Читать книгу «Ул көннәрдә…» онлайн полностью📖 — Мансур Вәли-Барҗылы — MyBook.
image
cover
 



 


– Нәрсәгә ышана барасың? Нәрсәгә ышандың?! Ник әйтеп бетермисең? – Ул шактый каты итеп Ләйсирәнең кулыннан алды. – Әйт инде…

Юк, Билалның тавышында да, эчендә дә бернинди ачу юк иде. Бары ниндидер борчылу, ниндидер хәвефле сүз ишетермен дип курку гына көчәя төште аның күңелендә.

– Сүземне башлагач куркыбрак калдым әле менә, Билал… Бик әллә нинди сүз әйтергә җыенганмын икән бит!  Шул сүз телемә килгәч, синең өчен куркып куйдым. – Аның күз карашы сүрән, Ләйсирәне ниндидер аңлаешсыз моң биләгән сыман иде. Әлегә Билалга билгесез булган хәсрәт газабы кичерә Ләйсирә. Тик ни бу, нәрсә ул?

Билал, кызганып, аны кочагына алды. Чәчләреннән сыпырды, битеннән үбеп алды.

– Йә… әйт инде… Ни уйлыйсың?..

– Беләсеңме ни уйладым… Син… син беркайчан да гаилә бәхете таба алмассыңдыр, ахры, дип уйладым мин… Чөнки син, чын ир-ат булсаң да, ә менә нәкъ шуның аркасындадыр да, бүген күпчелек хатын-кыз теләгәнчә гаилә кешесе була алмыйсың син. Гаилә турында гына уйлап, аның өчен генә яши алмыйсың син. Синең күңелеңә, рухыңа артык зур киңлек, иркенлек кирәк! Ниндидер зур яшәү, киң колач белән, канатлы яшәү кирәк сиңа… Менә шул!

Ләйсирә тын калды. Бераздан тагын өстәп куйды:

– Беләм, бик авыр сүз бу… Гафу ит син мине, Билал… – Шулай диде дә Билалның кулын алды. Аны каты итеп кысты. – Мондый язмышлы кешегә нык, бик нык булырга кирәк! Югыйсә… Югыйсә… Ай бу тормыш дигәнең! Адәм баласын күпме караңгы почмак сагалый анда… Ә ул караңгы почмакларда ниләр барын үзең дә бик яхшы чамалыйсың син.

…Ләйсирә белән аларның соңгы сөйләшүләре әнә шундыйрак булды.

Билалның бик зур өметләр баглап көткән Ләйсирәсе, үзе дә никадәр яңалыкка, үзгәрешкә ымсынып килгән Ләйсирәсе, шундый ук матур бер иртәдә саубуллашып китеп барды.

III

Ләйсирә киткәннән соң, бик кәефсез йөрде Билал.

Ниндидер бүләк көтеп алданган сабый бала кебек үпкәләгән, ачулы иде ул.

Аннары ял йортының рәхәт тормышы аны әкренләп үз кочагына алды. Ул яңадан үзенең ияләнгән яшәү рәвешенә кайтты. Йокыдан торды, ашады-эчте, су коенды, йөреп килде, йоклады. Тагын ашады, тагын йөреп килде, тагын су коенды, тагын йоклады.

Тик әнә шул ипле тормышы тагын бер мәртәбә бозылды аның. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп кергән бер куркыныч төш бозды аның тыныч ялын. Һич тә истән чыкмастай, чәчләрне үрә торгызырдай куркыныч иде ул төш!

Каян килеп керә диген син аны!..

Имеш, Билал… кулына бик зур, галәмәт зур пычак тоткан да… кызы Раушания йоклап яткан караватка таба килә! Билал үзе елый, үзе, үзәге өзелеп: «Кызым! Кызым!» – дип кабатлый. Ә үзе һаман килә, һаман якыная. Кулында – пычак. Ниндидер көч аны этә, арттан этәрә – Билал шуңа каршы торалмый, туктый алмый, отыры якыная… Менә ул пычагын да якын китерә! Үзе, торган саен кычкырыбрак: «Кызым!» – дип кабатлый. Ә Раушания, берни сизмичә, мыш-мыш килеп, тыныч кына йоклый бирә. Билалның ярдәм сорап кычкырасы килә, кемгәдер үзен туктатырга кушасы килә, тик күпме көчәнмәсен, тырышмасын, тавыш чыкмый, ул кычкыра алмый. Бары тик елый гына. Ә үзе кулының һаман якыная барганын күрә.

