Гаделлек итәм, авыл халкында ышаныч тудырам дип, сантый Саматов бәлагә тарыды. Дәүләткә тапшырганның унбиш процентын колхозчыларга бирә бару хокукы бар икән. Ни өчендер Халикъ нәкъ әнә шул хокуктан файдалануны үзе өчен аеруча кирәкле чара дип уйлый, чөнки ул шуның белән колхозчының ышанычын казанырга итә иде. Шул процентлар белән саташып йөри торгач, моның акыллы башына дәүләткә биргән ашлыкның унбиш процентын түгел, ә кырда утырганның, ягъни әле җыеп алынасы игеннең унбиш процентын бирергә, дигән уй килә. Колхозчыга бүләргә өч мең биш йөз центнер икмәк исәпләп чыгара. Ут чыккандай чаптырып, ведомость төзеттерә, хезмәт көненә бер килодан иген өләшеп ташлый, ә калган ашлыкка бер йөз баш сыер контрактовать итә.
Мин бу вакытта МТСка кадрлар бүлегенә эшкә кергән идем, Халикъның ярамаган эш эшләвен иң элек МТСта белеп алдылар. Директорыбыз Хәмзә Сафич мине үз итә иде, иремнең тиешсез эш эшләвен сер итеп кенә ул миңа әйтте. Әгәр Халикъ ялгышканын райкомга үз теле белән барып әйтмәсә, утызмеңче дип тормаслар, ике дә уйламый, төрмәгә ябып куярлар, диде.
Кулымнан эш төште. Күңелемә хәвеф тулды. МТС ихатасы бездән әллә ни ерак түгел иде, төшке аш вакытында өйгә чаптым. Халикъ өйгә кайтып кына тора иде, елар чиккә җитеп, аның ялгышканын сөйләп бирдем.
Халикъ мине, кашларын җыергалап, өнәр-өнәмәс кенә тыңлады. Мин шундук аңлап алдым: колхозчыга бер кило икмәкне белеп өләшкән ул сантый, белмәмешкә салынган гына!
Тагын ике көннән Халикъны җилтерәтеп районга алып киттеләр. Ул елларны үзбаш кыланганнарның чәченнән сыйпамыйлар иде. Миңа ни өчендер Халикъны өйгә дә кайтарып тормаслар, шуннан гына утыртып куярлар кебек тоела башлады. Халикътан бигрәк үзем кызганыч булып киттем. Аңа нәрсә! Төрмәнең ни икәнен белә. Ике дә уйламый кереп утырыр, срогын да тутырып чыгар, чыккач та әле, мин хаклы идем дип, күкрәк сугып йөрер. Өч балам белән мин нишләрмен?
Шуларны күз алдыма китергәч, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте, үтереп башым авырта, сулыгып-сулыгып, күз кабагым тарта башлады. Ниләр дип кенә газаплый бу мине, үзен уйламаса, мине, балаларын уйласын иде.
Төн урталары җиткәндә, капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелде. Атылып урамга чыктым. Машина кабинасыннан ишелеп Халикъ килеп төште. Иңнәренә барып сарылдым:
– Ниләр эшләдең син, җүләркәем? Кайчан утырталар?
– Зинһар, урам уртасында паника куптарма, – диде ул. Гадәтенчә өзеп, кыска итеп әйтте. Тик шунда гына эчемә бераз җылы керде.
– Йә, турама бәгъремне, әйт, ни булды? – дидем, аш җылытып китерергә дә онытып төпченә башладым.
– Колхозчы икмәкле, мин «строгачлы» булдым, – диде тыныч тавыш белән, һәм әз генә елмаеп та куйды, әйтерсең аңа яхшы эшләгәне өчен бүләк биргәннәр.
