Ә менә унике-унөч яшьләремдә булган бер вакыйганы һич тә онытасым юк. Кышкы салкын көн иде. Абзаннан килгән кодача (җиңгәчәйнең сеңлесе) белән без икәү утын ташып, кара мунчаны ягып җибәрдек. Башта әче төтен күзләребезне кисте, тамак төпләренә утырды, аннары бераздан, учак ялкынланып янарга тотынгач, төтен кимеде, чыгып та бетте диярлек. Без мунчаның ишеген дә ябып куйдык. Кызу гына чытырдап янган утка карап янәшә утырабыз, нәрсә сөйләшкәнебезне хәтерләмим, тик шул чакта мин, ничектер тилереп китеп, калын гына киенгән кодачаны кочаклап үбәргә тырышып карадым. Кодача әллә ни ачуланмады да, бары: «Куй, маташма!» – дип кулымны гына алып ташлады. Ул инде буй җиткән таза кыз иде, бәреп очырса да, хәленнән килерлек иде. Ләкин очырмады – күрәсең, балага санады мине.
Кара мунча белән бәйләнгән истәлекләр шуның белән тәмам. Янә бабакайларның бөтен ишегалдына ямь биреп торган, урта бер җирдәрәк сиртмәле кое да бар иде. Чатлы баганага тимер кендек белән утыртылган озын сиртмәнең җирдәге калынрак башына зур гына бүкән тагылган, ә югарыдагы нечкә очына таза бау, бауга шомарып беткән колга, колгага кара чиләк беркетелгән. Кое янында калын бүрәнәне чокып эшләгән су тулы озын улак тора, көтүдән кайткан сыерлар, сарыклар иң элек шунда йөгерешеп баралар. Кем дә булса кара чиләкне коега су алырга төшергәндә сиртмәнең калын башындагы әлеге бүкәнгә атланып, һавага күтәреләсе килә иде.
Коеның бурасы тәбәнәк иде, шуңадыр, ахры, безнең ише вак бала-чаганы ул тирәгә җибәрмиләр – кое үзенә тарта, дип куркыталар иде. Чынлап та, барып, коеның тирән караңгы төбенә иелебрәк карап торсаң, ничектер баш әйләнеп киткәндәй була иде. Әгәр шуннан тартып та алса? Юк, белеп куганнар безне куркыныч-серле кое яныннан!
Иң артта – читәннән үргән, салам япкан терлек абзарлары, ләкин мин аларны яхшы белмим, чөнки, бердән, бәләкәй чагым, икенчедән, абзарлар җәй көне гел буш тора диярлек. Кояш баер алдыннан гына, сыер-сарыклар – көтүдән, атлар эштән кайтып керәләр. Ә мине сыер сөзмәсен, ат типмәсен дип һаман саклыйлар иде.
…Абзарлар артыннан ук бәрәңге бакчасы башлана. Монысын яхшы хәтерлим, чөнки ызаны буйлап, җылы-йомшак туфракка ялантәпи бата-бата, күп чаптым. Бакча бик озын, түбән таба сөзәкләнеп инеш ярына чаклы төшә. Яр астында инеш – Каргалы инеше диләр аны. Ул бик сай, бик кечкенә, чуерташлар өстеннән сырланып ага – кайбер төшләреннән аяк чылатмыйча сикереп тә чыгарлык. Кер чайкарлык кына яту урыннары4 да бар. Кисмәк бүрттерерлек, кабык чылатырлык су җыелсын өчен, кайбер җирләрен әзрәк ташлар белән дә буганнар.
Инеш кечкенә, тар булса да, үзәне шактый киң, ярлары да шактый биек. Язгы ташу вакытында кар суы шул ярларга сыеша алмыйча котырып, атларны агызып китәрлек булып килә, диләр, ләкин мин бу тыныч-юаш кына агып яткан инешнең андый чагын бервакытта да күрмәдем (язын-көзен без Каргалыга кайтмый идек).
