Читать книгу «Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Фирдауса Хузина — MyBook.

Бәреп төшерелү

Зениткалар кордонын да үттек. Нигәдер безне озатырга тиешле истребительләр төркеме генә һаман юк. Алдарак, шактый югарыда өч дистәдән артык очкыч пәйда булды. Ниһаять, дип, җиңел сулап куйдык. Тик ул истребительләр якынаймадылар, безнең полк очкан юнәлештә ара ераклыгын саклап бара бирделәр. Кёнигсберг өстенә якынаю белән, аларның хәрәкәтләре үзгәрде, кинәт кенә дүрткә бүленеп, як-якка аерылдылар да, козгыннар чебешләрне аулар алдыннан күзәтеп әйләнгән шикелле, өстәрәк төрле фигуралар ясарга керештеләр. Алдагы «тугызлык» үзләренә билгеләнгән объектларны бомбага тота башлаганда, тимер «козгыннар» алар өстенә ябырылды. Шунда гына без алдануыбызны аңладык, бу – дошман истребительләре иде. Алар уңайлы позициядә, бомбардировщиклар пулемётларыннан ут ачып каршылык күрсәтә дә алмый, чөнки пулемёт установкасы өскә таба атарга көйләнмәгән, ә дошман өстәрәк бөтерелә. Люкларын ачып, бомбаларын коярга керешкән очкычлар фашистлар өчен менә дигән мишень иде, күз алдында берничә бомбардировщикны бәреп тә төшерделәр. Чират безгә җитте. Билгеле, очкан курстан тайпылып, дошман ягы белән һава сугышына керешеп китү мөмкинлеге бар иде. Алай иткәндә, куелган бурычны үтәп булмаячак, тиешле объект бомбага тотылмыйча калачак. Ә бу безнең планга керми. Бары бер юл кала – һаман алга очып, картада билгеләнгән объектка җиткәч, бомбаларны җиргә кою һәм шуннан соң, әгәр бәреп төшермәсәләр, немец истребительләре белән сугышка керү. Әгәр инде бәреп төшерсәләр… Хәер, монда төрле уйларга бирелеп торырга вакыт юк. Алга, бары тик алга! Шулчак штурман Плюхин: «Бомбалар!» – дип кычкырды һәм люклар ачылып, безнең очкычның үлем йөге аска коелды. Кинәт машинабызның бөтен корпусын нидер дөбердәтеп кыйнап үтте. Ул да түгел, мин утырган кабинаның уң як иллюминаторында ялкын телләре пәйда булды. Тәрәзә пыяласы яна торган материалдан ясалганлыктан, ул дөрләп яна, экипаж командиры утырган өлештә дә ялкын телләре биешә. Куликов үзе ярым үлем хәлендә булып, инде самолёт белән идарә итәрлек түгел, хәер, ул инде штурвалны тыңламый да иде бугай. Тизлек югалганнан югалып, биеклекне күрсәтүче ук сулга киткән – самолёт котылгысыз рәвештә җиргә төшеп килә иде. Сөйләшү аппараты аша радистка эндәшәм, аннан җавап юк. Ул тарафка борылып карауга, күз алларым караңгыланып китте. Николайга карарга куркыныч: куллары салынып төшкән, йөзтүбән капланган башы канга баткан, баш капкачы ачылып, миләре күренеп тора. Күпме эндәшсәм дә, Захаровта яшәү чаткылары күренмәде, ул үлгән иде. Колагым шаулый. Каяндыр, бик ерактан, әллә командир, әллә штурманның «Сикерегез!» дигән әмере яңгырады. Мин ничек люкны ачып сикерүемне хәтерләмим. Һавада, парашют куполы астында, салкын тәннәрне куырганга айнып киттем. Күрәсең, сикерүем дә, парашют боҗрасын тартуым да аек акылымнан башка, инстинкт буенча эшләнгән. Мин акрын гына чиксез зәңгәр күк биеклегендә тибрәләм. Әнә астарак, шартлаудан төрле якка чәчелеп, җилдә тирбәлгән кәгазь кисәкләре кебек, аска омтылучы самолёт кисәкләре шәйләнә. Алар күпмедер вакыт күзгә күренеп очалар да, бушлыкта юкка чыгалар. Тирә-якта тынлык хөкем сөрә, миннән башка бернинди тереклек әсәре юк кебек тоелды. Ләкин бу алай түгел икән, колак яныннан ук выжт-выжт итеп пулялар сызгырып үткәнен ишетәм, шрапнель яңгыры чәчеп, ерак та түгел снарядлар шартлавы күренә. Туңган булсам да, куркудан гәүдәмне салкын тир басты, минем өчен яшәү белән үлем арасы каш белән күз арасы кебек кенә калды, чөнки һәр секунд үлем алып килергә мөмкин иде. Түбән төшкән саен, аста җәелеп яткан Кёнигсбергның йортлары да якынаялар, урамнар, шул урамнарда ары-бире чабышкан кешеләр шәйләнә. Туп-туры дошман өненә килеп төшәчәгемне уйлап, эсселе-суыклы булдым – әсирлеккә эләгәчәгем көн кебек ачык. Парашют бауларын тарткаларга мөмкинлегем юк, кулларым туңып өшегәннәр иде. Әнә үзәктәге урамнарның берсендә гитлерчыларның зур гына отряды стройга тезелеп баскан. Алларында торган берәү кулларын бутый-бутый нидер аңлата, күрәсең, командирларыдыр. Офицердан күреп, стройда торучы солдатлар да минем тарафка карап тора башладылар булса кирәк. Немец офицерының «Зольдатен, ахтунг!» дигәне ишетелде, үз буйсынуындагыларны уяу булырга чакыруыдыр инде. Каты җиргә аяк басуым солдатлар алдына ук туры килде. Парашютның чүпрәге артымнан төшеп җир өстенә таралырга да өлгермәгән иде әле, немец офицеры чабып килеп, сул кулы белән комбинезон якасыннан эләктерде, уң кулына тоткан перчаткасы белән, «русин швайн» дип сөйләнә-сөйләнә, яңакларыма суккалады. Аннары, каты гына этеп җибәреп, солдатларына парашютымны ычкындырырга боерды. Тегеләр мине парашют бауларымнан азат иткәч, өстемдәге җылы комбинезонны салдырып алдылар. Болай да туңган гәүдәм рәхимсез салкыннан тагын да ныграк куырылды. Алар минем белән озак әвәрә килмәделәр, ике автоматчы, эткәләп, янәшәдәге урамда урнашкан комендатурага алып китте. Анда бер бүлмәгә кертеп бикләп тә куйдылар. Станция ягында авиаполкның бездән соң очучы эскадрильялары ташлаган бомбалардан шартлау авазлары ишетелә. «Кайбер сугышчан иптәшләргә фортуна елмая шулай да» дигән моңсу уй күңел төпкелендә баш калкыта. Эх, шулар арасында булсаң иде хәзер!

