Барысы да йокларга яттылар. Бүген Тургай әнисе янында йоклый. Тып-тын. Кече яктан чикерткә сайраганы ишетелә. Нишләп йокламый икән ул? Көндез тынын да чыгармый. Бакчадагы, болындагы чикерткәләр көнне дә, төнне дә белми, сайрый да сайрый, ничек тамаклары бетми, алар кайчан ашыйдыр да кайчан йоклыйдыр – белмәссең. Ай-яй озын ул җәйге көн! Арыткан, аяк табаннары таш кебек, үзләре ут яна. Җитмәсә, ботының бер җире авыртып тора. Иртән ишегалдына чыккач, ата каз арттан сиздермичә генә тешләп алды. Беркайчан да алай кыланганы юк иде, нәрсәгә ачулангандыр. Казлар, этләр тешли, кәҗә, сыер, бозау сөзә, ат тибә, корт чага, песи тырный. Нишләп болай соң бу? Тик кенә торып булмый микәнни?
Тургай башын әз генә борып әнисенә карый. Ул, күзләрен йомып, акрын гына сулап ята. Йоклап китмәгән әле ул, Тургай йокласын өчен шулай ята. Тыштан кергән сыек яктылыкта аның йөзе шундый матур булып күренә. Маңгае, битләре, авыз-борыны, ияге шоп-шома. Тургай әнисенә күпме карап торса да туймый, караган саен карыйсы килә, сине яратам, авылда синнән матур кеше юк, дип әйтәсе килә. Тик оялып әйтмичә кала.
Төн һаман килеп җитә алмый, тыштан яктылык керә. Күпме кеше хәзер шушылай йокларга яткандыр җир йөзендә. Аның очы-кырые юк, ди, бит. Бөтен тарафында да кешеләр яши, ди. Иртән бөтенесе торалар, юыналар, ашыйлар, сыерларын, кәҗәләрен савып, сарыклар белән бергә көтүгә куалар, кош-кортлар ашап, төрле җирләргә, су буйларына таралыша, олылар эштә, малайлар-кызлар уйнарга тотына. Үләсең моның кызыклыгына. Бөтенесе каядыр ашыга, йөгерешә, нидер эшли, туктаусыз сөйләшәләр. Һавадагы кошлар да җыелышып шау-гөр киләләр, телләрен аңлап булмый, әллә ниләр кыланып очалар, төрле якка таралышалар. Елгага, инешкә төшсәң, туктаусыз су ага. Каян киләдер ул бер туктамый, бетми агарлык булып. Ул суларда күпме чүмечбаш, маймыч, балык, бака, сөлек, тагын әллә нинди кортлар, бөҗәкләр. Һавада болытлар йөзә, җил агач яфракларын шаулата, ботакларын, чәчәк, үлән сабакларын чайкалдыра. Кояш таң белән соңармыйча чыга, көн саен һавада эшли, кич басулар, урманнар артына иңеп йокларга ята. Караңгы төшкәч, ай, йолдызлар чыга, дөнья тынып калгандай була, сандугачлар гына өздереп-өздереп сайрый, чикерткәләр җырлый. Җәй көне яңгырлар, кыш көне карлар явып үтә. Бөтенесе шундый матур, син шуларның уртасында, алар белән бергә, туктаусыз нидер эшлисең, ни эшләсәң дә шундый рәхәт, кызык, матур, серле, аңлап бетереп кенә булмый. Укыгач барысын да белерсең, диләр. Ул кояш, ай, йолдызларның ничек җиргә төшмичә һавада йөзеп йөрүләрен, ничек гел янып торуларын и беләсе килә. Шуны белгән кешедән дә бәхетле кеше юктыр сыман тоела. Электрны да күп яндыртмыйлар – бетә, ди. Әнә әтисенең тракторының да аккумуляторы утыра. Ә ул кояш, йолдызлар, ай әби-бабайлар бәләкәй чакта да, аларга кадәр дә әллә кайчан булган. Яктылыклары кимергә уйлап та карамый. Аларга бит электр үткәрелмәгән. Электр үткәрелсә, баганалары, кабельләре булыр иде. Лампочка янган кебек йолдызлары да янып чыгар иде. Уйлап карасаң, гаҗәп инде бу, баш җитә торган түгел. Тизрәк үсеп, мәктәпкә укырга барса, бөтенесен белер иде дә. Бәләкәй кешене алмыйлар икән шул. Былтыр Рәшиткә ияреп барып караган иде ул, кертмәделәр. Тәрәзәләренә таш атып китмәкче булган иде, кулы күтәрелмәде. Әбисенә сөйләгән иде, ул, коты очып: «Сине таш атарга шайтан котырткан, тәрәзә пыяласын ваткан булсаң, нишләр идек?» – дип куркытты, шайтанның, кешенең ачуын чыгартып, башкаларга начарлык эшләтүе турында бик озак сөйләде, киләчәктә сак булырга кушты.