Инешне кичеп, каршы яр өстенә күтәрелгәч, тар гына тугайлык башлана. Тугайлык тип-тигез, урыны-урыны белән бәләкәй генә урмандай кычыткан, алабута, шайтан таяклары үсеп утыра, чирәм җирләрендә бозаулар, казлар йөри, сугып киптергән зур-зур кизәк өемнәре тора.
Бу тугайлыкны тау итәге дияргә дә ярый, чөнки аз гына баргач та биек, текә тау башлана… Тау гына түгел, таулар! Инеш буйлап бер сафка баскандай тезелешеп килә бу ак маңгайлы кызыл таулар. Дәүләкәннән кайтканда иң элек әнә шул тауларны, аннары авылның нечкә манараларын күрәсең. Каргалы кешеләренең җырларына да кергән ул таулар:
Каргалыкай тавы киртләч-киртләч,
Киртләчләре бетәр, кар киткәч.
Әйе, киртләчләр күп, болар – кәҗәләр таптап салган сукмаклар. Әмма тауның түбәсеннән итәгенә кадәр кар сулары ерып төшкән «сырлар» да җитәрлек.
Каршыбыздагы тауга кайчан менүемне хәтерләмим, – билгеле, кечкенә чагымда үзем генә менә алмаганмындыр инде, ләкин үсә төшкәч, Каргалы малайлары белән бергә, әлеге кәҗәләр төсле, ул тауларга күп менеп йөрергә туры килде. Безнең турыдагы Урталык тавы дигәненең өсте тип-тигез иде: рәхәтләнеп чап, уйна, көрәш! Борынрак заманда Каргалының җиткән кызлары һәм егетләре дә шушы тауга менеп төрле уеннар уйный, күңел ача торган булганнар. Ул заманны Срур тутакай бик яхшы белә һәм бик тәфсилләп, матур итеп сөйли дә. Кызлар бик горур, бик «строгий», ә егетләр бик тыйнак, әдәпле булганнар, имеш, сакчылы уйнаганда егет, кызны куып җиткәч, кычкыртып кочакламаган, ә кул очын иңбашына тидереп кенә алган, имеш. Бәлки, бәлки… Ләкин мин үскәндә яшьләрнең тауга менеп уйнаулары беткән иде инде, тик ара-тирә генә аллы-гөлле чуар кызларның кояш баер алдыннан, тау түбәсендә тезелешеп, авыл өстенә карап утырганнарын әзрәк хәтерлим әле.
Соңрак, 1924–1925 елларда, яшьләрнең җәйге уеннары ялан якка, тимер юл буендагы чирәмлеккә күчкән иде инде. Өч мәхәлләнең дә яшьләре шунда җыела иде. Егетләр, кызларның ниндиләре генә юк! Ул чакларда авылга Бәләбәйдән, Уфадан, Казаннан бик күп укучы яшьләр кайта иде. Алар арасында иске формаларын саклаган яшел фуражкалы, яшел тужуркалы картрак студентлар да очрый иде. Шәһәрчә киенгән бик сылу туташлар да бар иде. Авылчарак киенгәннәре дә бик көяз-ыспайлар, шуның өстенә шактый кыю-шаяннар да иде. Каргалы яшьләренең әнә шул кичке зур уеннарын мин дә бер-ике тапкыр күреп калдым. Миңа ундүрт-унбиш яшьләр булгандыр, инде ис кергән, хыял эшли, күзләрем – кызларда гына! Тик, кызганычка каршы, мин әле кызлар арасына кереп китә алмыйм, мин әле егет булып җитмәгәнмен – кыюлык та, әрсезлек тә юк әле миндә. Шуның аркасындадыр инде мин Каргалы кызларыннан берәүгә дә гашыйк була алмыйча калдым. Ә егет булып өлгергәч, миңа инде туган авылыма кайтып йөрергә туры да килмәде. (Соңгы кайтуым 1924 елның җәендә булды шикелле.)
