Читать книгу «Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Рәдиф Гаташ — MyBook.

I
Бу – сезгә кылган догам

 
Мәхәббәт шагыйрен таный белегез! —
Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!
…Янды фирка, байраклар бу гасырда,
Гашыйклар әләме исән – күрегез!
 

Җиде төн
(Гарәп мотивлары)

Кереш

 
Мең дә бер кичәне исән
Кичалган Шәһрезадә!
Мин сиңа килдем: сөюдән
Бармы, әйт, берәр чара?
Акылыңа, гүзәллегеңә
Ихтирам саклыйм чиксез:
Күзеңдә – гасырлар сере,
Күңелеңдә – дәрья, диңгез!
Чорлар аша да очрашып
Сөйләшү мөмкин, беләм,
Күңелем, тыңла, уянган,
Тулган мең сорау белән!
 
 
Мин дә мәхәббәт көченнән
Тетрәнгән бер бүз бала,
Сиңа дәшәм, Шәһрезадә:
Бармы ул мәңгелек көчтән
Коткарыр бер-бер чара?
Җавап бир, Шәһрезадә!
 

Беренче төн

 
Әй, беренче кабат күрү!
Сине очраткан бер төн
Ачты каршымда дөньяның
Тылсымлы, сихри битен.
 
 
Төн кара, бик якын ара —
Янымда буй кыз бара:
Болыттай кара чәчләрең,
Күмердәй күзләр кара.
 
 
Адаштырды карашың күп
Гасырга әллә мине?
Мин, янып: «Мәҗнүн мин», – дидем,
Син, көлеп: «Ләйлә!» – дидең.
 
 
Төн кара… Төн аша һаман
Күмердәй күзләр бага.
Кем әйталыр: якынмы ул,
Еракмы ике ара?
Янымда Бәхет бара.
 

Икенче төн

 
Тезелде сүзләр кәгазьгә…
Тама да кибә карам…
Җирдә ничәнче ул, буй кыз,
Калдырган бәхет-яраң?
 
 
Кем синең серне ачалган?
Болытмы син йә җилме?
Кагылдың, киттең. Мин калдым,
Тетрәнеп калдым, тиле!
 
 
Кем сиңа үпкәли алыр
Йә ачу саклар сиңа?
Яратылгансың һәр йөрәк
«Гаебең»не акласынга!
 
 
Минме соң беренче гашыйк?
Соңгымы җанда ярам?
Бәлки, яңа шагыйрең мин?
Тагын исмең кабатлана —
Исмеңне пакьли карам!
 

Өченче төн

 
Зур рәхмәт тапкан анама! —
Мин – талант, көчле талант…
Әй, горур гүзәл, син мине
Ярат тик, мәңге ярат!
 
 
Тик уйлама: минем көчем
Җыр, иҗат түгел, бүтән…
Мин – гашыйк. Кешеләргә мин
Кояштай сөю йөртәм…
 
 
Мин сиңа карыйм… Син горур
Илаһи көчләр белән.
Ә мин бүтән… Мин янып һәм
Яндырып сөя беләм.
 
 
Сөю илтәм сиңа! Шуңа
Мин – талант, көчле талант…
Әй, горур гүзәл!
Шагыйрьне
Шул талант өчен ярат!
 

Дүртенче төн

 
Бер йөрәк бу… Күпме яну!
Эзләргә эз ялгана.
…Мин яраттым. Ярат син дә,
Тик уйнама, алдама.
 
 
Бу – минем дөрләп януым,
Шуңа җан шәрран яра;
Ышан син дә – күзләр аша
Җаныма сынап кара!
 
 
Син миңа гүя диңгезче
Табынган диңгез кебек,
Ял алырга дулкынында:
Карашың – чиксез өмет…
 
 
Мин исә – дулкын, җил дусы —
Табигать кошы кебек,
Яшьлегем белән хушлашам,
Диңгезгә, эчкә кереп.
 
 
Бер йөрәк бу! Күпме яну:
Эзләр тагын ялгана.
Сиңа бу җыр! Мин яраттым,
Син дә сөй. Сөй – алдама.
 

