Читать книгу «Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают» онлайн полностью📖 — Гарифа Ахунова — MyBook.

Икенче бүлек

Имәнгә таба сузылган юлдан безнең мастер Хәйрулла Хәкимов килә, ләкин ялгызы түгел, үзе белән бер кыз да иярткән иде. Без, әле кыз куенына кереп карамаган егет-җилән, барыбыз берьюлы: Петушков та, Азамат та, мин дә кызга төбәлдек. Унсигез яшьләр тирәсендәге әлеге кыз нечкә билле, зәңгәрсу күлмәк кигән, кулына бәләкәй генә кызыл чемодан тоткан, чәчләрен соңгы заман модасы белән малайларча кыска итеп алдырган, ә гәүдәсе өрсәң очып китәрдәй ябык иде. Шәйхаттар, аны якыннан күргәч, пырхылдап көлеп җибәрде дә тиз генә учы белән авызын каплады.

– Исәнмесез. Җыелдыгызмы? – диде Хәйрүш. Ул шактый ук ашыгып килгән булса кирәк, каратутлы түгәрәк йөзе кызарып, тирләп чыккан, саргылт төстәге күн курткасын беләгенә салган иде. – Оһо! Гыймран агай да монда икән, исәнмесез, нинди җилләр ташлады? – дип сөйләнә-сөйләнә, ул аның кулын кысты.

– Дүрт егетең имтихан тапшырмаган. Хәвефсезлек кагыйдәсеннән. Менә исемлек, – диде Нуришанов.

Хәйрүш кәгазьгә тиз генә күз йөртеп чыкты:

– Яхшы, Гыймран агай. Көтәргә вакытыгыз бармы?

– Була, – диде хәвефсезлек инженеры, дәрәҗәсен саклап.

Хәйрүш ул арада имән буенда кайсы басып, кайсы кырын ятып торган егетләрне, арырак барысы бергә тезелешеп утырган кызларны күздән үткәрде дә:

– Гүзәлия Талипованы күрмим, – диде.

– Аның урынына мин чыктым, – диде кызларның берсе. – Ул икенче вахтага килә.

– Сәбәбе?

– Сәбәбен әйтмәскә кушты.

– Алай икән… – диде Хәйрүш, елмаеп күз кысты, җавап бирүче кыз, уңайсызланып, иптәшләре артына качты.

Мин бригадирыбыз турында: «Аңа хәзер утыз тула. Ә ул һаман студент-практикант төсле, бернинди солидносте юк», – дип уйлап алдым.

Без инде чандыр кыз турында онытып та бара идек, мастер аны безгә рәсми рәвештә тәкъдим итте:

– Кунак алып килдем. Танышыгыз: Зөбәрҗәт Алиева. Казаннан. Художество училищесыннан. Картина язарга тели. Герой итеп кайсыгызны сайлар, анысы инде сезнең үзегездән тора, – диде.

– Ой, сез мине оялтасыз, иптәш мастер… Картина түгел, эскизлар гына.

– Була, була андый хәлләр, сеңлем. Ну, ничево! Егетләр безнең усал түгел, уртак тел таба алырсыз дип уйлыйм. Азамат, синең сиксән беренчең нихәлдә?

– Эшли, иптәш мастер, өрдердек.

– Анысы өчен «мәләдис»! Кырыгынчыга бүген агрегат килә, «мунча кертербез». Промыселда сөйләштем. Ә сиңа, Сәләхи, эшнең иң зурысы йөкләнә, – дип, Хәйрүш минем җилкәгә шапылдатып кулын китереп салды: – Зөбәрҗәт туташны синең карамакка тапшырам. Нефть чыгару планы белән бергә сәнгатьнең язмышын да синнән сорармын.

Моңарчы елмайгалап, мутланып торган Азамат, күзләрен зур ачып, миңа карап алды. Бу карашта мин көнләшү сиздем. Ләкин минем хәлем көнләшерлек идеме соң? Мин соң шушы чандыр кызны, дөньяда әле берни белмәгән сабыйны, промыселлар буйлап йөртергә тиешме? Миннән бит көләчәкләр. Битемә бәреп әйтмәсәләр дә, мыскыллы караш белән озатачаклар. Шушы уйлар күңелемнән узды, һәм мин үзем дә сизмәстән сызгырып җибәрдем. Зөбәрҗәт, кыргый җәнлек күргәндәй, куркынып, җыерылып куйды.