Халикъның моннан соң да чәчемне агартырдай эшләре аз булмады. Озакламый ул МТС белән дау куптарды. Хәмзә Сафич аппаратында эшләгәнлектән, таякның дәү башы минем өскә төште. Директор белән председатель принцип өчен ут уйната, аларның утлы күмерләре минем өскә коела. Натуралата түләү ул заманда гектар башыннан иде. Кулында вымпел тоткан алдынгы комбайнчы Сабир утыз ике гектар арыш урган, Халикъ аңа, гектар башыннан исәпләгәндә, 32 центнер натуралата түләргә тиеш, ә тегенең нибары бер бункер икмәге бар. Халикъ әйтә, гектар башыннан түләмим, центнер башыннан түлим, ди, гектар башыннан түләү ул – колхозчыны егып талау, ди. Хәмзә Сафич әйтә, синең өчен генә аерым закон юк, түләмәсәң, судка бирәм, ди. Ул заманда шулай иде бит: бармы синең икмәгең, юкмы – түлә! Түлә! Түлә! Хет бөтен ашлыгыңны, орлыкка дигәнеңне, фуражыңны биреп бетер – МТСның анда эше юк.
Халикъ иртән тора да Пәнҗәргә чаба, госпоставка алуларын үтенә, госпоставкадан, ни дисәң дә, центнерына биш сум акча керә, азмы колхозның чыгымы! Колхозга акча керә генә башлый – Хәмзә Сафич, нишләп Тазабайлардан ашлык керми дип, мине ирем Саматов янына җибәрә.
– Халикъ, – дим мин, елар дәрәҗәгә җитеп, – сиңа гына бик күп кирәкме соң? Нишләп син мине кара кайгыларга саласың? Закон бит бер синең өчен генә чыгарылмаган. Әйләнә-тирә барысы гектар башыннан түли. Табылган акыллы баш – законны әйләнеп үтмәкче! Үлсәң дә, сиңа законны әйләнеп үтәргә ирек бирмиләр, син юри, миңа үч итеп эшлисең моны! Чыдамасын, китсен, директор Хәмзә Сафич миңа кырын карасын, мине эшемнән куып чыгарсын дип кыланасың!
Сүзләремнең хаклы түгеллеген дә беләм. Халикъның юри эшләмәгәнен дә белеп торам, әмма йөрәгем чуарланган, гарьлегем ташып чыккан, нәрсә әйткәнемә исәп биреп тормастан, җанымда җыелганны Халикъ башына аударам. Ул мине кашларын җыергалап тыңлый, озынча чибәр йөзеннән күләгәләр уза, карчыга борынының канатлары сизелер-сизелмәс тетрәнеп куя. Ахырда ул түзми, тыенкы итеп:
– Ярар, бүгенгә җитеп торыр, калганын иртәгә әйтерсең, – ди.
Вакыт-вакыт, күңелем җибәргән чакларда, мин Халикъ ягына авып бетәм, ул булып борчылам, Казаннан алып килгән балаларымны ул булып үгетлим. «Бигрәкләр дә күп шул әтиегезнең эше, бигрәкләр дә көйрәк җан шул сезнең әтиегез», – дип сөйләнәм. Халикъны гел дөресен генә эшли торган, үтә дә чыккан акыллы, зирәк кеше итеп күрсәтәсем килә. Балаларыма гына түгел, авыл халкына шуларны кычкырып-кычкырып әйтәсем килә. Хәер, алар моны миннән башка да беләләр бугай, эшкә теләбрәк йөри башладылар. Саматов хезмәт көненең кадерен арттырды, дип сөйләнәләр.
Пилга председателе Гавриладан алып кайтып чәчкән унике гектар җитен икенче елны җитмеш биш гектар чәчәрлек уңыш бирде. Ә җитмеш биш гектар җитен уңышы ике йөз дә илле мең сум саф табыш китерде. Мөбарәкша абзый, парторг Тәлгатев белән бик һәйбәтләп киңәшеп, ул акчаны спецсчёт дигән статьяга кертеп җибәрделәр, алай итсәң, имеш, хезмәт көненә түләүне яхшыртырга була. Файдасы аның белән генә бетмәде, колхозга радио керттеләр, нәрәтне радио белән бирә, ашыгыч карарларны радиодан әйтә торган булдылар. Җитен дигән хикмәтле нәрсә мал-туар караучыларга да акча бүлеп бирә башлады.
