Асылхан үзенең яшь хатыны Зөһрәне анда-монда алып чыгып, дөнья күрсәтеп йөри алмавына бик әрни иде. Яшь кешенең күңел ачасы да, үз ишләре белән аралашасы да килә торгандыр, әлбәттә.
Соңгы ике-өч елда кала халкы татар театры дип акылдан яза. Әллә бер күрсәтеп кайтасы инде дип, талпынып та алды Асылхан. Әмма, кеше сүзеннән куркып, бу уеннан да кире кайтты.
Тик бу борчулы, ут йотып йөргән көннәр артта калды. Аларның уллары туды. Шатлыклары баштан ашты, Зөһрә өчен хәзер иренең ешрак өйдә булуы, бәләкәй улы янында булуы кирәк. Моннан да зуррак бәхет булмастыр кебек тоела аңарга.
Асылхан, хатынының күңелен күрү өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Бу юлы әнә кабактан бер скрипкачы табып алып килгән. Эте-ние белән бергә ияртеп кайткан.
Асылхан кичә үк Зөһрәгә бу скрипкачы турында бик мәзәк сүзләр әйтеп өлгергән иде. Имештер, ул музыка дип саташкан. Ибрай атлы икән. Имештер, аны дин әһелләре, мәчет картлары эзәрлекли, шайтан сөендереп, фәрештә качырасың дип, фатирдан куалар, ди. Җитмәсә, тагын авыру, ди, үзе. Чахотка, ди. Әмма үзе, авырсам – хастаханәсе, үлсәм зираты бар дип, дөньясына кул селтәгән, ди…
Чыннан да, Ибрайның авыруы йөзенә чыккан. Балавыз төсле аксыл-сары. Әмма скрипкасын уйный башлау белән, бу йөз таный алмаслык булып үзгәрә: алсулана, кызгылт тимгелләр белән чуарлана. Зур күзләре ялкынланып яна башлыйлар. Иңнәренә төшеп торган чәчләре җан кергәндәй хәрәкәтләнә башлый… Әмма Ибрай аларны, килешле генә итеп, чак кына башын кагып, кире артка ташлый…
Ибрай беркавым уйнаганнан соң ял итә. Әмма йөзендә, эчкә баткан зур күзләрендә, илаһи моң сүнеп бетмәгән була. Ялгызы гына түр почмактагы түгәрәк өстәл янында утыра. Алдында – бер шешә аракы. Нигъмәт-ризыкка кагылмый да, алса да, аягы янында яткан этенә бирә.
Ибрай эте белән юанган арада, Зөһрә күршедәге кечкенә бүлмәдә йоклап яткан нәни улы Галимхан янына кереп чыкты. (Балага Асылханның Нижнийда вафат булган абыйсы хөрмәтенә Галимхан дигән исем кушканнар иде.) Бала һаман да йоклый. Әмма музыка тыңлаганнан соң, тагын да нечкәрә, тагын да пакьләнә төшкән ана күңеле бала ятагы янында бөтенләй эреде. Күз нуры, йөрәк парәсе өстенә иелеп, нәнинең буынтыкланып торган кулларын үпте. «Курчагым… бәхет кошчыгым… күз явым!..» – дип пышылдады…
Зөһрә олы якка, залга чыкканда инде Ибрай алдында икенче шешә аракы тора иде. Ләкин ул анысына тотынмады. Урыныннан торып, өстәл өстендә футляры кырыенда яткан скрипкасын кулына алды. Оялган кеше сыман итеп елмаеп, бәрхет кәнәфидә янәшә утырган йорт хуҗаларына мөрәҗәгать итеп:
– Нәрсә уйныйм? – дип сорады.
– Теләсәң нәрсә уйна, Ибрай. – Моны Асылхан әйтте. – Искиткеч уйныйсың син… Кем өйрәтте сине?
Ибрайга бу сорауны бик еш ишетергә туры килә, ахрысы. Бәлки, шуңадыр, скрипка уйнарга өйрәнү тарихын ул ике-өч авыз сүз белән сөйләде дә бирде.
