Бу вакытлар бабайның йөзенә карау кызганыч була, ул догаларын, Тәңрегә тизрәк ишеттерим дигән кебек, кычкырып-кычкырып җибәрә, шәехеннән мәдәд[58] сорый, гүя үлем үзенең тимер тырнаклары белән картның бугазыннан эләктереп алган да шуның белән көрәшергә, җиңелергә башлаган.
Мин куркыныч юклыгын яки куркынудан файда булмаячагын әйтсәм, аның күңеле кырыла!
Чукынып яки сәҗдә итеп торган марҗаларны кулы белән күрсәтә дә:
– Әнә кяфер дә үзенчә кылана бит, син нигә болай?! – дип шелтәли башлый иде.
Моңа карыйм да аптырыйм: карт җитмеш еллар гомер иткән, ашын ашаган, яшен яшәгән, шулай да үлемнән бу дәрәҗәдә курка. Мин соң ник алай түгел? Нәрсә безнең хәятка мондый куәтле мәхәббәтебезне бетергән?
Диңгезгә кергәнебезнең икенче төне юлчылар өчен артык авыр булды.
Кояш баер алдыннан каты җил чыкты, шимальдән[59] гаҗәп куәтле болытлар кузгалып, тиз арада алар бөтен дөньяны каплап алдылар. Тиз арада җирне – судан, күкне – диңгездән, уңны сулдан аера алмаслык караңгылык басты. Җил көчәя. Күк, таулар-ташлар җимергән, дөньяның астын өскә китергән кебек, куәт белән күкри. Яшеннәр өзлексез уйныйлар, җир-күкне каплаган катлаулы болытларны ярып, уңнан, сулдан утлы сызыклар сызгалыйлар.
Шул караңгы төндә, шундый җил-давылда, шундый куркыныч яшеннәр астында безнең көймәбезнең хәле, чыннан да, гадәттән тыш авыр иде. Көймә җилнең астына таба бөтенләй ава, дулкыннар килеп бәрелгән саен, барыбыз да су төбенә киткән кебек булып калабыз. Көймә көймә түгел, чыннан да, караңгы төндә куәтле дулкыннар арасына ташланган йомычка иде.
Исән калу өмете бик аз иде.
Юлчылар эчендә дүрт марҗа бар иде. Алар баштарак дога белән, сәҗдә белән маташсалар да, дулкыннар китереп бәргән саен «Алла!» дип, «аһ-ваһ!» дип чыелдап җибәрсәләр дә, озакламый һуштан яздылар, үлек кебек агарынып егылдылар. Җаннары бармы, юкмы – белгән юк.
Ләкин минем картым гаҗәп бер хәл алды, башта бераз курыкты, догалар, тәүбәләр укыды. Ләкин курку арткан саен, үлем якынлашкан саен, аның тынычлыгы арткан кебек күренә иде. Ахырдан аңладым: картның исән калу өмете бөтенләй беткән, ул бу төндә һәлак булачагыбызны кистереп куйган икән.
Мең мәшәкать белән тәһарәт алды. Намазлыгын бер почмакка җәйде, кулына тәсбихен тотты да гүя котылды. Башта озын иттереп миңа васыятьләрен сөйләмәкче иде. Көймә батса, һәммә кешенең, шул җөмләдән минем дә батачагымны уйлап, ахры, бер-ике сүз белән бетерде:
– Ходайның бер рәхмәте белән котыла алсаң, минем хәбәремне ирештерерсең. Тагы шуны әйт: тизрәк Әстерханга барсын да минем әйберләремнең һәммәсен алсын, карчыгым да вафат, аңардан башка варисым юк, – ди.
Җил һаман көчәя, дулкыннар көймәне бер батыра, бер төшерә, бер әллә кая ыргытып бәрә. Күк күкрәве белән яшен, бергә кушылып, безне бөтенләй юк итеп ташлыйлар иде.
Мин көймәчеләрдән: «Өмет бармы, юкмы?» – дип сораган идем. Алар яшермәделәр: «Куркыныч бик зур, мондый хәлгә без бик сирәк очрыйбыз», – диделәр.
