Читать книгу «Әсәрләр. 2 том» онлайн полностью📖 — Амирхана Еники — MyBook.
 










 


 






– Һу, болай булгач, лафа! – диде Яруллин, кулларын угалап. – Бүген туй итәрлек сый бар икән бездә…

Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр, аларның кәефләре ни сәбәптәндер бик күтәренке иде, юктан да көләргә генә торалар иде. Зөфәр исә, нигәдер кызара төшеп, бары елмайган булды.

Шул арада Мәликә әби өстәлгә олы табак белән аш китереп куйды. Яруллин, шунда ук кашык тыгып, аны бутап карады.

– Өйрә! Валлаһи газыйм, өйрә! Җитмәсә, каз өйрәсе!

– Боты миңа, боты миңа! – диде әлеге түземсез кыз, сикергәләнеп.

– Синең үз ботың да бик шәп! – диде Яруллин аңа.

Кыз, авызын сузып кына: «Һи, оятсыз!» – дип куйды, бер мәлгә нәүмизләнеп калды, ләкин чынлап ачулана белмәде тагын; дөрестән дә, бала табигатьлерәк иде бу түгәрәк битле, яшькелт-соры күзле биюче кыз… Ә Яруллин аңа һич игътибар итеп тормастан гаҗәпләнеп шаулый бирде:

– Юк, чыннан да, нинди күк капусы ачылды соң әле бүген безгә, әбекәем, ә?

– Менә дәү абыегыз сезнең өчен тырыштырды инде, – диде карчык, күзе белән генә Зөфәргә ишарәләп. – Аның сые бу, рәхим итегез!

Барысы да Зөфәргә беркадәр аптырап та һәм шуның белән бергә ихтыярсыз куанып-яратып та карадылар. Рәшидә исә аеруча бер дикъкать һәм җылы соклану белән аңа бөтенесеннән дә озаграк карап торды шикелле… Кызның янәшәсендә генә кырын утырган Зөфәр бу карашны бик ачык тойды, әмма тынычлыгын сакларга һәм мәсьәләне уенга әйләндерергә тырышып:

– Барыгыз да ашыгып чыгып киттегез ич! – дигән булды. – Шулай итеп, теләсәм-теләмәсәм дә, әби белән эшне миңа җайларга туры килде… Рәхмәтебезне аңа әйтик, югын бар итеп дигәндәй әзерләде менә.

– Рәхмәтебезне икегезгә бүлеп бирәбез, шулай дөресрәк булыр, – диде Яруллин, урыныннан торып. – Йә, кайсыгыз соса башлый?

– Үзең инде, үзең, – диделәр кызлар.

– Бисмилла, алайса! Тотыгыз тәлинкәгезне, кем, Зөфәр иптәш, шулай бит әле?

Зөфәр башын кагып кына раслады да Рәшидәнең тәлинкәсен алып сузды. Рәшидә, «кирәкми» дигәндәй, тәлинкәсенә үрелеп куйды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.

– Эһем, эһем! – дип тамак кыргалады Яруллин. – Бусы да бик дөрес!

Бер уңайдан ул калган кызларга, шуннан соң гына Зөфәргә һәм үзенә аш салып чыкты. Шул чакта Зөфәр күптән күңелендә булган бер нәрсә хакында уйлап алды: тәкъдим итсәм килешерме-юкмы, Рәшидә ни дияр? Аннары икеләнебрәк кенә әйтте:

– Беләсезме нәрсә: без инде юл килгән кешеләр, өшедек тә, ачыктык та, әллә, мин әйтәм, аш алдыннан аппетит өчен генә, теге ни, шифалы суны кабып алабызмы? Ничек уйлыйсыз?

Шунда ук күбесе, сүзнең нәрсә турында барганын төшенеп алсалар да, бер мәлгә аптырашып калдылар. Бу алар өчен хәзерге шартларда артык дәрәҗәдә көтелмәгән бер тәкъдим иде. Яруллинның күзләре берьюлы түгәрәкләнеп китте, ә теге кыз чын гаҗәпләнү белән ашыгып сорады:

– Нинди шифалы су ул, абый?

