Читать книгу «Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Индуса Тагирова — MyBook.

Милли горурлык

Шанлы һәм данлы тарихыбыз безнең милли горурлыгыбыз чыганагы булып тора. Аның һәр бите халкыбызның дөнья тарихына керткән зур өлешен раслый, аңа дан җырлау җирлеге булып тора.

Тик менә без башкаларның безгә дан җырлау фактларын бөтенләй белмибез диярлек. Ә бит Россиядәге татарлар – Ватанга турылыклы, аның бәйсезлеге өчен үз-үзен аямый сугышкан халык – һәрвакыт диярлек үзләрен каһәрләү сүзләрен ишетеп кенә яшәделәр. Хәтта бу илнең артта калуының сәбәбен «татар золымы» белән аңлата килделәр. Дәреслекләр әнә шундый яла ягулардан тора иде. 1410 елгы Грюнвальд сугышында татарларның хурлыклы рәвештә качуы турында хаксыз сүзләр дә бар иде. Әйе, без татарлар, Мәҗит Гафури язганча, һәрвакыт Россиянең каһәрләнгән үги балалары булып килдек. Без мактау һәм макталуга күнекмәгән халык.

Менә быел Грюнвальд сугышына 600 ел булды. Шушы данлыклы вакыйгада Туктамыш ханның улы Җәләлетдин җитәкчелегендәге гаскәрнең хәлиткеч ролен тану хөрмәтенә Данциг шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл ачылды. Анда ил президенты татарларны данлаган нотыгын сөйләде. Аның һәрбер сүзе чын йөрәктән чыккан ялкынлы хисләр белән сугарылган. Президент Польша татарларының 600 ел дәверендә илгә турылыклы хезмәт итүләрен, аның бәйсезлеге өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшүләрен ассызыклаган.

Мин бу язмамда шушы мөхтәрәм шәхеснең татарларга булган рәхмәт сүзләрен тулаем сөйләп чыгарга җыенмыйм. Тик шунысын әйтәсем килә: халкыбыз турында, бу очракта Польшада яшәгән милләттәшләребезгә карата, мондый югары бәяне ишеткәнебез юк иде әле. Татарлар бу нотыкта чын мәгънәсендәге әкияти батырлар, дусларга тугры һәм ил дошманнарына карата ачы нәфрәтле халык буларак тасвирланган.

Поляклар татарларны яраталар. Бервакыт Варшава урамында бер поляк ханым белән сөйләшергә туры килде. Татар икәнемне белгәч, ул мине кочаклап алды һәм, 1939 елның сентябрендә Польшага немецлар бәреп кергәч, Варшаваның татар полкы солдатлары башкаланың соңгы сакчылары булуы, аларның барысының да батырларча һәлак булулары хакында елый-елый сөйләде.

Шушы уңайдан үзебез белән булган бер вакыйганы искә төшереп китәм. 1987 елның октяберендә мин, Миркасыйм Госманов һәм хәләл җефетем Люция, поездга утырып, Варшавадан Люблин шәһәренә киттек. Янәшәбездәге моңарчы безгә ничектер усалрак караган полякларның, татарлар икәнебезне белгәч, йөзләре ачылып китте. «Башта без сезне грузиннар дип белдек!» – диеп, яныбызга ук күчеп утырдылар. Һәм юл буе татарларны мактап бардылар. Люблинга килеп җиткәч: «Не дадим татарам сгинуть на польской земле», – диеп, безне университетка кадәр озаттылар. Икенче көнне, безнең конференциягә килеп, безгә бүләкләр тапшырдылар.

Университет галимнәре безгә үз телләренә кергән йөзләгән татар сүзе булуын махсус рәвештә сүзлекләр күрсәтеп расладылар. Шунысы кызык: ул сүзләр рус сүзлекләрендә дә бар, ләкин аларның килеп чыгышы хакында тиешле аңлатма юк.

