Читать книгу «Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Фирдауса Хузина — MyBook.

Унбишенче март

Иртә белән уянганда, камерада өченче кеше юк иде. Ул очучы-штурманны кайчан һәм кая алып чыгып киткәннәрдер, мин сизми калдым. Янәшәмдәге танкист лейтенант та һични әйтә алмады. Танкист белән кичтән калган баланданы чөмердек. Ишек ачылды, безне алырга керүләреме?! Алай түгел икән, лейтенант Плюхинны керткәннәр. Җиңелрәк булып китте. Арканы аркага терәп утырып, соңгы көн вакыйгалары, үткәндәгеләр турында сөйләштек. Запас аэродромда торган чакларда ничек итеп күрше авылдагы кызлар янына кич утырырга йөрүләрне, кызларның бездән бик авырлык белән аерылуларын искә төшердек. Күпме генә сөйләшсәк тә, сүз ахыр чиктә барыбер бүгенге хәлебезгә әйләнеп кайта, билгесезлек йөрәкне сызландыра иде. Өметсез – шайтан, диләр, әмма фашист әсирлегендә ятканда, исән калырга өметләнү – камил акыллы кеше өчен чынга ашмастай хыял, фантазия җимеше. Фашистларның Көнчыгыш Пруссия группировкасы тар-мар ителүгә күп калмады һәм алар, үзләре беткәндә, бернәрсә алдында да тукталып калмаячаклар. Әгәр могҗиза туса гына инде…

Бу көнне безне эшкә алып чыкмадылар. Әллә инде элеккерәк елларда әсирлеккә төшкән солдатлар белән аралашып, аларга фронттагы соңгы яңалыклар турында җиткерерләр дип курыктылар, әллә башка сәбәбе бар иде. Ярым караңгы камераның тынчу һавасын иснәп яту да туйдыра, тик бернишләр хәл юк. Үтереп тартасы килә. Төпчек чүпләгәндә җилкә тамырына мылтык түтәсе белән берне тондырсалар да, анысына гына түзәсең. Тилмереп, урамга чыгаруларын көтсәк тә, өметебез акланмады, бу көнне безне камерада гына калдырдылар. Төнлә кабат күзгә тиз генә йокы кермәде. Мин кабат хатирәләргә бирелдем.

Сугышчан авиаполкта

Июльнең бишләрендә чыгарылыш төркемен Запорожьедагы авиаполкка җибәрделәр. Мондагы сугышчан полкларда СБ маркалы очкычлар түгел, ә ТБ-3ләр иде. Аларның кайбер параметрлар буенча аерымлыклары булса да, идарә итү системасында охшашлыклары күп. Август урталарына кадәр бу төр самолётларда очу һәм сугышу күнекмәләре алдык.

1941 елның 18 августы. Табигать үзенең җете яшеллеген югалтып, көз сагышына өретелә башлаган. Агач яфраклары, җирдәге үләннәр сизелер-сизелмәс сарылыкка манылып, салмак җилдә «эх, үтте шул ямьле җәй айлары» дигән шикелле әкрен генә лепердәшә. Бүген минем дә, гомеремдә беренче мәртәбә сугышчан йөкләмә алып, дошман тылына оча торган көн. Күңелдә тирән дулкынлану, башта уйлар өермәсе. Кайбер иптәшләрнең берничәшәр очу практикасы бар. Алардан сорашу – бер нәрсә, ә үзеңә дошман белән йөзгә-йөз килү – бөтенләй башка. Һавада иң хәлиткеч мизгелдә каушап, югалып калмаммы, кирәк чагында очкыч пушкасыннан ут ачып өлгерерменме? Минутлар түгел, секундлар хәл итә язмышны.

Экипажның башка әгъзалары белән инде таныш идем. Сугышның беренче көннәреннән үк дошман объектларын, эшелоннарын бомбага тотуда катнашкан тәҗрибәле экипаж командиры да, штурман да беренче күрүдә үк миндә уңай тәэсир калдырды. Хәер, башкача була да алмыйдыр. Экипажда җылылык атмосферасы туу, бер-береңне бер ым, бер хәрәкәт, күз карашыннан аңлау мөһим. Киресенчә булса, бәхетсезлеккә тарыйсыңны көт тә тор. Алар бер анадан туган игезәкләр кебек булырга тиеш. Хәтта якынрак та. Һавада командир сүзе закон, штурман да, радист һәм укчы да аңа берсүзсез буйсына, кирәк чакта тиешле индивидуаль карар да кабул итеп өлгерсә, уңыш киләчәк.

