Читать книгу «Бәби / Дитя» онлайн полностью📖 — Ильгиза Зайниева — MyBook.
image

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Шул ук декорация. Күпмедер вакыт үткән. Төн. Бәби йоклый. Алехо бер почмактарак, ул борчулы. Караңгылыктан Бәләкәчнең шыпырт кына сөйләгәне ишетелә. Аннан ут әкренләп барын да яктырта.

Бәләкәч. Минем йөгерәсем, сикерәсем килә. Аягым чатанламаса, мин бер туктамас идем. Йөгерүе шундый рәхәт бит! Иң шәбе – үз койрыгың артыннан йөгерү. Аның белән үзең генә дә уйнарга була. Чап рәхәтләнеп койрыгың артыннан: ул синең артыңнан да куа кебек, алдыңнан да йөгерә! Ә кешеләрнең койрыклары юк. Бәлки, алар шуңа усаллардыр? Аларның бит бер-берсе белән уйнарга вакытлары тар, ә үзләре генә уйнарга койрыклары юк…

Алехо. Аларның да элек койрыклары булган.

Бәләкәч. Булган? Ә хәзер кая?

Алехо. Машинага утырганда комачаулагач, койрыктан баш тартканнар.

Бәләкәч. Мескеннәр. Койрык кадәр койрыкны шул тимер кисәкләренә алмаштыралар димени? Машина бит ул шундый куркыныч нәрсә, усал, каты үкерә торган – нигә кирәге бар инде аның? Ярый, безнең Бәби генә үсеп җитсен, ул аларга ялгышларын аңлатыр, һәм кешеләр янәдән койрыкларын тагарлар…

Алехо. Тагарлар, тагарлар, син борчылма…

Бәләкәч. Карале, Алехо, ә Җирдә кешеләр булмаса, ничек булыр иде икән?

Алехо. Ничек инде булмаса?

Бәләкәч. Менә бөтенләй булмаса! Мин хәзер рәхәтләнеп йөгерә алыр идем, чатанламас та идем…

Алехо. Сине кешеләр иркәләгәне бармы?

Бәләкәч. Бар! Берничә тапкыр!

Алехо. Рәхәтме?

Бәләкәч. Рәхәт! Белсәң иде, Алехо, ничек рәхәт булганлыгын…

Алехо. Ә менә кешеләр булмаса, кем сине шулай сыйпар иде?

Бәләкәч. Шулай… Ләкин алар булмаса, минем әнием исән булыр иде. Ул бит шуларның машиналары астында калып үлде…

Алехо. Ә безнең Бәби булмаса, тагы да рәхәтрәк булыр идеме?

Бәләкәч. Юк! Бәби бит ул…

Алехо. Нәрсә? Ул да кеше түгелме соң?

Бәләкәч. Кеше.

Алехо. Шулай булгач?

Бәләкәч. Менә кешеләр дә булсын иде, әни дә исән булсын иде, бөтенесе дус яшәсеннәр иде – иң әйбәте шул!

Алехо. Менә! Син арыгансың, Бәләкәч. Бераз ятып тор.

Бәләкәч. Әйе. Соңгы арада рәтләп ашап булмады, шуңа тиз арыта… (Бер җиргә барып ята.) Мин бераз гына… Ятып кына алам… Йок-ламыйм… (Әкренләп йоклап китә.)

Алехо бик борчулы. Ул нишләргә белми арлы-бирле йөренә. Аннан Бәбине кулына ала.

Алехо. Авыр миңа монда. Аңлыйсыңмы? Мин бит матур тормыш өчен яратылган. Кара инде кыяфәтемә, бер йолкышка әйләнеп барам, купшы канатларымнан нәрсә калды? Кара бу маникюрга, кара бу педикюрга… Мин үләм бит монда, үләмен! Миңа игътибар кирәк, яктылык. Яшәп каласым килә, аңлыйсыңмы?! Син үпкәләмә миңа. Мин сине яратам! Минем үземә дә җиңел түгел, йөрәгем сулык-сулык итеп куя.

