Читать книгу «Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет» онлайн полностью📖 — Мухамметгаяз Исхаков — MyBook.
cover

Гаяз Исхакый
Ике йөз елдан соң инкыйраз

Кобе, 1934


Төзүчедән

Гаяз Исхакый революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классигы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, нашир, журналист, сәясәтче, милли хәрәкәт идеологы булып таныла. 1905 елгы революциядән соң мәйданга чыккан гәзитәләрне өйрәнгәндә, бу күпкырлы шәхеснең популярлыгы таң калдыра. Әдипнең үз әсәрләреннән, мәкаләләреннән, басылып чыккан әсәрләренә рекламалар, рецензияләрдән тыш, аның һәр адымы теркәлеп барылган. Кая барса, нишләсә дә – шуны язалар. Казан төрмәсенә ничек эләгүен, ничә көн тотылуын, авылына кайчан кайтуын, тагын кулга алынып, Чистай төрмәсендә утыруын, тагын Казан төрмәсендә озак айлар тоткынлыкта булуын, сөргенгә озатылуын, кайтуын… Һәр хәбәрдә бу каһарман егеткә соклану да, аның өчен борчылулар, теләктәшлек тә…

Бу чорда татарлар Г. Исхакый әсәрләрен ябырылып укый, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә күпләп йөри.

Г. Исхакый әсәрләре совет чорында 1930 елларга кадәр мәктәп программаларына кертелә әле, спектакльләр дә күрсәтелә. 30 нчы еллардан соң әдипнең иҗатын тоташ каралту чоры башлана. Китапханәләрдәге китаплары яшерен фондларга бикләнә. Нәкъ шул чорда, дингә каршы каты көрәш башланган чорда, гарәп язулы бик күп китаплар яндырыла, шик астында булган зыялыларның өйләрендә тентүләр ясап, китапханәләрен тар-мар итәләр, үзләрен кулга алалар. Бик күп зыялылар, эзәрлекләүләрдән куркып, шикле дип саналган китапларын юк итәргә мәҗбүр була.

Ә гади халыкта Г. Исхакый китаплары сакланып калган. Бу юлларның авторы 1970–1980 елларда нәкъ шул гади халыктан, иске йортларда яшәүче әби-бабайлардан, әдипнең әсәрләрен укып, спектакльләрен карап үскән кешеләрдән берәмтекләп эзләп табып, язучының революциягә кадәр басылып чыккан барлык китапларын гарәп язуыннан гамәлдәге язуга күчереп, машинкада бастырган һәм, 1980 еллар ахырында илдә үзгәреш җилләре исә башлап, рәсми рәвештә Г. Исхакый мирасын җыю мәсьәләсе күтәрелгәндә, тупланган байлыкны дүрт томга бүлеп, галимнәр алдына куйган иде.

Бу урында милләттәшләрнең китапка хирыслыгын, яхшыны яманнан аера белүен, яраткан китабын кадерләп саклавын, шул юлда батырлыгын әйтеп китми мөмкин түгел. Кара репрессия елларында Г. Искахый китаплары, пыяла банкаларда базга күмелеп яисә күн кисәкләренә төрелеп ком, тоз өемнәре эчендә яшәүләрен дәвам иткәннәр, бүлмә такталарына ябыштырылган кәгазь астында да яшерелеп сакланганнар. Әдипнең әсәрләрен, китапларын җыю, туплау процессында шактый кызыклы хәлләргә дә очрыйсың. Әйтик, китапларының аерым нөсхәләре озак еллар буе үзара алышынып, бер кулдан икенче кулга күчеп, даими укылып йөргән. Алай гына да түгел, еш кына китапны укып чыккан кеше бушрак биткә әсәрнең эчтәлеге яки авторы турында үзенең фикерләрен дә язып калдырган. Бу фикерләр чорга, заманның сәясәтенә бәйле рәвештә гел үзгәреп торалар һәм укучының әсәргә, аның авторына мөнәсәбәтен генә түгел, дөньяга карашын, заманны аңлау дәрәҗәсен дә ачык күрсәтәләр. Шул рәвешчә, бу язмалар бергә җыелып, диалог формасын алып, үзенә бертөрле бәхәс, фикер алышу булып кабул ителәләр. Мәсәлән, әдипнең «Тормышмы бу?» китабы нөсхәсенең титул битендә төрле елларда, төрле кул белән язылган шундый «искәрмәләр»не укырга мөмкин:

«Җавап: «Тормыш түгел! Яшә! Яшә! Яшә! Яшәсен Гаяз!»

