Гази, әрнү-сызлануларга чыдый алмыйча, ут сулап, урын өстендә ята. Йөрәген ялкын өтәли. Сызланулары бәгыренә төшә. Кичәге газап чигүләр бүгенгенең күләгәсе генә булган икән, дип уйлый ул. Һәр көн шулай.
Өендә ята Гази. Үзе шулай теләде. Врач кешегә шифаханәдә яту килешми, янәсе, бигрәк тә үзе эшләгән больницада…
Йөрәген үткен хәнҗәрләр белән актаралармыни, чыдар әмәлләре юк. Чигә тамырлары дык-дык тибә, авыр чүкеч белән суккан сыман. Авырту исә, ярга бәргән дулкын кебек, килә дә кага, килә дә кага. Вакыты белән бу иза чигүләр түзә алмаслык дәрәҗәгә җитә, шундый чакларда Газиның зиһене томаланган сыман була. Андый мизгелләрдә: мөгаен, менә шулай үләләрдер инде, дигән шыксыз уй миен өтәләп алгалый.
Бакча ягына караган ачык тәрәзәдән май ае һавасы бөркелә. Аннан чәчәккә бөреләнгән карлыган, кура җиләге исе белән аралашып, Кама-дәрья исләре, агымсу, дегет-сумала исләре дә керә… Пароход, буксирларның бер-берсен сәламләгәндәй яки мәңгегә саубуллашкандай сузып-сузып кычкыртулары, җим эзләп бакча артындагы елгачыкка кергән акчарлакларның сыкрап-өзгәләнеп кычкырынулары Газиның ансыз да тәмам эштән чыккан сырхау йөрәген меңгә телгәлиләр.
Пристань янындагы затон тирәсе дә тыныч түгел. Суднолар ремонтлау мастерскойларында көн дими, төн дими эш кайный. Әнә хәзер дә, илаһи зур чүкеч белән суккандай, нәрсәдер пошкыра, ухылдый. Төн җитте исә, Гази ул якка күз салмаска тырыша. Чөнки аҗаганга охшаган зәһәр балкыш яктылыгы, үзенең дәһшәтле канатын җилпегәндәй, бөтен күк йөзен айкый, актара.
«Кеше үләр алдыннан бөтен үткән тормыш юлын күз алдыннан кичерә» дигән сүз, мөгаен, хактыр. Гази да уй эчендә. Ул секундлар эчендә әллә никадәрле вакыйгаларны, шатлык-куаныч, кайгы-хәсрәт тулы гомерен күз алдыннан үткәрә.
Юк, кичә район больницасының баш врачы белән ике арада килеп чыккан низаг, йөрәк пристубы башлануга сәбәп булган җәнҗал турында уйларга теләми Гази. Уйлыйм дисәң, җәрәхәтле, кан саркып торган йөрәккә дәва булырлык, хәтер диңгезе офыгыннан калкып килгән кояш кебек, аны иркәләп-назларлык истәлекләр дә бихисап…
Ни хикмәттер, кеше узган гомеренең истәлекләренә бирелим, үткәннәрне күзаллыйм дисә, аның хәтеренә тормышның авыр, ачлы-туклы, ярым-ялангачлыкта үткәрелгән күләгәле яклары түгел, күбрәк иң кадерле мизгелләре, иң шигъриятле минутлары килүчән була икән. Газины да уйлары, елларны кире чигендереп, гомер юлының башына – ерак-еракта калган иң кадерле балачак хатирәләренә алып киттеләр. Миенең кайсыдыр борылмаларында иртән күргән төш сыман гына булып сиземләнгән якты истәлекләр, бөтен тулылыгы белән гәүдәләнеп, күз алдына килә башлады. Шуннан аңлады Гази: балачак тәэсирләре күңелдән беркайчан да җуелмый, кеше гомеренең ул чоры һәрчак аяз, һәрчак бәйрәм булып мәңгегә хәтердә кала, саклана икән. Тикмәгә генә, балачак – баллы чак, дими торганнардыр шул.