– Улмы?.. Ул ни… спирт, чип-чиста спирт… бераз гына бар иде.

– Һи-и, агай-эне! – дип кычкырып ук җибәрде Яруллин, бөтен бите-күзе белән көлеп. – Сорап торасың тагын!.. Чыгар үзен, чыгар, дустым! Нәкъ инде менә шул зәмзәм суы гына җитми иде безнең бу табынга… – Һәм ул, учына төкереп, кулларын угалый да башлады.

– Син шауламале! – диде Рәшидә аңа, тавышын әкренәйтеп. – Әбидән яхшы түгел.

– Рәшидә, май кап!

Зөфәр, торып, пальто кесәсеннән флягасын алып килде. Анда юлчыларга эчергәннән соң калган яртыдан күбрәк спирт бар иде әле. Әбидән, «дару эчәргә» дип, чокыр һәм бер чүмеч салкын су сорап алдылар.

…Эчүне дә тагын Рәшидәдән башладылар. Зөфәр чокырга яртылаш спирт салды, Яруллин су белән тутырды. Рәшидә, «куркам» дип, җилкәсен генә җыерып куйды, ләкин карышып, кыстатып тормады. Әбинең кече якка узганын көтеп алды да тиз генә чокырны күтәреп беткәнче эчеп тә җибәрде… Ул чыраен сытмады, тик авызын ача төшеп, сулыш алмыйча торды, күзләренә мөлдерәп яшь килде һәм, ниһаять, ике куллап йөзен каплады…

Калган кызларга да шулай салып бирделәр. Бик батыраеп эчкән булдылар кызлар, ләкин эчүгә кармак йоткан балык шикелле сынсыз калдылар. Берсе хәтта «аһ!» дип тә куйды.

Яруллинга инде Зөфәр чокырны тутыра язып салып бирде. Артист, эчүнең югары классын күрсәтергә теләп булса кирәк, спиртны су кушмыйча гына бик тыныч кыяфәт белән эчеп җибәрде. Шунда ук чүмечкә капланды, чәчи язды, бөтен бите җыерылып килде һәм, борыны пешкән мәчедәй «пырых-пырых» итеп, башын чайкап торды… Кызлар бөгелә-сыгыла шаркылдап көләргә тотындылар:

– Утлы күмер йоттыңмы әллә, Яруллин абый-ый?

– Ничева! – диде Яруллин, сер сынатмаска тырышып, һәм кулы белән битен бер сыпырган иде, иске кыяфәтенә кайтты да куйды.

Артистның «пешүе»ннән файдаланып, Зөфәр үзенә чокыр төбенә генә салды да шуны тиз генә су белән тутырды… Кызлар көлешеп туктагач, ул, чокырын күтәреп, башлыча Рәшидәгә ымлап, ләкин барысына да әйткән төсле итеп: «Сезнең саулыкка, кызлар!» – диде дә ашыкмыйча гына эчеп бетерде… Шушы кечкенә нәрсә дә аның авторитетын кызлар алдында тагын да күтәрә төште: әйе, әдәпле дә ул, игътибарлы да ул, үзен әнә ничек тота да белә, эчә дә белә… Кыскасы, сабыр, тыйнак һәм бик акыллы булырга тиеш бу зур, таза, юмарт абый!

…Фляга төбендә аз гына калганын Зөфәр Рәшидәгә салмакчы булган иде, ләкин йөзе мәк чәчәгедәй кызарып, кечкенә күзләре томаланып киткән Рәшидә ике кулын берьюлы күтәреп каршы төште:

– Юк-юк, кирәкми!

Хәер, кызларга бик җиткән иде, ач карынга эчкән ярты гына чокыр спирт аларны кинәт кенә исертте дә куйды. Шулай итеп, калганын Яруллин кыстатмыйча гына эчеп бетерде.

