Читать книгу «Өрәк җаны» онлайн полностью📖 — Марат Кәбиров — MyBook.
cover

Хәсән баш какты.

– Өй эчен, менә, үзең дә күреп торасың бит… Бер юньле нәрсә юк. Теләнчеләрне кызганып йөргәнче, миңа ярдәм итәр идең.

Хәсәнгә җан кереп китте:

– Ярдәм итәчәкмен, әлбәттә,– диде ул ләззәтле бер ашкыну белән, – Телисең икән, иртәгәдән үк евроремонт ясатам…

Хатын киң елмайды.

Хәсәнгә сокланып карап торды.

– Ә бер уйласаң, оригинально! – дип елмайды ул, – Сөйгәне янына кем трусик белән килгән моңа кадәр?! Юк…

Хәсән дә елмайды.

Ул хатынны кочакларга омтылды да нәрсәнедер исенә төшереп, ваннага юнәлде.

– Әл дә син бар әле, бердәнберем! – диде ул ихлас елмаеп, – Яратам мин сине.

Кинәт телефон шалтырады. Сәкинә йөгереп барып трубканы күтәрде. Хәсән ванна ишеге янында сагаеп басып калды.

– Әйе, тыңлыйм, – кинәт Сәкинәнең төсе үзгәрде, ул агарынып китте һәм бөтен җан ачысы белән сыгып чыгарды, – Я, хода!..

Хәсән борчылып аның янына килде.

– Кем ул анда?

Хатын дәшмәде. Хәсән телефонның кайсыдыр төймәсенә басты. Шалтыратучының тавышы хәзер бөтен өйгә яңгырый иде. Хәсәнгә ул тавыш ничектер таныш кебек тоелды. «Кайда ишеттем соң?»– дип уйлады ул. Тик исенә төшерә алмады. «Тоеладыр гына…»– диде ахырда.

– Сәкинә, дим, Сәкинә! Ник дәшмисең? Нәрсә булды? – дип ныкышты тавыш.

– Син… Син кайдан… Кайдан шалтыратасың?..

– Кибеттән. Я аптырама инде. Кайткач, барсын да аңлатырмын.

Сәкинәнең кулыннан трубка төшеп китте.

– Я, ходай… Аннан кайтып була мени?!. – дип пышылдады ул үзалдына.

Тик аның сүзен ишеттеләр.

– Ялгышлык килеп чыккан, Сәкинә…– диде тавыш кыенсынып кына, – Ялгышлык…

– Туктале, кем соң син?.. Ник шаяртасың? Шулай шаярырга ярый мени?!– Сәкинә менә-менә елап җибәрер сыман иде.

– Шаярмыйм мин, Сәкинә,– Тавыш калтыранды, – Шаярмыйм. Мин – Закирҗан.

Сәкинәнең иреннәре дерелдәп куйды.

– Без Закирҗанны җирләдек бит инде, —диде ул, күзләрен мөлдерәтеп, – Минем әле бик кайгылы чагым. Зинһар, бүтән алай кыланмагыз.

Ул телефон төймәсенә басты. Бипелдәгән тавыш ишетелде.

– Вот, нахал! Кулыма килеп эләксәме! – дип әтәчләнде Хәсән, – Күрмәгәнен күрсәтәм юнсезнең…

Тагын телефон шалтырады. Сәкинә төймәгә басты.

– Сәкинә, тагын мин әле бу. Закирҗанны җирләдек, дисеңме син?

–Әйе. Өч көн элек.

– Моның булуы мөмкин түгел!

Сәкинә моңсуланды:

– Мөмкин икән шул…

Теге башта югалып калдылар шикелле.

– Туктале… Ә мин кем соң, алайса?

– Чамаңны белебрәк эчәргә кирәк! – дип кызды Сәкинә, – Башыңны югалтмаслык итеп…

Һәм телефон төймәсенә басты.

– Нинди псих булды соң бу?

– Ә тавышы чынлап та охшаган, – диде Сәкинә икеләнгәндәй итеп, – Кабереннән шалтыратмыйдыр бит инде…

Тынлык урнашты.

Авыр тынлык.

– Кулыма эләктерәм мин аны, – диде Хәсән. Аның ярсуы чын йөрәктән иде.

–Ә бит ул килергә дә мөмкин…– Сәкинә уйга калды.

– Килсен! Ботарлыйм мин аны!

Хатын аңа назлы караш ташлап алды.

– Юк, кадерлем. Ярамый. Җирләгәнебезгә өч кенә көн. Икебезне бергә күрсәләр килешеп бетмәс.

Тын калдылар.

Берсе бер сүз дәшмәде. Икесенең дә күңелендә әллә нинди авыр тойгы иде.

– Син кайт инде бүген, җаным, – диде Сәкинә.

Хәсән каршы килмәкче иде дә, хатынның хаклы икәнен аңлап тыелып калды. Әйе, чынлап та кайтырга гына кала инде хәзер. Әллә нинди тискәре көн булды бүген. Әле теге өрәк. Әле бу телефон маньягы. Тьфу!..

