Шул арада чынлап торып тулы хуҗа кыяфәтенә кереп алган Җәүһәрия табынны кабат күздән кичерде дә көмеш дага кебек тип-тигез ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды. Һәм шунда ук, шушы да булдымы табын, шушы да булдымы кунак сые дигәндәй, җил-җил хәрәкәтләнеп, кече яктан ашъяулыкка төргән зур гына бер төенчек алып чыкты. Өстәл янындагы буш урындыкларның берсенә куеп, төенчеген актара башлады. Иң элек тире бияләй эченә бастырып утырткан ярты литрлы ак аракы чыгарып өстәлгә куйды. Аннары инде каклаган каз, камыт бөяте кадәрле казылык, атланмай һәм берничә төрле таба ашлары өстәл өстенә өелде.
Хәрәкәтләре ипле, төгәл иде Җәүһәриянең. Менә ул, ярым бушап калган төенчеген бер читкә алып куйды да:
– Чак кына сабыр итегез, хәзер мин сезгә берәр таба казылык булса да кыздырып бирим. Эчегезгә җылы керер, – дип, җил-җил килеп, янә кече якка чыгып китте.
Күп тә үтмәде, теге як бүлмәдән табада май чыжылдавы ишетелә, ашказанын котыртып, тәмле исләр дә килә башлады.
Җәүһәрия тагын түргә узды, сөйләнгәләп, өстәл тирәсендә мәш килде, нәрсәләрдер турады, чак кына җылынсын дип, өстәл өстенә кую белән томаланып-парланып киткән яртыны да кече якка алып чыгып китте.
Шунысы гаҗәп, Җәүһәриягә карап соклануым торган саен арта барды. Төсе-кыяфәте, йөреш-торышы, сөйләшү рәвешләре – барысы да килешле иде аның. Ходай Тәгалә бер бирсә бирә ул дип, хәтта Таҗиның бәхетенә кызыгып та куйдым. Әнә ул табын башында авызын җыя алмыйча утыра. Башы түшәмгә тигән аның. Кулларын угалап, сөйләнеп алгандай итте.
– Болай булгач, Фәйзи туган, бу инде пир на весь мир була… – Табындагы нигъмәт-ризыкларны минем алга этебрәк куйды. – Менә бит, ә!..
Бераздан табын бөтенләй түгәрәкләнде. Урта бер җиргә чыжылдап торган зур гына таба куелды.
– Ягез, җәмәгать!.. – диде Җәүһәрия, һаман да кояш кебек балкып. – Әйдәгез, җитешегез. Кем әйтмешли, хәзинәдә бары.
Табын яны җанланып, бермәлгә гөрләп торды. Беренче тостларны очрашу, дуслашу, хәтта туганлашу хөрмәтенә күтәрдек. Бераз капкалап, карынны чак кына ялгап алгач, дөнья хәлләре турында да сүз куертыр халәткә килдек.
Таҗи үзенең туган энесе белән кызыксынды.
– Әйбәт кенә эшләп ята, – диде хатыны. – Бик күп итеп сәлам әйтергә кушты.
– Һаман шундамы?
– Шунда. Хәзергә әле район үзәгендә эшләп йөриләр. Тракторларына ремонт ясыйлар. Кайтса да шул, мунча кереп, өс-башын алыштырырга гына кайта.
– Ә укуы? Кичке мәктәпкә язылган иде түгелме соң?
– Укуын да ташларга уйламый.
– Һади шулай үстемени инде? – Бу сорауны мин бирдем.
– Үсте генәме соң! Типсә тимер, басса бакыр өзәрдәй егет ул хәзер. – Җәүһәрия, кинәт тигез тешләрен күрсәтеп, мөлаем гына елмаеп алды да өстәп куйды. – Чын әгәр! Хәтта җан көйдергече дә бар…
Җәүһәрия хәбәрдар дип уйлап, сүз уңаенда үземнең җан дустым Гази турында да сорашасым килә иде. Телем кычытса да, бу турыда Таҗиның сүз куертырга теләмәвен исемә төшереп, тыелып кала бирдем. Шулай да түземлегем җитмәде, җае туры килү белән: «Газидан ул-бу хәбәр юкмы соң?» – дип, күп нәрсәне белгән кеше сыман сорап куйдым.
