Читать книгу «Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь» онлайн полностью📖 — Фарзаны Акбулатовой — MyBook.
image
cover

 




Гаязның әнисе аны кабул итмәде. Җан сөйгәне белән авыл очындагы бер ялгыз әбигә өйдәш булып керделәр. Авылдашлары авызыннан күпме хурлау, кимсетелү сүзләре ишетергә туры килде. Түзде. Йөрәге ничек кушты, шулай яшәде. Ә йөрәге бер генә кеше өчен янды. Әле дә Таибә улының күзенә туры карап әйтә ала: ул үз гомерендә тик бер кешене генә сөйде. Гаязны. Таибә үзе дә бит Гаяз өчен тәүге һәм соңгы яры булды. Авыр, четерекле, катлаулы булды аларның кавышу юлы. Бәлки, шуңа бер-берсен ярты сүздән аңлап, бик тату гомер кичергәннәрдер? Әйе, Гаяз мәрхүм булгач, Таибәне сораучылар да булды. Ләкин хатын Аллаһы Тәгаләнең бүләге – чын мәхәббәтнең берәү генә икәненә ышанды, икенче кат кияүгә чыгу турында уйлап та карамады. Гаяз күңелдә мәңгелек яз һәм кояш булып калды. Аның баласына – мәхәббәт җимешенә – гомерен багышлады. Шундый саф сөюнең хәзер Саматына килгәнен яхшы аңлады ана.

* * *

«Гаязның баласы!.. Бала хакына…» Бу сүзләрне эченнән генә ничәмә тапкырлар кабатлый Талип. Туарга да өлгермәгән сабыйның җанын бик ансат кына кыйды, ә икенче баланы бәхетле итәр өчен бөтенесенә дә риза! Теге вакытта авырын алдыргач та, Талип гафу итәргә әзер иде Таибәне. Үкенер, хатасын аңлар, дип өметләнде. Яшь сылу хатынның үлектәй нурсыз ак йөзе әле дә күз алдында. Юк, хәзер күз алдында тормый. Теге юлы очрашканнан соң, бу йөз җуелды. Хәзер күз алдында – хәвеф, борчылу, өмет аша баккан олы чырайлы хатын. Өмет аша? Яшь сылу хатынны еллар тузаны басты…

«Бәхетсез булыр иде», имеш? Ә бу сүз онытылмаган, җуелмаган! «Инде килеп Гаязның көчеген бәхетле итәргә телисеңме? Менә, Таибә, кылган гөнаһларың үзеңә кайта!.. Тик бу юлы безне кыстырма!» Талип нишләптер кычкырып көлде. Ләкин, көлүгә караганда, ачу һәм ярсу булып ургылды бу тавыш. Моны ул үзе дә аңлады, кул сырты белән маңгаендагы тирен сөртеп алды. Яңадан үткән еллар искә килеп төште. Теге вакытта Таибә ташлап китмәсен өчен ничек инәлгән иде. Авылдашлары алдында хурга калудан бик курыккан иде. «Эчкече чегән гаиләсе белән туганлашты бахыр, ә анысы, алкашның кызы, уйлап та тормый башкага ияреп китте дә барды…» – дип мыскыллауларыннан качарга теләде. Нәрсәдән курыкты, шуңа барып капты. Ә Гаязы? Бәхетле итә алдымы тартып алган ярны? Дөньясын аз гына да котайта алмыйча үлеп китте. Аның каравы күпме зыяны тиде. Хәер, Талипның ике туган абыйлары да «тырышлык салды». Каш ясыйм дип күз чыгаручылар. Бервакыт Гаязны имгәткәнче кыйнап ташлаганнар. Җавабын исә Талипка тотарга туры килде. Аздан гына утыртмадылар бит. Гаяз да нык кыйналган иде, нихәл итәсең… Ул бахыр шуннан мантымады шикелле. Ярар, монысы Талипка караңгы. Бәлки, армиядән үк берәр чир белән кайткандыр. Кайдан бөтенесен беләсең? Кыйналудан соң бер ел үттеме-юкмы, Гаязның сала башлаган өенә ут төрттеләр. Монда да Талипның катнашы юк иде. Нәкъ мәсәлдәгечә, сарыкны ашаучыны тиз таптылар… Соң, Гаяз белән Таибәнең бәхетенә көнләшүчеләр аз булды димени? Шулай да Талипка Таштүбәсен калдырып китәргә туры килде.