Мәгълүм ки, Белоруссия татарлары да шул ук токымнан. Алар шулай ук, Грюнвальд сугышындагы батырлар эшен дәвам итеп, заманында Речь Посполитая дәүләтен саклап калганнар. Белоруссия Президенты Александр Лукашенко татарларның тарихи ролен югары бәяли. «Алар – сугыш батырлары гына түгел, хезмәт үрнәген дә тудыра белүчеләр, яз-җәй көннәрендә яшелчә үстереп, иң беренчеләрдән булып базарга китерүчеләр»,  – ди ул. Беренче очрашуда ук Лукашенко сүзен, әлбәттә, шаярып, кырыенда басып торган Урал Латыйповка ишараләп: «Әгәр дә мине тәнкыйтьләргә уйлыйсыз икән, башта әнә үз милләттәшегезне тәнкыйтьләгез, мин аның киңәшләренә таянып эшлим», – диде. Чыннан да, ул вакыт Урал Латыйпов аның киңәшчесе иде. Лукашенко татарларның Бөек Ватан сугышы елларында партизан хәрәкәтендәге батырлыкларын да югары бәяләде.

Әйе, кадерле милләттәшләрем, безне хөрмәт итүчеләр, халкыбызның тарихи роленә объектив бәя бирүчеләр дә бар.

Ләкин милләтебезгә дан җырлау юлы белән генә бару килешер микән?! Шулкадәр шөһрәтле булгач, ничек соң әле ул коллыкка төште диясе килә. Аңа дан җырлап, татлы йокыга талдыру халкыбызга зыян гына китерәчәк. Шунлыктан безгә җиңелүебезнең, коллыкта калуыбызның сәбәпләрен эзләү беренче урында булырга тиеш.

Моңа Иван Грозный гаепле, ул безнең дәүләтебезне җир белән тигезләде, гасырлар буе җыелган рухи һәм матди байлыкларыбызны юк итте диярләр. Һәм хаклы да булырлар. Тик менә кайсы дәүләтнең дошманы булмый икән? Ләкин бит аларның күбесе исән-имин. Франция яки Англиянең дошманнары юк идеме? Әлбәттә, бар иде. Алар бер-берсе белән йөзәр еллар сугышканнар. Французларның, Англияне буйсындырып, анда үз тәртипләрен, шул исәптән телләрен урнаштырган вакытлары да булган. 1326, 1340 елларда ачылган абруйлы Оксфорд колледжларында укучыларга инглиз һәм латин телен өйрәтү максаты куелган. Англия парламентлары эшләрен шулай ук француз телендә алып барганнар.

Ләкин тиз арада инглиз теле үз урынын ала. Англия, дошманнарын җиңеп, үзенең йогынтысын бөтен дөньяга тарата. Бүген исә инглиз теле бөтен дөньяда тантана итә.

Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде. Аларның барысы да һәр дәүләт үз-үзен саклый алганда гына яшәп калачагын исбатлыйлар.

Гаепне үзебездән эзләргә кирәктер. Һәрбер дәүләтнең иминлеген һәм бөтенлеген аның үз халкы гына саклый ала. Ә татар дәүләтләре үзара ызгышып һәм сугышып, көчсезләнеп һәм хәлсезләнеп беткәннәр. Монысы – җиңелүебезнең беренче сәбәбе. Татар ханлыкларының эчендә, аларның югары катлавында таркаулык җәелгән, бертуктаусыз низаг хөкем сөргән. Монда бер-берсеннән көнләшү, күпсенү, хан хакимияте белән санашмау, ханнарны үз файдаларына алмаштырып тору гадәти хәлгә әверелгән.

Әгәр дә без бу очракта идарә итү рәвешенең тоткасы булган хан хакимиятенә игътибар итмәсәк, һич кенә дә дөрес булмас иде.

Билгеле ки, татар ханлыкларында ханнар сайлана торган булган. Аларда тәхет, башка илләрдән аермалы буларак, турыдан-туры атадан улга күчми, ә Чыңгыз варисларының берсе сайланып куела торган булган. Аны теләсә кайчан алыштыру гадәти хәлгә әверелгән. Империя төзегән, Алтын Урданы аякка бастырган Чыңгыз яки Батый ханнар заманында бу кимчелек үзен әллә ни сиздерми торган булса, утрак тормышка күчкәч, бигрәк тә Алтын Урда таркалгач, ул үзен ныклап белдерә башлый. Бу исә һәрвакыт диярлек канлы бәрелешләргә, үтерешләргә сәбәп булган, татар дәүләтләрен, бигрәк тә Казан ханлыгын зәгыйфьләндергән.

