Читать книгу «Сагындым. Кайт инде» онлайн полностью📖 — Марат Кәбиров — MyBook.
cover

Искәндәр бишектә ята иде. Моңа кадәр йоклаганмы ул, әллә хәтеренең уянган чагы нәкъ шушы вакытка туры килгәнме – бу кадәресен аңлый алмады. Ул кул арбасында да, караватта да түгел, нәкъ менә бишектә ята иде. Бишек өйнең кайчандыр акка буялып хәзер инде аз гына саргая башлаган матчасына эленгән иде. Тәрәзәдән кергән кояш нуры малайның күзләрен чагылдыра, моннан күзеңне йомып та, борылып ятып та котылып булмый, ул ирексездән керфеккә яшь кундыра, үртәлеп еларга мәҗбүр итә иде. Малай инде еларга дип авызын бөрештергән иде бугай.

Ул үзенең моңа кадәр нәрсә эшләп ятканын да хәтерләми, бәлки, йоклагандыр, бәлки… Ләкин ул бер нәрсәне яхшы хәтерли, нәкъ шушы мизгелдә аның өстенә кемнеңдер якты күләгәсе төшеп, кояшның бәйләнчек нурларыннан коткарды, Искәндәр еларга дип бөрелгән иреннәрен дә җыярга онытып, гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләре белән, әлеге хәлгә сәбәпче булган нәрсәне эзләде. Һәм Аны күрде. Чәчләрен бер як читкә кыйгачлап тараган, бөтен булмышы белән елмаеп торган ирне күргәч, ул тынычланып калды, хәтта елмаеп җибәрде. Аның елмаюы теге ирнең күңелен тагы да күтәрде, ахры, ул дәү куллары белән аның гәүдәсен кочаклап алды да:

– Һәй, минем улымны!.. Карале ничек елмаеп каршылый бит!.. – дип, йөзе белән Искәндәрнең күкрәгенә капланды һәм кайнар сулышы белән дә, борын очлары белән дә, маңгаена шуып төшкән чәчләре белән дә малайның күкрәкләрен, муеннарын, битләрен кытыклатып иркәләргә тотынды. Бу мизгелдә Искәндәргә шундый рәхәт иде, аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып талпынды, ул үзенең чиксез шатлык белән тулышып шаркылдап көлгәнен ишетте, ул үзенең шулкадәр ягымлы, шулкадәр сөйкемле, шулкадәр яңгыравыклы авазлар чыгара алуы өчен дә сөенде, үзен зур кеше итеп хис итте.

Ир кеше көчле куллары белән бишегеннән кубарып алып югарыга чөйгәндә, аннан да бәхетле кеше юк иде, Искәндәр үзенең әлеге зур кешедән дә биегрәк була алуы белән горурланды, ә түбәнгә, аның учларына төшкәндә, бу горурлык хисе бөтен барлыгын ана сөтедәй җылы да, рәхәт тә, татлы да бер дулкынга күмеп, әйтеп аңлатып булмастай ләззәт бирде. Ир кеше аны күкрәгенә кысып тагын бераз иркәләде дә бишеккә кире куйды һәм елмаеп, бармаклары белән Искәндәрнең борынын кытыклатып алды да, кайдадыр китеп барды.

– Китмә! – дип кычкырды аңа Искәндәр,– Китмә, зинһар, синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә! Китмә инде!

Искәндәр әле сөйләшә белми иде. Шуңа күрә аның ниләр сөйләгәнен беркем дә аңламады. Бары тик аның шулай үрсәләнеп, ярсып-ярсып мыңгырлавына гаҗәпләнделәр генә. Ә Искәндәр, бөтен язмышы шушы кешенең китү-китмәвенә генә бәйле булган сыман, һаман-һаман бер үк сүзләрне кабатлады:

– Китмә! Китмә, зинһар… Синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә инде! Китмә!

Һәм ул ярсып елап җибәрде.

Озак елады. Әнисе кулыннан да төшермичә сәгатьләр буена юатырга маташып йөрде дә, ахыр чиктә баласын кочаклап үзе дә еларга тотынды:«Бер дә болай түгел идең бит. Ниләр булды соң сиңа, балакаем?! Ниләргә шулкадәр үрсәләнәсең?!»

