Читать книгу «Безнең язмыш» онлайн полностью📖 — Анас Хасанов — MyBook.
cover

Әнәс Хәсән
Безнең язмыш: истәлек-кыйсса

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Хәсән Ә. А., 2016

 
Кәгазьдәй ап-ак кар, ап-ак кар…
Күзләрең күреме җиткәнче,
Үтелгән гомерне язып бар,
Күңелнең карасы беткәнче,
Күзләрнең яшьләре кипкәнче…
 
Гамил Афзал

Аерылабызмыни, Мәрзия?

…Әлегә, җиңнәребезне сызганып, укуга һәм клиникаларда эшләргә җигелдек. Субординатор вазифасын бик тырышып үтибез. Көндәлекләр язып барабыз, һәм аларны җитәкчеләребез даими тикшереп торалар. Шыксыз үрдәк бәбкәләре аккошларга әверелгәндәй, без инде тиз арада хәрби табиблар буласы затлар. Әмма ышанып ук бетмим әле.

Көтә торгач, Мәрзия дә килде. Аны Мәскәү вокзалында куанып каршы алдым. Трамвайга утырып, фатирга киттек. Такси ялларлык хәлем юк иде. Туйдан һәм «сәяхәтемнән» соң кесәм такыраеп калды. Дөнья гөрләп торганда, тормышның шул ягы аптыратмасын иде дә соң! Украинадан Мәрзиягә күчтәнәчкә йодрык-йодрык хуш исле «Антоновка» алмаларын алып кайткан идем. Кечкенә түгәрәк галанка мичле, тимер сәке белән өстәлле, сандык хәтле кысан бүлмәгә икебез көчкә сыйдык.

Табын әзерләп, очрашу хөрмәтенә хуҗабикәне дә утырттык. Ләкин сөяркәсе белән ызгышып йөргән марҗага минем яшь татар кәләшем, гаебе булмаса да, кай ягы беләндер ошамады. Әллә балага узар дип курыкты инде. Фатирга кертүчеләрнең балалы гаиләләрне җеннәре сөйми бит. Әллә җепшек Питер һавасы килешмәүдән тамагын кыргалап йөрүеннән шикләндеме? Башта үзе тәкъдим итсә дә, савыт-сабаларына орындырмый башлады. Үз савытларыбызны юнәтеп өлгермәгән идек шул, юнәтерлек чамабыз да юк иде әле.

Аннары, уйлавымча, минем белән үзе дә шаярырга өметләнгән, болай тиз өйләнермен дип уйламаган бугай ул. Һәрхәлдә, миңа шулайрак тоелды. Гади генә татар кызына офицерны күпсенүе дә ихтимал…

Кыскасы, көннәрнең берсендә ул безгә яңа урын эзләргә кушты. Әйтергә генә ансат, ике миллион ярымлы шәһәрнең өчтән бер өлеше диярлек хәрбиләр, укучылар. Бик сирәкләренең генә фатирлары бар. Казармаларда, тулай торакларда һәм кеше фатирларында вакытлыча бүлмә-почмак алып яшиләр. Ә алардан гайре дә укучылар, студентлар һәм завод-фабрика килмешәкләре бар бит әле.

Үзәкләргә үтте инде бу фатир мәсьәләсе! Балалы Чурин кебекләр моны тулысынча татымый калды, чөнки икенче курстан соң аларны тулай торакка урнаштырдылар. Хәмбәлгә дә, Васфига да шунда бүлмә бирделәр. Тулай тораклары Литейный күпер янында гына, элекке патша казармаларында. Анда ни 400 сум түлисе түгел, ни һәр адымыңны күзәтеп торучы хуҗа юк!