Комендатура бинасының коридорыннан барганда, каршыга очраган немецларның йөзләренә игътибар иттем: аларның чыраена аучы эзәрлекләвеннән качып баручы кыргый җәнлек куркуы чыккан. Димәк, үзләренең соңгы сәгатьләре якынлашуын аңлыйлар, тиздән котылгысыз җәза киләчәген тою аларны шулай чарасыз иткән.

Ярым караңгы бүлмәдә миннән башка кеше юк иде. Күп тә үтмәде, кабат ишек ачылды. Янә биш әсирне китергәннәр икән. Тик аларны тануы читен, комбинезоннары янып теткәләнүе өстенә, куллары, битләренә кадәр пешеп кабарган. Кашсыз, керфексез күз кабаклары йомылып, күзләре капланган. Алар артыннан ук тагын бер кешене сөйрәп керттеләр. Никтер аның парашютын да алып кергәннәр иде. Парашютны стена буена ыргыттылар да яралыны шуның өстенә салдылар. Аның аягына да басып торырлык рәте калмаган. Сызлана, күрәсең. Түзә алмыйча ыңгырашуы болай да киеренке нервларга авыр тәэсир итә. Мин, аның сызлануларын җиңеләйтергә теләп, янына барып тезләндем.

– Кем син, әй, җан иясе? – дип эндәшүемә яралы очучы көч-хәл белән күзләрен ачты. Мин безнең звено командиры өлкән лейтенант Бобровны танып, тетрәнеп киттем. Командир да таныды бугай, әрнүле йөзенә елмаю кундырырга теләп, авызының бер читен кыегайтты:

– Синең кебек үк кеше, Хәлилов. Танымыйсыңмыни?

– Таныдым, иптәш өлкән лейтенант.

– Тсс, артык тавышланма. Монда кирәкмәгән колаклар да булуы бар, авызыңны чамалап ач.

