Читать книгу «Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада / Гармонь со звоночками: стихи, поэмы, баллады» онлайн полностью📖 — Фатих Карим — MyBook.
cover

Кәрим Фатих
Кыңгыраулы яшел гармун. Шигырьләр, поэмалар, баллада

«Классик татар шигърияте» сериясе

Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе


Карим Фатих

(Каримов Фатих Ахметвалеевич)

Гармонь со звоночками


В книге собраны лучшие поэтические произведения классика татарской литературы, известного поэта-героя Фатиха Карима (1909–1945).

Сборник приурочен к 110-летию со дня рождения писателя и адресован широкому кругу читателей.


Руководитель проекта и составитель

Шаех Ленар (Шаехов Ленар Миннемохимович)


Казань. Татарское книжное издательство. 2019

На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Кәримов Ф. Ә., варислар, 2019

© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2019

«Син кызганма йөрәгеңне, янсын ул, янсын…»

Фатих Кәрим әсәрләренең яңа җыентык булып дөнья күрүе иң авыр, кыен елларны башыннан кичергән һәм Ватаныбыз намусы, бәйсезлеге өчен барган аяусыз сугышта 1945 елның февралендә 36 яшендә һәлак булган шагыйрь иҗатын яратучылар һәм ихтирам итүчеләр өчен искиткеч бүләк булып тора.

Ф. Кәрим әсәрләренә кызыксыну сүрелми, ә киресенчә, арта гына. Өлкәннәр дә, яшьләр дә аның шигырьләрен һәм поэмаларын яттан сөйли. Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә, мәктәп укытучылары шундый олы эш башкаралар ки, укучы балалар үзләрен кызыксындырган сюжетларга бар күңелләрен салалар: шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерәләр, алар буенча фильмнар төшерәләр, рәсемнәр ясыйлар, хәтта әдипкә, аны тере итеп күзаллап, хатлар язалар, үз хыяллары һәм ниятләре белән уртаклашалар.

Чыннан да, әтиебезнең һәлак булуы минем йөрәгемә дә төзәлмәс тирән яра салды. Мин аны санаулы көннәрдә генә күргәнмен, кечкенә булганмын һәм, ни кызганыч, моны хәтерләмим дә. Әмма аның турында әнием аша беләм, чөнки ул һәрвакытта әти хакында сөйли, кулъязмаларын, хатларын, фотосурәтләрен, китапларын, документларын кадерләп саклый иде һәм үз истәлекләрен кечкенә блокнотларга язып та калдырды: «…Ул саф иде, аның күңеле пакь иде, ул туры иде…» Болар – иң кадерле мирасым. Мин аларны һәрчак карыйм, кат-кат укыйм һәм үзем өчен һәрвакыт ниндидер яңалык табам. Ник дигәндә, ул әсәрләр зур кабинетлар тынлыгында, уңайлы язу өстәле артында кәгазьгә төшмәгән, ә экстремаль, кешечә булмаган шартларда – НКВД төрмәләрендә һәм лагерьларында, аннары, тулысынча аклану һәм азат ителү белән, 1942 елның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышы фронтларында иҗат ителгән. Бу мирасның кыйммәте дә шунда. Әти сугыш кырында берничә мәртәбә яраланган, госпитальләрдә дәваланган һәм яңадан фронтка ашкынган. «Ватан ут эчендә! Минем урыным фронтта», – дигән ул.

Сугыш башланганда ук, әтием җиңүгә чын күңеленнән ышанган һәм фашизмның җимереләчәген яхшы белгән:

 
…Җиңү җәелер тиздән һәр якка,
Тимерченең туган иленнән
Мәгърур тавыш яңгырар: «Суд килә!»,
Юлбасарлар басар аякка.
 
