Читать книгу «Буранлы төндә» онлайн полностью📖 — Лирона Хамидуллина — MyBook.
image
cover

Карәмәтнең үзе кебек үк йомры-таза гәүдәле кызы каяндыр ялга дип кенә кайткан икән. Зәкәриянең аны югыйсә монда эшкә килгәннән бирле күргәне булмады шикелле. Хәер, күреп тә игътибар итмәве ихтимал. Аннары, бер генә көнгә дип, ял көненә кайтучының да күренеп йөрмәве хак ич. Ә Карәмәтләргә тиктомалдан керү гадәте юк Зәкәриянең. Никтер күнегелмәгән.

Әлегә ул кыз, сигнал фонарен тотып, алдан бара. Ник бер артка әйләнеп карасын? Бик алга да үтми, артка да калмый, үз урынын белә. Ни тоя, ниләр уйлый икән ул? Нәрсә булса уйлыймы, күңелендә ни дә булса бармы икән аның?..

Дилүсә исә яшь бригадирны күз алдына китереп бара иде. Абау, бигрәк каудар, бигрәк сөмсере коелган инде үзенең. Әллә ни булган диярсең. Юл булгач, аның ул-бу җире ватылмый-җимерелми тормыймы да Текә Ярда беренче рельс алыштыруларымы? Ә бәлки әле аның атасына булган ачуы бетмәгәндер? Әнисе әйтә бит, сүзгә килешкән көнне бик ачуы чыкты, ахрысы, былгадирыбызның, рәтле-башлы исәнләшми йөри дип. Әле дә әнә чытык йөз белән генә карап алды бая Дилүсәгә. Бәрәч, өйләренә кергәч тә исәнләшмәде түгелме соң әле? Әллә Дилүсә почмак якта булып, аның кергәч тә баш какканын күрми калдымы? Әйе, аның шундый гадәте дә бар бит, монысы инде, шәт, шәһәрчә исәнләшүнең, бәлки, бер төредер. Каршыңа җиткәч кенә, үрә катып баса да, авыз тутырып «исәнмесез-саумысез» диясе урынга, баш кына иеп китеп бара Зәкәрия.

Дилүсә бүген бригада белән чыгарга атасыннан үзе сорады. «Мунчадан соң әнкәйгә ярамас»,– дигән булды. Дилүсә никтер шушы юл эшен үз итә, үз күрә шул. Бигрәк тә поезд каршыларга, аларны ерак, билгесез тарафларга озатып калырга бик ярата ул. Текә Ярда ике көнгә бер тукталган пассажир поездын ул аеруча бер өмет белән, түземсезләнеп көтеп ала торган иде элек. Нинди генә эше булмасын, аны каршыларга йөгереп юл буена чыга, кул изәп озатып кала иде. Поездның төрле сәбәпләр аркасында Текә Ярда тоткарланып торуы исә аның өчен зур шатлык була иде. Андый чакта бигрәк тә җәй көннәрендә яшел, затлы вагоннарда баручы яшьләр җиргә сикерешәләр, биек кыя тауларга күтәрелеп карый-карый, сокланганнарын, кызыксынуларын яшерми, арлы-бирле йөренгәләп алалар иде.

– Аһ, бу текә тау… Аһ, бу кыялар… – диешәләр.

Кайберсе, Дилүсә янына килеп, аны-моны сораштырган, кызыксынган була. «Әй чибәркәй, әйдә, алып китәм үзеңне еракка!» – дип үртәп тә куйгалыйлар. Әйе шул, соңгы вакытларда аңа: «Әй чибәркәй!», «Ии сипкелкәй»,– дип эндәшеп, күңелкәен җилкендереп узучылар да булгалый башлаган иде. Яисә читләтеп, яшертен бер соклану белән бер читтән төбәлеп карап торучыларны да кыз күңеле сиземли иде. Ул вакытлар Дилүсәгә хәзер бала чагының кызыклы уенын искә төшергән татлы төш кебек тоелдылар. Ераклаша барган поезд артыннан чайкалучы ул җем-җем утлар аны хыялый балачактан аерып әллә кая, читкә алып киттеләр шул. Оҗмах кебек Текә Ярыннан аердылар. Ә бит рәхәт чаклар монда да күп булган икән. Әйе, кем уйлаган, дүрт-биш ай үтмәстән Дилүсә бу кечкенә разъездын шулкадәрле дә сагыныр дип! Зур шәһәргә, олы дөньяга барып «олакса», ул аны бөтенләй дә исенә төшермәс кебек тоелган иде. Баксаң, шушы моңсу гына разъезд да үзен шулай сагындырта икән бит! Зур калада да берьялгызың булгач, шулай ук моңсу да, ямансу да була икән ләбаса.