Картым намазлык өстендә катты, тавышы-тыны калмады. Тәне суынган булса, артык авыр тәэсир итәр дип, мин янына бармадым. Төнне шулай үткәрдек.
Мин әле һаман да аптырыйм: шундый коточкыч караңгы төндә, шундый рәхимсез дулкыннар арасында кызганыч бер җилкән белән без исән-сау кала алдык!
Көймәчеләрдән берсе: «Бу котылуның иң зур сәбәбе – койрыкчының гадәттән тыш маһирлыгында, шул тау-тау ишелеп килгән дулкыннар өстендә көймәгә яннан суктырмый йөртә алуда», – диде.
Таң якынаеп, җил бераз басылгач, мин йокыга яттым. Төн буена көймәчеләргә булышып чыгу, ахры, арыткандыр, йокым гадәттәгедән күп озак булды. Мин уянганда, көн ачылган, болытлар таралган, җил, давыл туктаган, эссе кояш белән җылынган диңгез өстеннән акрын гына аксыл бу күтәрелә. Кичәге җил тәэсире астында кузгалган дулкыннар инде арып туктарга, суны тынычларга әзерләнәләр иде. Су өстенә карау белән күзләрем камашып китте. Кичәге дәһшәтле төннән соң бу көнге аяз, кояшлы, якты көн шундый бер матур могҗиза кебек тоела иде.
Марҗаларның берничәсе ава-түнә йөри, икесе агарынып ята. Бары да тереләр икән.
Торганымны күрүгә, карт минем янга килде. Аның йөзе ак, кичәге дәһшәт бөтенләй бетмәгән, ләкин үзендә, тавышында пәйгамбәрнең бөек могҗизасы алдында үзе әзер булып, шуның шатлыгыннан исергәнлек төсе ялтырый иде. Миңа ашыгып, ярым йөгереп килде:
– Менә,– ди, – Ходаның рәхмәте, шәехләрнең, остазларның фатихасы, ди… Әйтсәң, адәм ышанмас, шундый бер афәттән котылдык бит, ди… Остазлар догасы, шәехләр фатихасы, – ди…– Исән калсам дип, әллә кем карчыкларга сәдака бирү, әллә нинди мәрхүмнәргә Коръән чыгу, әллә нинди каберләргә зиярәт итүгә нәзер әйткән идем. Үтим, барын да үтим, тик исән-сау ярга гына барып чыгыйк, – ди.
Ләкин кичәге төн шундый авыр курку калдырган ки, ул, аны сөйли башласа, тагы агарына, тагы иманга, тәүбәгә тотына иде.
Көн буе картым үткән төннең тәэсиреннән котыла алмады.
Кичкә каршы диңгез бөтенләй тынып җитте. Үткән төн тик бер шомлы куркыныч төш булып калды.
Без тагы киң диңгез өстеннән, кояш батышы ягына карап, рәхәт, тыныч юл алдык.
Бабай да үзенең табигый хәленә кайтты. Аның теле тагы ачылды.
Бүгеннән соң, ахры, шул авыр төннең тәэсире беләндер, бабайның күбрәк сүзе диңгез куркынычлары, диңгездә элек заманда булып үткән гаҗәеп эшләр тирәсендә булды. Картның бабаларыннан берсе – Габдулла берничә мәртәбә хаҗга барган икән. Аның хикәяләре Нурый картның зиһененә бик нык урынлашып калган.
Габдулла хаҗи беренче мәртәбә хаҗга үзе өчен барган. Аннан соң тирә-якның байларыннан берничә «бәдәл хаҗ»[60] алып киткән. Шулай итеп, аңа Мәккә, Мәдинә белән Казан арасын берничә мәртәбәләр урарга туры килгән. Шуннан аның исеме дә Габдулла хаҗи булып калган.
Габдулла хаҗиның хикәяләре эчендә Нурый картның хыялына иң нык урынлашканнары хаҗ юлында, диңгездә очраган гаҗәеп зур балыклар хакындадыр.