Бу юлы, байтак эзли торгач, мәшһүр Малков базарында Тамбов урамыннан аена 400 сумга коммуналь фатирның бер бүлмәсен көчкә юлладым. Анысы Мәскәү вокзалын ураган Обводный канал артында, шәһәрнең икенче ягында. Ераграк шул. Трамвайның дыңгылдавы башка тия. Анысына чыдар идең дә әле, бүлмәсе кандалалы булып чыкты. Ленинградның шул каһәр төшкән нәселле канечкечләре юньләп йокы күрсәтмиләр. Төне буе хәләл тәннән хәрәм табып, усал этләр урынына талыйлар! Шундый кечкенә хәерсез сасы нәмәстәләрнең кеше тиресенә ничек тешләре үтә диген? Дуст сибеп кырып бетердем дигәндә генә, тагын әллә кайлардан кереп тулалар. Кат-кат ябыштырылган обой аслары да аларныкы!.. Десантчылар сыман түшәмнән үк яткан урыныңа сикерәләр!

Йорт урыны болай ярыйсы үзе. Завод-мазарлар юк, тыныч. Йорт каршында тимерьюлчыларның мәһабәт Мәдәният сарайлары – графиня Панинаның шактый төсен югалткан ике катлы (ярым подвалын исәпкә алмаганда) йорты. Киң баскычтан менүгә, икенче каттагы холлында узган заманның берничә гүзәл мәрмәр сыны тора. Иң кызыгы – Гамлетныкы. Ул шамакай Йорикның баш сөяген тотып, гаҗәпсенеп безгә текәлгән. Бөек В.   Шекспирның атаклы әдәби каһарманын менә кайда очраттым! Шекспирны мин Габдулла Тукайны, Александр Пушкинны яраткан кебек яратам. Без кичләрне шул сарайга кино карарга кергәләдек. Эрмитажга, Рус, Суворов һәм Медицина музейларына да барып кайттык.

Хуҗа – тол хатын, җиткән кызы бар. Ит комбинатында эшли. Итсез тормый. Урлауның җай-әмәлләрен таба кебек. Үзләре икенче бүлмәдә. Бүлмәбез җылы, батарейлары кызу. Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә салып җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана. Юньләп ашый алмый, йончып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка туймагач, балага узуы авырга төшә… Кичен, академиядән кайтышлый, аңарга әчкелтем-төчкелтем туңдырылган җиләк-җимеш юнәтергә тырышам. Тик файдасы аз шул. Аннары, алар белән генә туклана алмыйсың бит. Балага узган хатыннарның токсикоз һәм эклампсия чирләре булгалый. Мәрзияне кызганам, кайчакларда исә арып-талып кайткан җаныма җитә кала – ачуым чыга. Акча җитмәү сәбәпле, саулыгы чамалы гына булуына карамастан, ирексездән, бераз декрет акчасы да булыр дип, тукымалар эшкәртүче фабрикага эшкә керде. Бу бик авыр, цехлары эссе, шау-шулы һәм тузанлы. Тукыма станоклары һәм зыр-зыр әйләнгән орчыклар артыннан өлгерергә кирәк. Төнге сменага да чыгарга туры килә. Кем уйлап тапкандыр бу төнге сменаны? Йокысы килгәндә, кеше ничек юньләп эшли алсын ди?

Илебездә байтак кына авыр эшләр хатын-кызлар җилкәсендә шул. Хәлем булса, эшләтмәс идем кана!