Бишенче төн

 
Арабызда ничәнче төн!
Гүя бер гасыр ара…
Кара чәчләргә кар төште…
Юк, кара төн агара.
 
 
Урамда, күр, карлар ява,
Кар күмә җирнең өстен…
Кайда сез, гөлләр, үләннәр? —
Буранлый бишенче төн.
 
 
Язга ерак, ерак… Ник мин
Яз көтәм, Кояш көтәм?
Очрашу вәгъдә ит, миңа
Җылы кирәкми бүтән.
 
 
Шундый ак, якты төннәрем! —
Төннәр кардан агара.
Ә хисләрем яшь, саф, кайнар, —
Тагын якты бир аларга! —
Сине уйлап яңара!
 

Алтынчы төн

 
Сүзләрем яңа түгелдер,
Яңартсын сөйгән йөрәк…
Сүз нәрсә ул? Ирдәй горур
Яшәргә мине өйрәт!
 
 
Бардыр ул мәхәббәт өчен
Сүздә утларга кергән,
Һәм бар – чын сөюдән, сүзсез! —
Үлемнең үзен җиңгән!
 
 
Һәм беркөн җирдә бәхеттән,
Мәҗнүндәй, өмет кискәч,
Үлем теләгәннәр бардыр,
Шатлык кизләве кипкәч.
 
 
Мондый уй нигә? Бу язмыш
Кешегә нигә, йөрәк?
Әй, җиһан! Сөюгә лаек
Горур яшәргә өйрәт!
Мәңге яшәүгә өйрәт!
 

Җиденче төн

 
Син – айның җиденче киче,
Күзләрең – төннең төсе;
 
 
Җиденче кич сине уйлыйм,
Бу җырым – җиденчесе.
 
 
Син җиде диңгез артында,
Мин – сине сөйгән егет,
Эзлим сиңа илткән юлны,
Җитмеш җәһәннәм чигеп.
 
 
Син – җиденче, кече матур,
Мин дә иң кече – йортта.
Сине сөйгәнгә, сихерче
Яндыра мине утта…
 
 
Әй, нигә әкият?! Чынлык син,
Күзләрең – төннең төсе;
Ничәнче көн сине уйлыйм!
Бу җырлар синең өчен! —
Сиңа бара җиденчесе!
Күңелдә ничәнчесе?..
 

Иске сүздән яңа мәгънә

 
Иске сүздән яңа мәгънә
Таптымы соң җаным? —
Теләкләрнең хуш килгәнен
Каршылыйм, дип:
– Амин!
 
 
Яратам шул иске сүзне,
Бик куана җаным,
Мин дә теләк тели калсам,
Әйтсә дустым:
– Амин!
 
 
Бүләк итте гомер миңа
Кабатланмас ямен.
Һәрчак сөеп, гашыйкларча
Яшиемче!
– Амин!
 
 
Дошман да бар.
Курыкканым:
Кара уен аның
Сизмичә, куймаммы әйтеп
Ялгышып, мин:
– Амин!
 
 
Нәрсә әйтим? – гөнаһым күп:
Күп сөйләп, азрак эшлим күк.
Гаебемне таныйм.
 
 
Башкалар да танысыннар!
Шуны көтә җаным.
– Амин!
 

Ләйләләр язса…

 
– Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
…Күптән үзгәрде син күргән гөльялан, —
Аңа ул чак кем сокланып узмаган? —
Синең хакта сөйли ник гөлләр һаман?
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 
 
Син, озын чәчле хыялый бер гашыйк,
Килдең дә бер ул яланга сак басып,
Киттең үзең гүя чынлыктан качып…
Хәзер аңлыйм: киткән алып хыяллар.
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 
 
Мин ул чактагы «очынтык» кыз түгел,
«Биек янган салкын бер йолдыз» түгел.
Син хурлаганча, минме бер «таш күңел»? —
Тәкәббер яшьлегемнән оялам…
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 
 
Җирдә бар да Мәҗнүндәй гашыйклармы?
Ә сөйгәнен аңламаганнар азмы?
Их, дим, нигә Ләйләләр каләм алмый? —
Алар чын булганны язып чыксалар!
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 
 
Соңлап, бәлки, бу хисләрем уянган?..
Әйе, үзгәрде син сөйгән гөльялан;
Анда, белдем, синдәй гашыйк булмаган.
Исән гөлләрем исеменнән мин язам:
Менә ниндигә әйләнде дөньялар!
 