…Бертын каз өйрәсен бик тәмләп, йотлыгып ашадылар. Тәлинкәләре ялт иткәч, тагын өстәп салдырдылар. Көне буе үт җыеп буш яткан һәм спирттан котырынып киткән ач карын һич кенә туя белмәс кебек иде… Тиз арада зур табакны «каплап» куйгач, Яруллин икмәк белән шпигын «бөгә» башлады, кызлар, тарсынып кына булса да, Зөфәрнең итен капкаларга тотындылар. Тик Рәшидә генә һаман тыелып маташты. Зөфәр аны гел кыстый торды, ахырда үзе бер кабырганы алып, аның кулына тоттырды.

– Менә бу кызларга ярый, ичмасам! – диде Яруллин авызы тулы килеш. – Ату бот, имеш!

– Белмисең икән шул, – диде Рәшидә, сыңар кашын гына сикертеп. – Кызларга канат бирәләр.

– Ни өчен канат?

– Тизрәк кияүгә китсен өчен.

– Ә-ә! Ну, белмим, канат түгел, пропеллер куйсалар да тиз генә китә алырсызмы икән, ай-һай! Җәтмәдәге балык төсле сөзелеп калдыгыз бит.

Кызлар дәртсез генә көлештеләр, ә Рәшидә ваемсыз гына әйтеп куйды:

– Насыйбы табылыр әле.

Шушы сөйләшүдән күпмедер соңрак Зөфәр үзенең беләгенә Рәшидәнең, әллә юри, әллә ялгыш кына, иңбашы белән орынуын сизеп алды. Кинәт кенә егетнең йөрәгенә җылы кан йөгерде, бик рәхәт булып китте аңа… Менә шулай озак кына терәлеп, дулкынландырып торуын теләде ул аның… Үзе исә гүя якын ук килгән асыл кошны куркытмас өчен, артык хәрәкәт ясаудан тыелып, тик кенә утыра бирде.

Әби, тәлинкә-кашыкларны җыеп алгач, өстәлгә чәшкәләр тезде, Шәйхулла абзый җибәргән бер йомарлам майны да китерде, аннары кайнап торган самавырны китереп куйды… Әбинең үзен дә чәйгә утырттылар. Сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәргә тотындылар. Кәефләр яхшы иде, тамак туеп, күңелләр көрәеп, хушланып киткән иде. Сүзнең төрлесеннән гәп күп булды. Зөфәр, бүгенге концертны искә төшереп, артистларны, аеруча Рәшидәне мактады. Шушындый авыр бервакытта халыкның җырны, уенны искиткеч яратуына чынлап гаҗәпләнүен әйтте. Моның сере нәрсәдә икән, диде.

– Халыкта тормышка мәхәббәт бик зур, менә аның сере нәрсәдә, – диде Яруллин, мәгълүм бер хакыйкатьне әйткән төсле өзеп кенә.

– Яхшы, шулай да булсын, ләкин бит җыр тыңлап утырыр өчен кайгы-хәсрәт, авырлыкларны онытып торырга кирәктер, минемчә.

– Җыр үзе инде барысын да оныттыра ул.

– Ә минемчә, болай ул, – диде Рәшидә, уйланып кына, – җыр, бәлки, оныттырмый да торгандыр, хәтта кайгы-хәсрәтләрне көчәйтеп тә җибәрәдер. Җырның шундыйлары да бар бит. Мин инде аны үзем беләм. Ләкин нинди генә җырны алма, ул, барысыннан элек, кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә… Шулай булгач, кеше җыр тыңлаганда кайгы-хәсрәтне дә ничектер менә татлырак итеп кичерә, еласа, күз яше дә аның ул хәтле әче булмый һәм барыбер җиңеләеп кала. Бүген мин менә «Тәфтиләү»не җырладым, «Юксыну»ны җырладым, ә халык миңа: «Рәхмәт, кызым, күңелләребезне бушаттың, хәсрәтләребезне җиңеләйттең!» – дип кычкырды. Нигә, дөрес түгелмени?