Озакламый ак халатлы апа килеп җитте. Искәндәрнең эчләренә, бил тирәләренә басып карады, ниндидер салкын тимер белән күкрәләренә, аркаларына тиде. Һәм иңнәрен генә сикертеп нидер сөйләде. Аннан соң Искәндәрне капландырып яткырдылар да арт санының сул ягын чеметтерделәр. Искәндәр отыры ныграк еларга тотынды. Һәм бераздан бөтенләй башка дөньяга күчте.

Төшендә ул ТЕГЕ ИРне күрде. Ул ир машинада бара иде. Юк, ул Искәндәрнең елауларын ишетеп, аның янына ашыга иде бугай. Әйе, ул ашыга иде. Нык ашыга иде. Кинәт нәрсәдер коточкыч тертләп куйды. Бөтен дөнья ялкынга уралды. Искәндәр аның кулларын күрде, ниндидер кәгазь кисәген йомарлап тоткан кулларын… Һәм уянып китте. Ул кабат бу дөньяга кайтты.

Һәм үзен иркәләгән ирне көтте.

Ләкин теге ир бүтән әйләнеп килмәде.

Озак көтте аны Искәндәр. Бишегенә ниндидер шәүлә төшү белән йокыларын онытып торып утырды. Тирә-ягына үрелеп-үрелеп, озак-озак каранып торды. Тапмады. Елады. Тагын көтте.

Аның, шул кешене кабат күрер өчен генә бишегеннән төшеп, өй буйлап йөрисе килде. Бишегендә чәбәләнә торгач, бер мәл егылып төште. Еламады. Буяулы идән буйлап тәгәрәргә тотынды. Тик ТЕГЕ ИР өстәл астында да, карават астында да, кәбәртке арасында да юк иде. Ул мең кабат егыла-егыла, карават аягына ябешеп торып басты. Тирә-якка үрелеп-үрелеп озак карап торды. Тик УЛ күренмәде.

Йорт арасындагы эшләрен төгәлләп кергән әнисе, карават аягына тотынып, акырын гына тәпи атлаган малаен күргәч, башта куркып китте, аннан соң куанычыннан нишләргә белмичә, аны кочаклап алды, иркәләде, үчтек-үчтек итеп күккә чөйде. Малайга рәхәт иде. Рәхәт, чиксез зур ләззәт иде бу. Ләкин бу теге ирнең иркәләве кебек түгел иде.

– Әттә, әттә…– диде Искәндәр, үзенең ни өчен мондый авазлар чыгаруын бик үк төшенеп тә җитмәстән, – Әттә-тә!..

Аны мунча чапканда да, бишегендә чакта иркәләгәндә дә гел: «Әт-тәт-тәт!..»– дип иркәлиләр иде. Әле аваз салуы, бәлки, шуның белән бәйле булгандыр. Ләкин әнисе бу сүзләрне ишетү белән кычкырып елап җибәрде. Улын кысып кочаклый-кочаклый елады ул.

Озак елады.

Аннан соң улын сак кына күтәреп, стенада эленеп торган фотография янына алып килде. Малай аны шундук таныды. Бу – теге ир иде.

– Әттә, әттә…—дип кабатлады ул, бөтен хисләрен әле үзе белгән бердәнбер сүзгә сыйдырып, – Әттә, әттә…

«Әттә»нең тагын елмаюына, күтәреп алуына өмете зур иде Искәндәрнең. Ул мөлдерәмә тулы күзләрен дә алмыйча көтте.

Тик рәсемдәге кеше елмаймады, башын аның күкрәгенә куеп иркәләмәде, ул бер хәрәкәтсез тора бирде.

– Әттә! – дип тамак төбе белән кычкырды малай, аны йокысыннан уятырга теләгәндәй, – Тә-тә!

Һәм аңа озак кына карап торды да кинәт сытылып елап җибәрде. Әнисе дә бар гәүдәсе белән сулкылдарга тотынды.

Бу хәлләрнең чынлап та шулай булганына кайвакыт ул шикләнеп тә карый. Әле бишектә генә яткан малайның барсын да шулай җентекләп хәтерли алуына акылы белән бик ышанып та җитми, әмма күңеле белән ышана, күңеле белән моңа тамчы да шикләнми, икеләнми.

