«Сандугач иң матур җырларын читлектә өйрәнә». Монысының авторын Азат хәтерләми. Аның исендә калганнар буенча гына да мин бу немец галименең хөр фикерле кеше булганлыгын, тоталитар идеология, золым богавы салынган илдә үзенең эчке дөньясын кара тышлы дәфтәренә яшерергә мәҗбүр ителгән «эчке качак» кебек яшәгәнлеген аңладым. Беләсе иде, бездә чын генетиканы аяк астына салып таптый башлагач, Лысенко кебек җаһилләр дәрәҗәгә ирешеп, бакчачы Мичуринны даһи биолог дип игълан иткәч, профессор Клейн дәфтәренә ниләр язып куйды икән?
Фрау Эльза бер кешелек паек алып туклана, шуңа үзенең «натураль» хуҗалыгы биргәнне дә китереп кушкач, ризыклары Азат белән икесенә такы-токырак булса да җитеп бара. «Эрзац-ипи» һәм «эрзац-кофе» кебек ризыкларга да күнегәсең. Шулар янында фрауның токымлы мүкләге биргән сөт һәм өйдә ясаган татлы чөгендер сиробы да бар.
Фрау язга таба, тәвәккәлләп, Азат Сәйдәшевне үзенең остарбайтеры итеп рәсмиләштергәннән соң, болгавыр көннәрдә малайның каян пәйда булганлыгын берәү дә төпченеп тормагач, борчулары басыла төшә. Бу вакытта ир-аттан бушап калган Германия басуларында һәм заводларында йөз меңнәрчә остарбайтерлар – оккупацияләнгән илләрдән куып китерелгән халык эшли. Кызганыч, Азат күрше хуҗалыкларда ярым иректә яшәгән якташлары белән танышырга өлгерми, моңа бик үк омтылмый да, ләкин ерактан гына аларны күргәли. Әгәр алар белән аралашып киткән булса, кем белә, бәлки, малайның язмышы башка якка борылган булыр иде. Яхшы яккамы, әллә начаргамы – анысы икенче мәсьәлә.
Дөньяны тетрәндергән һәм кан елаткан Һитлер хакимлегенә нокта куелыр көннәр якынлаша. Апрель ахырларында Көнчыгыштан килгән совет солдатлары белән Көнбатыш илләрнең гаскәре бергә очрашалар.
8 май. «Һитлер капут». Дөрес булса, аның үле гәүдәсен бензин сибеп яндырганнар. Киноларда күреп Азатлар буыны гашыйк була язган Ева Браун да юк икән инде, ул үзенең Һитлеры белән бергә агу эчеп үлүне артык санаган.
Шулай итеп, сугыш тәмамлана, ә Азат инглиз зонасында – Бөекбритания хәрбиләре кулы астындагы территориядә бүленеп кала.
Оккупация башта сизелми дә. Тормыш әүвәлгечә дәвам итә, чак кына яхшыра, җиңеләя, әлбәттә, паёклар да арта, авызда эреми торган маргарин һәм тәвә йомыркасы порошогы биргәлиләр. Азат мондый тормышны үзгәртергә уйлап та карамый, бөтенесен үз агымына калдыра. Чөнки аның күңелен шик-шөбһәләр кимерә… Фрау берничә тапкыр Азат белән җитди сөйләшергә тырышып карый каравын, ләкин аның үзенең дә тормышка үзгәрешләр кертәсе килми шикелле.
Көннәрнең берендә Эльза ханым күршеләреннән берничә гәзит тотып кайтып керә. Җирле типографиядә басылган кече форматлы русча һәм хәтта татарча басмалар. Фрау аларны остарбайтерлардан сорап алган икән.
Фрау Эльза Азатны каршысына утырта да күптән көтелгән сөйләшүне башлый:
– Синең серең бар, – ди ул туп-туры. – Илеңдә син… ниндидер бәлагә тарыган булгансың… Мин боларын сорашмыйм, балам… Мин сине гаепләргә дә җыенмыйм. Аллам сакласын! Син инде балигъ булып киләсең, барын да үзең хәл ит. Менә бу гәзитләрне синең ватандашларың чыгарган. Укы. Үз бизмәнеңә салып үлчәп кара. Аннары уйлашырбыз.