Әйе, Каргалы ул минем балачагым. Хатирәләрем дә балачакныкы. Иң элек, әнә югарыда язганча, бабакайларның иркен ишег- алларын, келәт, кое, читән абзарларын, өй ишегеннән чыгуга каршыда гына басып торган мәһабәт тауларын күргәнмен. Шул ихата эчендә генә йөргәнмен, уйнаганмын, тавыклары, чебиләре белән танышканмын, арыгач, каз бәбкәседәй, башымны үләнгә төртеп йоклап та киткәнмендер, бәлки, – бу минем әле бары ике-өч яшьлек чагым гына булгандыр. Азрак үсә төшкәч, урамга чыкканмын, күрше-тирә малайлары белән таныша башлаганмын. Бабакайлар йорты авылның нәкъ уртасында, каршыда гына иске агач мәчет – аны «урталык мәчете» диләр иде. Мәчет ихатасы кырыннан ук авыл зираты башлана. Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп, яңалары бик аз, рәшәткәле каберләр дә күп түгел. Үсеп утырган агачлар бөтенләй юк диярлек, тик кайбер рәшәткәләр эчендә генә сирень куаклары күренә. Әмма зират өсте бер дә тапталмаган кылганлы куе чирәмлек иде. Чирәмдә җир җиләге күп була иде, ләкин аны нигәдер җыючы юк, бары без – вак бала-чагалар гына курка-курка кереп җыйгалый идек.
Терәлеп торган күршеләребез – уң якта Бәлеш Усман, сул якта – Әсәләй Шәрәфетдине. Усман абзый безгә якын кардәш – аның атасы белән минем инәйнең атасы бертуганнар. Үземне белә башлагач, иң беренче кереп йөрүем дә шуларга булды. Чиста җыештырылган якты, пөхтә өйләрен әле дә булса онытмыйм. Усман абзыйның өч улын беләм, шуның уртанчысы – Ибрай исемлесе – минем иң беренче уйнап йөргән дустым да иде. Яшькә күпмегәдер олырак, таза, базык малайга ияреп, мин Каргалының инеш буйларында, тау-чокырларында күп йөрдем. Ибрайның агасы өрлектәй таза Хәсән абзый танылган көрәшче иде. Ибрай үзе дә көрәшергә бик һәвәс иде, кыстый-кыстый мине дә көрәшергә мәҗбүр итә һәм, билгеле инде, чөеп кенә ташлый иде. Шулай да мин аңардан көрәшергә шактый ук өйрәнеп калдым һәм, бил ныгый төшкәч, үзем дә кайбер малайларны әйбәт кенә әйләндереп сала башладым. Хәзерге вакытта Ибраһим Янгуразов – отставкадагы полковник, Уфада тора, ә мин бары тик сержант кына. Күрәсез, чин ягыннан да безнең аерма бик зур.
Бабайкайлар урамы – авылның иң озын һәм иң төп урамы – буе бер өч чакрымга сузыла торгандыр. Югары башы – югары оч, түбән башы түбән оч дип йөртелә. Һәр ике очта да якын һәм ерак кардәшләребез бик күп. Кайтып-китеп кенә йөргәнгә күрә, мин аларның бик якыннарын гына беләм: югары очтан, мәсәлән, Рәхмәтулла абзыйларны, Зүрәттәкайларны («тутакай» сүзе шулай кушылып әйтелә), түбән очтан Саттый җизниләрне, Сәгыйть бабакайларны… Ләкин алар барысы да диярлек мине һәм энемне беләләр иде, кунакка барганда яки үзләре килгәндә безне «Хәдичәттәйнең ике бөртеге» дип, сокланып, мактап, тәүфыйк теләп, башларыбыздан сөяләр иде.
