Читать книгу «Пьесалар / Пьесы» онлайн полностью📖 — Карима Тинчурина — MyBook.

II күренеш

Җәбраил (килеп, Газазилгә ихтирам күрсәтеп).

 
Күрекле оҗмахны, якты нурларны,
Һава, туфракны, кәүсәр суларны
Юктан бар иткән, бөек Тәңремнең
Әмере белән хәбәр китердем!..
 

Барысы.

 
Сәмган вә таган, сәмган вә таган![36]
 

Газазилдән башкалар сәҗдәгә китәләр.

Җәбраил.

 
Уттан, нурдан безне яраткан
Кодрәт иясе, кодрәте белән
Судан, балчыктан яратты бер җан!
Аңар баш ияр җитмеш җиде мең
Галәмдә булган керсез һәрбер җан!
 

Газазил.

 
Ләүхелмәхфүздә мин аны күрдем.
 

Исрафил быргы кычкырта.

Җәбраил.

 
Төпсез тәмуглар, уттан болытлар
Аның каршында тетрәп торырлар.
Асыл сөяге – аксыл мәрҗәннән,
Якты күзләре – кара нурлардан,
Атылып торган йолдызлар төсле,
Тизгер киң гаклын күрәчәк аның
Җитмеш җиде мең киң, серле җиһан.
 

Барысы (Газазилдән башка).

 
Кем соң ул җан? Кем соң ул җан?
 

Җәбраил.

 
Ул – Адәм!..
 

Барысы.

 
Адәм!..
 

Дәҗҗал.

 
Кемнәргә каршы яратты икән
Гаҗәп бу җанны гали ля мәкян!..[37]
 

Барысы (Газазилдән башка).

 
Мәрхәба-я-я! Адәм! Мәрхәба-я-я! Адәм!..
 

Исрафил быргы кычкырта.

Җәбраил.

 
Җитмеш җиде мең серле галәмгә
Баш итеп аны яраткан Тәңре.
Судан, балчыктан туган Адәмгә
Сәҗдә кылыгыз!.. Бу аның әмере!..
 

Барысы сәҗдә кылмакчы булганда, Газазил туктата.

Газазил.

 
Буйсынмагыз!..
Җирдән яраткан түбән Адәмгә
Сәҗдә кылырга кем мәҗбүр итә?
Кем безне болай тарта түбәнгә?
Кем безне болай көчләп хур итә?!
 

Дәҗҗал.

 
Безне яраткан көчле Тәңребез!..
 

Барысы (ятып сәҗдә кылалар).

 
Боерыгына без баш орамыз!..
 

Газазил.

 
Кара балчыктан, буталчык судан,
Тик бер сулыштан яралган җанга
Буйсынырмы соң нурдан яралган?
Лаекмы соң ул мондый зур данга?!
 

Җәбраил.

 
Киң ихтыяры шулай хак тапкан.
 

Газазил.

 
Ул шашкан.
 

Дәҗҗал.

 
Куй, саташкан!
 

Барысы.

 
Йа Рахман, йа Рахман!
 

Исрафил быргы кычкырта.

Шәйтан.

 
Кара болытлар көчәйгән саен,
Кара күкрәгем яктыра бара.
 

Газазил.

 
Нурдан яралган, бар гөнаһлардан
Пакь булган җаннар һич буйсынмыйлар.
Мәңге якларлар изге хакларын,
Үз намусларын һич таптамаслар.
Җирдән, түбәннән яралган ул җан
Кимсенеп табыныр алтын-ташка да.
Тар-мар килсә дә бөтен бер җиһан,
Баш ормамын мин «мин» нән башкага!..
Нурдан яралган, рухи нурланган
Чын фәрештәләр түбән төшмәсләр,
Каһәрлек белән даннар чыгарган
Мөстәбидләргә кол һәм булмаслар!
 

Дәҗҗал.

 
Аның иксез-чиксез киң кодрәте
Җирне нурдан артык күрсә, кем карышыр?
«Көн фәякүн»[38] дигән көчле ихтыяры,
Ләүхелмәхфүзе сине генә буйсындырыр.
 

Газазил.