Колак төбендә ишетелгән черки тавышы аның уйларын бүлде. Карале, энә очыннан да нечкә тавышын сузып, колак эченә үк кереп маташа түгелме соң бу? «Э-э-эне-е-ем!» дип ничек гел өзмичә суза ул, ничек тыны бетми, ничек әз генә дә туктап тын алмый? Колак яфрагына канат очы да тиеп китте, эченә үк кермәкче бугай. Тургай аңа сугарга кулын кымшатырга да өлгермәде, черки әтисенә таба китте. Әллә уйлаганны белеп, тора инде алар? Хәзер сугам дип уйлау белән, чебен дә оча да китә бит. «Э-э-энем!» дип килүгә, әтисенең сукканы ишетелде, тик ул эләкмәде, әбисе белән бабасы янына чыгып китте. Анда да шап-шоп суккан тавышлар ишетелгәләде. Әмма бераздан черки кабаттан әйләнеп кайтты, әнисенең бите өстендә бөтерелә башлады. Тургай аның шәүләсен дә күреп тора. Менә күп «Э-э-нем» итә торгач тынды, кунды бугай. Шулчак әнисе битенә чәпелдәтеп сукты. Черки бу юлы да эләкмәде. Тагын әтисе ягына очып китте, нишләптер тынып калды. Әллә ял итәргә утырды, әллә боларның канын ничек итебрәк эчәргә микән, дип баш вата идеме. Гел кан эчеп кенә яши, ди, бит ул. Рәхәтләнеп ашамагач, уйнамагач, ник яши инде бу? Кан эчүдән башка үнәре юк. Барлык җан ияләре аңа канын эчереп торса, ни була, ди, ул? Галимҗан абыйсы черкиләрне үтерергә кирәк, ди. Аларны ничек үтереп бетерәсең? Әле менә нибары берсе очып йөри, аны да берни эшләтеп булмый. Үзләре тырнак очы кадәр генә, ә су буйларында, болын-әрәмәләрнең дымлы җирләрендә мыжлап торалар. Барысына да кан кирәк. Ярый, болар кеше кебек олы булмаганнар. Бөтен җан иясенең канын эчеп бетерерләр иде. Әтисе, кешеләр арасында да кан эчүчеләр бар, дип сөйли. Алары нинди кешеләрдер, Тургайның күргәне юк.
…Әтисе черки тавышын ишетмәгәч гырлап та китте. Черки тагын Тургайның маңгай турында безелдәргә тотынды. Ул ике учы белән берьюлы сукты, маңгае гына түгел, борыны да бик нык авыртты. Ә черки оча бирде, каяндыр урый да туп-туры Тургайга килә. Аның якынлашкан тавышы ишетелүгә, йөрәге дөп-дөп тибәргә тотына, кулларын сугу өчен әзерләп куя. Карале хәйләкәрлеген, шуны сизеп, битенә түгел, кулына кунды бит. Ул икенче кулы белән селтәнгән арада очып та китте. Әтисе шундый рәхәт итеп гырлый иде, кинәт туктап калды, чөнки черки нәкъ аның турына килеп җиткән иде. И рәхәт, тигез иде аның йомшак кына гырлавы, Тургай түземсезлек белән аның ишетелүен көтте, әмма черкинең нечкә тавышы гына безелдәде. «Шап!» Әтисенең суккан тавышына Тургайның йөрәге шатлыктан сикереп куйды. Юк, туры китерә алмаган икән. Кабат аның тавышы ишетелүгә, Тургайның көләсе килә башлады. Ничә кешене куркыта бит черки! Аның сөңге буе угын да, үртәп елмайган авызын да күргәндәй булды ул. Черкинең үзе турына кабат килүенә әтисе мыгырданып куйды һәм йөзен яшерү өчен капланып ятты. Тургайның көләсе килеп тыелудан ике бите туп кебек күперде. Ул ялт итеп әнисенә таба борылган иде, аның күз карашы белән очрашты һәм түзә алмыйча пырхылдап җибәрде. Аңа кушылып әнисе дә тавышсыз гына көлде. Теге бүлмәдә дә шап-шоп суккан тавыш һәм бабасының, канәгатьсезлек белдереп, нидер сөйләгәне ишетелде. Ә черки, үпкә белдергәндәй, тагын да көчлерәк тавыш чыгарып оча бирде. Тургай урыныннан кузгалды. «Кая барасың?» – диде әнисе, пышылдап. «Тышка гына чыгып керәм», – диде Тургай. Ул сиздермичә генә атлап өйдән чыкты да әтисенең зур тимер кувалдасын, алып кереп, идән уртасына куйды. «Ни ул?» – дип сорады әнисе акрын гына. «Кувалда», – диде Тургай. «Нәрсәгә ул?» – «Черкинең маңгаена тондырырга», – диде Тургай. Шуны әйтүе булды, әнисе шаркылдап көлеп җибәрде. Ул тыела алмыйча көлде дә көлде. Ул арада әтисе сикереп торып утырды.
