Мәскәү йөзе төрле… Мәскәү йөзе —
Кара һәм ак, соры, кызыл, сары…
Белә микән моны Мәскәү үзе?..
Күптән эреп беткән инде кары.
Эреп беткән, бәлки, яумаган да,
Яңгыр гына коеп узганмыни?
Җир өстендә атлар аунаганда,
Шәһәр өстен каплар… тузанмыни?
Мәскәү эше хутта… Мәскәү эше —
Ак һәм кара учның өсләрендә.
Тышы бердер аның, эче, эче…
Күргән кебек тирән төшләремдә.
Җир өстендә, җирнең асларында
Көтү-көтү халык өерләре.
Мәскәүдән зур уйлар башларымда —
Хәтерләтә тынмас өермәне.
Мәскәү уе тирән… Мәскәү уе…
Бу уйларда безгә урын юкмы?
Ә узганда – томан кара-куе,
Утлы таба анда, таба – утлы.
Киләчәктән үткәннәргә таба
Бара юллар, бара, туктап тормый.
Кем ут йота, кем суык су каба —
Мәскәү колак салмый, муен бормый.
Йөз ел элек узганнарны таныйм —
Белә микән моны Мәскәү үзе?.. —
Меңәрләгән узгынчыга карыйм:
Күбесендә таныш татар йөзе!
Күбесендә безнең татар 100е!
Кышның юлын кемнәр кискән иде,
Кемнәр буган иде, нинди зарлар? —
Бурый-бурый карлар яуды бүген,
Ап-ак карлар, энҗе кебек карлар!
Язгы ташкын булып ташыды кыш,
Бар дөньяга аклык ургылды ла…
Тышауларын салган атлар кебек,
Ак бөртекләр җиргә ыргылдылар.
Хисләр ярсыгандай, сөю килгәч,
Киртәләрне җимереп чапкан кебек,
Ак кар яуды бүген, ак кар яуды,
Дөньясына ак ут капкан кебек.
Кышның башы буран алып килде,
Ак сөенеч бүләк итте безгә.
Төрлелеккә өметләнгән күңел
Кала алмый хәзер соры көздә.
Аклык бүләк итте безгә Ходай,
Шыксызлыкны шулай капладымы?
Аллаһ мәрхәмәте – кардай чиксез,
Кешелеккә таба һәр адымы.
Кыш юлына кем аркылы төшәр? —
Барып чыкмас мәкер-хыяллары…
Бурый-бурый карлар яуды бүген,
Сөенечләр тулы ак карлары!..
Бар нәрсә дә нокта гына булып,
Сызык кына булып күренә.
Өстән карыйм, биеклектән карыйм,
Кайчак сурәт парга күмелә.
Ак томанга урала да куя,
Югала да куя билгеләр.
Аклык кына, чиксез аклык кына…
Җир җилләре монда килмиләр.
Монда дулый галәм давыллары,
Кояш бураннары котыра.
Янәшәдә генә кытай кызы
Коты очып, куркып утыра.
Кояш нуры белән ак болытлар
Очу сөенечен бизиләр.
Төчкерсәң, эндәшсәң дә хәтта,
Кычкырсаң да, аста сизмиләр.
Бер самолёт – үзе белән үзе,
Мотор шавы гына колакта.
Ә иң аста сарык бәтиләре
Җыелышкан төсле улакка.
Аргамакка охшап, урман кала,
Яшел-сары төстә басулар.
Вак әйберләр моннан бик күренми,
Өтер булып ята күл-сулар.
Артык биек. Артык биектә шул.
Күз карашы аска үрелә.
Бар нәрсә дә сызык кына булып,
Кызык кына булып күренә.
Күңелләргә шом йөгерә бит, әй,
Табигатьтә давыл дулаганда…
Йөрәкләрем әрнеп-әрнеп китә,
Халкым киләчәген уйлаганда.
Телем киләчәген уйлаганда,
Милләт киләчәген уйлаганда
Җаным өшеп-өшеп куя бит, әй,
Урамнарда карлар уйнаганда.
Нәрсә булыр? Кайда туктар татар?
Ахыргача ул соң баралырмы?
Меңәр еллар туплап килгән мирас
Берәр кайчан әллә таралырмы?
Сораулар күп. Без белмибез аны.
Ни буласын бары Алла белә.
Бүген тормыш дөрес, матур кебек,
Ак болытлар йөзә, кояш көлә.
Иңгә төшкән таудай авырлыкны
Без дә күтәрмәсәк, кем күтәрер?
Аркан төшсә кулдан, җеп ычкынса,
Бабайларның йөрәкләре әрнер.
Ак болытлар буйлап еллар чаба,
Җан түрендә давыл дулаганда.
