«Кыл өстендә, – дисең, – язмыш, гомер…
Ә кылга аз калган
өзелергә…»
Гашыйк җаннар, бәлки,
Өстен язмыш-фалдан?
Әй уйныйбыз хәвеф сизми, гамьсез, —
Син дә шашкан, мин дә…
Бу шаяру – булса соң мәртәбә
Дөнья-кыл өстендә?!
Саксыз кылансак соң?! Бәлки, ул кыл
«Кылдан нечкә» калган?
…Шундый «башсыз» хисләр!
Язмышны шул
Кеше үзе язган…
Шуңа микән, хәвеф арткан саен,
Сөю үсә һаман?..
Кыл өстендә дә мин аңа ышанам!
«Карт куенында калач бар…» —
Калач, бәлки, язганым?
«Яшь куенында камчы бар…» —
Аһ, үткән шул язларым!
«Калачыннан бизәрмен…» —
Шуңа җырда ачы моң.
«Камчысына түзәрмен…» —
Гомер, ник тиз агышың?!
Кирәкме син, чал акыл,
Базар узган – юнь хакың.
Мәйданда яшь йөрәкләр,
Хислерәк, көчлерәкләр…
Өзә җанны бу җырлар:
«Карт куеныңда калач бар,
Яшь куеныңда камчы бар».
Яраткач түзәсеңдер… —
Ник күзеңдә тамчы бар?
Ул да бәхет яшедер?
Минем калач – ачы зар…
Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен,
Алдым шуннан мин-Адәм җан җәүһәрен!
Уйда аң, канны уяткан фирдәвес,
Ничә мең ел! – юатыгыз, тиргәгез,
Һаман җирдән күкләргә ашса күңел, —
Дәшә, бәлки, аннан – назлы Әнкә тел?
Йә хәтерне тарта изге сөт хакы?
Яратылган туфрагым ни? Күк заты…
Бу ямьле Җир, мең гамьле Җир, моң иле, —
Гел сагынып, яд итсә һаман мине,
Җирме – ватан? Җавап тапмыйм, мин-Адәм…
Тәнгә туфрак – монда, ә рух – Галәмнән…
Ничек онытыйм мин, фирдәвес-кәүсәрем,
Калдыргач шунда мәңгелек җәүһәрен?!
Безнең шәһәрдә яшидер сезнең яр, —
Бездәдер: килеп күрегез, дусларым!
Җан бәхетен таба монда гашыйклар, —
Безнең шәһәргә килегез, дусларым!
Безнең шәһәрдә гел ачык капкалар,
Кич-ахшамда да ябылмый, дусларым.
Шам-шәрифкәй ни ул? Җырга шәрәфтә
Моннан артык җир табылмый, дусларым?
Безнең шәһәрдә – асылма бакчалар, —
Бабилдагы кебек – гөлләр, дусларым.
Җырлый кызлар, яңгырый шат авазлар,
Гашыйклар кайгы белмиләр, дусларым.
Безнең шәһәрдәдер сезнең шәһәръяр, —
Гөлгә охшаш ярлар монда, дусларым.
Җан сөйгәненә түли җыр мәһәрен, —
Гаташыгыз күптән шунда, дусларым!
Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! —
Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.
Тик матурлык күрәм аның эчендә:
Карасы бардыр, табынам тик акка!
Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?
Онытылды кисәтүле сүзләрең дә:
Бар булмышым – савап, гөнаһ җыйган башым
Сәҗдәгә егылды ул көн – тезләреңә.
Тарих мең дә тугыз йөз дә туксан дүрттә
Кол иттең син гашыйк җанын гомерлеккә.
Муенчагым – көмеш, алтын келәймәсен
Шигырь итеп язарга җан илһам көтә.
Шуны сиздем тугыз йөз дә туксан дүрттә:
Яшьлек үтте мәхәббәттә, гомер үтә —
Бәлки, соң кат ашам яңа биеклеккә;
Рәхмәт сиңа, Илаһи Нур —
горур бикә!
Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк…
Иделдән диңгез ягына килдең ник? —
Кайсы кәрванның нык, чыдам дөясе
Илтте иңендә бай җаның дөньясын?
Атаклы чал Хәзәрдә бит чылатып,
Еладыңмы аннан, комына ятып?
Җир маеннан чыраг кабызган шәһәр
Яшьлегеңә булдымы калым-мәһәр?
Уен идеме, туеңмы ул кичләр?
Гомереңне яктырткан айлы хисләр…
Азак сагынгансың, бәлки, кәрваннар
Алырга сине – илеңнән барганнар.
Ни белән ул баеган яшь җаның тик? —
Таумы анда? Кәрванчыга авыр бик…
– Кайта, – дисең, – төрки шигырь гөлләре,
Гел чәчәктә, мәңге тере үзләре.
Шул гөлләрнең исе тансык Иделгә:
Мең-мең еллар яшәсеннәр илемдә!