Искәрмәстән бирелгән бу сорау Җәүһәрияне дә сагайтты. Ул: «Сер сыяр кешеме? Әйтергә ярыймы?» – дигән кебек итеп, иренең күзләренә карап алды. Аннары гына:
– Гази абыйның хәбәре бик сирәк килә шул. – Тавышы моңсуланып киткән сыман булды аның.
– Кайда соң ул?
Минем бу соравыма Таҗи җавап кайтарды:
– Кайдадыр Белоруссия ягында шунда…
Җәүһәрия чыннан да хәбәрдар булып чыкты. Сүзне ул ялгап алып китте.
– Соңгы хатында үзенең леспромхозда эшләве турында язган. Адресы яңа иде. Шуннан файдаланып, адресы яңадан үзгәргәләгәнче дип, аннан кырып, моннан себереп дигәндәй, җүнәтеп, атна-ун көн генә элек бер посылка кебек нәрсә дә салган идем әле үзенә…
Саксызлык белән ычкындырылган бу сүз Таҗиның кәефен чәлпәрәмә китерде. Ул хәтта кулындагы чәнечкесен шапылдатып өстәлгә куйды. Аннары катгый-кырыс тавыш белән әйтә салды:
– Шул гына җитмәгән иде ди! – Йөзе-кашы җимерек иде аның. – Нечего!.. Тагын берәр бәлагә тап буласың киләме әллә синең?! Ай-һай тиз онытасың да соң…
Хатын, акланырга теләгәндәй итеп, төзәтенеп куйды. Тавышы ягымлы-йомшак, үтенүле-назлы иде аның.
– Посылка дигәч тә инде… анда әллә нәрсә юк иде. Җылы оекбаш белән бияләй кебек нәрсәләр генә…
– Барыбер кирәк түгел! Ярамаганны беләсең ич инде… – Һәм Таҗи, ни өчен шулай каршы булуның сәбәбен минем алда ачыклау өчен, болай дип дәвам итте: – Аның аркасында күргәннәребезне үзебез генә беләбез. Бөтен нәсел-ыруыбызның астын-өскә китерделәр. Туган-тумачаларыбыз да, якын-танышларыбыз да читләшеп беттеләр үзебездән. Кара кайгы, ачы хәсрәт булды ул безнең өчен. Сугыш кырыннан кайтмый калса… Туган ил өчен, Ватан өчен башын салды дияр идек, ичмаса. Мир алдында йөзебез ак, намусыбыз пакь булыр иде…
Җәүһәрия инәнүле бер тавыш белән әйтеп куйды:
– Алай димә, Таҗи… Яхшымы-яманмы, ул бит синең кан туганың…
– Бөтен бәла дә шунда шул!
Кирәкмәгән темага сүз кузгатуыма үкенеп бетә алмадым. Ә бит мин бу турыда белергә тиеш идем. Әле дә хәтеремдә, ниндидер олы бәйрәм уңае белән бугай, авылыбызның беренче коммунисты продкомиссар Хаҗи абый турында очерк язган вакытта ук инде «Аттан ала да туа, кола да туа, әтисенең абруйлы исеменә тап төшерде бит, җүнсез!» дигән сүзләрне бер түгел, күп ишетергә туры килгән иде миңа.