– Аңладым, иптәш командир, – дидем мин акрын тавыш белән. – Берәр төрле ярдәм кирәк түгелме?

– Их-х, өлкән сержант, тән генә түгел, менә монда – эчтә януына чыдашлы түгел. Җиңүгә дә күп калмаган иде бит, кем уйлаган язмыш дигәннәре немец әсирлегенә китереп ташлар дип.

Мин өлкән лейтенант Бобровны юатырлык сүз таба алмадым, үземнең дә эчемдә хисләр кайный, янарга ялкыны гына юк.

Бер сәгать вакыт үткәндерме, сул яктагы ишек ачылып, бусагада ябык йөзле, озын буйлы, киң җилкәле обер-лейтенант формасында берәү пәйда булды.

– Попрофф, – диде ул, урысчаны вата-җимерә, Бобровны допроска чакырып.

Өлкән лейтенант икеләнгән шикелле беравык ишеккә карап торды да дүртаяклап торып басмакчы булды. Тик аның талпынуы барып чыкмады. Мин, командирыбызга ярдәмгә килергә теләп, шунда омтылдым.

Обер-лейтенант:

– Отстаффить! – дип кычкырды. Перчаткалы кулын изәп, ияреп кергән автоматчыга Бобровны алырга күрсәтте. Тегесе, җәһәт атлап, һаман аягына баса алмаган өлкән лейтенант янына килде. Автомат түтәсе белән китереп сугудан Бобров идәнгә тәгәрәде. Аны, ничек кирәк алай аягына бастырып, допроска алып киттеләр.

Допростан кайтканын көткәндә, ул яктан илереп кычкырган авазлар ишетелде, күрәсең, өлкән лейтенантны кыйныйлар иде. Аны култыклап алып килеп камерага кертеп атканда, танырлыгы калмаган иде: болай да шешенке йөзе канга баткан, аскы ирене ярылган, маңгаеннан да кан саркып тора.

Башка камерадашларны да чакыра тордылар, берәм-берәм сорау алып, кыйнап китерә тордылар. Чират миңа да җитте. Бу хәлләрне күреп күңел каткан, эчтә нәфрәттән башка һични калмаган, курку хисе дә каядыр юкка чыккан иде. Башта «барыбер үләсе» дигән уй бөтерелә. Сакчы кабинетка төрткәләп керткәндә, өстәл артындагы ябык чырайлы обер-лейтенант минем кызылармияче кенәгәсен кулында әйләндергәләп утыра иде. Аның янында тәрҗемәче басып тора. Ул обер-лейтенантның колагына иелеп нидер әйтте, тегесе күтәрелеп карады да үзләренчә кычкырды. Тәрҗемәче:

– Фамилияң? – дип кабатлады. Миннән җавап булмагач, немец офицеры, аягүрә басып, салкын карашы белән миңа текәлде.

– Халилофф? – диде фашист, вата-сындыра. Көтеп тә җавабымны ишетмәгәч, кайсы полктан, дивизиядән булуым белән кызыксынды. Мин һаман дәшмәдем. Немец офицеры яныма ук килеп басты. – Телеңне йоттыңмы әллә? – дип, искәрмәстән ияк астына сугып җибәрде. Фашистның кеше кыйнау буенча тәҗрибәсе зур иде, күрәсең, күземнән утлар күренде. Аяк өстендә басып кала алмадым, әллә ничә адымдагы өстәл читенә очып, башым белән килеп бәрелдем. Гитлерчының немецча нидер сөйләнә-сөйләнә котырынып типкәләвен томанлы гына хәтерлим. Аннары шәм кебек лепелдәп торган аңым сүнеп, караңгы бушлыкка очтым.

Аңыма камерада гына килдем. Идәнгә кертеп ыргытканнар, янәшәмдә идән себерә торган себерке ята. Башым чуен кебек авырайган, күз алларым әлҗе-мөлҗе килә. Торып утырмакчы идем, умыртка сөяге авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып җибәрдем. Ни хикмәттер, стенада сәгать эленеп тора. Камера тынлыгын сәгать текелдәвеннән башка берни бозмый. «Тек-тек, тек-тек». Бу текелдәү тавышы без әсирләргә үлем сәгате якынлашуын искәртә кебек. Төнге уникеләр тулганчы, камерага башка аяк басучы булмады. Ишек артындагы сакчының коридор буенча йөренүеннән башка шылт иткән аваз да юк. Бу һава дивизияләре берсе артыннан берсе килеп бомбага тотылучы шәһәр өчен сәер тынлык иде, зур шартлау алдыннан була торган тынлык.