Дилүсә, шуларны уйлый-уйлый, бригада алдыннан атлый. Беленер-беленмәс кенә ике җеп булып сузылган юл аның саен озыная, алга йөгерә, ашыктыра.

VII

Җил улый да улый. Ишелеп кар ява. Бар дөнья тәмам караңгыланды. Инде юл буенда гүләп торган баганалар да күренмәс булдылар. Хисмәт, җилгә каршы булса да, Текә Яр ягына озаклап карап ала. Төн һәм буран аша хәтта Кыя тау да күренми башлады. Хисмәт сәгатьтән артык инде бер урында таптана. Ул әле бияләен бияләйгә суккалап ала, әле арлы-бирле йөренгәләп килә. Шулай да үзе «тапкан» чатак рельс яныннан бик ераклашмый. Еракта поезд уты күренү белән фонарен болгарга, аларны туктатырга керешә. Аннары вагоннар астына ук иелеп, сынып төшкән рельс кыйпылчыгын көрәге белән бастырып тота да бу хәтәр җирдән поездларны җай гына үткәреп тора. Яхшырак ишетер өчен, ул бүрегенең бер колакчынын күтәребрәк куя, тәгәрмәчләр таптый-таптый ямьшәеп беткән көрәгенең сабын, ычкынмаслык итеп, ике куллап тота да машинистка:

– Әйдә, пошёл! – дип кычкыра.

Башта әкрен генә хәвефле урынга килеп кергән тәгәрмәчләр тора-бара ашыга башлыйлар, көрәк астындагы кыйпылчык менә-менә сикереп чыгар сыман була. Хисмәт исә, тешләрен шыгырдата-шыгырдата, бил сызлавын онытып, озын составның үтеп беткәнен көтеп, шулай кырыкка бөгелгән килеш басып торырга тиеш. Арткы вагоннар берсе артыннан берсе сикерә-сикерә үтеп киткәндә инде, ул башы әйләнеп егылыр дәрәҗәгә җитә.

Дөрес, поездларны болай җибәреп тору Хисмәтләргә катгый рәвештә тыела. Инструкция кушканча, мондый очракта юл ябылырга, поездлар йөрмәскә тиеш тә бит, алай гына итеп булмый шул. Аңа бик күп вакыт китәчәк. Юлны ябык тоткан өчен, аннары берәүне дә мактамаячаклар, олы гауга кубачак. Билгеле, ул җил-давылның юл каплаучы Хисмәткә кагылмавы да ихтимал. Киресенчә, аны әле вакытында чара күргән дип мактарлар гына иде, шәт. Ә бригадирга ни әйтерләр? Мастерлары да бер шелтәләми калмас, мин сине тәҗрибәле юлчыга саный идем, Хисмәт, дияр. Хәер, алай булмаганда да, поездның ике-өч сәгать йөрми торуы күңелле хәл түгел ич инде. Менә нидә хикмәт.

Бригадирлар, мастерлар ничек кенә укымышлы булмасын, юл эшен Хисмәт бер дә алардан ким белми, анысы – факт. Хәзер генә җиңел эштә – юл караучы исәпләнә. Әнә каенише Карәмәт тә – аның белән йөреп остарган малай, бригадир ярдәмчесе булып саналса да, барын да Хисмәт кадәр белми әле ул.

Әнә шуларны күңеленнән кичереп, өши-туңа япан кырда таптанып тора Хисмәт, килгән-киткән поездлар гына аның уй агышын бүлгәлиләр.

