылмый. Затлы электроника кебек шым гына хәрәкәтләнә: "Рәхим итегез, мин сезнең хөкемдә!"
Ишекне Денис үзе ачты. Ул яланаягына тапочки кигән, өстенә озын халат ябынган иде. Илнурны күрүгә күзләре маңгаена менде, каш төпләре кызарып чыккандай тоелды. Илнур аны читкә этәрде дә эчкә узды. Ниндидер хәрәкәт барлыгын тоеп, туп туры йокы бүлмәсенә китте. Киң диваннан шуып төшкән ялангач гәүдә тиз генә алсу төстәге халат эченә кереп югалды, бер мизгелгә генә аның тулышкан күкрәкләре ялтлап калды.
– Илнур, син ялгыш уйлый күрмә… – диде Ләйлә Һәм үз сүзләренең мәгънәсезлеген аңлап төртелеп калды, – Илнур…
Егет дәшмәде. Аның хәлен аңлатырлык сүзләр юк иде. Тик Ләйлә үзе һөҗүмгә күчте:
– Илнур, без синең белән бәхетле булалмый идек… – диде ул үзенең хаклыгына үзе дә ышана барып, – Гашыйкларга шалашта да оҗмах, дип яши торган дәвер түгел хәзер. Һәркем үз хәстәрен үзе күрергә тиеш. Үз киләчәген һәркем үзе төзи…
Илнур кырт борылып чыгу ягына атлады. Һәм бүлмә уртасында катып торган Денисны күреп туктап калды. Баштанаяк күз йөгертеп алды. "Нәрсәсенә кызыккан бу моның?" – дигән уй йөгереп үтте. Һәм шундук җавабы да кул күтәрде:"Байлыгына! Байлыгына!"
– Илнур, гафу ит… – дигән тавыш ишетелде йокы бүлмәсеннән. Бераздан Ләйлә үзе дә күренде, – Илнур…
Егет нәфрәтенә төнчыгып Денис каршысына килеп басты да җан ачысы белән ияк төбенә кундырды. Денис аякларын күтәреп идәнгә барып төште.
– Илнур, нишлисең! Үтерәсең бит… – дигәне ишетелде Ләйләнең.
Илнур ишеккә атлады.
Икенче көнне институт алдында аны Денис яллаган дүрт малай көтеп тора иде. Егет аларны буш калдырмады, әлбәттә. Ярыйсы гына манчып җибәрде. Култык таягы яхшы корал ул, әмма аягың ныклы булмагач, аның белән дә әлләни майтарып булмый, шуңа үзенә дә әйбәт кенә эләкте. Күз төбе күгәрде, борыны канады, кабыргаларының да ныклыгын тикшерделәр, ярый әле аягын кабат сындырмадылар – ансы да бер юаныч иде.
Ә эчкә узуга белдерүләр тактасында аның укудан куылуы турында декан боерыгы эленеп тора иде. "Дәресләргә йөрмәү сәбәпле… начар укуы сәбәпле…" Хәер, кумасалар да ул бу төркемдә укый алмас иде инде…
Тик бер нәрсә үзәгенә үтте…
Әгәр кешенең акчасы юк икән, сөйгән кешесе белән бәхетле булып яшәргә дә хакы юк… Нинди җәмгыять соң бу? Бөтен нәрсә белән дә акча һәм мөлкәт идарә итә…
5
Су краннарын басып куйгач, әнисенең тавышы тагын аермачык булып ишетелә башлады. Бу юлы ул Илнурның әтисен тирги иде:
– Ирме син түгелме, шул бер баланы да тыялмыйсың. Малай кешене әтисе карарга тиеш аны. Әти тәрбиясе булмаганга шулай булып үсте ул. Җебегән!