Еллардан бер елда Габдулла хаҗи кораб белән хаҗдан Русиягә кайтырга чыга. Янында башка хаҗилар да күп. Иртә торып, корабның өстенә менсәләр, бик зур бер утрауның агып барганын күрәләр – бу гаҗәп тә, куркыныч та була. Утрауның өстендә кечкенә-кечкенә таулар, ташлар, зуррак агачлар да бар.
Хаҗилар бөтенләй аптырап кала.
Бу ни хәл? Юкса кыямәт булдымы? Әллә зилзиләдә җир җимерелеп, шул кисәк-кисәк булып ага башлаганмы? Шау-шу, курку, тавыш китә. Һичкем ни дияргә дә белми.
Ярый арада күпне күргән, күп мәртәбәләр хаҗ юлында булган бер карт хаҗи бар икән… Ул гына халыкның җанын тынычландыра: бу агып барган утрау гади түгел, ул ничә мең еллар яшәгән артык зур балыкларның аркасындагы чәнечкеләренә төрле нәрсә җыела-җыела, күп заманнар үткәч булган «ясалма утрау» икән.
Карт хаҗи, иптәшләрен ныграк тынычландыру, андый хәлләр диңгездә булгалый икәнен аңлату өчен, шундый бер гаҗәп вакыйганы сөйли:
– Бервакыт, – ди,– балыкчылар, диңгездән балык тотып, хәл җыяр, ашар-эчәр өчен кечкенәрәк бер утрауга кергәннәр икән. Киемнәрен киптерү, аш-чәй кайнату өчен, җирне бераз казып, зур гына ут ягалар. Балыкчылар җылына, эчәргә чәй әзерләнә. Шулвакыт аягүрә басып торган бер иптәше: «Алла, Алла, зилзилә… җир җимерелә!» – дип кычкырып, кинәттән егыла башлаган. Башкалары да утрауның урыныннан кузгалганын, соңра кыйбла якка карап агып киткәнен сизеп хәйран булалар.
Менә бу да чын утрау түгел, теге хаҗиларга очраган кебек, балык сыртына ясалган утрау гына булган икән. Балыкчылар, җирне чокып, ут яккач, балыкның аркасына эссе ялкын үтә дә, шуның тәэсире белән урыныннан кузгалып китә.
Ләкин мондый вакыйгалар күп була килгән.
Дәхи берзаман шулай хаҗилар, иртә намазын укып, тышка чыксалар, корабның тукталганын күреп, моның сәбәбен сораша башлыйлар. Капитан җавап урынына кыйбла якка кулы белән күрсәтә. Карыйлар. Башта тау-тау булып дулкыннар күренә. Тагы ныклабрак күз салсалар, ниндидер бер нәрсәнең, диңгезне икегә ярып, як-ягында дөнья кадәрле дулкыннар ясап, кояш чыгышы ягына таба йөзеп барганын күрәләр. Бу мәхлук боларның барачак юлларын кискәнгә, кораб тукталырга мәҗбүр булган икән.
Кораб җиде көн урыныннан кузгалмаган, чөнки боларның юлы аша диңгезне ярып йөзеп барган балык шулчаклы зур булган ки, аның мәгълүм бер ноктадан үтеп китүе өчен җиде тәүлек вакыт кирәк булган.
Моңа капитан да хәйранга калган, ди. Мин, дип әйтә, ди, бер җирдән өч-дүрт көн үткән озын балыкларга берничә очраган идем, әмма җиде көнлекне беренче күрәм, дип әйтә, ди.
Бабайның атасы Габдулла хаҗиның үлүе тагы да фаҗигалерәк рәвештә була.
Бу хакта халык арасында төрле хәбәрләр тарала. Берәүләр аны хаҗдан кайтып килгәндә, теге ком гарәпләре акчасы өчен үтергәннәр дип, икенчеләре кәгъбәгә тәваф кылып[61] та, пәйгамбәребезнең зиратына бармаганлыгы сәбәбеннән кулы-аягы тартышкан, шуннан вафат булган, диләр икән.