VIII

Хисмәт бригада килгәнче үк карларны көрәп,алыштырасы рельсның баш-башындагы болт-гайкаларны, костыль башларын «җылытып», каккалап-суккалап куйган иде. Килү белән үк, бригада дәррәү эшкә тотынды. Маһинур, Шәмселбанулар хәзер өстән яфрак-яфрак төшкән юеш карга да, җил улавына да әһәмият итмиләр. Бүген, шушы сәгатьтә, менә шушы эшне тиз һәм төгәл генә итеп башкарып чыксалар, иртәгедән үзләрен оҗмах рәхәтлекләре көтеп тора диярсең.

Астан күтәрелгән җилгә ияреп, өермәләнеп-өермәләнеп очкан кар бураны, һич туктауны белмичә, алар өстенә ябырыла, итәкләрдән тарткалый, тун чабуларын каера. Ләкин биш чакрым араны атлый-йөгерә үткән, ниһаять, максатларына ирешкән кешеләр моны тоймыйлар. Бирелеп эшләүләрен генә беләләр иде.

Ярым сукыр фонарь яктысында Зәкәрия рельсларны чагыштырып үлчәде. Әйе, сөзәк кенә борылыш башланган җир шул, шуңа күрә алып килгән рельс бер сөямгә озын булып чыкты. Тун кесәсеннән җеп метр алып, Карәмәт белән сузып карадылар, төсле акбур эзе кисү урыны итеп билгеләнде.

– Киселәсе өлеш зур, пычкы белән азапланмыйбызмы әллә? – диде Карәмәт.

Әйе шул, станокны җайлаганчы, кисеп азапланганчы, тагын кимендә ярты сәгать үтәчәк. Бәлки, сындырып кына караргадыр?

Акбур эзеннән зур кискеч белән туң тимергә сай буразна ясап чыктылар.

Баштарак Зәкәрия шулчаклы калын рельсны гадәти кискеч ярдәмендә кисеп булырына да ышанмаган, практика үткәндә, моңа бик гаҗәпләнгән иде. Соңрак аңа бу ысул белән дә очрашкаларга туры килде.

Әйе, Карәмәт зур чүкеч белән сугып торды, Зәкәрия озын саплы кискечне рельсның «муен астыннан» йөртеп, тирән эз салып чыкты. Шуннан соң Карәмәт:

– Бирегә килегез! – дип, башкаларга да әмер бирде. Әлегә кадәр шпал өсләрен чистартып, костыльләрне кузгаткалап йөргән Хисмәт, Маһинур, Шәмселбанулар алар янына килде, Карәмәт белән Зәкәрия ягыннан рельс янына бастылар. Карәмәт тагын кисәк-кисәк кенә әмер бирә башлады:

– Иеләбез!.. Берьюлы күтәрдек!.. Аякларыгызны саклагыз! Ташладык!

Шпал өстенә аркылы салынган лом сыртына ике-өч мәртәбә шулай күтәреп ташлаганнан соң, авыр «күсәк» буеннан, ниһаять, «зеңк» итеп, бер сөямлек кисәк өзелеп төште. Билгеле, Зәкәрия укып өйрәнгән инструкцияләр рельсны болай кисүгә каршы иде. Әмма, мондый ысул белән кискәндә, эш бермә-бер тизләнә. Һәм шуның өчен кайвакыт андый юк-бар «кушмауларны» онытып торырга туры килгәли.

Эшли-эшли эсселәгән Зәкәрия башта калын брезент накидкасын салып ташлады, аннары тун төймәләрен чишеп җибәрде. Дилүсәнең юеш бияләйләре дә, карасу-көрән тап булып, шунда аяк астында ауныйлар иде. Ул, алланган бармакларын чеметтерә-чеметтерә, карлы, туң болтларны, гайкаларны алып, җайлап-көйләп, урыннарына куеп беркетә тора. Зәкәрия аларны озын ачкыч белән ныгытып борып бара иде. Рельсның аргы башында Карәмәт белән Шәмселбану шундый ук эш башкаралар. Ә Хисмәт белән Маһинур, бер-берсенә булыша-булыша, уртада кайнашалар. Хисмәт инде тәмам туңган бармаклары белән шпал кабыргаларына җәлпәк очлы костыльләрне «теркәп» бара. Маһинуры исә ике фунтлы авыр чүкече белән киерелеп-киерелеп кизәнә дә ирләрчә «эһ» тә «эһ» итеп, костыльләрне кагып куя. Костыль, мескенкәй, озак карышып тора алмый, ике-өч сугуда агач шпалга рельсны «тегеп» сеңеп китә.