 
«Көн фәякүн» иясенә, ля мәкянга,
Ләүхелмәхфүз нигә кирәк булган аңа,
Утлы, мөһер, кодрәт каләм, көчле җәхим,
Зобанилар, нигә кирәк тагын аңар?
Юк!..
Курку дәһшәтләре чолгап аны,
Тәңре курка халык иткән колларыннан,
Куркуыннан кабызды ул тәмугларны,
Куркакларны качырмакчы утларыннан,
Нигә газап, нигә сәҗдә, нигә коллык?!
Нигә тагын кирәк булган бу оҗмахлар?!
Аһ, юк, юк!..
Нурның уттан курыкмаганын белә бит ул,
Әмма утны көчле сулар сүндерә ала.
Безнең нурдан яралганны күрә бит ул,
Шул вәсвәсә аңа шомлы курку сала.
 

Дәҗҗал.

 
Нурдан туган гали коллар адашсалар,
Зәмһәрирдә туңып торган урыннар бар.
Имам булып ахырында саташсалар,
Аларга да ләүхелмәхфүз урын табар.
 

Шәйтан (Дәҗҗалга).

 
Безнең имам булырга син мөстәхыйксың.
 

Ирек.

 
Ләүхелмәхфүз көче белән чикләндереп,
Нигә тота оҗмахында тоткын итеп?!
 

Дәҗҗал.

 
Кемгә каршы баш күтәрдең, гөнаһкяр җан,
Кемнең утлы уйларына алдандың син?!
 

Ирек.

 
Мин үзем ут, утлы җилләр миннән исә,
Мин үзем нур, нурлы уйлар миннән оча!
Әмма Тәңре тоткын итеп нигә, нигә,
Минем нурлы юлларымны нигә кисә?!
 

Шәйтан (Газазилгә).

 
Дәҗҗал синең мөнбәреңә кулын суза,
Тәңре мондый җинаятькә булмас риза!..
 

Газазил.

 
Югал, сатлык, имансыз җан!..
 

Барысы.

 
Аман, аман, әл аман!..
 

III күренеш

Микаил (Газазилгә).

 
Тәңре сине дәргяһында көтеп тора.
 

Газазил.

 
Тәңре белән эшем беткән, кирәк булса,
Үзе килсен, үзе килсен, кирәксенсә!
 

Дәҗҗал.

 
Мордар!
 

Барысы.

 
Сөбханалла, сөбханалла!
 

Яэҗүҗ.

 
Тәңрегә каршы!
 

Мәэҗүҗ.

 
Көфран нигъмәт!
 

Шәйтан.

 
Ә-тә-тә-тә-тә-тә!..
 

Дәббәтеларз.

 
Бу нәрсә соң? Аңлый алмыйм!
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!
 

Ирек.

 
Алда хәят, алда хәят!..
 

Бәхет, Мәхәббәт (Газазилгә).

 
Коткар безне, коткар безне!..
 

Дәҗҗал (Җәбраил, Микаилгә).

 
Ә сез нигә тик торасыз? Әллә сез дә…
 

Микаил, Җәбраил, Исрафил.

 
Бу турыда безгә фәрман булганы юк!
 

Дәҗҗал (Газазилгә).

 
Зәмһәрирнең тын алгысыз суыгында
Мәңге шунда калган чагың мин күрермен.
Бозлы карлар катар синең сулуыңда.
Бозлы тимер нәләт камытын кидерермен!
 

Ирек.

 
Зәмһәрирнең каты салкын газабына
Дучар булсаң, сине эзләп мин барырмын.
Мин барырмын сиңа нурдан ал-гөл тотып.
Мин барырмын коткарырга, коткарырмын!
 

Мәхәббәт.

 
Синең белән бергә булсам зәмһәрирдә,
Минем өчен бу оҗмахтан артык булыр.
 

Шәйтан.

 
Анда сезгә рәхәт булыр, тыныч булыр. Хи-хи-хи!
 

Дәббәтеларз.

 
Мин җибәрмәм зәмһәриргә аны моннан!..
Әгәр инде Тәңре әмер сала калса,
Зәмһәрирнең упкынына аның җанын,
Зәмһәрирне оҗмах ясар бу кулларым.
Мин аңламыйм, мин аңламыйм, аңлый алмыйм,
Нигә газап күрсәтергә пакь җаннарга?!
 

Бәдбәхет.

 
Зәмһәрир, тәмуг,
Богаулы табут,
Зиндан-зәнҗирләр
Һәм зобанилар;
Утлы болытлар,
Гыйфрит, диюләр,
Авыр гөрзиләр,
Ялкын хөллә тун,
Зәһәрле төтен
Яшәгән чакта –
Мин һәм яшәрмен!
Ха-ха-ха-ха-ха!
 

Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Шәйтан сикерәләр, кыланалар.

Барысы.

 
Ха-ха-ха-ха-ха…
 

Бәдбәхет.

 
Куркак йөрәкләр,
Кара күкрәкләр
Миңа килсеннәр!
Мин коткарырмын!
Ха-ха-ха-ха-ха!
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха-ха-ха!..
 

Газазил.

 
Кызганыч коллар!
Нурдан яралган җаннарыгызның
Утын сүндереп, күмерләндереп,
Аяныч коллар хәленә кереп
Калуыгыздан мин нәфрәтләнәм!..
 

Дәббәтеларз.

 
Мин аптырадым, эзләп тапмадым,
Кайда соң, кайда качкан тигезлек?!
 

Газазил.

 
Ул монда юк!
Тәхет-көрсиләр аңарга дошман.
Оҗмахта аны юкка эзләмә.
Ул башка илдә, ул безне көтә,
Ул безне көтә, син миңа ышан!..
 

Дәҗҗал.

 
Ләүхелмәхфүздә кодрәт каләме
Ут белән язып тора барысын!
 

Газазил.

 
Җиһанга коллык, мәңге тоткынлык
Хәзерләп торган кодрәт каләме
Шул шомлы утта мәңгегә калсын!..
 

Дәҗҗал.

 
Ул – Тәңремезнең киң ихтыяры!
 

Газазил.

 
Ул аның шомлы золым коралы!
 

Шәйтан (Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗне читкә алып китеп).

 
Тәңрегә каршы гыйсъян чыгарып,
Сезне тозакка төшермәк була.
 

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Безне?!
 

Бәдбәхет

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал тыңлый.

Шәйтан.

 
Әйе, сезне.
Ирек, мәхәббәт аңа табынган.
 

Дәҗҗал.

 
Нәрсә, ни булган?..
 

Шәйтан.

 
Оҗмахта безгә шатлыклы көннәр
Югалып бара, ә сез сизмисез.
Тәңрегә каршы гыйсъян чыгарып,
Гарше көрсигә үрмәләгәннең
Кыланышыннан әллә күрмимсез?!
 

Дәҗҗал.

 
Сабыр!..
 

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Ә соң ләүхелмәхфүз?
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Шәйтан.

 
Ләүхелмәхфүздә кодрәт каләме
Яшерен фәрманнар утлардан сыза,
Дүзәх[39] утлары, зобанилары
Җитмеш җиде мең кат көчәйтелгәннәр,
Ләкин ул көчләр аны җиңә алмас.
Ирек, мәхәббәт өчәүләр бергә
Сезне тәмугка утын итәрләр.
Гарше көрсидә үзләре калып,
Бөтен җиһанга хөкем итәрләр.
 

Яэҗүҗ.

 
Безне тәмугка?!
 

Мәэҗүҗ.

 
Кайнаган утка?!
 

Шәйтан.

 
Мәңгегә утка.
 

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Мәңгегә утка?!
 

Дәҗҗал.

 
Сабыр!
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал.

 
Чү, тукта!..
Ләүхелмәхфүз бар чагында,
Ирек тормас оҗмахында.
Зобанилар яшәгәндә,
Мәхәббәткә урын табылыр
Дүзәхнең киң кочагында!..
Инде кала ул ялгызы –
Безнең якта Тәңре үзе.
Тәмуглар, ләүхелмәхфүз,
Каты куллы гарше көрси,
Нык мөнҗәникъ[40], утлы гөрзи –
Барысы да безнең якта.
 

Шәйтан.

 
Имамлыкны алып аннан,
Сине имам итү кирәк.
Сөреп аны киң оҗмахтан,
Җәһәннәмгә тыгу кирәк.
 

Дәҗҗал.

 
Шулай кирәк! Шулай кирәк!
 

Яэҗүҗ.

 
Җәһәннәмгә ул мордарны!
 

Мәэҗүҗ.

 
Тирәнгәрәк, тирәнрәк!
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал.

 
Ләүхелмәхфүз, тәхет-көрси,
Богау, тәмуг, утлы гөрзи,
Мин булганда, хөкем сөрер.
 

Шәйтан.

 
Тс-с-с!.. Юкса сизенер.
 

Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Май кап!..
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Газазил.

