– Исәнмесез, мөхтәрәм кардәшләр! – диде ул, барыбызга берьюлы мөрәҗәгать итеп. – Яз бәйрәме котлы булсын! Ашларыгыз тәмле булсын!
Халык:
– Рәхмәт! Тәмле, бик тәмле ашың, Юныс! Афәрин! – дип җавап кайтарды.
– Бәтәч, танышлар да бар икән, – диде Әхмәтҗанов, миңа күзе төшеп. – Сәлам сезгә, каләм әһелләре!
Бу игътибарга мин хәтта бераз ирәеп тә куйдым.
Шулай итеп, тамагыбыз тую өстенә Азатның демонстрациядән соң чак кына кырыла төшкән кәефе күзгә күренеп яхшырды. Ирек мәйданында мәҗбүри лозунглар ишетеп гарык булгач, гап-гади бер адәми затның яз бәйрәме белән тәбрикләве, ихласлылыгы миңа да шифалы тәэсир итте. Һәм бу көн безнең өчен, чыннан да, бәйрәм булды дип әйтә алам.
Безгә кабат андый бәйрәмне күрергә язмаган икән.
Азат ремонтны Җиңү бәйрәме көненә төгәлләп, машинасын комиссия кабул итәргә тиеш иде. Шуннан соң мин аның шалтыратуын көттем, исәбем буенча без хәзер, Азат руль артына утыргач, Казан автовокзалында да очраша алачак идек. Мин хәтта җәй көне, Азат белән янәшә утырып, Яшел Үзән белән Казан арасында берничә рейс ясарга планлаштырып куйдым.
Ләкин Азат Җиңү бәйрәме үтеп берәр атнадан соң гына шалтыратты. Аның тавышы ук башка, үзгә иде.
– Минем проблемалар килеп туды әле, Илдар, – диде ул, сүзен озынга сузып тормастан. – Шушы бер-ике көндә хәл ителер дип уйлыйм… Хәзергә сорашмый тор, яме!
– Кайчан күрешәбез соң? Бәлки, миңа килеп чыгаргадыр?
– Юк, юк! Тик син борчылма. Шәт, бөтенесе дә рәтләнер.
– Яхшы. Бирешмә!
Арабызда телефоннан менә шундый гына сөйләшү булды.
Нинди проблемалар икән ул? Эш буенчамы? Көнкүрештәме? Шәхси пландамы? Уйлап карасаң, боларның һәммәсенең ихтималы бар иде. Азатның гаепле булуын мин башка да китерә алмый идем.
Ремонтланган автобусны комиссия тоткарлыксыз кабул иткән. Рульгә ике-өч кеше утырып, машинаның берәм-берәм барлык системаларын тикшереп чыкканнар. Алар сыңар кимчелек тә таба алмагач, бәйләнчек комиссия башлыгы машинада территорияне үзе ике тапкыр әйләнгән.
– Чыннан да, «как часы» эшли бу уенчык! – дигән ахырда комиссия җитәкчесе. – Двигатель тел тидергесез… Педальләр сизгер, ишекләр тыңлаулы, сигнализация нормаль… Ә салон… теге ни… дизайн диләрме әле? Зәвык белән эшләнгән, чёрт возьми! Нинди фикерләр бар?
– Гадәттәгечә, «яхшы» билгесенә кабул итәргә! – ди бер комиссия әгъзасы, Акулов фамилияле шофёр.
– Килешәм. Сәйдәшевнең ремонт бригадасы премиягә лаек, минемчә. Оештырырбыз. Начальствога үзем кереп ялынырмын.
Автобусның документларын бик тиз карап, иртәгесен яңа номер элгәннәр, ә менә югары квалификацияле слесарь Сәйдәшевне шофёр итеп рәсмиләштерү өчен бер көн генә җитмәгән, һәм тәүге рейска автобусны бөтенләй башка кеше – профсоюз активисты, әлеге дә баягы Акулов алып чыккан. Хәер, Азат моны белмичә дә калган, чөнки, яңа машинасына утырыр алдыннан, ял сорап, әйбәтләп мунча кергән, парикмахерда чәчләрен төзәттереп, кием кибетләрендә күңеленә ошарлык костюм эзләп йөргән, пассажирлары каршында автобусы кебек чиста һәм пөхтә буласы килгән…
Икенче көнне эшкә килгәч, Азат Сәйдәшевне, автопарк территориясенә керүгә үк, сул яктагы чирәмлектә торган җимерек автобус каршылый. Аның автобусы. Ярты ел буена бөтен күңелен биреп төзәткән, һәр шөребен кулыннан үткәргән һәм, асылда, яңадан тудырган автобусы.
