Көзен, беренче кар төшкән көнне, Миңсылу ир бала тапты. Барысы өчен дә онытылмаслык вакыйга, зур бәйрәм булды ул. Куанычның иң зурысын Гөлниса белән Гөлүсә кичергәннәрдер, мөгаен: «Монда җылы, һавасы да иркен», – дип, баланы олы өйдән чыгармаска булдылар. Зурдан кубып, бәби туе үткәрделәр. Башы күкләргә тигән ата кеше: «Минем исемем Рәхимҗан, улымның да исеме йә Галимҗан, йә Сабирҗан булыр», – дип гайрәт чәчсә дә, Миңсылуның бу мәсьәләгә карата үз фикере булган икән. «Бернинди дә «җан» нар юк, улымның исеме – Азат! За