Сәкинә йокы бүлмәсенә чыкты да киемнәр күтәреп килде.

– Менә. Сиңа бәләкәй булыр инде. Тик нишлисең…

Чынлап та бернәрсә дә эшләп булмый иде. Хәсән Закирҗанның киемнәрен киде. Чалбары тар да кыска да иде, ә күлмәге кендектән генә. Бу киемдә ул бик мәрәкә күренсә дә берсенең дә көләсе килмәде.

– Такси гына тотарсың инде, – диде Сәкинә, – Менә сиңа юллык акча. Җитәр бит?

Акча җитәрлек иде. Эх, акыллы да хатын инде бу Сәкинә! Хатын түгел, алтын! Хәсән бу мизгелдә Сәкинәгә табынырга да әзер иде.

– Сау бул, җаным…– Хатын аның яңагыннан үбеп алды. Хәсән дә үбеп җавап бирде, – Сау бул…

– Исән кайтып җит.

– Исән тор. Бер-бер хәл булса, шалтырат.

* * *

Хәсән чыгып киткәч, өй бөтенләй бушап калды. Хатын үзен япа-ялгыз итеп тойды. Тирә-якта салкын бушлык кына, тышта – караңгы төн, өйдә – шом.

Кем шулай шаяртты икән соң?

Болай кыланырлык якын танышлары да, усал ният белән җан кыярлык явыз дошманы да юк иде бит. Закирҗанның дус-ишләре дисәң… Юк ла, булмас… Бала-чага түгелләр бит инде…

Кем соң? Кем соң?..

Ә тавышы бик тә охшаш иде. Сөйләшү рәвеше дә. Әллә үзе микән?

Кабердәнме?!.

Сәкинәнең күңеленә чиксез шом йөгерде. Мәет өч көн җир астында ятканнан соң телефоннан шалтырата аламы?

Юк, әлбәттә!..

Алайса кем соң? Закирҗан тавышы белән кем шалтырата соң? Кем? Кем? Кем?..

Аягөсте төш күрми лә инде ул. Уяу килеш саташып та йөрми. Ул саташса да Хәсән саташмыйдыр. Димәк, аңа чынлап шалтыраттылар.

Канәгать булып китмәсә, әрвахлар өрәк булып кайта икән, дип сөйләнүләре чын микән соң әллә? Закирҗанны ашыктырыбрак күмделәр шул. Якын туганнары кайтып җиткәнен дә көтмәделәр. Әллә шуңа рәнҗеде микән? Шуңа өрәк булып кайтты микән? Әллә ул Сәкинәнең Хәсән белән мавыгуын күреп-белеп торамы? Шуңа җаны тынлык табалмыймы? Шуңа өрәк булып кайтканмы?

Шулайдыр ул…

Шуның өрәгедер…

Телефон шалтырады. Аның тавышы шул тиклем ямьсез булып тоелды, Сәкинә хәтта тертләп китте, бөтен тәнен салкын телеп үтте.

Тагын шалтырау…

Тагын…

Телефонны алу куркыныч иде, хәзер япа-ялгыз калгач, ул теге Тавыш белән сөйләшә алмас, йөрәге ярылып китәр сыман тоелды. Әмма телефон тынмады. Аның шалтыравы үзе үк җанны талый иде. Сәкинә трубканы күтәрде.

– Сәкинә, ишекне ачарга әзерлән. Мин подъездга якынлашып киләм.

Хатын катып калды. Кулыннан трубкасы төшеп китте. Ул телефон төймәсенә туры килде дә Тавыш дәһшәтле бер дулкын булып бөтен фатирга таралды:

– Ник дәшмисең? Әллә ышанмыйсың?

Сәкинәнең иреннәре күгәреп калтыранырга тотынды.

– Тавышымнан танымыйсың мени?! Ник дәшмисең?!

Хатын нәрсәдер әйтергә теләде. Тик иреннәре генә тартышты.

– Ә җирләвегез хакмы? – дип үҗәтләнде Тавыш, – Ашыккансыз! Ашыкмаска иде. Ха-ха-ха…

Сәкинә хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде.

– Менә кызык булачак хәзер. Ник дәшмисең?– Тавыш бераз тынып торды, – Ярый, мин кайтып җитәм. Көт, яме!

Тавыш телефоннан түгел, ә күкләр күкрәгеннән ишетелгән сыман иде. Закирҗанның җаны адашып йөргән күкләр катыннан килә иде тавыш. Шуңа да ул шомлы, бөтен барлыгыңны актарып ташлый, бөтен күзәнәкләреңне курку белән тибрәнергә мәҗбүр итә. Бу дөньяда куркудан башка, йөрәгеңне ярсып чәбәләнергә мәҗбүр иткән, котыңны алып бөтен эчтәлегеңне мәсхәрәләгән куркудан башка, бер хис тә калмагандыр төсле иде.