«Чын тормышта ләззәт бар икән! Яшәсен татар шагыйрьләренең атасы Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый!»

«Милләт сөюче Гаяз, яшә! Яшә, Гаяз, син яшәсәң генә, татар яшәр. Шәкерд. 1925».

«Яшә, Гаяз! Шәкертләрнең хәлен, ислях хакында иҗтиһад иткәнеңез өчен рәхмәт. Г. С.».

«Яшә, Гаяз! Син хәзер милләт атасы булдың, һичвакыт онытылмассың! Г. Шакир. Казан».

«Гаяз абый, синең телең матур, аңлаешлы язылган. Әсәрләреңнең идеологиясе дә яхшы булса, синең язган нәрсәләрең татар укучыларының кулыннан төшмәс иде. Мин».

«Яшәсен Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый, ул яшәгәндә генә, татар милләте артка калмас. Г. С.».

«Фикерең ялгыш, туган… Гаяз, әле ашаган табагыңа …ып йөрмә! Шәкертең».

«Гаяз яшәсен, имеш, Гаяз яшәгәндә генә татар милләте яши, имеш. Гаяз татар милләтен фәкать фахишлек белән яшәтә. Ул аларга бер юл күрсәтми. Мөхәррирмени ул Гаяз!»

«Фикерең ялгыш, туган! Синнән алда язган кешеләрнең «Гаяз яшәсә генә, татар милләте яшәр» дигән сүзләре дөрест булмаган шикелле, синең сүзең дә дөрест түгел. Гаяз – безнең иң олы язучыларыбыздан. Ул үзенә таныш булган мохитнең бөтен кимчелекләрен ача һәм аңлаган кешегә юл да күрсәтә».

«Гаяз – милләтнең яктыртучысы да, ул шулай ук милләтнең алдакчы, хыянәтче, сатлык социалисты да».

«Гаяз заграницада. Ул – хәзер безнең ирекле илгә кирәк булган пролетариат әдәбиятының дошманы. Аның элек язган бөтен әсәрләре буржуазия идеологиясендә язылып, надан халыкны алдап яткыручыларның мәшһүрләреннән иде. Хәзер инде аны сагынган кешеләр тиз генә күрә алмассыз. Долой сатлык аумакай! Г. С.».

«Сатмады. Китте! Гаяз барыбер бетми. Үзең дә аның парчасын укыйсың бит әле!»

Гаяз Исхакыйның туган халкы арасында «барыбер бетмәячәген», аның әсәрләренең яшәячәген, азчылык арасында булса да укылып йөреячәген раслый торган бүтән фактлар да бар.

Әдип чит илгә китеп бер кеше гомере кадәр вакыт узгач, ниһаять, матбугатта аның турында яңадан сүз чыгып, бәхәсләр башланырга өлгерми, «Гаяз Исхакый, он же Щольц» исеме белән, әдипне шпионлыкта гаепләгән мәкалә басылып чыга (Советская Татария. – 1989. – 19 февраль). Шул мәкаләдән соң Г. Исхакый китапларын яшереп саклаган әби-бабайларның элекке ачык ишекләре кабат ябыла башлый. Әмма гаҗәп: Исхакыйның исеменә нинди генә ярлыклар тагарга маташмасыннар, халык күңелендә аңа мәхәббәт кимеми, әсәрләренә булган фикер үзгәрми, ул кадерле китапларын юкка чыгару турында уйлап та карамый, аларны бары ераккарак яшерә генә. Халыкта курку бик көчле. Әмма тәвәккәллек тә бик зур.

Г. Исхакый феноменын – чын мәгънәсендә халык язучысының бөеклеген, аның үз милләтенең тиңдәшсез яклаучысы, хадиме булуын аңлау өчен, аның тормыш юлын, карашларының ничек формалашуын, әдәби һәм публицистик әсәрләрен, сәяси эшчәнлеген җентекләп өйрәнергә кирәк.

Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»дә болай яза: «Мин 1878 елның иске стиль белән февральнең 10 ында (яңа стильдә 23 февраль) җомга көн, кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килгәнмен… Мөхәррир мин дә голяма1 зөмрәсеннән йитмешмен вә беренче милли аңны бу мохиттә алганмын».