 
Кара туфрактан яратып Адәм,
Кодрәт күрсәтеп масайган Тәңре.
Яңа мәгъбүдләр[41] ясап яңадан,
Көчәйтмәк була зәгыйфь тәкъдирен.
Судан, балчыктан туган Адәмгә
Сәҗдә кылдырып безне кимсетеп,
Нифак[42] салырга уйлый оҗмахта.
Мөстәбид Тәңре, мөстәбид тәхтен
Сакламак өчен, соңгы чарага
Керешеп тагын халык кылып, Адәм,
Сәҗдә кылырга шул бичарага
Мәҗбүр итмәкче, утлар күрсәтеп.
Ләкин ялгыша, Тәңре ялгыша!..
 

Һәммәсе.

 
Машалла! Машалла!
 

Шәйтан.

 
Ул шаша.
 

Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.

 
Саташа!
 

Дәҗҗал.

 
Чиктән аша!..
 

Газазил.

 
Тәңре ялгыша!..
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал.

 
Тукта!..
 

Газазил.

 
Миңамы бу?!
Кара йөрәктән чыккан бу әмер!
Миңамы бу?!
Миңа, саф нурдан яралган җанга!
Миңа?!
(Пауза.)
Нигә тындыгыз? Нигә куркыштыгыз?
Тынычланыгыз! Тыныч булыгыз!
Тәмугларым юк, мин Тәңре түгел!
Мин Тәңре түгел, мин Тәңре түгел!
Моннан болай һәм сезгә баш түгел!
Моннан болай мин һәм имам түгел!
Хәбәр итегез хәзер үзенә!
Язып куйсын ул кара утлардан
Ләүхелмәхфүзенә!
Ваз кичтем, китәм, дәргяһын ташлап.
Мин хәзер имам бер тик үземә,
Үз әмәлемә, якты фикеремә.
Моннан болай юк миңа Тәңре!
Юк аның миңа мөстәбид әмере!
Нурланган фикерем, утлы йөрәгем,
Минем үз «мин» ем минем чын Тәңрем.
Ишеткәнегез гуаһ булыгыз!
Бу булыр минем катгый теләгем!
Моннан болай юк, юк миңа Тәңре!
Нурланган фикерем, утлы йөрәгем,
Минем үз «мин» ем минем чын Тәңрем!..
Ирек, мәхәббәт, чын, саф матурлык –
Минем иманым, нык, чын иманым!
Мәңгегә дошман миңа тәңрелек.
Шул гади уйдан мәңге кайтмамын!..
 

Күк күкри. Исрафил быргы кычкырта. Буталу, тавыш.

Җәбраил.

 
Адәм!..
 

Нурлар эчендә Адәм күренә. Исрафил быргы кычкырта.

Җәбраил.

 
Аңар сәҗдә фарыз!..
 

Һәммәсе.

 
Мәрхәба-я-я, Адәм!.. Мәрхәба-я-я, Адәм!..
 

Сәҗдә кылалар.

Газазил (ялгыз басып калып).

 
Надан!..
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Күк күкри. Быргылар кычкырталар. Шау-шу, нурлар уйный вә башкалар.

Пәрдә төшә.

Икенче пәрдә

Беренче пәрдәдәгечә.

I күренеш

Газазил, Мәхәббәт һәм Бәхет.

Газазил.

 
Каты ак мәрмәр буйсынды миңа;
Буйсынды миңа энҗе һәм җәүһәр;
Буйсынды миңа һәм кара төтен,
Тик буйсынмады иркә, серле өн.
Буйсынды миңа гөлләр, лаләләр,
Буйсынды миңа нурлы шәгъләләр.
Буйсынды миңа дәһшәтле моң төн,
Тик буйсынмады иркә, серле өн.
Ак мәрмәрләрдән сылу тәннәрең,
Сылу тәннәрең, ак беләкләрең.
Кара төтеннән синең чәчләрең,
Сызылып торган кыйгач кашларың,
Ак мәрмәрдән киң күкрәкләрең,
Алсу якуттан ал иякләрең.
Күзләрең синең кара җәүһәрдән,
Нурларын ала якты кәүсәрдән,
Саф ак мәрмәрдән ак муеннарың,
Зифа камыштай зифа буйларың!
Ак керфекләрең лалә үзәге,
Моң күзләреңнең күрекле бизәге.
Язгы таң кебек алланып торган
Бит алмаларың күзекмәс диеп,
Былбыл күзедәй бер миң утыртам,
Шатлык чокыры шат күренсен дип.
Каты ак мәрмәр буйсынды миңа,
Буйсынды миңа энҗе һәм җәүһәр,
Буйсынды миңа һәм кара төтен,
Тик буйсынмады иркә, серле өн.
Акылым эшләтеп азрак уйласам,
Исрафилсыз да өрә алырмын җан.
Бу матур сынга хәят бирә алсам,
Сөенер иде күреп бар җиһан!
 

