Читать книгу «Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Индуса Тагирова — MyBook.

Автордан
(сүз башы)

Хөрмәтле укучыларым!

Тарихыбыз бөек һәм һәркемне сокландырырлык. Бабаларыбыз ничәмә-ничә мең еллар дәверендә дистәләгән дәүләтләр барлыкка китергән, Җир шарының төрле урыннарында үз эзләрен калдырганнар. Башкалар өчен дәүләт төзү өлгеләрен булдырганнар.

Татар эзләре бүгенге Кытай чикләреннән, Алтай киңлекләреннән башлап Идел-Урал җирлегендә ярылып ята. Алай гына да түгел, Европа чигенә кадәр барып җитә. Әлеге эзләр географик атамаларда, елга вә диңгезләрдә, шәһәр һәм авыл исемнәрендә сакланалар. «Гасырлар кичте китте… кичте еллар… Килеп кичте җиһандан канча илләр», «исә җилләр, күчә комлар, бетә эз» дип язган Дәрдемәнд. Әйе, татар барлыкка китергән шанлы дәүләтләрнең берсе дә юк инде. Тик татар эзе генә бетмәгән, һәммә җирдә аның тамгасы калган.

Тәкъдим ителгән бу җыентыкта татарны барлыкка китергән төрки тамырларга, аларның үзара мөнәсәбәтләренә багышланган мәкаләләр дә бар. Тарихыбызның бөеклек чорына да, коллык чоңгылына төшкән фаҗигале елларына да урын бирелгән. Татар холкы, аның ныклыгы халкыбызның теләсә нинди авырлыкларны лаеклы рәвештә үткәрә алуында тулы чагылыш тапкан. Чөнки аның канына дәүләтчелек, мөстәкыйльлек рухы сеңгән. Алар аның тарихи хәтерен һәрвакыт яңартып, аңа яшәү көче өсти торганнар.

Халкыбызның тарихи хәтере аның җыр-моңнарында да чагыла. Аларны тыңлаганда, Тукай язганча, күз алдына үткән тарихыбыз килеп баса.

Татар моңы – үзе бер могҗиза. Кытайлар аны юкка гына үзләштермәгәннәрдер һәм бөтен Ерак Көнчыгышка, Япониягә кадәр җиткермәгәннәрдер. Китапта әлеге фактларга да урын бирелгән.

Инде Казаныбызның егылуына да 463 ел вакыт үтте. Ләкин дәүләтчелегебез, тарихи хәтеребездә сакланып, безгә аны янә торгызу өчен көч биреп тора.

Тарихның революцияләр тудырган кискен борылышларында халкыбызның тарихи хәтере яңара, милләт уяна. «Уяндык без бишенче елның бер таңында», – дип язган Тукай. Чыннан да, XIX һәм XX гасырлар чигендә татарлар искиткеч гүзәл яңарыш кичерәләр. 1905 ел революциясеннән соң аларның 30 дан артык газета-журналлары, йөзләгән берсеннән-берсе талантлы язучы һәм журналистлары иҗат мәйданына чыга. Меңләгән тираж белән китаплары басыла башлый. Татар театры туа. Татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр.

Бу үзгәрешләр дәүләтчелегебезне торгызуга зур этәргеч ясый. Моңа юнәлтелгән төрле планнар корыла. 1917 ел революциясе әнә шул планнарны тормышка ашыруга юл ача. Идел-Урал Штаты проекты туа. Халкыбызның Ильяс Алкин, Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Шәрәф, Юныс Вәлиди, Кәшшаф Мохтаров кебек затлы уллары аны тормышка ашыру өчен зур көч куялар.

Ләкин проект тормышка ашмый кала. Китапта аның сәбәпләренә дә шактый урын бирелгән.

Совет чорында әнә шундый план-проектларны юк итү максаты белән төрле чаралар күрелә. Аларның берсе  – Татар-Башкорт Республикасы проекты. Идел-Урал Штаты проектын юк иткәннән соң, аның кирәге калмый. Ул тормышка ашмый кала. Ниһаять, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы Декрет төзелә.