 
Матур тормыш өчен яратылганмын мин,
Ялтыравык, бизәкләр өчен!
Шуны сорый рухым, җаным шунда тарта,
Кичерә генә күр, нәнием!
 
 
Сине алда көтә данлыклы олы юл –
Бар өмет тик сиңа, тик сиңа!
Нур тулсын күзләргә, яктылык алып кил,
Елмаю бүләк ит дөньяга!
 
 
Күңелең сафлыгын саклап кала бел син,
Онытма Табигать-әниең!
Җаныбыз җылысын сеңдер йөрәгеңә,
Тәтием, Нәнием, Бәбием!
 

Алар сине тәрбияләрләр, үстерерләр. Без, бәлки, әле күрешербез дә! Миңа китәргә кирәк. Мин һичшиксез үземнең өемне эзләп табарга тиешмен. Анда бит әле минем хуҗам бар! Әйе! Хуҗам бар! Ул мине юксынадыр. Мин аны ятим итә алмыйм!

Бәбине Бәләкәчнең куенына яткыра. Яшьләрен сөртә-сөртә чыгып китә. Тынлык. Төрле ярыклардан шыпырт кына мәчеләр керәләр.

Виолетта. И-и! Монда килеп йөрүләре көннән-көн кызык түгел!

Рудольф. Шыпырт. Бүген без кызык өчен килмәдек.

Эльба. Монда чатан Бәләкәч кенә!

Джуди. Башкалары кайтканчы баланы алыйк та качыйк!

Рудольф. Тик тыныч кына. Бәбинең кая югалганын сизми дә калсыннар. Бездә икәнлекне белсәләр, этләр сугыш башларлар.

Виолетта. Рудольф, әгәр дә бу баланы мин карармын дисәң ялгышасың. Мин кеше баласы карап ятарга җыенмыйм.

Рудольф. Тик тор, хатын-кыз! Бу бөтен мәче халкының киләчәге өчен кирәк!

Виолетта. Теләсә нәрсә булсын, ләкин мине нянька итә алмассың!

Рудольф. Теләгәнеңне ашап, җылыда гына, рәхәттә генә яшисең килсә, ни әйтсәләр, шуны эшләрсең.

Виолетта. Ну шулай дисәң генә…

Рудольф. Менә афәрин!

Ишарәләр белән ни эшләргә кирәклеген күрсәтә. Алар төрле тәрәзәләргә басып күзәтәләр. Виолетта ишекне күзәтә. Рудольф үзе Бәбине алырга бара. Бәбине инде күтәрдем дигәндә генә, ул елап җибәрә. Бәләкәч уянып китә. Баш өстендә Рудольфны күреп шакката. Аннан Рудольфның Бәбигә үрелүен аңлагач, тиз генә Бәбине эләктереп, бер читкә тайпыла.

Бәләкәч. Алехо! Мәчеләр! Алехо! (Алехоның юклыгын аңлагач.) Ялкын, Бәбине урлыйлар! Мәчеләр бар!

Рудольф. Тавышланма! Сине барыбер берәү дә ишетми!

Бәләкәч. Сезгә нәрсә кирәк?

Рудольф. Без Бәбине алырга килдек!

Бәләкәч. Нәрсәгә ул сезгә?

Рудольф. Сиңа анысын белү мөһим түгел! Китер монда Бәбине!

Бәләкәч. Юк!

Рудольф. Аңламадым! Син нәрсә дидең?

Бәләкәч. Ычкын моннан, мин сиңа Бәбине бирмим!

Рудольф. Дөрес ишетмәдем дип торам, ялгышмаганмын икән. Карагыз әле, нәрсә ди бу маңка борын!

Барысы да көлә, Бәләкәчне әкренләп кысрыклый башлыйлар.

Бәләкәч. Якын килмәгез!

Рудольф. Нишләтәсең?! Китер монда Бәбине, юкса мин сине менә бу тырнаклар белән кечкенә кисәкләргә тураклыйм! Йә!

Бәләкәч. Якын килмәгез!

Рудольф. Аңламады булса кирәк!

Эльба. Хәзер аңлатабыз!