Көч-хәл белән ычкынды ул шушы вәхши төштән. Уяну белән, шундук барып утын кабызды. Аннары, әзрәк тынычлану өчен, кранны ачып, битен юып алгандай итте, су да йотты. Шуннан соң караватына килеп утырды да:

– Уф-ф Алла! – дип куйды. – Уф Алла… Тагын нинди җәза инде бу!

Билалның төшләргә ышану гадәте бар иде. Төш белән чынбарлык арасында әлегә кеше аңлап җитә алмаган зур бер бәйләнеш булырга тиеш дип саный иде ул. Әнә шуңа күрә үзенең төшләренә әһәмият бирә, алар хакында байтак кына уйланып йөри иде.

Ә бу юлы уйлану гына түгел, яктыра башлаганчы йоклый алмады Билал. Тәмам йокысы качкан иде. Һич кенә дә йокыга китәрлек түгел иде.

– Нәрсә дигән сүз бу?! Нинди куркыныч хәбәр бу миңа?! Шул сораулар аның миенә кызган ук кебек килеп кадалдылар. Әмма аларга җавап таба алыр дәрәҗәдә түгел иде аның башы. Бары тик сорауларның зың-зың итеп баш миенә килеп кадалуы гына ишетелә кебек иде. Һәм ара-тирә «Раушания» дигән бик кадерле исем чагылып китә иде.

Төн тәмам эреп бетеп, инде көн беленә башлаганчы, әнә шулай миңгерәп утырды да яктыргач кына тынычлап яңадан йокыга китә алды.

Әмма ул яман төш һич тә хәтердән чыгарлык түгел иде инде. Быелгы кайнар кояш кебек баш очындагы гомерлек эссе юлдашына әйләнде Билалның.

НИШЛӘРГӘ?
I

– Ну, кызык та кеше инде син, ә?

Соңарып кына кичке ашка килеп кергән Билалны егетләр көлешә-көлешә каршы алды.

Билал аларның ни өчен шулай көлүләрен аңламады. Шуңа күрә, өстәл янына килеп җитсә дә, аптыраган кыяфәт белән басып тора бирде. Тегеләр һаман дәшмәгәч:

– Ә нәрсә бар соң? Ни булган? – дип сорарга мәҗбүр булды.

Сергей Николаевич, ашавыннан бүленеп, аңа текәлде.

– Нәрсә, нәрсә! Яныңа кызлар үзләре килеп йөргәч, син хәзер совет почтасын санга да сукмыйсыңмыни?! Әнә иртәдән бирле бер хат ята анда сиңа! Йөгер тизрәк!

Ләкин Билалның исе китмәде. Ипләп кенә урынына кереп утырды. Аның хат көтәр кешесе юк бит, бәлки, шаяртуларыдыр. Аннары биредә хат алу, хат язу ише мәшәкать белән изаланасы да килми иде. Билалның лаеклы ялы бит бу! Бөтенесеннән, барысыннан туеп киткән кешенең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар бит инде!

Кичке ашын бик тынычлап, тәмләп ашаганнан соң, тәмам байларча кыяфәттә урамга чыгып барышлый гына алды ул үзенә килгән хатны.

Хат, матур гына чәчкә төшерелгән гади конвертка салынган булса да, шактый калын иде. Билалны әллә инде әнә шул калынлыгы куркытып калдырды, әллә көтелмәгән булуы бераз сагайтты – кулына алгач та, аны ачарга ашыкмады. Салмак кына адымнар белән үзенең коттеджына таба атлады.