Ничә яшь икән Гаязның көчегенә? Биш ел чамасы балалары булмады. Әйе, авырын алдырганның җәзасы дип уйлаган иде Талип… Алай булмады. Таибә балага узды. Гаязның улы туганын ишеткәч кенә өйләнде ул. Фәридәсе үзенә дә зур күзле кыз бала бүләк иткән иде. Сырхау булды. Берничә ай гына яшәде дә, якты дөньяны калдырып китте. Аннан инде Дилбәрләре туды. Димәк, Гаяз баласы Дилбәрдән чама белән өч яшькә олы була. Менә зәхмәт! Кайда күреп калган да кайда очраткан ул адәм актыгы күз алмасыдай кадерле кыз баласын? Хәтта Таштүбәгә дә алып барганы булмады!

Таибә барыбер ир рәхәте күрмәде. Кыска гомерле булды Гаяз. Юк, шулай да бирешмәде хатын. Үзенә генә хас тырышлык белән дөнья көтте. Өен дә үзе салдырып бетерде шикелле. Авыру ирен дә карады.

Себер ягына чыгып киткән Талип нефтьтә яхшы гына эшләп мал җыйды. Эштән курыкмады ул. Дөнья куып, әкрен генә эчен басты. Мәхәббәткә килгәндә… Үлә язып яратып өйләнмәде. Шулай да Фәридәсе әйбәт хатын, ана булды. Аның сүзеннән чыкмады, авызына гына карап торды. Гаилә көтәр өчен тагы нәрсә кирәк?

Тик моннан алты ел элек кинәт кенә авырып китеп, гүр иясе булды, нихәл итәсең… Талип, үзенең дә йөрәк чирле икәнен белгәч, Башкортстанга кайтуны ашыктырды. Исән-имин чакта туган якларда төпләнү хәерле. Бер-бер хәл була калса, кызы чит тарафларда япа-ялгызы торып калачак лабаса… Туган авылы Таштүбәгә кайтмады барыбер. Элекке хатирәләрдән, җәрәхәтләрдән аларны сызлатыр кешеләрдән ераграк булырга теләде. Сайлап йөреп Мираска нигез салды. Үзе сайлаган авыл. Менә бит Мираска да килеп җиттеләр. Монда да аның тынычлыгын боздылар. Алар тагы да киләчәкләр әле, тагы да борчыячаклар. Хәзер аның бердәнбер хәзинәсенә кул сузалар. Бармы бу афәттән котылу юлы? Ах, кызы Дилбәр белән бәйләнмәгән булсачы бу бәла! Нинди бетми торган сынау төште соң аның язмышына? Ничек аннан котылырга? Кызына ничек аңлатырга? Ничек күндерергә? Уе кызына барып тоташу белән, Талипның маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Йөрәген нәрсәдер әче итеп чеметте. Ул «аһ» итеп җиргә бөгелде. Җайлап кына чүгәли башлады. Шулвакыт үзенә таба йөгереп килгән кызы күзгә чалынды. Юк, кызы, газизе, аның сүзеннән чыкмаячак. Аның сүзенә генә колак салачак! Талип, сызлануын да онытып, кызына карап елмайды.

* * *

Тышта бөтен дөнья ап-ак. Агачларны калын бәс сарган. Әз генә искән җил дә юк. Ул да, шушы сихри матурлыкны бозарга теләмәгәндәй, каядыр кереп поскан. Юлдан атлап килгән икәү бу гүзәллеккә игътибар итәме соң? Әйтүе кыен. Аларның һәрберсе үз уена чумган. Күзләр уйчан. Очрашу шатлыгын киләчәккә булган билгесезлек сөреме каплый. Әйе, Дилбәр белән Саматка сирәк очрашырга туры килә. Сәбәбе ачык, шулай да бер-берсенә омтылган күңелләр күрешми түзәмени? Кышның үз законы – бураны да, давылы да, юлсызлык та була. Сирәк очрашырга туры килә. Кышның суыгына да, буранына да түзәргә була, кешеләр мөнәсәбәтен ничек көйләргә соң? Таибә Талип янына тагы да берничә мәртәбә барды, эш чыкмасын белсә дә, яучы җибәреп карады. Талип бусагасы аша да үткәрмәде. Хәзер яшьләргә ниндидер могҗизага гына ышанасы калды. Шул өмет очраштыра инде аларны…