Джуди. Мәңге истә калырлык итеп!

Бәләкәчне бөтен яклап кысрыклыйлар.

Бәләкәч (соңгы чиктә җырлап җибәрә).

 
Тәндә җаным бар чагында,
Йөрәк күкрәктә какканда,
Чигенмәмен бер адым да,
Куркытырга уйлама да.
 
 
Җаным тулы ачу-нәфрәт,
Ярсу ташкан чикләреннән…
Якын килмәү хәерлерәк,
Югалыгыз күзләремнән!..
 

Мәчеләр Бәләкәчкә ташланалар. Бәләкәч аларны төрле якларга чөереп тора, Бәбигә якын китерми. Бәләкәчнең инде хәле калмады дигәндә, тәрәзәдә Ялкын белән Наира пәйда булалар.

Виолетта (Ялкынны күреп). Рудольф җаным, монда хуҗалар кайтты! (Кычкырып.) Рудольф, Ялкын кайтты!

Бәләкәч (Ялкынны күреп). Ялкын!

Ялкын, ни булганын аңлап алуга, мәчеләргә ташлана. Соңгылары исә тизрәк качу юлын карыйлар, Бәләкәч аларны куа китә. Ялкын да алар артыннан чыгып качмакчы.

Наира (артыннан кычкырып). Ялкын!

Ялкын (туктап кала). Нәрсә?

Наира. Йөрмә, кирәкми!

Ялкын. Анда Бәләкәч үзе генә.

Наира. Ул инде кечкенә түгел, мәчеләргә ничек каршы торганын үзең күрдең!

Ялкын. Син хаклы, ул инде сабыйлыктан узган. Афәрин, Бәләкәч, Бәбигә кагылдыртмаган… (Бәбине урынына яткыра.)

Наира. Ялкын!..

Ялкын. Нәрсә?

Наира. Минем сиңа әйтәсе сүзем бар!

Ялкын. Әйт!..

Бәләкәч йөгереп керә.

Бәләкәч. Күрше урамга кадәр кудым үзләрен. Уф! Сез кая югалдыгыз?! Алар Бәбине урларга дип килгәннәр!

Ялкын. Син нишләп үзең генә соң? Алехо кайда?

Бәләкәч. Белмим. Без аның белән икәү идек. Мин йоклап киткәнмен, уянсам, ул инде юк, өй тулы мәчеләр иде.

Ялкын. Кая киткән соң ул?

Бәләкәч. Белмим…

Наира. Мәчеләрдән куркып качты микәнни?

Бәләкәч. Булмас…

Ялкын. Ә кая соң ул, алайса?

Каракүз (аларны ишектән тыңлап тора).Ул китте!

Наира. Каракүз апа?

Бәләкәч. Ничек инде китте?

Каракүз. Менә шулай. Бөтенләйгә.

Ялкын. Син аны күрдеңме?

Каракүз. Әйе, урамда күрдем.

Наира. Бәлки, ул йөреп керергә генә чыккандыр?

Каракүз. Үз-үзегезне алдау юллары эзләмәгез, зинһар. Ачлы-туклы килеш кеше баласын карап ятарга сез аны кем дип беләсез?

Бәләкәч. Ләкин ул бит беренче булып Бәбине яклап чыкты.

Каракүз. Беренче булып кычкырды һәм беренче булып ташлап та китте. Бу дөньяда барысы да алдаша. Һәркем үзенең гомерен саклап калырга тырыша, үз файдасын кайгырта. Сез генә өстегезгә бәла алып, шул кеше баласын асрап ятасыз. Сезнең бу гамәлегезгә барлык урам җанварлары да каршы. Тыңлагыз сүземне, аны кире кешеләргә илтеп бирик!

Наира. Ләкин кешеләр аны үзләре араларыннан чыгарып ташладылар, димәк, ул аларга кирәкми.

Каракүз. Алар барысы да бертөсле түгел.