Эштә, тузан өермәсендә тирләве сәбәпле, култык астына эт терсәге чыкты. Аның белән байтак интекте. Үзем дәваладым. Ни әйтсәң дә, зарарлы производство инде. Декрет ялына чыкканчы түзә алса ярар иде! Стажы да, акчасы да бераз булыр иде… Кала акча сөя. Ләкин җеп кайда нечкә, шунда өзелә шул. Авырлы, әкрен Мәрзиям сменасындагы кызу марҗага ошамаган. Ачуы кабарып, тегесе бар көченә хатыным өстенә авыр кул арбасын этәреп җибәргән. Арба Мәрзиягә килеп бәрелгән. Һаман да шул этлек галәмәте… Хәерле булсын, нидә хикмәттер, татар булгангамы, хатынымны кайда да өнәмиләр. Әлбәттә, мондый хәл мине куандырмый. Шуның белән генә эш тәмамланса икән! Теге арбаның эчкә орынуы зарарсыз узмады. Таң алдыннан эченнән кан саркый башлады. Бер килсә килә бит ул. Кара кайгыга батып, Академиянең гинекология клиникасына киттек. Анда исә, өметебезне өзеп, баланы төшерергә кирәген әйттеләр. Бер   бәхетсезгә гел бәхет юк. Олы каза бу, ахыры ни булыр… Безнең, гаепсез гаеплеләрнең, ара киеренкеләнә бара. Таягының чукмарлы башын язмыш иң әүвәл Мәрзиягә орса, икенче очы миңа да тими калмый. «Бер уңмасаң, гел уңмассың!»   – дигән мәкаль исемә төшә. «Бусыннан да уңмадым, ахры!» – дип, эчемнән генә сызам…

Күңел сүрелеп, Мәрзиядән дә әкренләп күңел кайта башлады. Кинәт кабынып киткән мәхәббәт шуның белән сүнәр микәнни? Бер уйласаң, эчкерсез Мәрзиянең монда ни гаебе бар инде? Ләкин үземне дә гаепли алмыйм. Хискә бирелүчән шул мин. Адәм психикасы бигрәк нечкә һәм үтә катлаулы нәрсә ич. Бигрәк кызганыч, саулык ягыннан хатынымнан уңмадым. Хәер, ятим үскән баланың нинди саулыгы булсын ди? Мин аны да, үземне дә жәллим. Үземне бәхетсез дип саныйм. Аһ, барча кешеләр дә бәхетле булсалар икән! Гөнаһ шомлыгы сыман, берсеннән-берсе килеп чыга тора! Мәрзиянең кайбер гадәтләре дә ошамый башлады. Атасыз-анасыз, тиешле тәрбия алмый үскән кызның, билгеле, кимчелекләрен табарга мөмкин. Бердәнбер кояш хәтле кояшта да таплар бар ич. Аннары кешегә яраклашуы да ансат түгел. Мин моны үзем кичереп беләм. Ә Мәрзия исә минем зәвыкларымны да белеп бетермәгән, күнегеп тә өлгермәгән, тәҗрибәсе дә юк. Шулай булгач, арабызның бозылуы табигый иде. Очкыннан янгын кабына. Моның өчен нәни генә сәбәп тә җитә кала. Ә сәбәпләр бар. Миңа, максималистка, алар саллы һәм бик җитди булып күренәләр. Килешмәгән гадәтләре гомер азагынача төзәлмәслек булыр кебек тоела. Тормыш күрмәгән япь-яшь кызны үзем белән чагыштырып, үз аршыным белән үземә тиңләштереп маташам… Һәрхәлдә, тырышса да, Мәрзия минем кебек була алмый ласа. Әлегә мин менә шуны аңламыйм һәм аңларга да теләмим. Без ирләр – эгоистлар. Мәрзиянең тере җан буларак ни кичерүен исәпкә дә алмыйм!.. «Сукыр булдым микәнни, ничек боларның берсен дә күрмәгәнмен?» – дип, үземне үзем битәрлим. Ихласың кайтып бизә башласаң, чебен хәтле кимчелек-җитешсезлек тә фил хәтле күперергә мөмкин икән ич!..