…Сәяхәт… йә сәясәтме? Риваять —
Җаныңның бер сәфәреннән хикәят.
Хыялың бит гел Ай тулган чакларда
Шунда дәшә – сүнмәгән учакларга.
Низами! Кыпчак кызы, дип,
Аппак, дип янган даһи!
Фарсыча язган кулың тик,
Рухың төрки, валлаһи!
Фөзүли! Көчең Ходайдан,
Юк газәлдә тиңдәшең! —
Сөйгәнсең тигез – сөрткәнсең
Шигырьдә яр, ил яшен.
Нәсими! Төрки пәйгамбәр!
Син – пирем, хәким-шагыйрь.
Мин дә «Аллага тиң»ме әллә?
Бармы көч миндә, сабыр?
Вагыйф! Аһ, ялкынлы йөрәк,
Яр данлауда остазым!
Әйт миңа: «шаһ кызы» күңелен
Яуларга бармы сазым!
Видади, Закир гел бергә,
Гаҗәеп мошаирә:
Төркиләр күңеле күктәдер? —
«Торналар» белән бергә?
…Остазлар! Рухыгызга кагылып,
Уятсам ялгыш – гафу!
Нишлим: ярым сезгә гашыйк,
Тетрәткән җанын Баку…
Ул илһам бирмәсә, бүген
Ничек тасвирлар идем
Мең еллар сезне яндырган
Төрки «дилбәр» нең миңен?!
Шигырегездән түгел бугай,
Сөюдән сезнең көнлим;
Юкса шашкын хисле Гаташ —
Сезләргә, бәлки, тиң мин?!
Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле,
Озакламый аннан ислам да килде.
Моңа мең ел! Күңелләрдә – бер илаһ!
Язмышыңны синең язган ул инде.
Дин тойгысын алганмын каумем аша,
Ә нигә мәҗүси уйлар бу башта? —
Сине уйлап багам, юллар салам мин,
Уем – тарих, Болгарларга тоташа.
Эзлим Ибне Фазлан узган юлларны,
Изге байракны ил кабул кылганны…
Яшел төсе күзләреңнең шуннандыр,
Күзаллыйм мин ялкын чәчле син-ярны!
Күрәм: яңа дин өчен вәкилләргә
Бүләк Кыз – син, китәсе ят илләргә. —
Шул кол ярның мин – гашыйк үз корбаны,
Акыл җуеп, кермәдемме телләргә?!
…Югалтканмын сине мең еллар элек,
Юлга чыксам, бүген каян эзләргә?!
Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?
Ерактан яр эзләүчегә дөнья киң!
Тагын Каспий дулкын какса җаныңда,
«Язмыш» димме? Үзең теләгән ләкин…
Тагын бер шигый баласы уеңда,
Баку баглары җанлана җырыңда:
Адашканмы йөрәге, бер илчеме? —
Болгар кызы азәрләр кәрванында.
Тагын Кафтауга чакырса язмышың,
Җәй авышкан, табылырмы язың соң?!
Бөек Ефәк юлы, Чин, Әфган иле… —
Тәкъдирең хыялга кайсын язды соң?!
Тагын Туран җиле, гөлләр… Дөнья киң!
Сөнни ярың – мин калсам монда ятим?
Бакуга бакый мәхәббәт иясе,
«Бәхетле бул» димме? Әллә «Китмә!» дим?!
Тагын шул ил дәшсә, сиңа ни әйтим?!
Миннән соң да аязыр йә болыт торыр,
Яшь шат аваз моңсу өнем оныттырыр, —
Һәм битараф бу Казансу ярларында
Минем яшьне түкмәс мәҗнүн таллары да…
Сөембикә аглавының кайтавазы —
Ерак тарих! Ил кызлары милли язны
Бәйрәм итәр… Шул көннәргә карап, ерак
Киләчәккә дәшсәм әгәр, ярлык сорап,
Камил чорның бәхет җыры-чыңнарында
Табылырмы урын минем моңнарыма?
Галәм чиксез, барсын күреп ул аргандыр:
Вакыт-комны күп гомерләр сугаргандыр…
Гашыйк җаны, ир акылы – һәр бөртектә.
Комнар күчә… вакыт ага… Сөю үтә…
Әмма бүген янып, рухым күккә ашса,
Илаһи юл күрсәтүче син ләбаса!
Тугры калсаң уртак ялкын-шигырьләргә,
Мин ышанмам җирдә хәтта үлемнәргә.
…Бүген, бәлки, моңсумындыр – шигем барга?..
Бәлки, шагыйрьләр оҗмахы бу кала?
Ә мин – шуннан үзем бер киткән бала…
«Яшь Адәм чакларым» белгән урыннар
Сине үз итеп, сәламләп тордылар.