Җәүһәрия шулай көтмәгәндә килеп чыга язган күңелсезлекне, киеренкелекне үзе үк юк итте дә куйды. Ул моны шундый оста эшләде, сизгән кеше сизде, сизмәгәне юк. Ипләп-җайлап кына, иренә ярарга теләгән сыман итеп, сүзне Таҗиның «сакаллы сабый» булгач сабак укып йөрүенә күчерде. Әңгәмәнең шулай җайга салынуын күреп, мин дә үз чиратымда: «Ә ник үзегез укымыйсыз?» – дип, Җәүһәриягә сорау бирдем.
Аның өчен Таҗи җавап кайтарды:
– Укый иде. Кичке урта мәктәпне тәмамлау белән, укырга җибәргәннәр иде үзен. Райкомол аша… А как же! Җәүһәрия бөтен районда берәү ул. Иң алдынгы савымчы дип, күтәреп кенә йөрмиләр иде үзен! – Таҗи чак кына көрсенгән сыман итеп әйтте: – Тик менә укуын гына дәвам итә алмады. Институтны беренче курсыннан ук ташларга туры килде. – Һәм шунда ук төзәтенеп өстәде: – Дөресрәге, укуын ташларга мәҗбүр булды…
– Нәрсә, әллә уку бик авыр бирелә идеме?.. – дидем мин, кабат сорау биреп.
Бу юлы Җәүһәрия үзе җавап кайтарды:
– Хикмәт укуның авырлыгында түгел иде. – Аннары, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бер генә мизгелгә икеләнеп торды да тезеп китте: – Таҗи әнисенең, ягъни каенанамның хәле кинәт начарланды. Торып йөри алмас булды. Җитмәсә тагын, Таҗины да укырга өнди башладылар. Киңәш-табыш иттек тә шулайрак хәл кылдык. Шуның өстенә әле тагын, яңа гына өйләнешкән чагыбыз иде… – Бу сүзләрне әйткәндә Җәүһәриянең күзләре көлә, йөзеннән сөенеч, куаныч нурлары балкый. Гомумән, бу сылу хатынның йөзе ниндидер нур, илһам белән өртелгән иде.
Таҗи да көлмичә булдыра алмады.
– Ул ягы да бар иде, әлбәттә, – диде ул, хатыны сүзләрен җөпләп.
Күңелемнең кайсыдыр бер чите белән Җәүһәриянең институт хәтле институтны ташлау вакыйгасында чак кына гаделсезлеккә охшашлы нәрсә барлыгын сизенгәндәй булдым. Һәм кабат сорау бирдем:
– Укуыгызны ташлаганга үкенмисезме соң? Бераз вакыттан соң үкендерә ул…
Җәүһәрия капылт кына җавап кайтармады. Күркәм йөзеннән сизелер-сизелмәс кенә күләгә йөгереп үткәндәй булды. Әмма шунда ук эчкерсез күтәренке тавыш белән кырт кисеп әйтте:
– Юк, үкенмим!.. – диде ул. Йөзе яңадан нурланып ачылып китте аның. – Юк, һич кенә дә үкенмим. Аның каравы менә Таҗи укый. Икебез дә укымышлы, икебез дә, мәрхүмә әнкәй әйтмешли, урындагы кеше булсак, тормышны кем алып барыр соң! Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем салыр, дигән сыман булыр иде ул. Аннары бит, хатын-кызның тагын әле мең төрле башка мәшәкатьләре дә була… – Җәүһәриянең сүзе бетмәгәнлеге, аның тагын нәрсәдер әйтергә җыенуы йөзенә чыккан. Чак кына бүлтәебрәк торсалар да, гаять килешле алсу иреннәре һәм очкынлы күзләре елмаялар иде. Бермәлгә сынау карашы белән икебезгә дә күз төшереп алганнан соң, болайрак дип сүзен ялгап китте: – Тагын шулкадәресе дә бар, Таҗига начальник, ягъни урындагы кеше булу ифрат та килешә. Ул бит инде элек тә, бәләкәй генә булса да, начальник кисәге иде. Соңгы өч елын авыл Советында секретарь булып эшләде. Аның телефоннар, тәтәй кара савытлары куелган өстәл артында утыруларын күрсәгез, шаклар катар идегез инде менә!..