– Нинди кызык таптың төн уртасында? – диде әтисе ачулы тавыш белән.
Әнисе, көлүеннән туктап:
– Әнә идәнгә кара, – диде һәм утны яндырып җибәрде.
Әтисе урыныннан сикереп үк торды:
– Кем алып кергән моны?
– Тургай алып кергән. Черкинең маңгаена бәрергә, ди.
Әтисе ике кулын селтәп җибәрде дә бөгелеп төшеп көләргә тотынды. Ак ыштан-күлмәктән бүлмәләреннән йөгереп чыккан әбисе белән бабасы да аңа кушылды. Барысыннан да ныграк көлүче Тургай үзе иде.
– Ничек күтәреп алып кердең соң син моны, бәбекәччәем? – дип сорады әбисе.
– Шайтан булышты, – диде Тургай.
Аның бу сүзләре өйдәге көлүне тагын да көчәйтте. Көлү тавышыннан коты алынган черки форточка ярыгыннан тышка чыгып сызды…
Бүген өй эче яп-якты булды. Тургай тәрәзәдән караган иде – ап-ак кар ява. Беренче кар! Әтисе белән әнисе аны киендереп ишегалдына алып чыктылар. Бияләй-бияләй җепшек кар төшә. Әтисе Акбайны ычкындырган иде, тотынды чабуларга! Аңа ачуланып, кырт-кырт басып Баһадир килә. Казларның кайберсе бер аягын күтәреп басып тора. Туңгангадыр инде. Акбай борыны белән карны чөеп җибәрә, тәгәрәп ауный, дүрт аягын күтәреп, «минем белән шаярыгыз» дип ята. Тургай аның бүксәсен кытыклагач, торып йөгерә, тагын килә, аның җилкәсенә алгы аякларын куеп, ых-ых килеп карап тора.
– Кыш килде, улым, кыш! – ди әтисе, тирән итеп сулап.
– Күктән кышның балалары коеламыни? – дип сорый Тургай.
– Әйе, хак әйтәсең. Кышның балалары була инде бу ак карлар, – дип, аның сүзен әтисе җөпләп куя.
Тургай озаклап күктән төшүче кар бөртекләренә карап тора да сорау бирә:
– Ә сез мине каян алдыгыз?
– Синеме? – ди әтисе, тотлыгып. – Без сине нурдан алдык…
– Нинди нурдан?
– Айдан, йолдызлардан килүче нурдан. Кышның балалары төшә торган күктән алдык.
– Мин шул нурда утыра идеммени?
– Беләсеңме…
– Юк, – диде әнисе, әтисенең сүз таба алмавын күреп. – Син әле ул чакта юк идең.
– Нурдан алдык, дисез бит.
– Ул нур… күренми… – диде әтисе. – Без, иреннәребезне бер-беребезгә якынайтып, җылы өрдек. Шулай өреп, күктән алтын нур сорадык.
– Ә мин кайда идем?
– Без сорагач, күктән теге алтын нур иңде, – дип дәвам итте әнисе. – Мин иреннәрем белән ул нурны үземә алдым… шуннан син булдың… Минем эчемдә…
Тургай тагын шактый уйланып торды.
– Әйтәм аны әби белән бабай мине «алтын баганабыз» диләр. Ә кайчан чыктым соң мин?
– Үскәч чыктың.
– Кайсы төшеңнән?