Уйчан идең зиратта – тау башында,
Сәгыйть Рәми каберташы каршында
Остазның рухын яд итте йөрәкләр,
Күңелдә иде мөкатдәс теләкләр…
Сораштың гел Тукай булган җирләрне,
Бабич таланты балкыган көннәрне…
Ә мәчетләр ишегеннән кергәндә,
Яулык белән чәчеңне өреткәндә,
Күккә аштык бергә – Ходай катына, —
Ә җирдә Салават аты чакыра…
Яңгыр яуды һаман – сизмичә йөрдек,
Иң-иң ихлас тойгыларга төрендек.
И сөендем: син – мин үскән якларда,
Кайтырбыз күк Хыял – бөре чакларга.
Биек Бакча, дидең, бу – гүзәл кала;
Сөен, «Хауам»! «Оҗмах» та эзләр кала.
Ян әле син! Дөньяга без
Янар өчен яралган.
Яз! Рух каләмең Хактан бит —
Язар өчен җан алган!
– Бар да булыр, вакыт килер,
Ашыктырма, Гаташым!..
– Ашыкмыйча ни хәл итим,
Гомер уза, җанашым…
Көл әле! Синдәйләр җирне
Ямьләр өчен яралган:
Бәлки, Кояшның үзеннән
Кыз күкрәге җан алган?!
– Күңел-касәм тулы сагыш,
Онытылсын, Гаташым…
– Яшьлекнең һәр халәте – җыр,
Кадерен бел, җанашым!
…Бак күккә! Юккамы Кеше
Йолдызга тиң яралган?
Бәлки, шунда кайтасы бар, —
Без бурычка җан алган!
– Җиргә инде күп кат килеп
Киткәнмендер, Гаташым!
– Соң тапкыр Күккә ашканда
Бергә булыйк, җанашым!
Иске саутыңда, тән, яңа шәрабмы? —
Сәрхуш җаным мәңгелектә корабмы?
Гомер җәе узган ирнең «азганы»,
Бәлки, бу хис? Әллә «Хакның язганы»?
Әллә табигатьтән соңгы мәрхәмәт —
Синең сөю – канда яңа хәрәкәт?!
Гади генә бер җир кызы сагышы
Йолдызларга илтәчәк нур-балкышмы?
Сайлап менә нәкъ минем рух-хисемне,
Юнәлтәсең нигә шунда син мине?
Гөнаһларым күп – моны белә халык,
Биеклеккә нигә минем җан лаек?
Пәйгамбәр дә, тик үлеп, аша күккә…
Гашыйкны ни илтә үлемсезлеккә?
Бөек Хыял һәм Ышаныч канаты
Биреп, мине яшәрттеме ярату?!
Иске саутыңда, тән, яшь җан шәрабым
Чайпалсын тик… Мәңгелектә корабым!
Сүзләр гүя йөгерек су – җырлап акты!
Хисләр – үтә күренмәле, моң – якты!
Төшлегеңнән соң, гомер, бу нинди нур? —
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы?..
Күңелнең җәе авышкан – бу хакмы?
Әмма Кояш ник кыздыра бу чаклы?
Болай да утларда янам – түзмәсәм
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы?..
Йолдызыннан чакыру, өнме? – Гаташны
Галәм-күк юлына нинди көч атты?!
Беләм, үлем юк анда – тик тетрәнү
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы…
Җаннарыбыз бүген сер – табышмакмы? —
Көтәбезме биектә кавышмакны?
Әле сагыну, шашу, сынау сәгате
Эт елыннан Дуңгыз елына чаклы…
Әле һәр көн, һәр мизгел җанга шакый:
Кыйммәт булачак, ди, Сөю, җыр хакы. —
Гомер белән түләнсә дә, йолдызым,
Балкыт юлны – килсен илаһи якты! —
Озак еллар, соңгы җырыма чаклы…
Илаһым! Бу җанымны үзең
Тугры юлга салса идең! —
Ул юл – шул: йолдызымнан гел
Аерылмыйча янса идем!
Хаҗда, Кәгъбә ташын үбеп,
Ләйлә өчен ауруын —
Сөюен мәңгелек ит, дип,
Мәҗнүннең ялваруын
Исеңә төшерәм… Минем хәл
Шуңа тиң, Тәңрем, бүген.
Сәҗдәгә егылсам, хисем
Әллә ул изге түгел?
Әүвәл без – Син яраткан җан,
Аннан соң – сөю колы…
Мәхәббәткә юл уза тик
Бөек әмерең аркылы…
Кичер дә уем, ярлыка
Гөнаһлы гашыйк җанын.
Ялвара сиңа… Һәм ярына —
Догасы ихлас аның!
Илаһым! Һәр дөньяңда җан
Ак юлыңда калса иде,
Иманлы яшәп, пакь сөеп,
Ахыргача янса иде! —
Тугры юлдан барса иде!
О проекте
О подписке