– Нәрсә сызгырасың? – диде Хәйрүш.

– Булмый, мастер.

– Ничек булмый?

– Сәнгать сәнгать инде ул, без – без…

– Ничек аңларга моны?

– Сәнгать – нәфислек, ә без – дегет мичкәләре!

Хәйрүш, җитдилеген онытып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Ишетәсеңме, Зөбәрҗәт?! Дегет мичкәләре!.. Әгәр бу мичкәләрнең берәр кат мазутын кырып төшерсәң, һәй, юләр! Боларның һәркайсыннан чаптар ат кебек ярсып торган кайнар йөрәк килеп чыга. Белмибез, егетләр, дәрәҗәбезне. Юк, белмибез! Соң, менә, Сәләхи, сине генә ал. Әйтик, Зөбәрҗәт синең портретыңны язды ди…

– Кемгә кирәк минем портрет? – дидем мин, ашыгып.

– Юләр син. Хыяллана белмисең. Бөтен дөньяда коммунизм булгач, барлык буржуйлар кабергә күмелгәч, коммунизм кешеләре Зөбәрҗәт туташның портретына карарлар да әйтерләр: егерменче гасыр уртасында Кәлимәт шәһәрендә почык борынлы бер оператор яшәгән, әнә шул оператор, ягъни Сәләхи, мәхәббәт дигән нәрсәне танымаган, кызларга якты чырай күрсәтмәгән, ә үзе җир мае сеңгән куртка киеп йөргән, төн йокыларын калдырып, кичке техникумда укыган, ә менә ул чыгарган җир мае нинди корабларны космоска күтәргән, диярләр. Әйтерләрме шулай? Булырмы?

Безнең Хыялый Хәйрүшебезнең әнә шулай тузга язмаган нәрсәләр белән бригаданы мавыктырып, тормышның төрле чүп-чарыннан безне югарырак күтәрә белә торган гадәте бар иде. Ул моны безнең күңелләрне күтәрү өчен генә эшләми, ул үзе дә ихлас ышанып, әнә шул булачак заманга бөтен күңеле белән күчеп сөйли иде. Шуңа күрә бу юлы да егетләр барысы берьюлы, аңа җавап итеп:

– Булыр! – диделәр.

Бу хәл Зөбәрҗәтне дә дулкынландырып җибәрде. Сүз кушарга теләп булса кирәк, ул минем янга килде. Әмма шул мәлне, гадәтенчә, Шәйхаттар явыз эшне бозды. Ризыктан бушап калган сумкасын ул җилкәсенә элде дә, Хәйрүшнең каршысына ук килеп:

– Син безне, мастер, хыялланып утырырга чакырдыңмы, әллә эш турында сөйләшергәме? – диде.

– Вакытлы кисәтү, – диде Хәйрүш, җитди тавыш белән, һәм Шәйхаттарның шактый зур булып беленеп торган корсагына карап дәвам итте, – ләкин нефть маңгай тире белән генә чыкмый, профессор иптәш. Нефть акыл белән, хыял белән дә чыга. Әйе, әйе, хыял белән! – Шундук кызлар ягына борылды. – Мин сезгә, чибәркәйләр, ун кило сабын белән өр-яңа спецовкалар яздырдым. Иртәгә складтан барып алырсыз, ярыймы?

– Нинди сәбәп белән бу, иптәш мастер? – диде телгә оста Әкълимә. – Бәйрәмгә ерак бит әле.

– Их сез, кызлар! – дип, Хәйрүш шелтә белән баш чайкады. – Шуны да белмисезмени? Ике көннән бригадада зур бәйрәм булачак бит.

– Нинди бәйрәм?

– Соң бит, җанкисәккәйләрем, берсекөнгә Җәүдәт кайта лабаса!

Имән буена тезелешкән егетләр, кызлар рәтеннән, ярга таба шаулап килгән дулкындай, сөенечле сүзләр китте:

– Җәүдәт кайта! Җәүдәт кайта!

Ашкынып килгән икенче дулкын аны эләктереп алды:

– Каршы алабыз! Бәйрәм ясыйбыз!

Бер минут эчендә бөтен бригада, җанланып, дулкынланып, Хыялый Хәйрүш әйткән сөенечле хәбәр белән яшәүгә күчте. Ләкин безнең алай озаклап сөенеп торырга вакытыбыз юк иде, мастер, кулын күтәреп, тавышларны туктатты да безнең һәркайсыбызга эш кушарга тотынды:

– Азамат, син бер кочак чәчәк әзерлисең.