Большевиклар республикаларны, вакытлы күренеш буларак күзаллап, хакимиятне кулларында калдыру максатыннан гына төзиләр. Вакыты җиткәч, алар юкка чыгып, бердәм һәм бүленмәс рус дәүләте генә калырга тиеш була.

Алар күпмилләтле дәүләттә милли ирекләр булырга тиешлеген инкяр итәләр һәм республикаларны акрынлап гади административ берәмлекләр белән тигезли башлыйлар. Бу исә СССРның юкка чыгуына китерә.

Ил өчен шушы хәвәфле елларда Татарстан Республикасы суверенитеты турындагы Декларация кабул ителә. Татарстан Россиянең иң алдынгы республикасына әверелә.

Ләкин импералистик көчләр милләтләрне һәм республикаларны бетерү фикереннән баш тартмыйлар. Дума, судлар, прокуратуралар ярдәмендә аларга һөҗүмне арттырганнан-арттыра торалар. Китапта моңа багышланган материаллар да бар.

Республика, гомумән Россия татарлары, моңа зур каршылык күрсәтәләр. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу чараларын күрәләр.

Бу тарих әле дәвам итә. Милләтебез үзенең яшәү көчен арттыра тора. Бернинди шик юк, аның дәүләтчелеге торгызылачак. Чөнки аның сөте куера тора. Ә сөт калса, Ватан кайта.

I бүлек
Татарлар төркилек башында

Татарларның килеп чыгышы

Атамабыз үзебезнеке

Фәндә инде күптәннән бирле татар халкының килеп чыгышы турында бәхәсләр бара. Һәм алар беркайчан да туктамастыр, ахры. Бу хакта 1910–1911 елларда «Шура» һәм «Аң» журналлары үз битләрендә махсус рәвештә фикер алышулар да оештырганнар. Шул вакытта нәшер ителгән дистәләгән татар газета-журналларында да бу проблемага багышланган күп санлы материаллар чыккан. Мәсьәләнең асылы «Без кем?» дигән сорауга кайтып кала.

Кайбер галимнәр, бүгенге татарлар болгарлардан килеп чыккан, атамалары аларга читтән килгән, дип саныйлар. Татарларны Алтын Урдадан чыккан диючеләр дә бар. Заманында күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллин: «Дөньяда төрле этник элементлардан формалашмаган халык юк икәнлеге мәгълүм. Һәрбер нәрсәне тик аны тәшкил иткән элементларын сүтеп тикшереп кенә аңлап була. Халык та шулай. Әгәр дә без теләсә кайсы системаның элементларын өйрәнмәсәк, аны һич кенә дә аңлый алмаячакбыз. Аңлау ул – аның тормышын, культурасын, башка үзенчәлекләрен, аның тарихын белү дигән сүз», – дип язган. Мин шушы зур галимнең фикеренә тулысы белән кушылам һәм, беркем белән дә бәхәсләшмәстән, укучыларга үз уйлануларымны тәкъдим итәм. Фикерләрем белән ризалашучылар да, ризалашмаучылар да булыр. Мин тулы хакыйкатькә дәгъва кылмыйм, берәүгә дә үз фикеремне көчләп тагарга җыенмыйм.

«Татар» атамасы хакында мин Кытайда туган, андагы Урумчи шәһәрендә кытай телендә университет бетергән, бүгенге көнне Алматыда яшәүче милләттәшебез Мөнир Ерзинның фикердәше булып калам. Мин шушы туганыбыз кебек үк аны безгә кемдер ябыштырмаган дип саныйм. Мөнир абый, инглиз галиме Э. Х. Паркерның (1849–1926) 1895 елны чыккан һәм кытай теленә тәрҗемә ителгән «Тысяча лет из истории татар» китабына таянып, моннан ике мең еллар элек үк һуннар белән янәшә яшәгән бер кабиләнең «татар» дип аталуы турында яза. Паркерның исемен атаганда, аның кем икәнлеге хакында белешмә кирәк булыр. Чөнки милләтпәрвәр шәхес Йолдыз Хәлиуллин язганча, татарларга багышланган хезмәтләре белән дөньякүләм шөһрәт казанган бу галимне тик татарлар үзләре генә ни өчендер өнәп бетермиләр, хәзергәчә игътибарсыз калдыра киләләр[1].