Күңел алдый белми диләр бит.

Шулайдыр.

Аннан соң, ул тагы бер нәрсәне ачык хәтерли. Авыл читендә генә атлар абзары бар иде. Көндезен атлар көтүгә китә, ә урам малайлары шунда җыйналып сугыш уйныйлар, аларның кычкыруыннан бөтен тирә-як гөр килеп тора иде.

Искәндәргә инде җиде-сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Җитезлеге дә, көче дә ярыйсы ук, башы да әйбәт эшли – шуңа күрә иптәш малайлары аны бик ихтирам итә, нинди хәлгә генә юлыксалар да аның башлык булуын берсүзсез таныйлар. Искәндәр, тыштан сер бирмәскә тырышса да, күңеленнән моңа чиксез горурлана иде.

Алар шулай көн озыны дөньяларын онытып уйныйлар да, кич җитүгә, әти-әниләре эштән кайтып өлгергәнче, өйләренә таралалар. Һәм яңадан кабат чыгалар, кичке ашны ашап, яңа көч туплап, төн уртасына кадәр уйнарга әзерләнеп.

Ул көнне никтер, уен белән артык мавыгыпмы, вакытның ничек үткәнен дә сизмәделәр. Бары тик күпер башында әтиләре күренгәч кенә, барсы да уеннарын ташлап, бер мизгелгә тынып калдылар һәм тиздән,сүз берләшеп куйгандай, барсы бер юлы, әтиләре каршысына йөгерделәр. Күпер башы малайларының бөтенесенең дә әтисе тракторда эшли, һәм барсы да бер тирәдә эштән кайта иде. Искәндәр дә алар белән бергә йөгерде. Әтиләре аларны көтеп торды да, һәркайсы шатланып үз улын күтәреп алды, һәм капка төбенә җиткәнче шул рәвешле алып кайтты. Бары тик Искәндәр генә берьялгызы торып калды. Аны гына кочаклап, күтәреп алучы булмады. Аңа хәтта игътибар да итмәделәр. Әйтерсең, ул бу дөньяда бөтенләй юк иде.

Малай, челпәрәмә килгән хисләренең кыйпылчыгын йөрәгеннән чүпли-чүпли, алар артыннан ялгызы атлады. Ул, моңа кадәр башлык булып йөргән малай, иптәшләренә дә, аларның әтиләренә дә, гомумән, беркемгә дә кирәкми иде. Ул беренче кат үзенең ятимлеген тойды. Ул беренче кат үзенең әтисезлегенә рәнҗеде.

Һәм елады.

Мин бит сиңа китмәскә кушкан идем. Ник киттең дә кабат ник кайтмыйсың?! Син кирәксең миңа, беләсеңме… Син шулкадәр миңа кирәксең бит, син шулкадәр миңа кадерлесең… Кайт сиң миңа кабат… Сагындым бит… Синнән башка яшәү шундый кыен…

* * *

Медицина-эшкәртү үзәгенең салкын бер бүлмәсендәге кушеткада язучының һушсыз гәүдәсе ята иде. Аны тикшерергә өч милиция хезмәткәреннән торган махсус комиссия җыелды.

– Юк, таблеткаларны тиешле күләмдә кулланмаган, – диде Клара. Аның тавышында да, үз-үзен тотышында да ниндидер сәер төгәллек, хиссезлек сизелә, ирексездән:«Хатын-кыз бит… Хатын-кыз болай булырга тиеш түгел бит…» – дип уйларга мәҗбүр булырлык иде. Һәм болай уйлаган кеше хаклы да булыр, чөнки бу ханым күптән инде хатын-кыз түгел, бу ханым күптән инде милиция хезмәткәре иде. Милиция җәлладларына нәфрәт хисе рөхсәт ителсә дә хатынның кыяфәтендә ул-бу сизелмәде.

– Бу бәндә инде күптәннән таблетка кулланмаган.

Комиссия башлыгы дәшмәде. Ул бу ханымның үз эшенең остасы икәнен яхшы белә иде. Ул үтә дә салкын бер битарафлык белән кесәсеннән акча пачкасы тартып чыгарды да аны язучының борын төбенә сузды.

Язучы йокы аралаш тертләп куйды.