Эчкә кергәчтен дә әле үзенең бүлмәсенә үтәргә ашыкмады. Холлдагы кресло янында туктап алды. Ниндидер дөнья мәшәкате, дөнья кайгысы алып килгән бу хат белән тыныч бүлмәнең күнегелгән яшәү рәвешен бозасы, монда килгәч инде ияләнә башлаган уңайлы, ипле яшәү көен җибәрәсе килми иде. Әнә шул рәхәтлеге бик кадерле иде дөнья ыгы-зыгысыннан арыган Билалга! Теләр-теләмәс кенә конвертны ачты. Ачкан вакытта почта штемпеленә күзе төште. Анда Билал калдырып киткән шәһәр исеме иде. Канәгатьсез бер чырай белән генә укый башлады.

«Исәнмесез, Билал әфәнде!

Сезнең тыныч ялыгызны бүлеп, хат язарга җөрьәт итүче кешеләр кемнәр икән дип аптырамагыз – без әле бу: Хәмит, Котдус, Марат. Безне онытмагансыздыр дип уйлыйбыз.

Ялдагы кешене борчып, хат язуыбызның сәбәбе шул: колагыбызга яман хәбәр керде, имеш, Сез, хөрмәтле Билал әфәнде, безгә яңадан кире кайтмаска уйлыйсыз икән. Каядыр ераккарак, тынычрак җирләргә китмәкче буласыз икән.

Шактый ышанычлы кешеләрдән ишетсәк тә, без бу хәбәргә башта ышанмадык. Чөнки ул хәбәр без белгән Билал әфәнденең холкына, характерына туры килми. Ул кеше, безнең уйлавыбызча, алай эшләргә тиеш түгел иде.

Әмма тора-бара без сагая калдык. Соңгы вакытта Сезнең үз-үзегезне тотышыгызны кабат-кабат күз алдыннан үткәрдек. Әйткән сүзләрегезне яңадан искә төшердек. Һәм… безнең колакка тагын бүтән информацияләр дә ишетелде. Шуннан соң инде, әлеге хәбәрнең чыннан да дөрескә чыгу ихтималын күреп, шул мөмкинлекне уйлап байтак кына киңәшкәннән соң, Сезгә менә шушы хатны язарга булдык.

Без монда кайта-кайта шуны уйлыйбыз: ничек итеп Сез, архитектурага, эшкә, чын иҗатка шулкадәр нык бирелгән кеше, шундый карарга килә алдыгыз икән?! Сезне моңа нәрсә этәрде икән?

Әйе, безнең еллар буена дәртләнеп, илһамланып эшләгән, иң матур идеяләребезне салып иҗат ителгән Сәнгать сараебыз зур каршылыкка очрады. Әйе, үзебезнең уртак иҗат җимешебезне тормышка ашыру өчен, безгә иң элек үзебезнең яңа директорыбызны килештерергә туры киләчәк. Бу бик, бик авыр булачак. Аннан соң шәһәр Советы башкарма комитетында зур көрәш тотарга туры киләчәк. Бусының да ничек бетәсен алдан әйтүе кыен.

Бәлки, Сезне әнә шулар куркытадыр?

«Дөрес һәм үтә кирәкле эшне, идеяне тормышка ашыру өчен дә шуның кадәр зур каршылык туар икән» дип, бәлки, Сез куркып калгансыздыр?

Дөреслекне Сездән яшерергә кирәкмәс. Без төзергә, без күрергә теләгән Сәнгать сараеның язмышы, чыннан да кыл өстендә. Яңа директор бу вариантка бик нык каршы, үз сүзеннән һич тә чигенергә теләми. Безнең башкалабызда үсеп чыгачак Сәнгать сараен ул стандарт бер бина итеп кенә күрергә тели. Атна саен диярлек җыеп, безне шундый проект төзергә өнди, шуңа күндермәкче була.

Менә шундый хәл. Монда хәзер Сәнгать сарае өчен чын көрәш башланып килә. Һәм ул җиңел булмаячак. Ләкин, Билал әфәнде, Сез шуны уйласагыз иде: тормышта каршылыкка очраган һәркем шулай эшен, үзенең позициясен ташлап кача башласа, бу дөнья кемнәр кулына кала соң?! Әгәр моңарчы да, безгә кадәр дә дөнья шулай барган булса, дөньяда бернинди дә прогресс булмас иде!