Күңел кылы буйлап зар-моң йөри
Халкым киләчәген уйлаганда,
Халкым киләчәген уйлаганда…
Әйләнә дә кайта яхшылыклар,
Елмаюлар кайта нур булып,
Изгелекләр мең мәртәбә кайта,
Арта-арта кайта, зур булып.
Яманлыклар бер дә теләмимен… —
Нишләтәсең, кайта ансы да…
Әйләнә дә кайта, әйләнә дә…
Кошлар кебек кайта барсы да.
Ак кар булып, яңгыр булып кайта,
Давыл булып кайта гамәлләр.
Ярамаган эшләр кылмас идем,
Кулларымнан килсә әгәр дә…
Яхшылыклар гына кире кайтсын,
Изге теләк җанда сулмасын.
Изгелекләр генә җанга ятсын,
Яманлыклар кеше кылмасын.
Күңел кылларында уйнаганда,
Заман җиле,
тыел, ярсыма…
Сабырлыклар бирсен Аллам, димен…
Әйләнә дә кайта әйләнәдә…
Әйләнә дә кайта барсы да.
Иртә-кичен милли уйлар
Тынмый йөри башымда.
Телдән язсак, ни диярбез
Тукаебыз каршында?
Үзаңын җуйган татарлар
Көтү-көтү тезелә… —
Ни оят белән карарбыз
Җәлилебез күзенә?
Чит милләт белән
катнашып,
Күпме камыт киярбез?..
Туфанга нәрсә әйтербез,
Хәкимгә ни диярбез?..
Сүзсез басып торырбызмы,
Кызарынып-бүртенеп?
Сораган саен бирдек, дип,
Йөрмәдек, дип, төпченеп?
Ватанны өлкә итәргә
Мең-мең сәбәп бардыр да…
Акланырга сүз булырмы
Гаязыбыз алдында?..
Без кылган толерантлыкны
Ханнарыбыз аңлармы?
Татарыбыз берәр кайчан
Тәрәккыят яулармы?
Диюне бер селтәнүдә
Җиңгән зур алып-халык
Тагын ни кадәр чигенер,
Мескен хәленә калып?..
Татарымның җан тибеше
Йөрәгемдә, башымда…
Милләтебезне бетерсәк,
Үткәнебезгә төкерсәк,
Ни дип ярлыкау сорарбыз
Хак Тәгалә каршында?
Хак Тәгалә каршында?
Кара юрга бирегез…
Кыргыз җырыннан
Кара юрга бирегез,
Сикреп кенә менәем,
Дилбегәмне тартаем,
Камчымны кизәнәем.
Ата-бабам җирләрен
Юртып урап киләем,
Карурманны гизәем,
Дала буйлап җиләем.
Идел буйлап йөзәем,
Агыйделне кичәем,
Күңелгә дәрт өстәрдәй
Чишмәдән су эчәем.
Чиксез офыкка карап,
Ук-җәямне тартаем,
Күктә очкан киекне
Мең чакрымнан атаем.
Туктап учак ягаем,
Ак тирмәмне кораем.
Монда – туган биләмәм,
Ватан дигән сараем.
Шарт-шорт янган учакта
Киекне кыздыраем,
Урал тау итәгендә
Думбырам сыздыраем:
«Җирләрем кисәк-кисәк,
Бергә тупларга исәп —
Уңга да ун мең чакрым,
Сулга да ун мең чакрым.
Аткаемны чаптырам…
Офыклар да яктыра…
Дәүләтем телем-телем,
Уйлап киләм, юллап киләм
Берләшү мөмкинлеген.
Урал тавы башында
Кояш минем каршымда…
Себер тарафка узам,
Юлларымда уйнап кала
Җанга утырган тузан…»
Айлы күккә багаем,
Кураемны тартаем.
Бу җирләрне мирас иткән
Бабам белән атаем.
Азия чүлләрендә
Кубызымны чиртәем,
Илемнең чиген эзләп,
Җир читенә җитәем.
Чал гасырлар калдырган
Кысаларга сыймаем,
Уңга-сулга сибелгән
Мәмләкәтне җыйнаем.
Татар диеп аталган
Милләтемне хуплаем,
Төрки диеп аталган
Кавемемне туплаем.
Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Төрки дигән халыкны
Бердәм итеп күрәем,
Бер гамь итеп күрәем!
Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Татарстанның Кукмара районы Татар Толлысы авылында туа. Башлангыч белемне шунда алганнан соң, урта мәктәпне күрше Чарлы авылына йөреп тәмамлый. Үсмер чагында әдәбият, тарих, миллият, мәдәният белән кызыксына башлый һәм үзенең тәүге уйларын, фаразларын, шик-ышанычларын, шигъри калыпка салып, кәгазьгә төшерә. Язганнары район һәм, тора-бара, республика матбугатына үтеп керә.
