Читать книгу «Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Марселя Галиева — MyBook.
image
cover

Марсель Галиев
Кәефеңә көя төшермә. Истәлекләр, хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр


Истәлекләр, хикәяләр, гыйбрәтле сүзләр



© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Галиев М. Б., 2019

Көлә белеп көлү

Кешеләргә, хәтта өйдәгеләргә дә белгертми йөргән бер чирем бар минем. Дөбер-шатыр килеп, шаярып-көлеп, бәхет дәрьясында колачлап йөзүче булып уйнап, җүләр сатып йөрим-йөрим дә кинәт сүнеп калам. Бер сәбәпсезгә үземне битәрләргә тотынам, дөньясы ошамый башлый. Кешеләрне сөймим…

Ходайның рәхмәте, бу өянәк озакка бармый үзе – берничә сәгать, иң күбе бер көн үтүгә, янә койрык чәнчеп йөрергә керешәм. Өянәк кузгалуга, мин бүтәннәр белән аралашмаска тырышам, кулыма нинди дә булса китап алып, шуны укыйм. Газеталар укымыйм – алар ачуны гына китерә. Хәер, китапларның да кайберләре ачуны кабарта. Андый чакта мин бөтен зәһәрлегемне китап язучыга юнәлтәм. Мескенкәем, ниләр генә әйтмим мин аңа?! Тыңлап торса, йә мине бәреп үтерер иде, йә үзе асылыныр иде. Әлбәттә инде, бу очракта үземне хаклы дип санамыйм, миңа бит чирдән дәваланырга кирәк, сүгенүләрем шуның өчен генә…

Шундый өянәк кузгалгач, беркөнне Марсель Галиевнең «Арыслан йокысы» дигән китабы кулыма килеп эләкте. Бик әллә кем булып бүтәннәрдән көлеп йөри, ни кыландыра икән дип, китапны ахырыннан укый башладым. Марсель Галиев язмаларын укып барам баруын, әмма бу очракта аңа бәйләнәсем, үзен һәм язганын чүпкә чыгарасым килә. Йөрмәсен кукраеп…

Тәк… җөмләләр. Үзенекеләр дә бар, бүтәннәр әйткәнне дә теркәп куйган. Плагиат! Кайчандыр кайдадыр мин: «Бүгенге заманда авызына микрофон каптырсаң, балык та җырлый», – дигәнмен. Шуны язып куйган. Тукта, ул бит фамилияләребезне дә атаган. Алай булгач, плагиат була алмый бит әле бу. Безне популярлаштырган өчен рәхмәтле булырга кирәктер чүтеки.

Үзе әйткән тапкыр җөмләләре кайда икән дип, китапны актарам. Кеше әйткәнне язып куеп була ул, үзең тапкыр җөмлә язып кара, агай-эне. Әһә, бар икән андыйлары да. Укып карыйк. Тәк… «Ялкау әдәбиятны шигырь баса». Кызык. Бәйләнгәнче, ныклап уйларга кирәк, бәлки, дөрестер. «Талантлы улларын күтәрә алмаган илне талантсызлар күтәрәмгә калдыра». Шәп әйткән бит бу, шайтан алгыры. Юк, бүтән җөмләләрен укымыйм. Югыйсә сүгәсе урында мактарга туры киләчәк. Ә мактыйсым килми. Мин бүген чирле. Шул чирдән котылырга кирәк.

Китабының бу бүлегендә Марсель язучылардан көлгән. Мине дә төрле кыяфәтләргә кертеп төрләндергән. Тешне шыгырдата-шыгырдата укымакчы булам, тик нигәдер сүгенергә җыенган авыз ерылып китә. Көлдерә бит бу мине, үземнән үземне көлдерә, чукынчык! Үзеннән көлә белгән кешене «бөек» диләр бугай. Шушы Азнакай малае мине, үземнән көлдереп, бөек ясамакчы түгелме соң? Юк, авторны әрләү килешеп бетмәс. Миннән генә түгел, Мөдәррис Әгъләмов, Гәрәй Рәхим һәм Равил Фәйзуллиннан да көлә. Үзеннән дә көлә. Ачуны китереп көлми, якын итеп көлә. Бәйләнеп булмастыр, ахры. Ярый, бу юлы котылды.