Моннан руслар бик нык файдаланганнар. Һәм бу Казан фаҗигасенең иң зур сәбәпләреннән берсенә әверелгән. Бу, беренчедән, татар дәүләтләренең үзара бәрелешеп торуларына китерсә, икенче яктан, Мәскәүгә татарларны бер-берсе белән дошмани мөнәсәбәттә яшәтү мөмкинлеген тудырган. Мәскәү кенәзләре татар морзаларын төрле рәвештә үз якларына тартканнар. Ул байлык өләшү дисеңме, марҗаларга өйләндерү дисеңме, болар инде гадәти хәлгә әверелеп беткән.

Йогынтылы морзалар, бер-берсе белән көрәшкәндә ярдәм сорап, күршеләргә, күпчелек вакытта Мәскәү кенәзләренә мөрәҗәгать итә торган булганнар.

Монда, әлбәттә, Алтын Урда чорында ук, ханнарның үз рөхсәтләре, хәтта күп вакыт әмерләре белән рус хезмәтенә күчү гадәте киң таралган булганлыгын онытырга ярамый. Шунлыктан бу халәт элеккегеләрнең дәвамы кебек каралган булса кирәк. Ләкин тик шулай гынадыр дип санау дөреслеккә туры килеп бетмәс. Чөнки морзаларның бу рус хезмәтенә күчүләре, яңа шартларда сыйфати үзгәреш кичереп, илгә, Ватанга хыянәт төсен алган. Мәскәүдә күп санлы хыянәтчеләр партиясе барлыкка килгән. Мәскәү аларны, туплап, Казанга каршы сугышта ныклап файдалана алган, хәтта ханнарны үзе билгели башлаган.

Соңгы ханнарның берсе Шаһгали мисалы – моңа ачык дәлил. Аны замандашлары явыз һәм гаделсез, русларны гына түгел, мөселманнарны да әсирлеккә төшерүче, мәчетләр яндыручы рәвешендә тасвирлыйлар. Кыскасы, ул, Казан тәхетен кулына төшерер өчен, әллә нинди кабахәтлекләр кылудан да тукталып калмаган. Елъязмалар хәбәр иткәнчә, аның патшалыгы чорында хәтта дин башлыгы сәет тә үтерелә.

Ләкин илгә килгән барлык зыянны да ниндидер аерым шәхес гамәлләреннән күрергә тырышу шулай ук дөрес булмас. Шул ук елъязмалар төрле катлау кешеләре катнашкан зур корылтайның явыз Иванга Сөембикәне һәм хан итеп игълан ителгән сабый Үтәмешне Мәскәүгә алып китүен һәм хан тәхетенә Шаһгалине утыртуын сорап мөрәҗәгатъ иткәнлеге турында хәбәр итәләр[24].

Димәк, Казанның егылу сәбәпләренең берсе – хан хакимиятенең ныклы булмавы.

2013

Без – татарлар!

Әйе, без – татарлар. Шушы горур исем белән тарихка кергәнбез, дөньяның бик күп почмакларында татар эзе бар. Безгә бу атамабызны Борынгы Кытай чикләрендә яшәгән ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган.

Моннан ике мең елга якын элекке чорларда шушы атамалы бер көчле кабилә тугандаш ыругларны үз тирәсенә җыя. Алар арасында тутукулиут, алчи, чаган, терат, куин, баркуй, дербен, дутау, алухай кабиләләре була[25]. Тарихи чыганакларда шулай ук «тугыз татар», «утыз татар» кабиләләре турында да мәгълүмат бар.

Татарларның башлангыч тарихларын өйрәнүне Н. Я. Бичурин (Иакинф) башлап җибәргән дисәм, әллә ни ялгыш булмастыр. Ул күптөрле чыганаклар арасыннан Ухуань йортының тарихы турында мәгълүмат тапкан һәм шушы йортның нәсел башы Татар хан булуын ачыклаган. Шушы татарлар, яки ухуаньнар, көнчыгышка ачыла торган түгәрәк йортларда (тирмәләрдә) яшәгәннәр. Көч-куәтләре һәм сугышчанлыклары белән башкалардан аерылып торганнар. Ат өстендә килеш җәядән ук ату осталары булганнар. Аларда аталары үлгәннән соң үги аналарына, абыйларыннан соң аларның хатыннарына өйләнү гадәте яшәгән. Бертуганнар беркайчан да бер-берсенә кул күтәрмәгәннәр. Анага карата олы ихтирам яшәгән. Гомумән, гаиләдә хатын-кызның роле зур булган. Сугыштан тыш барлык мәсьәләләрне алар хәл иткән. Хатын-кызлар матур итеп чигә һәм тегә белгәннәр. Ирләр тимер һәм алтын эретү белән дә шөгыльләнгәннәр, иген иккәннәр, тары һәм шуңа охшаш бөртеклеләр үстергәннәр. Төп ризыклары ит, эчемлекләре кымыз булган.