Гыйлаҗетдин хәзрәт белән Камәрия остазбикәнең Мәрьям һәм Габдерахман исемле беренче балалары нарасый килеш үлеп киткәнгә, Гаяз гаиләдә көтеп алынган бик кадерле бала була. Аны сөеп, иркәләп үстерәләр. Башлангыч белемне Яуширмәдә әтисе мәктәбендә ала, ә унике яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда укыганда, аның кулына килеп эләккән Сәлим Сабитның «Җәгърафия» китабын укып: «Картада ислам дәүләтләре дикъкатемне җәлеб итте… Мөселман мәмләкәтләренә ни өчен, берләшеп, бөтен дөнья кяферләренә каршы бер дәүләт тәшкил итмәүләре турында уйлана һәм шулар хакында әтиемнән сораша идем, – ди Г. Исхакый үзенең «Тәрҗемәи хәлем»ендә. – «Госманлы тарихы» һәм «Әндәлес тарихы» – бу китаплар темалары белән дә, теле белән дә минем дикъкатемне нык җәлеб иттеләр һәм мин унике-унөч яшьлек бер бала, бу китапларны берничә тапкыр укыдым». Яшь Гаязның формалашуында әлеге өзектә китерелгән вакыйга-фактларның да билгеле бер роле булгандыр дияргә мөмкин.

1893 елда ул Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килеп урнаша. Анда рус империясендә төрки телдә чыгарылган бердәнбер гәзитә «Тәрҗеман»ны җентекләп укып бара. Исмәгыйль Гаспралының «төрки берлек» идеясе белән таныша. Ул вакытларда шәкертләр төрле мәдрәсәләргә барып, дини, гыйльми, тарихи, әдәби темаларга бәхәсләр, сорау-җавап кичәләре оештыра торган булганнар. Бу «моназарә кылып йөрү»2 дип аталган. Күп белем, фикер йөгереклеге, тел җорлыгы таләп иткән бу «моназарәләр» үзәгендә Г. Исхакый тора, бәхәстә осталыгын арттырып, иң көчле моназарәчеләрнең берсенә әверелә.

Г. Исхакый 1897 елда Печән базары тирәсендәге яңа ачылган Әмирхановлар мәдрәсәсенә күчә, хәлфәлек тә итә. Анда ул «аваз» ысулы белән, ягъни җәдитчә укытуны гамәлгә кертә. Шул уңай белән Г. Исхакыйның исеме дә беренче тапкыр рус матбугатында күренә: «Бу яңа мәдрәсә шундук мөселманнарның игътибарын үзенә җәлеп итә. Тиз арада бирегә 70 ләп шәкерт җыела. Чөнки биредә Гаяз әфәнде Исхаков «аваз» ысулы белән укыта икән. Бу ысул белән шәкертләр берничә айда укырга өйрәнә. Ә элекке «хәреф» ысулы белән укытканда, укырга өйрәнер өчен еллар кирәк булган» (Н. П. Из мусульманского мира // Казанский телеграф. – 1898. – 15 январь).

Төрек телен әйбәт үзләштергән Г. Исхакый шул телдә романнар, күп хикәяләр укый. Рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән танышасы килә. Бер хәлфәдән рус теле буенча дәресләр ала. 1898 елда Казанның Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов, Г. Гобәйдуллиннар белән бергә укый. Бу мәктәптә Ф. Туктаров, Ш. Мөхәммәдьяров, М. Корбангалиев, М. Солтангалиев һ. б. белем алган.

Татар укытучылар мәктәбендә укыганда, ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә. Н. Гоголь, И. Тургенев, Л. Толстой, А. Чехов, Ги де Мопассан, Кнут Гамсун, Оскар Уайльд әсәрләрен аеруча яратып укый. Шул елларда «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900) хикәяләрен, «Өч хатын берлән тормыш» (1900) драмасын язып бастыра.

Г. Исхакыйның бу әсәрләрендә уку, белем алу туры юлга кертә, бәхет-шатлык китерә, наданлык, әхлаксызлык юлдан яздыра дигән прогрессив фикерләр үткәрелә. Бу чорга хас булганча, Г. Исхакыйның да әдәбияттагы беренче адымнары мәгърифәтчелек идеяләрен тарату юнәлешендә ясала. Өч еллык студент чорында ул зур тырышлыгы нәтиҗәсендә рус телен бик яхшы үзләштерә. Хәтта рус әдәбияты үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итәргә дә алына. Мәсәлән, ул А. Пушкинның «Капитан кызы» повестен тәрҗемә итеп чыгара (1902).