Дилбәр әтисе белән булган сөйләшүне кат-кат исенә төшерде. «Атаң урынына гына түгел, анаң урынында да мин. Уйламаган эш кылып, ул егет белән чыгып китсәң, мәңге бәхиллегем булмаячак. Минем бәхиллектән тыш, рәтле тормыш кора алмаячаксың. Үкенеп кире кайтсаң да кабул итмәм. Каберемә дә якын килмәячәксең. Мине яшәтүче дә, үтерүче дә – син!» Уе шушында өзелде.

– Дилбәр.

– Әү.

– Язга тиклем көтәбез дә, хәл үзгәрмәс булса, әтиең янына үзем барып сөйләшәм.

– Син?.. Нәрсәгә син?

–Ул бит мине бөтенләй белми. Күрсә, бәлки, карашы үзгәрер. Кызын бәхетле итәремә ышаныр.

– Эх, Самат…

– Алайса, мин сине алып китәм берәр якка, Дилбәр! Әтиең соңыннан барыбер ризалашачак!..

– Юк!

– Нигә? Мине яратмыйсыңмыни, Дилбәр?

– Әнә шул ярату хакына риза түгелмен. Самат, бары шуның хакына…

* * *

Талип үз колагына үзе ышанмады. Кем диде үзен? Гаязның улы? Нәрсәгә килеп кергән аның өенә дошман баласы? Ничек батырчылык иткән? Ачык әйтелде бит әнисенә! Бу оятсызлыкның чигеннән чыгу! Шундый бернәрсә аңламаган, сөмсез зат-токым! Барыбер үзен кулга алырга тырышты.

– Шуннан. Ни йомыш? – диде йөзен чөергән килеш.

– Талип агай, мин сезнең белән ирләрчә сөйләшер өчен килдем. Аңларсыз дип уйлыйм…

– Йомышыңны әйт тә – бигайбә!

Мыскыллы тавыштан чирканып куйса да, Самат итагатьле генә дәвам итте.

– Талип агай, мине сезнең янга килү кызыгызга бәйле. Әгәр дә мине тыңлап бетерсәгез…

– Тыңлап бетермим. Сезнең токым өчен кыз үстергән юк!

– Мин әле аңлатып бетермәдем…

– Анысын үзеңнең өеңдә аңлатырсың, туганкай! Вакыт юк чакта мәшәкатьләп йөрмәгез. Бетте! – Һаман нәрсәдер әйтергә теләгән егеткә Талип яман итеп карады. – Әйттем бит эш вакытында комачаулап йөрмәгез. Бүтән күземә күренмә!

Ул «чыгып кит» дигәндәй ишарәләде дә икенче якка атлады. Ни өчен бу хәтле нәфрәт! Самат аңа нинди явызлык кылган? Юк, ул үз бәхете өчен көрәшәчәк! Талипның каршысына ничек чыгып басканын Самат үзе дә сизми калды.

– Талип агай, сезнең белән сөйләшми торып, беркая да китмим!

Егетнең үзсүзлелеге Талипны тагын да ярсытты. Кинәт күз алдына Гаяз килде дә басты. Шулкадәр әтисенә охшап басып тормас шайтан алгыры нәрсә!

– Шулаймы! – дип, тешен кысып ярсып ысылдады Талип ага, аннан янында яткан балтасын эләктереп алды. – Менә шушы балта аша чыксаң да юк! Хәерче баласы!

Кайдан бу кадәр тәкәбберлек, күралмаучанлык? Ул бит Саматны кеше дип тә күрми. Самат аның өчен адәм баласы түгел! Юк, ул үзе – адәм түгел, ә ерткыч! Менә шуңа да Саматны кимсетергә, таптарга тели. Самат моңа беркайчан да юл куймаячак. Әтисен дә, әнисен дә кимсетергә бирмәячәк. Самат тиз генә балтаны тартып алды да читкә атып бәрде, дөбер-шатыр атылып тышка чыгып китте. Матаен кабызды да туп-туры Күктауга таба җилдерде.

– Дилбәр!