Укуымны дәвам итәм. Үзенең якташлары турында да яза автор. Монда да көлеп яза. Кара, кызык кешеләр яши икән Азнакай ягында! Азнакайның Чатыр тавын дөньядагы иң биек, иң күркәм таулар дәрәҗәсенә күтәреп язган иде, хәзер инде кешеләрен күтәрә, мактанчык. Җир йөзендә, Азнакай кешеләреннән башка, рәтле адәм юктыр дип уйларсың. Шулай дип чырайны сытам да уйлап куям: «Нәрсә, үз ягыңны матур итеп күрергә теләү начар сыйфатмыни?» Үзем дә туган як кешеләрен мактыйм, үз ягымның табигатенә сокланам. Әгәр җитешмәгән нәрсәләр күрсәм, үз ягыма тел тидерәчәк түгелмен, дип сүз дә биргән идем. Үзем шулай икән, нигә Марсель Галиевкә тел-теш тидерергә тиеш әле мин? Юк, юк, юк… Бәйләнә алмыйм мин бу егеткә. Кешесенә бәйләнә алсам да, китабыннан бәйләнерлек сәбәп таба алмыйм. Ни гаҗәптер, шул китапны укый-укый, өянәгем дә узды шикелле. Дөньяга икенче төрлерәк, яратып карый башладым. Хәтта тормышның ямьсез ягын сурәтләгән «Оҗмах ачкычы кемдә?» хикәясен укыганнан соң да, кәефем начарланмады. Кайсыбер язучылар роман итеп язган фикерне, вакыйганы бер хикәягә сыйдырган лабаса. Бу инде осталык галәмәте. Әдәбиятның нигезендә ни ятарга тиеш икән? Күргәнеңне, ишеткәнеңне, уйларыңны оста тасвирлап язудыр, ахры. Син сөйләргә алынган кешеләр холык-табигатен укучының күз алдына китерерлек итеп сурәтләүдер. Марсельнең берничә җөмлә, кайчакта берничә сүз белән кеше характерын күрсәтә алуына сокланам мин. Язганда гына түгел, сөйләгәндә дә кемдер турында шундый сүз әйтеп куя, ябыша да кала инде шул сурәт исеме телгә алынган кешегә.

Шулай да бәйләнерлек җай таптым Марсельгә: китап юкарак чыккан, тиз укылып бетә. Аның белән еш аралашып, сөйләшеп, серләшеп, көлешеп йөргән кеше буларак беләм – юмор жанрында аның потенциаль мөмкинлекләре зур. Укып көләргә, куанырга, дәваланырга язсын.


Туфан Миңнуллин, 2004

Мут истәлекләр

Күршеләр

«Татар язучыларына да икешәр катлы коттеджлар төзелә икән» дигәч, күпләр ышанмаган иде. Менә бит! Күп вакыт үтмәде – төзеп тә куйдылар. Унике җыелыш җыеп, үзара канга-кан килеп бәхәсләшкәннән соң бүлешеп тә алдылар.

Иң матурын, иң зурын Туфан Миңнуллинга бирергә дигән карар чыгардылар. Арыды… Ничә ел буе Мәскәү парламентында эшләде…

Жирәбә салганда, аның күршесенә шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов чыкты. Кичтән Хуҗа Насретдин булып йокыга китә, иртән Тукай булып уяна торган Мөдәррис Әгъләм:

– Яшибез, болай булгач! – дип сөенеп куйды.

Күченү башланды. Туфанның мәһабәт йорты каршына өч КамАЗ, кранлы бер япон машинасы, ике «Волга» килеп туктады. Өлгергән Әстерхан карбызы сыман кызыл чырайлы шагыйрь егетләр унике суыткычны (эчендәге утыз алты казылык, җиде каклаган каз, Сергач мишәрләреннән алган ат ите белән бергә), тагын сервант һәм шуның ише биниһая авыр кирәк-яракларны мамык урынына очыртып кына керттеләр. Егетләрне сыйлап, җайлап, көч-хәл белән машиналарга төяп җибәргәннән соң, Туфан самолёт трабына чыккан президент кыяфәтендә коттеджның икенче катына күтәрелде. Ике канатлы ишекләрне җырлатып кына ачып, балконга чыкты. Ерак түгел авыл өйләре күренә иде. Бакчаларда, иелеп, арт белән күкне терәп, чүп утаган хатын-кызларга карап торды. Башы әйләнеп китте. Биеклекне өнәми иде Туфан, шуңа күрә самолётка да утырмый иде. Аскы катта гына яшәрмен, ахры, дип уйлап куйды.

