Кар өстенә ишеп, яңгыр яуды,
Иртә җиткән кышка үчегеп.
Юллар тайгак. Начар җайдак, ахры, —
Акыл керде безгә, кичегеп.
Кар өстенә ишеп, яңгыр яуды,
Эретмәкче булып дөньясын.
Өлгермәде. Бозга әйләнгәндә,
Тамчылар да җуйды кыйбласын.
Болытларга карап, мең рәнҗедек —
Юешләнде мамык бияләй.
Күкләр биек, уй җитмәслек биек,
Безгәме соң аны иярләү!
Мең мәшәкать төртеп тишеп чыккан
Мең ямаулы тормыш сүрүе —
Кар өстенә ишкән яңгыр төсле,
Мең хыялның туңып сүнүе.
Кар өстенә ишеп, яңгыр яуды,
Тарих белми, дидек, бу хәлне!
Сизми калдык, мәңгелекнең эзе
Боз астында калып күгәрде.
Сизми калдык, шушы тайгак көндә
Дөнья җыйган үзгә нәкышен.
Болытларга карап рәнҗегәндә,
Күрдекме соң күкләр рәнҗешен?!
Фикерләрем чуалган чак —
Аңларга тырышмагыз.
Өченчекөнге буранда
Адаштым… Булышмагыз…
Фикерләрем чуалган чак —
Исәр дип әрләмәгез.
Кысалардан чыгып китсәм —
Кыйнагыз. Жәлләмәгез.
Фикерләрем чуалган чак —
Атлыйм да, атламыйм да.
Гөнаһ җыйган үз җанымны
Аклыйм да, акламыйм да.
Фикерләрем чуалган чак —
Табигатькә дәгъвам юк.
Гаярьлеген көчкә тыйган
Йөрәгем бар. гәүдәм юк.
Мин – фәрештә валчыгы, дип,
Күк катына вәгъдәм юк.
Фикерләрем чуалган чак —
Аңларга тырышмагыз…
Дары исе сеңгән җилләр аша
Хәтер төпкелләрен урадым.
Без кардәшләр түгел идекме соң?!
Төне буе буран дулады…
Бүрәнәләр авыр шыгырдады,
Айга карап этләр улады…
Төрек дуслар дошманмыни хәзер?!
Төне буе буран дулады…
Босфор ярларында сыену тапкан
Мөһаҗирләр рухын уйладым.
Истанбулга ара ерагайды —
Төне буе буран дулады…
Фал ачканмы әллә Исхакыйлар —
Инкыйразны күптән юрады.
Үз илендә һаман үги шул без…
Төне буе буран дулады…
Хаталарны гафу итмәс тарих —
Дары исле җилләр елады.
Канга баткан кансыз уен бара —
Төне буе буран дулады…
Август-сентябрь. Йолдыз яңгыры.
Безнең күңелләр шуңа күнеккән.
Июль – аҗаган. Август – йолдызлар.
Бар да табигый. Элек-электән.
Чыклы иртәләр, шәфәкъле кичләр
Мәңгелек булып сеңгән каннарга.
Юатыр өчен, ни генә әйтик
Бәхеттән мәхрүм калган җаннарга?!
Кинәттән ява бомба яңгыры, —
Тыкрыкка гына поскан әҗәлең…
Мәхшәр көненә нокта куюның
Табарга иде берәр әмәлен.
Җимерек йортлар, тузгыган нигез —
Рәссам сурәте – пычрак сәясәт.
Чынбарлык түгел, гүя төш кенә —
Теге дөньяга тәүге сәяхәт.
Илдәш булганнар, кардәш булганнар —
Язмышлар гына нигә аяныч?
Упкынга илтер татлы рәшәме
Океан артыннан көткән ышаныч?
Җир шары чыдый. Бетмәс сугышлар
Матәм маршыдай шомлы яңгырый.
Йолдыз явасы шушы кичләрдә
Бомба яңгыры күкне томалый.
Август-сентябрь. Томанлы иртә.
Рәхмәтлеме без тыныч таңнарга?
Юатыр өчен, ни генә әйтик
Бәхеттән мәхрүм калган җаннарга?!
Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк
Елмаеп эшләгән аларның этлеге.
Кыямәт көн әллә килеп тә җиттеме —
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.
Мәңгелек кыйммәтләр аунаса чүплектә,
Дәшмәүне хуп күрсә иң гадел мәхкәмә…
Дөньяның күзенә карарга иде лә
Чын кеше буларак бары бер мәртәбә.