Азат машина тирәли әйләнеп чыга һәм, ташыган ачуын җиңә алмыйча, кыйшаеп ябылмыйча калган алгы ишекне ике йодрыгы белән төя башлый. Ул арада автобус янына башка шофёрлар да җыелалар.
Акулов машинаны юл буендагы бетон баганага бәрдергән икән. Автобусның алгы уң як почмагы яньчелеп, пыялалар чәлпәрәмә килгән, багана да түзмәгән, – бәргән җирдән сыгылып төшеп, автобусның түбәсенә ауган.
Ярый әле, корбаннар булмаган, хәтта Акуловның үзенә дә, бер-ике тырналган җирен исәпләмәгәндә, һичбер зыян килмәгән.
– Бәхете бар икән, ничек күкрәге изелмичә калгандыр, – диешәләр күпне күргән шофёрлар. – Мондый чакта рульдән дә куркыныч нәрсә юк…
– Ни сөйли соң үзе? Авариянең сәбәбен әйтәме?
– Тормоз… Тормоздан күрә, имеш.
Шофёр халкы кырын-кырын Азат Сәйдәшевкә карап куя.
Ә Сәйдәшев, бер сүз дә әйтеп тормастан, туп-туры кадрлар бүлегенә китә һәм эштән азат итүләрен сорап гариза яза.
Кадрлар бүлеге мөдире, Бикбау фамилияле кеше, карап торышка инде күптәнге пенсионер, әүвәлге номенклатура әһеленә дә тарткан, димәк, совет куласасының әле астында калып, әле өстендә булып чыккан дип уйларга кирәк, Азатка ашыкмаска киңәш итә.
– Аннары, – ди ул, – бүген кич профсоюз җыелышы булырга тиеш… Турысын әйтәм көн тәртибенә кичәге авария мәсьәләсе куелачак.
– Яхшы. Мин җыелышта булырмын, – ди Азат. – Ләкин гаризам сездә калсын.
Азат Сәйдәшевнең йөрәге гомеренә беренче тапкыр шушы минутларда зәгыйфьлеген, арыганлыгын сиздереп ала. Мөдирнең күзе очлы (дөресрәге, тәҗрибәле) икән: Азатның агарынганын күреп, ул аңа кичекмәстән медпунктка барырга куша.
Медпунктта Азатка башта валидол каптыралар, аннары, йөрәк авыртуы җибәрми торгач, укол кадыйлар.
Бераз тынычлангач, Азат миңа шалтыраткан.
Җыелышта беренче сүз Акуловка бирелә. Хатын-кызлар ирексездән күз сирпеп ала торган чибәр кеше икән ул. Уртачадан калкурак буйлы, кырыкка җитеп килсә дә, яшь чырайлы бу шофёр эшендә алдынгылыкка омтылмый, әмма түрәләр каршында абруе бар, чөнки ипле итеп сөйләшә белә, конфликтка кермәскә тырыша, гомумән, активистлардан исәпләнә. Казаннан комиссия-мазар килеп төшсә йә кунаклар булганда, түрәләр белән янәшәдә, эшчеләр сыйныфы вәкиле буларак, шушы Акулов тора. Аны, ихтимал, көнләшебрәктер, «күз көеге» дип йөртәләр. Чөнки президиумда да ул утыра, Мактау тактасын да аның сурәте бизи, район гәзите генә түгел, хәтта республика гәзитендә дә фоторәсеме басылган икән.
– Иптәшләр… – дип сүзгә керешә ул. – Иптәшләр… Үзегез беләсез, ремонттан яңа чыккан бу автобус руленә мин очраклы рәвештә генә утырдым, чөнки үземнең автобус профилактика үтә иде. Рейска чыгарырга бүтән машина да, буш шофёр да табылмагач, автобусны бер көнгә миңа тоттырдылар… Шикләнебрәк булса да алындым мин бу эшкә…
– Ә нидән шикләндең? – дип сорау бирә шунда арттан бер таксист.