Нурый бабай, боларның һәммәсе ялган, ди. Аңа мәрхүм хаҗиның сабакташының улы Кәрим ишан бу хакта иң дөресен сөйләгән.
Ком гарәбе хикәясе дә, гөнаһ шомлык тиюе дә дөрес түгел, аңа, ди, Юныс пәйгамбәр кыйсмәте[62] насыйп булган, ди.
Габдулла хаҗи үзе кебек бик күп хаҗилар белән ватаннарына кайтып киләләр икән, олы дәрья[63] уртасында караңгы бер төндә кораб кинәт туктый. Капитаннар да, юлчылар да башта аптырап калалар. Бөтен корабны куркыну ала.
Арада елау, аһ-зар, нәзерләр, тәүбәләр башлана.
Хаҗиларның күбесе, башкаларга да ишеттереп, үзләренең кылган гөнаһларын сөйләп-сөйләп тәүбәгә тотыналар.
Түбәнгә төшеп карап менгәч, капитанның йөзе агара, куллары калтырый башлый, эчендәгесен яшерергә теләсә дә булдыра алмый, әйтә:
– Корабны балык тотты, бу фаҗига диңгездә еш булгалый. Ул бездән корбан сорый. Ахрысы, арабызда әҗәле җиткән кеше бардыр, шуны бирмәсәк, барчабыз һәлак булабыз, – ди.
Бу сүз белән бөтен кораб катып кала, хаҗилар акылдан шашалар, йөзләренә үлем дәһшәте чыга. Күзләре карашларындагы нәрсәләрне күрмәс дәрәҗәгә җитә.
Аһ-зар, фөрьяд[64] куба, тәүбәләр, догалар, авыр ыңгырашулы күз яше бөтен корабны каплый.
Ләкин балыктан рәхим әсәре күренми.
Бер кеше өчен һәммәсе корбан булуны теләмиләр, гадәт буенча, шобага салалар. Кем өскә чыкса, шул балыкның насыйбы булачак.
Дәһшәт элеккедән мең мәртәбә арта. Хаҗиларның күбесе, ни булганын, ни эшләгәннәрен белмәстән, шобага тота башлый.
Үлем һәммәсенең күзендә: куллары калтырый, җепкә тотынган кулларын ала алмый торалар.
– Йа Ходай, ни була?
Гүя уртага үлем килеп утырды да, ул, куркыныч күзләрен йөртеп, үзенең корбанын сайлый.
Кемне алачак, кем, үзенең хәятын биреп, башкаларны коткарачак!
Маңгайга язылганны җую мөмкинме?
Шобага Габдулла хаҗига чыга. Ул каршы бер сүз әйтә алмый, агарынып җиргә чүгә, сүзсез, хәрәкәтсез буйсына, чөнки тәкъдир шулай, язмышы шул!
Бөтен корабта бер секундка җиңеллек сизелә. Һәркем, газраилдән бу нәүбәткә үзенең котылганын хис итеп, иркен бер сулыш ала.
Ләкин бу озакка бармый, үзләре белән бер кәгъбәдә, изге урыннарда булган бер иптәшләренең, туган илен, газиз балаларын күрергә шатлык белән, тирән бер бәхет белән кайтып барган вакытта, мондый фаҗигале рәвештә дөньядан кичүен һичбер төрле акылларына сыйдыра алмыйлар.
Бер карт хаҗи вәгазьли башлый. Бәхетле икән, шәрәфле үлем насыйп булды, ул шәһитләр җөмләсенә керде, ахирәттә нурлы йөз белән кубарылачак, пәйгамбәрләр, әүлияләр белән бер сафта урын алачак, ди. Юныс пәйгамбәрнең дә шундый ук рәвештә балык карынына ташланганын сөйли.
Ләкин Габдулла хаҗи боларны ишетми дә, аңламый да. Ул теленнән, һушыннан яза.
Аны кәфенлиләр дә тере көенчә суга төшереп җибәрәләр.
Үлем үзенең корбанын ала.
Кораб урыныннан кузгала.
Без һаман барабыз.