Төчкерде.

– Ул акча исен сизә…– диде комиссия башлыгы ниндидер яшерен өмет белән,– Ул сизә…

Акчаны язучының борын төбендә бераз тотты да почмакка атып бәрде. Хәзер нәрсә булачагын ул чамалый иде.

Ул инде монда беренче ел гына эшләми, ул инде үз һөнәрендә берничә пот тоз ашаган кеше, бер гөнаһсыз, бер гаепсез кебек күренгән алла бәндәләренең дә акча исе алдында бөгелеп төшүен, ул гына да түгел, аларның күз алдында эреп югалуын, бөтенләй башка кыяфәт алуын белә иде.

Ул язучыга карап алды.

Төчкерә.

Хәзер акырын гына башын күтәрәчәк. Торып утырачак. Һәм бүлмәдәге беркемне дә күрмичә акча яткан почмакка омтылачак. Менә шунда инде иң кызыклы мизгел! Комиссия башлыгы аның чыраена тибәчәк, бәндә кабат үз урынына егылачак, ләкин аяк-кулларының богаулы икәнен дә сизмичә кабат шунда омтылачак. Ләкин бу юлы комиссия рәисе аңа тырнагы белән дә чиртми, бәндә үз омтылышыннан үзе абынып егыла һәм кара канга бата.

Кара канга…

Һәм кан катыш маңкасын йота-йота почмакка шуыша.

Кеше мескенлегенең иң гүзәл мизгеле!

Ә син ипләп кенә килеп аның җилкәсенә басасың.

Ә ул моны сизми.

Ул шуыша.

Акча ягына.

Ә син аның канлы маңка эчеп, аяк-кулларын кысла кебек итеп бер урында тапанганын ләззәтләнеп, бераз елмаеп карап торганнан соң, аз гына читкә китәсең дә калын табанлы күн итегең белән эченә тибеп чалкан әйләндерәсең. Һәм иң кызыгы башлана. Ул (куллары артка каерылган, аяклары тышауланган мәхлук) чалкан яткан килеш акча ягына шуыша.

Менә кайда кеше асылы!

Трибуналардан акыллы сүзләр сөйләгән адәм баласының чын йөзе менә кайда чагыла!

Акыллы китаплар язып, кешене әдәпкә, тәртипкә, уйланырга әйдәгән шәхеснең асылы менә кайда!

Әле ул гына да түгел, шул хәлендә чәбәләнгән бәндәнең чыраена үкчәң белән басасың. Ул тончыга. Ләкин тыелгысыз көч белән теге почмакка омтыла. Ә син үкчәң белән бөтерелеп, аның борынын чүпрәккә әйләндерәсең дә, күтенә тибеп аны кабат йөзтүбән капландырасың…

Хәзер ул кайда барырга да белмәс кебек.

Ләкин бәндә һаман шунда омтыла.

Акча исен ул борынсыз килеш тә сизә.

Акча исен бер иснәгән кеше аны мәңге-мәңге оныта алмый.

Ул почмакка кадәр барып җитә.

Ә син шунда теге акчаны кулыңа аласың да бәндәнең бугазына басасың.

– Бир! – дип үрелә ул.

– Юк! – дисең син.

– Бир!

– Юк!

Һәм шунда син аңа үз ихтыярыңны тагасың.

Ул риза булмый маташа.

– Гаиләң бар бит… – дисең тыныч кына, – Балаларың бар…

Һәм ул бирелә.

– Акчаны бир! – ди ул.

– Юк! – диең син.

– Бир!

– Юк!

– Зинһар өчен!

– Аягымны үпсәң генә бирәм…

Һәм ул, үбү урынына, үз канына баткан аягыңны акылыннан шашып ялый башлый…

Тик язучы башын күтәрмәде.

Төчкерде дә тынды.

Комиссия башлыгы бераз көтеп торды да, почмактан алып килеп, акчаны аңа кабат иснәтте.

Язучы тагын төчкерде.

Башын күтәрде.

Күзләрен ачты.

Комиссия башлыгына карады.

Елмайды.

Комиссия башлыгының арка үзәген салкын көйдереп узды. Мондый да мескен халәтендә елмайган, елмая алган кешене аның күргәне юк иде.

