…Латвия белән Литва чигендә Пепкуле дигән шәһәрчек бар иде. Немецлар хәзер гел оборона тота. Кырык дүртенче ел тәмамланып килә. Башка фронтлар бик нык алга китте, Балтыйк буе гына тоткарланды. Бу хәл, билгеле, командованиедә борчу тудыра иде. Шуңа «һөҗүмгә күчәргә» дигән боерык шактый еш килә. Ә һөҗүмне бик җентекләп әзерләргә кирәк. Һәр һөҗүм РС батареяларының залпы белән башлана. Цельләр алдан әйтелми, сер итеп саклана иде. Ә без – каторжаннарга снарядлар ташучы взвод. Минем карамакта – дүрт студебекер. Дошман кулына төшү куркынычы булганда, без снаряд төялгән машиналарны шартлатырга тиеш. Моның өчен ПОУ дигән прибор куелган. Шуның рычагын тартасың да – вәссәлам. РС снарядлары, билгеле, җитәрлек кадәр тылдарак, шулай да алгы сызыкка да бик тиз илтеп җиткерергә кирәк була…
Безнең янәшәдә махсус пропаганда хезмәтләре урнашкан иде. Аларның юка броня белән бөркәлгән машиналары түбәсенә зур динамик куелган, ә эчтә – мегафон приборлары. Төнлә алгы сызыкка бик якын урнашып, немецларга динамик аша сөйлиләр. Безгә әсир төшкән зуррак чиндагы немецларны сөйләтәләр. Лена Лузина шул бүлектә тәрҗемәче булып эшли иде. Дивизия штабы янәшәсендә бергә ашап-эчеп йөргәндә танышып киттек. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Хисләр һәрчак уяу, һәрчак эзләнә, ничектер ихтыярың белән дә санлашмаска итә. Башта шаярып-уйнап сөйләшеп йөрдек, аннары чынга әйләнде. Икебез дә бер-беребезгә тартыла башладык. Моны инде эчтә йомып кына калдыру, сүндерү мөмкин түгел иде. Лена тыйнак, җитди кыз иде. Уртачадан биегрәк буйлы, йомры иңле, озын муенлы, түгәрәк битле. Кыска итеп алган чәче өстендәге коңгырт береты, сержант погонлы гимнастёркасы аның туры, килешле гәүдәсен тагын да мөлаем итә кебек. Барыннан да бигрәк тавышы һәм сөйләшүе үзенә бертөрле ягымлы иде.
Яңа елда без старшина каптёркасында икәү генә калдык, һәм мин Ленаны кочаклый, үбә башладым, ә ул иркәләүне салкын кабул итте. Мин аны үзем кебек «кабындырмакчы» булам, әмма ул салкын, «кабынмый». Ахыр чиктә мин кыюланып ук киттем. Лена, корт чаккандай, кинәт торып басты. Киемнәрен төзәтте, ә чыраена ризасызлык төсмере чыкты.
– Безнең арада мәхәббәт дип торам, – диде ул, әле генә ашап-эчеп утырган өстәл янына барып. – Юк икән, юк!
– Ә нәрсә соң безнең арада, Лена? Йә инде, ачуланма! Хисләремне ничек аңлатыйм соң?
– Ярату булмаган, юк, әллә нәрсә! Син алырга телисең, мин бирмәскә телим. Шулмы ярату, ә? Ярату мөнәсәбәте түгел бу, алыш-биреш мөнәсәбәте, икенче төрле әйткәндә, сату-алу мөнәсәбәте. Нәкъ политэкономиядәгечә килеп чыга…
– Безнең мөнәсәбәтләр чын дип уйлаган идем мин, Лена.
– Мин дә чын дип ышана башлаган идем, Альфред, ә уен гына булуын үзең белгерттең…
Лена ачуланмый, чыгырыннан чыкмый, тыныч кына сөйли. Гүя ул моны көткән һәм шуңа әзерләнгән дә шикелле иде. Билгеле, биредә аңа бәйләнүчеләр бардыр. Минем кебек яшь лейтенантлар шактый күренә. Барысы да чибәр, кире какмаслыклар. Кайбер кызларның башлары әйләнсә дә, гаеп итәргә тел бармас. Ә адәм затына бирелгән хисләр фонды – кызларда. Шул фонд белән ничек идарә итә аласың, хикмәт шуңарда.
Авыр тынлык урнашты. Элемтәләрне өзәсе килми, эчтәге тойгылар аваз сала, килеп чыккан кытыршылыкны тизрәк бетер, бетер, дип әйткән кебек иде.
– Юк, мин уйнамыйм, Лена. Яратуымны шулай белгертмәкче идем.
– Бу – яратуны белгертү түгел, алырга дигән ниятне белдерү.