Балачак истәлекләре Газины үзләренең адаштыргыч сихри сукмаклары белән һаман-һаман бик еракларга, бик кадерле, уйлаганда гына чиксез ләззәт, татлы зур куаныч бирә торган чакларга алып киттеләр. Җитмәсә тагын, ул вакытлар шулхәтле якында – менә генә, кул сузымында гына…
Әле дә булса хәтерендә Газиның: Гөлүсәләрнең аларда өйдәш булып торган кышлары иде. Әниләре ачы таңнан торып эшкә китә. Эшләре җиңел түгел, әнисе белән Гөлниса апасының зарланып әйткән сүзләренә караганда, «җиде тиреләре чыкканчы, беләкләре өзелеп төшкәнче», кайсыдыр байның бөркәүле ындыр табагында җилгәргеч әйләндерәләр. Һаман да әле күңеле ятарлык эш таба алмаудан ут йотып йөргән Иргали абыйлары да өйдә юк. Балалар үзләре генә. Менә берзаман уяналар. Күзләрен ертып ачу белән, әниләре әзерләп калдырган ризыкларын ике кабып, бер йотып, ялт иттереп куялар иде дә, и-и, китәр иде уен! Өйнең яртысын диярлек биләп торган сәке өстендә шайтан аягын сындырырлык. Бала-чагалар тезелешеп йоклаган урын-җир өстенә, сандык өстенә өеп куелган юрган, мендәр, ястык, киез ише нәрсәләр дә ишеп төшерелгән. Ишек катындагы сәләмә кайры тун да шунда. Тузган мендәр-ястык сүрүләреннән тирә-юньгә йон оча, тузан күтәрелә. Берара уйнап, тәмам хәлдән тайгач, тынычрак уенга күчәләр. Башта «өй-өй» уйныйлар. Аннары «әти белән әни» уенына керешәләр. Гази – «әти», аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле Гөлүсә – «әни», Таҗи белән Һади – «балалар». Нәни Һадины мәче баласы урынына асып йөртсәләр дә түзә – елау юк.
«Әни» кеше шактый кырыс. Әнә ул маңгаена, күзләренә төшкән чәчләрен сыңар кулы белән селтәнеп кенә төзәткәндәй итә дә яңарак кына җәеп куйган урынга «балаларын» яткыра башлый.
– Ягез, җәтрәк ятыгыз. Аннары иртә якта уятыр хәл юк үзегезне. Таҗи, энеңне кысрыклама… Кара әле син аны, нинди хәйләкәр! Аңа гына йомшак булсын да, аңа гына җылы булсын икән.
Таҗи белән Һадины иске бишмәт белән баштанаяк томалап куйгач, Газига да чират җитә.
– Әйдә, әтисе, син дә ят, иртән иртүк торасың да бар.
Гөлүсә Гази белән янәшә ята. Үзенең очлы терсәкле арык беләкләре белән Газины муеныннан кочаклап ала. «Әни» кеше анда да тиз генә тынычланмый, әледән-әле: «Ягез, шаулашмагыз, җәтрәк күзләрегезне йомыгыз», – дип, әмерләр биргәләп куя. Бу уен да озакка бармый, үлеп ашыйсылары килү «йокыларын» бик тиз ача аларның. Янә дәррәү кубып сикерешеп торалар да алабута кушылган арыш оныннан талкан болгатылган казан янына ташланалар. Инде икеме-өчме тапкыр кырылган казанны яңадан ялтыратканчы каезларга керешәләр. Гаҗәп хәл! Яңадан берәр кашык чамасы талкан касмагы кырып алына. Бүлү гадел: мич авызы өстендәге кучкарга тезеп куелган, кырыйлары кителеп беткән чаган кашыкларга, дөньяда берни белән дә чагыштыргысыз тәмле ризык – берәр чеметем талкан касмагы салына.
Бар да әйбәт булыр иде, тик менә Гөлүсәнең әтисе генә, җанын кая куярга белмәгән кеше сыман, бик тә күңелсез йөри. Алай гына да түгел, кайтып тәрәзә буендагы эскәмиягә түнә дә, дөньялардан киткәндәй башын иеп, тавыш-тынсыз кала.