Мин күңелемнән генә сөенеп йөрим. Җайлана бит иремнең эшләре. Берүк күз генә тия күрмәсен. Ләкин ул заманда яңа бер нәрсә уйлап чыгармаган көн аз иде. Инде барысы көйләнеп бетте, инде эшләр җайга салынды дип кенә торганда, куян асрау, каз-үрдәк үрчетү дигән яңа бер нәрсә уйлап чыгардылар. Бөтен дөнья шул турыда шаулый. Безнекеләр дә җиң сызганып эшкә тотындылар. Алагаемга ду китереп, колхозчылардан контрактация белән куян җыеп алдылар. Бу эшнең энтузиасты итеп практичный Мөбарәкшаның мал-туарны бик тә ярата торган олы улы Сөләйманны куйдылар. Элекке бер бригада өен куян торагына әйләндерделәр, илле баш куяннан район күләмендә үрнәк ферма оештырылды. Китте, мин сиңайтим, кар йомгагы тәгәрәп! Шушы базада район куст семинары җыйдылар. Энтузиаст Сөләйман белән куян караучы Вагыйз ничәмә-ничә колхоздан килгән председательләргә, ферма мөдирләренә тәҗрибәләрен сөйлиләр. Район газетасы, «Кызыл таң» колхозын мактап, зур гына бер полоса чыгарды.
Халикъның нигәдер сөмсерләре коелып йөри. Дәшми. Юньле-рәтле сөйләшми. «Ни булды икән тагын моңа?» – дип баш ватам.
Беркөнне каз үрчетүче Мөбинә белән сөйләшкән чакларына туры килдем.
– Халикъ абый, сез үзегез акыллы гына кеше, ниткән эш инде бу? – ди Мөбинә.– Тавык йомыркасыннан без табыш алабыз, ә казлар шул табышны ашап, йотып баралар. Колхозчыдан илле баш каз җыйдык, җиде бәбкә чыкты, адәм мәсхәрәсе!
– Шаулама, Мөбинә, алар безнең данны күтәрде, «Кызыл таң»ны республикага ишеттерде, галстук тагарга кирәк аларга, – ди Халикъ. Әллә чынлап, әллә шаяртып әйтә.
Инкубатордан ике мең чамасы үрдәк бәбкәсе алганнар иде, көзгә таба Иж елгасы култыклары ап-ак булды. Казаннан килеп, фотографлар шарт та шорт рәсемгә төшереп йөрделәр. Илле баш куян көзгә таба йөз илле башка җитте. Кая карама, Халикъны мактыйлар: район газетасында да Саматов, өлкә газетасында да Саматов! Тик Саматов үзе генә әвене янган кеше төсле йөри. Идарәдә исәпләп чыгарганнар: йөз илле баш куян дүрт йөз баш сарыкка исәпләнелгән клеверны ашап бетергән, үрдәк-казның ашаганы итеннән өч мәртәбә кыйбатка килеп төшкән.
Алай да Халикъ бу юлы дау күтәрмәде. Колхоз активын җыеп, кайсыдыр бер академикның китабын кат-кат укыдылар да, махсус фермалар булмау сәбәпле дигән үтә дә акыллы бер сылтау табып, бик әллә ни кысмыйча гына, алтын бәясенә төшкән куяннарны, Иж суларын балкыткан үрдәкләрне әкрен генә бетерә башладылар. Радиолар да тынды, газеталар да Саматов исемен тәсбих урынына тартмас булдылар. Аның каравы озак та үтмәде, өлкә газетасында, председатель Саматовка багышлап, «Травопольный король» дигән мәкалә бастырып чыгардылар. Район вәкилләре чатыр чабышып килде, карап торып, клевер җирләрен сөрдерттеләр. Шулай да, вәкилләрне борыннарыннан сөйрәп йөртә торгач, Җайлангар урманы артындагы аулак бер почмакта ике йөз җитмеш гектар клеверны сөрдертми алып калдылар.