– Хисләр шулай кушкач, нишлим соң, Лена? Әйт, өйрәт.
– Хисләр юләр ул, Альфред, аларга карап йөрсәң…
– Күрәм, синең хисләрең булмаган, ихлас тойгыларым белән бозга килеп бәрелгән күк иттең. Бу – минем беренче хисләремдер, беренче өметләремдер, ә син… Лена, ну, нәрсә булды, ә? Ярар, бу – синең беренчесе түгелдер, ә минем – беренчесе. Шуңа бик авыр булды.
– Ну, Альфред, шыттыра беләсең дә инде!
– Исбатлап маташмыйм, ә синең беренчесе түгел икәнен генә бик яхшы аңлыйм, Лена.
– Билгеле, миңа беренче генә бәйләнмиләр, әйе. Бәйләнүчеләр күп булды, яшермим. Барысы да вакытлы гына элемтә ягында иде, ә миңа гомерлек булсын, вакытлычага мин риза түгел. Сиңа да мин вакытлы гына кирәк, шулай бит? – Лена һич тә ачуланмый, чәүчәләнми, зар авазы да чыкмый үзеннән.
– Мин чын хисләремне әйткән идем, Лена, ачуланма инде, зинһар!
– Вакытлы гына кузгалган хисләр, Альфред, – диде Лена, бик гади нәрсә хакында әйткән. – Приступ шикелле, хисләр пристубы, ә? Өянәк үтә ул…
– Син «атака»ны кире кайтарырга остарып беткәнсең димме?
– Дөнья өйрәтә, Альфред, дөнья. Ә без – дөньяның мәхлуклары.
– Юк, миңа әллә нәрсә булды, Лена. Син миңа ышанмыйсың, шулай бит? Димәк, миңа карата хисләрең булмаган… Шулай да…
– Син миңа ошыйсың, Альфред, чөнки син берни дә вәгъдә итмисең, ялганламыйсың, мине, ымсындырып, алтын элмәккә эләктерергә тырышмыйсың. Шуңа күрә әллә синдә чынлап та беренче хисләр микән дип уйлап та куйдым. Юк, булмас, дидем эчемнән генә, алданма… Хәер, барыбер бер алданырга туры килер, мөгаен…
– Әйе, адәм баласы иң элек мәхәббәттә алдана, аннары бүтән нәрсәләрдә, диләр… Ә без бер-беребезне алдамыйк, Лена, яме.
– Ә бу мөмкин эшме соң? Хисләр үзгәреп тора, бүген бар ул хис, иртәгә бетә дә куя. Синең белән шундый хәлләр булдымы?
– Минем хисләр алай тиз алышынмый, Лена. Бу, ахры, табигатьтән килә. Ә синеке һава торышы кебек тиз алмашынып торамыни?
– Әйе, һава торышы кебегрәк шул. Кайчак үз-үземне аңламыйм, үз-үземә җирәнгеч булам. Уф! Юк, мин үземне яратмыйм. Ә син үзеңне яратасыңмы?
– Мине үземне ярата торган итеп тәрбияләгәннәр. Нигә, бу начармы әллә?
– Әйтә алмыйм, үзен яратмаган кеше бүтәннәрне дә ярата алмый, ди аналитиклар…
– Димәк, бу әйтем сиңа туры килә. Ник үз өстеңә сөйлисең, Лена? Болар берсе дә дөрес түгел бит.
– Ир-ат кыска «элемтәләр»не ярата, хатын-кызга гомерлек булсын. Менә безнең аерма шунда, Альфред.
– Лена, бер сүз әйтимме? Син артык акыллы, бик исәп-хисаплы, ә?
– Миннән дә ахмакны таба алмыйсың, әйтмә! Мин ул сүзләрне чынга алмыйм, чөнки уйлап җиткермәүчәнлегем миңа адым саен аяк чалып тора.
– Алай мескенләнмә, Лена. Бик әйбәт кеше, диләр сине.
– Кемгә әйбәт, ә кемгә начар. Син дә бар кешегә дә яхшы түгелсеңдер әле.
– Билгеле инде. Юк, мин үземне яхшы кеше дип беләм. Мактанып әйтүем түгел.
– Мин үземне алай раслый алмыйм. Чын яхшы кеше булу мөмкинме икән? Юктыр, мөгаен. Яхшы булып кыланганнарны җенем сөйми.
– Мин дә яхшы булу уенын уйныйммы?
– Белмим, Альфред, мин сине эштә сынаганым юк. Болай, сөйләшкәндә, үзен һәркем хаклы, фәрештә итеп күрсәтә. Адәм баласы үзенең теләсә нинди әшәкелеген дә аклый, нигезли. Үзен хаклыга чыгара…
– Синең белән сөйләшүе күңелле, Лена, чын менә.