Күп вакыт шушы татарлар чәчү чәчмәгәннәр, иген икмәгәннәр дип күрсәтәләр. Әлбәттә, хәрби яуда вакытларында алар җир эшкәтү белән шөгыльләнмәгәннәр. Бу эшне анда бармаганнары башкарган.

Бүгенге күпчелек төрки халыкларда борынгыдан килгән «суган», «сарымсак», «карбыз» атамалары кулланыла. Ә бит инде аларның бер-берсеннән аерылып төрле тарафларга таралуларыннан соң мең еллап вакыт үткән. Көнчыгыш Төркестанның Маралбеш өязендә борын заманнан сакланып калган Суган аул бар. Кытай чыганакларын ныклап өйрәнгән Мөнир ага Ерзин татарларның Амур ярлары буенда җир эшкәртү һәм терлекчелек белән шөгыльләнүләре, курганнар һәм шәһәрләр төзүләре турында яза[26].

Татарларның тарихта беренчеләрдән булып тимер эретә-эшкәртә башлауларын да кайберәүләр нигәдер күрмәмешкә салыналар. Ә бит бу чыннан да шулай. Әгәр дә инде Аттила җитәкчелегендәге һуннар, Европаның үзәгенә үтеп, Рим капкасын шакыганнар икән, бу – аларның корал өстенлекләре, оста сугыша белүләренең нәтиҗәсе.

IV гасырның икенче яртысында һуннар Кама һәм Урта Идел ярларына килеп урнаша башлыйлар. Һәм көнбатышка күченү артканнан-арта бара. IX гасыр башында татарлар торган Кимәк каганлыгы, XII гасырда Көньяк Урал, Иделнең аръягы, Мангышлак һәм Арал диңгезе тирәсендәге җирләр хисабына киңәя.

XI гасыр гарәп язучысы Рәшидеддин язмаларында татарларның бик күп җирләрнең хуҗалары булуы турында хәбәр итә. Шунлыктан аларның тугандаш кабиләләре дә, атамалары һәм дәрәҗәләре нинди булуга карамастан, татарлар дип аталганнар[27].

Шушы кабиләләрнең кайберләре, Чыңгыз хан явызлыкларыннан качып, көнбатышка күчеп китәләр. Зәки Вәлиди раславынча, алар Казан тирәсенә килеп урнашканнар. Монда алар, үзләренә тугандаш булган болгар һәм кыпчакларга кушылып, бүгенге татар милләтенә нигез салганнар.

Төрки-татарлар дистәләгән дәүләт төзиләр. Аларның иң билгелеләре – Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы. Бу дәүләтләр яшәгән чорлар татарларның бөеклек заманнары була. Бу – аларның дөньяда иң беренчеләрдән булып тимер эретүче, батыр сугышчы, яхшы сәүдәгәр, тырыш игенче, зәвыклы алтын-көмеш эше осталары булып, башкаларны шаккатырырдай шәһәрләр төзеп яшәгән чоры.

Ләкин тарих тәгәрмәче төрлечә тәгәри: ул берәүләрне күтәрә, икенчеләрне төшерә. 1552 елдан башлап татарларның бөеклектән тәгәрәр чорлары башлана. Әмма тарих татарга түземлек, сабырлык, мөстәкыйльлек, авырлыкларны җиңеп алга бару сыйфатларын сеңдергән. XIII гасырда Плано Карпини, алар 1–2 көн берни ашамыйча ач тора алалар, түземсезлек күрсәтмиләр, уйныйлар, җырлыйлар. Түзә алмаслык суыкны да һәм шул ук дәрәҗәдәге эсселекне ат өстендә кичерә алалар, дип язып калдырган. XIX гасыр казах шагыйре Абай Кунанбаев татарларны менә болай тасвирлаган: «Татарларга карап сокланам, алар яхшы солдат та була алалар, авырлыкларны зур түземлек белән кичерәләр, үлемне дә лаеклы каршылыйлар, мәктәпләрен саклыйлар, диннәренә турылыклылар, эшли дә, байый да, киенә-ясана да, күңел ача да беләләр»[28].

