Ул иртәне арыган-йончыган артистлар, гадәтләре буенча, бик озак йокладылар. Кышкы көн кыстатып, иренеп кенә яктырды, кереп, борчып йөрүче булмады; алар өчен бу саваплы йокы иде.
Тик идәндә яткан Зөфәр генә иртә уянды. Аны мыштым гына суык кытыклый башлаган иде, хәер, электән иртә торып өйрәнгәнгә күрә, болай да аның уяныр вакыты җиткән иде инде.
Бик табигый буларак, ул, күзләрен ачу белән, Рәшидәне исенә төшерде. Хәтта аңарда шундый бер тойгы иде ки, гүя менә йоклаганда да ул аны онытып тормаган, ничектер үз янында аны гел хис итеп яткан кебек иде… Булган эшкә яңадан аның исе китте, яңадан бөтенесен күз алдыннан кичерде. Торырга кирәклеген дә онытып, селкенмичә уйланып ятты. Ләкин инде татлы хиссияткә бирелеп ятудан бигрәк, ул айнык акыл белән булып үткән хәлне ничек тә аңларга тырыша иде. Барысыннан элек, күңеленә һаман бер сорау кат-кат килә торды: ничек кенә булып чыкты соң бу? Ни өчен Рәшидә аны кабул итте? Чын яратуданмы, әллә… болай гынамы?.. Ире бармы аның, юкмы? Булса, кайда ул, кем ул?
Әлбәттә, бу сорауларның берсенә дә хәзергә җавап юк… Хәер, эш булып узганнан соң, аларга җавап эзләп торуның кирәге дә юк шикелле… Ләкин Зөфәр уйламыйча, эзләмичә булдыра алмый, мөмкин түгел, чөнки Рәшидә аның өчен бер кич белән генә бетмәде әле, бу башы гына булды әле, искиткеч матур, ләззәтле, дәртле дәвамы булырга тиеш әле!.. Сизеп тора ул моның шулай буласын, югалтырга теләмәячәк ул аны, юк, теләмәячәк! Артистка аның өчен эссе якның хөрмәсе кебек гаять ят җимеш, сезонный җимеш, шуңа күрә дә ул аеруча кадерле, тансык булырга тиеш.
Ничек җырлый иде әле кичләрен кәләпүш сырганда әнисе Таибә абыстай?
Тәрәзә төпкәем рәва җимеш,
Рәва җимеш хәләл, имеш.
Рәва җимеш хәләл, имеш,
Хәләл җефтең булам, ди, имеш.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Хәләл, имеш, димәк, өзеп-өзеп, тәмләп кенә капкаларга ярый дигән сүз!.. Ә менә инде «хәләл җефет» мәсьәләсенә килгәндә, бу бик читен, четерекле мәсьәлә, бик нык уйлануны сорый торган, хәер, уйлар өчен әле һич өлгермәгән, пешмәгән мәсьәлә… Рәшидәне бөтен җаны-тәне белән яратып киткән тәкъдирдә дә ансат кына чишеп булмаячак аны, чөнки ул мәсьәлә аның башка максат-хыялларына, уй-теләкләренә барып тоташа. Юк, хәзергә бу хакта баш ватуның һич мәгънәсе юк, хәзергә бары кабынган утны сүндермәү, саклау, көчәйтү турында гына уйларга ярый.
Шулай күпмедер вакыт уйланып, шуның белән бергә, яңадан Рәшидә янына барасы килеп ятканнан соң, Зөфәр, ниһаять, торды, сак кына киенде һәм, чыгып китәр алдыннан, аяк очына гына басып, артистканың караваты янына барды. Рәшидә, кулларын кушырып, шулар өстенә битен салып, бөтәрләнә төшеп, тыныч кына йоклый иде… Каты йоклый иде, ахрысы, юрганы шуып, аркасы бераз ачылганын да тоймый иде… Зөфәр бик сак кына аның аркасын япты, иелеп кенә чәченнән үпте. Рәшидә берни сизмәде, селкенмәде.
Берәүне дә уятмыйча гына чыгып киткәч, Зөфәр туры гына колхоз идарәсенә барды, Шәйхулла абзый белән сөйләшеп утырды. Аның бу колхоздан наряд буенча күпмедер солы чыгартасы бар иде, башта менә шул солыны станциягә кайчан озату турында сөйләшеп, эшне өзеп куйды. Аннары инде, җаен туры китереп, кичәге концерт турында да сүз кузгатты. Артистларның җырларын, биюләрен мактап утырды, шуның белән бергә, Шәйхулла абзыйга азрак басым ясау нияте белән булса кирәк, аларның авыр хәлләрен әйтергә дә онытмады. Шуннан соң тагын бераз анысын-монысын сөйләшкәләп алгач, күрше авылга китәр өчен бер-ике сәгатьтән ат җибәрүләрен сорап, фатирына кайтып китте.
…Ул кайтканда, артистлар торганнар, юынып-киенеп, иртәнге чәйгә утырырга әзерләнеп торалар иде. Зөфәр, килеп керү белән, сабырсызланып бары бер нәрсәне уйлады-көтте: Рәшидә аңа ничек итеп, нинди күз белән карар?.. Нишләп китәр ул, күзләре очрашкач?..