Югыйсә миңа белергә кирәк иде: адәм фәрештә түгел. Берәү дә һәр яктан камил була алмый. Шулай да тырышып карыйсы иде… Ләкин холык дигән үҗәт нәрсә гел үзенекен итә. Аңарга, «тыел» дип, артыгын боерып булмый. Печтик кенә сәбәп тә ачуымны чыгара, ә Мәрзия исә арабызны җайлый белми, җайлашырга өйрәнмәгән. Яшь шул әле. Сүрәнәеп, йомылып йөри бирә. Шулай чүмәлә өстенә чүмәлә өелә торгач, бөтенләй сөйләшми башладык. Җитмәсә, әнием каты гына чирләп киткән. Теш казнасы һәм өч тармаклы нервысы үтереп сызлый икән. Бернинди дәва ярдәм итми, ди. Көтелмәгәндә бу чире каян килеп чыккан тагы? Әни өчен дә борчылам. Беләм, әгәр дә ул нерв һәм Гассеров төене сызлап китсә, дәвалавы бик кыен. Бөтенесе дә берьюлы бергә төелде: бик җитди, үтә җаваплы алтынчы курсым (гомеремнең төп максаты), Мәрзиянең сафтан чыгып баруы, әнинең авыруы һәм акча мохтаҗлыгы… Түземлегем төкәнә, тәкатемне тота алмыйм. Өстәвенә, иске кәгазь акчаларның бәяләрен, ун мәртәбә киметеп, яңаларына алмаштырдылар. Яман гадәтләренә кергәнчә, чукынган «юлбашчыларыбыз» бу юлы да халыкны алдадылар, чөнки кибет һәм базар әйберләренең бәяләре ун тапкыр кимемәде бит! Бераздан яңа акчаларның да дәрәҗәсе тиз төшә башлады. Шуларның барысын да исәпкә алганда, төшенке халәтемне аңлау кыен түгелдер. Миңа бу җитә калды. Ашыгып өйләнеп тагы ялгыштым, ахры. Ашыгып эшләнгән эш яхшыга китерми шул. Шулай гомерем буена миңа ялгышырга язган микәнни? Гомумән, бер дә ялгышмый яшәргә була микән ул? Тагын җавапсыз сораулар… Тормыш җитди мәсьәләләрен һәм җан көйдергеч сорауларын куеп кына тора. Уйлан, кыймылда, эзлән генә, бәндә!

Кайчакларда Валяны исемә төшерәм. Мәрзияне аның белән чагыштырып карыйм. Анысы ягымлырак, елмаючан, низагны уен-көлкегә әйләндерә белә иде. Мәрзиянең шул яклары җитми. Аннары, ул татарча укымаган, ана теле уртаклыгыбыз чамалы гына… Валяны исемә алам да сагынам. Хәтта татар телен дә өйрәнә башлаган иде бит… Урамнарда очратам да, йөрәгем сулкылдап куя. Әллә юкка аерылдым инде? Аерылдым да бетте-китте генә түгел икән шул! Аз булса да, бергә күпмедер гомер ителгән, күнегелгән, тирән эзе калган. Бала чагында ук рәнҗетелгән ятимә түгел иде ул.

Ә бусы белән бик аз тоз ашалган әле. Бер-беребезгә ияләшеп-күнегеп тә өлгермәдек. Ашыккан – ашка пешкән, дип, белеп әйткәннәр шул… Мәхәббәтебезнең гомере шундый кыска микәнни? Беренче сынауга да түзмәде… Тагын шул Сабир абыйның әтигә сөйләгәне искә төшә. Бик акыллы, тәҗрибәле зат булган ул. Бездә, әти белән әче бал эчеп һәм җиз кураенда елатырлык көйләр уйнап алганнан соң, дулкынланып, болай дип әйткән иде: «Габдрахман дускай, кайчакларда Гарифә белән без бер урында дүртәүләшеп кунабыз!» Әти, гаҗәпсенеп: «Ничек алай?» – дип сорады. «Үпкәләшкән чакта Гарифәм: „И, минем беренче ирем исән булса!“   – дип уфтанып, әйләнеп ята. Ә мин эчемнән генә: „И,   минем беренче хатыным исән булса!“ – дип көенәм. Билгеле, мин бу сүзләргә читтәнрәк, сиздермичәрәк колак салып утырам. Зурлар арасына кысылу юк. Менә хәзер үзем дә Сабир абый хәленә төштем. Инде бер урында „өчәү“ ятабыз. Ә бәлки, Мәрзия дә тормышка чыгуына үкенәдер…

