Гомумән, бу түбә астында кул кушырып, эшсез торган кеш...➤ MyBook

Цитата из книги «Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман»

Гомумән, бу түбә астында кул кушырып, эшсез торган кешене күрмәссең. Сәламәтлеген югалткан, сырхауга саналган Гөлнисаның да шөгыле бихисап, тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Ачы таңнан барысы белән беррәттән торып, тау-тау итеп йон тетә. Бик матурлап бизәлгән каба төбенә утырып, җеп эрли. Өйдә үсеп буйга җиткән кыз. Бирнә әзерләргә кирәк. Шунлыктан тегү-бәйләм, тегү-чигү ише эшнең дә исәбе-хисабы юк. Чүпләм сөлгеләр, киҗеле тастымаллар, чиккән кашагалар, Ходайның биргәненә шөкер, җитәрлек булды бугай инде.
22 марта 2020

Поделиться