Пилауга күчерелү

Стенадагы сәгать уникене сукканда, кинәт ишек ачылып китте. Ике автоматчы артыннан овчаркалар җитәк-ләгән ике офицер килеп керде. Алар идәндә ятучы әсирләрне, типкәләп, аякларына басарга мәҗбүр иттеләр. Үзләре бертуктаусыз: «Шнелле, русин швайн», – дип җикеренәләр. Һични аңламыйча як-якка, бер-беребезгә каранабыз. Атарга алып баруларыдыр инде дип уйлап, кулларны кысышып, чыгу ягына юнәлдек. Коридорда безне тагын берничә хәрби каршы алды. Урамга алып чыккач, алар, җиде кешелек төркемебезне төрле яклап урап алып, төнге урамнар буенча поезд вокзалына таба алып киттеләр. Димәк, әлегә безне атмаячаклар. Фашистларның ниндидер планнары бар кебек. Шулай булып чыкты да. Станциягә килеп җитү белән, безнең җидебезне дә бер кечкенә вагонга куалап кертеп, өстән бикләп тә куйдылар. Ул арада паровоз, сызгыртып алгач, вагоннарны дерт итеп сискәндереп кузгалып та китте.

Таң алдыннан поезд ниндидер бер станциягә килеп туктады. Ишекләрне ачып, вагоннан төшәргә боердылар. Бер-бер артлы җиргә сикердек. Төрткәләп стройга тезделәр дә ашыктырып алга куаладылар. Әле юньләп яктырып та җитмәгән. Әче җил исә, кар катыш яңгыр ява. Тәүлек буе авызга валчык та капмаганлыктан, аяклар хәлсезлектән бөгеләләр. Юка кием аша юеш җил тәннең бөтен җиренә үтеп керә, тешләр тешкә тими. Күбебез баш киемнәрсез. Юешлектән, салкыннан чәчләр бозланып катты. Әгәр озаграк барсак, тиешле урынга килеп җитә алмаган булыр идек. Ярый әле «һальт!» дигән аваз яңгырады. Безне пристаньга куалап керттеләр, анда бер-беребезгә елышып чак кына җылынгандай иттек. Зур гына көймә китергәннәр икән, шуңа утыртып, бухта аша каршы ярга чыгардылар. Диңгез ярыннан йөз илле метрлар чамасы ераклыкта урнашкан кызыл кирпеч бинага керттеләр. Бу бина немецларның гауптвахталары кебегрәк нәрсә иде бугай, җиде кешелек төркемебезне, икегә аерып, камераларга яптылар. Мин безнең белән бергә туры килгән штурманнан:

– Нинди җир бу? – дип сорадым.

– Пилау каласы диләр моны, туганкай, – дигән җавап ишеттем.

Рәшәткәле тәрәзә янына басып озак кына диңгез ягына карап торсам да, тышта томанлы һәм яңгыр булганлыктан, су өстендәге хәрәкәт абайланмады. Гәүдәдә нык арыганлык сизелә, сөякләр сызлый. Башкалар кебек идәнгә сузылып ятудан башка чара юк иде.

Бу көнне безнең янга кичкә кадәр керүче булмады. Тамакны алдап булмый шул, эчләр аркага ябышкан кебек, күзләр эчкә батып, яңаклар суырылып калды. Кич белән шулай да һәрбер әсиргә берәр стакан җылымса су өләштеләр. Әмма су эчү тагын да ныграк ашыйсыны китерде. Шулчак ничектер мәктәптә укыган елларымда, пионер лагерена ял итәргә барганда, колхозның бүләк итеп әллә ничә бөтен икмәк биреп җибәрүе искә төште. Ул икмәкнең тәме һаман да авызда торган кебек…

* * *

…Ул җәйне пионер лагеренда беренче сменада ял итәргә яхшы укучылардан Лотфи, Нәфыйк һәм мине сайлап алдылар. Әниләр фанера чемоданнарга кирәк-яракны тутыргач, безне колхоз кәнсәсенә кадәр озата килделәр.

– Хәмидулла, юлда барганда берүк оланнарга күз-колак була күр инде, бала-чага бит, шаярып, тәгәрмәч астына кермәсеннәр, – дип, ат җигеп безне илтүче Хәмидулла агайга гозерләрен җиткерделәр.