Мондый иң гади хакыйкатьне Сезгә яңадан кабатлаганга ачуланмагыз, әмма көчле кешеләрнең характеры беләсезме нәрсә белән аерылып тора? Алар, көчле кешеләр, үзләре ошатмаган яшәү рәвешен ташлап, калдырып качмыйлар. Алар әнә шул яшәү рәвешен үзләре теләгән якка таба үзгәртү өчен көрәш ачалар! Әнә шундый кешеләрне сокланып «Көчле кешеләр» дип атыйлар! Безнең яшьләребезне, балаларыбызны сокландырырдай, хөрмәт белән үзенә баш идерердәй шәхесләр әнә шулай туа!

Тагын шуны исегезгә төшерегез: Газиз абый вакытында без ничек күмәк булып эшли идек! Әллә нәрсәләр китереп чыгара идек! Ә бит ул вакытта да олы идеяләрне үткәрү җиңел түгел иде! Без иҗат эченә чумып, шул дөньяда гына кайнап, ул каршылыкларны бары тик күрми, тоймый гына идек!

Ул каршылыкларны җиңүне барысын да Газиз абый үз өстенә ала иде! Без ул чагында тылдарак, ягъни саф иҗат дөньясы эчендә кала идек.

Менә бит төп хикмәт нәрсәдә! Ә хәзер безнең үзебезгә Газиз абый алып барган байракны кабул итәргә кирәк! Үз кулыбызга!

Бу инде, хөрмәтле Билал әфәнде, беләсезме нәрсә дигән сүз? Бу инде безгә, иҗат дөньясы каһарманнарына, гражданин каһарманнарга әйләнергә кирәк дигән сүз! Газиз абый юлына тугры калыйк дисәк, бездән хәзер әнә шул таләп ителә.

Гүзәл Сәнгать сарае өчен, әнә шул матурлыкны чынга ашыру өчен, без үзебез җиң сызганып көрәшергә тиеш! Чөнки… Чөнки бүтән кеше юк! Чөнки көрәшнең бу өлеше безнең язмышка туры килгән!

Бик тә купшы сүзләр яза болар, дип уйламагыз. Хәер, без Сезне беләбез, купшылыкны чынлыктан бик тиз аерасыз Сез.

Әлбәттә, биредәге тормышыгызның башка якларын без бик белеп бетермибез. Бәлки, Сезнең башка кыенлыклар, каршылыклар да килеп чыккандыр… Ләкин… Ләкин үзегезнең хәлегез ничек кенә авыр булып тоелса да, Сез барысын ташлап качарга тиеш түгел!

Хатыбызның ахырында бер мисал китерәсебез килә. Бик шәп язучы Александр Фадеев бар бит. Аның «Тар-мар» дигән әсәрен укыгансыздыр, шәт. Әнә шундагы бер эпизод бик тә хәтердә калган. Зур мәгънәгә ия күренеш ул!

Гражданнар сугышы вакытында була бу. Ерак Көнчыгыш тайгасындагы партизаннар отряды аклар белән булган бәрелештә тәмам тар-мар ителә, юкка чыгарыла. Отряд командиры Левинсон тайга уртасында бер ялгызы утырып кала. Аны тәмам өметсезлек, төшенкелек баса. Чарасызлык… Шулай нишләргә дә белмичә, озак, бик озак тора Левинсон. Әмма ахыр чиктә беләсезме нәрсә уйлый ул? Менә шушы соң дәрәҗәдәге өметсезлек хәлендә дә ул:

– Но надо было жить и исполнять свои обязанности… – дигән нәтиҗәгә килә!

Бу сүзләр бүген безне дә уйландырырга тиеш дип саныйбыз.

…Ярый, хатны чиксез озын язып булмый. Сау булыгыз!

Биредә, үзебезнең эш бүлмәсендә, Сезнең белән очрашуга ышанып калабыз! Без элекке, көчле Билалга ышанабыз! Сәлам белән дусларың».

II

Хатны укып чыкты Билал.

Аннары, бер мәртәбә укудан гына берни дә аңламыйча, шундук аны өр-яңадан укый башлады. Тагын бер кат укыды.