Нарасый җаннарны типкәләп җил куа,
Бугазга ябыша гамьсезлек читлеге.
Йа Раббым, арала җәһәннәм утыннан —
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.
Мәҗүсилек безнең каннардадыр —
Бичураны күптән үз иттек.
Поста йортның шомлы чормасыннан
Сагыш-зарлы җыру ишеттек.
Җил капкалар җилдә ыңгырашты,
Нигез-ташның рухын елатып.
Җансыз авылны соң кем яшергән,
Кычытканнар белән уратып?!
Заман ясин чыккан урамнарда
Күпме тарих гамьсез җирләнгән.
Тәүбә итеп, нинди дога кылыйк —
Җаннар инде шактый керләнгән.
Бохарада укып кайттык мәллә —
Бармы акыл бездә сатарлык?
Караңгыга чумган дөньябыздан
Бичуралар куркып качарлык!
Мәҗүсилек безнең каннардадыр —
Ия-рухлар, никтер, үз күрде.
Ак әбиләр безне бисмиллалап,
Җен-пәридән саклап үстерде.
Бер Аллага алар ышануын
Какшатмаган юаш бичура.
Мең дәверле иман хәзинәсен
Шыр наданнар җилгә очыра.
Мәҗүсилек безнең каннардадыр —
Күз йомарга нигә үткәнгә?
Туган нигезләрне ятим итмик,
Бичуралар өзелеп көткәндә.
Киштәләрдә даһи шигырьләре
Үз сәгатен көтә, үз көен.
Киләчәккә илтер кыйммәтләрнең
Хакы бүген – сукыр бер тиен.
Мең газаплар белән туган иҗат
Тиеннәргә ята каңгырап.
Купшы сүзләр генә яшерерме? —
Милләт җаны елый калтырап.
Ялтыр-йолтыр итә җиде ятның
Баш бәясе торган кәгазе.
Дөнья өчен, тарих, милләт өчен
Өч тиенгә батмас бәһасе.
Киштәләрдә татар шигырьләре
Җаһил чорның көтә бетүен.
Очсызланса татар горурлыгы,
Безгә бәя – сукыр бер тиен.
Татарымның газиз ак калфагы
Дәверләрне кичеп чыныккан.
Мең ярасын эчкә йотып, халкым
Мәйданнарда билен ныгыткан.
Кара ягылмаган ак калфакка,
Каралса да тарих, үткәне…
Ак калфакта – халкым йөз аклыгы,
Ак калфакта – өмет, көткәне.
Сандык төпләрендә вактын көткән,
Хөрриятне көткән ак калфак.
Инкыйразлар бусагада торыр,
Ак калфакны әгәр югалтсак.
Ачы таңнан кырга чыгып чаптык!
Өлгергәндер дисәк арышлар —
Ашыкканбыз. Җилдәй җитез җанны
Гафу итмәс, ахры, язмышлар.
Җилләнергә, дидек, бер туйганчы!
Чын яшеңне онытып беразга!
Галәм киңлегендә ник очмаска —
Риза түгел йөрәк бик азга.
Сабыйлыкта калган бу күңелләр
Тәгәрәде үрдән үзәнгә…
Шаянлыкны аңламады язмыш,
Гөнаһ диеп салды бизмәнгә.
Яшь аралаш елмайгандай иттек,
Кемгә кирәк безнең елаулар?!
Күктән җиргә ыргыткан күк булды
Баш очында торган сораулар.
Җайдакмы без гомер атларында?
Кулдамы соң тәкъдир тезгене?
Аерырга өйрәттеме тормыш
Гөнаһлыны, савап, изгене?
Тез астына китереп сукса заман,
Җүләрлектән кемгә ни файда?
Таң алдыннан бәхилләшеп кайттык.
Яшьлек белән. Чыклы тугайда.
Чәчләр иртә агарганга бары
Гаеплеме икән язмышлар?
Кыр ягына карап уйлап куйдым:
Өлгергәндер инде арышлар…
Балачактан йөгереп кенә үттек —
Әкият дөньясында чикләр юк.
Кыш бабайдан ел да бүләк алгач,
Чыршыда дип белдек чикләвек.
Вакыт аямады сабыйлыкны,
Тиз югалды бездән иркәлек.
Сорау арты сорау туды җанда —
О проекте
О подписке