– Үзең бел…
– Белдем! Кендегеңнән! Хәзер ябып куйгансың. – Тургай бераз дәшми торгач, ялварулы тавыш белән: – Әнием, миңа иптәшкә бер кыз чыгарыгыз әле, – диде.
– Аның өчен җылы нур кирәк бит, улым, – диде әнисе.
– Мин сезнең иренегез белән өреп җылытканыгызны күреп йөрим лә.
Әнисе белән әтисе кып-кызыл булдылар.
– Кайда күрәсең? – дип сорады әтисе.
– Күрәм инде. Кичә дә күрдем. Ныграк җылытсагыз, берәр нур төшәр иде.
– Безгә төшми инде ул хәзер, – диде әнисе.
– Алайса, берәрсеннән әҗәткә алып торыгыз. Әби белән бабайда бардыр әнә.
– Карт кешедә булмый ул.
Әтисе белән әнисе өйгә кереп китте, Тургай уйнап калды. Шунда аның исенә Галимҗан абый белән Нәбирә апа төште. Алар бит әле бер бала да алып кайтмаганнар. Галимҗан абый, бу хакта сүз чыкканда: «Без берәмләп тормыйбыз, икене йә өчне берьюлы алып кайтачакбыз», – дип җибәрә. Аларның артык нуры булмый калмас. Тургай Акбайны ияртеп аларга китте. Акбай белән ак кар өстеннән шаяра-шаяра барганда, башына тагын бер уй килде. Тургай сораганга гына бирмәячәкләр бит алар ул нурны. Алай ансат булса, бөтен кешенең дә әллә ничә баласы булыр иде. Юк бит, йә бер, йә ике бала, өчәр-дүртәр бала бик сирәк кешедә генә. Алар барып җиткәндә, Галимҗан абыйсы Чаптарны җиккән чанасы белән ишегалдыннан чыгып килә иде. Ул Тургайны, гадәттәгечә кочаклап, бер-ике мәртәбә югарыга чөйде, аннан соң чанасына бастырды.
– Әйдә, минем белән фермага барасыңмы? – диде ул, елмаеп.
Тургайның уе җитди иде. Шуңа күрә:
– Бүген бармыйм әле. Әти белән әни сине чакыра иде, – диде.
– Нәрсәгә?
– Белмим, – диде ул, алдашканын яшерү өчен башын читкә борып.
– Соң… ярый алайса, киттек, – диде Галимҗан абыйсы һәм үзе дә чанага менеп басты. – Миңа тотын, юкса егылып төшеп калуың бар!
Чаптар юртып китте. Акбай, шатлыгыннан нишләргә белмичә, ат артыннан сикерә-сикерә чапты. Чананың эзе артта матур булып сызылып калды. Күз ачып йомганчы капка төбенә килеп тә җиттеләр. Галимҗан абыйсы өйгә кереп исәнләшү белән:
– Фермага ашыга идем. Нәрсәгә чакырдыгыз? – дип сорады.
– Нишләп сине чакырыйк без? – диде әтисе белән әнисе, гаҗәпләнеп.
– Әҗәткә нур сорагыз әнә, – диде дә Тургай эре генә чыгып китте.
Әмир белән Зөһрә эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп биргәч, өчәүләшеп көлештеләр.
Ишегалдындагы җан ияләрен ашаткач, Тургай сикерә-сикерә бөтен дөньяны бер итеп гизәргә тотына. Аны ярты авыл халкы җыелышып куса да тота алмый. Ул әле генә яшелчәләргә су сибеп йөри, икенче карасаң, инеш буендагы тал башында сыбызгы ясап утыра, өченче караганда тавыкларның яңа салган йомыркаларының бер-икесен тәмләп эчеп маташа, дүртенче караганда тау битендәге йомраннар белән сызгырышып утыра. Кыскасы, аның каян килеп чыгасын, кайда йөгерәсен, җирдәме, һавадамы, судамы икәнен белү мөмкин түгел. Ул әле бер җирдән, әле икенче җирдән гөлдер-гөлдер көлеп килеп чыга, сикергәләп барып ишегалды уртасында мәтәлчек ата, бәбкәләр, чебиләр, Акбай, песи белән сөйләшә, койма башларына, лапас түбәләренә үрмәли, болытларга, кояшка ике кулын сузып нәрсәләрдер кычкыра, кычытканнарга бармак янап уза, абзардагы бозауга кесәсеннән алып ипи каптыра, аның тамак астын кашый, колагына «әниең кайткач имезермен» дип пышылдый, йонлы бүксәсенә бармагы белән төртеп ала һәм рәхәтләнеп көлә. Үзе генә белгән мең төрле мәшәкатьләре белән йөргәндә дәшсәләр, кайчакта кулын гына селтәп китеп бара яисә бер сүз белән генә җавап биреп, сикерә-сикерә шаркылдап юлын дәвам итә. Кояшлы җылы көннәрдә урамда, Бормалы суда, Ык буйларында, әрәмәдә, тауда аның кыска кызыл ыштаны, кояшта янган шәрә гәүдәсе генә чагылып кала, күләгә, җилле көннәрдә зәңгәр күлмәге җилфердәп сәлам бирә.