Ул арада, тәрәзәләрне зыңгылдатып, дөбер-шатыр иткән тавыш ишетелде. Караса… Күрше капка төбенә сабын савыты чаклы гына «запорожец» килеп туктады. Тәрәзәсендә Мөдәррис Әгъләмовның пеләш башы чагылып алды. «Запарай» ның тутыккан, калҗайган корт ашаган калайлы ишеген ача алмыйча азаплангач, Мөдәррис Әгъләм җыйнак гәүдәсен, йомарлап, тәрәзәдән тышка ыргытты. Аксак шофёр белән икәүләп, ике минут эчендә Мөдәрриснең байлыгын ташып та бетерделәр: тутыккан пружина эзе төшкән бер матрац та тарихка керәсе өч капчык кулъязма-китаплар.

Күп тә үтми, калтырча «запорожец» төтен торбасын җирдән шалтыр-шолтыр өстерәтеп китеп барды. Мөдәррис өске катка менде, чишенеп ташлады да ялгыз матрацка сузылып ятты:

– Шәп!

Бераздан ул, аскы катка төшеп, болдырга чыкты. Карга канаты сыман кара трусигының Брежнев чорында тегелгән мул балакларын җилфердәтеп, сажинлы адымнар белән җирне үлчәргә кереште. Ике арадагы ызанга Туфан тимер чөй кагып, чәнечкеле чыбык сузып өлгергән дә икән. Мөдәррис чөйләрне суыра башлауга, биек баскычтан Туфанның көр тавышы ишетелде:

– Нишлисең, даһи?

– Мине шигырь яздырмаскамы исәбең? Мин үлчәп карадым, нәкъ җитмеш ике сантиметрга аерма чыга.

– Синең якка кергәнменме?

– Киресенчә, үзеңнең якка кергәнсең!

– Ничек үземнең якка?

– Шулай! Миңа җитмеш ике сантиметр киңлектә җирне күбрәк калдыргансың, казып чиләнсен, шигырь язарга вакыты калмасын дип.

– Ә минем пьесалар язасы юкмыни?

– Пьесаларның әдәбиятка ни катнашы бар?! Драматургия бит ул – сбербанкның бер филиалы гына! – диде Мөдәррис.

Бу низаг атна буена барды. Мөдәррис, ике араны үлчәп, ызанны үз ягына күчереп куя, Туфан – үз ягына. Аптырагач, ике арадагы ызанга Туфан Сафуан Муллагалиевтән җитмеш ике сантиметр киңлектәге тротуар җәйдерде. Шуннан соң тынычлан- дылар.

Шундый борчулы көннәрнең берсендә Туфан «Волга» машинасының, капка баганасына бәрдереп, ике ишеген умыртып чыгарды. Шулчак, кувалда тотып, Мөдәррис килеп җитте:

– Хәзер төзәтәбез аны, Туфан әкә, кайгырмагыз…

– Кайгырмыйм да. Миңа нәрсә тора ул ике ишек! – диде Туфан.

Ул арада Мөдәррис капканың иңен үлчәп алды:

– Иңе алты метр капкаңның. Машинаңны аркылы чыгарсаң да бәрелми бит югыйсә…

– Тизлек зур иде. Арт белән чигендем мин, туксан белән, – диде Туфан.

Кол Галидән алып Эдита Пьехага кадәр укып барган Мөдәррис Әгъләмов техникадан хәбәрдар иде. Туксан чакрым тизлек белән чигенә алырдай машинаның безнең илдә генә түгел, байлыгы череп ятучы капиталистларда да юклыгын уйлап, бик аптырап башын чайкады. «Арттыра бу… Кичә Аяз Гыйләҗев белән утырганнар, ахрысы», – дип уйлады. Сынган «Астра» сигаретын төкерекләп ябыштырды да иреннәре арасына кыстырып куйды.

Икенче көнне Туфан утыз ике бройлер чеби алып кайтты. «Волга» ны сарай кырыена этеп китерделәр.