– Есть, чәчәк әзерләргә!

– Сәләхи, син такси белән Бөгелмәгә барасың.

– Зөбәрҗәтне дә алыргамы?

– Ала бир! Шәйхаттар, син азык-төлек коменданты.

– Рад стараться! – диде Шәйхаттар, күкрәк киереп.

– Ә син, Петушков, музыка өчен җаваплы. Аңлашыламы?

– Бәлки, безгә оркестр чакырырга, почётлы каравыл куярга кирәктер? – диде Николай ирония белән.

– Кирәк икән, оркестрын да чакырырбыз, каравылын да куярбыз. Бригада өчен Җәүдәт кечкенә кеше түгел. Дөресме, Гыймран агай?

Хәвефсезлек инженеры көттереп кенә җавап бирде:

– Мин, конечно, монда чит кеше. Инде олы күреп, якын итеп сорыйсың икән, энем, җавап бирәм. Миңа калса, бик тә сәер әкәмәт фикер йөртәсез сез, яшьләр. Ийе, бәк сәер. Үзегез уйлап карагыз. Кем ул сезгә Җәүдәт Галиәхмәтов? Чит илдән килгән туристмы яки корыны бушка аударып, сафсата сатып йөрүче дипломатмы? Юк, ул турист та, и шулай ук дипломат та түгел, ул сезнең гап-гади иптәшегез. Сез аны үз арагыздан, иң булдыклы егет иттереп, институтка укырга җибәрдегез. Сез аңа дүрт ел буена зарплата түләп бардыгыз. Соң бит ул сезгә кунак булып кайтмый, җиң сызганып эшләргә дип кайта, бригаданы күтәрергә дип. И шулай булгачыннан, акылыгыз белән исәпләп, фикер йөртеп карагыз: нигә кирәк аңа музыка? Нигә кирәк аңа чәчәк? Музыка бер тыңладыңмы онытыла. Чәчәк бер сәгать кояшта тордымы шиңә. Инде әгәренки аны олыларга телисез икән, бу егет безнең йөзебезгә кызыллык китермәде, дип әйтәсез икән, бирегез үзенә гомер буе истә калырдай бер бүләк.

– Ә нәрсә бирергә соң? – диде Хәйрүш, уйга калып.

Бүләкнең төрлесен тәкъдим итеп карадык, ләкин барыбызга да ошаган әйбер табып булмады. Безнең шау-шуны сабыр гына тыңлап торгач, хәвефсезлек инженеры тагын сүзгә кушылды:

– Миндә бер нәрсә бар, әгәренки ул сезнең күңелегезгә ошаса бирә алам, – диде. Чемодан төсле күн чехолны чишеп, аның эченнән ике көпшәле ау мылтыгы чыгарды.

Егетләр, аның тирәсенә җыелып, тиз генә мылтыкка бәя биреп алдылар.

– Иске түгелме? – диде Шәйхаттар.

Хәвефсезлек инженерының хәтере калды:

– Бумы иске?! Бу, беләсең килсә, егеткәем, атаклы заводныкы. Иң зур мастерлар кулыннан үткән штучный эш. Аучылар әйтмешли, ике көпшәсе дә чок! Миңа аны ерак баҗай танышлык буенча гына табып бирде.

Шәйхаттар, аучылык эшендә үзенең дә төшеп калганнардан түгел икәнен күрсәтергә теләгәндәй:

– Яралап кына калдырмыймы? – диде.

– Ничек яралап?

– Була шундый мылтыклар: атуын да шәп ата, ә куянны җиргә сыламый, кошны да яралап кына калдыра…

Бу юлы нинди сабыр Нуришанов та кызып китте:

– Әнә кара! Кая карыйсың, тишек борын, имәннең очына кара! – Инженер предохранительне чыкылдатып ычкындырды, мылтыкны аучыларча җиңел генә иңенә терәде, йөнтәс кара кашлы сул күзен бөтенләй бөркәп куйды һәм гөрселдәтеп атып җибәрде. Мылтык тавышы бөтен промыселны айкап, киредән безгә кайтып җиткәнче, имән очындагы бәләкәй генә бер ботак сынып чыкты да әйләнгәләп җиргә килеп төште.

– Ай, харап иттегез имәнне… – Зөбәрҗәт, еларга җитешеп, җирдә яткан ботакны барып алды.