Э. Х. Паркер – күп еллар буенча Кытайда дипломатик хезмәттә торган, камил рәвештә кытай телен үзләштереп, татарларга караган кытай чыганакларын ныклап өйрәнгән, милләтебезгә карата ихтирам белән сугарылган шәхес. Аның әнә шул инглиз телендәге китабын[2] 2003 елда русчага АКШта яшәүче күренекле галим Вил Мирзаянов тәрҗемә иткән. Һәм 2003 елда Идел-Пресс аны бастырып чыгарган. Мөнир Ерзин файдаланган кытайчага тәрҗемәсе 1937 елда чыккан. Тәрҗемәчесе мәшһүр галим Шан-Да аны төрле шәрехләр-аңлатмалар белән баеткан. Һәм шунлыктан аның кытайча вариантында халкыбызның татарлыгын исбатлаган фактлар күбрәк.

Бу китапта төркиләрнең тамыр башы «татар» икәнлеге исбатланган. Кытайлар «төрки» термины хасил булуга кадәр мең ел элек үк татар сүзен кулланганнар. Китапта тупланган фактлар шушы исемдә кечкенә генә бер кабилә булып, соңрак аның исеме барлык кардәш кабиләләрнең, шул исәптән хуннарның да, җыелма исеменә әверелгәнлеге турында сөйлиләр. Кытай чыганаклары бу җыелма тугандаш кабиләләрне, алар төзегән дәүләтләрне «хиен-ху» дип тә атаганнар. Шул ук вакытта аларга карата «татар» дигән төшенчәне бик еш кулланганнар[3]. Ә төрки сүзе тик безнең дәвернең V гасырында гына әйләнешкә кергән[4]. ХI гасыр филологы Мәхмүд Кашгарый татарларны 20 төрки кабилә арасында күрсәткән һәм аларның бәҗәнәкләр, башкортлар, кыпчак һәм кыргызлар кебек үк төрки телдә сөйләшүләре хакында язып калдырган[5]. 1160–1223 елларда яшәгән гарәп тарихчысы Ибне Әсир шулай ук татарларны төрки кабиләләр арасында күрсәтә[6]. Академик Мирфатыйх Зәкиев, шулай ук «татар» атамасының монгол теленә бернинди катнашы булмавы турында яза. Ул, борынгы төркиләр яшәгән җирләрне барлап чыгып, аларның 5 мең ел элек калдырган эзләрен ачыклаган[7].

VIII–IX гасырларда Төрки каганлык таркалганнан соң, төркиләр аерыла башлыйлар. Аерылып, үз дәүләтләре белән яши башлагач, һәркайсының үз яшәү рәвеше булган. Оясында ни күрсә, очканда шул була, дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик шунысы хак һәм бәхәссез: төрки халыклар уртак йортларыннан үзләре өчен бик күп нәрсә алып чыкканнар.

Татар кабиләләренең, көчәеп китеп, тирә-юньдәге кабиләләр өстеннән хакимлек иткәнлеге дә чыганакларда яхшы күрсәтелгән. Бу хакимлек Чыңгыз хан күтәрелеп китүгә кадәр дәвам иткән. Рәшидеддин «татарлар борын заманнардан бирле үк башкалардан үзләренең бөеклекләре һәм куәтле булулары белән аерылып торганнар, шушы бөеклекләре һәм ихтирам-хөрмәтле булулары сәбәпле, башка төркиләрне дә татарлар дип йөртә торган булганнар» дип язып калдырган. Тик XII гасырда вазгыятъ үзгәрә. Татар башлыгы Муджин Солтан Кытай императорына каршы чыккач, Чыңгыз хан, кирәетләр кабиләсенең башлыгы Тогроил белән берләшеп, аларга һөҗүм итә. Татарлар җиңелә, Муджин Солтан һәлак була. Күпләгән татар, шул исәптән бала-чага үтерелә. Исән калганнарның шактые көнбатышка юнәлә.