Азат кич буе шул гәзитләрне актарып утыра. Остарбайтерлар үзләренең профессиональ оешмаларын төзегәннәр, милли телле гәзитләрен булдырганнар, үзләре концертлар куеп, төрле бәйгеләр оештырып яшиләр икән. Гәзит мәкаләләре арасында төрлесе бар. Күбесе, әлбәттә, тизрәк Ватанга кайту яклы һәм хәрби хакимиятләрдән шуны таләп итәләр. Азат фикеренчә, матур гына шигырьләр дә күзгә чалына…
Шулай да бер тешләк автор «Сталин концлагерьларында биш миллион тоткын эшли. Син биш миллион да беренче булачаксың!» дигән фикерне күтәреп чыга.
Болар малайның җитлекмәгән аңын бутыйлар гына. Хәзер ул кемнең дошман икәнен аермый, ә дуслары күренми… Кая соң ул дуслар?
Көнбатыш илләрендә Кравченко дигән бер качакның «Мин ирекне сайлыйм» дигән китабы дөнья күрә. Бу «усал телле» китап күп санлы мисаллар ярдәмендә совет чынбарлыгын һәм Сталинның җинаятьчел режимын гаепләп чыга. Китапны төрле кеше төрлечә каршылый.
Күренекле рус язучысы Константин Симонов, мәсәлән, Кравченконы эт итеп сүгә, аның китабын ялганга, ә үзен дошманга сатылган исерек башка чыгара. Кравченконың гаепләүләрен Парижда оештырылган халыкара судта карыйлар. Көнбатыш коммунистлары СССРдагы каты режимны гүзәл киләчәк хакына көрәшкән вакыттагы сәяси зарурлык белән аңлатып маташалар, ләкин чынлыкта андагы коточкыч явызлыклардан хәбәрдар булмыйлар. Чөнки ул явызлыклар адәм башына сыярлык түгел, нормаль кеше аларны күз алдына да китерә алмый. Совет лагерьларында, үлгән кешене күмәргә алып китәр алдыннан, контроль тәртибендә мәетнең күкрәген лом белән тишү кагыйдәсе нинди кодекска сыйсын? Әлеге судта Кравченко китабында телгә алынган һәм очраклы рәвештә генә исән калган кешеләр шаһит сыйфатында катнашалар, һәм Кравченконың хаклы булуы раслана. Дөрес, ирекле дөньядан тимер чаршау белән аерылган СССР халкы боларны белми дә кала һәм «Безнең кебек иркен сулый торган Башка илләр әле җирдә юк» дигән искиткеч матур «бишек җырын» җырлый бирә.
Бервакыт фрау Эльза Кравченконың шушы китабын табып алып кайта, ләкин эчтәлеге белән танышкач та, аны Азаттан яшереп куя. Изге карчык малайны Ватаны турында яман сүздән саклый. Азат бу китапны еллар үткәч кенә, Солженицынның «ГУЛАГ архипелагы» белән бергә укый.
Тагын кыш уза. СССР һәм Көнбатыш дәүләтләре арасында Германиягә килеп эләккән «совет гражданнары»н ватаннарына кайтару турында бәхәсләр өзелми, радио һәм вакытлы матбугат гел шул турыда гәп куерта. Азат кебекләрне «күчерелмеш шәхесләр» («перемещённые лица») дип атыйлар. Берәр адәмчәрәк сүз тапсалар инде! Әйтерсең лә Азатлар дүрт аяклы мәхлук яисә урындык-шкаф шикелле генә бернәрсә, аларны ничек телисең, шулай күчереп йөртергә ярый!