«Тимер һәм тимерче», 1942

Ф. Кәрим Ватанын саклаган, балаларны, хатын-кызларны, картларны фашист тырнагыннан коткарган, Украина, Белоруссияне азат итүдә катнашкан, Днепрны кичкән. күпме көлгә калган авылларны һәм яндырылган шәһәрләрне, күпме кан һәм үлемне күргән, ШАГЫЙРЬ буларак, бу хакта язмыйча булдыра алмаган: «…Ә мин язам, язам, окопта да язам, сугышта да язам, ярамны төзәтеп ятканда да… Кирзе итекнең кунычын өстәл итеп, шыгрым тулы товарный вагон полный ходка барганда шигырь язарга өйрәнү өчен кичергән елларның күп файдасы булды… Тик менә кәгазь юк. Кәгазьнең кадерен белегез…»

«Хикәямне дә авыру кешегә тиеш булган төнге йокы сәгатьләрен бүлеп кенә, коптилка яктысында, тез өстендәге такта өстенә салып кына язам: шулчаклы язасы килә…»

1944 елның икенче яртысында часть командованиесе Ф. Кәримне Кострома шәһәрендә урнашкан Ленинград хәрби-инженерлар училищесына кыска вакытлы курсларга укырга җибәргәч (ул аны бик яхшы билгеләргә тәмамлый) язган хатларының берсендә ул болай ди: «…Ә менә мәктәптә ул вакыт бөтенләй дә юк… Ләкин минем яза башлаган бик кызыклы әйберләрем бар. Алар сыйфатлары белән моңа чаклы язылган әйберләрдән югары булырлар дип нык, нык ышанам. Кәгазьгә язмасам да, тынгысыз башымда бик күп әйберләр эшләп йөрим мин һәм аларны җае белән кәгазьгә төшерермен. Мин үземдә тагын да ныграк үскән иҗат көченә нык ышанам. Әле сокланырлык әйберләр язармын мин…»

Барлык авырлыклардан да безнең әтине шигърият коткара иде. Ул туган илеңә җаның-тәнең белән бирелгәнлек, рух ныклыгы һәм батырлык, кыюлык һәм гайрәтлелек турында, нәрсәне үз күзләре белән күрә, шул хакта, дуслары һәм полкташлары турында яза, чөнки вакыйгалар үзәгендә кайный. Аның иптәшләре – төрекмән Акморат булсынмы, йә казах Турсунбаймы, татарлар Саттар белән Фазылмы, яки сарытау егете Виктор Гришин һ. б. мы. Әти дуслыкның кадерен белә, язучы иптәшләренә хатлар яза, алар – Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми, Хәсән Хәйри, Гази Кашшаф, Фатих Хөсни, Шәрәф Мөдәррис, Нури Арсланов, Таҗи Гыйззәт, Ширияздан Сарымсаков һ. б. – аңа. Ә әни белән хат алышуы – үзе бер эпопея. Шул хатлардан мин аларның тормышы, мәхәббәте, тугрылыклары, ышанычлары, бер-берсенә булган хис-кичерешләре, апам Ада белән икебез турында, яшем кечкенә булу сәбәпле, үзем хәтерли алмый торган бик күп әйберләр хакында беләм.

Фронттан миңа атап җибәргән хатында (ә ул кечкенә генә почта открыткасы, миңа – 6 яшь) әти ничек яшәвебезне, әнигә булышуымны, аның миңа багышланган «Әткәем» шигырен белү-белмәвемне сораган. Безне бик яратуы һәм бик сагынуы турында язган. Һәм мин, әнием сөйләве буенча, беркемгә дә бу хатка кагылырга рөхсәт итмәгәнмен, аны төнгә мендәр астына яшергәнмен. Димәк, ул миңа, ул вакытта әле кечкенә сабыйга, шулкадәр кадерле булган.

Без барыбыз да аның сугыштан исән-сау кайтуын көттек, моңа чын күңелдән ышандык. Ул әнигә: «Эх, ятерәк дошманны җиңәсе иде дә, яңадан кайтып тыныч тормыш хезмәтенә керешәсе иде. Синең белән, кызларым белән бергә яшисе иде. Ничего, яшәрбез әле. Борчылма, күңелеңне тыныч тот…» – дип язды. Ләкин бездән бу бәхетне сугыш тартып алды.

Минем өчен шунысы әһәмиятле: Фатих Кәрим исеме онытылмый, шигырьләрен һәм чәчмә әсәрләрен халык ярата, аның ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы яшь буынга үрнәк булып тора.