…Хәзергә кадәр оныта алмыйм бик иртә күңелемдә уелып калган бер күренешне. Ул чакта миңа күпме булыр? Дүрт яшьләр чамасыдыр, шуннан да артык булмас. Җәйнең җылы матур бер иртәсендә бабакай белән әбекай, читән тарантаска янәшә утырып, мине дә үзләре белән алып, каядыр барырга чыктылар. Каршыдагы мәчет тыкрыгыннан уздык, тимер юл аша чыктык, аннары, такыр юлдан җирән алашаны әйбәт кенә юырттырып, яшел кырлар буйлап киттек. Әйтәсе дә түгел, миңа бик күңелле, бик рәхәт иде. Бөтен тирә-ягым бик киң, бик якты – сулда тезелеп киткән Каргалы таулары, ә уңда һәм алда офыкка китеп югалган чуар иген басулары. Әбекайның итәгендә мин ялт-йолт каранып барам. Җирдән берәр кош күтәрелсә, шуңа башымны каерам, юл буенда берәр күбәләк талпынса, аңа да сузылмакчы булам. Шулай озак кына бара торгач, без ахырда ерак бер яланга җитеп туктадык. Хәзер менә чамалыйм, бу, мөгаен, Әркәсле яланы булгандыр – авылдан кыйбла тарафындагы ерак кырларны каргалылар әнә шулай дип йөртәләр иде. Без килеп туктаган җир тип-тигез сәхрә иде. Кайсы якка карама, бихисап чәчәкләр, ә җиргә төшкәч, мин куе үләнендә бөтенләй күмелә яздым. Тирә-ягымда ниндидер кортлар тонык кына безелди, ниндидер кошлар пыр-пыр очып китәләр, ә бер кошчык кайдадыр биектә шундый өздереп, шашынып сайрый ла, әйтерсең менә безне күрүдән шатлыгы эченә сыймый мескеннең! Аның тавышы бер якыная, бер ерагая, гүя мине үчекли, ләкин мин аны күрә алмыйча йөдәп беттем. Мин әле ул кошчыкның тургай икәнен дә белми идем. Әмма миңа бик рәхәт иде, бик кызык иде, гүя мин моңарчы һич күрмәгән өр-яңа бер дөньяга килеп чыкканмын. Билгеле, хәйран калганмындыр инде, кая карарга, нәрсә эшләргә белмәгәнмендер… Йөрисем-йөгерәсем килгәндер, чәчәкләрне дә өзәсем килгәндер. Ләкин әбекай мине ни өчендер үзеннән ерак җибәрми, гүя ашыкмаска кушкандай әкрен генә: «Чү, бәбкәм!» – дип әйтә тора.
Ә бабакай, атын тугарып үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйде дә намаз укырга кереште. Башта аягүрә, аннары тезләнеп укыды. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык талпына-талпына һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя, ә без әбекай белән бер читтә нидер көткәндәй тын гына басып торабыз.
Ни хикмәттер, мин үскәч тә, олыгайгач та, хәтта менә картайгач та әнә шул күренешне – бабакайның үлән-чәчәкләр арасында тезләнеп намаз укуын һич оныта алмадым. Ниндидер бик якты бер эз калдырды ул минем бала күңелемдә. Бәлки, шул мизгелдә мин әйләнәмдәге сихри дөньяны ачыграк күрә, тирәнрәк тоя башлаганмындыр… Нәрсә дим, мин бит үзем дә үлән биеклек кенә бала, берни аңламаган, бернәрсә белмәгән бала гына. Тик менә хәзер уйлап куйгалыйм: шул балачакта күргәнем миңа соңыннан иң авыр чакларда да дөньядан бизмәскә ярдәм итмәде микән?!