Ниһаять, сәясәтчеләр бер карарга киләләр. Совет хөкүмәтенең таләбе буенча, әлеге «шәхесләр» оешкан тәртиптә СССР вәкилләренә тапшырылырга тиеш була.
Фрау Эльза белән Азат Казанцев-Сәйдәшевне инглиз хәрби комендатурасына чакырып язу килә. Менә шулчагында гына карчыкның иякләре дерелди башлый… Ләкин, ничек кенә булмасын, Азатны хакимиятләр белән очрашуга әйбәтләп әзерли ул. Кайчандыр оныгына бүләккә дип алып куелган зәңгәр костюмны һәм бөрчекле галстукны Азат бүлмәсендәге урындык аркасына китереп элә. Аннары Азатны җилтерәтеп ваннага алып керә дә аның сул як чигәсендәге гайре табигый чал чәчләрен ромашка эремәсе белән мана.
Ахырда фрау Эльза, театрдагы гримёрша кебек, үзенең иҗат җимешенә карап тора да:
– Йа Раббым… Балам… – дип пышылдый.
Икенче көнне комендатурада мәхшәр. Баксаң, Германия гастарбайтерлар белән тулган икән. Халыкның күбесе хатын-кыз, әлбәттә. Кайберсе чемодан, кәрзин тотып, биштәр асып килгән – шушыннан туп-туры туган илгә юлыбыз дип өметләнәләр. Күңелләре күтәренке, вөҗданнары борчымый, бөергә таянып сөйләшәләр. Арада икенче төрле кешеләр дә күзгә чалына – болары басынкы, кайгылы, күзләрен яшерәләр. Нигә куанмыйлар икән алар? Нидән шикләнәләр? Ватан каршында нинди гөнаһлары бар? Бар, бар гөнаһлары! Фашист армиясе өчен икмәк үстерүчеләр шулар түгелмени? Ә заводларда, – сак астында булса булсын, – шушы гастарбайтерлар бомба ясамаганнармыни? Әлбәттә, бу бомбалар арасында шартламаслык итеп эшләнгәннәре дә булгандыр. Тик эчке сәясәттә Сталинның уң кулы исәпләнгән Берия ялчылары кем гаепле, кем гаепсез икәнен тәгаенләп маташмаячаклар. Бер гаеплене юк итү өчен, алар мең гөнаһсызны кырачаклар.
Азат белә: Германиядән кайткан тоткыннарны туган илдә колач җәеп каршы алмаячаклар.
Кабул итү бүлмәсенең ишеге ачылганда, Азат түрдә ике өстәл торганын, уң яктагы өстәл артында купшы инглиз офицеры һәм күзлекле тәрҗемәче хатын утырганын күреп кала. Ә сул яктагы урындыклар әлегә буш – совет вәкилләре соңгарак калган, ахрысы, һәммәсе дә шуларны көтә.
Чирек сәгатьләп көттергәч, ниһаять, тышкы ишектән өч совет офицеры килеп керә.
Коридордагылар дәррәү аягүрә баскач, Азат та, хәтта фрау Клейн да урындыктан торалар.
– Исәнмесез, гражданнар! – ди беренче булып кергән япь-яшь лейтенант һәм арттан килүче кара-кучкыл подполковникны алга уздыра.
– Здравствуйте! Исәнмесез! – дип, гөжләп җавап бирә коридор.
Туп-туры алга, хәтта борынын чөебрәк өскә караган подполковникның йөзендә ник бер мускулы тибрәнсен. Ул ватандашларын күрми дә кебек.
Артларыннан кабул итү бүлмәсенең ишеге ябылгач кына:
– Бик текә бәндәгә охшый бит әле бу! Сәламебезне дә кабул итмәде… – диешәләр.
Азат белән янәшә утырган бер хатын:
– Ну, моңардан җылы сүзне келәшчә белән дә тартып чыгара алмассың, – дип нәтиҗә ясый.
– Фрау Эльза… – дип пышылдый шунда Азат. – Минем күңелем болгана… Мин бер генә минутка, бәдрәфкә…
– Бар. Ни ярамады икән эчеңә? – дип борчыла беркатлы фрау.