Ялкын. Без дә төрле. Урам барлык артык җаннарны да сыендыра. Кешеләр ни эшләгәннәрен үзләре үк аңламый башлаганнар. Алар әле безнең ише җан ияләрен генә урамга чыгарып бәрәләр иде, хәзер инде үзләренә хасларны, хәтта үз балаларын да артык күрәләр.

Бәләкәч. Бу бит кыргыйлык.

Каракүз. Үз балалары белән теләсәләр ни эшләсеннәр.

Ялкын. Ә ул гөнаһсыз сабыйның ни гаебе бар? Без барыбыз да бер Тәңренең балалары, бер-беребезгә булышырга тиешбез. Әгәр дә кешеләр дөрес юлдан тайпылганнар, ни эшләгәннәрен аңламый башлаганнар икән, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Каракүз. Ничек итеп? Без бит бары тик этләр генә.

Ялкын. Бәби! Ул эт түгел, ул – кеше! Һәм без аны дөрес итеп тәрбияләрбез.

Каракүз. Ул кеше баласы һәм кешеләр арасында гына кеше булып үсә алачак.

Наира. Кешеләр арасында ул алар кебеккә әйләнәчәк.

Бәләкәч. Алар аны ташлап киттеләр, ул кешеләргә кирәк түгел.

Каракүз. Ә безгә бигрәк тә!

Ялкын. Алдашма, Каракүз! Без бит синең аңа сөтеңне имезгәнеңне күрдек. Син үзең дә аны яратасың.

Каракүз. Баланың ашыйсы килгәндә нинди ананың йөрәге түзсен икән?

Ялкын. Аны ташлап китәргә анасының йөрәге җиткән бит әле…

Каракүз. Таш бәгырьле булгандыр ул…

Ялкын. Менә! Ә безнең бәгырьләр таштан түгел. Шуңа күрә, Бәбине без тәрбияләсәк, дөресрәк булыр!

Каракүз. Үз-үзегезгә ышанычыгыз булу әйбәт, ләкин алда әле кыш бар. Менә шунда нишләрсез икән, күрербез. (Чыгып китә.)

Ялкын. Барысы да без дигәнчә булачак!

Бәләкәч. Каракүз апа Алехоны кайдарак күрде икән, сорыйм әле. Бәлки, ул кайтыр юлны табалмый адашып йөридер. (Каракүз артыннан чыгып йөгерә.)

Наира. Шулай да Алехо безне ташлап китте микәнни?

Ялкын. Ышанасы килми, ләкин шулай булганда да кәефсезләнергә ярамый. Бүген безгә ышанмаганнар тиздән бик нык үкенерләр!

Наира. Син безнең хаклы булуыбызга тәгаен ышанасың!

Ялкын. Тәгаен! Чөнки киләчәк буыннар безнең кебек яши алмыйлар. Бу берничек тә дөрес булмас иде. Нидер үзгәрергә тиеш. Һәм ул үзгәрешне без үзебез ясамасак, берәү дә безнең өчен моны эшләмәс.

Наира. Ялкын, ә беләсеңме, мин сиңа нәрсә әйтмәкче идем?!

Ялкын. Нәрсә?!

Наира. Бер сер!

Ялкын. Нинди сер ул, Наира?!

Наира. Безнең тиздән бәбиләребез булачак!

Ялкын. Ничек?!

Наира. Без тиздән әти белән әни булачакбыз!

Ялкын. Кабатла!

Наира. Безнең кечкенә генә улларыбыз, кызларыбыз булачак!

Ялкын. Наира! Алтыным, мин сине шундый яратам!

Наира. Син шатмы? Син шат?!

Ялкын. Әлбәттә, шат! Ничек шуңа шатланмыйсың ди инде! Безнең бәләкәчләребез булачак! Беренчеләребез!

Наира. Әйе, беренчеләребез!

Ялкын. Наира! (Аны кочаклап, күтәреп әйләндерә.) Менә шулар өчен булса да без бу Бәбине тәрбияләп үстерергә тиешбез! Безнең нарасыйларыбыз беркайчан да төннәрен шакшы почмакларга сыенып үткәрергә тиеш түгелләр. Без алар туган җиргә дөньяны матурлап, үзгәртеп куярга тиешбез! Алар бездән бәхетлерәк булырга тиешләр! (Җырга күчә.)