– Чебиләргә менә дигән кетәклек була бу, – диде Туфан.

– «Мерседес» булмаганда ярый инде, – диде Мөдәррис.

Туфанның уң як күршесе Гәрәй Рәхим иде. Йортны үз проекты белән төзетеп куйган шул чукынчык Григорий Рәхим – Гәрәй Родионов. Аның мөселман һәм христиан архитектурасының гүзәл үрнәгендә төзелгән йорты алгы ягыннан карасаң – арткы ягына чыккан кебек, арткы ягыннан карасаң, алгы ягы кебек тоелмый иде.

Гәрәй Рәхим туган авылы Федотовкадан керәшен сарыклары алып кайтты (Батулла-Турай энциклопедиясендә «керәшен сарыгы» дип дуңгыз атала). Тоз күзле чучка малайларының исе бөтен тирә-юньгә таралды. Аларның үтеңне сытарлык итеп чинауларын Туфан каш җыерып тыңлап торды да: «Мөдәрристән күрәсе казалар пүчтәк кенә булыр, ахрысы», – дип уйлап куйды.

Туфан магнитофонга кадак кагу, балта-пычкы тавышларын яздырган иде. Магнитофонын бар көченә борып, тахтага сузылып ятты. Берзаман торып караса, Мөдәррис тә, Гәрәй дә үз ихаталарында үкертеп эшләп яталар. Бер сәгатьтән соң Туфан арыган кыяфәт белән баскычка чыкты.

Шабыр тиргә баткан, еш-еш сулу алган Гәрәй Рәхим, чиләгеннән генә күтәреп, су эчте дә:

– Ну эшлисең дә икән, Туфан! – диде.

– Ә как же, мин бит крәстиән малае!

«Шигырь-мигырь маташтырганчы, балта тотып эшләсеннәр, файда булыр, ичмасам», – дип, үзалдына сөйләнде.

Шулай итеп, бер атна буе магнитофоннан балта-пычкы тавышларын уйнатып, «Диләфрүзнең кияүдән аерылуы» дигән яңа пьесасын язып бетергәннән соң, Туфан дөньяга чыкты. Караса… Гәрәй Рәхимне танырлык та түгел, Хиросима бомбасыннан исән калган кеше кебек. Яңагы суырылып калган, Югары Совет ашханәсендә тукланып, матур гына түгәрәкләнеп килгән корсагы кадакка эләккән футбол тубы сыман шиңгән. Кулында балта. Сикәлтәле борынын биетеп, нәселле тешләрен күрсәтеп көлгән була тагын үзе.

Мөдәррис исә бер атна эчендә, шигырь сөйләр өчен, сәхнәле итеп, иркен сарай корып куйган. Кыяфәт тә элеккечә. Кулы коралга ябышып тора каһәрнең. Ярлы язучыларга юкка гына ун ел буе дача төзешеп йөрмәгән икән…

– Синең, Туфан әкә, пычкың тешәлмәгән, балтаң да үтмәсләнгән. Китер, үткенләп бирим, аннары плёнкаңа яңадан яздырырсың.

Туфан бер мәлгә өнсез калды. «Менә йөр син моны шагыйрь генә дип, бөтенесен белеп тора, шайтан алгыры…»

Шагыйрьнең ничек булса да җаена төшәргә дип, Туфан кесәсеннән затлы сигарет кабы чыгарды:

– Мә, җүнлене тарт!

– Үземдәге җүнсезеннән дә туйган.

«Тукай булса да булыр икән, киребеткән», – дип уйлады Туфан.

– Миндә суыткычлар күбәйгән, берәрсен алып чык үзеңә.

– Мин телевизор карамыйм бит, – диде Мөдәррис.

Күршеләр әнә шулай чөкердәшеп яши башладылар.


Искәрмә.

Үзгәртеп кору дәвере килгәч, матбугатта сүз иреге башланды дип, Язучылар берлегендә стена газетасын чыгармый башлаган идек. Рәисебез Туфан ага беркөнне әйтә:

...
8

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)», автора Марселя Галиева. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Современная русская литература». Произведение затрагивает такие темы, как «афоризмы», «воспоминания». Книга «Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)» была написана в 2019 и издана в 2019 году. Приятного чтения!