– Нидән дип… Автобусны яңа бригада ремонтлаган… Сәйдәшев бригадасы. Ә Сәйдәшев, гомумән, коллективта яңа кеше, үзен уңай яктан күрсәтеп өлгермәгән әле дип әйтимме?
– Мәсьәләгә якынрак кил! – ди әлеге тавыш. – Казанга ничек барып җиттең? Нормальномы?
– Нормально.
– Тормоз ничек иде?
– Мин аның эченә кереп карамадым.
– Ә Казаннан кайтышлый ясаган аварияңне шуңа сылтыйсың бит…
– Чөнки башка сәбәп юк, – дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирә Акулов һәм, артка борылып: – Ә нигә миннән сорау ала ул? – дип, президиумга мөрәҗәгать итә, ярдәмгә өметләнә.
– Сез, иптәш Акулов, җавап бирергә тырышыгыз. Чөнки бу сораулар барыбызны да кызыксындыра.
– Әйтәм ич, кинәт тормоз киреләнде…
Җыелыш рәисе өстәлендәге кәгазьләргә күз төшереп ала да:
– ГАИ актыннан күренгәнчә, авария булыр алдыннан, сезнең алда да, артта да машина булмаган… Юлда бернинди комачау юк, ә сез, нигәдер уңга каерып, көпә-көндез кюветка төшкәнсез һәм машинаны баганага бәрдергәнсез… Автобусның тормозы төзек, иптәш Акулов! Комиссия аны җентекләп тикшерде. Фактлар шундый, аңлыйсызмы?
Акулов ык-мык килә.
Шулчагында иң алда утырган түм-түгәрәк гәүдәле бер карчык торып баса. Софья Матвеевна.
– Дөресен сөйлә, Акулов, – ди карчык тыныч кына. – Кичә минем күршем, гөнаһ шомлыгына каршы, синең автобусыңа утырып, Казаннан кайткан.
Акулов, тәшвишләнеп, Софья Матвеевнага текәлә.
– Син бит рульдә йоклап киткәнсең, Акулов! Ә үзең кешегә нахакка яла ягасың! Синең үзеңнең тормозың эшләмәгән дим мин, беләсең килсә. Аккош күле буенда тукталгач, «Ак каен» кафесына кереп чыкканыңны да сөйләде күрше хатын, чөнки ул үзе дә шунда бер стакан минераль су эчкән. Ә синең ни эчкәнеңне мин әйтимме, гөнаһыңны үзең таныйсыңмы?
Калганнарын Азат тәфсилләп тормады. Акулов, әлбәттә, акланып маташкан, ахырда аның ике көн буена улының һәм хатынының туган көнен бәйрәм иткәнлеге, аңа кичә, гомумән, руль тотарга ярамаганлыгы ачыклана.
Икенче көнне кадрлар бүлеге мөдире Бикбау белән Азат арасында бик җитди сөйләшү була. Мөдир Сәйдәшевне гаризасын кире алырга үгетли, администрация исеменнән гафу үтенә, чөнки автобусны башка шофёрга тапшыруны ялгыш булган дип саный. Тиздән ике яңа автобус кайтырга тиеш, һәм администрация шуларның берсен Сәйдәшевкә бирергә дип карар кылган икән.
Азат көчәнеп кенә елмая, ләкин сүзеннән кире кайтмый.
Мөдир психологик дәлилләр дә китереп карый:
– Сез бит, иптәш Сәйдәшев, коллективка да ияләшеп беттегез, сезне биредә һәркем ихтирам итә, – ди. – Сез Акуловка карамагыз, берәү генә ул… Хәер, алар башка җирләрдә дә бар барын…
Сәйдәшевнең дәшми торганын күргәч, Бикбау, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, ишек янына барып, аны тиз генә ачып карый да соңгы дәлилен ачып сала:
– Азат Нәҗипович, – дип эндәшә ул шыпырт кына. – Миңа сезнең тормыш юлыгыз билгеле… язмышыгыз… башыгыздан кичкән хәлләр… Мин ул авыр елларны яхшы хәтерлим, чөнки үземнең дә якын туганнарым репрессия корбаннары булды. Фашистларга әсир төшеп исән калган гарип абыебызны кырык җиденчедә барыбер Колымага озаттылар, ул шуннан кайтмады. Кырык тугызынчыда студент энемне сәяси гаепләделәр. Утыз җиденчеләр булса, миңа да җиле тигән булыр иде, ә болай… ачыктан-ачык кагылмадылар, әмма хезмәт буенча үсәргә юл бирмәделәр. Мин гомер буе баш инженер урынбасарлыгыннан уза алмадым… Партиягә ХХ съезддан соң кердем. Анда да райкомдагы бер акыллы баш: «Нишләп сезнең фамилия морзаларныкы сыман яңгырый?» – дип җанга тигән иде.