 
Берсеннән-берсе кечкенә
Йомшак, нәни бәбиләр:
Матур-матур кызыкайлар,
Елгыр, шаян егетләр!
 
 
Мең мәртәбә рәхмәт сиңа,
Наира-патшабикәм!
Шатлыгымның чикләре юк,
Тар миңа хәтта галәм!
 

Алар бәхетле булып үсәчәкләр! Егетләрен мин үзем белгән бар нәрсәгә дә өйрәтермен, ә кызларын – син. Алар синең кебек чибәр булырлар!

Наира. Ә егетләре синең кебек батыр һәм гадел булып үсәрләр!

Тәрәзәдән Каракүз сикереп керә. Аның тыны кысыла, сүзен-сүзгә бәйли алмый.

Каракүз. Анда… Анда…

Ялкын. Ни булды? Каракүз, нишләдең?

Каракүз. Анда Бәләкәч…

Ялкын. Нәрсә булды Бәләкәчкә?

Каракүз. Безнең арттан… кешеләр куа… Аларның кулларында мылтыклар…

Наира. Мылтыклар?..

Каракүз. Бәләкәч… ул бит рәтләп йөгерә алмый…

Урамда аткан тавыш ишетелә.

Ялкын. Бәләкәч!

Ялкын тәрәзәгә сикереп менә. «Бәләкәч!» дип кычкыра. Ишектән Бәләкәч йөгереп керә. Шулай ук тыны кысылган, арыган, ләкин ул бик шат.

Бәләкәч. Мин монда! Бүген минем көн, чатанласам да тоталмадылар!

Ялкын (борылып). Бәләкәч!

Ялкын шул сүзен әйтүе була, урамда аткан тавыш яңгырый. Ялкын аркасыннан чеметеп алган кебек сискәнеп куя. Пауза.

Бәләкәч. Ялкын абый!.. (Тәрәзә астына килә. Ялкын аның кочагына төшә, аны кочаклап тора.)

Наира. Ялкын! (Кычкырып.) Ю-ук!

Каракүз аны кочаклап ала.

Ялкын. Елама… Сиңа ярамый…

Бәләкәч. Авыртамы, Ялкын абый? Авыртамы?

Ялкын. Авырта, Бәләкәч… Җаным авырта… Өлгермәдем… Якты киләчәкне күрергә, үземнең улларымны тәрбияләргә өлгермәдем… Елама, Бәләкәч, сиңа елау килешми… Син бит инде егет кеше. Барысы өчен дә хәзер син җаваплы!

Бәләкәч (күзләреннән бертуктаусыз яшьләр ага). Мин еламыйм, абый, еламыйм!..

Ялкын. Бәбине саклагыз… Ул чын кеше булып үсәргә тиеш… Кешелекле кеше булып… Наира, син безнең бәбиләрнең киләчәген якты итәргә тиеш… Аларны намуслы итеп тәрбиялә… Елама, Наира! Кичер, сине ташлап китәм… (Җырлый.)

 
Мин киткәнгә, җаным, түкмә яшьләреңне,
Күң(е)лем булыр һәрчак яныңда!
Теләкләр теләрмен якты йолдызлардан,
Ай булырмын барыр юлыңда…
 
 
Җирән чәчләреңнән сыйпармын җил булып,
Кар бөртеге булып үбәрмен…
Чынга ашырсагыз уртак хыялларны,
Юкка үткән булмас гомерем…
 

(Үлә.)

Наира (яшьләренә буылып). Кадерлем!.. (Ялкынның җансыз гәүдәсен кочаклап җырлый.)

 
Күзләреңнең нурын алып китәсең син,
Ятимнәрең йөрәк астында…
Бу корбаннар юкка гына булып калмас,
Нурлар бер балкыр бу дөньяда…
 

Ут сүнә.

Барлык хайваннарның сагышлы елау җырлары ишетелә.

 
Әй җиләс җил, син исәсең,
Бик күп җирләр үтәсең.