– Дөрес, дөрес! – диде Зөфәр, Рәшидәнең фикеренә ку- шылудан бигрәк, аның ягымлы һәм гади итеп сөйләвенә сокланып.

– Туктагыз әле, менә әбидән сорап карыйк, әби нәрсә әйтер бит әле, – диде Яруллин. – Йә әби, чын дөресен генә әйтеп бир үзләренә!

– Ни әйтим мин, – диде әби, кыюсыз гына елмаеп, аннары бераз уйланып торды да өстәп куйды: – Авыл кешесенең юанычы ни, шул җыру инде, белеп сөйлисез.

Рәшидә шатлыгыннан кулын чәбәкләп алды:

– Бик тә дөрес сүз таптың, әбекәем! Әйе, юаныч шул, юаныч!

– Хуш, мин дә килешәм моның белән, – дигән булды Яруллин, киерелә биреп. – Әмма шулай да мәсьәләгә икенче яктан да килеп карыйк. Әйт әле, әби, ничә малаең Гитлерга каршы китте?

– Өчәү… өчне озаттык.

– Ә бабайны озатмадыңмы?

– Бабайларга чират җитмәде бит әле, – диде әби, Яруллинга туры һәм мәгънәле генә карап.

Кызлар ихтыярсыздан көлешә башлаганнар иде дә, ләкин нидер сизенепме, әллә килештермичәме, шунда ук тынып калдылар.

– Сөйләшә белмисең, Яруллин! – диде Рәшидә коры гына, аннары үзе әбидән йомшак кына сораша башлады: улларыңнан хат-хәбәр киләме, исәннәрме, өйләнгән егетләр идеме, алар өчен бик кайгырып, ут йотып тормыйсызмы, картың кайда, исән-саумы, колхозда эшлиме-юкмы?

Карчык татар хатыннарына хас бер тыйнаклык һәм сабырлык белән, самавыр борыны өстеннән бармагын йөртеп, һәммә сорауларга да ашыкмыйча, тыныч кына җавап биреп утырды: әйе, уллары хәзергә, Аллага шөкер, исән-саулар, хатлары килеп тора, тик Идел буенда сугышкан кече улыннан гына менә бер ай инде хат-хәбәр юк, шуңа бик пошынып торалар; улының зурысы гына өйләнгән егет икән, калган икесен өйләндерергә өлгермәгәннәр… Нишлисең инде, түзәсең, уфтанмаска тырышасың – ил белән килгән афәт ич!.. Тик явыз дошманның тизрәк муены сынсын иде дә, балалар кайтып күзгә күренсеннәр иде – көн-төн ялварып теләгән, өмет иткән нәрсә шул гына инде, шул гына!

Картымы?.. Карты болай ару әле, аяк-кулы таза, каравылда тора, төннәрен колхоз амбарларын саклый…

– Ходай җан биргәнгә юнь бирә, – диде әби, кыскача хикәясен шулай уфтанусыз, тыныч кына тәмамлап. – Көн итү бик авырга калса да, барына шөкер итеп торабыз әле, мондый чакта зарлану язык булыр, нишлисең инде!

Шушының белән табын янында, гомумән, сүз бетте. Әбидән ишеткән, тормышның үзе кебек чын, гади, ләкин эчке киеренкелек, тирән мәгънә белән тулы сүздән соң хәзер инде бүтән нәрсә хакында гәп сатып яки шаулап-көлеп утыру килешми дә һәм кирәксез дә иде. Аннары вакыт та бик соң иде, ашагач-эчкәч авырайтып та җибәрде, гаять талчыккан тән һәм арыган баш, утырган җирдә үк калгып китеп, йокы сорый башлады… Шуңа күрә кунаклар, артык сүз озайтып тормыйча, әбигә зур рәхмәтләр әйтеп, өстәл тирәсеннән кузгалдылар. Яруллин, бая ычкындырган дорфалыгын төзәтергә теләп булса кирәк, әбинең аркасыннан кагып сөеп алды:

– Мәликә әби, җаным, бездән сиңа бер генә теләк: өч улың да, тап-таза килеш кайтып, синең шушы кечкенә гәүдәңне киң күкрәкләренә кыссыннар, яме!