Әйе, соңгы вакытларда Иргали үзен кайнар ком өстенә чыгарып ташланган балык сыман хис итте. Кая барып бәрелергә белмәде ул. Күңеле тулы хәвеф, киләчәге өчен хафалану. Чыннан да, һичбер җирдән фәрман көтәрлеге, өмет итәрлеге юк бит, ичмаса. Шулай бәгырь көйрәгәнгә тәкать тота алмыйча, үз-үзенә мең дә беренче кат «Инде нишләп карарга?» дип сораулар да биреп куйгалады. Әмма шушы бердәнбер соравына да төпле җавап таба алган юк. Тормышы актык чиккә килеп терәлгән Иргалинең башы каткан, фикерләре чуалган, зиһене томаланган иде. Типсәң тимер өзәрдәй башың белән, йортсыз йомран кебек сөрлегеп, кеше тупсасын тапта инде, ә? Җил оясына әверелгән өйне, хәзрәт киңәш иткәнчә, күптән инде сүтеп утынга ягалар.
Гомердә булмаган һәм булыр дип башына да китермәгән хәл: күңеле урыныннан купты, өмете өзелде, ихтыяры сынды, дөньядан тәмам җаны бизә башлавын тойды Иргали. Эч пошуның һич тә чыдап булмаслыгы басты. Тормышы тоташтан аязмас көнгә әверелде. Күңелен упкындай төпсез, бер генә мизгелгә дә тынгылык бирми торган борчулар биләде. Андый минутларда ул, инде бер тапкыр узган кара ачлык елында ниндидер могҗиза белән генә үлемнән котылып калган хатынын, нәни зәңгәр күзен мохтаҗлыкта яшәтүе өчен әрни, изалана иде. Хәзер дә әнә әле алар бик ябыклар, юкарып, хәлсезләнеп калганнар, мескенкәйләр.
Иргали менә ничәнче кат инде әллә, чыннан да, нэпман Иван дәдәйгә барып эшкә ялланып караргамы, дип өмсенеп куйгалады, әнә дүрт куллап кабул итәчәкмен дип калды бит. Яхшымы-яманмы, яши торырга фатир да бар. Кешенең көче – эшендә, диләр. Иргали дә умыртып эшләр иде. Алар бит бөтен нәселләре белән җеннәре өзелгәнче эшли торганнар. Сул як җилкәсенең яралы булуына да карамастан, Аллага шөкер, хәзергә әле дәрт-дәрманга әҗәткә кермәс, шәт, беләгендә көче, йөрәгендә дәрте ташып торган чагы. Һәрхәлдә, олаучы булып кына эшләрлеге бар.
Ләкин шунда ук икенче бер уй миен кимекли башлый. Көнлекчегә ни көн дигәндәй, Иван дәдәйдән эшләп алган ике-өч кадак он яки пешкән икмәк белән нишли генә алыр соң ул? Кайчан соң, чын адәм баласы кебек, тәмам аякка басачак, атлы-сыерлы булачак, йорт-җир әмәлләп керәчәк? Игенче икәнсең, аты да кирәк, атсыз кеше – затсыз кеше, димәсләр иде аны!
Менә шулай ут йотып, киләчәге өчен тоташ хафаланып, үзенең болай яшәвен мәхшәргә тиңләп, баш ватып йөргән көннәрдә тагын бер вакыйга булып алды. Әлеге хәл бөтенләй чыгырыннан чыгарып ташлады аны.
Шәфкатьле Зәйтүнә: «Әнә тагын бер бичара саилче хәер сорый», – дип, бер бәрәңге алды да җилкапка төбенә килеп туктаган бичара җан янына чыгып китте. Аннан ул туңып-күшегүдән тәмам кешелектән чыккан бер кыз бала ияртеп керде. Бу – Гөлнисаның бертуган апасы Миңнисаның кызы Миңсылу иде.
Иргали аны ямау өстенә ямау салынган, терсәкләренә кадәр күтәрелгән кыска җиңле сәләмә бишмәте белән, нәкъ әнисенеке кебек, ярты йөзен диярлек биләп торган зур коңгырт-кара күзләреннән таныды.