Үзен сагына башлагангамы, беркөнне „Гостиный двор“ ягына барганда, кинәт Валяны очраттым. Яңа тәңкә кебек ялтырап елмая. „Менә үземә нутрия якалы яңа бишмәт сатып алдым әле!“ – ди. Аннары әкрен, үзгәргән тавыш белән болай диде: „Өйләнгәнеңне ишеткәч, башым әйләнеп егыла яздым. Ни булды дип сорыйлар, әйтә алмыйм. Нишләдең син, тилергәнем?“ Соңгы сүзләрен әйткәндә еламсырап ук җибәрде. Өстемә кайнар су сиптемени! Аерылсак та, миннән өметен өзмәгән икән ләбаса. Булыр икән елга тиң мизгелләр! Эш узгач кына акылга киләбез шул.

Үкенү һәм кызгану хисләре, укмашып, берьюлы җаныма ябыштылар. Әйе, мин тиле шул һәм бүтәнчә була да алмыйм бугай. Менә шулай тормышыңның бик авыр чагында якын кешең очрап, җәрәхәтле йөрәгеңә тоз салсын әле!

Андый шомлы чакларда якыннарың төшкә дә керә. Шундый төшләрне ничек һәм кай якка юрарга да аптырыйсың. Зираттан кайтучы кеше кебек, моңаеп барам. Мине гаепләргә, зинһар, ашыкмагыз. Валя белән биш ел чамасы гомер ителгән, ә Мәрзия белән беренче ел гына. Ул әле миңа ияләшеп тә бетмәгән һәм җан җылысын кирәгенчә бирә алмый…

Мәетләр һәм узган гомер тереләрнең аягын богаулап тотып торалар, ә яңа буыннар, искеләрнең иңбашларына менеп, югарыга омтылалар, дип, борынгы юнаннар тикмәгә генә әйтмәгәндер инде. Бу – гомер фәлсәфәсе. Узган гомернең, истәлекләрнең тәэсиреннән тиз генә арынып булмый икән. Ә бәлки, бөтенләй арынырга кирәк тә түгелдер… Хәтерсез кеше тулы акыллы түгел ич ул.

Менә шул шомлы очрашудан соң тагын үзгәрә төштем. Тамчы тама-тама ташны тишә… Сөмсерем тәмам коела башлады. Мәрзиядән күңелем һаман сүрелә бара. Беләм, аның монда гаебе бик аз. Ихтыярсыз үзем шундый җан корыткыч бәндәгә әверелдем. Болай үзеңне һәм башкаларны изалавыңның бернинди мәгънәсе юк. Ләкин эчеңдәге әллә нинди аңлаешсыз куәтле көч, киреләнеп, үзенекен кыла бирә. Бу кадәр куәтле хисне җен-шайтан коткысы диләр инде әллә? Әйе, киреләнеп, кеше үз-үзенә дошманга әверелә ала икән. Ни һәм кем кирәк соң миңа? Үземне-үзем аңлый алмыйм. Ник болай өзгәләнәм? Нихәтле чәбәләнсәң дә, барыбер идеалыңа ирешә алмассың. Шуңа күрә ул бәллүр идеал да. Әлбәттә, җан тынычлыгы кирәк. Тик анысы да үзеннән-үзе тумый лабаса. Сәбәбе һәм шартлары булырга тиеш. Нәкъ менә шулар җитми дә инде. Хикмәтле боҗра яки лабиринт эчендә адашып әйләнәм түгелме? Үземне-үзем аңлый, бер йөрәккә дәва таба алмагач, кешеләрне ничек дәвалармын соң? Әйткәннәр бит: „Табиб, башта үзең савык!“ – дип. Ничә мең еллар буена нинди генә фәлсәфәчеләр һәм галимнәр төпченеп өйрәнгән, әмма „кеше“ атлы җан иясенең серен ачып бетерә алмаганнар шул. Әнә Ленинградта, Бехтеров исемендәге махсус ми институтында илле елдан артык ми һәм психика серләрен күмәкләшеп өйрәнсәләр дә, нәтиҗәләре ташка үлчим генә. Ирексездән Джонатан Свифтның сатирик Лапу „галимнәре“ искә төшә. Без теләгәнчә, ми серләре ачылмаса да, акыллы роботлар уйлап чыгарсалар да, кешене алар беркайчан да алмаштыра алмаслар. Аларда барыбер адәм хисләре булмаячак. Ә хиссез акыл – җансыз нәрсә ул.