Әби көлгәндәй итте, ләкин кинәт күңеле тулганга күрәме, акрын гына: «Рәхмәт, улым!» – диюдән башка сүз әйтә алмыйча, күзләрен йомгалап, башын гына кагып куйды.

Инде кемнәр кайда, ничек яту турында кайгырта башладылар. Өйнең зур ягында бер генә агач карават тора иде. Кече якта сәке бар икән, менә барлык урын шул гына иде. Ләкин аптырап калмадылар. Иң элек Яруллин мич башы белән кызыксынды: сыеп буламы, әгәр сыеп булса, аның өчен мич башыннан да рәхәт урын юк. Ул шунда май кебек эреп, изрәп йоклаячак.

Ике биюче кыз кече яктагы сәкегә ятарга булдылар. Зөфәргә караватны тәкъдим иттеләр, ләкин ул аңардан баш тартты: «Өй бик җылы, мин эссене бер дә яратмыйм, толыбымны җәеп, идәндә генә ятам», – диде ул… Шулай итеп, карават Рәшидәгә калды. Дөрес, башта ул кызлар белән сәкегә ятмакчы иде, ләкин анда, карчыкның савыт-сабалары да торганга күрә, өч кеше өчен тыгызрак булып чыкты.

Кыскасы, кем кайда яту мәсьәләсе шулай тиз генә һәм ансат кына хәл ителде. Әби мендәр, юрган, иске киемнәр өләшкән арада, кызлар ишегалдына чыгып, озак та үтми, суыктан өтелгәндәй куырылышып керделәр. Тиз генә үзләренә һәм егетләргә урын җәйделәр. Шуннан соң, кызларга чишенеп ятарга ирек бирер өчен, Зөфәр белән Яруллин да тышка чыгып киттеләр.

Бераздан алар әйләнеп кергәч, әби дә иске өйгә чыгып китте. Кышын карт белән карчык шушы якта гына торалар икән, бүген инде, кунакларга урын бирер өчен, иске өйне дә ягып җылытканнар. «Картның таң беленгәч кайтасы бар, аны ашатып эчертәсе бар, кеше өстеннән йөрү килешми бит, сез иркенләп, тыныч кына йоклагыз», – диде әби, чыгып китәр алдыннан.

…Яруллин мич башына үрмәләде, ә Зөфәр утны сүндерде дә, чишенеп, җылы күлмәк-ыштаннан гына калып, толып җәйгән һәм зур колакчын мендәр салган идәнгә сузылды. Әби биргән иске, әмма чиста одеял өстеннән пальтосын ябынды… Бер биш минуттан сәкедәге кызлар да, мич башындагы Яруллин да сеңделәр. Хәзер аларны туптан атсаң да уятып булмас кебек иде… Өйдә тирән тынлык урнашты… Ләкин Зөфәрнең йокысы, бик арыган булуына карамастан, ни сәбәптәндер тәмам качкан иде. Ул кулларын баш астына куеп, ачык күзләре белән түшәмгә карап чалкан ята. Туңган тәрәзәләр аша өй эченә тулган айның сыек зәңгәр шәүләсе җәелгән, һәм шушы көндезге су төбен хәтерләткән тонык-тын шәүлә тышта һаваның бик яман суык булуын сиздереп тора кебек… Ара-тирә генә өй бүрәнәсенең ыңгырашып ярылуы да ишетелеп куйгалый… Ләкин Зөфәр боларны күрми дә, ишетми дә шикелле – уйлары аның бөтенләй башкада.... Рәшидә, Рәшидә – менә кем аның хыялында, менә кем турында уйланып ята ул бу зәңгәр тынлыкта! Һич көтмәгән-уйламаган җирдән килеп очраган бу кызмы-хатынмы үзе дә, аның мөнәсәбәте дә серле табышмак булды Зөфәр өчен… Ярты тәүлек эчендә кеше шулкадәр тиз күңелне биләп, хыялны котыртып өлгерер икән – Зөфәрнең мондый хәлгә беркайчан да тап булганы юк иде әле. Чынлап та, кем ул Рәшидә: фәрештәме, гыйфритме? Аның үртәгәндәй көлемсерәп, дәшкәндәй назлап караулары, йә игътибарсыз гына, йә якын-җылы итеп әйткән сүзләре, әллә ялгыш кына, әллә үзе теләп аңа терәлеп утырулары нәрсәне аңлата, нәрсәгә ишарә ясый, уен гынамы бу яки чын бер хистәнме – ничек моны аңларга, ничек саф дөресен генә белергә?.. Ә иртәгә алар аерылышачаклар, Зөфәр үз юлы белән, алар үз юллары белән китәчәкләр. Һәм Зөфәр берни белми калачак. Ләкин белмичә калырга ярыймы соң, белмичә калу соңыннан күңелдә зур үкенеч тудырмасмы?