Моннан җиде ел элек сабый Робертны рәнҗеткән, аннары, энесен яклаганы өчен, Азатны бөер тирәсен чамалап дагалы күн итеге белән типкәләгән опер Байчурин ромбиклар урынына хәзер погон тагып алган, тырыш хезмәтләре өчен подполковник дәрәҗәсенә ирешкән икән. Юка усал иреннәр. Шоп-шома итеп кырылган чыгынкы яңаклар. Ялтырап торган күн итек. Азат аны менә шул хром күн итеген ялтыраткан вакса исеннән таный.
Күз алларын томалый торган нәфрәт хисен җиңә алмыйча, Азат Сәйдәшев комендатурадан урамга чыгып китә. «Юк, юк, – дип пышылдый ул, – кеше язмышын Байчурин кебек шакаллар хәл итә торган илгә мин кайта алмыйм…» Көчсезлеген тойганга гына пышылдый Азат Сәйдәшев, ә үзенең бөтен дөнья күзенә карап кычкырасы, җанвар булып үкерәсе килә.
Шушы көннән Азат әти-әнисенең исән калу ихтималына да ышанмый һәм аны бу дөньяга бәйләп тота торган пәрәвездәй нечкә җепләр дә, вакыт-вакыт колак төбендә уйнап күңелне җылыта торган Сәйдәш аһәңнәре дә өзелә. Азатның яшисе килми, бу кадәр гаделсез дөньяны күрәсе килми.
Комендатурадан чыгып качкан көнне Азат соңгы тапкыр елый – язмыш тарафыннан үз өлешенә бүлеп бирелгән күз яшьләрен сарыф итеп бетерә.
Шулай да Азат Сәйдәшев исән кала.
Тик ул, иртә-кичләрен кулы, йодрыклары белән берәр каты әйберне төеп, ярсуын басарга өйрәнә, шуңа күнегә. Атна саен бер кирпечне кулы белән сугып икегә яра. Шул вакытта, үзе дә сизмәстән, усал итеп елмая: бу кирпечтән крематорий миче дә, төрмә дивары да сала алмаячаклар! Тегеләр дә, болар да…
Азат Сәйдәшевнең Отто Клейнга әйләнү тарихы да табышмак түгел.
Ике көн буе Мюнстерда кая барып бәрелергә белмичә каңгырап йөргәч, аңа «өйгә» – фрау Эльза янына кайтып күренергә туры килә. Ә фрау аны зар-интизар булып көтеп торган икән: рюкзакка бөтен кирәк-яракны тутырып куйган һәм, иң мөһиме, ниндидер бик үк тугры булмаган юллар белән аңа оныгы Отто Фридрих-Клейн исеменә рәсми таныклык әмәлләп өлгергән. Таныклыкка Азатның рәсеме дә ябыштырылган, бу өйрәнчек фотоны ул профессор Клейнның аппараты белән үзе үк төшергән була.
Фрау Эльзага рәхмәт дими ни дисең? Ул Букстенхаузен шәһәрендәге ахирәтенә хат та әзерләп куйган һәм Азатка шунда барып сыенырга киңәш итә, ихтимал, ахирәте аңа үзенең букинист кибетендә эш тә табар дип өметләндерә.
Шул рәвешле, Азат Сәйдәшевнең бормалы тормыш юлында Отто Клейн сәхифәсе ачыла һәм утыз ел дәвам итә.
Утыз ел – үзе бер гомер. Бу утыз ел эчендә аның Ватанында ниләр генә булмады. Бу дөньяга мәңгегә килгәндәй тоелган Иосиф Сталин вафат булгач, үзе белән тагын йөзләгән корбанын алып китте (җәсәден озатырга килгән гражданнар иске Мәскәү үзәгенең кысан урамнарында берсен-берсе таптап һәлак булдылар). Дөньяда иң биек Советлар сарае салу планы онытылды… 1961 елда Сталинның мумиясен, мавзолейдан чыгарып, шул ук Кызыл мәйданда җирләделәр. Юлбашчының кызы (Светлана), илне ташлап, яңа ире белән Һиндстанга китте, аның вафатыннан соң, АКШка юл тотты. «Корыч бабай»ның улы Василий Джугашвили, Казанга сөрелеп, генерал пенсиясен – ипподром тотализаторына, ә сәламәтлеген хәмергә һәм сөяркәсенә исраф итеп бетерде.