Халкыбыз эзәрлекләүләргә, кысрыклауларга дучар булса да, аны исеменнән, җисеменнән, хәтта тарихыннан яздырырга тырышсалар да, ул бирешми, татарлыгын саклап кала.

1901 елны Мәскәүдә чыккан бер китаптагы: «Татарская народность доселе составляет самую крепкую из народностей восточного инородческого края, не поддающуюся никаким влияниям со стороны народности господствующей. Триста лет живут они вместе с русскими и под русскою властью и не только не русеют, как другие инородцы, но ещё и сами развивают с своей стороны огромное влияние на соседних инородцев, обращая их в магометанство и постепенно отатаривая»[29]. Минемчә, бу сүзләргә бернинди дә аңлатма кирәкми. Бу  – халкыбызның яшәү көченең никадәр куәтле булуына тагын бер дәлил.

Шулай булмаса ул «халыклар төрмәсе» дип саналган Россиядә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы чикләрендә күпләрне таң калдырырдай яңарыш кичерә алган булыр идеме? Әлбәттә, юк.

Татар халкының милли рух белән сугарылган капиталистлары үсеп чыга. Шуларның эшчәнлеге аркасында мөстәкыйль мәгариф системалары, дистәләгән газета-журналлары, миллионлаган тираж белән чыга торган китаплары хасил була. Музыка сәнгатьләре алга китә, театрлары барлыкка килә. Нәтиҗәдә татарлар Россиянең иң укымышлы, мәшһүр башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев язганча, XX йөз башында татарлар үрнәк ислам милләтенә әвереләләр.

Алар үз телләрен күз карасы кебек саклыйлар, ул аның иң зур терәгенә әверелә. Нәкъ Наҗар Нәҗми язганча:

 
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
 
(«Татар теле»)

Октябрь революциясенә кадәр казахлар, башкортлар һәм кайбер башка халыклар шигырьләрен татар телендә язганнар. Үзбәк әдәби теле дә татар теленең зур йогынтысын тоеп формалаша. Инде искә алынган миссионер Н. И. Ильминский, татар мәгарифенең казахлар арасында киң таралганлыгын ассызыклап, кыргыз укымышлылары татар мәгарифенә ниндидер бер кадерле мирас итеп карыйлар, дип язган[30].

Күрше удмурт, мари телләренә генә түгел, рус теленә татар теленең йогынтысы зур булган. Күпләгән детальләргә кереп тормастан, рус теленә органик рәвештә сеңгән алтын, балаган, балчуг, башмак, есаул, казак, казна, таможня сүзләрен атап үтү дә җитә. Ә мондый мисаллар күптин-күп, чуктин-чук.

Ләкин коллык чоры татарда кайбер тискәре сыйфатларны да барлыкка китерә. Ул акрынлап кыюлыгын, азатлык рухын җуя, яраклашырга өйрәнә башлый. Шунлыктан татарның канында бөеклек һәм коллык чорларында урнашкан, бер-берсенә капма-каршы сыйфатлар бертуктаусыз бәрелештә яшиләр. Замана үзгәрешләре аларның я берсен, я икенчесен калкытып чыгара.

Тарихның нинди дә булса кискен борылышлары аның бөеклеге чорындагы гүзәл сыйфатларын уяталар. Әйтик, илдәге халык күтәрелешләре, крестьян восстаниеләре, сугыш һәм революция чорларында аның кыюлык, тәвәккәллек, мөстәкыйльлек сыйфатлары калкып чыга. 1905–1907 еллар, 1917–1919 еллар моңа ныклы дәлил булып тора. Бу еллар татарда, өмет һәм киләчәккә ышаныч тойгыларын уятып, аңа көч, куәт, дәрт вә дәрман биреп, аның бөеклек чорында барлыкка килгән дәүләти тойгыларын уяттылар. Шулар нәтиҗәсендә 1920 елда Татарстан Республикасы төзелде, 1990 елның 30 августы көнне бу республика суверен дәүләт дип игълан ителде. Бернинди янауларга, куркытуларга да карамастан 1992 елның 21 марты көнне референдумда шушы карарны халкыбыз үз фикере белән ныгытты. Бу вакыйга татарның сөте бернигә дә карамастан ачымаганлыгын, хәтта куера барганлыгын исбат итте.