Шәрекъчә бер шигырь

 
Гөнаһлы теләк-уемны
Син бүген, дөнья, кичер.
Мин, бәлки, беркөн сорармын:
– Әй, сакый[2], шәраб китер!
 
 
Китер чын әрем ачысын,
Тормыш җамында китер.
Китер мәхәббәт агуын —
Минем җаныма күчер.
 
 
Әй, сакый, китер дан сүзен,
Мәдхия утын китер.
Китер әбелхәят суын —
Бер генә йотым китер.
 
 
Китер, әй, теләкләремнең
Соңгысын, чиген китер:
Ахырдан һушны китәрер
Бер садә шигырь китер!
 
 
Әй, сакый! Барсын кире ал.
(Кешеңне, дөнья, кичер!)
Яшәртсә яшәртер икән
Бу шигырь… Тагын китер!..
 

Борынгы касә

 
Саксыз тию ярамыймы чын-чыннан?
Бәллүр касә!
Таныйм ласа чыңыннан!
 
 
Затлы бәллүр!
Зеңли, җырлый ул әнә,
Путасында утлы күзме? – Сүз яна…
 
 
«Шәраб эчмәгез сез миннән, гашыйклар:
Җанда сезнең ачы-татлы сагыш бар,
 
 
Сезнең өчен дәва – бәллүр чыңлавы,
Сусаганны кайтарачак чынлап ул!
 
 
Түгелмен мин Җәмшид, Хәйям касәсе,
Төбемдә, бел, Мәҗнүн-Кайс күз яше, —
 
 
Анда Ләйлә, Шириннәрнең моң, уты,
Әбелхәят түгел, мәхәббәт суты…
 
 
Бәллүр тулы, түгәрсез, кагылмагыз, —
Сүзсез моңымны ерактан тыңлагыз!
 
 
Булырсыз хуш, исереп шул чыңымнан:
Ихлас йөрәкләргә мирас җырымнан…»
 

«Йә, ничек? Тагын бер калкынып сүнүме?!..»

 
Йә, ничек? Тагын бер калкынып сүнүме?!
Шулмы бу? Актык талпыну – үземе?
Халкым, инде җиңүгә бит бу адым! —
Юкса ятлар язган хөкем – үлемме?
 
 
Ә нинди көч юлны бүген киртәли?
Шатлансак, кисәтә җанны: иртә, ди;
Нинди фәлсәфә кулланыр сәясәт,
Гаеп ителсә милләткә мәхәббәт?!
 
 
Ярсып ага тыелган ташкын-сулар,
Инде даулый үз юлын милли җырлар;
Вакытын көткән халкымда күпме көч! —
Үлмәгәнбез, әле байтак дәрман бар.
 
 
Әмма ник вак-төяк бәхәс, ызгыш соң?
Ачылсын җанда икенче сулышың!
Моңарчы «гөнаһ» саналган изге уй —
Халкыңны сөюдән тусын һәр эшең!
 
 
Ничек? Кемдер иртә диме? Соң диме?
Тәмам сүнәргә, күнәргә өндиме?!
Тыңлама, каумем, маңкортны, хаинне,
Яндыр, факел ит соңгы кат җаныңны!
 
 
…Үзең хәл ит, халкым, үз язмышыңны!
 

«Җан дусларым, кардәшләр, милләттәшләр!..»

 
Җан дусларым, кардәшләр, милләттәшләр!
Тауар-ишләр, табындаш, шигырьдәшләр!
Гасыр сөреме сөрмәләгән чал кашлар,
«Әтәч яшьлек» масайткан, гаярь яшьләр!
 
 
Яшә, нәслем, бавырым, каумем, димен,
Сезгә шушы хитабым – хатым минем! —
Барчабызны айнымаслык исертсен
Бары ирек хисе, милләтем, димен.
 