Көннәрнең берендә уяулыгын җуйган Никита Хрущёвны да тәхеттән төшерделәр (байтак еллардан соң, җае чыккач, аның да улы Америкага барып төпләнде). Хрущёв башта, басу-кырларны кукуруз белән тутырып, авыл хуҗалыгын «текә күтәреп» карады. Аннары ярты илгә борчак чәчтергән иде… Илгә ипи чиратларын кабат кайтарган Хрущёвтан соң авыл хуҗалыгын «интенсивлаштыру»га керештеләр. Тора-бара ул да онытылды, һәм СССР җитмәгән икмәкне капиталистлардан сатып ала башлады. Торгынлык… Тынчу заман… Илдә эшсезләр юк, эшлексезләр генә калып бара… Брежнев адәм көлкесе булганчы бетереште. Аңа хәтта татар экстрасенсы, күренекле сәнгатькяр, рәссам, скульптор Илдар Ханов та ярдәм итә алмаган. Ләкин берсен берсе калейдоскоптагы кебек алыштырган чирләшкә генсеклар һәм «тизләнеш» дигән яңа төшенчә белән танышканчы шактый сулар агасы бар әле…
Азат җирле матбугат һәм радио аркылы СССРдагы вазгыятьне күзәтеп бара һәм, әлбәттә, объектив мәгълүматлардан мәхрүм була, чөнки Көнбатыш матбугаты күбесенчә шау-шулы низагларны, ызгыш-талашларны ярата…
«1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән совет гражданнарын амнистияләү» турында СССР Югары Советы Президиумының 1955 елгы 17 сентябрь карары шәхсән үзенә кагылмаса да, Азат Сәйдәшев (Отто Клейн) бу мәсьәлә белән үтә кызыксына, чөнки әлеге карар совет хакимиятләренең сәясәте, чыннан да, демократиягә таба борыла башлаганлыгын күрсәтә.
Сугыш вакытында яраланып, фашистларга әсир төшкән татар шагыйре Муса Җәлилнең 1944 елда Дрезден шәһәренең Шпандау төрмәсендә җәзалап үтерелүе турында ишеткәч, ул Җәлил шигырьләренең немецчага тәрҗемәсен табып укый. «Моабит шигырьләре» аны тагын уйга төшерә. Шагыйрьнең язмышына карата кайбер шик-шөбһәләре калса да, Отто Клейн – Азат Сәйдәшев – үзенең татар булуы белән горурланып та куя…
1957 елда СССРда Җир планетасының беренче ясалма иярчене җибәрелеп, борын чөяргә яраткан американнарны артта калдыргач, Азат үлчи торган бизмән тагын әле аска, әле өскә чайкала башлый. Җитмәсә, хыялый Циолковскийның автобиографиясен укып, ул аның әнисе татар кызы булганлыгын белә, монысы аңа тагын бер горурлык өсти…
Әгәр Солженицынның совет концлагерын тасвир иткән коточкыч әсәре («Иван Денисовичның бер көне») басылып чыгып дөнья шаулатмаган булса, Азат Сәйдәшев Ватанга кайту турында вакыт-вакыт кузгалып куйган татлы хыялын, бәлки, тормышка ашырган да булыр иде. Әлеге хикәяте өчен Ленин премиясенә тәкъдим ителгән Солженицынга каршы дәррәү күтәрелгән коммунистлар үз дигәннәренә ирешәләр. Солженицын әле генә кергән Язучылар союзыннан чыгарыла, кызганычка каршы, аны әдипләр исемлегеннән сызып ташлау өчен тавыш бирүчеләр арасында күренекле һәм нечкә хисле бер татар шагыйре дә була… Аннары Солженицын илдән сөрелә, хәтта аны Ленин премиясенә тәкъдим итүчеләргә дә эләгә – аларны эштән куалар.