Үлән басуларын бетерүнең «файдасы» күзгә бик тиз күренә башлады. Сөт тапшыруда районда беренче урынга чыгып килгән колхоз, яшен сугып сындырган агач төсле, кинәт артка авып төште. Күрше «Фрунзе» колхозыннан бер көтү халык килеп, Халикъның байрагын алып киттеләр.
Бу хәлләргә күнегеп кенә килгәндә, ящур өянәге башланды. Халикъ көн дә фермада, төн дә фермада. Коммунистларны чиратлап дежурга куйды. Мең газапка төшкән бер ай йокысыз төннән соң өянәк узды. Район комиссиясе алтмыш җиде баш дуңгыз баласына акт язып кайтып китте. Артыграк та ычкына иде, әлеге дә баягы Халикъның булсынга йөрүе җиңде.
Ни булды минем бу Халигыма? Колхозның мал-туарын үләнсез калдырдылар, партбилетында каты шелтә асылынып тора, ә ул һаман черәшә, һаман черәшә. Газеталардан укып, Белоруссиядә атаклы «Рассвет» колхозы барлыгын белеп алды, башта парторг Тәлгатевне җибәрде, аннары үзе барып кайтты. Җитенне, «Рассвет» тагы кебек, кул белән түгел, машина белән үстермәкчеләр. Хезмәт көненә акча түләү ясады. Анысы да җиңел булмады – авантюра дип җанына тиделәр. МТС базасының Тазабайларда булуыннан файдаланып, авылны электрлаштыра башлады. Ел саен утыз-кырык йортка ут кертәләр, уен эш түгел бит – баганасы, чыбыгы юк, монтерларын табарга кирәк. Сугыш елларында бик беткән, бик өшәнгән хуҗалыкларга, өмәләр ясап, йортлар салдыра бу. Хуҗалар өй туе ясый. Халикъның түбәсе күккә тигән – үзенә йорт салып кергәнмени!
Килгән көннәрдәге тиле гадәте тагын әйләнеп кайтты. Төннәрен ишекле-түрле йөреп, марш атлап үткәрә, үзе белән үзе сөйләшә:
– Колхозга акыллы җитәкчелек итү – кадрлар булдыру дигән сүз. Яхшы бригадирларың булмаса – нуль син, Саматов. Ялгыз – нуль. Завхозсыз кая барасың, бухгалтерсыз? Бик шәп экономист кирәк. Парторг Тәлгатевтән уңдым, хыялга бай, ышандыра белә, ләкин бит ул гомергә бездә тормаячак, институт бетерүгә, юрист булып китәчәк. Аның киләчәге – юриспруденция. Югары партия мәктәбендә укучы Әнвәр Тавилов бар, әллә шуны үзебезгә кайтарыргамы? Башлы егеткә охшый. Кәҗүнни булып чыкмаса? Колхозның үз инженеры, үз механигы булырга тиеш. Хезмәт көненә бер кило ашлык түләү ясадык – анысы яхшы. Сакларга шуны, сакларга! Бурычның бер миллионын түләдек, калганын списать итсеннәр. Итсеннәр!
Минем сантыемның төннәр йокламый уйлап йөргәннәре дөрескә чыга бара. Ул, үзе дә сизмәстән, МТС техникасын алуга әзерләнгән булып чыкты. Хөкүмәт карары чыгуга, район җитәкчеләре «Кызыл таң»га ябырылдылар:
– Халикъ Габдрахманович, синдә акча бар, давай үрнәк күрсәт!
Каты шелтә бирсәләр дә – Халикъ, үрнәк күрсәтәсе булса да – Халикъ. Ярый әле, Саматов бар. МТС техникасын, МТС мастерскоен алырга йөри бу. Белгечләр чакыртып бәя куйдылар, түләп бетерү срогын билгеләделәр. Механизаторлар колхозга элеккечә гектар башыннан түләү белән күчәргә тиеш. Саматов тагын үз туксанын тукылдата башлады. Юк, ул гектар башыннан түләүгә риза түгел, аңа совхоз нормасы булсын – центнердан! Бу, имеш, югары уңышка стимул!