Җәүһәрия бу юлы да чак кына арттырыбрак җибәрүен үзе үк сиземләгәндәй булды. Һәм, берни дә булмагандай, җәһәт кенә урыныннан кубып: «Ягез әле!.. Җитешегез инде. Хәзинәдә бары…» – дип, ду китереп безне кыстый башлады. Хәтта кыстап кына да калмады, өлгер-җитез куллары белән табындагы ризыкларны безнең алга шуыштыра башлады.
Бөтен дикъкатем Җәүһәриядә иде минем. Ирексездән аның хатын-кыз өчен бераз эрерәк булып күренгән кулларына игътибар иттем. Хәрәкәтләре төгәл, җитез, искитмәле. Куллары кулга йокмый. Сул кулының исемсез бармагында юкарып беткән, өзелеп чыгар хәлгә килгән кашсыз көмеш йөзек. Ә бит тирәнтенрәк уйлап карасаң, бу эшчән, җитез-өлгер кулларны җәүһәр ташлары белән бизәсәң дә, аз булыр төсле иде. Чөнки гади куллар түгел иде алар. Шулчак мине ниндидер гаять зур, әйтеп бетергесез соклану хисе яулап алды. Менә шушы куллар бит инде безнең тормышыбызны алып бара, безне туендыра, киендерә. Менә шушы хатын-кыз куллары бит инде түзә алмаслык авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда тормышның мең мәшәкатен үзләренә алып, төптән җигелеп, ярым ташландык, таркау хуҗалыкларны өстерәп барды. Үзләре ачлы-туклы булырлар иде. Эшләгәннәренә бәһасе сукыр бер тиен тормаган хезмәт көненнән башка әйбер бирмәсләр иде. Куллар!.. Менә шундый бер пар кул минем алда… Көннең-көн буе чатнама суыкта булу сәбәпле, алар кызарып, чак кына шешенеп, җилсенеп киткәннәр. Бу куллар үзләре якын күргән кешеләре өчен теләсә нинди эшләр дә башкарырга әзерләр. Кирәксә, алар, күкрәкләре читлегендәге йөрәкләрен дә төбе-тамыры белән йолкып алып, сөйгәненең аягы астына салырга әзерләр. Минем каршымда бер пар кул… Йөз чакрымнан артыграк җирдән, җилкә тамырын чиләндереп, ат йөге кадәрле чана тартып килгән куллар. Юк, зарланмыйлар алар. Киресенчә, йөрәк парәсенә, сөйгән кешесенә ярарга тырышалар, аның күңелен күрергә телиләр. И-и, хатын-кызлар! Безнең тиңдәшсезләребез! Никадәр көчкә, ихтыярга ия сез, зур йөрәкле, киң күңелле, олы җанлы, бай хисле сез, безнең хатын-кызларыбыз. Рәхмәт сезгә!..
Шулай утыра торгач, ярты төн якынлашканын сизми дә калганбыз.
– Минем бит әле, дусларым, кайтасы да бар, – дип, киң күңелле, кунакчыл хуҗалар белән саубуллашканда, төнге уникенче ярты җиткән иде инде. Киенгән арада, аларны да парлап кунакка чакырып, адресымны, телефонымны язып бирдем.
Икәүләшеп баскычка кадәр озата чыктылар. Кулларны кысышып, кабат саубуллашып торган арада, фатир хуҗасы да кайтып җитте. Җәүһәрияне абайлап алу белән, иң кадерле, иң якын туганын күргәндәй, күгәрчен кебек гөрли дә башлады. Әйтерсең лә Җәүһәрия аңа тау кадәрле бәхет алып килгән.
– И-и, җаныкаем ла! Җәүһәрия килгән ләбаса! Менә куандырдың… Менә рәхмәт! – дип, хуҗа хатыны сайрый калды, мин китеп бардым.
О проекте
О подписке