Яңа гына дәрестән чыккан Дилбәр егетнең буыла язып, ярсып эндәшкәненә дертләп китте. Йөзенә карагач, арткарак чигенде.

– Дилбәр! – дип кабатлады Самат. – Киттек! Мин сине алып китәм! Кая булса да китик!..

– Самат! Нәрсә булды? – Кызның күзләре хәвеф белән тулды. Ышанмыйча сорады. – Бардыңмы?

Самат авыр итеп көрсенде.

– Нигә генә бардың инде? – Кызның тавышы иңрәп чыкты.

– Киттек!

– Юк, – диде шулчак Дилбәр.

Егетнең аңа сузылган кулы салынып төште. Күздәге ут сүнде.

– Алайса, – диде Самат коры тавыш белән, – бөтенесе дә бетте. Инде син теләгәнчә булсын, мине бүтән күрмәссең.

Егет читкә борылды. Шулчак Дилбәр киселгән агачтай бөгелеп төште.

– Нәр-сә дидең?..

Саматка ул һушыннан язган сыман тоелды. Күтәреп алганын сизми дә калды.

– Дилбәрем!..

– Нәр-сә дидең? Йә, кабатла… – Кыз аның кулбашыннан эләктереп тотып алды. – Син нишләп алай дисең ул? Ничек телең әйләнә? Йа Хода, мин нишләргә тиеш хәзер? Бүлгәләгез берничәгә! Син… син ничек шулай дип әйтә аласың? – Дилбәр, үзен үзе белештермичә, аны селкеткәли башлады. – Шул ярату хакына мин сабыр итмиммени? Тик үз туксаныгыз туксан? Ә минем йөрәкне ничә пычак телгәләгәнен беләсегез килмиме?.. – Кыз арган моңсу карашын егеткә төбәде. – Мин бит синнән үлсәм дә баш тартмыйм.

Кыз битен учы белән сыпырды. Самат аның чәченнән сөйде.

– Дилбәрем! Кичер мине. Бу сүзләрне бүтән беркайчан да ишетмәссең… Сабыр итәргә кирәк, сабыр итәргә…

– Ул аңлар! Ул – аңлый торган кеше.

Өйдә эчпошыргыч тынлык. Раилә инәсе баядан бирле аңа карап-карап ала. Күзендә кызгану катыш ярату. Ул нәрсә хакындадыр әйтергә тели, тик ничек башлап җибәрергә генә белми. «Инәй, берәр хәл булдымы әллә?» – «Булды, – дип баш кага инәсе. – Әтиең кире Себергә җыена. Бәхете булмагач булмады инде. Ничәмә еллар дөньясын ныгытты, хәзер бөтенесен дә арзанга гына сатып кит тә бар. Туган ягына кайтып рәхәтләнеп яшәргә язмады энемә… Йорт-каралтыны тиз арада сатып җибәрер өчен кеше эзли…» Менә ничек! Димәк, Дилбәр уйлаганга караганда да хәл җитдиерәк. Аның аркасында әтисе корган дөньясыннан баш тартырга тиеш. Үзе горурланган бакчасыннан… Хыялларын пыран-заран китерергә… Юк, Дилбәр әтисенә беркайчан да авырлык китермәячәк. Аны туган якларыннан аермаячак. Монда кайткач кына сәламәтлеге ныгыды, тазарып китте. Раилә инәсе дә монда савыкты. Үзенең иң якыннарына бәла салырга Дилбәрнең ни хакы бар? Нәрсә эшләргә? Дилбәр катлаулы уй-кичерешләр эчендә калды. Аннан тәвәккәл карарга килде.

– Әти, мин кире Төмәнгә китәргә булдым. Хәл ителгән. Күптән инде. Шулай әйбәтрәк булыр.

Мондый хәбәрне һич көтмәгән әтисе беравык сүзсез калды. Аптыравын сиздермәскә тырышса да килеп чыкмады.

– Тө… Төмә-ән… – Ниһаять, үзен кулга алды. – Син күптән балигъсың, кызым. Монда каласыңмы, үзең туган җиргә китәсеңме – иркеңдә… – Ышанмагандай карап алды. – Чынлап сөйлисеңме син бу сүзеңне?

– Чынлап.

– Андый-мондый яшертен уйларың юкмы, диюем?