Боларны сөйләгәнем өчен гафу итегез… Мин аларны сөйләргә дә тиеш түгел идем… Мин сезгә, Азат Нәҗипович, лагерь тузаны булган энемә караган күк карыйм һәм үземне сезнең каршыда бурычлы итеп тоям. Сезне төрле… катлауланулардан саклыйсым килә. Аңлыйсыздыр, кайбер сәбәпләр аркасында мин барысын да әйтеп бетермим… Үтенәм сездән: әйдәгез, хәзергә гаризагызны бер читкә куеп торыйк, теләсәгез, бер айлык ял рәсмиләштерербез. Янәшәдә генә Васильево санаториесы бар, анда йөрәкне әйбәт дәвалыйлар, бирегә бөтен союздан авырулар килә… Путёвканы профсоюз бирер…
Җылы сүз җанны эретә. Карт хезмәткәрнең ихластан әйткән сүзләре Азатны тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә.
Берничә көннән соң, миңа килгәндә, ул инде шактый тынычланган иде, шулай да мин дустымның йөзе суырылыбрак китүен абайладым. Азат моны соңгы вакытларда начар йоклавы белән аңлатырга тырышты. Ул, кадрлар бүлеге мөдиренең киңәшен тотып, бер айлык ял алган иде.
Азат миңа автобус кыйссасын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Күрәләтә гаделсезлеккә нык рәнҗегән иде ул һәм моны миннән яшерүне кирәксенмәде дә. Аны бигрәк тә Акулов кебек вак хәшәрәтләрнең иркенләп алдашуы һәм безнең системаның аларга каршы корал таба алмавы гаҗәпкә калдыра иде. Бу мәсьәләне бик куертасым килмәсә дә, батырчылык итеп болай дидем:
– Заманында үзеңә очраган теге йолкыш Мурзаевны исеңә төшер. Бүгенге Акулов әнә шул Мурзаевтан яралган бит… Ә менә кадрлар бүлеге мөдире Бикбау мине, чыннан да, гаҗәпләндерә. Барысын да әйтеп бетерә алмыйм дигәнме әле?
– Әйе, шулайрак диде.
Бикбау, әлбәттә, күбрәк белә торгандыр, чөнки, шөбһәсез, Дәүләт иминлеге комитеты Азат Сәйдәшевнең тормыш-көнкүрешен күздән ычкындырмас. Эштәге хәлләрен, әлбәттә, кадрлар бүлеге аша да даими контрольдә тоталардыр. Әгәр шулай икән, мөдир, чыннан да, Азатка яхшылык тели, бәлки әле, аны яклап та кала торгандыр. Мин Азатка шуларны әйттем.
– Үзем дә шулайрак уйлыйм, – диде Азат. – Ләкин мин дуамал адым ясамаска тырыштым кебек. Кем әйтмешли, ата казны котыртмыйм, мораль яктан тотнаклы, эчмим, тартмыйм, анекдот сөйләмим…
Азатка ияреп, мин дә елмайдым.
– Ну бу күркәм сыйфатларың Черек күл «агайларын» сагайта гынадыр әле, – дидем. – Совет стандартына бик туры килми бу диярләр. Валлаһи, шикләнерләр. «Тымызык күлдә корт уйный» дигән сүз бар…
Азат шундук җитдиләнде.
Мин аңа сәламәтлегенә игътибарлы булырга киңәш иттем, кыш буе алсыз-ялсыз эшләвен исенә төшереп:
– Безнең яшьтә йөрәк белән шаярырга ярамый, санаторий турында да уйла, – дидем.