Шуннан соң инде, баскан урынына кадаклап куелган сыман, бер адым да атлый алмыйча, бик озак вакыт тәрәзәгә карап торды. Ләкин хатка язылган сүзләр инде байтактан бирле рәхәт җәй кочагында, ял иркендә яшәүче кешенең башына тиз генә сыя алмыйлар, ул сүзләр Билалның тормышына ниндидер зур конфликтка тарыган көчле геройлар хакындагы китаптан адашып килеп кергән төсле иде. Ә Билал үзе, аның яшәеше андый кискен сүзләргә һич тә лаек түгел, ул, ничек кенә яшәсә дә, барыбер саф һәм керсез намус белән калыр шикелле иде!

Ни өчендер бары тик әнә шулай гына булырга тиеш иде сыман.

Ә менә биредә аны дуслары бик зур начарлыкта гаеплиләр. «Курыктыңмыни? Качасыңмыни? Син шундый кешемени?..» – диләр.

«Мондый хәл булмаска тиеш! Юк, бу дөрес түгел!» – дип, ниһаять, хатны өченче мәртәбә укый башлады Билал. Бу юлы инде креслога утырып, иркенләп. Хаттагы һәрбер юлны, һәр җөмләне аерым-аерым алып, нәрсә язылганны тәмам аңлап җитәргә теләп укыды ул.

Әйе, чыннан да, шулай иде шул. Ничә еллар буе бергә эшләгән дуслары аны качуда гаеплиләр иде.

«Барыбер дөрес түгел! – Ул, сүзен расларга теләгәндәй, аны барысыннан өстен чыгарырга ашыккандай, кулындагы хатны конверты-ние белән тумбочка өстенә атты. – Минем хәлне аңламыйсыз, аңлый алмыйсыз сез! Сез гаепли генә беләсез!»

Ярсыган, үзен үзе яклап, хәтта сугышыр хәлдә урыныннан сикереп торды. Кечерәк кенә холлның иңен-буен бер итеп, арлы-бирле йөрергә тотынды. Эчендә, күңелендә моңарчы җыелып килгән сүзләре, уйлары, бөтен газаплы кичерешләре менә хәзер, ниһаять, юл табып, кайнар ташкын булып тышка агыла иде.

«Юк! Сезнең берегезнең дә минем хәтле иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бүлектә калып, уртак эшебез булсын-булсын дип җан атып, бөтен дөньяны онытып эшләгәнегез юк! Сез шәһәр егетләре! Сез үз көчегезне акыл белән исәпләп, дөрес бүлеп кенә файдалана беләсез! Автомат машина кебек… Ә мин менә алай булдыра алмыйм! Мин үземнең яраткан эшемә муеннан чумып, җаным-тәнем белән бирелеп кенә эшли алам! Әнә шуңа күрә… Шуңа күрә мин аның өчен артыгын борчылам да. Чөнки минем өчен җан бирү белән бер ул!

Менә бу кеше белән дә, бөтен сәнгатьнең, архитектураның кан дошманы булган яңа директор белән дә эшләргә һәм аны җиңәргә, аны килештерергә кирәк дисез сез! Ә мин аны, гомумән, күралмыйм! Безнең архитектураны бетерер өчен яралган адәм ул! Аның белән ничек бергә эшли алыйм мин! Моның өчен бит миңа тимер булырга, җансыз булырга кирәк!»

Әнә шулай бик озак кайнады, дулады Билал.

Бу минутта ул бары тик үзен генә хаклы, дөрес итеп сизә иде. Аны беркем дә аңламый, аңларга теләми иде. Һәм менә бу хат инде аны бирегә, ял йортына килеп изәр өчен иде.

Аннары… хатны теләр-теләмәс кенә барып алып, бүлмәсенә кертеп атты. Үзе шундук кире чыкты. Әйтерсең анда ниндидер тешли торган явыз җәнлек бар!

Ниһаять, һавага, җәйге кич канат җәйгән табигать кочагына чыкты. Бу юлы гадәтенчә урман юлы белән түгел, аллея буйлап китте.

Биредә дә күзенә берни күренмәде. Аның бөтен барлыгын ярсу, ачу биләп алган иде. Ул, нәрсәнедер раслап, ышандырып бетермичә, бер дә тынычлана алмас төсле иде.