Ул вакытта аңа нибары алты-җиде яшьләр генә булган. Әтисез калган. Әнисе белән бер өйнең подвалында яшәгәннәр. Ә өске катта ул заманда Казанда дан тоткан атаклы Бородай театры труппасының Кузьма атлы беренче скрипкачысы торган. Ялгыз яшәгән ул. Ибрайның әнисе исә шул «данлыклы артист» ның өен җыештыра, керләрен юа, кыскасы, хезмәтчесе булган. Көннәрнең берендә Кузьма Ибрайны янына чакырып ала. Үзе лаякыл исерек. «А ну-ка, Ибрай, что-нибудь сыграй!..» – дип, скрипканы малайга тоттыра. Ләкин рәтләп русча да белмәгән, яланаяклы, юеш танаулы малайның скрипканы дөрес итеп тотуын күреп хәйран кала… Чөнки Ибрай аның уйнаганын, уйнаганда скрипканы ничегрәк тотканын күп тапкырлар хәйран булып карап-тыңлап торган була.
Шуннан соң Кузьма Ибрай – «гололобый Паганини» белән мәш килә: скрипка уйнарга, музыка грамотасына өйрәтә. Бер-ике ай да үтми, Ибрай үзенең укытучысын шаккатыра. Гади гына этюдларны өздереп уйнап бирә башлый. Исерекбаш Кузьма үзенең өйрәнчеге белән мактанып бетә алмый.
Әмма тормыш һичкайчан да шома гына бармый. Кузьма тормышында да ниндидер бер яман хәл була. Ниндидер бер артист аның сөйгәнен алып китә бугай. Кузьма тагын да ныграк эчүгә салыша. Эшсез кала. Ибрайны, янына чакырып алып, төннәр буе скрипкада уйната. Ә үзе эчә дә елый…
Бераздан инде эчәргә түгел, тормыш итәрлек тә акчасы калмый. Киемнәренә кадәр сатып бетерә. Өйдән чыгалмаслык хәлгә килә. Әмма гаять зур акчалар вәгъдә итеп, күпме генә сорап килсәләр дә, скрипкасын сатмый. «Ә сез моның нинди инструмент икәнен беләсезме?.. Антонио Страдивари[3] скрипкасы бу!.. Ә Страдивариның скрипкасы смычоксыз да уйный. Даны шулай уйната аны, даны…» – дип, барысын да кире бора.
Көннәрнең берендә Ибрайларга, ярым караңгы подвалга үзе килеп керә бу. Кулында – скрипкасы. Ибрайга әйтә: «Миннән булмады инде… Син дәвам ит… Халкыңның горурлыгы бул. Татар Паганиние дисеннәр үзеңне… Мә, ал!.. Җаның кебек сакла… Минем төсем итеп тотарсың. Инструментны эзләрләр… сатты диярсез», – дип, скрипкасын Ибрайга тоттыра да саубуллашып чыгып китә.
Ике-өч көннән соң килеп иптәшләре җирлиләр үзен. Бүлмәсенә бикләнеп асылынып үлгән була. Өстәлдә «Скрипканы эзләмәгез. Саттым» дигән язу калдырган…
Ибрай, бераз эчеп алса, сүз белән артыграк мавыга. Бу юлы да ул үзенең беренче укытучысы Кузьмага багышланган көй, дөресрәге, «поэма» язуы турында сөйли башлады.
– Күптән язам… Тик һаман да язып бетерә алганым юк әле. Кеше язмышы турында булачак ул симфоник поэма. – Ирен кырыйлары белән генә елмаеп дәвам итә: – Билгеле, симфония язам дигәч көләләр… Кабак, сыраханә скрипкачысы көй яза, имеш! Чыннан да көлкедер шул. Ә мин язам… Барлык кешеләргә дә, барлык милләтләргә дә аңлаешлы музыка булачак ул.
Шунда өй хуҗасы скрипкачыга бер сорау бирәсе итте:
– Ибрай, укырга ниятләнеп караганың булмадымы?
– Булды, – диде тегесе, күзен дә йоммыйча. Шундук ул ничек итеп Казандагы император сәнгате мәктәбенә укырга керергә җыенуы турында сөйли башлады. Скрипка буенча барысын да шаккатыра, комиссия әгъзалары телләрен шартлатырга мәҗбүр булалар. Әмма «Закон Божий» буенча имтиханны тапшыра алмый…
Ибрай, сүзен бүлеп, шундук симфоник поэмасын уйный башларга җыенган кеше сыман, скрипкасын ияк астына кыстырып куйды.