Чит илдә шул ук әдипнең тагын да хәтәррәк «ГУЛАГ архипелагы» нәшер ителгәннән соң, табигый, Азат кебек «күчерелмеш кешеләр» гумансыз совет чынбарлыгына кара күзлек аша карый башлыйлар – Ватан алардан ераклашканнан-ераклаша.
Еллар үтә тора, Көнбатыш Германия, хәрабәләрдән башын калкытып, аякка баса, ә завод-фабрикалары нигезләренә кадәр кубарылып Көнчыгыш тарафка алып кителгән Германия Демократик Республикасы тезләнгән килеш кала.
Яшь букинистның матди ягы ныгый. Сугыш вакытында юк кына бәягә сатып алынган борынгы фолиантлар яңа хуҗаларын тапканга кадәр кече сатучы Отто Клейн бу тузанлы томнарны актарып, укып, өйрәнеп вакыт уздыра. Урта белем алганда, аннары сәнгать академиясендә укыганда, букинист кибетендәге гакыл байлыгы аңа – сары чәчле татар малаена – ифрат нык ярдәм итә.
Азат бер ай чамасы миңа килмичәрәк торасын алдан ук әйтеп, кисәтеп куйды.
Аңа бер искерәк автобус биреп, шуны ремонтларга кушканнар һәм киләчәктә Казан – Яшел Үзән арасында шушы автобуста пассажирлар ташырсың дип вәгъдә иткәннәр икән.
– Ерып чыгарсың бит? – дип белештем мин.
– Өр-яңа итәм! – диде ул, үз көчләренә ышанган кыяфәттә кулларын уыштырып. – Тик менә шимбә-якшәмбеләрдә эшләргә туры килер, югыйсә җәйге сезон башланганчы өлгертеп булмас. Аннары автомобиль йөртүгә имтихан биреп, таныклык аласы да бар…
Аны күтәренке рухлы итеп күрү минем өчен үзе бер шатлык иде. Чыннан да, көнозын тимер-томыр белән эш итәргә күнекмәгән иде ул. Аңлавымча, Азатны киңлек-иркенлек, хөр табигать үзенә тарта һәм, иң мөһиме, аңар адәми зат арасында элек-электән очраштыра торган сәер кешеләр – илгизәрләр каны тынгы бирми, күңелен кытыклап, юлга, сәфәргә, офык артына әйдәкләп тора иде.
Азатның хезмәт хакы һәм, гомумән, матди хәле белән берничә тапкыр кызыксынып караган булсам да, ул кулын селтәп кенә җавап бирде. «Миңа җитә», – диде ул, һәм мин дустымны кабат бу сорау белән борчырга базмадым. Соңыннан гына мин Азатның Дәүләт саклык кассасында шактый зур суммада акчасы ятканлыгын һәм аның шул акчага бер генә тапкыр да кагылмаганлыгын белдем. Ә бит аның кулында ничәдер машиналык сумма булган, ул үз автомобилендә рәхәтләнеп ил гизеп йөри алган… Нотариуста расланган васыятьнамәсенә караганда, ул бу акчасын тиененә кадәр Атна авылындагы балалар йортына мирас итеп калдырган булып чыкты.
Мин Азат белән атна саен күрешергә ияләнеп беткән идем, ун-унбиш көн үткәч түзмәдем, тоттым да бер шимбәдә Яшел Үзәнгә киттем. Аның өйдә түгел, бәлки эш урынында булырга тиешлеген белгәнгә, туры автопаркка юл тоттым. Проходнойда бер карчык калын свитер сыман нәрсә бәйләп утыра иде.