– Әнә бит егетегез миңа ышанмады, – диде Нуришанов акланган сыман. – Ә Җәүдәт болай гына атмый, ул очар кошны әйләндереп сала. Мә, ал, мастер, миннән булсын яхшылык!

– Туктагыз әле, Гыймран агай, бу бит сезнеке. Ничек була инде бу?

– Һәй, исең киткән икән, – диде хәвефсезлек инженеры, аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап. – Бригада исеменнән бирергә телисез икән, миңа акча җыеп бирерсез.

– Менә анысы акыл! – Хәйрүш җиңел сулап куйды. – Рәхмәт, Гыймран агай, коткардыгыз. Бирегез бишне!

Каты итеп кул кысыштылар. Ау мылтыгын тоткан Хәйрүшнең йөзе балкып китте, инженер тыенкы гына елмаеп куйды. Мин бригада егетләренә күз төшердем.

Алар да канәгать күренә. Галиәхмәтовны каршы алырга була хәзер!

Шулай да мин үзебезнең беренче аяныч хатабыз менә шушы ау мылтыгыннан башланды дип уйлыйм.

Өченче бүлек

Без эш урыннарына таралдык. Ә эш безнең – муеннан! Һәркайсыбызга сигезәр скважина. Алар төзек эшлиме, туктамаганнармы, ватылмаганмы, ниһаять, нефть агып ятмыймы – һәммәсен барлап-карап, тикшереп чыгарга кирәк. Көн саен кыргыч төшереп, парафинын кырдырып торсак та, барыбер берәр айдан скважина стеналарына парафин утыра, аны кайнар пар белән җебетергә, операторлар сүзе белән әйтсәк, «мунча кертергә» кирәк. Шуның өстәвенә әле безнең фонтан атмый торган, тукталган скважиналарыбыз бар. Аларны сафка бастырырга, аларны яңадан фонтан аттыра башларга кирәк. Шунсыз без, коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшүчеләр, нефть чыгару планын тутыра алмаячакбыз. Инде килеп, шушыларның барысы өстенә без – студентлар. Кайсыбыз кичке мәктәптә, кайсыбыз техникумда, аеруча өлгерләребез академик Губкин исемендәге кичке нефть институтында укый. Аз гына буш вакытың булдымы, китапка борын төртәсең. Юк әле, моның белән генә дә бетми. Әле Хәйрулла Хәкимов уйлап чыгарган һәм шуның белән Хыялый Хәйрүш исемен алган күптөрле хикмәтләр бар. Алардан берсе – скважиналар янын чәчәккә, гөлгә күмү. Әллә сез куш йодрык чаклы ут янып торган розаларны уйнап-көлеп йөргәнгә, үзләреннән-үзләре генә үскән дип беләсезме? Әллә сез яз көннәрендә ап-ак чәчәккә күмелеп утыручы алма бакчаларын безнең территориядә әфсен өреп кенә барлыкка килгән дип уйлыйсызмы? Килмәгән кая! Аларга күпме маңгай тире, күпме күңел җылысы салынган! Аларның төбен йомшартырга, чүп үләннәрне утарга, аларны гел ашлап-тиресләп, суын сибеп торырга кирәк.

Инде менә шушыларның барысы өстенә Җәүдәтне каршы алу мәшәкате өстәлде. Кызлар культбудкаларны ялт итеп җыештырырга, тәрәзә пәрдәләрен юарга, үзәк будкага хәтта челтәр пәрдәләр эләргә тотындылар. Без, егетләр, скважиналарыбызны барлап йөргән чакта, күңелебездә туган яңа тәкъдимнәребезне бер-беребезгә әйтә тордык. Азамат, мәсәлән, Җәүдәтне Бөгелмә вокзалыннан автомобиль белән түгел, кыңгыраулы пар ат белән каршы алырга дигән тәкъдим кертте. Ул тәкъдим, билгеле, бертавыштан кире кагылды. Ник дигәндә, колхозлардан хәзер ат табу ансат эш түгел, тапкан сурәттә дә «зад-пирут» йөз егерме чакрымга ат куу мәгънәсезлек булыр иде. Ләкин Азамат ярты юлда туктап калуны белми. Ул, беренче тәкъдиме кире кагылуга, шундук икенче тәкъдимен дә әйтеп өлгерде. «Җәүдәтне каршы алачак «Волга» га әйләнәсе биш метрлы чәчәк такыя үреп киертергә, пар атка тага торган кыңгыраулар тагарга», – дип ду килеп йөри башлады.