– Ягъни безнең «җитештерү мөнәсәбәтләре» барып чыкмады, шулай бит?
Лена елмайды, бит очында матур чокырчыклар пәйда булды. Алар ниндидер нур бөрки иде. Нишләп шултиклем ымсындыргыч соң бу Лена? Бүтән кызлардан нәрсәсе беләндер аерылып тора ул… Артык аек фикер йөртүе һәм яшьләрдә күзәтелә торган романтик чалымнарның бер дә булмавы беләнме? Аны мәхәббәт иллюзияләре адаштыра алмастыр. Әллә ул хыялларның чәлпәрәмә килү чорын инде узганмы? Тормыш мәктәбе аны шулай барына да искитмичә генә карарга өйрәткәнме? Ә бергә шаярып-көлешеп йөргән чакта, Ленаның характеры җиңелдер шикелле тоела иде. Хәтта җилбәзәк кыз түгел микән бу дигән уй да килә иде. Шулай җиңел булып күренүе дә хисләргә ирек бирде бугай. Җиңел уйлаучы кызлар белән элемтәгә дә җиңел кереп була. Җиңел генә дуслашасың да, җиңел генә аерылышасың. Ул да яшь түкми, син дә уфтанмыйсың. Сагынып сөйләрлек бер истәлек кенә кала. Җиңелләр белән әйбәт, эшне катлауландырмыйлар, зурга җибәрмиләр. Ул кызларга егетләр дә рәхмәтле була. Ләкин андый кызларны, гадәттә, тормыш юлдашы гына итмиләр. Ә Лена – четерекле зат. Һәрнәрсәгә артык җитди карый. Үз-үзенә ышанып җитмидер, мөгаен. Әллә таяныр, булышыр кешеләре юкмы, һәрхәлдә, бар авырлыкны үзе генә күтәреп яшәгәнгә охшый ул.
Минем хисләр, Ленаның каршылыгына очрап, барыбер сүрелмәде, отыры көчәйде генә. Мин-минлек тә үҗәт авазлар белән үчекләп торган кебек иде. Ничек инде, мин аңа чын тойгыларымны белгертәм, ә кыз барын да кире кага. Мине юкка чыгара, хисләрне генә түгел, мине шәхес буларак та танырга теләми. Асылда, шулай килеп чыга бит… Үзенең бетүе, чүпкә калуы белән кем килешә алсын? Юк, Лена алай итмәсен, мине беткәнгә санамасын. Мин алырга гына телим, имеш. Әллә чынлап та шулаймы? Адәм баласын иң күп алдаучы – ул аның хисләре. Әллә мине дә хисләрем алдыймы?
Лена белән ара өзелмәде, киресенчә, тагын да якыная гына барды. Безнең ачыктан-ачык аңлашу ярдәм итте бугай. Ул минем кайбер сыйфатларымны белде, мин – аныкын. Лена да уйлана иде шикелле. Очрашкан саен әйбәтләнә, йомшара барган төсле иде. Хисләренә дә ирек биргәли, иркәләүләргә җавап кайтара, кире җибәрми иде. Берсендә шулай әйтеп тә куйды:
– Син мине барыбер ташлаячаксың, шулай бит, йә, боргаланмыйча гына әйт әле? – диде һәм торып утырды, чәчендәге приколкаларын алып, авызына капты, төзәтенә башлады. Үзенең күзе гел миндә иде. Мин ни әйтергә белмәдем, өйләнергә дигән уем да юк иде. Ялганларга кирәк иде, шайтан, кызлар янында гел дөресен генә сөйләп утырып булмый. Үзеңне тоттырмаска тиешсең. Артык хисләнгән чакларда телдән ычкынган борчак шыттыруларга үзеңнең эшләреңне дә туры китерергә кирәк. Авызым, корт чаккыры, борчакны чамаламыйчарак сибеп ташлады, ахры. Өйләнәм дип үк әйттем микәнни?
– Юк, ташламыйм, Лена, нигә ышанмыйсың? Ну инде, нигә ташлашырга? – дидем мин, кыюланып китеп.
– Миннән матурракларга күзең төшәр дә… Ирләрнең табигате шундый, ди бит… – Лена мөлаем гына көлеп куйды. Приколкаларын ирен арасыннан алып, чәченә кадады…
Чынын әйтә бит кызый, минем эчтә нәрсә ятканын сизеп фикер йөртә. Менә тагын ялганларга туры килә инде. Юк, алай түгел, минем күңел бүтәннәр өчен бикле, мин әйтәм. Лена тамчы да ышанмый шикелле. Юк, ышана, дөресрәге, ышанырга тели кебек.
О проекте
О подписке