Кеше – Галәмнең иң катлаулы җан иясе. Эволюциянең асыл таҗы. „Йә, Кеше бул инде“, – дим. Аннан: „Була алырмынмы?“ – дип, үз-үземә сорау бирәм. Тырышып карармын, көчем җитсә.

Мәрзия, савыгып, янә эшли башлады. Бу юлы яңа урында, данлы „Светлана“ фирмасында. Ә минем тагын да кызурак көннәрем килеп җитте – диплом алдым, дәүләт имтиханнарына җиң сызганып әзерләнер вакытым… Бик авыр, алты ел укуымның очланып баруы дигән сүз бу.

Арабыздан хәерсез кара мәче узды мәллә? Бер кәлимә сүз катмыйбыз. Мәрзия турсаеп йөри. Мондый очракта якынлашып та булмый. Бер-береңә баш бирмәгәндә, нинди якынлашу булсын ди? Нинди генә хәл килеп чыкмасын, ни генә булмасын, һаман беренче хатын белән чагыштырасың һәм икенчесенең җитешмәгән якларын ачыграк күрәсең.

Бер ятакта „өчәү“ ята бирәбез. Бу үзенә бер бәлагә әверелде. Өйдән дә куандырырлык хәбәр юк. Әни һаман терелә алмый. Аның зарларын истә тотып, язга таба стоматология кафедрасының белгечләренә күрсәтмәкче булдым. Чакыргач, ул март азагында килде. Алдан аны патшалар сараен, Эрмитажны күрсәтергә алып бардым. Гомерендә күрмәгәннәрне гаҗәпләнеп һәм сокланып карады. Аннары икенче көнне метрога киттек. Заман могҗизасы ич. Анда эскалатор баскычына басуга, мин: „Әни, менә хәзер җир астына төшеп китәбез!“ – дигәч, ул, бахыр, кинәт чүгәләде. Коега чиләк төшергән кебек төшәбез дип уйлаган! Метро тукталышларын бик кызыксынып карады. Метро да аңарга бик ошады. Фин вокзалы тукталышында өскә чыгып (80 метр тирәнлектән), стоматология белгечләренә күренергә киттек. „Тикшереп карарбыз, калдырыгыз!“ – диделәр.

Әни шикләнүчән иде. Аны байтак үгетләп, тынычландырырга туры килде. Ахырда клиникада ятып калды. Яңагын рентген сурәтенә төшерделәр. Тикшерделәр. „Яңак сөягенә шеш чыга башлаган!“ – дигәч, куркып киттем. Алай булса, хәле яхшыдан түгел икән. Аны-моны әйтмәдем инде. Әни рак чиреннән курка иде. Операция ясаячаклар дип кенә аңлаттым. Әни янында буласым килеп, үзем дә ЛОР клиникасына кереп ятарга булдым, чөнки бу ике клиника бер үк бинада һәм уртак коридор белән тоташкан. Бер-берсенә эчтән кереп йөрергә була. Ятуымның икенче сәбәбе дә бар – тамагымның бадәм чикләвеге сымак бизләрен алдырту. Тамак бакасы белән чирләп еш интегә идем. Ләкин әнкәм анда ятмаган булса, әле дә ул бизләрне алдыртмаган булыр идем. Минем авырулар киеменнән килеп керүемне күргәч, әни бик гаҗәпләнде. Операция ясатырга кергәнемне белгәч, үзенең хәлен дә онытып хафаланды. „Зыяны тимәс микән?“ – дип, берничә тапкыр сорады. Әнине операция залына хәтле үзем озаттым һәм, операциясе тәмамланганчы, ишек төбендә көтеп тордым. Операция уңышлы узды. Әнине мөмкин хәтле тынычландырырга тырыштым. Соңрак үземә дә операция ясадылар. Анысы авыр узды, чөнки бизләр җөйләнеп беткәннәр. Тамагымнан төне буе кан саркыды.

