– Газиз йөзләреңне күргән кебек тә булмадым.
– Әни бәгърем, юкка…
Галимҗан абзыйның да йөзе караңгылана:
– Карчык, сабыр бул!
Нәкъ шушы минутта, ишекне киң ачып, Мәрьям абыстайның агасының улы – былтыр фронттан агач аяк белән кайткан Шәрифулла килеп керә. Ул, кочагын ачып, туры Гомәргә таба бара:
– Һо, Гомәр туганым! Кая, җанкисәгем, бер әп итеп күрешик әле! – Һәм Гомәрне кочаклап, ике яңагыннан да үбеп ала. – Молодец, молодец! Менә исән-сау кайткансың. Рәхмәт, туган! Ә миңа хәбәр итми торалар. Юк, мин әйтәм, каным коелган җирләрдән кайткан туганымны төшкән килен шикелле каршы алырга тиешмен. Шулай бит! Мәрьям түти, бәгырем, нигә елыйсың? Шатлык бит бу, бәйрәм бит бу!..
Мәрьям абыстайның яшьләре мөлдерәп коела. Ул сүзен чак әйтә ала:
– Әй Шәрифуллам, китә бит, китә!
Шәрифулла аптырап, ышанмыйча, Гомәргә карый.
Гомәр ни өчендер көчәнеп елмайган була.
– Шулай, Шәрифулла абый, безнең эшелон станциядә тора. Азрак булды, нишлисең…
Шәрифулла катгый рәвештә:
– Не смеешь, брат, не смеешь! – ди, чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап иттереп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача. – Без болай шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең. Точка!
– Шәрифулла абый…
– Юк-юк, ишетәсем дә килми. Әйдә, утыр! Син, брат, минем команданы тыңларга тиешсең! – Һәм чәшкәне тутырып аракы куя.
– Шәрифулла абый, син бит үзең армиядән кайткан кеше. Приказны үтәмәскә ярыймы?.. Менә миңа бер сәгать вакыт бирделәр. Бер сәгатьтән мин барып җитәргә тиеш. Бу – минем өчен приказ.
Алар берничә секунд бер-берсенең күзләренә туры карап торалар. Ахырда Шәрифулла, уң кулын күтәреп:
– Да, – ди, – приказ – закон! Җизни, син аңлыйсыңмы, приказ – закон! Старшина Сәлимов дөрес әйтә. Ул китәргә тиеш! Ну, Гомәр, аякларың җиңел булсын! Яңадан әйләнеп кайтырга…
Чәшкә белән аракыны суза. Гомәр аракыны ала.
– Мин дә шулай дим, Шәрифулла абзый. Сугышкан кадәр сугышасы калмады. Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез.
– Әйе, әйе, кайтасың, обязательно кайтасың! Мәрьям түти, бәгырем, мәрҗән яшьләреңне юкка түкмә! Кайтам, ди, ишетәсеңме, кайтам, ди.
Мәрьям абыстай сүзсез, акрын гына елавыннан тәмам кечерәеп кала. Яшьләре аның ана йөрәгендә изге бер чишмә ачылган шикелле туктаусыз агалар. Бу яшьләрдә газаплы хәсрәт ачысы юк, бу энҗедәй саф яшьләрдә тик ана мәхәббәтенең мәңге суынмас җылысы гына бар. Ашыгып, Гомәрнең юл капчыгына оекбашлар, сөлге, яулыклар һәм азык-төлекләр салып йөргән Камилә дә үкси башлый, эшеннән бер генә минутка да туктамыйча йөри-йөри үкси. Галимҗан абзый, ихтыярын җигеп, тыныч-сабыр булырга тырыша, тик карлыга төшкән тавыш белән:
– Амин, Шәрифулла, амин! – ди.
Гомәр аракыны беткәнче эчеп куя.
– Әти, әни бәгърем, сез минем өчен артык янып көймәгез! Шәрифулла абый менә бик тиз аңлады. Сез дә аңларга тиеш. Мине фронт көтә. Гитлерның эшен бетерәсе бар.