Быел аның янына иптәш малайлары да җыела башлады. Араларында Тургайдан олыраклары да бар. Тик барысы да аңа буйсыналар, аның артыннан иярәләр. Кайчакта аларны әти-әниләре көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмый. Чөнки малайларның елга ярларында, урманда, тауда, әрәмәдә үзләре генә белә торган яшерен чокырлары, куышлары, биләмәләре бар. Андый урыннарын алар штаб дип йөртәләр.
Бүген алар ярты көн буе Галимҗан абыйлары янында көтүлектә булдылар. Дүрт малай – Тургай, Фаил, Рөстәм, Зөлфәт – шаулап-гөрләп авылга җитеп киләләр. Тургай юл буе аларга тауда йомраннар белән ниләр сөйләшкәнен, Акбай белән ничек уйнаганын, төшендә пәри күргәнен сөйләде, малайлар көлделәр дә көлделәр. Күп көлә торгач, Фаилнең кабак тыгып куйган төсле түп-түгәрәк бүксәсе чак ярылмады. Аның көлүе тамак төбеннән калын булып, кыркы-кыркы килеп чыга. Ул кыркы-кыркы көлгән саен, йомры бүксәсе селкенеп тора. Ә сөйләшә башласа, тавышы черкинеке кебек неп-нечкә. Битләре кып-кызыл, симез. Аны малайлар «Бүсмән» дип йөртәләр. Кем таккандыр, аның әтисенең дә кушаматы «Бүсмән Әхтәм».
Рөстәм кармак колгасы кебек озын. Һаман «р» хәрефен әйтә алмый интегә. Аның муены шундый нечкә, шундый озын. Күлмәк якасыннан әллә ни хәтле өскә күтәрелеп тора. Башы да озын, колаклары зур. Башы бик нык артка бүлтәйгән, ияге алга чыккан. Кара кысалы түгәрәк күзлеген кигәч, кырыйдан караганда ул шүкә борынлы чит ил машинасына охшап тора. Тешләре шул машинаның радиатор турына һава керсен өчен куелган кабыргалы елкылдык әйберсе төсле сирәк. Теше сирәк кеше ялганчы була, ди Тургайның бабасы. Хактыр, Рөстәмнең уе гел ялганлауда гына. Ул чын ялганлый. Тургай үзе дә ялганларга ярата. Ләкин ул бит көлә-көлә ялганлый. Кызык өчен генә. Үзең көлгәч, юри генә ялганлаганыңны бөтен кеше белә. Ә Рөстәм чын ялганлый. Ялганын тотсаң да, ялганлавын дәвам итә, үзенекен тукып тик тора. Беркөн мондый шигырь сөйләде:
Ишек, ник кыстың мине?
Мин синең дустың идем…
Ай-һай дусмы икәнсең –
Тибеп кенә китәсең!
Күзлеге аша туп-туры карап, үзем укып ятладым, дигән була. Аның укый белмәгәнен белмиләр, ди, бугай. Шуннан Бүсмән кесәсеннән язулы кәгазь кисәге чыгарды.
– Яле укып күрсәт! – дигәч, Рөстәм кып-кызыл булды.
– Бу бит кытайча, – дигән була.
– Син үзең кытайча! – дип көлделәр бөтенесе бергә.
Шуннан кушаматы «Кытай» булып китте. Исеме белән әйткән кеше дә юк. Хәзер үзе дә күнегеп бетте инде. Арада иң бәләкәе Зөлфәт. Кызулабрак барганда, Тургайларның аксак бәбкәсе шикелле җитешә алмыйча интегә. Зөлфәтнең ике бармагы авызыннан сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан, Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер сузмыйча кире кабасы бит.
Тургай, төшендә пәри белән булган маҗараларын төгәлләп, яңасына күчте:
О проекте
О подписке