Кан агуы туктамагач, янымдагы тумбочкага бөерсыман стериль тазчыкка эскәк һәм тампон китереп куюларын күргәч котым очты. Җәрәхәткә тампон салып, эскәк кыстырып куймакчылар икән бит. Авырткан җәрәхәткә! Шүрләвемнән кан тамырлары спазмланып, кан саркуы үзеннән-үзе туктады тагы. Элек тә яралардан каным озаграк агучан иде. Атна буе ризык ашый алмадым. Сыекчаларын гына көчкә-көчкә йота идем. Ярый әле ул-бу булмады. Тамак бигрәк четерекле җир. Юан кан тамырлары, үтә мөһим нервлар янәшәдә генә…

Көтмәгәндә тавык шулпасы китереп, Мәрзия бераз күңелне күтәрде. Шул көннән бирле күп кенә вакыйгалар онытылган, ә бусы һаман хәтеремдә әле.

Изгелек онытылмый ул.

ЛОР клиникасында ятканда акылга сыймаслык зур вакыйга булып алды. Бөтен дөньяны гаҗәпләндереп, дәүләтебез Галәмгә Ю. Гагаринны очырган! Бу хакта, шапырынып, бертуктаусыз радио сөйләп тора. Телевидение, ду куптарып, шатлыклы җыеннарны күрсәтә. Палатада шуның турында гына кызу гәп куера. Халык масаеп дулкынлана. Әйтерсең үзебезне күк гөмбәзенә очырганнар! Бар икән, диләр, илебезнең куәте һәм маһирлыгы! Болай булгач, АКШы торып торсын әле! Безгә әллә ни булды. Менә шушы мәлдән соң өзлексез Космос шаукымы башланды да инде. Бөтен кычкырып торган проблемалар кинәт… юкка чыкты. Бары тик Космос белән генә башларны әйләндерергә тотындылар. Миллиардлаган сумнарны берөзлексез җилгә очыра тордылар…

Күкрәккә Алтын Йолдыз тагучыларның саны хәттин ашты. Космонавтларны әзерләүче үзәкне „Каһарманнар мәктәбе“ дия башладылар. Тора-бара Космос белән мавыгып уйнаулар халыкның бәласенә әверелде. Ә без   – мәнсез алданучылар моңа башта белештерми куана идек… Юктан Космос белән шөгыльләнеп һәм бөтен җирнең булдыксыз әрәмтамакларына, хакимияткә, дан-шөһрәт сөючеләргә халкыбызның мал-мөлкәтен сарыф итеп, „тәмгысыз-риясыз“ ярдәм итә-итә, коры сөяккә калдык та инде. Бу да совпартократларның җинаяте. Әлегә алар сафсата сөя, тик без аларның кем икәннәрен инде беләбез. Мохит һәм авыл хуҗалыгы җимерелеп бара, халык бөлгәннән бөлә, ә болар, космос дигән булып, һаман да корал туплап, бөтен дөньяны өркетеп, якасыннан тотып тормакчы булалар!

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Безнең язмыш», автора Анас Хасанов. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Современная русская литература». Произведение затрагивает такие темы, как «проза жизни», «татарская литература». Книга «Безнең язмыш» была написана в 2016 и издана в 2016 году. Приятного чтения!