«Гитлер» дигән сүзне ишетүгә, Шәрифулланың күзләрендә хәтәр бер ут кабына:
– А, мин ул Гитлерны! Мин аны, җан җиреннән кысып, бөтен дөньяга акыртыр идем! – Һәм алга сузган кулын, тешләрен шыкырдатып, шундый көч белән кыса ки, бу минутта кайдадыр Берлинда утырган Гитлер тынычлыгын җуеп, урындыгы өстендә шуышып куярга тиеш иде кебек.
Ишек төбендә балалар күбәя. Күрше хатын-кызлар җыела башлый. Күрешүчеләр, сорашучылар, Мәрьям абыстайны кызганып кайгыручылар һаман арта бара. Бу хәл Гомәрне шактый уңайсыз хәлгә куя. Ул соңга калудан чынлап курка башлый һәм тизрәк китәргә ашыга:
– Әти, сез мине озата барырсыз бит?
– Әйе, улым.
– Ә син, әни…
Мәрьям абыстай, улының әйтеп бетергәнен көтмичә, балалар шикелле:
– Мин дә, мин дә, – ди һәм кинәт туган җанлану белән ашыгып киенә башлый.
Гомәр исә: «Ә син, әни, борчылып йөрмә инде», – димәкче булган иде, дәшмәде.
Ахырда алар – юл капчыгын иңбашына асып Гомәр, иске эшләпәсен кырпу бүрегенә алыштырып кигән Галимҗан абзый, кара сатин тышлы билле бишмәтен киеп, кечкенә мамык шәлен беләгенә салып Мәрьям абыстай, Камилә килен, Шәрифулла – тышка чыгалар.
Гомәрне бала-чагалар, хатын-кызлар һәм кайбер авыл агайлары урап алалар. Барысы белән дә бер үк вакытта исәнләшү һәм саубуллашу башлана. Гомәр хатын-кызларның уллары яки ирләре турында «очратмадыңмы?», «ишетмәдеңме?» кебек сорауларына кыска гына булса да тынычландырырлык җавап бирергә тырыша. Агайларның төрле яхшы теләкләрен, мактап әйткән сүзләрен игътибарсыз калдырмыйча тыңлый. Шул ук вакытта ул кешеләрнең башлары өстеннән тирә-ягына каранып кемнедер эзли. Ләкин ул юк, ул күренми…
Гомәр беренче тапкыр җиңгәсенә сорау белән карады. Камилә, өзгәләнеп:
– Зәйнәпне йөгерткән идем бит. Нишләп һаман юк икән? Кырга ук китеп бардымы икәнни?! – диде.
Гомәргә җиңгәсенең бу кадәр аның өчен өзгәләнүе кызганыч иде. Ул, күрешер өчен ике кулын сузып, акрын гына:
– Җиңги, борчылма, – диде. – Бик зур рәхмәт сиңа… Күп итеп сәлам әйтерсең!
Соңра Шәрифулла абыйсы белән үбешеп күрешә һәм, кискен генә борылып, иңбашындагы капчыгын рәтли-рәтли юлга таба атлый. Аның артыннан Галимҗан абзый һәм, вак-вак кына кызу атлап, Мәрьям абыстай, янә бала-чагалар иярәләр.
Авылдан чыгуга, алар артыннан колхоз председателе җибәргән җиңел тарантаска җигелгән туры ат килеп җитте. Кузлага председательнең ундүрт яшьлек улы Әдһәм утырган. Ул, кызу юыртып килгән атны кинәт туктатып:
– Галимҗан абзый, утырыгыз! – диде.