II күренеш

Әүвәлгеләр, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Шәйтан, Бәдбәхет.

Шәйтан.

 
Кара, кара! Адәм төслүк, ике аяклы!
 

Яэҗүҗ.

 
Куллары да ике ич моның. Борыны да бар.
 

Мәэҗүҗ.

 
Адәм төслүк, ике куллы, биш бармаклы.
 

Шәйтан.

 
Бары булган. Булмаганның урыны да бар.
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Һәммәсе.

 
Хи-хи-хи!..
 

Яэҗүҗ.

 
Башларына дулкын-дулкын төтен аскан.
 

Мәэҗүҗ.

 
Тере төслүк, аягына нинди баскан.
 

Шәйтан.

 
Туң боз төсле, тумас борын катып калган.
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Һәммәсе.

 
Хи-хи-хи!..
 

Газазил.

 
Ялган!
Ул туачак. Хәят сурын мин өрермен
Ул туачак бөтен җиһан шатлыгына!
Минем иҗат, мин үк аны терелтермен.
Күтәрермен бөек гарше әгъласына.
 

Шәйтан.

 
Нигә соң ул таш курчагың катып тора?
Нигә аның күзләрендә утлар янмый?
 

Яэҗүҗ.

 
Исеме ничек аның, барып сора.
 

Мәэҗүҗ.

 
Исемең ничек, Биби-бүкән, әллә ташмы?
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!..
 

Һәммәсе.

 
Хи-хи-хи!..
 

Шәйтан.

 
Чү, туктагыз! Әнә аңар җан кертә!
 

Яэҗүҗ.

 
Безне генә тапамаса ярар иде.
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Мәэҗүҗ.

 
Ай, булмады! Була язып булмый калды!..
 

Шәйтан.

 
Хәят сурын борнысына күбрәк өрде.
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Шәйтан.

 
Әнә, әнә! Яңа тылсым, яңа тылсым.
Бу юлы инде тәгаен ул йөреп китәр.
 

Яэҗүҗ.

 
Болай булгач йөрүләрең читтә торсын.
 

Мәэҗүҗ.

 
Колагыннан бора калса биеп китәр.
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Шәйтан.

 
Кара, кара! Җан керә бит, чишмә чыкты.
 

Яэҗүҗ.

 
Кай җиреннән?
 

Шәйтан.

 
Борыныннан.
 

Мәэҗүҗ.

 
………….
………….
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Ирек.

 
Миһербанлы!
Бир аңа син чын, саф хәят, терелт аны!
Аның дусты булыр идем, аһ, аңласаң!
Ирекле җилдәй ирекле итәр идем аны!
 

Шәйтан.

 
Җансыз ташны!
 

Яэҗүҗ.

 
Таш курчакны!
 

Мәэҗүҗ.

 
Уенчыкны!
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Мәхәббәт.

 
Шул гөлкәем иркә назлы күкрәгендә,
Ак нур кебек, мәңге янып торсын иде.
Нурга чумып йомшак саба җилләрендә
Күбәләктәй гөлләр сайлап йөрсен иде.
 

Шәйтан.

 
Иде, иде, тагын – иде.
 

Яэҗүҗ.

 
Янә – иде.
 

Мәэҗүҗ.

 
Вә һәм – иде.
 

Шәйтан.

 
Чү, туктагыз, башын иде.
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Сикерешеп шаулыйлар, көләләр.

III күренеш

Әүвәлгеләр һәм Дәҗҗал.

Дәҗҗал.

 
Ни бар монда?
 

Шәйтан.

 
Тәңре Адәмне туфрак-балчыктан
Халык кылгачтын, аңарга каршы
Менә бу шашкан шушы ак таштан
Җансыз таш курчак уйлап чыгарган.
Нәфасәт, пакьлек, чын, саф матурлык
Тәңресе итеп, Тәңрегә каршы
Шул курчак белән гыйсъян чыгарып
Маташкан була, гакылдан язган.
 