– Ял итеп карыйм әле, аннан күрербез, – диде ул ничектер ваемсыз төстә. – Бер атна-ун көнне тик кенә урманнарда йөреп, сәйран кылып үткәрергә исәп. Фотоаппарат асып. Аннары мин бит, начармы-яхшымы, рәссам да әле. Эскизлар эшләрмен. Иртәгәгә дә планым бар.
– Нинди план?
– Беләсеңме, «яшел бишегем» дип атап булмаса да, Атнаны кайтып күрәсем килә.
Чамалап карадым да, Атна авылыннан әйләнеп кайту өчен, бер көн генә җитмәячәген әйттем. Хәзер ул район үзәге түгел, һәм анда автобуслар йөрмидер, юллары да асфальт түгелдер, дип кисәттем. Азатның моңа исе китмәде, йөк машинасына утырырга да риза икәнлеген, поезддан соң егерме-егерме биш чакрымны җәяүләп тә бара алуын әйтте.
– Ә төн кунуга килгәндә, фатир бетмәс әле, – диде.
– Ихтыярың салават, – дидем мин, – җилләнеп кайт, алайса. Автомобиль юллары китабына күз салсаң да әйбәт булыр.
– Әйе, карармын, андый атласым бар минем.
Азатның «балачакка сәяхәте», нәкъ мин уйлаганча, ике көнгә сузыла. Бу сәяхәтне уңышсыз булган дип әйтергә телем бармый, әмма ул бик үк өметле башланмый.
Атнага иң якын тимер юл станциясенә Азат иртәнге электричка белән бара, аннары, олы юлга чыгып, шул якка баручы «ЗИЛ»га утыра. Атнага борылган юл чатында аннан төшеп кала да, канау буендагы чирәмгә кырын ятып, тагын берәр җай чыкканын көтә башлый.
Байтак көткәннән соң, аның янына сөт ташучы бер машина килеп туктый. Шофёры, кабина ишегеннән башын тыгып:
– Атнагамы? Булса – утыр, бер тәңкәңне әзерлә! – дип, бөтенесен бер сулуда әйтеп бетерә.
Азат, тиз генә сумкасын һәм плащын алып, кабинага шофёр янәшәсенә кереп утыра.
– Кая барыш, шеф? – дип сорый шофёр, кузгалып киткәч тә һәм бардачоктан яшел каплы «Шипка» сигаретын алып кабыза.
– Атнаның үзенә.
– Алай икән. Импортный сумкаңа караганда, Казаннан гына түгел кебек үзең?
– Юк, Казаннан дисәң дә була. Яшел Үзәннән.
– Таныш җир. Ә безнең Алла каргаган шүрәле якларында ни йомыш?
– Кайчандыр Атнада торган идек. Бер күреп кайтыйм дидем.
– Турист, значит. Сәяхәтче! Ягъни мәсәлән, Юрий Сенкевич, – дип, шофёр бер минутта Азатның кемлеген ачып сала.
Шофёр «син» дип кенә эндәшкәч, Азат та шул әшнәлек теленә күчә:
– Ә син, значит, колхоз шофёры?
– Точно. Молокозаводка сөт ташыйм. Ике меңенче елга кадәр азык-төлек проблемасын хәл итүгә өлеш кертәм дип тырышу.
Шофёр төпчеген яртылаш ачык тәрәзәдән чиертеп кенә ыргыта да сораштыруын дәвам итә:
– Шулай да безнең як кешесенә охшамагансың син… абзый, – ди. – Мәскәү генә түгел, Балтыйк буе кешесенә тарткансың… Сугыш вакытында бездә эвакуациядә булган идеңме әллә? Татарчаны да шунда өйрәнгәнсеңдер әле. Дөресме?
– Дөрес түгел.
– Алайса… ГДРмы? – дип, һаман төпченә әрсез шофёр.
Качышлы уйнауны бер дә өнәмәгәнгә, Азат турысын әйтүне кирәк таба:
– ФРГ.
– Китсәнә!
– Китмим, – ди Азат. – Мин бит аннан былтыр гына кайттым.
Шофёр сызгырудан да төплерәк җавап тапмый. Шулай байтак кына сөйләшми баралар. Уйга чумгандырмы, шофёр юлга җитәрлек игътибар бирми башлый, сикәлтәле җирләрдә машинаны нык кына сикертеп ала.