Менә ул, Рәшидә, ике адымда гына агач караватта йоклап ята.. Әмма… йоклыймы икән ул?.. Нигәдер бик тын ята… Тукта, әгәр аның да йөрәге Зөфәрнеке шикелле үк урыныннан купкан булса, күңеле аныкы төсле үк исәрләнгән булса, ул чагында… ул чагында, ихтимал, ул да йокыдан калып, тын алырга куркып, аны көтеп ята торгандыр. Килерме-юкмы, дип, әйе, килерме-юкмы, дип… Зөфәр хәтта эсселәнеп китте. Ничек ул мондый ихтималның булуын уйлый белмәде әле? Аның бит шушындый кыска очрашу вакытларында ир белән хатынның бер-берсен яратып, бер-берсен теләп кушылуларын ишеткәне бар. Йә, шуның кебек тиле бәхетнең менә хәзер дә булуы мөмкин түгелмени? Юк, чынлап та, мөмкинме, түгелме? Ничек моны белергә? Әллә янына барып карыйсы микән?.. «Тәвәккәл таш йоткан» ди, аңардан гына ни булыр? Куса куар, әмма тавыш чыгармас, юк, чыгармас. Бөтен булып үткәннәрдән соң моны хәтта күз алдына китерүе дә читен… Аннары, ул аны җәберләргә бармый ич… Тик иелеп дәшәр генә ул аңа һәм аның бер күз карашыннан барысын да аңлап алыр. «Кит» дигәнен дә көтмәс, кире чигенер… Әлбәттә, бу кире чигенү бик авыр булачак, хурлыклы рәвештә куылу белән бер булачак, ләкин нишләмәк кирәк, моның кебек уңай форсат бүтән беркайчан да туры килмәячәк бит!

…Менә Рәшидә караваты өстендә кузгалып куйды. Йокламый, йоклый алмый, күрәсең, ул да!.. Мөгаен, көтә торгандыр – шулай тоела Зөфәргә, нигәдер шулай тоела… Ниһаять, ул кыюланып торып утырды. Ләкин шунда ук үз хәрәкәтеннән үзе курка-шикләнә калды: юк, буламы соң, тузга язмаганны! Тилелек ич бу! Ни өчен ул аны көтәргә тиеш. Кайдан мондый ышаныч, кемгә саный ул аны?.. Барырсың, хур булырсың, оятыңнан керер урын тапмассың… Аннары, килешәме соң Зөфәр кебек үзен тыйнак, акыллы итеп таныткан кешегә мондый әрсезлек, түбәнлек?

Әмма шулай да ул кире ятмады, башын иеп утыра бирде. Үз намусы алдында акланырга тырышып, тирән уйга калып утырды… Рәшидә аның өчен хәзер очраклы бер хатын гына түгел иде, Рәшидә аның йөрәген җилсетте, нәфесен котыртты, көчле кызыксыну уятты һәм Рәшидә үзе моңа сәбәпче булды. Бәс, шулай икән, Зөфәрнең чын дөресен белеп калырга хакы юкмыни? Ул бит шуның өчен генә барырга тели дә!.. Әгәр кумаса, әгәр иреннәреннән бер үптереп кенә яки берәр вәгъдәле җылы сүз пышылдап кына кире җибәрсә дә, ул барысын да аңлар иде, шуннан үзе өчен тиешле нәтиҗәне ясый белер иде.