Соңга калудан куркып, ләкин хәлсез әнисен кызганып, акрын барырга мәҗбүр булган Гомәр өчен бу атның көтмәгәндә куып җитүе бик урынлы булды. Ул әтисе белән әнисен тарантас түренә утыртып, үзе кузлага менеп, артка карап утырды. Менә хәзер генә аның алдында туган авылы тоташы белән ачылды. Бер караш ташлау белән, ул авылның бөтен тыкрыкларын, таныш өй түбәләрен, авыл каршындагы сөзәк тауны, тау астындагы вак куаклыклар арасыннан боргаланып, яшеренеп аккан кечкенә елгачыкны, аның чәчәкле тар тугаен һәм авылның ике очыннан башланып киткән тигез, киң иген кырын күреп алды. Аның өчен туган җирнең бу күренеше йөргән юлларында күп очраткан, күреп күнегелгән гадәти генә бер күренеш иде. Ләкин җәй башының яшь, тансык, сөйкемле матурлыгы белән балкыган шушы тау битләре, шушы кырлар аңа атасы йорты кебек үк үтә таныш, аеруча якын иде. Ул, бу җирләргә карау белән, кайда нинди юл үткәнен, нинди сукмакларның кая алып баруын, кайда нинди чокыр, нинди куаклык, ничек дип аталган басу, печәнлек барлыгын бик ачык хәтеренә төшерде, күпме генә читтә йөрсә дә, аларны бервакытта да онытмаячагын аңлады, һәм аның күңеленә кешенең торып киткән җирләренә кайтып, йөргән эзләренә яңадан басып йөрүе үз гомерендә кабатлана торган нәрсә икән дигән уй килде. Янә үткәннең бер кадерле хатирәсе аның исенә төшмичә кала алмады. Әнә шул тау итәгендәге куаклар арасында, печән чапкан вакытларда, ул һәм Заһидә ничек бер-берсе белән очрашырга теләп йөриләр иде. Кызык: алар, аулакта очрашкач, бер-берсенә сер сынатмаска тырышалар, әйтергә дип күңелләрендә саклап йөрткән сүзләрен әйтә алмыйча, һич кирәге булмаган нәрсәләр турында сөйләшеп маташалар, инде Гомәр, үзен тыя алмыйча, кинәт Заһидәне ирексезләп үбәргә тырышса, бер-берсенә үпкәләшеп аерылыша торганнар иде. Ул вакытта алар, берсе икенчесенең йөрәгендә нәрсә ятканын бик яхшы сизеп торсалар да, бер-берсенә «сөям» дигән сүзне әйтә алмыйча калдылар. Тик Гомәр фронтка китеп, хат языша башлагач кына, алар үзеннән-үзе туган кыюлык белән мәхәббәтләрен бер-берсенә ачканнар иде. Шуңа күрә дә «сөям» диюен язган хатларыннан гына укып белгән, ләкин ничек итеп, нинди караш, нинди тавыш белән бу сихри сүзне әйтүен ишетмәгән, инде минеке дип йөрәге белән тойган, ләкин үзенеке булуына күзләре белән күреп ышанмаган Заһидәсен аның гаять күрәсе килә иде. Хәзер дә ул ераклаша барган авыл очына, Заһидә күренмәсме дип, һаман карый бара, ләкин юл буш, авылдан ашыгып килүче күренми иде.
Кызу юыртып барган туры ат тиз арада аларны станциягә китереп тә җиткерде. Тарантастан төшеп, алар платформага чыктылар. Станция каршында озын эшелон тора, һәм аның алдында бик күп хәрби кешеләр арлы-бирле йөриләр.
Гомәр әтисен-әнисен ияртеп үз вагонына якынлашуга, аларны солдатлар сырып алдылар. Гомәрнең иптәшләре Гомәр белән бик үз булуларын күрсәтергә тырышып, куштанланып, шул ук вакытта бераз көнләшкәндәй дә булып сөйләнә башладылар:
– Чёрт возьми, Сәлимовка нинди бәхет чыкты!
– Безнең Сәлимов молодец ул! Бер уңайдан да файдаланмыйча калмый.
– Ничә әйтсәң дә – старшина! Уңган халык!
Бу сүзләрне алар башлыча, үзләре дә уйламастан, Гомәрне әтисе белән әнисе күз алдында күтәрер өчен әйтәләр һәм халык уртасында бераз каушап, югалып калган карт белән карчыкка да шундый ук куштанлык күрсәтеп, якын итеп, ләкин ниндидер бер сөйкемле балаларча тәкәллеф1 белән кул биреп күрешәләр:
– Исәнмесез, дядька!