Ул почмакка төбәлде. Башлыкларының нәрсә уйлаганын сизгән тәртип сакчысы акчаны алып килеп кабат язучының борын астына сузды.

Язучы тагын төчкерде.

Тәртип сакчысы акчаны почмакка ыргытты.

Язучы кырын әйләнде.

Һәм комиссия башлыгының күзенә карап кычкырып көлеп җибәрде. Комиссия башлыгы үзе дә сизмәстән артка чигенеп куйды. Бу көлү аңа йодрыктан да авырырак иде.

Язучыга, әлбәттә, акча исе таныш иде. Ул бай яшәргә, җитеш тормышта гомер итәргә, балаларының да киләчәген хәстәрләргә тели иде.

Ул торып утырды.

Комиссия рәисе шундук аның чыраена китереп типте. Тик язучы, никтер, егылмады. Авыз борыныннан кан китте. Ләкин ул елмая иде.

Моны күрүдән комиссия рәисе уң аягының очына карап куйды. Тибүдән аның аягы авырткан төсле тоелды. Тик ул белә иде…

Ләкин язучы егылмады…

– Башым чатный… – диде ул, кан төкереп, – Таблеткагыз юкмы?

Беркем дә аңа җавап бирмәде. Барсы да көттеләр. Хәтсез вакыт үтте. Ләкин язучы акча ягына борылып та карамады, әйтерсең, бу хакта ул бөтенләй оныткан иде. Ул беләгенең сырты белән битен сөртеп алды. Әрнүле ачыту сизсә дә йөзенә бернәрсә дә чыгармады.

Комиссия башлыгының ишарәсе белән бүлмәнең уртасына бер өем таблеткалар китереп утырттылар. Язучы сораулы карашын башлыкка төбәде. Тегесе мыскыллы елмаеп башын какты.

– Сыйлан рәхәтләнеп. Үз хазинаң.

Язучы моның шулай икәнен сүзсез дә төшенгән иде инде. Димәк, аның эчмичә яшереп барган таблеткаларын, махсус капсулага төрелгән даруларын, тапканнар… Димәк, аның тайнигын тапканнар… Димәк… Язучы бернәрсә дә уйламаска тырышты. Бер ни дә уйламас өчен эчәргә кирәк иде. Һәм ул таблеткага үрелде… Капсуланы ачып, эчеп җибәрде. Язучының күзләрендәге нур сүрелеп, аны ниндидер томан каплады, хәтта үз-үзен тотышында да баягы үҗәтлекнең, баягы киеренкелекнең әсәре дә калмады. Ул тыныч һәм бәхетле иде.

Шул ук вакытта ул үзенең ярамаган эш эшләгәнен дә яхшы төшенә иде. Көненә өч тапкыр мәҗбүри эчәр өчен махсус бирелә торган бу таблетканың нәрсә икәнен ул бик әйбәт белә, шуңа күрә аны кулланырга тырышмый, кулланырга кирәк булганда да махсус капсула белән эчә иде. Бу исә система алдында аның иң зур җинаяте иде.

Язучы бөтен ихтыярын, бөтен рухи көчен бер йодрыкка туплап, таблетка тәэсиренә бирешмәскә тырышты. Ләкин һәр мизгел саен рухы какшый баруын сизде. Дару үзенекен итә. Әмма бирешергә ярамый. Ярамый. Әгәр бирешсә, ул хәзер акча ягына омтылачак, аны тукмап-сытып ташлаячаклар… Һәм аннан да бигрәк, ул үзенең шәхеслеген югалтып, системаның колына, бер нәрсә уйламый һәм уйлый да алмый торган мәхлукка әйләнәчәк иде.

Ул үзенең кешелегеннән колак кагачак иде.

Гаиләсеннән…

Балаларыннан…

«Сагындым… – дип кабатлады ул күңеленнән, – Сагындым… Кайт инде…»

Аңа җәйге төннәр дә чиксез озын булып тоелды. Эх, җир шарын зырылдатып әйләндереп җибәрсәң иде дә, таңны тизрәк аттырсаң иде ул…

Тизрәк таң атсын иде…

Таң атсын иде тизрәк!..