Бичара бала керә-керешли үк кулындагы төенчеген ишек катында ташлады да, җан өшеткеч тавыш белән: «Гөл апакаем!.. Апаем ла!.. Әнисез дә калдым бит!.. Әнием үлде… Нишлим? Кая барыйм?..» – дип, мич буенда кайнашкан Гөлниса апасының җиңенә барды да сырылды.
Өйдәгеләр тораташ кебек каттылар да калдылар. Иргалине иң тетрәндергәне – Миңсылуның «Нишлим?.. Кайларга барыйм?» дип, үз-үзен белешмәс дәрәҗәгә җитеп үксеп, тыпыр-тыпыр килеп биюе булды. Кыз баланың үз-үзенә такмак әйткәндәй елап «биюе» шулкадәр күңел әрнеткеч иде. Иргалинең бөтен тәне чымырдап китте, бәгыре меңгә телгәләнде.
Көч-хәл белән тынычландырдылар Миңсылуны. Гөлниса да елый иде.
– Чү-ү, үскәнем!.. Нишләвең бу?.. Тынычлан… Менә мин бар… Әнә җизнәң бар. Тынычлан! Бездә генә яшәрсең. Алай итенмә… Моңарчы бергә-бергә яшәгән идек бит әле. Бар да рәтләнер, әйткән иде диярсең менә. Ялгыз түгел син, үскәнем, түгел… Туганыбыз ич син безнең…
Тормыш әнә шулай, әле бер, әле икенче хикмәтен чыгарып, михнәт-мәшәкатьләрен өстәп кенә торды. Ансыз да өзек тә төтек тормышларына тагын бер ятимәнең килеп өстәлүе казык башына тукмак булды. Менә шулай үзен үзе күрәсе килмичә, кая барып бәрелергә белмичә йөдәп йөргән бермәлдә, Иргали кабат Бәһрам җизнәсе янына барып чыкты. Үзенең хәлен аңлатырга иде нияте. Җизнәсенең нык иманлы, олы җанлы кеше булуына мыскал да шиге юк иде аның.
Билгеле, барып керү белән аһ-ваһ килеп зарлана башламады, ярдәмгә мохтаҗлыгын да чыгарып селекмәде ул. Алай итәргә ул бит ниндидер әрсез алабай түгел. Бары тик бик тә уңайсыз, ифрат та җайсыз бер хәлдә калуын гына төшендерергә теләгән иде Иргали.
Әмма гелән моң-зар, сорау-үтенү, ялыну-ялвару гына ишетергә күнегеп-ияләшеп беткән Бәһрам җизнәсе аның сүзләрен үзенчәрәк аңлады булса кирәк.
– Әһ-һ, Иргали туганым! – дип башлады ул, шактый ук ризасызлык сизелеп торган тавыш белән. – Күрми, аңламый дип уйлыйсызмы әллә? Барысын да күрәм, барысын да аңлыйм, тик нишли алам? Кая карама – хәерчелек, бөлгенлек. Күпчелек халыкның тормышы актык чиккә җитеп тәмам коелып төшкән. Башта сугыш, соңрак акгвардиячеләргә, чит ил интервентларына каршы аяусыз көрәш халык хуҗалыгын кара җәяүлегә калдырды. Шуның өстенә, халыкның котын очырып, бугазыннан буып алган ачлык афәте… Так шту, туганкаем, мин сиңа ярдәм итү түгел, хәтта вәгъдә бирергә дә батырчылык итә алмыйм…
Хөкем карарыдай рәхимсез булып яңгыраган бу сүзләр дуамал холыклы, ярсу хисле, хис-тойгыга тиз бирелүчән Иргалине әллә нишләтеп җибәрде.
Тегесе агач аягын алгарак сузып җайлабрак утырды да дәвам итте.