– Юлны онытма, – ди аңа Азат. – Сөтеңне дә…
– Хы… – дип мыгырдана шофёр һәм башын чайкап куя. – Хы… Шулай да, абый кеше, ФРГда кем булып һәм күпме хезмәт хакы алып эшләдегез икән дип кызыксынам әле… Ә? Секрет түгелдер ич?
– Секрет түгел, энекәш. Мин анда трейлер да йөрттем, авыр фургон да…
– Шофёр инде, алайса?
– Точно.
– Түләү яклары?
– Дөресен әйткәндә, анда мулрак түлиләр. Ну… мондагы уртача эш хакыннан биш-алты тапкыр күбрәк чыга торгандыр.
– Да-а… Ә «сулга» эшләп буламы соң? «Налево?»
– Андый гадәт юк аларда… Кабул ителмәгән димме?
– Алай икән… алай икән…
Берничә чакрым баргач, гравий түшәлгән олы юлдан сул якка гади авыл юлы аерылып китә. Сөт ташучы шул казылып беткән юлга борылып керә дә машинасын бәләкәй генә инеш буенда көянтә-чиләкләре янында утырган ике хатын кырыена китереп туктата…
– Мин башта аңламыйчарак тордым, – дип сөйләде миңа Азат, исе китеп. – Шофёрым кабинадан төште, цистерна басмасына менеп басты. Теге хатыннар чиләкләрен моңа бирә тордылар, ә ул аларны цистернага бушата торды. Иң гаҗәбе шул: икешәр тулы чиләк белән килгән хатыннар көянтәләренә икешәр тулы чиләк асып китеп тә бардылар. Ә чиләкләре әүвәлгечә марля белән капланган иде…
– Без ФРГда яшәмибез, Аллага шөкер, ТАССРда яшибез.
Кабинага кереп утыргач, «сөтче шофёр»ның беренче сүзләре шул була. Шунысы гаҗәп: ул бу сүзләрне кесәсенә «сул» акча кергәнгә канәгатьләнеп кенә түгел, туган иле белән чын мәгънәсендә горурланып та әйтә шикелле.
Шофёр, машинасын чигендереп, кабат олы юлга чыга.
– Суны каян алганнар алар? – дип сорый, ниһаять, Азат, бераз тынычлана төшкәннән соң гына. – Шул шакшы инештәнме?
Шофёр моны белмәгән булып кылана:
– Бәлки, берәр чишмә бардыр, – дигән була.
– Ә сөтне нишләтәләр?
Сөт карагы кызып ук китә:
– Нишләтәләр, нишләтәләр! Бала-чага соравы биреп маташасың! Теләсә нишләтәләр. Теләсәләр, каймак ясап саталар, теләсәләр – эремчек. Теләсәләр, дуңгызларына эчерәләр. Пүнәтәйме, сакаллы сабый?
Ни түзем Азат Сәйдәшев тә шунда чыгырыннан чыга:
– Машинаны туктат, сволочь! Дуңгыз! – дип, йодрыгын йомарлый.
Бераз шиккә калса да, шофёр исе китмәгәндәй кылана:
– Пажалларымсты! Тиенең дә үзеңә булсын. Әнә бара юлың!
Ул, Азатны утыргыч аркасына кысрыклап, кабинаның уң ишеген үзе ача. Азат бер кулына сумкасын тотып төшкәч, бер дә кирәкмәгәнгә кабина ишеген ябарга дип тоткага үрелгән чакта, шофёр теш аралаш:
– Син үзең «су алып эч», фашист килмешәге! – дип зәһәрен чәчә.
Үзен тыя, шофёрга тырнак белән дә кагылмый кала Азат, ләкин кабина ишегенең тоткасын җен көче белән каерып ала да, «Мә, истәлегем булсын!» дип, тегенең ишеккә сузылган йөнтәс кулына тоттыра. Теге, күзләрен акайтып, бер – Азатка, бер тимер сыныгына карый, агарынган юка усал иреннәре калтырый башлый. Аннары ул куркуыннан кинәт алга элдертә, Азат чак-чак чигенеп өлгерә.
Шулай итеп, Азат өченче машинага утырып кына Атнага барып җитә.
Элекке салам түбәле Атна авылы танымаслык булып үзгәргән, заманча төзекләнгән.
О проекте
О подписке