1902–1903 уку елында Г. Исхакый Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Рус телен, табигать фәннәрен укыта. Атна саен әдәбият кичәләре уздыра. Казанда чагында «Шәкертлек» җәмгыяте оештырып, «Тәрәкъкый» исемле кулъязма гәзитә чыгарган, татар халкын йокыдан уяту эшендә актив катнашкан Г. Исхакый «Хөсәения»дәге шәкертләр тормыш-көнкүрешенә, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә дә яңа рух кертә, шәкертләрдә кешелек хисләре уятып, зур хөрмәт казана. «Хөсәения» мәдрәсәсендә бер генә ел эшләп алса да, Г. Исхакый иҗаты өчен ул бәрәкәтле ел була. 1903 елда Оренбургта аның «Ике гыйшык» комедиясе, «Бай угылы» һәм «Очрашу, яки Гөлгыйзар» хикәяләре басылып чыга. Шул ук елда татар халкының киләчәк язмышын фантастик планда күзаллаган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән публицистик повесте төгәлләнеп, 1904 елда Казанда басылып чыга. Бу повесть – Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗат программасы. Әсәр басылганнан соң, илле ел гомеренең утыз биш елын чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булса да, Исхакый шул куйган программасына, идеалларына тугрылыклы булып кала, гомере буе милләтенең киләчәге турында кайгыртып яши. Повесть шулай ук безнең классик язучыларыбызга, галимнәребезгә кыйбланы күрсәтүче бер маяк ролен үти.

Кайчандыр мөстәкыйль дәүләте булган татар халкының ХХ йөз башындагы яшәеше белән автор килешми, ул аны бетүгә йөз тотуның бер этабы итеп карый. Бу рәвешле барсак, XXII йөз башында юкка чыгачакбыз дип, татарның соңгы вәкиле вафат булу көненә илтеп тоташтыра. Бетүнең төп сәбәпләрен Г. Исхакый, беренчедән, тормыш тоткасы руханилар кулында булуында, икенчедән, мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуында һәм булганнарында да укытыла торган фәннәрнең файдага яраксызлыгында, өченчедән, хезмәт иясе кешеләренең бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, көчләрен үз тамакларын туйдыру өчен генә сарыф итүләрендә, дүртенчедән, рус мәктәпләренә шикләнеп карап, анда кереп укуларга каршы торуда, бишенчедән, кирәкле эшләр башлап та, аларны ахырына кадәр җиткерә белмәүдә дип аңлата. Бетүдән котылу чараларын әдип милли мәгарифне үзгәртеп коруда, кадим мәдрәсәләр урынына җәдит мәдрәсәләрен күбәйтүдә, рус мәктәпләрендә укып һөнәр алуда, икътисади нигезне ныгытуда, милләтне милләт иткән туган телне саклауда, әдәбият, сәнгатьне тәрәкъкый иттерүдә күрә. «Әгәр тәрәкъкый итик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк», – ди Г. Исхакый.

«Тәрҗемәи хәлем»ендә ул болай яза: «Яшь чагымнан ук халкымызның хасталыклары мине бик уйландырды һәм аларга бер дәва булсын өчен бу иҗтимагый хасталыкларны ялангач рәвештә укучыма тәкъдим итүне бер вазыйфам дип санадым… «Ике йөз елдан соң инкыйраз» – иҗатымның беренче дәверендә бөтен күңелемне биләп торган милләтне кайгырту теләкләремнең, уйларымның йомгагыдыр». Бу әсәрендә Г. Исхакый татарга ике йөз ел гомер бирә. Шул чорда татар үз үсешендә бер күтәрелә, бер төшә. Автор укучыны бер салкын тир бәреп чыкканчы куркыта, өметсезләндерә, бер киләчәккә өмет уятып, көрәшкә өнди. Тарихка күз салсак, нәкъ Г. Исхакый әйткәнчә, әле күтәреләбез, әле түбән тәгәрәп яшибез. 1905 елда татар милләте күтәрелеш кичерә. Цензура бетеп, гәзитә-журналлар чыга, китаплар басыла башлый. Милләт йокыдан уяна. Шул китештән ул 1917 елның Февраль революциясенә кадәр тернәкләнеп, татарның дәүләтчелеген торгызу турында хыялланып кына калмыйча, ул юлда сәяси чаралар да күрә башлый. Ә җитмеш еллык большевизм чорында инде татар башын күтәрә алмый, кимү-ассимиляция чорын кичерә. 1990 елларда тагын зур күтәрелеш булды. Чирек гасыр да үтмәде, янә түбән тәгәрибез…

«Ике йөз елдан соң инкыйраз» – бик тыгыз фикерләр җыелмасы. Аны гади китап укыган шикелле йөгертеп укып булмый. Андагы юл арасында, тел төбендә яшерелгән мәгънәне чүпли-чүпли, кабат-кабат укырга кирәк. Тукай да: «Гаяз әфәнденең «Инкыйраз»ы кеби сәтырына3 алтын белән тегелеп язылган гали әсәрләрнең… һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының пич башында берәр данә булып тору – лязем вә хәтта фарыз», – дип юкка гына язмаган.