Бабакай белән бәйле тагын бер хатирәм саклана. Әлеге авылдан чыгып китә торган каршыдагы тыкрык буенда, мәчет ихатасы артында, аларның читән белән әйләндергән ындырлары бар иде. Ындыр әллә ни зур да түгел, урта бер җире тап-такыр… Менә шул ындырда көлтә таптатканны хәтерлим мин… Көз башы булгандыр инде, көннәр әле аяз, тымызык, бик җылы да иде. Ындырның тап-такыр уртасына бодай көлтәләрен, башлары белән эчкә каратып, зур түгәрәк итеп тезеп салганнар. Бабакай җигүле арбага минем ише ыбыр-чыбыр бала-чаганы төяп, шул көлтәләрнең башларын аты һәм арбасы белән таптатып, әкрен генә әйләнеп йөрде. Озак әйләндерде ул безне – тәмам кинәндек без бу рәхәткә! Көлтә таптату – ашлык сугуның бер ысулы икән ул. Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле. Таптатканнан соң шул ук көлтәләрне хатын-кызлар чабагачлар белән алмаш-тилмәш дөпелдәтеп сугарга тотындылар. Бусы да бик кызыклы иде – дәртле сикерешә, күңелле тупылдаша чабагач башлары апайлар кулында!.. Ындырда иртә көзен ашлык сугу – бу авыл эшенең иң хозур чагы дияр идем мин…
Гаҗәп бу хәтер дигәнең! Күпме нәрсә онытыла, эзсез югала, ә кечкенә бер вакыйга гомер буена диярлек истә саклана. Ләкин менә бабакайның үзен ни сәбәптер ачык кына күз алдыма китерә алмыйм. Дөресрәге, китерсәм дә, ничектер еракта томанлы итеп күрәм. Ул юка гына гәүдәле, кәҗә сакаллы бер кеше иде, буйга да бәләкәй иде шикелле, һәм күпләр аны, очарга торган җиңел сөякле бик җитез карт иде, дип сөйлиләр. Бәләкәй булуына карамастан, мәчеттә ул бөтенесеннән калка биреп утыра икән. Холкы белән дә күкерт шикелле бик тиз кабынып китүчән иде, диләр. Улларын, киленнәрен утлы табага бастырырга яраткан булса кирәк. Ләкин бик тиз сүрелә дә икән. Андый чагында һәркемгә ачык чырай да тәмле сүз. Әбекайга ул, мәсәлән, «якты көнем!» дип кенә дәшә иде.
Мин аның озын ак күлмәк, кара камзул, йомшак кара читекләр киеп йөргәнен әзрәк хәтерлим. Тагын бер нәрсә бик нык истә калган: кайнаган самавырны өстәлгә китереп куйгач, бабакай аның морҗасыннан утлы күмергә кечкенә лимон кабыгы төшереп җибәрә иде. Менә шуннан бөтен өй эченә гаҗәеп бер тәмле хуш ис тарала иде. Бу хуш исне минем әле дә булса онытканым юк, ләкин аңардан да битәр ул заманда авылда лимон булуына гаҗәпләнәм. Күрәсең, Бүздәк яки Дәүләкән базарыннан алып кайтканнардыр инде. Дәүләкәндә җиләк-җимеш подваллары да бар иде, аннары бик юка гына сурәтле кәгазьгә төрелгән лимоннарны Муллаҗан исемле агай, беләгенә кәрзин асып, урам буенча, «Лимон, кемгә лимон?» дип кычкыра-кычкыра сатып та йөри иде. Анысы да гаҗәп!
Бабакай турында белгәннәрем шушы урында өзелә дияргә дә ярый. Унҗиденче елның җәендә кыска гына каты авырудан соң ул Каргалыда вафат була. Шулай итеп, мин бабакайның үлгәнен белсәм дә, ак кәфенгә төрелгән гәүдәсен үз күзем белән күрмәгәч, бу югалтуны артык авыр кичермәдем бугай. Дөрес, аңлыйм да, тоям да кебек: бабакай юк инде, базар саен диярлек безгә килмәс, безне – «ике бөртек»не җитәкләп йөрмәс, юксынырбыз да, сагынырбыз да без аны, әмма чын хәсрәт дигән нәрсәне без әле юньләп белми идек.