 
«Милләтче» йә «милләтпәрвәр» дисеннәр,
Бәхет ул – милләткә бәйле исемнәр.
Ничә мең ел канда, җанда үлмәгән
Халык исме байрак бүген – күрсеннәр.
 
 
Җырым! Сине шул ышаныч тудырсын,
Халкыңнан аерылу бары куркытсын.
Иң бөек, зур чынлык шушы – дөньяда! —
Шуны аңламаган ирне җир йотсын!
 

«Бу җиһанда нинди фал ул – Кигәвен?..»

 
Бу җиһанда нинди фал ул – Кигәвен?
Хозур күрсәк бакча йә кыр гөлләрен,
Акыл һәм хис тудырган дөнья ямен, —
– Мин дә бар! – дип, борнын суза Кигәвен.
 
 
Матурлыкның колы без, мәңге гашыйк;
Хисләребез сугара, җаннан ташып, —
Ашлыйбыз еллар буе рух гөлләрен… —
Шунда бер тәнкыйтьче мәллә Кигәвен?!
 
 
Мәхрүмме ул моңнан,
шуңа көнчеме?
Йә көчсезлеген сизеп, еш тешлиме?!
Таһир-Зөһрә багында сакчы ләгыйнь —
Кара батырмы бер – әрсез Кигәвен?!
 
 
Җәйге дөнья вәгъдә итә җимешне,
Иҗат көзе булыр камил, килешле.
Тик… туйдырды шул ят кавем —
фиргавен! —
Һәр бәхетнең сагында ник Кигәвен?!
 
 
Гомерләрнең шул матур бакча ямен,
Күңелләрнең кабатланмас гөлләрен
Күрү – сәнгать безгә: җыр да шул юлда.
Гаҗәп, мин дә шунда, дисең, Кигәвен!
 

«Тагын яндыра сихри көч…»

 
Тагын яндыра сихри көч,
Яндыра минем җанны…
Егерменче йөз уты! – дип
Юанам? Акланаммы?
 
 
Язмышымамы сөенәм?
(Шулай яратылганмын!..)
Үзем яндыра аламмы
Йөрәкләрне?
Янам мин…
 
 
Яндыра мине нинди көч?
Бер уттан икенчегә
Күчеп барам, һаман янам —
Сүрелә алмыйм – нигә?
 
 
Аһ, исән калсам бусыннан
Дим, кермәс идем кабат! —
Гел ерак йөрер идем мин,
Утларга читтән карап…
 
 
Юк шул, утлар Алиһәсе
Әсире итеп тота…
Котылу бармы соң алда? —
Анда да язмыш – утта…
 
 
Егерменче йөз язмышы
Дип әллә юанаммы?!
Ничә мең ут алда тагы?
 
 
Мин – гашыйк Адәм җаны!
 

«Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!..»

 
Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!
Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!
…Янды фирка, байраклар бу гасырда,
Гашыйклар әләме исән – күрегез!
 
 
Ут янучы җаннар бар – сез күрегез;
Үзе булып калган алар – белегез!
Дуслары ашты «асманга» – постларга! —
Гашыйкларга тик хискә юл бирегез!
 
 
Мәхәббәттә янганнарны күрегез,
Сусаса җаннары, шәраб бирегез:
Җан сусавын басар җыр, хис шәрабы…
Айнымасак без хистән – кичерегез!
Бар гаебең ихласлык булган, шагыйрь!
Аңлаган җирдә сине кайсы әмир?!
…Кыз урлаган ирне дә аклаган мир, —
Без дә шул заттан, хакимнәр – белегез!
 
 
Мәхәббәт шагыйрен аңлый белегез! —
Сәер җаннарны танып, баш иегез.
Президентлар! Илләр көтә – күрегез:
Мәхәббәт әләмен безнең элегез!
 
 
Гашыйклар һаман хак юлда – күрегез,
Ахыргача «Хәерле юл» диегез!
Сезнең гөнаһны күтәрер җаннары —
Мәңгелек өчен тик ярлык бирегез!
 
 
Гашыйк Гаташ гасыр ахрыннан дәшә:
Мәхәббәт шагыйрен яклый белегез!