Шулай күзенә ак-кара күренмичә йөргәндә, аны берәү туктатты. Гаҗәпләнеп күтәрелеп караса, Василий Петрович икән! Аңа караган да елмаеп тора.

– Йә, нәрсә булды?.. Нигә шулкадәр тыз-быз йөренәсең… инде кайчаннан бирле?

Бераз ык-мык итеп торганнан соң сөйләми булдыра алмады Билал. Үзләренең эшендә туган хәлне энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде.

Ул сөйләгәндә, Василий Петрович бер дә бүлдермәде. Бары тик тыңлады гына.

Билал бетергәч тә, сүз башларга ашыкмады. Алар сүзсез генә бардылар да бардылар. Як-ягына яшь юкәләр утыртылган аулак аллея менә шушы сүзсез әңгәмә өчен иң кулай урын иде.

– Беләсеңме мин сиңа нәрсә сөйлим хәзер, Билал?! – Василий Петрович барган җиреннән туктады. Акыллы коңгырт күзләре тагын да уйчанланып китте. – Үз башымнан кичкән бер бик гыйбрәтле вакыйганы сөйлим мин сиңа хәзер…

III

…Кырык бернең көзендә булды бу. Төп-төгәл исемдә. Бүгенгедәй.

Фронтта безнең эшләр шәптән түгел. Немец ыжгырып килә. Бөтен яктан ут яудыра – дөньяның асты өскә килә, адәм чыдамастай мәхшәр… Ул да булмый, йә теге яктан, йә бу яктан оборонаны өзә дә әллә ничә чакрымга эчкәре үтә. Уяурак тормасаң, шул арада чолганышта да каласың. Шуңа күрә солдатлар арасында төрле хәлләр очрый, куркып калучылар да шактый.

Октябрь башларында безнең дивизия немецны берәр атна чамасы туктатып торды. Ул елны бик сирәк очрый торган хәл иде бу. Тиз-тиз оборонаны ныгытабыз, мөмкинлек туса, бәлки әле һөҗүмгә дә күчәрбез, диләр.

Ну, оборона булса да, һөҗүмгә күчсәң дә гел разведка кирәк. Шунсыз булмый.

Октябрьнең салкын бер төнендә Женя исемле украин егете белән мине җибәрделәр. Немец бездән бер-ике чакрымда булыр. Аның ныгытмалары ничек урнашканын белергә кирәк. Безгә шундый бурыч куелды.

Ике арада тирән-тирән чокырлар, адым саен агач, куак. Аларның төнлә ни икәнен дә аерып булмый. Октябрь төне дөм караңгы.

Әкрен генә атлыйбыз шулай. Абына-сөртенә калсак, немец ишетмәдеме дип, озак кына тыңланып та торабыз. Аннан тагын кузгалабыз… Тагын тыңланабыз…

Шулай байтак ара үткәч, немецлар урнашкан калкулыкка якынлаштык. Ул яктан җил искәндә, сөйләшкән сүзләре дә ишетелә башлады. Ну, безгә тагын да якынрак килергә кирәк. Ничек, каян барырга дип җай эзлибез.

Ул арада Женя пышылдый бит миңа:

– Иптәш сержант, мин әнә теге калкулыкка барып килим. Аннан күренергә тиеш. Ә сез монда торып торыгыз! – Чыннан да, алда бер бәләкәй генә үр бар иде, шуңа күрсәтә икән теге.

– Ярый, – дидем, килештем.

Китте бу әкрен генә шуышып. Тиз арада күздән дә югалды. Шуышкан тавышы да ишетелми башлады.

Мин дә тик ятмыйм. Икенче яккарак барып, тегеләрнең траншеяларын күзлим, ут нокталарын барлыйм. Шулай байтак кына гомер үтте. Инде Женя кайтырга да вакыт кебек. Ну, юк. Тагын көтеп карыйм. Һаман юк бу! Нәрсә булды икән, дим. Ул киткән калкулыкка да шуышып барып карадым – юк, беркайда да юк! Үзебез аерылышкан урында байтак кына көттем: юк инде! Юк булгач юк!