– Исәнмесез, бабушка!
– Улыгызны күреп бик шатлангансыздыр?
– Хәзер инде исән-сау бөтенләй кайтуын көтегез!
Гомумән, киң илнең төрле якларыннан җыелган һәм кайсыдыр шәһәрләрдә, авылларда шундый ук карт әти-әниләре калган бу солдатлар чал кергән түгәрәк кара сакаллы, таза бәдәнле Галимҗан абзый белән ак йөзле, кечкенә буйлы Мәрьям абыстайга олы кызыксыну һәм эчке уйчанлык белән карыйлар иде. Гүя алар да менә шулай әти-әниләре белән бәхетле күрешү минутларына ирешүне өмет итәләр һәм хәзерге минутта шул күрешүне күз алларына китереп, шуның сагынычлы куанычын тоеп торалар кебек. Гомәрне әйләндереп алган түгәрәк эченә, көтмәгәндә, юан гәүдәле, кыска муенлы, бик шома итеп кырынган түгәрәк битле бер майор килеп керде. Гомәр аны күрү белән корыч чыбык шикелле җитез тураеп, үкчәләрен бер-берсенә бәреп честь бирде. Майор көр тавыш белән русча:
– А, старшина Салимов, килеп җиткәнсез икән! – диде.
– Так точно, товарищ майор!
– Бик вакытлы… Ә, кадерле папаша белән мамаша да озата килгән икән! – Ул карт белән карчыкка ихтирам йөзеннән, ләкин тигез дәрәҗәле үз кеше булырга тырышып, кул биреп күрешә. Гади генә итеп: – Здравствуйте, папаша! Ну, как поживаем? – ди.
Галимҗан абзый дәрәҗәле кешенең бу игътибарына каршы тиешле ихтирам белән җавап бирә:
– Слау бух, товарищ!
Майор янә, улларын күрү куанычын уртаклашып, берничә җылы сүз әйтә, күрешүнең бик кыска вакытлы булуына тәәссеф2 белдерә.
– Ничава, товарищ, ничава, – ди моңа каршы Галимҗан абзый сабыр гына. – Вайна бит, знаем!
Бу сүзләрне ишеткәч, майор, кашларын күтәрә биреп, чын соклану белән Галимҗан абзыйга беравык карап тора, аннан, дәртләнеп, сугышның тиздән бетәчәген, Совет Армиясенең дошманны, һичшиксез, тар-мар итәчәген сөйләп китә, бер уңайдан армиягә, Гомәр кебек, менә дигән егетләр үстереп биргән ата-аналарга рәхмәт тә әйтә һәм иң ахырда, бер авыз русча сүз белмәгән Мәрьям абыстай өчен генә булса кирәк, Гомәрнең аркасыннан кагып, үзенчә татарчалап:
– Улан якши, улан якши! – дип куя.
Мәрьям абыстайның күңеленә бу сүзләр аеруча ошады. Аның ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны ычкындырмыйча аулап тора иде. Сүзләр аның өчен аңлаешлы булмаса да, ул бу кешеләрнең нинди тавыш белән сөйләүләреннән, аларның күз карашларыннан Гомәргә булган дуслык, якынлыкны ачык сизә, күңеле аның бу кешеләргә карата рәхмәт белән тула, эченнән: «Иптәшләре, Ходайга шөкер, әйбәт кешеләр икән!» – ди һәм улының киләчәк гомере, саулыгы өчен тынычлану тоя.