Табылып тора бит моның тегермәненә су коючы. Механизаторлар бригадиры Габдулла Маликов әйтә, мин риза, ди, колхозчыдан безнең кай җиребез артык, доходыбыз хәзер кимесә, соңыннан артыр, ди. Идарә җыйдылар. Колхозның гомуми җыелышында сөйләштеләр, Саматов шулхәтле тырышты, тәки совхоз нормасын үткәрттерде. Менә китте низаг: элек икешәр-өчәр машина бодай алып кайткан комбайнчылар бер машина белән кала, тегеләрнең хезмәт көне ике ярым мәртәбә кимеде. Районнан килеп бер кысалар, механизатор халкы бер тирги! Алай да чыдаса чыдый икән кеше. Ике ел уздымы-юкмы, Габдулла Маликов белән моның әйткәннәре тагын дөрескә чыга башлады. Механизаторларның уңышны әйбәтрәк аласылары килә: тракторчысы да җирне әйбәтрәк сөрә, комбайнчысы да сирәк басу сайлап йөрми. Кышын басуга тирес чыгарыйк, ашлама ташыйк, дип, өйгә килеп йөдәтәләр. Стимул! Кайткан ашламаны да Әгерҗе станциясенә аударып калдырулар бетте. Гектардан уңышны ничек тә күбрәк алырга кирәк. Колхоз тауга менә бара. Авыр йөккә җигелгән ат кебек гыжлый, туктап-туктап тора, ләкин менә. Черәшә-черәшә менә, Халикъның үзе кебек. Иген уңышы да үсә, акча өләшү дә арта, ике-өч ел бик ныгытып, билләрне буып тартканнар иде, «Кызыл таң» белән «Фрунзе» колхозы миллионерга чыкты куйды. Менә кайчан минем сантыемның сөенер көннәре җитте. Тик Халикъның алама бер гадәте бар: сөенечен дә адәм рәтле сөенә белми, кайгыга да башын салып йөргәне юк. Гаделсезлек булса гына тиресеннән чыгардай булып шашына, ул якка кан бик кызу!
Миллионер булдык дип, бәйрәм итәргә чамалап килгән Мөбарәкша абзыйны җайлап кына үгетләп чыгарды. Сарыклар фермасын салып бетерәсе бар, Культура сараена фундамент сала башларга кирәк – бәйрәм кайгысы түгел, янәсе!
Халикъның сөенече белән кайгысы янәшә йөргәнгә мин күнеккән идем инде. Миллионер булганның икенче көнендә үк, күкрәп-яшенләп, хәсрәте дә килеп җитәр әле дип көтә башладым.
Андый хәсрәт озак көттермәде.
Алтмыш икенче елны яз бик матур килде. Игеннәр күкрәп үсте. Авыл картлары елның килешенә эчтән генә сөенеп, берүк күз генә тия күрмәсен, дип йөриләр. Халикъ эшне каты кул белән алып бара. Арыш басулары дугалы ат күмелерлек. Такыр елны тырышканнан икеләтә нык тырышырга кирәк. Механизаторлар, центнер башыннан булганга, ашлыкны көрәп алачак. Төнне көнгә, шәфәкъне таңга ялгап эшлиләр. Колхоз кәнсәләрендә кеше калмады, яшелчәдән, җимеш бакчасыннан кырга күчтеләр. Халикъның йоклаганы да юк. Аяк өсте яки утырган җиреннән генә черем итеп ала да кырга чаба. Тугыз көн тула дигәндә, арышны урып бетерделәр. Бодай урырга керешкәннәр иде – китте яңгыр, китте яңгыр! Ярты көн ява, ярты көн аяз. Комбайнчылар, лётчиклар кебек, көн аязганны каравыллый. Машиналар Пәнҗәр юлыннан кайта алмый интегә. Халикъның теге чакта, ике институтта берьюлы укыган заманындагы кебек, чыкмаган җаны да таралмаган сөяге генә торып калды. Көннәр буе юеш кием белән йөргәнгә, Халикъ, бик хәтәр салкын тидереп, больницага керде. Анда да әле карышып маташкан була. Яңа сайланган парторг, Югары партия мәктәбен бетереп кайткан Әнвәр Тавилов, районнан врач чакыртып, ай-ваена карамый, сәгате-минуты белән илтеп салды. Больница әле дә ярый үзебездә – Тазабайларда. Балаларым янында күрше хатынын калдырдым да, үзем дә кердем Халикъ янына. Көйрәк җан, мин әйтәм, юньле-рәтле дәваланмас, йә качып чыгып китәр, дим. Үзем карап, үзем терелтергә исәплим, көне буе янында утырам. Тизрәк терелтәсе булгач, Халикъ та каршы килми.