Бармаклары, зәгыйфь кенә авазлар чыгарып, скрипка кыллары өстеннән йөгереп үтте. Бары тик шуннан соң гына смычогын кулына алды.
– Хәзер беренче өлешен уйнап күрсәтәм… Ел әйләнәсенең, ел фасылларының күкрәп чәчәк аткан язы булган кебек, кеше гомеренең дә яшьлеге… мәхәббәте була. – Ибрай өзек-өзек шигырь юллары укыган сыман сөйләнеп алды: – Җәйге урман… Таң ата. Урман уяна… Тирә-як ямьләнә…
Ибрай, сул кулын иңбашы турысына күтәреп, озын бармакларын бер йомарлап, бер язып алды. Һәм искәрмәстән генә өздереп уйнап та җибәрде…
Бүлмә эче тылсымлы, үзенә бер сихри авазлар белән тулды. Бу үзәк өзгеч шигъриятле моң башта бик кыюсыз гына яңгырады. Әмма ул, көчәйгәннән-көчәя барып, йөрәк түренә үк яшеренгән, бары тик үзенең барлыгын белдереп сызып кына торган барлык сагышларны, моң-зарларны уятып җибәргәндәй итте.
Чыннан да, күз алдына җәйге урман килде. Бөтен галәмне назлап күтәрелеп килгән кояшның беренче нурлары чәчрәде. Алар челтәрләнеп торган агач яфракларындагы, чәчәкләрдәге чык тамчылары белән шаярдылар, мең төрле төскә кереп җемелдәделәр. Агачлар арасыннан кыйгачлап төшкән кояш нурлары көчәйгәннән-көчәя бара… Иртәнге урман шул нурлар белән коена. Ул да булмый, кошлар уяна башлый. Кыяр-кыймас кына аваз бирешәләр. Кайдадыр еракта, урман тирәнлегендә күке кычкырып куйгандай булды…
Музыка исә көчәйгәннән-көчәя бара. Урман җанлана… Скрипканың тылсымлы авазы, күңелләрне үзенә җәлеп итеп, ихтыярыңны биләп, һаман саен үзенә буйсындыра бара…
Янәшә утырган Асылхан белән Зөһрә дә дәртле-назлы уйларга бирелеп, хәйран булып хәрәкәтсез калганнар. Һәркайсы үз уена бирелгән… Асылхан үзенең мәхәббәте турында уйлый. Янында башын чак кына кыңгыр салып утырган хатынына күңеленнән үзенең чиксез рәхмәтен укый… «Куанычым минем! Тиңдәшсезем…» Әлеге хис-тойгылардан аның йөрәк түренә кайнар дулкыннар кагылгандай булды.
Әле кайчан гына Асылхан үзен ике бәхетсезнең берсенә саный иде. Тормышы тоташтан бары тик хаталардан гына торадыр сыман тоела иде аңа.
Кеше үз гомерендә ике тапкыр гашыйк була икән дип ишеткәне бар иде Асылханның. Имештер, беренчесе тиле яшьлек мәхәббәте… Әмма ул мәхәббәт яшьлекнең нәкъ үзе кебек үтә дә китә икән. Ә инде икенчесе, чыны, зуры, кешене йә бәхетле итә, йә үзе белән бергә гашыйкны да юк итә, имештер… «Ә син минем мәхәббәтемнең беренчесе дә, соңгысы да… Гомерле генә була күрсен иде, берүк!»
Мондый уйлар еш туа Асылхан күңелендә. Аның бу бәхетен, чиксез зур мәхәббәтен ниндидер афәт, ниндидер бәла сагалыйдыр төсле иде.