Кинәт форточка ачылып китте. Ниндидер улау ишетелде. Хатын үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрде дә зур ачылган күзләрен тәрәзәдән аера алмыйча ишек төбендәге почмакка шуышты. Форточкага текәлеп озак торды. Аннан зәңгәр томанга уралып ниндидер коточкыч нәрсә керер сыман иде. Керер дә идән уртасына җитеп Закирҗанның өрәгенә әверелер. «Син ник мине мәсхәрәлисең, тере чагымда өстемнән көлүләрең генә җитмәгәнме, ник үлгәч тә тынгы бирмисең?!» – дип Сәкинәнең бугазына ябышыр…

Тик форточкадан бер нәрсә дә кермәде. Җил генә булды бугай.

Шулай да хатын бөтен батырлыгын туплап торып басты. Як-ягына карана-карана гына тәрәзәгә табан атлады. Һәм кискен хәрәкәтләр белән форточканы ябып куйды. Аны кемдер карап, күзәтеп торадыр сыман иде. Тәрәзә пәрдәләрен тартып чыкты. Теге тойгы таралмады. Кемдер күзәтә кебек… Күзәтә…

Кинәт күз кырые белән генә ниндидер хатын-кыз гәүдәсен күреп калды. Кыска гына халат кигән… Акырын гына шул якка борылды. Фу-уу-уф… Үзе икән. Көзгедәге чагылышы.

«Киемне алыштырырга кирәк, – дип уйлады ул, – Закирҗанның өрәге бу киемдә күрсә, гафу итмәс.» Йокы бүлмәсенә керде. Чишенде. Тәнен ниндидер ябешкәк салкын кысып алды. Әйтерсең, аны күзгә күренмәс бер нәрсә кысып-кысып кочаклый иде. Явыз рух. Әҗәл сулышы. Ул ашыгып мәтам киемен киде. Тәне җылыныбрак китте.

Залга чыгып Закирҗанның портретын каплап торган ак япманы алды. Аны саклык белән генә диванга алып куйды. Иренең рәсеменә төбәлде. Озак карап торды. Кинәт ул коты алынып кычкырып җибәрде. Закирҗан аңа күз кысты. Стенадагы рәсемнән! Чынлап та күз кыстымы ул, әллә тоелды гынамы? Кем белә… Сәкинә аннан күзен алалмыйча озак торды. Закирҗан башкача күз кысмады.

Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады.

Сәкинә сикереп куйды.

Арка үзәге бозга әйләнде.

Тагын кыңгырау.

Хатынның акайган күзләре менә-менә атылып чыгар төсле иде. Ул ишеккә таба атлады.

Туктап калды.

– Кем анда?

Хатын үз тавышын үзе танымады.

– Мин бу. Закирҗан.

Сәкинә бөтен тәне белән калтыранырга тотынды.

– Ач инде. Мин бу!

Хатын куркудан кычкырып җибәрде.

– Нәрсә булды?

Йозак тишегенә ачкыч тыктылар. Борган тавыш ишетелде.

Сәкинә, күзгә күренмәс һәлакәттән сакланрга теләгәндәй кулларын алга сузып, тәрәзә янындагы почмакка чигенде. Анда барып терәлгәч, сискәнеп сикереп куйды.

Сеңеп юкка чыгарга теләгәндәй стенага сыенды.

Ишек ачылып китте.

– Юк! Ю-у-у-у-к!!!

Хатын стена буйлап шуып төште.

Ишек төбендә зур пакет күтәреп Закирҗан басып тора иде.

– Хәлләрең ничек? Ник ишек ачмыйсың? – диде ул, хатыны ягына атлап.

Кулындагы пакетын кухняга кертте дә Сәкинә янына килде.

– Курыктыңмы әллә? Чынлап җирләдегез мени? Мин бит шаяртасың икән дип торам…

Бер-бер артлы яудырылган сорауларга җавап ишетелмәде.

Сәкинә һуштан язган иде.

Закирҗан аны диванга күтәреп салды. Шунда үзенең портретын күреп катып калды. Башын чайкап куйды.

Сүз әйтмәде.

Хатынының пульсын капшап карады.

Шкаф янына килеп дарулар эзләде.

Тапмады.

Бер кәгазь кисәген күреп, шуңа текәлде.

Сызгырып җибәрде.

Кәгазьне кулына алды.

«Үлеме турында таныклык…– дип укыды ул,—Үлеме турында таныклык.»

Аны кире куйды. Кесәсеннән кәрәзле телефон, акча, пистолет алып шкаф шүрлегенә тезде. Чишенде. Хәсәннең киемнәрен пөхтә итеп шкафка элеп куйды да үзенекеләрне алып киде. Шүрлектәге әйберләрен кабат кесәсенә тыкты, үлем турындагы таныклыкны да калдырмады. Хәзер бу аның бердәнбер документы иде.