Татар – мәңгелек халык. Ул – сынауларны лаеклы рәвештә кичерә белүче, Ижау шәһәрендә яшәүче шагыйрь Ибраһим Биектаулы язганча, үлемне дә, кайгыны да җыр белән җиңә белә торган горур халык.

Россиядә булып үтәчәк халык санын алу кампаниясе халыкларның, шул исәптән татарларның да, нинди хәлдә икәнлеген күрсәтәчәк. Элеккечә санлы булып калабызмы, әллә инде санлылыктан ерагая баручы милләт икәнебез ачыкланачакмы?

Мин бу очракта «сан» төшенчәсе аша күләмебезне генә түгел, нинди сыйфатта булуыбызны да күзаллыйм.

Безне борчыган проблемаларның берсе – татар-башкорт мөнәсәбәтләре. Бездәй бер-берсенә якын халык җир йөзендә юктыр. Без бер рухи мохиттә яшибез, бер үк җырларны җырлыйбыз. Телләребез шулкадәр якын ки, безгә бернинди тылмач та кирәкми.

Алай гына да түгел. Күп еллар буе шушы мөнсәбәтләрне өйрәнеп йөргән АКШта яшәүче профессор Хафез Малек, бу ике халык бер телдә сөйләшә, әгәр ул телдә татар сөйләшсә, бу тел татар теле, әгәр дә инде шул ук телдә башкорт сөйләшсә, ул башкорт теле була, дигән.

Халык санын алу вакытында татар татар булып, башкорт башкорт булып калырга тиеш. Тик шул вакытта гына безнең туганлык җепләре ныгыячак. Халык санын алу ул – бер көнлек гамәл генә. Без һәрбер көннең иртәгәсе була икәнлеген онытырга тиеш түгелбез. Менә шул иртәгәсендә бер-беребезнең күзенә туры карардай булып калырга кирәклеген онытмаска иде.

Кайбер вакыт керәшен мәсьәләсе дә калкып чыга. Аны кемнәрдер махсус рәвештә куерта. Күп вакыт керәшеннәрне, христиан динендә булуларыннан чыгып, аерым милләт итеп күрсәтергә тырышуларны да очратырга туры килә.

Дин һичничек тә милләтне аера торган фактор була алмый. Дөньяда берничә диндәге халыклар аз түгел. Әйтик, грузиннар яки осетиннар – ике динле халыклар. Тик моңа карап алар аерым милләтләргә бүленмиләр. Гарәпләр дә  – берничә динле халык. Аларның мөселманнары гына түгел, христианнары да, хәтта яһүдиләре дә бар.

Керәшеннәрнең чыгышлары башка диючеләр бар. Аларныкы гына түгел, мишәрләрнең яки Себер татарларының да килеп чыгышлары шулай ук үзенчәлекле. Ләкин бу татар милләтен таркату өчен сәбәп була алмый.

Русларның да төрле төркемнәре төрле рәвештә формалашкан. Аларның тел аермалыклары да, яшәү рәвешләре дә бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Кубаньда яки Донда яшәүче руслар күбрәк украиннарны хәтерләтә. Телләре дә аларныкына якын. Бу руслар Новгородта яшәүче милләттәшләреннән бик нык аерылып торалар. Тик бит моңа карап, берәү дә русларны берничә милләткә бүләргә җыенмый.

Җирле халыкларның этник тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган профессор Н. В. Никольский 1919 елда басылып чыккан хезмәтендә[31] керәшеннәрнең, шул исәптән нагайбәкләрнең, XVI гасырга кадәрге тарихын гомумтатар тарихы дип билгели. Галим бер документта нагайбәкләрнең чыгышлары Арча якларыннан икәнлеген, Казан егылганнан соң көчләп чукындырылганлыкларын, шуннан соң күчеп, Бакалы һәм Нагайбәк авылларына урнашулары хакында язылганлыгын әйтә[32]. Инде искә алынган Е. Малов та керәшеннәрне элек тә һәм үзе яшәгән заманда да татарларның бер өлеше итеп таныган.

 




1
...