– Юк, әти.

– Сиңа бик каты түгелменме, кызым?

Дилбәр ни өчендер икенче төрле җавап кайтарды:

– Андагы фатирыбыз барыбер буш тора…

– Фатир… – Талип абый ризасыз гына тамак кырды. – Фатир авыр бер мәсьәлә түгел. Дилбәр, нәрсә эшләсәң дә үз ихтыярыңда. Ләкин ачык беләсең, минем бер нәрсәгә рөхсәтем юк. Әниең дә ризалык бирмәс иде!

– Менә бит хәл иттем. Шуны белгән өчен дә.

Талип абыйның тавышы тагын кырысланды.

– Әгәр дә аның белән хат-фәлән языша торган булсаң, аны өметләндерә торган булсаң…

– Юк, әти! Минем гомер-язмышым синең күз яшең һәм кайгыңа әйләнмәс. Булмас андый хәл.

«Йа Аллам, бир миңа көч! – Кыз авыр адымнар белән читкә атлады. – Инде Саматка әйтәсе калды…»

Былтыр Сабантуй булган җиргә бергә бардылар. Дилбәрнең нәкъ шушы аланны күрәсе килде. Аларны очраштырган, мәхәббәт бүләк иткән җир бит ул. Бәлки, шушы урында аерылышырлар да… Тел очына килгән сүзне һаман әйтә алмады. Ничәмә мәртәбә талпынды. Ләкин Саматның кояштай балкыган йөзенә күз салу белән тотлыкты. Шушы балкышны сүндерүдән курыкты. «Әле үк әйтмәскә мәллә? Кичектерү әйбәтрәк түгелме? Кайчанга чаклы кичектерергә була соң? Инде китәргә билет та алынган…» Күрешү шатлыгыннан исергән Самат җылы сүзләрне сибә генә. Дилбәр аңа карап елмая, баш кага, тагы елмая…

Ярар, китәсен дә әйтер, ди. Әмма Саматның арттан килеп җитүе дә ихтимал. Дуамаллыгы бар егетнең. Ул чакта әтисе Дилбәрне беркайчан да гафу итмәячәк. Юк-юк, Дилбәр мондый язмышны берәүгә дә теләми. Шулай булгач, иң яхшысы – Саматка китү турында ләм-мим. Нәрсә булса да булыр, Ходайга тапшырырга. Бу – алар өчен сынау. Бөтенесе дә язмыш кушканча булыр. Вакыт бөтенесен дә хәл итәр. Үзен шулай дип юатса да, Дилбәр күңелендә йөрткән соравын бирмичә булдыра алмады.

– Самат, сиңа күз атып йөргән кызлар барлыгын беләм бит мин. Ә син… Син ни өчен мине сайладың?

Самат күзләрен зур ачкан килеш аңа төбәлде. Елмайгандай булды, тагы җитдиләнде.

– Әгәр дә мин бу сорауга җавап бирә алсам, йөрәк сызлавын берникадәр баскан да булыр идем… Менә ничек, ни рәвешле син аны яраладың, әйтә алмыйм. Мәҗнүн авыруының ничек булганын ачык беләм. Юк, шулай да синең сорауга җавап биреп карыйм әле. – Самат, якынрак килеп, кызның күзләренә төбәлде. – Йөрәк белән акыл кайчак тулы аһәңлеккә ирешә, алар бер рәвешкә әйләнә. Аларны шул рәвешкә кертүче менә шушы каршыда торган сылукай була инде. Син – минем сулар һавам һәм йөрәк җәрәхәте. Син – минем иң зур шатлыгым һәм иң тирән сагышым. Әйт, нинди көч соң ул?

Дилбәр карашын аска төбәде.

– Ярар, вакыт дәвалар… Сагышны да басар чарасы табылыр. Беләсеңме, мин нәрсәдән куркам? Мин берәр кая китәрмен дә, син көтмәгәндә икенче кызны очратырсың. Бүтәнне… Аңа гашыйк булырсың. Сагышың да басылыр, бөтенесе дә! Ул чакта мине онытырсың. Син онытырсың инде!

– Дилбәр, әллә нәрсәләр уйлап чыгара башладың…

– Ә мин онытмам. Беркайчан да оныта алмам… Ләкин кинәт икенче кызга өйләнсәң, мин сине аңларга тырышырмын. Аңлармын, рәнҗемәм. Тик мине гомерлеккә ялгызлыкка дучар иткән булырсың…

– Дилбәр!