– Яшь пролетар дәүләтенең кесәсе такыр, ямаулары бихисап, булган акчасы да күптән беткән… Сугыштан, ачлык-хәерчелектән яңа айнып киләбез. – Тавышы торган саен көрәя барды аның. – Әмма киләбез! Әй-йе, алга барабыз. Хәзергә тормышның сынавы коточкычрак булган саен, киләчәк яңа тормышның дөньяны дер селкетеп якынлашып килгән көчле адымнарын ныграк ишетәм, хаклык, матурлык һәм дә бәхет гимны авазларын ачыграк ишетәм кебек. Утлы-ялкынлы гарасат еллары кичергәндә, дөньяны революцион үзгәртеп кору чорында, андый гына авырлыклар, кыенлыклар котылгысыз…
Ярсу йөрәкле, юктан да хәтере кала торган Иргалигә җитә калды. Өлкән дустының сүзләрендә хәлгә керү түгел, эчкерсезлек тә сизмәве аның кәефен тәмам кырды.
– Мин, Бәһрам җизни, синең янга хәер эстәп, таштан юкә суйдырмак булып кермәгән идем, – диде ул, йөзенә каралый коеп. – Белгән, күз күргән өлкән кеше, берәр җүнле киңәш бирмәсме дип килүем иде.
– Алайса кичер… – Бәһрам кинәт үзгәрде, тавышына кадәр йомшарды. – Әһ-һ, хәрендәшем-кардәшем, белмисең хәлләремне!
– Беләм…
– Ай-һай!
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Тәрәзә артында катып, тәмам бозлавыкланган кантарлы юлдан, буш арбасын яман доңгырдатып, бер атлы узды.
Зиһенен чак кына җыйган Иргали янә телгә килде. Ул менә ничәнче кабат инде, әллә кала тирәләренә сугылып, берәр сезонлы эшкә ялланып карыйммы икән, дигән нияте барлыгын әйтте.
Өлкән кардәшенең моңа да җавабы әзер:
– Бар! Синең кебек эшсез әтрәк-әләмнәр, фәкыйрь-фөкралар каланың үзендә беткән ди. Бер пар чабаталык акча җүнәткәнче, биш пар чабата туздырырсың, шул булыр. – Бәһрам үзенең артык турыдан яруын чамалапмы, янә үзгәрде һәм, бик тә төпле, бик тә урынлы киңәш биргән сыман, болай диде: – Тик шуны бел: берни дә кыйрата алмассың. Ә инде минем киңәшкә килсәк, шул: түзә алмаслык авырлыкка төшкәндә дә, көтүдән, ягъни халыктан аерылма, киресенчә, аңа ныграк елыш. Бәхетне аны читтән эзләмиләр. Аннары яхшымы-яманмы, алар бит синең авылдашларың… – Аз гына уйланып торганнан соң, кирәкле фикерен исенә төшергән сыман, болай дип дәвам итте: – Бер абруйлы зирәк кешедән сораганнар: «Бәхет кайда?» – дигәннәр. «Бәхет ул бердәмлек булган тату гаиләдә», – дип җавап биргән бу кеше. «Гомерлеме соң бу бәхет, әй, зирәк зат?» – диләр икән. Җавап мондый булган: «Әлеге гаилә үзен генә кайгыртмыйча, ил, халык бәхете, халык файдасына хәләл көчен күпме куя алса, аның бәхете шулчаклы озын гомерле», – дип әйтеп әйткән ди.
Бәһрам җизнәсе янә нәрсә турындадыр исенә төшергәндәй бермәл уйланып торды да шактый ук шелтәле тавыш белән әйтә салды:
– Аннары чак кына булса да оят дигән нәрсә бармы синдә?
– Ә нәрсә?..
– Ничек нәрсә?! Менә без, мәсәлән, шушы тәмам бетешкән, коелып төшкән тормышны рәткә салу, аякка бастыру өчен көрәшәбез түгелмени соң?! Башкалар берни белән дә санашмыйча, кирәксә җаннарын да бирердәй булып тырышканда, кызылармеец башың белән читтә калыр идеңме әллә?
– Минем ишеләр әнә шахтагадыр, анда-мондадыр китеп торалар ич…
– Минем башкаларда эшем юк. Минем алдымда фронтовик, ниһаять, революция солдаты тора.
Иргали дә үз чиратында сүз кыстырып куюны кирәксенде.
– Революция ясалды…
Кызып киткән Бәһрамга әйтерсең шушы сүз генә кирәк булган.