Менә Рәшидә тагын кузгалып куйды… Юк, артык икеләнеп тору мөмкин түгел иде – Зөфәр бик сак кына торып басты. Өй эчендә тулган су төбедәй яшькелт-зәңгәр яктылыкта өрәк шикелле күпмедер вакыт тик кенә басып торды… Тынлык, бар да тирән йокыга киткәннәр. Бернинди хәвеф-хәтәр юк кебек… Шулай да Зөфәрнең тез буыннары хәлсезләнде, чигә тамыры нишләптер суга башлады… Болай торып булмый бит инде, ахырда ул җылы оекбашлары белән шуышып кына караватка таба атлады. Бер, ике, өч адым… Менә ул карават янында. Рәшидә ак маңгаен гына ачык калдырып, йөзен юрган белән каплаган килеш кырын яткан. Күзләре йомык, сулышы тигез – йоклый, ахрысы… Зөфәр аның йөзенә якын ук иелеп, чак-чак кына ишетелерлек итеп, бары бер сулыш белән генә пышылдап дәште:

– Рәшидә!

Һәм гаҗәп хәл: Рәшидә шунда ук, юрганын күтәрә төшеп, күзләрен ачты. Бер мизгелдә сискәнү, каушау һәм… сөенү чагылып үткәндәй булды бу кечкенә дымлы күзләрдә… Бер сүз әйтмәде ул, тик урын биргәндәй, такта стенага таба елыша төште… «Көткән!» дигән уй яшендәй яктырып узды Зөфәр күңеленнән һәм, сак булырга кирәклеген дә онытып, тиз генә юрган астына керде.

…Керү белән, кызны үзенә тартып, кочаклап алды. Рәшидә ничектер берьюлы аның киң күкрәгенә сыланып, кечерәеп, сеңеп калды. Йөзен күтәрде һәм аларның иреннәре күптән бер-берсен көткәндәй комсызланып кушылдылар… Зөфәрнең бу минутта зиһене гаҗәп айнык иде; кызга ул исенә килергә вакыт бирмәде…

…Аннары алар хәлсезләнеп озак кына тик яттылар. Зөфәрнең култык астына башын яшергән Рәшидә тәмам тынган-оеган иде… Аның хәлен бик беләсе килә егетнең, әмма сөйләшү мөмкин түгел… Ахырда ул, сакланып кына, Рәшидәнең чәчләреннән, битеннән сыйпый башлады… һәм аптырый калды: кызның күз төпләре, борын буйлары яшькә чыланган иде. Нидән бу, үкенәме, рәнҗиме әллә югыйсә?.. Зөфәр, күтәрелә төшеп, аның күзләренә карады. Әмма уелып калган, талчыккан бу күзләрдә ул тирән бер гаҗәпсенү аша чагылган бәхетле-оялчан сөю генә күрде… Һәм Рәшидә, күзләрен яшерергә теләгәндәй, тагын аңа сарылды, ә Зөфәр аның, иягеннән тотып, аз гына тоз татыган иреннәреннән үпте… Кыз акрын гына егетнең күкрәгеннән этәрде. Бу китәргә ишарә иде… Зөфәр, сак кына караваттан төшеп, үз урынына китте.

Вакыт бик соң иде инде, тәрәзәләрдә таң шәүләсе беленә башлады. Өй эче дә ничектер агарына төшкән кебек булды. Каяндыр, абзарлар эченнән, суыкта күшегеп беткән әтәчнең карлыгып кычкырганы ишетелде.

Зөфәр беркадәр вакыт булып үткән хәлгә хәйран калып ятты-ятты да, акрын гына оеп, тирән йокыга киткәнен сизми дә калды.

1
...
...
21