Зәкәрия бая ук Хисмәтне кайтарып җибәрмәкче иде.

– Туңгансың, күшеккәнсең, Хисмәт абый, кайт, җылына тор,– дип карады.

Дөрес, монда ул хәзер дә артык түгел иде. Шуңа карамастан ул аны чын ихластан кайтарып җибәрмәкче булды. Китмәде Хисмәт. Бергә-бергә кайтырбыз, дип калды. Ә инде авыр рельсны кат-кат күтәргәндә, хәлләре бетә башлагач, Хисмәтнең калырга ният итүенә барысы да эчтән генә сөенеп тә куйдылар. Андый чакта «билгесез» Хисмәт тә ярап куйгалый ул. Башкалар ише үк күтәрә алмаса да, барыбер көч өсти, дип уйлады бригадир да.

Әйе, Хисмәт тә хәленнән килгәнчә эшли, кеше җилкәсендә ятучылардан түгел. Саулыгы чамалы булса да. Җиде елга якын ике потлы миномёт тактасын аркасына асып, атлап та, шуышып та дигәндәй, никадәр җир «сөргән» солдат ул, аның урынында ат хәтле ат булган булса да, инде күптән аягын сузар иде…

IX

Әйе, ни сәбәпледер Зәкәрия белән Дилүсә озын рельсның бер башына туры килгәннәр иде. Очраклылык кынамы бу, әллә инде икенең берсе юри шулай эшләдеме, әйтүе кыен. Шулай да кызның кайнар сулышы хәзер Зәкәриянең болай да янып, ялкынланып торган битенә кагылып-кагылып киткәли дә әллә нишләтеп җибәрә. Кызның тиз, җитез кыймылдаган тылсымлы бармакларын кулга аласы, бер генә мизгел булса да учта тотып торасы килгән сыман. Шул ук вакытта ул йөгерек алсу бармаклар учны көйдереп алыр төсле: никтер шикләндерә, өркетә дә шикелле тоелды Зәкәриягә.

Һәм шул арада аның күңеленең бер почмагында авыр таш белән бастырылып торган бер хис сикереп уянды да, капылт кына булган бу хәрәкәттән Зәкәрия тәмам аптырап калды. Сәрия! Аның Сәриясе нишли икән хәзер? Ни-нәрсә икән соң аның күңелендә хәзер? Әйе сәнә, шундый ук җитез, уйнак хәрәкәтле, кайнар сулышлы Сәриясе дә бар иде бит әле аның кайчандыр. Бер-берләрен ташламаска дип, авыл гадәтенчә сүзләр дә бирешкәннәр, антлар да эчкәннәр иде ич алар. Ләкин менә кыш буе Зәкәрия, «аны онытырга кирәк инде, ул хәзер мине тиң итмәс» дип, көрсенеп яшәде. Хәтта көндезләрен исләренә дә төшерми башлаган иде кебек, Сәриянең авыл клубында оча-уйнаклый йөргән чаклары төш кебек кенә күңеленә килеп-килеп киткәли сыман иде дә, көн иңгәч югалган төн кебек, тагын югала, тагын онытыла иде сыман. Юк икән шул. Сәрия аның йөрәгенә бик нык кадалган, онытыйм дип кенә дә онытырлык түгел икән.

Әнә бит Карәмәт кызы белән, башка-баш куешып, ике-өч минутка бергә туры килделәр, шул кызыйның кайнар сулышы каяндыр тагын күңелдә үзенең Сәриясен яңартты. Әллә кайдан гына терелтеп чыгарды бит шуның рухын.