– Әй-йе, ясалды. Әмма властьны кулга алу – ул әле ярты эш. Менә хәзерге хәлдән чыгып кара син. Әнә күр, дөньяны мур кырган диярсең. Ачлык-ялангачлык турында әйткән дә юк… Бөтен нәрсә җимерек тә ташландык хәлдә. Завод-фабрикалар эшләми. Бөтен көч хәзер шул завод-фабрикаларны юлга салуга юнәлтелгән. Беркөн кайсыдыр, кем икәнен чурт белгән аның, хезмәтсез эшче – шул ук сукбай, шул ук зимагур, җирсез мужик – бандит, дип тора иде. Уйлый калсаң, өлешчә хаклык та бар бит әлеге сүзләрдә. Авыллар турында әйткән дә юк: кая күз салма, тәрәзә-ишекләре кадакланган буш өйләр. Боларны без, большевиклар, торгызмыйча кем торгызырга тиеш соң?! – Бәһрамның тавышы кырысланганнан-кырыслана барды. Кашларын сөзәк маңгай уртасында җыерып, текәлеп карап, сүзен дәвам итте: – Бәлки, мин партия әгъзасы түгел, дип әйтергә тели торгансыңдыр?.. Әй-йе! Әгәр дә партия әгъзасы булсаң, мин синең белән башкачарак сөйләшер идем…
Шунда Иргалинең күзләре Бәһрам җизнәсенең чабып ташлаган карабодай сабагына охшаш кызгылт-күгелҗем төстәге кан тамырлары белән чуарланган кулына төште. Бу кул яман да нык калтырый иде. Әмма йөрәге тәмам урыныннан купкан Иргали, каяндыр бик тирәннән, күңел түреннән күтәрелгәннән-күтәрелә барган үпкәсен белдермичә тыелып кала алмады.
– Ярар, Бәһрам җизни, – диде ул, рәнҗүен, хәтере калуын яшереп маташмыйча. – Җитте! Мин синең янга талашу-тәмсезләнү өчен килмәдем. Гәрчә күңелемдә сиңа карата үпкә төере булса да… Син бит, туган гына түгел, ә ил агасы була торып, газиз әниемне дә саклап кала алмагансың… Күрше-күләннәр әнә күәс төбен чайкап булса да эчергәннәр. Хатыным белән нарасыемны да шул ук күршеләр, ишекне ватып кереп, үлем афәтеннән йолып калганнар…
Моңарчы Бәһрам җизнәсенең җәберсенү билгеләре, рәнҗү чаткылары гына ярылып яткан йөзе күзгә күренеп үзгәрде, яңак итен чәйнәгәндәй, бит мускулларын, мыекларын селкеткәләп куйды. Яман иде кыяфәте. Менә ул сирәк шадра бизәгән йөзен Иргалигә таба борды һәм кысылган тешләре арасыннан шундыйрак сүзләр сыгып чыгарды:
– Син миңа шул турыда әйтергә дип килгән идеңме? Монда килгәнче, иң әүвәл әнә зиратка кереп зиярәт кылып чыгасың калган. Шунда күрер идең хикмәтне… Яңа өлеше аркылыга-буйга чакрымга җитә язды… Ике мәхәлләле авыл өчен күп, ай күп бу… Анда минем хатыным, ягъни Гөлҗамал апаң да ята… Анда тагы икмәк ди-ди шул юлда башын салган ленинчы-большевик Хаҗиның әнисе дә ята… Ишет! Сүзе туры, уе дөрес, нияте изге кеше генә үз фикерен шулай күзгә карап әйтә алыр…
Иргали, бу сүзләрне бүтән тыңлый алмаячагын сизенепме, җизнәсен бүләргә мәҗбүр булды.
– Ярар, җизни, бигайбә. Ни уйлаганымны кайчандыр бер әйтергә тиеш идем бит инде мин дә, – дип, эскәмия өстендә яткан бүреген йолкып алып башына чәпәде. – Һәрхәлдә, мин хатыным белән газиз нарасыемның тамагын туйдыру, өс-башын бөтенәйтү әмәлен табармын…
О проекте
О подписке