– Мине онытырсың. Аңламассың, ә мин бернәрсә дә аңлата алмам.

Самат кинәт Дилбәрне күкрәгенә кысты.

– Аңлату кирәкми. Мин былтыр ук яшәвемнең мәгънәсен шушы урында тапканымны аңлаган идем инде. Менә шушы аланда. Аңа тагы да җәй килер. Табигать фасылы безнең өчен хыянәтсез әйләнә.

– Табигать. Көз мин торналарның көньякка очканын карап тордым. Яңарак кына булган сыман. Үзе сагышлы, үзе матур.

– Торналар биектән оча. Синең сагышың да, куанычың да аларга барып җитми. Биектән нәрсә күрсеннәр алар?

– Беләсеңме, нәрсә өчен алар биектән оча? – Кыз егеткә сынап карап торды. – Газиз җирләрен мөмкин кадәр киңрәк күрер өчен. Елга-күл, тау-урманны алар карашлары һәм хыял канатлары белән кочаклый-кочаклый хушлаша. Түбәннән очканда, бу бик үк мөмкин булмас иде.

– Һе… кызык әйтәсең. – Саматның күзләре зур ачылды. – Болай дип уйлаган да юк иде. Алар биектә, еракта дип кенә куябыз гадәттә.

– Бу биеклек буш ара түгел. Көньякка очкан кошлар аны сагыну, сөю хисе белән тутыра. Шуңа да хушлашучы торналарга берәү дә битараф кына карап калмый.

– Сөю белән тулган ара… – Самат көлә. Аңа Дилбәр дә кушыла.

* * *

Туй бара. Кәбир белән Гайшә өйләнеште. Самат – бу туйда кияү егете. Әнә дусты шат карашын кәләшеннән аера алмый. Шуннан, минем куанычны күрегез дигәндәй, башкаларга күз йөгертә. Самат моңсу гына елмаеп куйды. Менә бит тормыш ничек тә була. Очраштылар, күрештеләр, бер-берсен ошаттылар, озакка да сузмый өйләнешеп тә куйдылар! Ике якның да әти-әнисе чамасыз канәгать.

Дилбәрнең эзсез-хәбәрсез юк булуына ярты ел да үтеп китте. Шул арада байтак үзгәрешләр булырга өлгерде. Ләкин иң зуры – Кәбир белән Гайшәнең бер-берсен табышуы. Нәтиҗәсе – бәләкәй генә Күктау бүген туйдан гөрләп тора. Ярты ел… Ни өчендер Дилбәр кинәт кенә читкә чыкты да китте. Бу хакта бер тапкыр да авыз ачканы булмады лабаса. Нигә бер хат кисәге дә җибәрми? Нәрсә дип уйларга кала соң шулай булгач? Туй барганда, күңелсез уйларга урын булырга тиеш түгел. Көлү-шаяртуга, мәзәккә аптырамый Самат. Җор сүзле егет табынны гөрләтеп алып бара. Бөтерелеп биеп тә ала, җырын да сузып җибәрә. Кунакларга күңелле. Шулай булмый тагын, бүтәнчә ничек булырга тиеш соң? Туй бит бу, туй! Ул үзе дә вакыты-вакыты белән онытылып киткәндәй була. Шуннан тагын Дилбәр күз алдына килеп баса. Тагын…

Самат Гайшәнең үзенә бармак белән күрсәткәнен күреп калды. Яшьләрнең янына килде.

– Кәбир белән сөйләшеп алдык та… Син кызлар ягына күз салырга онытма, Самат. Әнә уң якта читтәрәк утырган сылуны күрәсеңме? Дилбәр урынына эшкә килде. Исеме – Гөлчирә. Игътибар ит әле син аңа.

