Миңсылуга ул нәкъ җилбәзәк яшь егетләр сыман гашыйк бу...➤ MyBook

Цитата из книги «Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман»

Миңсылуга ул нәкъ җилбәзәк яшь егетләр сыман гашыйк булды. Мәхәббәте торган саен көчәйде. Иргали балдызкаенда элек һич уйламаган-көтмәгән күркәм сыйфатлар тапты. Хатын-кыз буларак та аннан иркә-назга, игътибарга сизгер, аннан нәзакәтлерәк, мөлаемрак бүтән булмас. Ә инде шаярырга, уйнап-көлергә дисәң, беркемгә алыштыргысыз. Балдызкаеның бу якларын, мөгаен, бары тик Иргали генә белә торгандыр. Андый чакларда янып торган яшь хатынның күзләреннән менә-менә якты нур тамчылары сибелеп төшәр сыман иде.
21 марта 2020

Поделиться