Һәм ул бәла, һичшиксез, өлкән байбикә Мәрхәмбикә ягыннан килер кебек иде. Асылхан өйләнгәннән бирле, аларның аралары тәмам суынды, бөтенләй диярлек өзелде. Барысына да үзе генә гаепле, барысы да вөҗданы белән әледән-әле компромисска барудан, атлаган саен йомшаклык күрсәтүдән дип уйлый иде ул. Чыннан да, әгәр әтисе куша дип Мәрхәмбикәгә өйләнмәгән булса, мондый хәлләрдә калган булыр идеме икән? Нәтиҗәдә икесе дә бәхетсез булды, бер-берсенең тормышын тоташтан кыямәткә әверелдереп яшәделәр. Вакыт дигән нәрсә дә бары тик җан биздерү өчен генә, ярату өчен вакытның әллә ни әһәмияте юк икән. Әмма эш дигән, тормыш нужасы дигән нәрсә бар бит әле. Мәсьәләнең шул ягы гына бай белән байбикәнең арасын азмы-күпме бәйләп тора, аларны аралашырга мәҗбүр итә иде. Гадәттә, аны Хәмит кереп чакыра. Асылханны җәзаларга өстериләрмени: керсә дә керә, кермәсә дә керә…
Зөһрәгә дә җиңел түгел. Бигрәк тә баштарак, бу бусага аша атлап кергән елларны авыр булды. Читлеккә утыртылган кош кебек ияләшә алмыйча газапланып бетте. Зәһәрлегенә чыдаша алмаган Мәрхәмбикә үзенең көндәшен җае чыккан саен, тибенеп ятсын, әмма тиңе белән ятсын, дип мыскыл итте. Бөтенләй юкка да бәйләнеп теңкәләренә тиде. Мәсхәрәләргә сәбәп эзләп кенә торды.
Әле беркөн генә Зөһрә ниндидер йомыш белән, ат җиктереп, калага чыгып керде. Яңгыр ява башлагач, Сабирҗан кучер атны бераз кызулатып кайтып керде. Яшь байбикә чыланмасын, янәсе. Шунда да бит Мәрхәмбикә телен тыя алмады. Югарыда, баскыч болдырында торган килеш, атны ни күреп ут капкандай куасың дип, кучерга бәйләнеп маташты.
– Яңгыр бит, байбикә…
– Булса ни! Бераз чыланса, укасы коелмас иде. Атсыз-затсыз сасы мужик нәселенә кырау тиямени! – дип, бөтен ишегалдын шаулатып юри кычкырынды.
Зөһрәнең бу нигезгә килүеннән әти-әниләре дә шактый зыян-җәбер күрделәр. Әби патша аларның көйле тормышларын чыгырыннан чыгарып ташлады. Ничәмә-ничә еллар буе рәттән арендага алып файдаланган җирләреннән колак кактырды. Бау ишүчеләр бу җирне япон сугышында һәлак булган бер офицер хатыныннан алганнар иде. Кем әйтмешли, сауган сыерлары да, җиккән атлары да шул җир иде. Елга буен, зур үзәнлекне биләп торган ул җирдә киндер дә котырып уңа торган иде… Бау ишүченең: «Адәм әйтеп, адәм ышанырлык түгел, Ходайның рәхмәте, тач карурман инде, ат менгән кешене дә күмәрлек…» – дип, мактанып, җан атып сөйләгәне әле дә булса хәтерендә Асылханның. Аннары бау ишүче үз хәлен бер авыз сүз белән аңлатты: «Тормышның көе китебрәк тора әле…»
Асылхан, бу турыда ишетү белән, бәхәс-тарткалаш дип тормады, туп-туры өлкән байбикә янына керде. (Соңыннан ник керүенә үкенде үкенүен.) «Кешеләрнең карап торган җирләрен алгансың лабаса!.. Ыштансыз калдыргансың, пычаксыз суйгансың», – диде ул, ачуланып. Әмма тегесе күзен дә йоммады. Бераз һавалы-мыскылчан итеп тыңлап торгандай итте дә: «Син нәрсә?.. – диде. – Әллә миңа кешегә кирәк булмаган нәрсә генә кирәк дип уйладыңмы. Утарда ничә баш ат барын беләсеңме син? Солының поты күпме тора?.. Хәер, сиңа боларны белү нигә кирәк ди! Синең дөньяң болай да түп-түгәрәк… – Аннары, тагын да яманрак кыяфәткә кереп, Асылханның үзен элеп алды: – Җитте, ниһаять! – диде ул, әче зәһәр теле белән иренең бәгыренә үткәзерлек итеп. – Син нәрсә?.. Яшь хатынлы булдым дигәч тә, фани дөньядан бөтенләй ваз кичәргә булдыңмы? Йорт-җир дип, хуҗалык дип, чыгым-керем дип чак кына булса да уйлыйсыңмы син? Тиенне тиенгә кушуга ун тиен булып кайта торган бер чорда хатыныңның итәгенә ябышып, кул кушырып күпме утырырсың икән! Ә?.. Әнә һәркайда хәрби заказлар бирәләр, ди. Бакыр Шәймие булып, ул, мәчтерской ачып, тун тегеп, мал җыя башлаган… Тормышны әллә үзеннән-үзе генә бара дип беләсеңме син. Юк, җитте!.. Бүтән түзәр хәлем калмады. Нинди дә булса чара күрмичә булмас… Үзеңә үпкәлә!..» – дип янап та куйды.