Әбекайны инде мин яхшы ук хәтерлим. Бабакайдан соң әбекай дүрт ел яшәп, егерме беренче елны бездә, Дәүләкәндә вафат булды. Миңа ул чакта унике яшь, зиһен кергән, күңел күзе дә ачыла төшкән… Бүгенгедәй исемдә: егерме беренче елның гаять коры, эссе җәендә бездә ваба (холера) чире пәйда булды. Ара-тирә шул чирдән үлүчеләр дә була башлады. Ачлык әле килеп җитмәгән иде, әмма елның килеше бик өметсез, бик хәтәр иде.
…Беркөнне иртәнге чәй янында мин йокыда күргән төшемне сөйләдем: имеш, ниндидер читтән килгән чапанлы кешеләр безнең урамда өй саен дөя өләшеп йөриләр икән. Әле берәүнең, әле икенченең, әле өченченең ишегалдына кечкенә башлы, иләмсез зур дөяләрне кертеп, калдырып чыгалар икән… Шуны ишетү белән әбекай бик куркынып миннән сорады: «Ай, бәбкәм, ул дәвәне безгә дә кертмәделәрме?» «Юк шикелле, – дидем мин, икеләнебрәк. – Безгә хәтле килеп җиткәннәрен күрмәдем». Шуннан соң әбекай бераз тынычланган кебек булды, шулай да авыз эченнән генә нидер укып, битен сыйпап куйды.
Әмма аның куркуы юкка гына булмаган икән. Сөйләгән чакта төшнең хәтәр мәгънәсен мин белми идем, белгән булсам, бәлки, сөйләмәс тә идем. Ә баксаң, төшкә кергән дөя ул Газраил, имеш! Берәр якының үләргә булса, шул юаш хайван төшкә керә, имеш!.. Дөрес, төшне минем алдымда юрамадылар – моны мин бары тик соңыннан гына белдем. Ә белгәч, ул хәерсез дөя безгә дә килеп җиттеме-юкмы дип, үзалдыма озак кына азапланып баш та ваттым.
Ләкин ничек кенә юрама, ваба чире шулай да безнең өйгә килеп керде. Нәкъ менә әбекайга ябышты ул һәм өч тәүлек дигәндә аны алып та китте. Зал белән янәшә кечкенә бүлмәбез бар иде – ул шунда ятты. Чире бик әшәке, бик каты булгандыр, ахрысы, чөнки атакай белән инәй көне-төне яныннан чыкмыйча аны карадылар. Көзән җыеруын басарга дип, берөзлексез кайнар су ташып тордылар… Фельдшер да килеп китте шикелле, ул киткәннән соң өйгә сасы карболка исе таралды. Тагын нинди чаралар күрелгәндер бу коточкыч үләткә каршы, белмим, истә калмаган, ләкин безне әбекай яткан бүлмәгә якын да җибәрмәделәр. Инде җан биргәч, карчыклар юып, кәфенләгәч кенә безгә: «Балалар, әбекаегызны күреп калыгыз», – дип, керергә куштылар. Ләкин мин кермәдем, йөрәгем җитмәде, – мин гел читтә, ишегалдында үземә урын таба алмыйча һаман йөреп тордым… Каргалыга безнекеләр ничектер хәбәр итеп өлгергәннәр, җирлисе көнне кырык чакрым җирдән, атын ак күбеккә батырып, Нигъмәтулла дәдәкай килеп җитте. Башка ул-кызлары килә алмадылар, күрәсең, хәбәр итәргә өлгермәгәннәрдер, аннары елы да бик хәвефле иде шул.