Әсәрдә афоризм диярлек гыйбарәләр бик күп. Мәсәлән, әдип, егерме дүрт яшьлек егет, «бер милләтне тәрәкъкый иттерү өчен «ана» җитештерү кирәк» ди. Ягъни кыз баланы киләчәктә милләткә хезмәт итә алырлык уллар, кызлар үстерерлек итеп тәрбияләргә, аң-белемле итәргә кирәк дигән фикер үткәрә.

«Әдәбият белән музыка – милләтнең атасы белән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш… Ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм…» Г. Исхакый XIX гасырда руханиларның музыканы мөселман өчен бидгать нәрсә итеп караулары һәм бу карашның милли музыканы үстерүгә киртә булуы турында ачынып яза.

Килик әдипнең кайбер зыялылар тарафыннан тәнкыйтьләнгән татарларны рус мәктәпләрендә укырга өндәүләренә. Чоры өчен бу актуаль булган. Г. Исхакый Татар укытучылар мәктәбендә укымаган булса, рус телен каян белер иде? Күп классикларны укып өйрәнә. «Шекспир, Мольер, Шиллер, Гейне, Островскийларның театр әсәрләре, шөбһәсез, минем драма әсәрләремнең техникасына йогынты ясадылар», – ди ул.

«Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт4 һичбер мәмләкәттә һичбер мәхкүмәгә5 бирелмәгәндер». Бу һәм шуңа охшаган русларга «мәдхия» укыган юллар «Инкыйраз»да берничә урында очрый. Безнеңчә, нәкъ шундый юллар цензор Смирновны әсәрне бастыруга рөхсәт бирергә мәҗбүр иткән дә. Әсәр кулъязмасының өчтән бер өлешен кисеп ташлаган цензор русларга мәдхия юлларын сызмаган бит.

Яшь Гаязның хәйләсе Смирновның мәкереннән өстенрәк чыккан. Әдип үзенең хәйләсен цензор Смирнов аңлар дип курыккан. Ничек тә басарга рөхсәтен алырга теләгән. Югарыда – Русиядәге иркенлек, гаделлек турында пафос белән әйтелгән җөмләнең «Инкыйраз» текстының иң соңгы абзацында бирелүенә дә игътибар итәргә кирәктер, бәлки. Бу сүзләр мәгълүм татар мәзәгендәге «мәтык»ны хәтерләтмиме?

«Бу көн 2 (яңа стильдә 15) октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә туры китерелгән иде». Авторның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята, киләчәккә фаразы, күрәзәлеге шәйләнә. Цензор Смирновның күңеленә мондый фараз бик хуш килсә дә, Г. Исхакый бит бу юлларны хәсрәтләнеп, милләтен дә уяу булырга чакырып яза. Ул биредә Казанны яулап алдылар, басып керделәр, дип әйтми. Цензорны ярсытмас өчен, «Казанга керделәр» ди. Үз милләте өчен йөрәге әрнүен шулай русларга яхшы мөнәсәбәткә төреп бирмәсә, карагруһ Смирнов китапны басарга рөхсәт итәр иде микән?

Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге русларны мактаган сүзләренең чын күңелдән әйтелгәнме, әллә хәйлә генәме икәнлеген аңлар өчен, шул чорларда (1906 елда) 65 сан гына чыгып калган «Таң йолдызы» гәзитәсендәге мәкаләләрен күздән кичерергә була. 1907 елда Чистай төрмәсендә яза башлаган (1907) «Зөләйха» драмасында да авторның алда әйтелгән хәлләргә мөнәсәбәтен ачык күрергә мөмкин.