Әтисе нәрсәдер мыгырданып куйды, ни әйткәне аңлашылмады. Әниеңне ничек кенә яратсаң да күзгә бәрелеп торган нәрсәне инкарь итеп булмый. Илнурның әнисе… әллә ниндиерәк инде ул… Әйбәтлеге чамасыз, әлбәттә… Тик кайчагында юктан да гауга куптарырга гына тора, берәр нәрсәне теленә алды исә, кешенең җен ачуын чыгармыйча туктала белми. Бу юлы да шулай иде. Илнур әллә күпме вакыт ваннада ятты, тынычланып кереп ятарлар дип көтте. Ә әнисе һаман пыр тузынып йөри. Әтисе дәшми… Ул суыткычтан алып бер-ике рюмка тондырып куя да башын иеп, өстәл башында уйланып утыра. Бары тик үзенә турыдан-туры һөҗүм итә башласалар гына мыгырданып куя. Кайвакыт шул халәтендә йоклап та китә.
Илнур ваннадан үз бүлмәсенә күләгә сыман тавыш-тынсыз гына узып китәргә теләгән иде. Аяк очларына басып кына, тиз генә. Әмма чыгу белән әтисенең ачулы тавышы ишетелде:
– Илнур!
Егет бер мәлгә югалып калды. Кухняга керергәме, әллә ишетмәмешкә салынып, үз бүлмәсенә элдертергәме? Бөтен тәне сызлый, башы тубал кебек… Фикерләр әкерен йөри, тиз генә ниндидер карарга килерлек түгел. Әй, лә… Илнур үз бүлмәсенә атлады. Тормышның ыгы-зыгысыннан тизрәк йокы иленә кереп качарга теләп, урын җәя башлады. Хан заманыннан калган иске диванны киңәйтеп, мең тапкыр юылып төсе уңып беткән простыняны җәеп маташканда ишек ачылып китте дә әтисе килеп керде. Аның күзләре акайган, котырган үгезнеке шикелле сөзеп карыйлар, җиңнәре сызганулы иде. Илнур нидер уйлап өлгергәнче ул аның каршына килеп басты:
– Нәрсә, хәзер әти сүзен санга сугучы юк мени?! – диде ул нәфрәттән карлыккан тавыш белән, – Әти-әнине санламыйбыз мени?
– Юк… әти…
Илнур сүзен әйтеп бетерәлмәде, әтисе шаңлап җибәрде. Кулы каты иде аның. Күз алдында ут шарлары биешеп алды да кайдандыр көтмәгәндә килеп чыккан аяусыз дулкын йөздереп алып китте. Бүлмәнең асты-өскә килде… Икенче мизгелдә башына ниндидер каты әйбер килеп бәрелде. Ул нәрсәдер әйтергә тырышып карады, әмма тавышы чыкмады. Ерактан ярсыган ир-ат тавышы ишетелде. Илнур аның нәфрәт белән тулы икәнен генә аңлый алды, сүзләрен аермады. Бары тик беркадәр вакыт узганнан соң гына үзенең идәндә ятуын аңлады, ә башына килеп бәрелгән каты нәрсә диван аягы булган икән. Әтисе сүгенүеннән туктап аны тартып торгызды да диванга утыртып куйды.
– Кайчан аңлыйсың син әйбәтләп әйткәнне, – диде ул бераз тынычланып, – Унтугыз яшеңә җитеп бер сөендергән җирең юк бит.
Илнурның күңелендә кинәт нәфрәт давылы купты… Нинди дөнья бу? Ник һәрвакыт ул гаепле булып кала. Барсы өчен дә. Һәм тормышның камчысы һәрвакыт аның җилкәсенә төшә. Ник аны беркем дә аңламый, хәтта аңларга омтылыш та ясап карамый? Бу давыл бер мизгелгә уйнап алды да үзенең файдасыз икәнен аңлап тынып калды. Илнур билгесезлеккә текәлеп, бер сүзсез утыруын белде. Аның уйларлык та, хисләнерлек тә, сүз әйтерлек тә көче юк иде. Һәм хәзер аның өчен барыбер иде.