Ахырда алар яныннан кызыл фуражкалы станция начальнигы үтеп китә. Бераздан паровоз нечкә трубасыннан еш-еш ак пар чыгарып, дәртләнеп шаулый башлый. Менә эшелон буенча төрле урыннан «Вагоннарга!» дигән команда ишетелә. Гомәрләр тирәсенә җыелган солдатлар, ашыгып, вагоннарына таралалар. Поезд кузгалыр алдыннан, аерылышуның иң соңгы минутлары, гадәттә, кешеләр өчен аеруча авыр була. Бу вакытта кешеләр сүзсез калалар һәм, аерылышуның никадәр газаплы булуын бөтен йөрәкләре белән сизсәләр дә, паровозның тизрәк кычкыртуын көтәләр. Гүя кеше, үз-үзенә исәп бирмәстән, тизрәк шул аерылышу газабыннан котылырга тели. Гомәр дә, Галимҗан абзый да, Мәрьям абыстай да, бер сихерле көч тарткан шикелле, алга, эшелон очына сүзсез карап торалар. Ниһаять, паровоз озын итеп кычкырта һәм, көч җыйгандай, бераз бик куәтле шаулап тора. Соңра поездны акрын гына урыныннан кузгата… Бирешмәскә тырышкан вагоннар сыкранышып рельслар өстеннән тәгәри башлыйлар. Кемдер вагон ишегеннән:
– Сәлимов, без киттек! – дип кычкыра.
Гомәр бу очрашу дәвамында беренче тапкыр бик җитди чырай белән:
– Йә әти! – ди һәм әтисенә ике кулын суза.
Галимҗан абзый улының кулларын тота төшә.
– Хуш, улым! Алла хәтәр-хәвефләрдән үзеңне сакласын. Яңадан исән-сау күрешергә язсын! Хатларыңны еш яза тор.
Соңра Гомәр әнкәсенә карый. Ул, татар улларына хас тыйнаклык белән, бары күрешмәкче генә булган иде. Ләкин әнисенең шундый бер тирән газаплы мәхәббәт белән сүзсез караган яшь тулы күзләрен очраткач, ирексездән алга омтылып, аның кечкенә, җиңел гәүдәсен күкрәгенә кыса. Берничә секунд дәвамында ул нәкъ йөрәге турында әнисенең җылы сулышын тоя, аның хәлсез тавыш белән пышылдап, күкрәге эченә әйткәндәй: «Улым, улым!» – диюен ишетеп кала, ләкин поезд тавышыннан башка сүзләрен аера алмый… Ниһаять, ул, әнисеннән сак кына аерылып, ераклашып барган вагон артыннан йөгерә. Иптәшләре, кул биреп, аны вагон эченә тартып алалар. Инде вагон ишегенең кырыена бөтен гәүдәсе белән туры басып артына караганда, аның йөзе гаепле сыман, кичерү сорагандай елмая, кысылып караган күзләре дымланып ялтырыйлар төсле.
Поезд кызулый. Вагон тәгәрмәчләре рельс ялгаулары өстеннән тигез тавыш белән сугып үтүләрен ешлата баралар.
Мәрьям абыстай улының бөтен сыны күренеп барган вагон ишегенә йотлыгып карый. Ләкин аның күз аллары томанлана. Вагоннар, бер-берсе белән кушылып, бик кызу алга шуган тоташ бер кызыл стена булып күренә башлыйлар. Гомәр шул тоташ кызыллык эчендә югала. Ахырда бу кызыллык, сыегаеп, чуар бер шәүләгә әйләнә, һәм поезд кире артка таба чапкан шикелле була.
Авылдан станциягә таба йөгерә-йөгерә Заһидә белән Зәйнәп киләләр. Заһидә өстендәге җәйге пальтосының югары төймәләрен ычкындырган, башындагы ак яулыгын кулына алган… Аның кыска калын толымнары сүтелә төшеп, чәч бөртекләре җилдә очкалыйлар, кыр җиленнән һәм кояштан янып каралган киң маңгаена, борын очына тир бөртекләре чыккан.