– Миңа слесарь Сәйдәшев кирәк иде… Ул ял көннәрендә дә ремонтта… Шуны чакырып булмасмы? – дидем.
– Һы… теге интеллигент иптәш кирәк инде сезгә, алайса, – диде җылы шәлгә төренгән дежур карчык, үзе калын күзлеге аша миңа текәлеп-текәлеп карады, ә бармаклары үз җайларына һаман хәрәкәтләнә иде. – Чакырырга анда телефон юк… Ә пропусксыз кертә алмыйм. Бүген контор эшләми.
Аптырабрак калдым.
– Урам якта, капкадан уңга таба барып борылгач та, коймада тишек бар. Бездә күбесенчә шуннан кереп-чыгып йөриләр, – диде әби үзалдына, гүя мине биредә юкка хисаплаган кебек. – Дөрес, Сәйдәшев безнең аркылы йөри, чөнки кибеткә шешәгә йөгерәсе юк. Эчми, диләр, дефицит детальләр дә ташымый… Сәер иптәш, – дип быдырдады ул.
– Рәхмәт, – дидем мин.
Чыннан да, коймадагы ачыклык якын гына икән. Аннан кергәч, кем әйтмешли, дүрт ягың кыйбла.
Мастерскойны озак эзләп маташасы булмады, беренче очраган шофёр ук сүзсез генә озын һәм биек бинага төртеп күрсәтте. Сорамасам да булган икән, чөнки кар көртләре арасындагы сукмак койма тишегеннән туп-туры шунда таба сузылган иде.
Ремонт цехында кайберләре тәмам сүтеп ташланган, кайберләре инде буяп та куелган биш-алты автобус тора, ә иң аргы башта кулына ачкычтыр, чүкечтер тоткан Азат шакы-шокы килеп йөри иде.
Мине күргәч, ул артык гаҗәпсенмәде шикелле:
– Гомерле булырсың, әле генә сине искә төшергән идем, – диде.
Куллары майлы булганга, җиңенә генә кагылып күрештем:
– Арумы? – дидем.
– Ару дисәң дә була. Моторны сүтеп җыйдык. Карданны алыштырдык. Трансмиссия өр-яңа. Тик менә автобусны автобус итә торган нәрсәләр белән эшләр койтырак. Ишекләр ачылса ябылмый, ябылса ачылмый дигәндәй – тәмам какшатып, чалшайтып бетергәннәр, ә яңалары юк. Шулай да сүтеп алып турайтып карарга исәп, урынында килеш кенә булмый…
Автобусның арткы ишеген икәүләп кубарып алдык. Азат слесарьныйда ишекне кыстырып турайту өчен берничә домкратлы җайланма әмәлләп куйган булган. Аңлавымча, аның беренче карашка гап-гади бу җайланмасын баш механик белән бергәләп рационализаторлык тәкъдиме итеп рәсмиләштергәннәр, хәтта премия дә вәгъдә иткәннәр. Техник ягын бик үк аңлап бетермәсәм дә, җайланмада бөтен хикмәт ишекнең яки бүтән бер чалшайган яссылыкның, бер җире дә беркетелмәгәнгә, домкратларны эшкә кушкач, кирәкле якка таба шуыша алуында икән.
– Өстәвенә аны яссы нәрсәне кирәгенчә бөгү өчен дә көйләп була, – диде Азат.
Ишекнең күз алдымда турайганын күргәч, уйлап табучыны хуплап кул чаптым:
– Эдисон икәнсең, – дигән булдым. – Әйдә, элеп тә куешам.
– Юк, бүген элмибез. Металл шушы хәлендә төн кунсын әле.
– Нигә?
– Анысын үзем дә белеп бетермим. Ләкин алгы ишекне шундук элгәч, беркадәр чалышлыгы кире кайтты. Кабат турайттык, ә баш механик, берәр көн җайланмада торсын әле, диде. Шунда торса, металл әкренләп яңа халәтенә буйсына, имеш…
– Шуннан?
– Баш механик хаклы булып чыкты.
О проекте
О подписке