Ул армиядә йөргән арада калкып, үсеп киткән, чаялана төшкән Сәрияне ике ел буена сөеп, яратып йөрде егет. Беркатлылыгы аркасындадыр инде, аңа дөньядагы иң яхшы киләчәкләр, шәһәрчә зур матур станцияләрдә бергә-бергә яшәү, тормыш итү хыялларын күп мәртәбәләр сөйләде, сайрады. Ә менә ярты ел инде элеккеге җүләрлеге, лыгырдавык теле аркасында гына аңа хат язарга да оялып йөри иде.

Хәер, моңа Сәрия үзе дә чәнчә бармак кадәрле генә булса да гаепле бугай. Зәкәриянең Текә Ярдан язган, Текә Ярны мактаган хатларының берсенә ул, әллә уйлап, әллә инде бик уйлап та бетермичә: «Син мине шау-гөр килеп торган зур калага алам дип мактана идең, еракмы соң ул калаң?» – дип төрттереп куйган иде. Шуннан бирле Зәкәриянең аңа хат язганы булмады… Җүләр, үз тилелегең җимешенә ник ул кадәр үпкәләр иттең әле? Хәзер үк, Текә Ярга кайтып керү белән үк, гафулар үтенеп, ниндидер аңлашу сүзләре язып, аңа хат салырга кирәк. Ә бәлки, мастердан бер атнага ял сораргадыр? Бер атна гына монда Карәмәт тә хуҗалык итеп тора алачак ич. Язасы кәгазьләрне, үзе кайткач, тиз-тиз генә язып тапшыра алалар югыйсә. Нигә соң бу уй Зәкәриянең башына иртәрәк килмәде икән? Инде Сәрия дә бөтенләйгә кирели башламасмы? Ул бит анда Зәкәрия кебек берьялгызы түгел, авыл тулы яшьләр арасындагы бер затлы чәчәк ич.

Аның бу уйларын тагын Карәмәт кызы бүлдерде:

– Сез никтер һаман, балтасын җуйган кеше кебек, башыгызны аска салып кына йөрисез,– диде ул. Ахрысы, аның сүз башлыйсы килә иде.

Зәкәрия исә берара әле айный алмыйча, аптырабрак торды.

Дилүсә баягы сүзен дәвам итте:

– Өскә күтәрелеп карасам, безнең Кыя тау ишелмәгәе дип куркасыз, ахрысы?

Шулай диде дә үзе уйлап тапкан шаян сүздән беренче булып үзе үк сөйкемле генә итеп көлеп тә куйды.

– Ии сеңлем, һаман саен шул рельс белән шпалларга карап йөргәнгәдер инде ул, гаеп эш түгелдер,– диде, ярым шаярып, Зәкәрия дә.

Аннары кыз җитдиләнә төште:

– Сез әткәйгә үпкәли күрмәгез, бик үз күрә ул сезне. Тик Хисмәт җизнинең үз көен генә көйләп йөрү гадәтен өнәп бетерми. Шуңа инде теге көнне…

Әмма алар әлегә бу хәлне ачыкларга өлгерми калдылар. Эшлисе эшегез беттеме дигәндәй, бик ерактан ук кычкыртып, поезд килгәне ишетелде. Тиздән аның прожектор яктысы, Хәлил кичүе ягыннан шуышып, аларга якынлаша башлады. Һәм менә ак кар диңгезе уртасында каралып калган, бригада «таптанган» урынны, анда соңгы костыль башына кизәнеп торган Маһинурны караңгылык эченнән йолып алды.

– Майнур, кит, аннары сугып бетерербез,– дип кычкырды аңа Карәмәт.

Ә Хисмәт исә, солдатларча төз басып, инде юл кырыенда ук тора иде, кулындагы «обходчик» фонареның яшел уты, «юл ачык, узып кит» дигәнне белгертеп, поезд килгән якка таба каратылып куелган иде.

Бу төн, бурап-бурап җепшек кар яуган бу борчулы төн, Зәкәриянең Текә Ярда тәмам төпләнеп калуының сәбәпчесе булды…