Шагыйрь иҗатына багышлап, уннарча диссертация, курс эше, мәктәп иншалары, китаплар, пьеса, поэма һәм шигырьләр язылган, документаль фильм төшерелгән, радио һәм телетапшырулар эшләнгән, ел саен аның исемендәге конференцияләр һәм әдәби конкурслар оештырылып килә.

Аның шигырьләренә Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров, бүгенге үзешчән композиторлар көй яздылар. Ф. Кәрим тормышына һәм язмышына Гали Хуҗи, Сибгат Хәким, Афзал Шамов, Илдар Юзеев, Рафаэль Мостафин, Ренат Харис, Римзил Вәлиев, Рамил Сарчин кебек язучыларның җитди һәм иҗади мөнәсәбәтен дә атап китмичә булдыра алмыйм. Зәет Мәҗитов, Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Әхәт Нигъмәтуллин, Суфиян Поварисов кебек филолог-галимнәрнең хезмәтләре бик мәгънәле.

Ф. Кәрим 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссия җирендә һәлак була. Ул хәрби училищены тәмамлаганнан соң анда җибәрелә. Инстенбург, Алленбург, Фридланд… шәһәрләрен алуда катнаша. 1945 елның 31 гыйнварында язылган хатында ул: «Көн-төн сугышта, чишенеп йоклаган юк, утырып ашаган юк. Бу нәләт немецларның тизрәк башларына җитәсе иде инде. Шулчаклы туйдырдылар ки алар! Өйләренә керәсем килми, һаваларын сулыйсым килми…» – ди.

Сапёрлар взводын җитәкләп, ул, хәрби техниканы чыгару өчен, күперләр һәм кичүләр төзи. Кёнигсберг шәһәре янында 18 февральдән 19 ына кадәр (тәүлектән артык вакытка) сузылган аяусыз сугышта һәлак була. Бу сугышта Ф. Кәрим өч тапкыр яралана, соңгы ярасы үлемгә китерә. Биредә аның полкташлары – барлык взвод харап була.

Алар күмелгән туганнар каберлеге, сугыш тәмамланып, 11 ел узгач кына табыла, һәм шул вакыттан бирле аны җирле халык карап-кайгыртып тора. 1966 елда каберлек Калининград өлкәсенең Багратионовск (элекке Прейсиш-Эйлау) шәһәре хәрби мемориалына күчерелә. 2007 елда кала халкы яңа гранит ансамбль төзи, ташка Ф. Кәрим шигырен уеп яздыра. Ә вафат булган урынында – 37,8 биеклегендә – мемориаль такталы зур йомры таш куелган һәм анда «Биредә 1945 елның 19 февралендә булган сугышта 226 нчы сапёрлар батальоны взводы командиры кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы – күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим һәлак булды» дип язылган.

Әтинең бүләкләре, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, шәхси әйберләре – шинеле, итекләре, кечкенә язу дәфтәрләре, сәгате, хатлары хәзер Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана.

Казан, Калининград, Багратионовск шәһәрләрендәге музейлар, китапханәләр, мәктәпләр һәм киң җәмәгатьчелек, шулай ук әтиемнең туган ягы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылы җитәкчелеге, биредә яшәүче җирле халык, Ф. Кәрим музее, Ф. Кәрим исемендәге мәктәп белән дустанә мөнәсәбәтләр оешты. Хәзер мин кайчандыр студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашудан кайткан әниемнең сүзләрен кабатлый алам: «Фатих! Син исән, исән! Сине яраталар, укыйлар, онытмыйлар!»

Ләйлә Кәримова,

Фатих Кәрим кызы.

Декабрь, 2018

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада / Гармонь со звоночками: стихи, поэмы, баллады», автора Фатих Карим. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанрам: «Cтихи и поэзия», «Литература 20 века». Произведение затрагивает такие темы, как «поэтическая библиотека», «татарская литература». Книга «Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада / Гармонь со звоночками: стихи, поэмы, баллады» была написана в 1945 и издана в 2019 году. Приятного чтения!