Хәл белергә райком секретаре Байназаров килде. Үз гомерендә бер мәртәбә Халикъның да сөенгәнен күрдем. Сүнеп барган күзләренә нур керде, кайнар кулы белән беләгемнән тотып әйтә:
– Хәл белергә Галим Саттарович үзе килгән. Ә син әйтәсең, минем берәүгә дә кирәгем юк, дисең. Менә бит, килгән.
Райком секретаре баш врачны чакыртып алды да:
– Терелтегез безнең председательне, чыксын тизрәк! Монда аунарга ярамый аңа, – диде. Халикъка карап, иптәшләрчә елмайды: – Борчылма, Саматов, ныгытып терел, колхозыңа вәкил калдырам, эшләрең артка китмәс…
Әнә шул сүз ошамады Халикъка. Ни пычагыма кирәк ул вәкил, ди. Парторг бар, бригадирлар бар, идарә бар. Телефоннан колхоз хәлләрен сораша башлады. Хәлләрне парторг Тавилов хәбәр итә. Ул яшь кеше, алдаша белми, юатып та маташмый, туп-туры әйтә.
Секретарь килеп киткәнгә ике көн үткән иде, шулай телефоннан сөйләшә минем Халигым, күрәм, телефон трубкасын тоткан кулы дерелди, йөзе көл кебек агара бара.
– Ни булды? – дим, әйләнеп тә карамый.
– Сез нәрсә, кем кушты? Башың бармы синең, юкмы? Мин синнән сорыйм, кем кушты? Үтердегез, пычаксыз суйдыгыз?!
Күзләре урыннан чыгар дәрәҗәгә җитеп шашына башлагач, телефон трубкасын йолкып алдым. Врачны чакырдым. Көч-хәл белән урынына яткырдылар. Баксаң-күрсәң, орлыкка дип әзерләнгән сигез йөз центнер бодайны дәүләткә озатканнар икән. Кем кушканмы? Уполномоченный. Имеш, тагын җыярсыз! Җыярсыз! Җыярсың, бар, яңгыр астында яткан бодайдан орлык җыеп кара.
Халикъ ярсына, үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә җитеп дулый. Мине дә, сестраларны да, врачны да тыңламый, киемнәрен эзләп, коридордан чаба. Ниһаять, мин аның сабырлыгы беткәнен, үләр чиккә җитеп ярсыганын күрдем. Аны больницада алып калу мөмкин түгел иде.
Кайту белән вәкилне идарәгә чакыртып китерде. Бер генә кычкырды:
– Бүген үк китегез! Вон! Юкса эт өстереп куармын!
Шул ук көнне кайтып китте вәкил. Шул ук көнне райбашкарма председателе Фәхриев килеп җитте. Анысы да Халикъ кебек кайнар адәм. Ләкин башта, Халикъның ачуын кабартыр өчен, сабыр тавыш белән сөйләшеп маташты:
– Партия карарларын үтәмәскә булдыңмы, Саматов? Власть вәкилен куып җибәрәсең! Бик шәп… – Кинәт өстәлгә йодрык белән китереп орды: – Саботажник! Райком күрсәтмәсе сиңа бер тиен дә тормый! Менә сиңа мең ярым центнер өстәмә задание – үтәмәсәң, үзеңә үпкәлә!