Радист белән мин – «яңалар» – командирның очар алдыннан соңгы киңәшләрен тыңлый-тыңлый, аэродромдагы безгә билгеләнгән самолётка таба атлыйбыз. Килеп җитәргә берничә адымнар кала, экипажны техник каршы алды. Командир каршына басып, очкычның һавага күтәрелергә әзер булуы турында рапорт бирде. Һәрберебезнең кулын кысып, уңышлар теләгәннән соң, лейтенант артыннан ияреп кабинага менде, штурман да аларга иярде. Экипаж командиры һәм штурман җайлап урнашкач, радист белән миңа чират җитте. Без дә урыннарыбызга менеп утырыштык. Мин пушка һәм пулемёт установкаларының торышын тикшердем. Аларны канәгатьләнерлек дип таптым. Күз кырыем белән радистка карыйм, ул элемтә приборлары белән мәш килә. Күрәсең, үз «хуҗалыгыннан» канәгать – җиңел сулап, маңгаендагы тирен сөртте.

Техник кабинадан чыгып түбәнгә төшүгә, баскычны алдылар. Самолёт моторлары эшли башлады. Пропеллер әйләнүе тизләнгәннән-тизләнеп, ул инде тоташ түгәрәк хасил итеп бөтерелә. Әллә ничә очкычтан чыккан тавыш колак тондыргыч гүелдәүгә әверелде. Башлап эскадрилья командирының самолёты стартка чыкты, аның артыннан башкалары. «Өчлек» звенолар бер-бер артлы старт мәйданы буенча йөгереп китәләр дә, билгеле тизлеккә җиткәч, җирдән аерылалар. Без дә шул ук хәрәкәтне кабатладык. Очкычыбыз инде һавада.

Беренче сугышчан очыш

Эскадрильяда тугыз очкыч. Һәр «тугызлык» һавада үз урынын белә. Биеклекне күрсәтүче стрелка «икеле» цифры өстендә. Димәк, без җир өстеннән ике мең метр биеклектә очабыз. Сәгатькә күз салам: вакыт ун тулып унберенчене күрсәтә. Аста урманнар, болыннар җәелеп киткән; авыллар, шәһәрләр күзгә чалына. Бу күренешләрне манзара кылу башта күңелле тоелса да, соңрак кызыгы бетте. Дошман тылына очабыз шул, күңелдә тынычлык булмагач, матурлык күзгә күренми.

Штурман: «Дошман линиясенә якынлашабыз», – дип белгертте. Ул да түгел, тигез сафлар арасында зәңгәрсу-кара бүрекләр пәйда булды, шартлау тавышлары ишетелде. Түбәндә немец зениткалары ут ачкан иде. Бусы инде җитдирәк, һәр мизгелдә дошман снаряды машинага эләгергә, якты дөнья белән хушлашырга мөмкин. Иң яхшы дигәндә дә парашюттан сикерергә туры киләчәк, әле анда исән каласыңмы-юкмы, анысын бер Ходай белә. Кайбер снарядлар очкычыбыз янәшәсендә үк ярыла. Андый чакта дары исе кабинага үтеп керә. Бераз алдарак очучы эскадрильяның бер самолётына снаряд тиде. Ул, ялкынга уралып, түбәнгә омтылды, артыннан кара төтен эзе сузылды. Без машинаның түбәнгә төшеп шартлавын да, экипажның парашюттан сикерүен дә күрмәдек, чөнки бу урынны инде очып үткән идек.

Түбәндә тимер юл станциясе. Ул танклар, туплар, автомобильләр һәм башка сугыш кирәк-ярагы шыплап төялгән эшелоннар белән тулы, читтәрәк цистерналарына ягулык тутырылган состав сузылган. Немецның бөтен фронтлар буенча һөҗүмгә күчеп, ашкынулы алга барган айлары. Ул җирдә генә түгел, күктә дә хакимлек итә. Әнә ич, радист элемтә буенча югарыда дошман истребительләре күренүен белгертә:

– Бездән өстә фашист «мессерлары» пәйда булды, әзер торыйк.

Фриц хәйләкәр, үзләренең зениткалары атканда, снарядлары зыян китермәслек биеклеккә менә, алар туктау белән, совет бомбардировщикларына һөҗүмгә ташлана. Йөрәк уч төбендә, гәүдә шабыр тиргә баткан. Әлеге мәхшәрдән исән килеш чыга алырбызмы? Чигәмдәге кан тамыры шулай дип тукылдый. Алдагы эскадрильялар түбәнрәк төшеп, станцияне бомбага тотарга кереште, каршы як истребительләре аларга ташланды. Ике арада һава сугышы кабынып китте. И-их, кая соң бомбардировщикларны озатырга тиешле истребительләр? Юк шул алар. Аста ягулык тутырылган цистерналар яна, танклар, машиналар өстендә ялкын телләре биешә. Безнең берничә бомбардировщик та бәреп төшерелгән. Бу вакыт станция өстеннән очып әйләнеп, кабат объектка якынлашабыз. Наушникта командир тавышы:

– Түбәнәябез, бомбаларны ыргытырга әзерләнегез!