Асылхан күңеле белән сизеп тора: хәзер дә, өйдә скрипка авазы ишетелү белән, Мәрхәмбикә ишегалдына чыккандыр. Үз ачуына үзе буылып, йөзенә ерткыч төсе кертеп, нишләргә дә белмичә котырынып йөридер… Гомумән ул, Асылхан өйләнгәннән бирле, чылбырдан ычкынган эткә әверелде дә куйды.
Бу чыннан да шулай иде. Өске каттан сәер авазлар ишетелү белән, байбикә Хәмитне чакыртып алды. Төссез, чырайсыз Мәрхәмбикәне күреп, Хәмит шүрли калды.
– Менә нәрсә, – диде Әби патша, нәфрәтләнеп. – Тормышның ансыз да рәте-чираты калмады… Хәзер әнә өйдән фәрештә качырырга керештеләр… Шул гына җитмәгән иде! Ил шелтәсеннән дә курыкмый бит, затсыз! Ни күреп битсезләнәдер. Теге озын сыйракны бүтән бу тирәгә аяк атламаслык итеп озат. Эзе булмаслык ит… Аларга юл куя-нитә калсаң, купец Микулай кебек, өйгә чегәннәр дә алып кайта башларлар. Аларның башка эшләре юк хәзер… Һәрбер ахмак үзенчә акылдан яза.
…Ә Ибрай өздерепме-өздерә!.. Кискен хәрәкәтләр ясаганда, аның озын чәчләре җилфер-җилфер килә. Менә ул, бөтен гәүдәсе белән киң хәрәкәт ясап, соңгы аккордын алды. Һәм сәхнәдәге артист кебек чак кына башын иятөшеп уйнаудан туктады.
Бер мизгел тынлык булып торды. Ахыр чиктә Асылхан әйтте:
– Рәхмәт, Ибрай!..
Бу минутта Зөһрәнең дә күзләре дымланган, матур йөзендә сабый бала шатлыгы балкый иде.
Тик Ибрай уйнап бетермәгән булган икән әле. Йөзе кырыс, төсе качкан иде аның. Башында туган уй-фикерен югалтудан курыккан кеше сыман, болай диде ул:
– Әмма кеше күңелендә гелән дә яз, гелән дә аяз булып тормый… Менә поэманың икенче өлеше…
Смычок кыллар өстеннән кызу-кызу биеп китте. Бүлмә эче яңадан аһәңле музыка белән тулды. Әмма бу юлы ул йөрәк өзгеч, җан тетрәткеч иде. Аннары авазлар бер әкренәеп, бер көчәеп, кайдадыр адашып калган кешенең ачыргаланып кычкырган тавышын хәтерләтәләр иде. Бер үк вакытта ул авазларда кемнеңдер рәнҗүе дә, нәфрәт тә бар кебек…
Ибрай ничек итеп искәрмәстән генә уйный башлаган булса, шулай көтмәгәндә көйне бүлде. Һәм әйтте:
– Симфониянең бер өлешен мин Тукайга багышлаячакмын… Бу өлешен Тукайның да тыңлаганы бар…
Яңадан уйный башлады. Бу авазлар бер әкренәеп, бер көчәеп, кайдадыр адашып калган кешенең үлем ачысы белән өзгәләнеп, ачыргаланып ярдәмгә кычкырган тавышын хәтерләтәләр иде.
Ибрай уеныннан туктады да кайчан, ниндирәк шартларда Тукайны күрүен, аның үтенече буенча симфониянең нәкъ менә шушы өлешен уйнавын сөйли башлады.
Гадәттә, Ибрай Кремльнең түбән урамындагы Попов кабагына йөри торган булган. Үзе зур, җылы, шуның өстенә якты. Һавасы да яхшы. Җитмәсә, тагын сыра янына кушылып бушлай бирелә торган вак балыгы да, яшел борчагы да башка урыннардагыга караганда тәмлерәк. (Хак булса, заманында Попов, конкурентларына үч итеп, сыра янына кушып, бушлай җиде төрле закуска бирә торган булган дип сөйлиләр.)