Аның бу хәлате әтисен ярсытты гына:
– Кайда бурычка баттың? – дип ысылдады ул, – Кемнәрдән акча алып эчеп йөрисең? Укудан куылуыңа күпме вакыт узды инде, ник эшкә урнашмыйсың? Кредит алырга кем дә булдыра ул, менә син түләп кара.
– Түләрмен, – дип пышылдады Илнур арыган, битараф тавыш белән.
– Тот капчыгыңны! – дип ярсыды әтисе, – Түләгәнгә безгә шалтыраталар мени?! Бүген көне буе һушны алдылар. Фатирыгызны яндырабыз диләр.
Кинәт Илнурның арка үзәген салкын җил өтеп узды. Үзенә шалтыратып мыскыл итүләре генә җитмәгән, хәзер әти-әнисен дә куркыта башлаганнар. Ул башын күтәреп, әтисенә текәлде. Чәчләре агарып сирәкләнгән, битен җыерчыклар баскан… Күзләрендә нур сүрелгән… Кайчандыр имәндәй ныклы булып, баскан җирендә ут уйнаткан ир хәзер тыны чыккан тупка охшап калган. Әтисен кызганудан йөрәге кысылып куйды. Тормышны бөтәйтеп булмасмы дип чаба торгач, әнә нинди көнгә төшкән бит ул. Ә Илнур үзен жәлләтергә маташа.
– Күпме бирәсең бар? – диде әтисе кырыс тавыш белән.
– Биш мең, – дип пышылдады Илнур, – Тамагына утырган төерне йотарга тырышып. – Түлим мин аны…
– Түлә, – дип кистерде әтисе һәм кесәсеннән биш меңлек алып өстәлгә куйды, – Бурычларны түләргә кирәк. Аста гына банкомат бар, хәзер үк түләп кер.
Һәрвакыт ачуыңны китереп торсалар да әти-әниләр, барыбер, үз баласының интегүен теләми инде. Теләмичә генә интектерәләр. Хәлләре, мөмкинлекләре булса, бәлки, әллә ниләр биреп сөендерерләр иде дә… Әнә бит, берьюлы ничәшәр урында эшләп сәламәтлекләрен бетерсәләр дә артык алга китә алмыйлар. Кайберәүләр тормышны яхшырту өчен кыл да кыймылдатмаган хәлдә дә балда-майда йөзә, ә болар чәчләре белән җир себереп тә мантый алмыйлар. Гаделлек юк инде бу дөньяда. Гарип җәмгыять бу…
Җәмгыятьнең гариплеген исбатларга теләгәндәй, подъез алдына чыгуга телефоны шалтырады. "Коллекторлар…" – дигән уй йөгереп үтте башыннан. Ләкин шалтыратучы Ләйлә иде. Илнурның йөрәге жу итеп куйды. Төн уртасында нишләп шалтыратырга уйлаган? Нәрсә булды икән? Бәлагә юлыкканмы? Нәфрәте чиксез булса да Илнурның хисләре үлеп бетмәгән иде әле, ул Ләйләгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде. Шуңа ашыгып сөйләшү төймәсенә басты. Әмма телефонның теге очында ир-ат тавышы иде. Денис.
– Мин синең ярлы икәнеңне беләм, – диде ул саулык та сорашып тормастан, – Тик нигә үз кредитларыңа Ләйләне кыстырасың?
Илнурның күзе маңгаена менде:
– Мин аны кыстырмадым…
– Ә ни өчен аңа бүген көне буе шалтыратып, төрлечә куркытканнар?
– Белмим…
Илнур чынлап та белми иде.
– Вәт, син бел һәм безне тынычлыкта калдыр. Ә мин синең бурычларыңны беркайчан да үз өстемә алмаячакмын. Һәр булдыксызның спонсоры булалмыйм.
– Яхшы…
– Әгәр иртәгә дә шалтыраталар икән, без синең белән башка төрле сөйләшербез. Син минем кемлегемне беләсең…
– Яхшы, яхшы…
О проекте
О подписке