– Өстәмә планны күптән үтәдек.
– Тагын үтәрсез. Үзеңдә глубинка ачасың. Тирә-як колхозлардан икмәк кабул итә башла.
Халикъ та курка торганнардан түгел.
– Син үз кабинетыңда түгел, Фәхриев. Йодрык төймә миңа. Әгәр колхозга килеп командовать итәргә телисең икән, мә – ачкыч, мә – печать, итә бир.
Әнә нинди хәлгә китереп җиткерделәр авыру Халикъны.
Фәхриев сүрелә төште. Саматовның тирләп чыккан битенә карап:
– Кызынма, Саматов. Киттек амбарга, – ди. Киттеләр. Мин дә ияреп бардым. Халикъ бит чыгырыннан чыгып бара, Алла сакласын, һуштан язып егылуы бар. Юк, мин инде аны миһербансыз адәмнәр кулына бүтән калдырасым юк. Шушы бәлаләрдән исән-аман алып чыксам, алып китәм Казанга. Җитәр, күп мыскыл иттеләр, элекке заман түгел.
Амбарга киләбез. Дүрт мең центнер ашлык амбар алдында ята. Тау-тау көшел.
– Икмәгең күп бит, – ди Фәхриев.
– Аз түгел.
– Ә нигә карышасың?
– Дәүләткә бармый ул, фуражга гына яраклы.
– Ник?
– Кызган.
– Карарбыз. Барырмы, юкмы?
Фәхриев бездән туп-туры Пәнҗәргә киткән. Заготзернодан лаборатория килеп төшә: бер автомашина, өч лаборант кыз.
Халикъ начаррак төшләрен күрсәтә. Аңар фураж кирәк. Ашлыкны яраксыз тапсалар, фуражлы була, янәсе. Беркатлы сабый. Үзе чиста күңелле булгач, бүтәннәр дә шулай дип уйлый. Нәтиҗәсе нәрсә? «Кызыл таң»да икмәк чери. Саматов дүрт мең центнер икмәкне бозган. Менә кайчан район аппараты хәрәкәткә килде. Биш көннән бюро. Халикъ аңлап алды: икмәк черетте дип төрмәгә тыгачаклар. Фәхриев тә, вәкил дә Халикъны гафу итмәячәк. Ләкин Халикъның анда эше юк. Икмәкне сакларга. Икмәкне сакларга!!!
Биш көн Халикъ кебек тиз уйлый белә торган кешегә бик озак гомер ул. Кырдан дүрт комбайн-самоходканы кайтартты, бер-бер артлы тезеп куйды да комбайннар аша үткәреп тора. Өч сортировка белән җилләтәбез. Ир бирмәк – җан бирмәк, ди, мин дә җиң сызганып тотындым, кипшергән ашлыкны чутлап кабул итәм. Ашлык кипшереп кенә калмый, чистара да. Колхозчылар да дәртләнеп тотынды. Бердән, икмәкле булалар, икенчедән, Саматовны кулдан ычкындырасылары килми. Азмы булышты ул аларга, азмы алар өчен хәсрәт чикте? Аларның тырышканнарын күреп, минем күңелләрем нечкәрә. Сортировкадан чыккан ашлыкны ябык ындырга кертеп, зернопульттан үткәрәбез. Аннан сушилкага озатасы. Тәүлек буе, өч смена эшли сушилка. Өч көн тулды дигәндә, бер мең җиде йөз центнерны киптереп бетерә яздык. Тагын өч көн тырышсак, дүрт мең центнер икмәкне коткарып калабыз.
Фәхриевкә кемдер җиткергән: Саматов икмәкне киптереп бетерә!
О проекте
О подписке