ТБ пикега керде, бомба люклары ачылды, үлем йөге аска коелды. Машинабыз җиңеләеп калып, өскә омтылды. Шулчак фашист стервятнигының, пулемётыннан ут ачып, безгә ябырылуын күрдем, уңайлы мизгелне ычкындырмаска кирәк иде – мин дә гашеткага бастым. Командирның һава машинасы белән виртуоз идарә итүе коткарып калды, ул очкычны дошман ядрәләре артык зыян китерә алмаслык ягы белән куеп өлгерде. Берничә пуля шулай да кабинаны тишеп кергән иде, штурман җиңелчә яраланды. Ә мин фрицка атып тидерә алмадым бугай. Соңарып булса да, безнең истребительләрнең ярдәмгә килүе күренде. Алар дошман ягы белән һава сугышы башлап җибәрде. Берничә очкычын югалткан авиаполкыбыз, сугышчан йөкләмәсен үтәп, аэродромга әйләнеп кайтты. Мин нык арыган булсам да, самолётыбыз төшеп утырганнан соң да кабинаны ташларга ашыкмадым, дошманга каршылык күрсәтүдә төп ярдәмчебез – пушканы җентекләп тикшердем, киләсе бәрелешләр өчен әйбәтләп чистартып куйдым. Инде ял итәргә кайтырга да була. Казармага кайтуыма өстәлдә минем өчен әзерләнгән фронтовой йөз грамм тора, янында кабымлыгы бар. Экипажның башка членнары мине көткәннәр. Экипаж командиры, кулларыбызны кысып:

– Молодцы, егетләр, сынатмадыгыз. Мондый команда белән дошманны кыйнарга була, – дип котлап, киләсе яуларда уңыш теләде.

Стаканнар стаканнарга бәрелеп чекелдәде, зәһәр сыеклык бугазны яндырып үтте. Тынычланып, зур канәгатьлек кичергән хәлдә койкаларга сузылып яттык һәм тирән йокыга чумдык.

Төнге очыш

Көндезге очулар – бер нәрсә, ә төннәрен ерак дошман тылына үтеп, билгеләнгән объектларны бомбага тоту – бөтенләй башка. Озак та үтми, безнең полкны төнлә очу серләренә өйрәтә башладылар.

Төнлә очу искиткеч катлаулы. Көзге төн караңгылыгын сискәндереп, самолёт куе болытлар арасыннан алга ашыга. Берни шәйләп булмый. Визуаль күзәтү мөмкинлегеннән мәхрүм шартларда һәр минут саен очкычның нинди биеклектә, кайсы курс буенча очуын билгеләргә, кайсы район өстендә икәнлегеңне белергә кирәк. Фронт линиясеннән яки дошманның аеруча сакланучы объектлары өстеннән үткәндә, күк йөзен тасмалар белән бүлгәләүче прожекторлар утына эләксәң, үзеңне тозакка эләккәндәй хис итәсең. Теңкәгә тиеп, күзләрне чагылдыручы прожектор эзәрлекләвеннән котылу шактый катлаулы, күп нәрсә һава корабының штурманы һәм командирының һөнәри осталыгыннан тора. Әлбәттә, дошман, яктылык кайчыларын ялт-йолт уйнатып, ычкындырмаска тырыша, зениткаларыннан дәррәү ут ача. Очкычка снаряд эләгү ихтималы бик нык арта. Андый чакта болытлар булса, алар арасына качып котылу мөмкинлеге бар.

Көзге төннәрнең берсендә экипажыбыз ерак дошман тылына очып, мөһим объектны бомбага тотарга боерык алды. Берничә сәгать очканнан соң, кирәкле урынга җитеп, бомба удары ясадык. Әмма шулчак прожекторлар утына эләктек. Фашистлар котырынып зениткаларыннан атарга кереште. Бер снаряд самолёт янәшәсендә үк ярылды. Штурманыбыз лейтенант Путник каушаудан ориентировканы югалтты. Шулай да куркыныч зонадан чыгу әмәлен тапты. Төнлә юнәлешне югалту хәтәр нәрсә, бөтенләй әллә кая килеп чыгуың бар. Үзебезнең аэродромнан күтәрелеп киткәнгә дә җиде сәгатьтән артык вакыт үткән, бензобаклардагы ягулыкның менә-менә бетәчәген искәртеп, стрелкалар биешә. Яшәү белән үлем арасында эленеп торган шундый бер вакытта штурман, тигез болынлык табып, очкычны исән-имин шунда төшертә алды. Әле немецлар басып алган җирдәме, әллә фронт сызыгының бу ягындамы икәнлекне белмәсәк тә, Путникка рәхмәтле идек. Чөнки без исән идек. Таң беленүгә, үзебезнең якта булуыбызны күреп куандык. Тик частька кадәр ара ерак, экипаждан кемдер анда кайтып, хәлне аңлатырга һәм очкычка ягулык китертү чарасын күрергә тиеш. Рация сафтан чыкканлыктан, элемтәгә кереп булмый иде. Бу эшкә штурман белән радист егет алынды, миңа экипаж командиры белән һава корабын саклап калырга туры килде. Ярый әле һәр экипажга сугышчан йөкләмәгә очар алдыннан биш көнлек коры паёк бирелә, бу паёк аэродромга әйләнеп кайтканчы тукланып торырга таман гына булды. Безне полкта инде һәлак булганга санаганнар, штурман белән радист, юлда туры килгән машиналарга утырып, кайда җәяүләп, штабка кайтып кергәч, башта ышанмаганнар, аннары тизрәк полуторка әрҗәсенә бензинлы мичкәләр төяп, ярдәм җибәрү ягын караганнар.