Бер сүз белән әйткәндә, Җәүдәт Галиәхмәтовны каршы алу мәсьәләсе бригада өчен вакыйга булып әверелде.

Төш җиткәнче, без гел Җәүдәт турында, аны ничек каршы алу, ике көн эчендә нәрсәләр эшләп өлгерү турында уйлап, киңәшеп, тәкъдимнәребезне әйтеп үткәрдек. Эшебез дә көндәгедән җиңелрәк барды, ансатрак эшләнде, аякларыбыз тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә тимәде.

Ләкин безне зур гына борчу көткән икән әле. Төштән соң сәгать өчләр тирәсендә тревога сигналы яңгырады. Көмеш быргының, урман эчләрен айкап, ашкынулы-дәртле авазы тирә-якка сибелүе булды, бер минут кичекми, имән янына җыелдык. Быргысын кулына тоткан Азамат, күн курткасын өстенә киеп алган Хәйрүш, әле шәһәргә кайтып китәргә өлгермәгән Гыймран Нуришанов беренче булып килеп җиттеләр. Озакламый иртәнге вахтадагы егерме биш кеше барысы җыелып бетте.

Хәйрүшнең чырае караңгы иде, кискен генә кулын күтәрде:

– Иптәшләр, мин сезгә күңелсез хәбәр әйтергә тиешмен!

Берьюлы сагаеп калдык. Оператор егетләр артыннан кызларның кызыксынып сузылган башлары күренде. Арттагылар якынрак елышты.

Хәйрүш, тагын чак кына сүзсез торгач:

– Галиәхмәтов кайтып җиткән… – диде.

Йөзләрдә аптырау. Соң, кайтса? Моның нәрсәсе начар? Сөенергә кирәк. Ярый, каршы алырга өлгермәдек. Ярый, челтәр пәрдәләр эленмәде. Музыка килмәде, чәчәкләр булмады. Аның каравы ике көпшәле ау мылтыгыбыз бар! Аның каравы Җәүдәт үзе безнең белән дигән сүз!

Берничә секундка гына сузылган сәерсенүле тынлыкны аек акыллы Шәйхаттар җимерде.

– Кайчан кайткан? – диде ул, таләпчән, кискен тавыш белән.

Хәйрүшнең борын канатлары кыймылдашып алды:

– Моннан өч көн элек.

Имән яны кинәт гөр килде:

– Ничек?

– Бу ни дигән сүз?

– Өч көн буена бригадага килми йөриме?

Гаҗәпләнү-аптырау дулкыны узып китәргә өлгермәде, шундук икенче дулкын күтәрелде:

– Безобразие!

– Оятсызлык!

– Хәзер үк кеше җибәрергә!

Өченче дулкын, әлеге ике дулкынга бәрелеп, чаткылар чәчрәтте:

– Дөрес!

– Дөрес түгел!

– Яклашма!

– Яп авызыңны, өшегән!

Хәйрүш алгарак иелә төште, күн курткасын чишеп җибәрде, киеренкелектән тирләп-кызарып чыккан озынча көрән битен кулъяулыгы белән сөртергә тотынды.

– Тавыш, тавыш! Яле, бетерегез базарны! Кем сүз алып сөйләргә тели?

Шау-шу куптарырга дисәң, безгә куш, сүз алып сөйләргә дисәң, телләрен тешлиләр. Бу юлы да шулай булды: гөр килеп бер күтәрелдек тә тындык. Бригада егетләреннән сөйләргә теләүче күренмәгәч, Нуришанов алга чыкты. Хәвефсезлек инженеры башта, йөнтәс кашларын кыймылдаткалап, безнең якка сынаулы бер караш ташлап алды, аннары зур борынлы кызыл йөзендә мыскыллы бер елмаю чагылып китте.

– Карап-карап торам да, әкәмәт тә сәер халык сез, билләһи… Әле иртәнге якта гына Галиәхмәтовны чәчәкләр, оркестрлар белән каршы алабыз дип канат кактыгыз, инде менә шул ук Галиәхмәтовны чәйнәп ташлардай булып кыланасыз. Ай-һай-һай! Нинди киртәгә сыя бу, йә! Башыгыз белән уйлыйсызмы сез, кай җирегез белән уйлыйсыз? Кеше мең мәшәкать белән институт бетергән, арып-талып юлдан кайткан. Аңа ял кирәкме? Өйдә әнисе көтеп тора. Ике авыз сүз сөйләшергә кирәкме? Бәлкем әле күзе төшеп йөргән кызы да бардыр… Икәүдән-икәү генә төнге урамда чүкердәшеп йөрергә тиешме алар, юкмы?