Татарларга дошман булуларына да карамастан, монголлар алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Хәтта «хан», «каган» атамалары да аларга төркиләрдән килеп кергән. Дәүләт төзелешен, аның белән идарә итү рәвешләрен алар шулай ук татарларда күргәннәр. Билгеле булганча, Чыңгыз хан көчкә кергәч, бу кавемне юкка чыгару юлына баса. Ләкин ул татарны, бик нык зәгыйфьләндергән булса да, бөтенләе белән юк итә алмый. Алай гына да түгел, бик тиздән ул татарларны үз гаскәре көченә әверелдерә. Һәм шушы татар токымы үз атамасын монгол гаскәре сафында Европага китереп җиткерә. Татар белән монголны яхшы аера белгән Көнбатыш сәяхәтчесе Вильгельм Рубрук: «Чыңгыз сугышка һәрвакыт татарларны алдан җибәрә торган булган, шунлыктан дошманнарының котлары алынып, «әнә татарлар килә!» дип кычкыра торган булалар», – дип язган. XIV гасырда гомер кичергән гарәп язучысы Әл Гомәри болай дип язган: «Борынгы заманда бу дәүләт кыпчакныкы булып, монголлар килгәч, кыпчаклар алар астында калалар. Ләкин монголлар, кыпчаклар белән бик тиз туганлашып бетеп, үзләре дә, әйтерсең лә бер нәселдән кебек, кыпчак кыяфәтенә керәләр. Шулай итеп, җир үзенең табигый һәм раса сыйфатларыннан өстенрәк икәнлеген исбатлый». Ризаэддин Фәхреддиннең монголлар «үзләре тел һәм мәзһәп, гореф-гадәт турыларында болгар төрекләреннән җиңелделәр һәм аларга иярделәр»[8] дигән сүзләре дөреслеккә туры килә. Килгән татарлар Европа җирлегендә биредәге болгар һәм кыпчаклар белән берлектә Алтын Урда могҗизасын хасил итәләр. Мин могҗиза дим. Чөнки алар монгол ханнары барлыкка китергән дәүләтне татарлаштыралар. Монда хәтта гаскәри рәвештә килгән монголлар да бик тиз төркиләшәләр. Алай гына да түгел, бер-ике буыннан соң ханнар үзләре үк төрки-татарга әвереләләр. Үзбәк хан заманында исламга күчү нәтиҗәсендә татарлашу процессы тагын да тизләшә төшә. Күрәсез ки, хөрмәтле укучылар, безнең атамабызның монголлыкка бернинди катнашы да юк. Ул безгә мең еллар тирәнлегеннән килгән. Ул үзебезнеке.

Телебез дә үзебезнеке

Ничек кенә булмасын, төрки кабиләләр төрле атамалар белән ике мең елдан күпкә артык гомер кичергәннәр. Шул дәвердә аларның уртак мәдәниятләре барлыкка килгән, һәм алар уртак телдә аралашканнар. Татарлар аларның җитәкчеләре булганнар. Төрки телләрнең хәзерге искергән сүзләре, мәшһүр Садри Максуди исәпләп чыгарганча, 4 мең берәмлектән тора. Ә иң бай саналган немец теленең бары тик 9 йөз тамыры гына бар. Моңа һич кенә искитәрлек түгел, чөнки төрки телгә кимендә 1200 ел[9]. Моны XIX гасырның урталарында беренче буларак Копенгаген профессоры В. Томсен исбатлаган. Соңрак Россия профессоры В. Радлов ул телне бөтен тулылыгы белән диярлек торгыза алган. Э. Х. Паркер исә скифлар, гуннар һәм төркиләрнең шушы телдә сөйләшүләрен исбатлаган.

...
6