Аннары Ибрайга ул кабакка йөри торган халык та ошый. Гадәттә, монда студентлар, татар шәкертләре җыела торганнар иде. Эчеп исерү өчен түгел, күбрәк әңгәмә сатып, теге яки бу нәрсә турында сөйләшеп, бәхәсләшеп утыру өчен җыелалар. Шуңа күрәдер, монда сугыш, җәнҗал кебек нәрсәләр бөтенләй диярлек булмый.
Шуның өстенә әле, башка урыннардагы кебек, Ибрайга: «Теге дөньяда синең бу бармакларыңны килегә салып төячәкләр; үзеңне исә җәһәннәм утында яндырачаклар…» – дип тә янамыйлар. Русы да, татары да аны бер үк дәрәҗәдә яратып, үз итеп тыңлыйлар, аннары инде әйбәтләп сыйлыйлар…
Көннәрнең берендә өс-башы, кыяфәте шәкерткә охшаган бер егет, кереп, Ибрай белән исәнләшә. Башында – ул вакытта модада йөргән каймалы түгәрәк бүрек. Егет аның өстәле янына ук килеп утыра. Тыңлар өчен атап килгәнлеген әйтә.
Ибрай күңеленә бик хуш килә аның сүзләре. Җанланып сорап куя:
– Нәрсә уйныйм соң?
Шәкерткә охшаган егет елмая гына:
– Чын сәнгать, Ибрай туган, заказ белән приказны сөйми… Җаның теләгән нәрсәне уйна, – ди.
Ибрай симфониянең нәкъ менә шушы, икенче өлешен уйный. Скрипкасы елый, аһ орып өзгәләнә аның.
– Мәрхүм Кузьма, скрипкадан кеше өн-авазы, аһәңе, сыкравы, җан әрнетеп өзгәләнүе ишетелергә тиеш, ди торган иде. Бары тик шул чакта гына тыңлаучылар, музыкантның уйнавын колак салып түгел, ә дөньяларын онытып, бөтен барлыклары белән бирелеп тыңлаячаклар…
Шәкерткә охшаган егет тә, йөрәк өзгеч авазлар иркенә буйсынып, кинәт җитдиләнә, миһербанлык тулы мөлдерәмә күз карашларына кадәр кырыслана. Ачы көзге җилләр иркендә япа-ялгыз калган сыман тетрәп куя; туңгандагы кебек, тәнендә бала йоннары кабарып чыга…
Ул да булмый, кесәсеннән кечкенә генә куен кенәгәсе белән каләм чыгарып, сыра түгелүдән кибүне белмәгән өстәл өстенә иелеп, ашыгып-кабаланып нидер яза башлый. Күзләрен бер ноктага төбәп уйланып тора да тагын яза… Нәрсәгәдер ачулангандай итеп, кинәт кенә язганын шатырдатып сызып та ташлый…
Ибрай бу сәер кешедән күзләрен дә алмый. Кем булыр бу? Нәрсә эшли ул?..
Ибрай уйнаудан туктамакчы була. Әмма яңа танышы, кәгазьдән күзләрен алмыйча гына, ялынып ялваргандай әйтеп куя:
– Дәвам ит, Ибрай туган… дәвам ит!.. – Аннары өсти: – Рәхмәт, Ибрай! Менә синең биниһая тылсымлы музыкаң ярдәмендә мин дә үз «симфониям» нең баш өлешен яздым… Тыңлыйсыңмы? – Ибрайның җавабын да көтеп тормыйча укый башлый:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый;
Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый…
Исе киткән музыкант, шагыйрьне шунда ук бүлеп, кабат укуын үтенә.
Шагыйрь кабатлый. Ә Ибрай:
– Бу сүзләр минем симфониямнең икенче өлешенә эпиграф булачак. Нинди сүзләр!.. «…Өй түрендә җил елый; Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый…» – Ибрай кабат рәхмәтләр әйтеп, яңа гына танышкан шагыйрьнең кулларын кыса. Симфониянең эчтәлеген, андагы моң-зарны ике авыз сүз белән әйтеп бирә алган кешенең кем булуын сорый.
Тегесе әйтә:
О проекте
О подписке