Хәмидулла агай кулына капчык күтәреп, кәнсә баскычыннан төшеп килә иде. Ул капчыкны яшь бала тоткандай кочаклаган, зур саклык белән аны арбага куйды.

– Ярар, җиңгәчәйләр, бер дә аптырамагыз, шайтаным да булмас ташбашларыгызга. Мин үзем алар күк вакытта юл тузанында тәгәрәп үстем. Ул чагында лагерь дигәннәре дә юк иде, – дип сөйләнде.

Безне капчыктан килгән тәмле ис әсәрләндерде. Бу – борыннарны кытыклап, магнит кебек үзенә тартучы яңа пешкән арыш ипие исе. Авыздан сулар килә, түземсезләнеп, капчыкка карыйбыз. Гел ач булмасак та, алабута яки бәрәңге кушмыйча пешерелгән «чын» ипи ашау ул елларда азларга гына тәти иде.

– Ял иткән урыныгызга баргач җитешерсез, – диде Хәмидулла агай, безнең ымсынуны күреп.

Шулай да арбада урын алганда, һәркайсыбыз ипиле капчыкка якынрак утырырга тырышты. Сабыйлык дими, ни диярсең.

Яшеллеккә чумган калкулыклар, тугайлар аша бара торгач, ашау кайгысы онытылды. Апас урманында туктап ял иттек. Ат сөзгәк юл буйлап аска юыртканда, Хәмидулла агай еракта биниһая озын тасманы хәтерләтеп ялтырап яткан манзарага төртеп күрсәтте:

– Зөя елгасы шушы була инде, оланнар.

Исебез китеп агай күрсәткән якка карыйбыз. Без якынайган саен, тасманың үлчәмнәре дә арта, кояш нурларына коенган су өсте көмеш төсенә кереп елкылдый.

Тауны узгач, болынлык башланып китте. Болынлык елга буйлап сузылган, елга ярлары күп урында куе таллар белән капланган. Төн ягына борылып, ярты чакрымнар баргач, елга аша салынган күпердән чыгышлы. Күпернең аргы ягында Дәвеш авылы башлана. Дәвеш артык зур булмаган гаҗәеп матур нарат урманы янәшәсендә генә. Төз урамның ике ягы буйлап гади генә, чын авылча итеп салынган өйләр тезелеп киткән. Хәмидулла агай, урам башына чыгып җитәрәк, дилбегәсен капылт уңга тартты.

– Тпру-уу, малкай, – дип, атын озынчалап салынган йорт янына китереп туктатты. – Балалар, сезнең лагерь столовае шушы була инде. Килеп җиттек, төшегез, – диде, үзе җәһәт кенә арбасыннан җиргә сикереп.

Атының аркалыгын бушатып, алдына печән салгач, ашханәгә кереп китте. Анда озак тоткарланмады, чыгып:

– Барыгыз, карыныгыз ачкандыр, анда сезне көтәләр, – дип, безгә эндәште.

Чыннан да, ерак юлдан килеп ачыккан идек, кабат әйткәнне көтмәдек, йорт эченә үттек. Хәмидулла агай безнең арттан:

– Менә хәзер рәхәтләнеп ашасагыз да була инде колхоз пешерткән ипине, – дип кеткелдәп калды.

Ашханәдә башка авыллардан килгән пионерлар да бар иде. Юл тузанына баткан бит-кулларны кулъюгычта әйбәтләп юганнан соң, күңелле гөрелдәшеп, мул табын артына утырыштык, маңгайдан бөрчек-бөрчек тирләр чыкканчы, Хәмидулла агай әйткәнчә, рәхәтләнеп сыйландык…

Менә хәзер, немец әсирлегендә ятканда, үтереп ашыйсы килүдәндерме, минем хәтеремә башка нәрсә түгел, ә балачакта лагерь ашханәсендәге борчаклы аш белән күпереп пешкән арыш ипиен ашаган чак искә төште. Бу турыда онытырга тырышып, күзләремне йомдым. Авызда барыбер арыш ипие тәме. Шул килеш онытылганмын…

Төн тыныч үтте. Тышта томан булганлыктан, безнең һава дивизияләре фашистлар ягына үлем йөге ташымады. Көн яктырып, кояш күтәрелгәч, диңгез өсте дә ачылды. Ара якын, су өстендәге бар хәрәкәт аермачык. Төрле зурлыктагы пароходлар, хәрби катерлар ары-бире йөреп тора, сирәк кенә су асты көймәләре күренә.

...
6