Г. Исхакыйны 1903–1904 уку елына «Хөсәения» мәдрәсәсенә чакырмыйлар. «Минем мәдрәсәдәге укучыларны тәрбия ысулым сакланучан башка мөгаллимнәрне куркытты», – дип яза әдип «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Г. Исхакый Казанда университетка керергә әзерләнә. Әмма Яуширмәдә әтисе Гыйләҗетдин хәзрәтнең сукыраюы сәбәпле, мәхәллә халкы, Гаязны мулла итәр өчен, приговор җыеп куйган була инде. Муллалыкка указ алып, Г. Исхакый Яуширмәдә яши башлый. 1903 елның 3 ноябрендә (иске стильдә) Мәрьям Шәриповага өйләнә. Мулла булу аның мәсләгенә, тоткан юлына туры килмәгәнлектән, 1904 елда, яңадан Казанга килеп, революцион хәрәкәтләргә кушылып китә. 1905 ел революциясен хуплап каршылый. Чистай ягына кайтып, авылларда җыеннар оештыра, революцион ситуацияне аңлата. Ләкин, донослар булып, полиция күзәтүенә эләгә.

Уральскидан Камил Мотыйгый, үзе чыгарачак «Әлгасрелҗәдит» журналында катнашырга чакырып, Г. Исхакыйга хат яза. Бу зур үзгәрешләр чорында басма органның үтә дә кирәклеген аңлаган Г. Исхакый аңа басма идарәсен Казанга күчерергә тәкъдим итә. Ләкин К. Мотыйгый моның белән килешми: «Минем фикеремчә, милләт файдасын шәхси мәнфәгатьтән өстен күрәсе килгәннәр үз шәһәрләрендә хезмәт итсеннәр һәм шәһәрләренең халкын мөмкин кадәр мәдәнияткә ияләштерү өчен көрәшсеннәр», – дип җавап бирә һәм Г. Исхакый тәкъдим иткән «Теләнче кызы»н бик теләп басачакларын белдерә.

Г. Исхакый һәм аның фикердәшләре «Хөррият»6 исемендә яшерен кулъязма гәзитә чыгарганнар. Язучы үзенең «Идел-Урал» фәнни-публицистик хезмәтендә: «Сугыш вакытында (1905 елгы рус-япон сугышы күздә тотыла) «Хөррият» дигән легаль булмаган сәяси фирка оешты. Радикаль-милли программалы бу партия үзенең «Хөррият» дигән органы битләрендә төрки-татарларны хөкүмәткә каршы көрәшергә чакырды», – ди. Гәзитәдә «Хөррият» тәрәкъкый итәчәктер вә «Хөррият»нең тәрәкъкыйсе аркасында бөтен халкымыз үзенең югалган сәяси һәм экономический праваларын кайтарып алачактыр!» – диелсә дә, «җәмгыятьнең идарәсе кайда икәнлеге бәян ителмидер» дип белдерелсә дә, полиция җәмгыятьнең эзенә төшкән була инде.

1905 елның 11 декабрендә алынган ордер белән 14 декабрь көнне Г. Исхакыйның квартирасында тентү үткәрелә. Жандармерия агентларының үзен тотарга йөрүләрен сизеп, Г. Исхакый квартирасына кайтмый. Ул үзе бу турыда болай яза: «Артыбыздан бара торган юлдашлар күбәйгән саен, безне тикшерүче полицаның да саны арта иде. Мин, 17 нче октябрь Манифестын Чистай өязендәге авылларда аңлатып йөрүем өчен, аннан качарга мәҗбүр булган идем. Яңа бистә мәдрәсәсендә ясаган бер җыелыш өчен тотарга дип өемә килгән полицадан качарга кирәк булганга, Казанда яшеренеп тора идем». (Гәзитчелек эшендә егерме биш ел // Яңа милли юл. – 1931. – № 5.)

Г. Исхакый үз исеменә «Таң», аңа рөхсәт алмагач, «Хөррият» исемендә гәзитә чыгарырга омтылыш ясап карый. Ахыр чиктә Гали Путиляков исеменә «Таң йолдызы» гәзитәсенә рөхсәт алына (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. –76 эш).

Социалист-революционерлар партиясенең органы булган «Таң йолдызы»ның фактик редакторы, рух, юнәлеш бирүчесе – Г. Исхакый. Гәзитәнең төп язышучылары: Г. Исхакый, Ф. Туктаров, С. Рәмиев, Ш. Мөхәммәдьяров, Х. Әбүзәрев, И. Бикчурин. «Таң йолдызы» сыйнфый көрәшне пропагандалый, аның лозунгы: «Тартышуда гына табарсың син үз хакыңны!»

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет», автора Мухамметгаяз Исхаков. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Современная зарубежная литература». Произведение затрагивает такие темы, как «татарская литература», «литература народов россии». Книга «Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет» была написана в 2019 и издана в 2022 году. Приятного чтения!