Язу-сызу, басма сүз, журналистика турында хыялланган егет 2006 елда Чаллы шәһәренә килеп чыга. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына (филиал) укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты факультетында белем эстәргә керешә. Бер елдан Казанга күченә. Биредә баштанаяк иҗат дөньясына чума. Шигырьләре, публицистик язмалары аша матбугатны яулый, «Яңа дулкын», «Шигърият көне» кебек кичәләрдә чыгышлар ясый, әдәби конкурсларда катнаша.
2011 елда укуын тәмамлап, «Идел» яшьләр журналына эшкә урнаша. Укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Әдәби суд» (яшь авторларның иҗатын мәхкәмә рәвешендә тикшерү), «Хәл бу ки» (тарихи, иҗтимагый-сәяси, мәдәни вазгыятькә карата уйланулар), «Нәсер. Дөнья киң» (хәзерге заман чит ил авторларын татар теленә тәрҗемә итү) кебек яңа сәхифәләргә нигез сала.
2010 елда дөнья күргән «Каралама» исемле тәүге шигырь җыентыгы өчен Татарстан Республикасының М. Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була. Аннан тыш, «Бүре мин» (2014) һәм «Мин дә китәрмен әле…» (2019) исемле китаплар авторы.
2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Лилия Гыйбашка
Мин хәтерлим – утлы дала өсте,
Мин хәтерлим – котлы чагын да.
Яуда янган татар атларының
Тояк эзе сызлый җанымда.
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин бары тик Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Аермачык – чорның гарип чагы,
Аермачык – куены гел ташлар.
Куәт җыеп, баш өстеңә кара,
Аермачык – анда кояш бар.
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин һаман да Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Мин ишетәм – лалә серкәләнә,
Мин ишетәм – таҗын кагышы.
Мин ишетәм берсекөн карнында
Яраласы сабый тавышын…
Һәр таң саен яңа көнгә узам,
Гүя узам ялкын, ут аша.
Мин кем әле? —
Мин – мәңгелек Кеше.
Җир белән күк миндә тоташа.
Кискенлеге,
Өр-яңадан, дигән,
Искелеге белән танышмы, —
Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,
Киләчәккә үтеп барышлый.
Күпме йөртеп,
Яңа көн каршында
Элмәкләнеп калгач юлларым,
Мондагы бар кичерешем минем —
Баш авырту булды нибары.
Зурмыни соң дәгъвам? —
Күнәр идем —
Янартаудай дәррәү уянып,
Җанга ташкан кайнар сөюемә
Ихтыяҗы булса дөньяның.
Әмма җирне җырга күмгән чакта,
Чыраема көннәр кан орды…
Әрнү тулы мәхәббәтем итеп
Бар галәмгә
Нәләт яудырдым!
Нәләт!
Нәләт!
Табут сыман кысып куйды дөнья —
Асты өстә! —
Көчкә үзләштем:
Баш очымда зыр әйләнде идән,
Һәм түшәмгә тамды күз яшем.
Тиле хисләр авызлыгын җуеп,
Мин генәме юкка җилкенгән? —
Ил күзендә җылы сүнгән чакта,
Салкын җырлар тансык ил-көнгә.
Тиле хисләр, авызлыгын җуйса,
Көтмәгәндә туфан кубарыр!..
Мондагы бар яшәешем минем —
Баш авырту гына нибары.
Шул сырхаудан мәңгелеккә арынып,
Җиңел атлап киткән бер көнне,
Тол хатынга охшап калыр дөнья,
Бушап калыр —
Табут шикелле…
Меңәр йөрәк куырылып куяр,
Әллә аңлап,
Әллә аңышмый:
Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,
Киләчәккә үтеп барышлый.
Бушанганда интекмәде
Анам —
Җиңел тудым.
Сәлам, дөнья!
Тугыз чакрым —
Аска тормыш юлым.
Тирем – тимер,
Каным – уран,
Һәр атом – ут төше…
Тэнноның[1] ач яңагына
Йодрык булып төшеп,
Нокта куярмын сугышка!
Җитәр моңа көчем.
Мин тынычлык өчен үләм,
Мин тынычлык өчен!
Пентагонда[2] сабыр гына
Гомеремне санап,
Тәмәкегә эленәсе
Шырпы уты яна…
Шәйлим бугазымны кыскан
Биеклектән үк мин:
Ике яшьлек япон кызы
Кәгазь торна бөкли…
Мин – соңгысы!
Кеше кат-кат
Шулай дип ант эчте…
Мин уйнаштан тудым, беләм,
Тудым үләр өчен.
Миннән соң яхшырыр тормыш,
Яңа чорга үтеп!
Җаным тыныч, шуңа күрә
Сәлам, дөнья, дим!..
Дөп.
О проекте
О подписке