Кемдер ачулы мыгырданып ишек шакыды. Чоланда берүзе йоклагангамы, әллә төн уртасы булгангамы Искәндәрнең күңеленә шом йөгерде. Бу вакытта кем йөрер? Юньле кеше түгелдер…

Алҗып татлы йокыга талган әнисе: «Төн уртасында кайсы ахмагы булыр бу?!.» – дип сөйләнә-сөйләнә ишеккә юнәлде.

– Ну, ишәсең йокыны… – дип мыгырдады тыштагы бәндә, – Хәмдүнә, ач ишегеңне! Юкса…

– Юкса, нишләмәкче буласың!.. Менә бу балта белән башыңны…

–Бер «ярты» кирәк иде, Хәмдүнә… Җ-җ-җитми калды…

– Телең көрмәлеп беткән бит инде. Миндә әндри казнасы юк.

–Б-бир инде. Б-бар икәнен беләм бит.

–Ятим хатында нинди ярты булсын…

–Утын алып кайтырга булса мин кирәк, – ишекнең теге ягында каты сүгенү ишетелде, – Тагын килмәссең микән әле.

– Ярдәмең тигән икән, рәхмәт. Эчәсен эчтең бит инде. Төн уртасында кешене мыскыл итеп йөрмә.

Әнисе өйгә кереп китте.

Ишек төбендә катлы-катлы сүгенү сүзләре яңгырады. Берничә кат ишеккә типтеләр. Искәндәр җәһәт кенә урыныннан торып, велосипед чылбырын барлады. Кирәге чыгуы бар.

Китте теге бәндә. Сүгенә-сүгенә китте. Бераздан өй ишеге ачылды. Әнисе чоланга керде, йоклаганга сабышып яткан малайның юрганын төзәткәләп куйды, аннан соң башыннан сыйпап алды: «Әй, улыкаем, кайчан үсәрсең инде…» Ничектер калтыранып чыкты аның тавышы. «Эх, әтием булса!..» – дип уйлап куйды Искәндәр, – сине болай мыскыллап йөрмәсләр иде бит… Әтием булса…», – бу уйлардан аның тамагына төер килеп тыгылды, керфекләренә дым кунды. Эх, тизрәк таң атсын иде…

Тик ул еламады. Әле дүртенче генә класста укыса да бәләкәй малай түгел ул балавыз сыгып торырга. Аннан соң күз яшьләрен тыеп торучы тагын бер сәбәп бар. Шуның өчен бүген төне буе йокламады бит ул, уйланып ятты. Әйдә, бүген юлы уңмасын да, ди. Максатына барыбер ирешәчәк ул. Бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса…

Алты яшьлек чагында ук аркылы пычкы тартып әнисе белән бер трактор утын кискән кеше бит әле ул. Күрше абзый, бер кызган чагында, –Әнә, Хәмдүнәнең бот буе малае ирләр кебек эшли, ә сез өйдә бардак ясап ятудан башканы белмисез!» – дип үз балаларын пыран-заран китергән иде ул көнне. Әнисе юкка гына: «Әй, улыкаем, таянычым, алтын канатым бит син минем!» – дими шул. Әнисенең сүзләре канатландыра Искәндәрне. Тик шулай да… Шулай да Миясәр абзыйның балааларыннан көнләшә ул. Әтисенең әллә нигә бер ачулануы, хәтта тукмауы да бәхет булыр иде. Болай да җаны кыйналып тора бит, чит кешеләр кыйный, менә бүгенге кебек, төнлә килеп каезлыйлар. Әтисе юк шул аның, Искәндәргә бер яшь чагында ук үлеп киткән. Әйбәт кеше иде, дип сөйлиләр аның турында. Берәр әбинең сумкасын күтәрешеп кайтса да, су китерсә дә: «Әтиеңә бигрәкләр охшагансың, уңгансың. Ходай хәерле гомерләр бирсен, балакаем!», —диләр. Искәндәр әтисен хәтерли кебек. Менә ул бишектә ята, ә әтисе аңа иелгән дә улын көлдерергә тырыша. Аның көлүе әле дә яңгырап киткән кебек…

Әгәр бу хәл чынлап та булган икән, Искәндәрнең хәтере якты күренешләр белән ачылган, димәк. Булгандыр ул, нәкъ шулай булгандыр. Булырга тиеш.