Көн кичегә, һава бозыла, бераз җил дә кузгала. Күк йөзендә арлы-бирле йөргән болытлар да күренә.
Ничек тә күңелсез, ямьсез бер вакытның якынайганы хис ителә.
Бабайның хикәяләре дә туйдырды.
Нидәндер бераз арыткан да иде. Нурый карттан аерылып, үз урыныма килеп яттым.
Көймәнең акрын җил белән йомшак кына, рәхәт кенә тирбәтеп баруы тәнне баса, күзгә йокы китерә иде.
Күктәге болытларның бертуктаусыз агуларын карап, чалкан яткан көенчә йоклап киткәнмен.
Ахрысы, яхшы ук арылгандыр, йокым гадәттәгедән озак һәм тыныч булды.
Тик юлчыларның шатлыклы тавышы гына уятты.
Тордым.
Мин, ахры, диңгезгә гашыйк булганмындыр.
Аның матур аяз көннәре, таң, шәфәкъ вакытлары яки кичәге кебек караңгы, куркыныч, яшенле төннәре – һәммәсе миндә аерым бер ашкыну, аерым бер дәрт уята, һәммәсендә дә аерым бер мәгънә, аерым бер мәсгудият табам, ләззәт алам.
Күтәрелеп, диңгезгә бер каравым белән, күңелем ачылып, җаным канатланып ук китте.
Йа Ходай! Һава ни дәрәҗәдә саф, бөтен тирә-якта ничаклы матурлык!
Җил туктаган, кичәге болытлар таралып беткән. Күк әллә кая югарыга, гаршегә таба күтәрелгән. Диңгез өсте тын, ул, шома көзге кебек, әллә кайдан-кая ялтырап ята. Ерактарак ак төстә бик сыек кына томан күтәрелә.
Шәфәкъ ягы кызгылт-сары төсе белән яна.
Бөтен табигатьтә ниндидер тирән бер моң, эчке бер гыйшык хиссияте!
Бөтен тирә-ягын кызыл-сары утка күмеп, су төбеннән олы кояш чыга.
Диңгез яңа төс, яңа матурлык ала, яңа зиннәт белән көнне каршылый.
Көймәбез безгә күренмәгән бер аскы куәт белән акрын гына тирбәлә дә тагы тынычлана. Тагы шул моң матур су өстеннән һич тә чайкалмый йөзеп китә.
Без һаман барабыз…
Кояш батышы ягында су төбеннән таулар калкып чыга. Алар ерак түгел кебек, үзләре һаман үсә, калыная, күккә таба менә баралар.
Без ике-өч сәгать барабыз… Барган саен, таулар безгә якыная бара. Тауның яныннан зур урманнар, биек манаралар, ялтырап торган гыйбадәтханәләр үсеп чыга.
Көймә бөтенләй җанлана. Шундый куркынычлардан соң исән-сау туфракка якынлашу бәхете һәммәнең йөзенә, күзенә шатлык тудыра.
Марҗалар, бигрәк тә минем картым, шатлыктан ни эшләргә белмиләр. Кайта-кайта шөкрана кылып, ашыгыч рәвештә нәрсәләрен җыялар, туфракка чыгарга әзерләнәләр.
Ләкин языклы колга – миңа алай түгел.
Шатлануларын аңламыйм, үземдә аны хис итмим. Ярга якынлашып, андагы поездның вәхши акыруын ишетү, корымнар, төтеннәр белән буялып беткән завод морҗаларын күрү белән, җаным кысыла, йөрәгемдә бер әрнүле пошыну уяна. Эчемдә нидер җимерелә, нидер югала. Күңелемнән нәрсәнедер тартып алалар.
Җанның рәхәте, күңелнең мәсгудияте шул минутта киселеп алынган кебек була.
Ләкин башка чара юк.
Көймә ярга туктый. Юлчылар, үлемнең мөдһиш[65] тырнагыннан бер могҗиза белән котыла алган корбаннар кебек, туфракка сикерә.
Мин дә әйберләремне теләр-теләмәс кенә алам да, авыр, салмак адымнар белән атлап, ярга чыгам.
О проекте
О подписке