Нәкъ ул килеп кергән чакта гына, Рәшидә, урам як тәрәзә төбенә кечкенә көзге куеп, чәчләрен төзәтеп утыра иде… Керүченең кем икәнен шунда ук белсә дә, ул борылып карамады, эшеннән ихтыярсыз тукталып та калмады, гомумән, ни хәрәкәте, ни торышы белән берни дә сиздермәде. Тыныч кына чәчен рәтли бирде һәм, эше беткәч кенә торып, ишеккә таба борылды… Аларның күзләре очрашты… Бер генә мизгел Рәшидә, «Сезмени бу?» дигәндәй, үтә җитди итеп бер карап алды, әмма шул секундта ук гадәтенчә елмаеп җибәрде.
– Менә яхшы булды бит әле… чәйгә кайтып җиттегез, – диде ул, бүтән һичбер кайгысы булмаган кешедәй, бик гади генә итеп.
Нәкъ кичә вокзалда очраган, юлда килгән, бергә ашап-эчеп утырган Рәшидә иде ул бүген дә! Һаман шул ук күзләрен кыса төшеп, бик туры итеп карау, көтмәгәндә генә яктырып китеп елмаю һәм менә шулай бик гади, үз итеп кенә дәшү – бары шул гына! Әйтерсең алар арасында берни дә булмаган, әйтерсең аларның хәзер берсен берсенә бәйләгән, дөньяның иң якын кешеләренә әйләндергән, тиз генә онытырга да, юкка чыгарырга да мөмкин булмаган тирән серләре юк!.. Зөфәр аның бу кадәр үзен табигый тота алуын күреп, аптырап калу гына түгел, хәтта күңеленнән бераз шикләнеп-борчылып та куйды. Дөрес, ул хатын-кызны бик аз белә иде. Хәлбуки эчке хисләрен, бигрәк тә мәхәббәтләрен, хатын-кыздан да оста яшерә белүче юк бит ул дөньяда! Зөфәр кемнәндер ишеткән Сөләйман патша сүзләрен исенә төшерде: «Һавада кош эзе, ташта елан эзе, хатыннарда ирләр эзе калмый», – имеш. Хатын-кызның йөрәген күрә белмәгән кеше өчен бу бик хикмәтле сүзләр иде.
…Өстәл тирәсенә утырыштылар. Әби олы табак белән булары чыгып торган чикмәнле бәрәңге китереп куйды. Рәшидә, яшь хозяйка сыман чәчәкле яулыгын урталай бөкләп, кашлары өстенә төшеребрәк бәйләгән килеш, самавыр янына үзе чәй ясарга утырды. Көн яктысында алар барысы да аз гына бүтәнчәрәк, ачыграк күренәләр иде. Мәсәлән, әлеге тынгысыз биюче кызның кичтән шактый кара булып күренгән чәче хәзер бакыр сыман коңгырт-җирән булып чыкты. Рәшидәнең йөзе ул хәтле үк ак түгел, ә саргылтрак икән, күзләре дә алай бик кечкенә түгел, ә шактый зур да, яктырак та икән, тик әле кыса төшеп караганга күрә генә, шулай сөйкемле, кечерәеп кала икән. Әмма ул бүген аеруча чиста, нәфис иде. Тулы күкрәкле юка гәүдәсе дә, тар гына йомры иңбашлары да, озынчарак ак муены да, тулы алсу иреннәре дә ничектер менә аның тәмле-тансык хатын булуын сиздереп, назлап сөясе килүне котыртып, гел үзенә тартып тора иде. Зөфәр, бу вәсвәсәле тойгыны берничек тә җиңә алмыйча, гел янып, дулкынланып утырды.
Рәхәтләнеп йокы туйдырганнан соң, барысының да кәефләре бик әйбәт иде. Ашыкмыйча тәмләп кенә ашадылар-эчтеләр, авызлары бушап тормаса да, һаман җыен кызык сөйләшеп утырдылар. Ничектер сүз туры килеп, биюче кыз Зөфәрдән:
– Ә сез, абый, төнлә идәндә өшемәдегезме? – дип сорап куйды.
Әлбәттә, бу аның нидер сизенеп соравы түгел иде. Шулай да Зөфәр, аңа күтәрелеп карарга кыймыйча, чәен болгаткан булып кына:
– Юк, өшемәдем, – диде. – Аста – толып, өстә – пальто, рәхәтләнеп йокладым.
Яруллин шунда ук үзенең борычлы сүзен кыстырып өлгерде:
– Өшесә барып сезнең уртага ятар иде. Мин үзем андый чакта ике кыз арасына кереп җылынырга яратам.
– Абый син түгел бит ул, – диде кызларның берсе, ә икенчесе өстәп куйды:
– Безнең арага Рәшидә апа да сыймады әле.