Әбекайны үлгән көнендә үк җирләделәр. Өйдән алып чыкканда, шактый гына кеше җыелган иде. Башта мәчеткә илтеп, яшел чирәмдә генә җеназа укыдылар, аннары мәет ташый торган сай, озын әрҗәгә салып, өстен палас белән каплап, илибатыр (элеватор) артындагы яңа зиратка алып киттеләр. Әрҗәнең баш-башыннан һәм аркылы таякларыннан күтәргән кешеләр әбекайны бик кызу алып бардылар – безнең шәригать шулай куша икән. Картлар, муллалар утырган атлар арттарак калсалар, юрттырып куып җитәләр иде… Әле көзгә ерак, әле җәйнең уртасы гына, ә дөнья инде көйгән, саргайган иде ул елны… Үлән үзеннән-үзе уалырга тора, аяк астыннан вак чикерткәләр як-якка чәчри, хәтта кошлар да очмый иде.
Зиратка барып җиткәч тә, мин кабергә якынаерга кыймыйча кешеләр артында читтә генә тордым. Әбекайның гәүдәсен ләхеткә куйганда да якынаерга җөрьәт итә алмадым. Юк, булмаса булмый икән! Сынсыз, өнсез бер хәлдә идем мин, тик сизәм – яшьләрем генә үзлегеннән ага иде… Әйтергә кирәк, үлем-бетемнән бик нык ятсыну, үлгән кеше тирәсендә чуаласы килмәү, бигрәк тә мәет йөзенә карый алмау миндә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Хәзер дә, ниндидер бер мәҗбүрият мәет янына барырга кушса да, мин аның йөзенә ничек тә карамаска тырышам. Әмма бу һич тә куркудан түгел. Кешенең тере кыяфәте һәм мәете шулхәтле бер-берсеннән ерак, гайре табигый нәрсә ки, мин, күрәсең, шуңа тиз генә ышана да, ияләшә дә алмыйм.
Шулай итеп, без әбекаебызны кинәт кенә югалттык та куйдык. Намаз арты саен ул: «Йа Раббем, кыска сырхау, ансат үлем бир!» – дип дога кыла торган иде. Менә кабул булды теләге… Хәер, сырхавы бик кыска булса да, җан бирүләре, ай-һай, ансат булмагандыр. Чире нинди бит – ваба! Ләкин бер нәрсәгә торып-торып хәйран калам, ни хикмәттер, бу коточкыч чир безнең беребезгә дә йокмады, эләкмәде. Нәрсә генә саклап калгандыр – хәзергәчә аңлый алганым юк.
Безнең өйгә кергән бу беренче үлем иде, беренче зур мәет чыкты безнең өйдән… Һичшиксез, бик авыр кичердек без бу югалтуны. Бабакай үлгәннән соң, әбекай безгә ешрак килә һәм озаграк торып та китә иде. Шуңа күрә без, ике малай, аңа бик ияләшкән идек. Ул гәүдәгә тулы, таза карчык иде, холкы да сабыр-басынкы (бабакайның нәкъ киресе) һәм тәмле телле дә иде. Безне, тугыз баладан соң исән-имин генә үсеп килгән «ике бөртек»не, әлбәттә, бик аяган һәм яраткан булырга тиеш. Менә аның сабый чагыбызда башта мине, аннары энемне чөя-чөя әйткән такмагы:
Бабасының нисе бу – тауга менәр таягы!
Әбисенең нисе бу – сөт өстендә каймагы!
Дәдәсенең нисе бу – кысып буар билбавы!
Тутасының нисе бу – энҗе-мәрҗән кулбавы!
Атасына ай кебек, инәсенә көн кебек,
Килеп киткән кунакларга куй б…дай юк кебек!
Әнә шулай үчтеки иткән ул безне… Моны мин, күп еллар узгач, Срур тутакайдан ишеттем. Хәзер инде үзем дә әбекай яшенә килеп җиткән кеше, әмма минем сабый чагым әнә шул такмагында саклана.
О проекте
О подписке