Яшь мөлаем йөзле кызга бер генә күз сирпеп алды да Самат янә кодалар ягына атлады. Бию башлангач, Гөлчирә аның янына үзе килде. Сөйләшеп киттеләр. Быел гына педучилище тәмамлаган. Авыл ошый. Кешеләре әйбәт, ачык, ихлас, ди. Эх, Дилбәр дә нәкъ шушы сүзләрне әйткән иде… Озак кына бергә биеделәр. Соңыннан инде Самат Гөлчирәне озата китте. Башта байтак урамда йөрделәр. Ничектер, сүзләр бер-берсенә ялганды. Гөлчирә илгәзәк кыз булып чыкты. Хәтта сөйләшеп сүз бетмәде. Ачык, җор сүзле, шаян егеттән Гөлчирәнең дә тиз генә аерыласы килмәде. Күзен тутырып карап алуын Дилбәргә охшатып куйды. Бәлки, бу охшашлык очраклы түгелдер? Көлүендә дә таныш аһәң ишетелгәндәй…

– Минем күңел тиз кителүчән. Кайчак һич юк кына сүзне дә авыр кабул итәм. Шуңа микән, оптимист кешеләргә сокланып бетә алмыйм. Андыйлар тормыш авырлыкларына өстән карый беләләрдер. Ә синең шат күңелле булуың каян?

– Шат күңелле? – дип кабатлап сорады Самат.

– О, искиткеч оптимизм. Бөтен халыкны үзеңнең авызыңа караттың бит. Сиңа җиткән берәү дә булмады. Туйның яме…

– Шат күңелле, дисең инде. Юк, Гөлчирә, мин гади бер адәм баласы. Куана белгән кебек, кайгыра да беләм. Бары тик кайвакыт аны яшерә беләм. Шаян сүз, мәзәк астында. Бүтәнчә үзеңне ничек бәхетле итәргә мөмкин соң?

Гөлчирә аңа сүзсез генә текәлеп торды.

– Бу якларга тагы килеп чыгарсызмы икән?

– Юл төшү белән килергә тырышырбыз, – диде Самат. Аннан нигәдер өстәп куйды. – Бу авыл миңа таныш…

Юл төшкәне булмады. Сиздерми генә дүрт ай үтеп китте. Бер кич аның янына Кәбир дусты кереп чыкты. Яңалык әйтте – Күктаулар концерт белән килә. Шулай итеп, Гөлчирә белән Самат икенче тапкыр очрашты. Кыз, аны күргәч, куанычын яшермәде, кочаклап ук алды. Концерт тәмамлангач, егет аны кергән фатирына кадәр озата китте. Бу юлы Гөлчирә күбрәк сөйләде, Самат, баш кага-кага, аны тыңлады. Юк, Дилбәргә охшамаган ул. Төсе белән дә, холкы белән дә. Шулай да ниндидер җылылыгы белән үзенә тарта. Сиңа ышанып, күңелен ачып, ачылып сөйләшә белүе белән микән? Дилбәр… Юк, Дилбәр болай ук ачылып бетми иде… Ул күп яктан сер булып калды, ахрысы. Әле дә шулай. Шушыңа кадәр бер хәбәр дә җибәргәне булмады. Нәрсә уйласаң да уйла инде. Саматны санга сукмаумы бу? Саматны чынлап та оныттымы югыйсә? Ләкин әйткән сүзләре ихлас иде ләбаса! Язсын иде дөресен! Кем, нәрсә тыя? Самат аның кайдалыгын ачыклады. Берничә мәртәбә артыннан китәргә дә уйлаган иде. Әнисен тыңламыйча булдыра алмады. «Килүеңне теләсә, берәр хәбәр җибәргән булыр иде. Аны да, үзеңне дә җәфалама. Безнең гаиләләрне дә. Көчләшеп бәхетне генә качырырга була. Сабыр ит, улым…»

Ни өчен качып китте Дилбәр? Саматның сөюе белән шулай усал шаярырга кирәк идеме? Газаплансын, үкенсен дидеме? Ә Самат үкенергә теләмәсә? Әгәр дә җавап итеп көтелмәгән адым ясаса?..

Самат үзенә сыенып кына атлаган Гөлчирәгә карап куйды. Кыз да күзләрен тутырып-тутырып карап ала. «Учыңа кереп утырырга әзер кошчык. Хәзер үк кочакла да өеңә алып кайт та кит! Ә Дилбәр нәрсә эшләтте аны? Ни рәвешле ташлап китте? Самат төшеп калганнардан түгел! Үз бәхетен таба алмас кешемени ул?» Егетнең уйларын белгәндәй, Гөлчирә сүзен дәвам итте.