Самолёт белән исән-имин аэродромга төшеп утыргач, безне каршыларга эскадрилья командиры үзе килде.

– Тагын берничә көн күренми торсагыз, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертә идек. Болай булгач, озак яшәрсез, бөркетләр, – дип сөйләнде капитан, җиткән сакал-мыеклы битләребездән үбеп. Аның күзләре дымланган иде…

Унҗиденче март

Иртән торуга, җир һәм диңгез өстен куе томан каплаган иде. Тозлы, аксыл төстәге җылымса баланда керттеләр. Бер кешегә җитмешәр грамм икмәк өләштеләр. Немец бушка ашатып яткырмый, барлы-юклы азыкны йотып та бетермәдек – эшкә куаладылар. Урамдагы күренеш тетрәндергеч иде. Моннан ике көн элек кенә зур матур йортлар, ангарлар торган урында ватык кирпеч өемнәре генә калган, кан катыш әче төтен исе борыннарны ярып керә. Безне, бу урамда туктатмыйча, икенче урамга алып чыктылар. Анысында сирәк кенә җимерелмичә калган биналар күзгә ташлана, яртылаш җимерелгәннәре шактый. Шундый йортларның берсе янында «һальт!» дигән аваз яңгырады. Туктарга кушулары. Тәрҗемәче килеп нәрсә эшләргә кирәклекне аңлатты. Ватылган, чәчелеп яткан кирпечләрне урамның каршы ягына ташырга тиеш икәнбез. Кайбер урыннарда һаман төтен пыскып утыра. Диңгез култыгының аргы ягындагы еракка ата торган безнең туп эше икән. Эре калибрлы снаряд тиюдән бинаның яртысы ишелеп төшкән. Монда фрицларның штаблары булырга охшаган. Актарган саен, төрле кәгазьләр күбрәк чыга. Немецлар аларны берәмтекләп җыялар, һәрберсен тикшереп, кирәк булмаганнарын ыргыталар. Кирпеч ватыклары арасыннан язу машинкалары да чыккалый, кайберләре бер дә зыян күрмәгән. Күрәсең, снаряд тигәндә эш вакытының иң кызган чагы булган. Җимерекләр астында калган фашист мәетләренә тап булабыз, аларны сөйрәп чыгарып, бер читкә ташыйбыз. Менә полковник дәрәҗәсендәге бер хәрбине табып алдык, аны да башка үлекләр янына илткәч, хәрабәләр чистартуны туктаттылар. Кабат төрмә ролен үтәүче бинага кайтырга әмер булды. Иң күңелгә тигәне бер генә төпчек тә табылмау иде. Ачлыкка да түзәргә күнектек, ә менә тартасы килүгә чама юк.

Ишекләрне ачканны берара көтеп тордык. Мин, Бобров, Бондаренколар белән сүзгә мавыгып, керергә команда бирелгәнне ишетми калганмын. Комендантның әче тавышы борылып карарга мәҗбүр итте. Коридор буенча бире таба ашыккан комендант, таягын селти-селти, ямьсез итеп сүгенә иде. Мин барганда, кулындагы карама таяк ике тапкыр җилкә тамырына менеп төшәргә өлгерде. Ишектән керүчеләргә иллешәр грамм икмәк белән бер стакан баланда тоттыралар икән. Тик миңа баланда урынына таяк белән суктырылу гына тәтеде. Әсирләрнең эчке тәртип кагыйдәсен бозуы өчен шундый җәза каралган икән. Ярар, моннан соң белеп торырбыз. Болай да кечтеки паёктан мәхрүм кала башласаң, ачлыктан җан тәслим кылу да ерак түгел. Шартлар начар булса да, яшәү барыбер тансык бит.