Инде дә бүтән мөмкинлек калмагач (тиздән яктырачак иде) немецның үзем күргән ут нокталарын, траншеясын истә калдырып, берүзем борылып кайттым, нишлисең…

Менә шундый бер хәл булды кырык беренче елның көзендә.

Инде хәзер сугыш беткәнгә кырык ел. Әмма шул вакыйга һич истән чыкмый! «Нишләде икән ул егет?» – дип уйлыйм.

– Теге якка качарга мөмкинме ул, юкмы? – Шул сорау гел тынгы бирми.

Хәзер аның турында бөтен белгәннәремне хәтергә төшерәм. Холкын, табигатен тулысынча аңламакчы булам. Кем икәнен, кем булуын ахырынача төшенәсем килә!

Юк, болай без күрергә өйрәнгән куркакка охшамаган иде ул. Андый түгел иде… Ну, менә шунысы да бар: бер дә үзенә кыенлык китерергә яратмый иде инде! Теләсә нинди җай табып, теләсә нинди хәйлә белән барыбер үзенекен өскә чыгара иде! Әнә шул яктан бик шома иде. Аның нинди дә булса изге санаган нәрсәләре, ныклы иманы булуын да сизмәдем мин.

Әйтәм бит, һаман искә төшә, кайта-кайта уйлыйм – качарга мөмкинме ул, юкмы? Мондый кеше, мондый натура иң авыр чагында икенче якка чыга аламы, юкмы?

Әйтмим, сугышта төрле хәлләр була. Кеше хәбәрсез дә югала. Ләкин мин күпләрне белә, аңлый идем: юк, бу ташлап качмаячак! Моның белән разведкага барырга була!.. Ә байтагында әле икеләнәсең – авыр чагында ничек булыр бит дисең… Кайберсен инде алдан ук сизеп, белеп торасың – моның белән, разведкага барып булмый. Бу, иң беренче җай чыгу белән сине сатачак, ташлаячак!

Ә менә теге егет хакында мин әле һаман үземә ачык кына җавап бирә алмыйм. Кем, нинди кеше булды ул? Фронтта безнең хәлләр авыр чак иде бит…

IV

Әйе, Василий Петровичның хикәяте гыйбрәтле.

Билал аны авызын ачып дигәндәй, бик кызыклы кино карагандай мавыгып тыңлады. Ә аннары, бүлмәсенә кайткач, Василий Петрович сөйләгәннәрне бик озаклап миенә, башына сеңдереп утырды.

Кешене ныклап белү өчен, аның белән алты пот тоз ашарга кирәк, диләр. Ә без менә тыныч тормышта тегене дә, моны да дус дип йөрибез. Адым саен мәҗлесләр җыябыз. Бер-беребезне мактыйбыз. Макташабыз! Ә шунда дистәләгән дустың, кайсы чыннан да дус – моны белмибез! Кемнең дошманга әйләнүе мөмкин икәнен дә белмибез!

Ни өчен белмибез?

Чөнки… Чөнки аның өчен четерекле хәлләр аша үтеп карау кирәк! Бик каты сыналу кирәк!

Уйларының әнә шул җиренә җиткәч, Билал кинәт сискәнеп китте.

Тукта… Ул үзе дә хәзер сыналу үтә түгелме соң?! Аның иптәшләре хәзер анда, әлеге Билал ташлап киткән мәхшәр кебек шәһәрдә көрәшеп яталар түгелме?! Бүген алар алгы сызыкта түгелме соң?!

Ә Билал кайда? Кайда ята ул хәзерге вакытта?!

Эссе җәй буе чуалчык уйлардан буталып бетә язган баш, ниһаять, ачылып, яктырып киткәндәй булды.

Билал – Якты күлдә… Якты күл, – билгеле, рәхәт җир, тыныч урман, матур ял урыны… Әмма күл шул ул, күл генә!

Ә бит әле дәрьялар да бар! Яшьлегендә Билал өчен бик тә таныш, үз булган дәрьялар! Шаулап, гөрләп агучы киң сулы ярсу дәрьялар!

Әнә шулар үзләренең бөтен чынлыгы белән күз алдына килде Билалның…

Юлга!

Эссе, һаман да эссе!

1
...