Ул поездның киткәнен белә. Ул аның тавышын ишетте. Кызыл эшелонның сырт артына яшеренүен күрде. Гомәрне алып киткән поездның ак төтеннәре, вак болытлар булып, станция өстеннән акрын гына йөзеп үтәләр – ул шуларны да күреп бара. Ләкин бара, Гомәрнең китүен, аны күрми калуын бик яхшы белсә дә, юри тукталырга теләмичә, тыеласы килмәгән бер ярсу белән аскы иренен тешләп һаман бара. Бу баруда үз-үзенә хисап бирмичә, чынлык белән килешергә теләмәү тискәрелеге сизелә иде. Чыннан да, аның Гомәре шундый көтмәгәндә кайткан иде, аның Гомәре шундый тиз китеп тә барды. Ул, Заһидә, аны күрми дә калды. Болар бар да дөрес бит! Ләкин ни өчен дөрес?.. Ни өчен дөрес?
Менә аларга станциядән кайтып килгән туры ат очрады. Галимҗан абзый, кызларны күрүгә, атны туктатырга кушты. Зәйнәп йөгереп әбисе янына килде. Заһидә тарантастан шактый читтә туктады. Галимҗан абзый, аңа карау белән, кызның йөрәгендә ниләр кайнаганын бик яхшы сизеп алды. Ул, йомшак тавыш белән ата булып, бары:
– Кызым, Заһидә, утыр безнең янга! – диде.
Заһидә әүвәл башын селкеп куйды, соңра кискен генә бары бер сүз ташлады:
– Кайтмыйм!
Галимҗан абзый артык сүз әйтүнең урынсыз икәнен белә иде. Ул кузладагы малайның аркасына акрын гына төртеп куйды:
– Әйдә, балам, кузгал!
Алар кузгалып киткәч, Заһидә, янә бераз бара төшеп, юл буена чирәмгә утырды. Ул беркемгә үпкәләми дә, беркемгә ачуланмый да иде. Хәтта сөйгәне Гомәрне күрми калуның никадәр үкенечле булуы турында да юньләп уйламый иде. Ул бары йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буйлап йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ул янындагы үләннәрне йолкып-йолкып ала, аларны тешли яки калтыранган бармаклары белән бик вак итеп өзгәли. Янә ул һаман бугазына күтәрелгән төерне кире йота алмаудан гаҗиз иде. Ул тырыша, ачу белән башын селкеп куя, аскы иренен тешләп тора, ләкин юк – төер һаман бугазына килә. Ахырда ул башын кинәт тезләре өстенә сала һәм һичбер нинди тыелусыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп, тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата елап җибәрә.
Икенче көнне Галимҗан абзыйның йортында гадәттәге тормыш, үз ярлары эченә кайткан елга кебек, акрын гына ага башлады. Ләкин бу тыштан гына шулай иде. Асылда, өй эче Гомәрнең күзгә күренмәс рухы белән тулы кебек, һәм кешеләр, көндәлек эшләрен эшләп, тыштан бернәрсә хакында уйланмыйча тыныч кына йөргән төсле күренсәләр дә, шул рухның әсирлегеннән чыкканнары юк иде. Аларның күңел күзләре алдында Гомәрнең җанлы кыяфәте һаман басып тора, башларыннан аның турында уйлау чыкмый, өйнең җиһазлары, Гомәрнең эзен үзләрендә саклаган кебек, аның булуын, аның кайда утыруын, нәрсәгә тотынуын искә төшереп торалар. Инде Гомәрнең өстәл өстендә онытылып калган портсигары барысына да, бигрәк тә Мәрьям абыстайга, бик серле мәгънәгә ия булган хикмәтле бер нәрсә булып күренә. Портсигар турында сүзләр күп була, һәм аның онытылып калуын бөтен күрше-тирә белән Гомәрнең исән-сау әйләнеп кайтуына юрыйлар. Мәрьям абыстай һәркемгә бер тапкыр күрсәтеп чыкканнан соң, бу зат нәрсәне каядыр, һич кеше күзе төшмәслек җиргә яшереп куя.