Рәшидә иптәшләренең бу гөнаһсыз сөйләнүләренә бер генә сүз белән дә катнашмады. Ул тырышып чәй ясау белән мәшгуль булды. Шулай да Зөфәр, бераздан аңа күтәрелеп карагач, ханымның бер як авыз читендә сизелер-сизелмәс кенә серле елмаю чагылуын күреп алды. Нәрсә аңлата иде бу елмаю – моны белү мөмкин түгел иде… Чын борчылу белән Зөфәр эченнән генә: «Шулай ук берни дә белмичә китеп барырга туры килер микәнни, хәерсез?» – дип уйлап куярга мәҗбүр булды.
Чәйдән соң Яруллин, ашык-пошык киенеп, колхоз идарәсенә йөгерде. Шәйхулла абзыйның кичәге вәгъдәсен исенә төшереп, ул, чыгып киткәндә генә:
– Кызлар, теләктә торыгыз! – диде, кабаланып. – Карттан бүген безгә гошер тияргә тиеш, тик берәр яры чыгып кына сызмасын!
– Бар, бар, председатель сине көтеп утырмас! – диделәр кызлар, аны куалап.
Бүген инде алар үзләре чыгып йөрмәскә, җылы өйдә генә ял итеп, вак-төяк эшләрен карап утырырга булдылар. Чәй урынын җыештыргач, кайсы кулына китап алды, кайсы энә-җеп алып, ертык-сүтеген типчергә тотынды.
Зөфәрнең Рәшидә белән бер-ике генә авыз сүз булса да сөйләшеп аласы килә иде. Ләкин ничек кенә эшләргә моны? Өйдә теге ике кыздан уңайсыз, тышка да чакырып чыгару кыен, мөмкин түгел… Ахырда ул карават башында чемоданын ачып, әйберләрен актарып торган Рәшидәгә якын ук килде дә тавышын әкренәйтә төшеп әйтте:
– Мин тиздән китәм… Бәлки, Казанда очрашырбыз, сезгә үземнең телефонны калдырыйммы?
– Әйе, әйе, калдырыгыз! – диде Рәшидә, ашыгып.
Зөфәр блокнот битенә үзенең эш телефонын һәм фамилиясен язып бирде.
– Сез шәһәргә кайчан кайтасыз?
– Бер-ике атнадан.
– Мин сезнең шалтыратуыгызны көтәрмен.
– Әйе, әлбәттә…
Болай ашыгып, кыска гына итеп җавап бирүеннән Зөфәр Рәшидәнең эчке дулкынлануын сизмичә калмады. Шуның аркасында ямьсез шикләре бердән таралып киткәндәй булды, алай гына да түгел, бу әйбәт, рәхәт дулкынлану аның үзенә дә күчте кебек…
Озак та үтми, әби кереп, колхозның аты килеп җитүен хәбәр итте. Зөфәр киенә башлады. Киенеп беткәч, әбигә рәхмәт әйтеп, акча бирде. Аннары кызлар белән кул биреп саубуллашты, шуннан соң Рәшидәгә таба борылды. Ләкин ул да булмый, Рәшидә, үзе аның каршысына ук килеп, һич каушамыйча һәм шик кузгатмыйча, бары гади кайгыртучанлык күрсәткән булып кына, Зөфәрнең пальто якасын төзәтергә тотынды:
– Менә шулай кирәк, шулай итсәң җылырак була! – диде ул, шушы гади генә сүзләренә гаҗәп җылы бер интонация салып һәм шул ук вакытта якты күзләре белән Зөфәрнең күзләренә: «Син! Син бит бу!» – дип әйткән төсле итеп тутырып бер карады. Менә шулай һичкемдә шик кузгатмыйча, бары Зөфәрнең үзенә генә йөрәгендәге хисен аңлата белде ул!.. Зөфәр, рәхмәт әйтергә дә көче җитмичә, куанычлы елмаеп, башын гына кагып торды. Тик саубуллашкан чакта гына: «Син дә аңлап кал, җаным!» – дигән төсле, Рәшидәнең кулын ике тапкыр каты гына итеп кысып куйды. Аннары чемоданы белән толыбын алып, ишеккә таба атлады. Кызлар да, иңнәренә пальтоларын салып, аны озата чыктылар.
Кояшлы, коры салкын көн иде… Көннең никадәр суык булуын шул ук кояш үзе әйтеп тора: аның ике ягында ике колак… Мондый чакта авыл җирендә: «Бүген кояшка да колак чыккан, ай-һай, суык икән!» – диләр тәҗрибәле агайлар.
Зөфәр, борылып, Рәшидәгә:
– Сез бар керегез инде! – диде һәм җиңел, кызу адымнар белән капка төбендә көтеп торган атка таба китте.
Иске кошёвка чана янында муенына ишеп шәл чорнаган, тире тун өстеннән соры чикмән кигән уналты-унҗиде яшьлек үсмер егет аны көтеп тора иде. Зөфәр, толыбын киеп, чанага утырды, үсмер егетне дә үз янына утыртты, һәм бик арык, зур туры ат ялкау гына кузгалып, бары бер-ике тапкыр сыртына чыбыркы төшкәч кенә, дөя шикелле алпан-тилпән юыртып китте… Болдырдагы кызлар юлчыларга кул болгап калдылар.
О проекте
О подписке