кемгәдер тастымал бирер, икенче берәвенең савыт-сабасын алыштырыр…
Бигрәк тә җәй көннәрендә эш ишәя. Беренче кояш нурлары Галәмне яктыртканда, Миңсылу көндәлек эшенең яртысын диярлек төгәлләп куйган була: терлекләр каралган, сыерлар савылган, көтү куылган, каз-үрдәк су буена алып төшә торган тыкрыкка куып чыгарылган. Кинәт тынып, бушап калган ишегалдында бары тик мал-туар исе, яңа савылган сөт исе генә хакимлек итә. Таш келәтнең ачык ишеге аша сепаратның гөжләве аермачык булып ишетелеп тора.
Икенче караганда инде Миңсылу бакчада: җиләк-җимеш куаклары, алмагачлар төбен йомшарта, яшелчәләргә су сибә, бәрәңге төпләрен өя. Ул арада иртәнге чәй вакыты якынлаша. Миңсылу янә ишегалдында. Кабат юынып алгач, самоварын алып чыга, елкылдап торуына да карамастан, ялт иттереп сөрткәли. Бары тик шуннан соң гына шаулатып су сала, ут элдертә. Үзе, итәкләрен кыстырып куеп, җәһәт кенә болдыр и