Галимҗан абзыйның гадәтендә хыяллану булмаса да, ул да улы турында уйланудан туктамый иде. Гомәр аңарда, ике елдан артык вакыт эчендә бары бер генә сәгатькә күренеп китүенә карамастан, бик яхшы тәэсир калдырган иде. Ул аңа буе-сыны белән өлгереп җиткән, акылга утырган, холкы күркәм булып камилләшкән чын ир-егет булып күренде. Исән-сау кайтса, үзенә тиң торырлык, гаиләсенең яхшы исемен сакларлык, бәхетле тормыш төзи алырлык кеше булуына ышанасы килде. Шул уңай белән ул Заһидә турында да уйланып куйды.
Камилә килендә Гомәрнең кайтып күренүе сүнеп барган өметләрен яңадан тергезде. Ике елдан бирле хәбәре булмаган ире Фатих исән-саудыр төсле булып тоелды. Аның да шулай көтмәгәндә кайтып керүенә ышанасы килде, һәм Камилә ятса да, торса да, өзелеп сагынган Фатихын ничек каршы алуы, нинди сый-хөрмәт күрсәтүе, нинди назлар белән куштанланып сөюе турында уйлаудан тыела алмый иде.
Мәрьям абыстай исә, бичара, Гомәрнең һәр сүзен, һәр карашын, һәр хәрәкәтен күз алдыннан һич югалтмаска тырыша, улының җанлы кыяфәте тирәсендә әйләнеп йөргән шикелле, һаман аны тулырак беләсе, ачыграк итеп күрәсе килә. Шуңа күрә дә вакыт-вакыт Мәрьям абыстайга улы турында нәрсәнедер белми калгандай, ниндидер сүзен хәтерләп бетермәгәндәй тоела. Ул Галимҗан абзыйдан сорашырга бераз шүрли, ләкин килене Камиләне бер дә тынычлыкта калдырмый. Һич көтмәгәндә ул:
– Килен балам, Гомәрем ничә чынаяк чәй эчте әле? – дип сорап куя. Яки бераздан борчылып: – Килен, Гомәрем катыкны яратып ашадымы икән? – ди. Яки уйланып йөри-йөри дә: – Килен, Гомәр нәрсә диде әле? – дип, Камилә һич хәтерләмәгән нәрсәне белергә тырышып азаплана.
Шулай да вакыты белән аның әрнеп эче поша башлый. Гүя Гомәр кайтмаган да һәм ул аны күрмәгән дә шикелле булып тоела. Мондый минутларда Мәрьям абыстай сүзсез уйчанлыкка төшә, хәлсез бушлык аны янә акрын гына йота башлаган кебек була. Шундый минутларның берсендә ул картыннан кыюсыз гына:
– Син, кичә Гомәрнең кайтуы төш идеме, әллә өн идеме? – дип сорый.
Галимҗан абзый карчыгына кызганып карый, ләкин йомшак кына елмая һәм, дәртләндерергә теләгәндәй:
– Өн иде, карчык, өн иде! – дип кычкырып куя.
Мәрьям абыстай юату ишеткән бала кебек тынычлана. Ул, өй түре тәрәзәсенә барып, тимер юл буена карый. Менә аның каршында карт юкәләр ышыгына яшеренгән кызыл түбәле станция, сарыга буяган җыйнак каралтылар һәм станциядән ике якка сырт буйлап еракка, бик еракка сузылып киткән тимер юл… Станция буш… Көмеш дилбегә шикелле ялтырап яткан тимер юл тыныч… Авылның кырыеннан ук киң иген кыры башлана. Яшь, сылу арышларның салмак кына баш чайкавы, кара күләгәләрнең бер-берсен куып йөгерешүе шикелле, тимер юл аша үтеп, якты офыкка китеп югала. Күк аяз. Ерак кырлар түрендә күгелҗем сыек томан. Бу томан эчендә исәпсез күп энҗе тузаны йөзгән шикелле, җем-җем килеп, күзләрне кытыклап тибрәнә… Һәм күңел әнә шул нурлы томан артына китеп югалган яшел кырлар түреннән ерактагы поездның дәртле кычкыртып килеп чыгуын тоеп тора.
Мәрьям абыстайның иреннәре акрын гына кыймылдыйлар:
– Кайтыр күз нурым, кайтыр!
1944
О проекте
О подписке