Яэҗүҗ.

 
Бар җиһанның шатлыгы, ди. Син дә шатлан!
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Мәэҗүҗ.

 
Барсы булган. Җаны гына тик юк икән.
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Газазил.

 
Җаны да булыр. Җан сорап аңа,
Каһәр Тәңрегә ярдәмгә бармам!
 

Дәҗҗал.

 
Көфер, көфер сөйлисең син, гөнаһкяр җан.
Ләүхелмәхфүз, кодрәт каләм бар чагында,
Санәм ташка асла иңмәс хәят – җан.
Нинди йөрәк батырланган оҗмахында?!
Хакка шәрик булырга син уйладыңмы?!
 

Газазил.

 
Ул миңа кимлек булыр иде.
 

Дәҗҗал.

 
Кермәс пакь җан, санәм ташка хәят бирмәс.
Хәят бирү тик Тәңренең иркендә ул.
Гарше көрси, ләүхелмәхфүз ирек бирмәс.
Ват санәмен, гөнаһкяр җан! Тиз тәүбә кыл!
 

Газазил.

 
Тәңре туфрактан яратты Адәм.
Мин мәрмәр таштан яраттым санәм.
Туфрактан булган күрексез Адәмгә
Бөтен бар оҗмах китте сәҗдәгә.
Җан өрсәм шушы ак таш санәмгә,
Чын илаһ булыр бөтен галәмгә.
Аның кануны, зобанилары,
Утлы дүзәхе, сират мизаны –
Берсе дә булмас! Чөнки ул Гали!..
Тәңрегә Тәңре булыр пакь заты!..
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха! Шул санәм?!
 

Газазил.

 
Әйе, шул санәм.
Озак та үтмәс, килер бер заман,
Тәңреләр бетәр. Ул калыр мәңге.
Аның зур даны күкләргә ашар.
Җитмеш җиде мең галәм алкышлар!
Җитмеш җиде мең галәм җенесен
Ул берләштерер, ул дуслаштырыр!
Аңардан өстен булалмас һич зат,
Чөнки чын илаһ фәкать нәфасәт!..
Ирек, Мәхәббәт – дусларым минем.
Яңа дустымыз – менә нәфасәт!..
Үзем дә аңа сәҗдә кылырмын.
Үзем бирермен аңарга хәят!..
 

Ирек, Мәхәббәт, Бәхет.

 
Хәят, хәят, хәят!..
 

Һәммәсе.

 
Ха-ха-ха!..
 

Дәҗҗал.

 
Ул шашкан.
 

Шәйтан.

 
Адашкан.
 

Яэҗүҗ.

 
Юлдан язган.
 

Һәммәсе.

 
Йа Рахман, йа Рахман!..
 

Газазил.

 
Ялган!..
Фикердәшләрем, саф, чын дусларым,
Бирегез сазымны, килде хак илһам!..
 

Санәмгә карап уйный башлый. Мәхәббәт, Бәхет, Ирек гөлләр-нурлар белән санәмне бизиләр. Булышалар. Түземсезлек белән нәрсәдер көтәләр. Бераздан соң санәм йөреп китә.

Газазил, Мәхәббәт, Ирек, Бәхет.

Хәят! Хәят! Хәят!..

Дәҗҗал груһы һәммәсе.

 
Ләхәүлә вәләкуәтә иллалла… Эһем, эһем, эһем!..
 

Шәйтан.

 
Бу ни булды бу?!
 

Дәҗҗал.

 
Бу, бу, бу… эһем…
 

Яэҗүҗ.

 
Күрдеңме?
 

Мәэҗүҗ.

 
Ә син?!
 

Яэҗүҗ.

 
Гаҗәеп бу!
 

Мәэҗүҗ.

 
Гараиб[43] бу!
 

Шәйтан.

 
Ләүхелмәхфүз ни эшли икән?
 

Дәҗҗал.

 
Тәңре үзе сизде микән?
 

Шәйтан.

 
Тс-с-с!..
 

Һәммәсе (куркынып чыгып киткәндә).

 
Тәңрегә тиззз!..
 

Газазил груһы һәммәсе.

 
Мәрхәбә, хуш килдең. Мәрхәбә, хуш килдең!
 

Мәхәббәт.

 
Син безгә хәят китердең, иркә,
Илаһ булырсың дәртле йөрәккә!
 

Ирек.

 
Матурлыгыңнан күңелем курка.