– Тиеш, билгеле… – диде кемдер әкрен генә. Аңа кушылып, Азамат авыр итеп бер көрсенде.

– Соң, шулай булгач… Нәрсә дөнья җимерелгәндәй кыланасыз? Сез аны, әтисез үскән егетне, укырга җибәрдегез. Сез аны, эшче баласын, үз исәбегезгә укытып чыгардыгыз. Ул бит хәзер сезнең алга полный отчёт бирергә кайта. Үзен әзрәк тәртипкә китерергә тиешме, юкмы?

Без тагын тынып калдык. Инде икенче мәртәбә Нуришанов безнең язмышны үз кулына алды. Каян килә соң бу абзыйга шулчаклы төпле сүзләр? Ничек соң без аның алдында сүзсез калабыз? Ләкин озаклап уйлап торырга вакыт юк, хәзер үк чарасына керешергә кирәк.

– Җәүдәтнең хәлен белергә хәзер үк кеше җибәрегез, – диде Нуришанов. Аның бу киңәше белән дә килештек.

– Беләсеңме, Азамат, – дип, Хәйрүш музыкант егетебезнең җилкәсенә кулын китереп салды. – Син сүз өчен кесәгә керә торган адәм түгел. Дипломатлыгың да җитәрлек, сусыз юып, җилсез киптереп кайт әле. Җәүдәтнең үзен күрмә, әнисе Хәдичәттәй аркылы эш йөрт. Бу инде сыналган алым: бер генә ананың да улы белән мактанмый түзә алганы юк. Аңладыңмы? Шәһәргә барып, кире әйләнеп кайтуга ике сәгать вакыт бирәм. Җитәме?

Җитмәгән кая! Бу мәсьәләдә Азаматны өйрәтеп торасы юк. Үзенә тапшырылган ике сәгать вакыт эчендә ул бөтен Кәлимәтеңне актарып, шәһәреңнең астын өскә әйләндереп кайтырга булдыра ала. Бу юлы да шулай булды. Азамат, ике сәгать тулуга, авызын колак артына элеп кайтып төште. Ул Хәдичәттәйне күреп кенә калмаган, бригада өчен бик әһәмиятле өр-яңа мәгълүматлар да алып кайткан иде. Кайтып төшү белән, ул, барыбызны шаккатырып:

– Җәүдәт өйләнеп йөри! – диде.

– Кит аннан!

– Булмас!

– Кемгә? – дигән тавышлар ишетелде.

Азамат, чын дипломатлар кебек, туры җавап бирүдән качты, шәһәргә ничек барып җитүен, кайсы урамнарда йөрүен бер дә ашыкмыйча, тәмен белеп кенә сөйләргә тотынды:

– Боларны миңа Хәдичәттәй әйтмәде, синең хатының Мәрьям әйтте, иптәш мастер, – дип башлады ул сүзен һәм, мутланып, Хәйрүшкә күз кысып алды: беләсең килсә, бел, янәсе, менә дөньяда нинди хәлләр була: син Җәүдәтнең уку бетереп кайтканын да ишетми йөрисең, ә хатының инде аның өйләнергә йөрүен дә белеп тора!

Мәрьямнең телгә алынуы безнең кызыксынуыбызны тагын да арттырды. Татар кызларында сирәк очрый торган сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле бу яшь хатынны без бөтен бригадабыз белән ихтирам итәбез. Ул – безгә Хыялый Хәйрүшне тудырган кеше. Әйе, әйе, уйнап әйтелгән сүз түгел бу. Хәйрулла Хәкимов, Мәрьямгә өйләнгәнче, дөньяның кызыгын тилергән сыер сөтеннән таба торган кара-чутыр бер малай була. Укытучы Мәрьям аңа кияүгә чыга да башта кара-чутырны аракыдан биздерә, аннары кулына китап тоттырып, хыяллана белергә өйрәтә. Менә шуңа күрә дә Мәрьям турында сүз чыгуга, кызыксынуыбыз бермә-бер артты. Азаматны уратып алдык та шундук сөйләп бирергә мәҗбүр иттек.